Логотип «Мәйдан» журналы

Әгәр томау ун көннән артса...

Табиб озакка сузылган томауның куркыныч булуы турында кисәтте.

Гадәттә, томау 7-10 көн дәвамында үтә. Әгәр симптом ике атна һәм аннан да күбрәк дәвам итсә, бу инде озакка сузылган ринит турында сөйли, дип белдерде табиб-педиатр Татьяна Немальцева.

Мондый хәлдә борын тыгылуы һәм ис сизү сәләтен югалту еш кына баш авыртуы белән бергә була. Шулай ук борыннан су яки сары бүлендек ага, борын куышлыгы кибә, әрни.

Мондый симптомнарның барлыкка килүе сагайтырга тиеш. Белгеч кисәткәнчә, дәваламасаң, озакка сузылган ринит сәламәтлек өчен куркыныч, чөнки борынның лайлалы тышчасы организмга төрле патогеннар үтеп керү өчен киртә булып тора.

"Барьер функциясе бозылганда, инфекция кушылуы һәм авыруның катлаулануы барлыкка килү куркынычы бар. Әгәр томауны дәваламасак яки даруларны контрольсез куллансак, хроник ринит, шулай ук гайморит, фронтит, отит, бронхит, тонзиллит, трахеит яки пневмония булуы ихтимал”, – дип ассызыклый табиб.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-11-14/g-r-tomau-un-k-nn-n-artsa-3519843 https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-11-14/g-r-tomau-un-k-nn-n-artsa-3519843 

Комментарийлар