Логотип «Мәйдан» журналы

А, С һәм В витаминнары җитмәгәндә....

Витаминнар һәм файдалы микроэлементлар җитмәүнең сәламәтлеккә җитди проблемалар китерүе ихтимал.

Организмында дисбаланс булган кеше күз күрмәү, анемия, хроник арыганлык, йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалары, иммунитет какшавы белән очрашырга мөмкин. Хәлне төзәтергә Д витамины ярдәм итәчәк. Шушы ук витамин чәчләргә һәм тешләргә йогынты ясый.
А витамины җитмәү дә күп проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта бигрәк тә вирус авырулары еш очрый.
С витамины җитмәү дә зур проблема. Аның запасын даими тулыландырырга кирәк. Моны рационга әче сортлы алма, кәбестә, кишер өстәп эшләргә була. Тагын аны җиләк-җимештән, мәсәлән, кара карлыганнан алырга була.
Ә менә D витамины белән яхшы тәэмин итүче - тәрәч бавыры, тагы да балыкның майлы төрләре, дип хәбәр итә «360» телеканалы.
Язгы вакытта күпләрдә витаминнар кытлыгы булырга мөмкин, шуңа күрә аларның иммун системасы «соңгы чиктә эшли».
- Рацион балансланган булырга тиеш: мәсәлән - иртән боткалар, иммун системасына һәм эчәклек микрофлорасына ярдәм итүче әче сөт продуктлары, шулай ук майсыз яшелчә ашлары, ә иткә гарнир сыйфатында пешерелгән яшелчәләр, — ди белгечләр.
 
 
 
 
 
 
 
Автор: Резеда Галикәева
 
 
Фото: https://ru.freepik.com/photos/children'>Children фото создан(а) freepik - ru.freepik.com
 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар