Логотип «Мәйдан» журналы

«Безне Ишетүче бар...»

Куанычлы хәбәрне күбегез ишеткәндер – июнь аенда Владимир өлкәсендә узган Милли театрлар конгрессында сәхнәдә күрсәтелгән өч спектакльнең берсе татар драматургы Айгөл Әхмәтгалиеваныкы була.

Һәм шәхсән минем өчен иң кызыгы – спектакль рус телендә тәкъдим ителә, ә рольләрне Санкт-Петербург актерлары башкара. Тамашачыга җиткерәсе фикерләреңне, идеяләреңне, фантазияләреңне шушы көтелмәгән форматта тамаша кылу... ничек икән ул, әйеме?
Без Айгөл белән менә шул турында, иҗат процессының рәхәт тә, газаплы да мизгелләре һәм беркемне дә читләтеп үтми торган сынаулар турында сөйләшеп утырдык.

«Актаныш русчабыз» белән тәрҗемә иттек

– Айгөл, сүзне синең бу зур уңышыңнан башлыйк әле, яме. 
– Алайса, әйдә, башыннан ук. Мин узган ел азагында Санкт-Петербург шәһәренең Александринский театры оештырган Милли театр мәктәбе проектында катнашкан идем. Президент фонды хисабына оештырылган проект ул, анда катнашу өчен Россиянең 25 төбәгеннән һәм өч чит илдән барлыгы 70 гариза килгән. Башта шулар арасыннан 14 эш (14 драматург дисәк тә була) сайлап алынды.
– Һәм син дә шул 14 арасына эләктеңме?
– Аллаһының рәхмәте белән, әйе. Мин ул чакта «Пароль юк» дигән пьесаның эскизын җибәргән идем.
– Эскиз дигәндә нәрсә күздә тотыла?
– Пьеса булып җитмәгән, әмма штрихлары, эпизодлары булган эш. Һәм шуннан соң безгә – ундүрт кешегә ун көн дәвамында Милли театр мәктәбендә уку насыйп булды. «Их, шундый бер мөмкинлек булса» дип мин Аллаһтан күптән сорый идем. Чөнки драматургия буенча махсус белемем дә, актерлык һөнәрем дә юк, пьесаларны интуициягә таянып кына язам.
Минем пьеса белән Дмитрий Собачкин дигән режиссер эшләде – Александринский театрының Яңа сәхнәсендә шушы эскизны күрсәттеләр. 20-25 минут чамасы барды ул. Читтән карап, өнемме бу, төшемме, дип утырдым инде, бик зур бәхет тоелды ул минем өчен, патша театры саналган сәхнәдә спектаклең уйналсын әле!
– Син язган әсәрнең рус телендә сәхнәгә куелуы әле беренче тапкыр булгандыр? Татарча куелыш белән чагыштырганда аерма сизеләме?
– Әлбәттә. Бездә бит билгеле бер милли кысалар бар, һәм без алардан чыкмаска тырышабыз.
– Теләсәң дә чыгып булмыйдыр әле ул.
– Булмый да, кирәкми дә дип саныйм мин. Ә рус режиссеры рус актерлары белән сәхнәгә куйганда әсәргә бөтенләй башка күзлектән карый. Чөнки менталитет башка.
– Инде театр мәктәбенә килсәк...
– Наталья Скороход, Анатолий Чепуров, Мария Сизова лекцияләрен тыңларга насыйп булды безгә, театр дөньясында билгеле шәхесләр болар. Һәм алар белән бер өстәл артында утырып фикер алышу, үзеңне борчыган сорауларга җавап эзләү минем өчен зур мәктәп булды.
Һәм проект моның белән генә тәмамланмады әле. Безгә өй эше дә бирделәр – ай, ай ярым вакыт эчендә бер пьеса әзерләп җибәрергә кирәк иде. Әсәрләрне кабул итү вакыты бетеп килгәндә генә мин «Любимые мои» дигән пьеса җибәрдем.
– Турыдан-туры рус телендә яздыңмы? 
– Юк, татарча. Аннары шуны рус теленә тәрҗемә иттек. Үзебез инде – Актаныш, Сарман кызлары. Үзебезнең Актаныш русчабыз белән, кем әйтмешли. Һәм быел җәй Владимир сәхнәсендә спектакль барганда, мин берара нәрсәгә игътибар бирергә белмичә утырдым: куелышны да күз уңыннан ычкындырмаска тырышам, безнең тәрҗемә бик колакны ертмыймы дип аны да тыңлыйм.
Конгресста бик күп төбәкләрдән килгән театр директорлары бар иде бит: Чечнядан, Дагыстаннан, Марий Элдан, Башкортстаннан, Татарстаннан... Конгресста күрсәтү өчен 14 эш арасыннан 3 эш сайлап алынган иде. Архангельскидан Дмитрий Тарасов пьесасы, минеке, Екатеринбургтан Алексей Синяевныкы.
– «Любимые мои»ның темасы нинди иде соң? Безгә, гадәттә, авыл белән татар теле тирәсендәрәк әйләнү хас бит инде. 
– Аның беренче варианты «Күз нурларым» дигән исем белән Әтнә театрында куелган иде. Кыскача гына әйткәндә, болай: җәмгыятьнең нигезе – гаилә. Гаилә гарип икән, әхлак та гарип, җәмгыять тә гарип.
Дөрес, конгресс өчен әзерләгәндә, мин аңа тагын бер юнәлеш бирергә тырыштым. Гомер кыска, һәм бер нәрсәне дә яңадан эшләрмен әле дип иртәгәгә калдырырга ярамый. Якын кешеләреңә яратам дип әйтергә телисең икән, бу минутта әйт.
Бер риваять бар бит. Берәүнең каршында кәрзин белән җимеш тора икән. Ул, бозылганын күреп ала да, әрәм булмасын әле, дип шунысын ашый. Әйбәтләре кала тора. Икенче көнне карый – тагын берсе бозыла башлаган. Өченче көнне – тагын... Бозылган җимешләрне ашый торгач, берзаман әйләнеп караса, кәрзин бушап калган, тәмлесен авыз итәргә дә өлгермәгән.
Тормышның һәр мизгеле матур. Аллаһы Тәгалә биргән һәр әйбер – бүләк. Кешенең шуны аңлап яшәве генә кирәк.
– Спектакльдә син әйтергә теләгән фикерләр чагылыш тапкан идеме соң? Канәгать калдыңмы үзең?
– Әйе. Дөрес, җаваплылык бик куркытты инде. Җиңелчә генә «мандраж» да булып алды. Анда бит сине Татарстаннан, татар телендә язучы драматург дип игълан итәләр. Һәм ирексездән үзең өчен генә түгел, үзең эшләгән театр өчен дә, Чаллы өчен дә, Татарстан өчен дә, татар өчен дә җаваплылык тоясың...
– Бәйгенең нәтиҗәсе турында да әйтеп китикме?
– Бу пьесалар милли театрларга тәкъдим ителәчәк, диделәр. Һәм конгресс вакытында ук минем пьеса белән ике театр җитәкчесе кызыксынды.
– Татарстан театрларымы?
– Юк.

Әнекәем, дидем, бу бит яшәү түгел!

– Айгөл, без сине беренче чиратта прозаик буларак кабул иттек. Ә драматургиягә кереп китүең ничек булды икән? 
– Бәләкәй чакта мин үлә-бетә пьесалар укырга ярата идем. Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин китапларын таушалдырып бетердем. Күрше авылга Минзәлә йә Әлмәт театры килсә, телевизордан татарча спектакль күрсәтсәләр, олы бәйрәм иде инде. Шулар да сәбәп түгел микән... Ә театр дөньясына мине этеп-төртеп кертүче кеше, мөгаен, Нурания апа Җамали булгандыр, бик рәхмәтлемен. 
– Син аның фильмнары өчен сценарийлар әзерли идең бит, шуны күздә тотасыңмы?
– Сценарий да яздым, ТНВда биш фильм чыкты, Аллага шөкер. Тик алар гына түгел. Казанның «Адымнар» мәктәбендә «Яшел яр» дигән укытучылар театр коллективы эшли, ел саен спектакль чыгаралар. Әле күрешеп танышканчы ук Нурания апа минем «Баш куям тезләреңә» дигән драманы алар белән сәхнәләштергән иде. Аннан соң ул мәктәптә тагын 4 пьесамны куйдылар. Бервакыт Нурания апа шалтырата: «Айгөл, тиз арада бер генә ир кеше катнашкан пьеса кирәк», – ди. «Кайчанга?» – дип сорыйм. Бер атна вакыт калган. «Ярар» дисәм, эшлисемне беләм, шуңа күрә башта икеләнеп тордым. Аннары ризалаштым, һәм бер атна дигәндә язып бетереп җибәрдем. Бик җиңел, рәхәт язылды ул пьеса... Хәзер инде «Син кайда идең?» исеме белән Минзәлә театрында да бара.

– Айгөл, синең шигырь дә язганың бар, хикәя дә, повесть-романнар да, пьеса да. Кайсы жанрны язу җиңелрәк икән?
– Төрле вакытта төрлечәдер. Әмма иң катлаулы жанр, барыбер дә, драматургия... 
– ...икән дисеңме?
– Әйе. Мин элек иң авыры хикәя дип уйлый идем. Өч битлек хикәя язу ул 30-40 битлек повесть язуга караганда авыррак чөнки.
– Чынлап әйтәсеңме?
– Чынлап шулай. Кыска жанрда син үзеңнең бөтен куәтеңне күрсәтергә тиеш бит. Кыскалыкта – осталык. Мин Мәҗит Гафуриның «Уяну» хикәясен яратам. Вакыйф Нуриевның «Бишмәт»ен. Хемингуэйның иң кыска хикәясен татарчага тәрҗемә итсәк, әнә бөтенләй дүрт сүздән генә торыр иде. «Балалар ботинкасы сатыла. Киелмәгән.» Кыскалыкта осталык дигән сүзнең хаклыгына мин шул хикәяне күргәннән соң төшендем.
Ә драматургияне... Аны диалог дип кенә карарга ярамый. Чөнки сәхнә дә, режиссер да, актерлар да, русча әйтсәк, «действие» сорый. Һәр әйткән сүздә «действие» булырга тиеш.
Мин хәзер Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшлим. Безнең почтага бик күп сәхнә әсәрләре килә. Аларны читкә алып куйган саен җан әрнеп ала – шулкадәр әйбер арасыннан бер затлы пьеса табып булмасын инде, дисең. Туфан абый ул яктан үз эшенең остасы булган. Игътибар итәсеңдер, театрларда Туфан Миңнуллин иҗатына кире кайту сизелә бит хәзер.
– Соңгы вакытта яшь режиссерлар (мисал өчен Айдар Җаббаровны алыйк) проза әсәрләрен файдаланып үзләре инсценировкалар әзерли башладылар. Бу да материал җитмәү белән бәйлеме икән? Әллә үзенчәлекле берәр алыммы?
– Алымдыр дип уйламыйм. Халык күңеленә барып җитәрдәй пьеса тапмау белән бәйледер ул.
– Айгөл, әдәби әсәргә яраклы материал тапкач, син аның жанрын ничек билгелисең? 
– Үзеннән үзе дисәм, ышандырыр микән? Былтыр ишегалдына кайтып җиттем дә машинаны куяр урын эзлим. Каршыма бер үсмер бала килә. Кара капюшон белән йөзе яртылаш капланган. Туп-туры машинага таба атлый бу, күрми дә, ишетми дә. Башта, билгеле, ачу килде. Аннары аның белдерүләр тактасы янына туктап, ышаныч телефонын ертып алганын күрдем дә... «Аһ, мин әйтәм, – бу баланы ишетми дип ачуланасы түгелдер, без аны ишетмибез бугай», – дим. Шул минутта күңелемдә «Дөнья чукрак иде...» дигән шигырь юллары туды. Ул күпмедер вакыттан «Вакыт» дигән поэмага әйләнде. Ябык әдәби бәйгедә икенче урын алган поэма инде ул. Югыйсә, мин шагыйрь дә түгел. 
– Син үзеңне шагыйрьгә санамыйсыңмы?
– Юк.
– Нигә алай? 
– Мин шигырьне кечкенәдән яздым, әдәбиятка да шигырь белән кереп киттем анысы. Ләкин бервакыт, әле «Мәйдан» журналында эшләгәндә, Кадыйр Сибгатуллинга багышланган сан әзерләргә туры килде. Шунда Кадыйр абыйның шигырьләрен укыйбыз, сайлыйбыз...
– Һәм тетрәнәбез, диген...
– Әйе. Беләсеңме, менә шунда мин үземнең шагыйрь түгеллегемне аңладым. Дөресрәге, миңа шигырь язарга кирәк түгел икән дип нәтиҗә ясадым. Мондый уйның әле университетта укыган елларда Зөлфәт, Харрас Әюп кебек шагыйрьләрнең шигърияте белән якыннан танышкач та килгәне бар иде. Харрас абыйныкы кебек шигырьләр генә шигырь була ала, дип уйлаган идем ул чакта да. Ә минекеләр... алар язмый кала алмаганга гына языла, күрәсең.
Чын шагыйрь исеменә бүген дә сирәкләр генә лаек. Яшь буын шагыйрьләрдән мин Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина кебекләрнең шигырьләрен укып бик сөенәм, бик сокланам. Алар, һичшиксез, «Шагыйрь» дигән исемгә дәгъва кыла алалар, дип уйлыйм.
– Айгөл, «Мәйдан» журналында эшләгән чакларыңны искә алдың бит әле. Без сине «Мәйдан» Айгөле итеп кабул иткән идек, һәм син гомер буе шунда эшләрсең кебек иде бит.
– Шундый гыйбарә бар: бер урында озак басып торсаң, аның синең өчен сазлыкка әйләнүе мөмкин, дигәннәр. Юк-юк, «Мәйдан»ны сазлык дип әйтәсем килми. Киресенчә, анда тупланган кебек рәхәт коллектив җир шарында бер җирдә булмагандыр, дим мин. Аеруча журнал яңа туып, аны Факил абый Сафин җитәкләгән чорда. Бик олы мәктәп ул «Мәйдан». Кеше текстлары белән эшләгәндә ничек язарга икәнен дә, ничек язмаска икәнен дә аңлыйсың. Ә китәргә ниятләвем иҗат итү теләге белән бәйле иде минем. Үземнекен язарга вакыт җитми иде миңа.
Һәм, гомумән, гомер буе бер урында эшләү дөрес тә түгелдер ул. Кеше эзләнергә тиештер. Эзләнү дигәннән – минем тормышта да бер кызыклы тәҗрибә булган иде бит.
– Әйдә, сөйлә әле.
– «Мәйдан»да эшләп йөргән вакыт. Нәрсәгә ачу килгән булгандыр – кинәт кенә бөтен бу кәгазь дөньясын ташлап, сәүдә өлкәсенә кереп китәсем килде минем. Бөтен кеше бизнеска кереп барган заман иде ул. Ә бездә нинди бизнес – ай буе язган повестеңа мең сум гонорар килсә, ахылдап куясың, шулай бит? Бервакыт намаздан соң Аллаһтан: «Сәүдәгә кереп китүнең берәр юлын ачсаң иде миңа», – дип сорадым. Һәм шаккатмалы хәл, май азаклары булды микән, бер таныш апа шалтырата: «Җәй көне отпускаң буламы? Минем хәләл сату ноктасы бар. Ял вакытында шуны үзеңә алып кала алмассың микән? Ошаса, бәлки аннары да дәвам итәрсең», – ди. Шок булды инде бу миңа! Отпускыга чыгар алдыннан «Мәйдан»ның ул чактагы баш мөхәррире Вахит абый Имамов янына кердем дә: «Миңа быел ике атна гына түгел, берьюлы бер ай ял кирәк», – дидем.
Кыскасы, кереп киттем мин бизнеска, хәләл ризык сата башладым. Кибеткә күбрәк олы яшьтәге кешеләр йөри. Мин һәрберсен җайларга, көйләргә тырышам – мәш киләм. Товар, Аллага шөкер, сатыла, сәүдә бара, акча керә. Сөенәсе генә! Әмма... мине, киресенчә, курку хисе басты шунда. Кара әле, дим, мин акчадан башка бернәрсә турында да уйламый башладым түгелме? Минем кояшны да күргәнем юк икән. Җиләккә кайтам дигән уй да юк икән минем башта. Мин бит быел җәйне күрми калам икән.
Ай, шундый түземсезлек белән ай азагын көттем мин ул чакта. Әнекәем, дидем, бу бит яшәү түгел...

