Логотип «Мәйдан» журналы

«Бер зур гаилә булып яшик!»

Польшаның Вроцлав шәһәрендә татар шагыйре, тәрҗемәче, журналист һәм нәшир Муса Чахоровский уңышлы эшләп килә. Аның тәрҗемәсендә татар халык әкиятләре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, хәзерге татар язучыларының әсәрләре поляк телендә дөнья күрде.

Үз чиратында безнең замандашыбызның шигырьләре һәм эсселары Татарстан матбугатында татар һәм рус телләрендә басылып чыкты.
Муса Чахоровский 1953 елда Вроцлавта Польша татарлары гаиләсендә туа. Армиядә хезмәт итә, хәрби корреспондент була. Запаска киткәннән соң, Польшаның татар-мөселман җәмәгать оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә башлый. «As-Salam» («Әс-Сәлам») һәм «Muzułmanie Rzeczypospolitej» («Польша Республикасы мөселманнары») журналларының баш мөхәррире, «Татар тормышы» журналының баш мөхәррир урынбасары була. 2009 елдан ул – өч айга бер чыга торган «Przegląd Tatarski» («Татар күзәтүе») басмасының баш мөхәррире, 2014 елдан – «Rocznik Tatarów Polskich» («Польша татарларының еллык басмасы») журналының әйдәп баручы мөхәррире. Моннан тыш Муса Чахоровский Польша Республикасы Мөселман Дини бергәлегенең пресс-сәркәтибе вазифасын башкара.
Мусаның шигырьләре тәүге тапкыр 1973 елда басылып чыга. Шул вакыттан башлап, аның иҗаты поляк әдәби һәм мәдәни журналларында, Польша («Rocznik Tatarów Polskich», «Życiе Tatarskiе», «Przegląd Tatarski») һәм Литва татарлары матбугатында («Lietuvos totoriai»), Алмания татар-башкорт җәмгыяте чыгара торган «AlTaBaş» («АлТаБаш») журналында даими күренеп тора. Аның татар халкына багышланган шигыре 6нчы сыйныф «Поляк теле» дәреслегенә кертелгән. Муса Чахоровскийның шигъри әсәрләре егермегә якын китап булып дөнья күргән, гарәп, хорват, төрек һәм венгр телләренә тәрҗемә ителгән. 2021, 2022 елларда шагыйрьнең прозасы «Tatarskie serca» («Татар йөрәге») җыентыгында үзе тәрҗемә иткән бүгенге заман татар авторларының хикәяләре белән янәшә поляк телендә дөнья күрде.
2018 елда Муса Чахоровский Коръәнне үзенең оригиналь тәрҗемәсендә, шулай ук улы Даниэль белән бергә татар халык әкиятләренең өч җыентыгын бастыра.
Муса Чахоровский – күпкырлы иҗади шәхес. Аның шигъриятендә һәм прозасында борынгы ата-бабаларыбызның рухи мирасы – иксез-чиксез дала, тулпар атларның тояк тавышлары, җитез уклар сызгыруы, киез тирмәдән югары күккә күтәрелгән хуш исле төтен исе сиземләнә…

– Муса абый, татарлар белән полякларның борынгы тарихи бәйләнешләре турында күпләр беләдер дип уйлыйм, һәрхәлдә, ишеткәннәре бар, шуңа күрә гаилә тамырларыгыздан башлыйк әле сүзне.
– Чыннан да, беренче поляк-татар элемтәләре (бәлки, татар гына түгел, ә монгол элемтәләредер) ХIII гасырның беренче яртысына, Батый хан идарә иткән чорга карый. Аннары Польшаның гасырлар дәвамында татарлар, бигрәк тә Кырым һәм Казан ханлыклары, шулай ук Төркия, Фарсы дәүләтләре һәм Азәрбайҗан белән элемтәләре тыгыз булган. Польшага Россия Империясе һәм элеккеге СССР киңлекләреннән дистәләгән мең, хәтта күбрәк төрки 
халыклар килеп урнашкан. Нәтиҗәдә бүгенге көндә ике миллионга якын поляк үзләрен төрки чыгышлы дип әйтә ала.
