Логотип «Мәйдан» журналы

Агач үсентеләре сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Түбәндәге киңәшләрне үтәгәндә, уңышка ирешәчәксез.

Белгечләр белдерүенчә, үсентеләрне сайлаганда иң элек тамырларына игътибар бирү киңәш ителә. Кәүсә һәм кайрылардагы җәрәхәтләрне җентекләп тикшерү мөһим. Агачларның тамыры коры булырга тиеш түгел. Туфраклы савытта тәкъдим ителгән үсентеләргә өстенлек бирергә тырышыгыз.
Шулай ук, агачларның яфракларына да игътибар итәргә кирәк. Алар артык күп икән, димәк, бу агачны утыртырга соңга калынган. Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, шулкадәр тизрәк үсеп китә. Үсентенең артык озын үскәнен сайламагыз.
Тамырларының очлары кисеп алынган үсентеләрне дә читлә­теп узарга киңәш итәләр. Тамырларның озынлыгы 20-25 сантиметр булырга тиеш. Үсентенең тамыры кыска икән, ул авырлык белән үсәчәк.
 

 

Фото: ogorod-bez-hlopot.ru сайтыннан

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-04-22/agach-sentel-re-saylaganda-n-rs-g-ig-tibar-it-rg-2278890 

Комментарийлар