Мин үземне «ялкау»га саныйм

– Син халыкчан әсәрләре белән популярлык казанган Зифа Кадырованың беренче китапларын редакцияләгән кеше. Аннан соң, аннан күрмәкче дигәндәй, инде җиңелрәк стильдә язучы байтак иҗатчылар килеп чыкты. Профессиональ язучылар арасында аларны күрмәскә тырышучылар да җитәрлек. Ә синең үзеңнең беллетристика жанрында иҗат итүчеләргә карашың ничек?
– Зифа апа үзенең беренче кулъязмаларын («Сагынырсың, мин булмам», «Язмыш сынавы») ботинка тартмасына (мин шулай хәтерләп калганмын, Зифа апа үзе галстук тартмасы, диде бугай аны) салып алып килгән иде. Әгәр язмалар буш әйбер булса, мин үземне дә, Зифа апаны да алдап, укучысы булачак 
дип әйтмәс идем. «Укучысы да булачак, кыйнаучылар да күп булачак, син аңа әзер бул», – дидем.
Беренче китапны өч ай эшләдем. Үзенә дә әйтеп куйдым – ашыктырмасаң гына, дидем. Югары әдәбият күзлегеннән караганда, әйе, аңа әллә ни зур бәя биреп тә булмагандыр. Ләкин Зифа апада тормышны белү һәм күпләр кыймаган, батырчылык итмәгән темаларны беркемне кызганмыйча, күңел дәрьяларын актарырлык итеп бирү бар. Ни генә әйтсәк тә, Зифа апаның китаплары ул чорда кешеләрне әдәбиятка тартты. Аны яше-карты укыды. Ә бит халык китаптан гел бизеп бара иде. Аның хезмәте шуның белән генә дә зур бәягә лаек.
– Айгөл, бүген әдәбиятта заказга язу күренеше бар. Сиңа да еш кына заказга эшләргә туры килә. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская язмышын язарга алындың – анысы дәүләт заказы булгандыр, әйеме? Хәния Фәрхи турында китап яздың. Күңел кушканны язу белән заказга язу арасында аерма бармы синең өчен?
– Мин бит заказларга сайлап кына алынам. Күңелгә хуш килгәненә генә. Зифа апаның иҗаты дөньяга таралгач, минем янга бер абый бик калы-ы-ын кулъязмасын күтәреп килгән иде. «Миңа шушыны редакцияләп, Зифа Кадырованыкы кебек итеп ясап бир әле», – ди бу. «Укып чыкмый торып, берни әйтә алмыйм», – дип алып калдым. Карап чыккач, «Бу әдәби әсәр түгел» дип, кире үзенә кайтарып бирдем. «Менә син аны әдәби әсәр итеп эшлә, күпме дисәң, шулкадәр түлим», – ди. Тик булмастай эшкә, күпме түләсәләр дә, алынмыйсың.
Ә дәүләт заказына – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга килгәндә... Ул вакытта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис абый Корбан иде, ул биргән исемлектән мин башта танылган сынчы-рәссам Бакый ага Урманчега тукталдым. Аннары Волжскаяны күрдем дә, театр дөньясын яраткач, бу шәхес миңа күбрәк туры киләдер, дип уйладым. Өйрәнә башлагач исә шаккаттым – аның хәтта метрикәсе дә юк икән бит. Туган елы белән туган урынына кадәр билгесез. Ялган тарихка тап булгандай югалып каласың андый чакта. Дөрес, бу каршылыкларны мин архивларда йөри башлагач, һәм күңелне әкренләп Сәхибҗамалга көйләгәч, аңа тәмам береккәч, җиңдем.