Әтием ягыннан минем тамырларымда аккан татар каны XIV гасырга барып тоташа. Шул вакытта Литваның Бөек кенәзе Кястутисның кызы кенәзбикә Анна Данута мазовец кенәзе Янушка кияүгә чыгарга тиеш була. Аның яраннары арасында татар сугышчылары отряды була, алар соңыннан кенәз ныгытмасыннан ерак түгел урында яшиләр. Бу татар сугышчыларының берсе безнең бабабыз булып чыга, ул башка көрәштәшләре кебек үк шушы җир-
дә мәңгегә калган. Гаиләм зур булмаган Чахорово авылының вак мазовец дворяннарыннан килә. Бәлки, бабамның исеме Чахар (Җәһәр) булгандыр, бәлки, ул Чахар олысыннан булгандыр.
Әниемнең татар бабалары король Ян III Собескийның 1683 елгы Вена походыннан соң Польшага китерелгән хәрби әсирләрдән килә. Алар Бөек Польшаның король җирләре дип аталган, шул исәптән Вапно авылыннан ерак булмаган урында урнашканнар һәм җирле халык белән тиз керешеп киткәннәр. Ничек кенә булмасын, үземне белә-белгәннән бирле, мин тирә-юньдәге кешеләр белән чагыштырганда аерылып торуымны, тамырларым буйлап татар каны агуын аңлый идем.
– Сезнең әти-әниегез кемнәр һәм балачагыгыз ничек үтте?
– Әтием ягыннан бабам Александр патша армиясендә хезмәт иткән, 90нчы Онега полкының унтер-офицеры булган. Беренче Бөтендөнья сугышында, аннан соң поляк-большевик сугышында катнашкан. Кавалерист булып, сугышларның берсендә яраланган.
Әтием Даниэль 1946–1980 елларда Польша армиясендә хезмәт итте. Мин дә 1973–1995 елларда хәрби хезмәттә идем. Хәрби журналист, Силезия хәрби округы газетасы мөхәррире вазифасын башкардым.
Мин хәрби госпитальдә тудым, улларым да шунда дөньяга килде. Без казармаларга бик якын яшәдек. Хәрби частьтә балалар өчен күп кенә чаралар уза иде – Яңа ел бәйрәмнәре, балалар көннәре... Армия сабыйлар өчен җәйге лагерьлар һәм гаилә яллары оештырды. Безнең күршеләр дә хәрбиләр, дусларым да хәрби гаиләләрдән булды. Мин укыган башлангыч мәктәп Польша гаскәрләренең Беренче Армиясе хөрмәтенә аталган иде...
Әнием эшләмәде, өйдә апамны һәм мине тәрбияләде. Соңрак апам (ул миннән ике яшькә өлкәнрәк) хәрби кешегә кияүгә чыкты.
– Иҗат юлыгызны Сез кайчан һәм ничә яшьтә башладыгыз? Һәм тагын: шигърият белән журналистика ничек берләшә ала?
– Иҗат юлым 16–17 яшемдә башланды. Хезмәттәшләрем шигърият белән кызыксынмый иде, поэзия турында сөйләшергә бер кеше дә булмады. Чын шагыйрьләр минем кебекләр өчен буй җитмәслек илаһи затлар сыман тоела иде.
Техникумның стена газетасында беренче шигырем дөнья күрде. Шул ук вакытта мине журналист эшчәнлеге дә, төрле кешеләр белән очрашу һәм аралашу, аларның тормышын һәм проблемаларын тасвирлау мөмкинлеге дә кызыксындырды. Сүзләрнең әһәмиятен, аларның төгәллеген, образлылыгын һәм көчен аңлый башладым.
Журналистиканы шигърият белән берләштерү бик авыр. Алар икесе дә сүз сәнгатенең төрле юнәлешләре шикелле, икенче яктан, бер үк дәрәҗәдә хакыйкать һәм намус таләп итәләр. Журналист та, шагыйрь дә үз эшен акыл белән генә түгел, йөрәк белән дә башкарырга тиеш. Мин моны аңладым һәм шундый булырга тырыштым... Әмма ниндидер бер вакытта сайларга да туры килде...
– Әдәби тәрҗемә – иҗади эшчәнлегегезнең аерым бер ягы. Ләкин матур әдәбият әсәрләрен һәм Коръәнне тәрҗемә итү – икесе ике нәрсә. Мөселманнарның Изге китабын һәркем тәрҗемә итә алмый, үзегездә ничек көч таптыгыз? Сезгә кадәр аны поляк теленә тәрҗемә итүчеләр бар идеме?
– Коръәнне тәрҗемә итү уем күптәннән бар иде, ләкин батырлыгым җитмәде. Бу бит олы хезмәт, тәрҗемәче өчен зур җаваплылык. Бу эшкә мине мөфтиебез Томаш Мискевич этәрде. Ул: «Эшләп кара!» – диде. Һәм мин уңай карарга килдем.
Бу чыннан да авыр, әмма күңелле һәм изге эш иде, аны башкарып чыгарга өч ел кирәк булды. Көн саен иртәдән караңгы төнгә кадәр эшләдем. Бер башлагач, аерылу мөмкин түгел иде инде. Кайвакыт җөмләләрне җиңел генә аңлый алмадым, кайчак аларны бердәй итеп формалаштыру кыенлык тудырды... Ләкин артка чигенмәдем. Максатыңа ирешү юлындагы хисне бернәрсә белән дә чагыштыра алмыйсың! Күңелдәге шатлыкны, эмоцияләрне тасвирлап бетереп булмый.
Нигез итеп, Фазил Караоглы тәрҗемәсендәге русча Коръәнне алдым, әмма башкаларын да кулландым, шул исәптән И. Крачковский, В. Порохова, Э. Кулиевларныкын, шулай ук чех теленә һәм инглизчәгә тәрҗемәләрен файдаландым. Үз мөмкинлекләремнән чыгып, гарәп телендәге төп нөсхә буенча күп нәрсәне тикшердем. Аеруча кыенлык туган урыннарда мөфтигә мөрәҗәгать иттем, ул миңа бик күп кыйммәтле киңәшләр бирде.
Коръәннең поляк теленә беренче тәрҗемәсе 1858 елда дөнья күргән. Озак еллар аны Польша татары башкарган дип саналды, ләкин соңгы тикшеренүләр аның авторлары ике поляк католигы булуын күрсәтте. Чираттагы тәрҗемәләр 1986, 1990 һәм 2011 елларда чыкты.
Минем тәрҗемәм Польша Республикасының Мөселман Дини бергәлеге тарафыннан 2018 елда бастырылды. Чираттагы басмалары 2020 һәм 2021 елларда дөнья күрде. Минемчә, Изге китапны тәрҗемә итү эше – миңа Аллаһы Тәгалә биргән сынау ул.
Коръәннең поляк теленә иң соңгы тәрҗемәсе 2021 елда басылды. Аның авторы – Мөселман бердәмлеге ассоциациясенең (шигыйлар оешмасы) баш имамы Рафал Бергер.
Шунысы кызык: 2017 елда Торунь университетының Китабистика үзәге галимнәре Коръәннең поляк теленә беренче тәрҗемәсе шулай да 1686 ел белән даталанганлыгын ачыклады. Ул Польша татарлары тарафыннан башкарылган һәм гарәп графикасында Минск тәфсирендә язылган.
– Күп татарлар, гомумән төрки халыклар, үзләрен мөселман дип саныйлар, әмма Ислам кануннарын тотмыйлар, туган телләрендә сөйләшмиләр... Диннең төп принципларына өлешчә генә таянган, башкаларына күз йомган, заманчалаштырылган Ислам дөрес була аламы?