Хәния Фәрхи турында язарга тәкъдим булгач та икеләнеп калган идем. Беренчедән, җырларын яратсам да, мин үземне аның фанаты дип санамыйм. Икенчедән, якыннан белгән кешем түгел. Кайчандыр өйләрендә очрашып, интервью алганым гына булды. Өченчедән, халыкның Хәниягә биргән үз бәяләмәсе бар бит. Агы да, карасы да. Мин болар турында ничек язармын дип тә борчылдым. Ахыр чиктә, үзем өчен бер юнәлеш таптым. Хәния Фәрхине халык ни өчен ярата? Мин менә шул сорауга җавап эзләргә тиеш идем. Вакыт бик аз иде, шул ягы да авыр булды. Яңа ел алдыннан тотындык, ә китап май аена чыгып җитәргә тиеш иде. Мин ул елны кыш күрмәдем дисәм дә була. «Әйдә, чаңгы шуып кайтыйк әле», – дип, иремне төнге сәгать унберләрдә урманга алып чыгып китә идем.
– Ирең безнең тармак кешесе бит, әйеме?
– Юк, ул Казан авиация институтын бетерде. Тик әдәбиятның бөтен өлкәсен белә, сәнгатьне ярата. Өйдә миңа иҗат итәр өчен бөтен шартлар тудырылган. Үзем машина йөртсәм дә, очрашуларга ирем алып бара. 
Кыскасы, мин һәрбер уңышымда әти-әниемнең дә, иремнең дә, балаларымның да өлеше бар дип саныйм. Әдәби әсәрләргә исемне дә кайчакта балалар белән бергәләп уйлыйбыз без.
– Балалар, дигәннән... Игътибар итеп йөрим – хәтта бик популяр кешеләр дә бүген карьерага гына түгел, балалар тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә, һәм тагын бер кызык күзәтү – балаларын үз сукмагыннан җибәрергә тырыша. Ә синекеләр нинди һөнәр, нинди юл сайлады икән? 
– Улым – информатика, математика юнәлешен. Кызым – чит телләрне. Гәрчә... Аларның икесендә дә иҗади сәләт сизә идем мин. Улым бервакыт, чыгарылыш кичәсендә, үзе язган шигырьне укып шаккатырды – чып-чын шигырь иде ул. Ә кызым кечкенә вакытта үзе әкиятләр уйлап чыгара иде. Бездә шундый гадәт бар иде: бер көнне мин әкият сөйлим, икенче көнне – кызым. Игътибар итәм – әкиятенең башы да, азагы да бар. Шуннан мин аларны диктофонга яздырып ала башладым. Кәгазьгә төшереп, газетада бастырдык та әле без ул әкиятләрне. 
Әдәбиятка карата да үз фикере бар иде аның. Чаллының 2 нче гимназиясендә укыган вакытта әйтә, Тукай шигырьләрен көчле дип әйтәләр, ә миңа Дәрдемәнд күбрәк ошый, нәфис, затлы, ди. Кызык тоелды миңа аның болай чагыштыруы. Аннары «Сукбай» хикәясен татар теленнән немецчага турыдан-туры тәрҗемә итеп, Шәриф Камал премиясенә лаек булды. Әмма иҗатны дәвам итү турында сүз чыккач, «Минем урта кул язучы буласым килми», – дип кырт кисте.
– Кире уйламас микән соң әле?
– Кем белә инде... Ә мин аның татар әдәбиятына килүен теләр идем. Телнең бөтен нечкәлекләрен тоеп язар иде ул.
– Былтыр узган юбилей кичәңдә чыгыш ясаучылардан кемдер, эшкә сәләтеңә сокланып: «Айгөл бер көндә бер пьеса язып бирә ала», –дигән иде. Син бик җиңел, бик тиз, бик күп язасың кебек тоела инде миңа да. 
– Бөтен кеше шулай дип уйлый аны, тик беләсеңме, мин үземә «ялкау» дигән тамга сугар идем.
– Ни өчен алай?
– Чөнки күбрәк язарга булыр иде.
– Син кайчан вакытыңны бушка үткәрәм дип уйлыйсың соң шулай да?