– Минем карашымча, иң мөһиме: Исламның барлык принципларын кабул итәргә һәм үзләштерергә кирәк. Без аларның үзгәрешсез булуына ышанырга тиеш һәм алар белән тормышны алып бару – безнең бурыч. Һәммәсен дә үз мөмкинлекләреңә карап үтәргә, беркайчан да өметне һәм иманны югалтмаска кирәк. Биш вакыт намаз укучы кешеләр бар, ләкин, кызганыч ки, кайчакта аннан мәгънә юк. Минемчә, иман ул дога уку гына түгел, күпчелек үз-үзебезне көндәлек тотышыбыз, һәр кылган гамәлебез, һәр уебыз... Үз туган телеңне белү зарур. Аллаһ, кеше үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклый алсын өчен, дөньяда күп телләрне яралткан... шул ук вакытта бер-береңне аңлар өчен башка телләрне өйрәнү мөмкинлеге дә биргән.
Күп кенә хәзерге кешеләр үз-үзләрен тотышлары белән контрольләрен югалткан кебек тоела миңа. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә бик шәхси, хәтта интим фотосурәтләрне һәм вакыйгаларны урнаштыру гадәти хәлгә әверелде. Балалар һәм үсмерләр өлкәннәрне тыңламыйлар һәм хөрмәтләмиләр. Олылар яшьләргә теләсә нәрсә эшләргә рөхсәт итәләр. Гаилә кыйммәтләре җимерелә. Сәламәт кешелек җәмгыятен формалаштырган һәм аның алга таба үсешенә йогынты ясаган принциплар системалы рәвештә бозыла. Аллаһы Тәгалә кешеләр өчен табигатьтән өстен һәм аларның сәләтләреннән югарырак бернәрсә дә яралтмаган. Ислам яңартылырга тиеш түгел – кешеләр үзләре үзгәрергә тиеш.
– Польшада татарларны элек ничек кабул иткәннәр һәм хәзер поляклар алар турында нәрсә белә һәм уйлый?
– Польша, Кырым ханлыгы һәм Төркия белән еш сугышкан булуга карамастан, татарларны батыр һәм кыю кешеләргә санаганнар, алар белән сугышканнар, әмма аларны хөрмәт иткәннәр. Поляклар һәм татарлар бик еш союздашлар булган, ә Поляк шляхтасы күп тапкырлар татар морзалары һәм аксакаллары белән бердәмлектә эш иткән. Алтын Урдадагы, аннары Кырым ханлыгындагы төрле фетнәләр вакытында татарлар һәрвакыт Польша тәхетендә сыену урыны тапкан. Хәрби хезмәтләре өчен аларга җир бирелгән, шулай ук алар илче, тылмач, документ йөртүче курьер кебек мөһим вазифаларны башкарганнар... 
Аларның Польша армиясендә үз частьлары, үз мәчетләре һәм үз имамнары булган. Польша татарлары арасында солдатлар гына түгел, юристлар, табиблар, галимнәр, рәссамнар булганлыгы да мәгълүм...
Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр Польшада унтугыз мөселман җәмгыяте һәм унҗиде мәчет эшли. Ислам төп һәм туган дин булып санала. Поляклар күрше татарларны яхшы беләләр һәм кадерлиләр. Бүген дә шулай. Поляк телендә татар теленнән (яки татар теле аша төрек теленнән) кергән сүзләр шактый, мәсәлән: суган, кафтан, диван, софа, бунчук. Поляклар татар ризыкларын, коралларын, киемнәрен, атларын югары бәялиләр... Иң атаклы поляк кавалериясен – уланнарны татарлар төзегән. Аларның исеме XVIII гасырның беренче яртысында полк командиры Александр Улан фамилиясеннән килеп чыккан.