– Бушка дип... бушка да үтми инде ул минем. Мин, гомумән, ял да итә белмим бугай. Диванда кино карап утырган вакытлар бик сирәк минем. Диңгез буенда да тыныч кына ята алмыйм. Узган ел менә, Җәлил тормышын өйрәнергә кирәк булгач, Шәйхи Маннурның «Муса» романын алып бардым үзем белән.
Ирем белән икәү чәй эчеп утырганда да, кайчак: «Мин монда түгел», – дип әйтеп куям. «Күрәм инде», – ди ул. Сюжетмы-хикәяме башымда язылып беткән була, тик иң кыены – шуннан соң үземне компьютер каршына илтеп утырту. Эшкә тотынсам, мин азапланып язмыйм, Аллага шөкер. Әмма өчәр ай да сузып йөри алам. Стимул булса, әйтик, бәйгенең сроклары җитә башласа гына... Моны ялкаулык дими ни дисең инде?
– Язасың килеп, компьютер каршына килеп утырган чакларың буламы соң?
– Булгалый андый чаклар да. Бервакыт шулай килеп утырдым. Нәрсәдер язасы килә, ә нәрсә икәнен белмим. Мониторга карап, сәгать телен тыңлап утырам: «тек-тек»... Шул «тек» дигән тавыш миңа «китә-китә» дип ишетелә башлады берзаман. «Китә-китә» дип язып та куйдым. Һәм шуннан дәвам итә башладым. Соңгы җөмләне куйгач кына туктадым. «Китү» дигән хикәя туды шулай итеп. Дөрес, хикәянең идеясе-сюжеты башымның бер почмагында бар иде инде ул.
– Язып бетергәч, үзгәрешләр кертергә яратасыңмы син?
– Юк. Бер илле мәртәбә укып, бакчадагы вак чүпләрне җыйган кебек, артык сүзләрне алгалап, чистартып кына чыгам. Бер тәмамлагач, әдәби әсәргә кул тыга алмыйм. Чөнки анда инде язмышлар хәл ителеп беткән була. Бервакыт шулай «Таллыкүлдә былбыл бар» дигән повестем басылып чыккач, китапханәгә очрашуга чакырдылар. Повестьне укыганнар һәм миңа үзләрен борчыган сорауны бирәләр: «Нигә сез анда Наиләне үтердегез?» – диләр. Толстой әйткәнме әле «Мин Каренинаны үтерергә теләмәгән идем» дип? Миңа да аның кебек әйтергә туры килде инде: «Наилә үләргә тиеш түгел иде ул, – дидем. – Эчүчелектән арынып, бәхетле булырга тиеш иде Наилә. Юк, тыңламады бит!»
– Айгөл, провинциягә килеп эләгеп, Казан турында уйлап яшәү бик күп иҗат кешеләренә хас. Дөрес, бүген Чаллыны провинция дип санап та булмыйдыр, бәлки. Чөнки биредә татарның иң актив иҗат итүче шагыйрьләре, язучылары яши, әдәби мохит кайнап тора. Аннары хәзерге интернет заманы, гомумән, мөмкинлекләрне тигезләде диярлек. Шулардан чыгып, синең Казанга күчү хыялы бетмәдеме әле ул дип сорыйсы килә инде минем. Башкала элеккечә җәлеп итәме үзеңне, дип...
– Без Казанда укыдык, Казанда гаилә кордык. Аннары, әти-әниләргә якынрак булабыз дип, монда кайттык. Ул вакытта әле иртәме-соңмы барыбер Казанга әйләнеп кайтырбыз дип уйлый идем. Чаллыны һич яратмый идем инде. Чаллы үпкәли күрмәсен, әмма... мин аңа бик озак күнегә алмадым. Балалар үсә төшкәч кенә бераз «җылынганымны» тойдым. Аннары «Казан утлары»нда эшләргә, ике шәһәр арасында даими йөрергә туры килде. Гомер юлда үтте, дисәм дә була. Хәзер инде балалар да шунда. Ике шәһәр арасында яшибез без.
Казанга тартылу миңа гына хас күренеш түгелдер, дип уйлыйм. Чит илләрдән килеп төпләнеп калучылар да әйтәләр бит, Казан магнит кебек үзенә тарта, диләр.