Хәзерге вакытта поляклар татар тарихы буенча китапларны бик теләп укыйлар, еш кына үз шәҗәрәләрен эзлиләр. Польшада бердәнбер тарихи һәйкәлләре – борынгы агач мәчетләре булган Крушиняны һәм Бохоники кебек зур үткәне булган татар авылларына кунаклар еш килә. Татарларны ватанпәрвәрлек, бурычка тугрылык һәм әхлакый кыйммәтләре өчен ихтирам итәләр.
– Польшадагы үзегезнең татар җәмгыяте турында сөйләгез әле.
– Хәзерге вакытта Польшада биш меңгә якын татар яши. Чынлыкта алар күпкә күбрәк, әмма аларның бер өлеше үзләрен поляк дип кенә саный һәм татар җәмгыяте белән реаль элемтәләре юк. Ике меңгә якын татар илнең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Подлясьеда яши. Анда безнең ике тарихи мәчетебез һәм татар зиратлары бар. 2021 елда Белостокта тагын бер мәчет ачылды, анда поляк-татар җәмгыяте актив эшчәнлек алып бара.
Татарларның зур гына төркеме Гданьскта яши, анда 1990 елда төзелгән мәчет бар. Гданьск шулай ук Польша татарларының милли мәдәни үзәге резиденциясе булып тора. Татарлар бөтен Польша буйлап диярлек таралган, Варшавада, Познаньда, Быдгощта, Вроцлавта, Краковта яшиләр.

1995 елда армиядән киткәннән бирле мин үз җәмгыятемдә эшлим. Безнең команда бик яхшы, аның ярдәмендә төрле иҗтимагый, мәгариф, социаль-икътисади проектларга тотынабыз һәм аларны гамәлгә ашырабыз. Күбесенең башлап җибәрүчесе  – мөфти Мискевич. Ә Барбара Павлиц-Мискевич нәшрият коллективын җитәкли һәм төрле мәдәни чараларны оештыра. Безнең җәмгыять әгъзалары арасында Розалия Богданович мөселман әдәбиятын поляк теленә тәрҗемә итә, Кшиштоф Эдем Мухарский киңкырлы тормышыбызны фотосурәтләрдә яктырта, аның хатыны Анна Хәнифә Мухарская «Бунчук» исемен йөрткән татар балалар һәм үсмерләр ансамблен җитәкли. Тарихчы Александр Мискевич журналларыбызда бастыру өчен элеккеге татар тормышы турында яңа мәгълүматлар җыя. Өлкән буын вәкилләре Җәмилә Смайкевич-Мурман, Галина Шахидевич һәм Омар Морза Асановичларның искиткеч тырыш эшчәнлеге зур хөрмәткә лаек. Алар ярдәмендә тарихи гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз саклана.
Без Польша җирендә алты йөз елдан артык көн күрәбез һәм Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән тагын мең ел яшәрбез.
– «Татар күзәтүе» журналы һәм «Польша татарларының еллык басмасы» кайларга таратыла?
– Безнең басмалар Польша Республикасы Мөселман Дини бергәлегенә караган барлык үзәкләргә тарала. Әдәбиятыбызны ил буйлап (шул исәптән чит илләргә дә) җибәрәбез, татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә таратабыз, университет китапханәләренә илтәбез. Моның өчен китап ярминкәләрен һәм төр-
ле мәдәни чараларны да файдаланабыз. Басмаларыбыз белән Польша татарлары гына кызыксынып калмый, алар ярдәмендә күп кенә поляклар үзләре өчен шактый кирәкле мәгълүматлар табалар, туганлык бәйләнешләрен торгызалар, ил тарихының кайбер үзенчәлекләренә төшенәләр.
– Соңгы вакытта Сез Татарстан язучылары белән актив хезмәттәшлек итә башладыгыз. Хәзерге татар әдәбияты сезне кайсы ягы белән җәлеп итә, һәм ул Европа укучысына нәрсәсе белән кызыклы булырга мөмкин?
– Чыннан да, мин татар авторларының хикәяләрен һәм шигырьләрен тәрҗемә итәм. Хәзерге татар язучыларының әдәби иҗаты Польшада бик билгеле түгел, әмма шунысы кызык: татар мотивлары булган тарихи китаплар, романнар күп бездә. Татар язучылары матур, образлы тел белән язалар, алар зур әдәби культурага ия. Алар әдәбиятның төп бурычы нинди булырга тиешлеген беләләр: укучыларга интеллектуаль һәм әхлакый йогынты ясау, халыкның чын тарихын күрсәтү, игътибарны хәзерге заманның актуаль мәсьәләләренә юнәлтү, яшь буынга белем һәм рухи көч бирү һ.б.
Мин поляк татарларының Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, шулай ук хәзерге заман авторлары иҗаты белән якыннан танышулары турында хыялланам. Хыялланам гына түгел, бу юнәлештә эшлим дә. Мисал өчен, 2021 елда Польшада «Татар йөрәге» дип аталган хикәяләр җыентыгы чыкты, биредә минем тәрҗемәдә Ленар Шәех белән Әхәт Мушинский хикәяләре урын алды. Бу китапка үз хикәяләремне дә керттем. Ул зур кызыксыну уятты, һәм шул ук исем астында җыентыкның икенче, тулыландырылган басмасы дөнья күрде. Тиздән Казанда татар телендә шигырь китабым басылды.
– Биографиягездә әйтелгәнчә, Сез улыгыз белән татар халык әкиятләрен поляк теленә тәрҗемә иткәнсез һәм өч китап бастырып чыгаргансыз. Димәк, иҗат ягыннан караганда, буыннар дәвамлылыгы саклана?
– Әйе, татар әкиятләрен тәрҗемә итү һәм бастыру үзем һәм улым өчен генә түгел, ә бөтен татар җәмгыяте өчен дә мөһим вакыйга булды. Соңрак мин күп кенә очрашуларда катнаштым (Польша радиосында, джаз-клубта), шунда бу әкиятләрне укыдым. 2012 елда Радомско шәһәрендә, без тәрҗемә иткән әкиятләр җыентыгы белән рухланып, Ногай әкиятләре театрына нигез салынды. Яшьләр берничә спектакль әзерләде, алар кече театрлар фестивалендә бик яратып кабул ителде.
Татар әкиятләренең популярлыгы турында тагын шуны әйтәсем килә: 2013 елда халык көйләре һәм минем тарафтан укылган алты әкият белән диск дөнья күрде. 2018 елда Мөселман Дини бергәлеге «Татар төбәгеннән әлли-бәлли» («Баю, баю с татарского краю») дип аталган тагын бер альбом чыгарды, анда ун әкият минем укылышта яңгырый. Әкиятләр арасында татар фольклоры белән рухланып иҗат ителгән унбер музыкаль әсәр дә бар.
Әкиятләр милли культураның һәм гореф-гадәтләрнең мөһим һәм бик бай өлеше, шулай ук буыннан-буынга тапшырыла торган хәтер булып тора. Яшь чакта мин зур кызыксыну һәм аерым бер ләззәт белән төрле халыкларның әкиятләрен укый идем. Аннары бу әкиятләрне улларыма укый башладым, хәзер алар үз балаларына укыйлар.
– Кардәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
– Төп теләгем: үзебез булып калыйк. Татарның бөек тарихы, олуг мәдәнияте бар. Без ата-бабаларыбызның казанышлары белән горурлана алабыз. Кайда гына яшәсәк тә, бу байлыкның күпме өлешен саклап калу һәм бар халык файдасына куллану безнең үзебезгә генә бәйле.
Бер зур гаилә булып яшик! Татар әдәбияты төрле телләрдә яңгырарга тиеш!


Әңгәмәдәш Ленар ШӘЕХ

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

Галерея

Комментарийлар