Аллаһка сынаулар аша якынайдым

– Айгөл, безнең күңелләрдә Аллаһка якынаю теләге бар, ләкин кызганыч – ул теләкне тормышка ашырып бетереп кенә булмый. Менә син үзең, Аллаһ кушканча яшим, дип саныйсыңмы? Үзеңнән канәгатьме?
– Минем үземнән канәгать булуым – бер нәрсә. Менә Аллаһ миннән канәгать микән? Ул турыда уйласаң, сискәнепләр китәсең инде.
Аллаһка якынаю ул барыбер дә сынаулар һәм гыйлем аша киләдер. Мин үзем кечкенәдән намаз укыганны күреп үсмәдем. Ләкин әбекәй: «Безне Аллаһ яралткан, теләгәнеңне Аллаһтан сорарга кирәк», – дип гел әйтә килде. Һәм мин сорадым... Шулай бервакыт без әти белән Актанышка киттек, миңа ун яшьләр тирәсе. Кайтканда буран чыкты. Машинаны туганнарда калдырып, автобус белән Пучыга кайтырга туры килде. Автобустан төшкәч, әле җиде чакрым җәяү кайтасы бар иде. Әти әйтә, мондыйда машина йөрми, әкрен генә атлыйк инде, ди. Ике яктагы агачлар арасыннан чамалап кына сукмак салып кайтабыз. Юл күренми. Аз гына алгарак китсә, әти дә күренми башлый. Мин үзем аның артыннан калышмаска тырышам, үзем бертуктаусыз Аллаһтан сорыйм: «И Аллам, әбекәй сине бар дип әйтте бит! Бер машина бир инде безгә», – дим. Шуннан озак та үтмәгәндер – артта яктылык күренде! Машина! Безнең авылның сатучы Фәүзия апалар машина белән товарга барганнар да, соңарып, буранга калганнар икән. Мине җылыга – кабинага утырттылар, әти кузовка менде.
– Димәк, беренче мәртәбә Аллаһка ышануың шул чакта булды.
– Әйе. Ләкин аңа чын-чынлап якынаю өчен, әйткәнемчә, сынаулар аша узарга кирәк иде әле.
– Бәлки, гыйбрәт өчен, сөйләрсең?
– Бервакыт ниндидер могҗизалы төшләр күрә башладым. Беренче төш бала тудыру йортына китәр алдыннан керде. Ниндидер билгесез зат килде дә: «Мин – әҗәл, бу айда сезнең берегезне алып китәм», – диде. Мин елыйм: «Беркемгә тимә, әти-әниемә, иремә, туганнарыма, туачак балама – берсенә дә тимә. Алып китәсе булсаң, мине алып кит», – дим. Уянып киттем – чыннан да, битемнән яшь ага. Күңелгә шом кереп калды бит. Ә улымны тапкач, тагын төш күрәм. Мин баламны кулыма алганмын, ә әлеге дә баягы әҗәл аны миннән тартып алырга тели, имеш. Ярдәм сорап табибларга карыйм – алар «ярдәм итә алмыйбыз» дигәнне аңлатып баш селкиләр. «Үзем генә коткара алам икән», – дип баланы күкрәгемә кысам... Уянып китсәм, бала имезгән килеш йокымсырап киткәнмен, ә шәфкать туташы аны минем кулдан алмакчы була икән.
Иң гаҗәбе – төшләрнең шул арада тормышка аша башлавы булды. Палатага дәвалаучы табиб килеп керде дә: «Балагыз авыру, бер айдан үләчәк. Калдырыгыз да, үзегез чыгып китегез», – дип, аннан баш тартырга, «отказ» язарга үгетли башлады. Иремне дә чакырып сөйләштеләр, шул ук сүзләрне әйттеләр. Мин менә шунда тагын әбекәйнең сүзләрен искә төшердем. Ул вакытта әле намаз укый белми идем, иремә Коръән тәфсире алып килергә куштым. Үзем укыйм, үземнең күздән яшь ага. «И Раббым, – дим, – исән калдырсаң иде балабызны!» Тәүлекләр буе шундый халәттә булдым. Шуннан өченче төш керде: палата ишеге ачылып китте дә аннан бер көмешсыман якты нур агылып керә башлады. Үзе куе. Ничәдер секунд ачылып торды да ишек ябылды, һәм мин уянып киттем. Палата ишегенә карап, өн булдымы бу, төшме дип байтак уйланып яттым әле. Иң гаҗәп хәл шуннан соң булды. Табиб керде дә: «Балага ялгыш диагноз куелган булган, әзерләнегез, икегезне бергә чыгарабыз», – диде. Һәм мин шунда чын-чынлап Аллаһның мине ишетүен аңладым. «Раббым, барлыгыңны таныдым, бу хакта мин кешеләргә дә җиткерергә тырышырмын», – дидем.
– Аллаһка ышанып яшәү безгә ничек тәэсир итә дип уйлыйсың?
– Мин үзем, мәсәлән, кешеләрдән дә, иртәгәге көннән дә курыкмыйм. Мин Аллаһтан гына куркам. Аллаһны тану, аны ярату бөтен дөньяга яратып карарга булыша. Мисал өчен, хәтта елак, салкын яңгырлы көзге көннәрне дә яратып була икән.
Безнең күрше подъездда Вероника дигән кыз яши иде – син аны беләсеңдер, аяк-куллары тумыштан юк аның. Элегрәк мин аңа бары тик кызганып карый идем. Соңыннан, аның иң бәхетле кеше кебек дөньяга елмаеп каравын аңлагач, бары сокланырга һәм адым саен Аллаһка шөкер итәргә өйрәндем. Безнең сүзебезне, теләкләребезне, күңелдәге уйларыбызны Ишетүче барлыгына инандым.
Әлбәттә, без беребез дә фәрештә түгел – хаталар да кылына торгандыр, әмма шунысы хак – Аллаһка ышаныч белән яшәгәндә, тормыш күпкә җиңелрәк икән.

Әңгәмәдәш – Ризидә ГАСЫЙМОВА

Фото: 

«Мәйдан» № 9, 2024 ел



 

Галерея

Комментарийлар