Логотип «Мәйдан» журналы

Равил Галиев: «...Язмышыма шөкер итә-итә, Гомер юлы буйлап барамын...»

...– Димәк, җыр дөньясына кабат юл ачылды. Чаллыга шуннан соң әйләнеп кайттыңмы?– Әйе, тавышлы булып, кабат Чаллыга юл тоттым. Оркестрның таркалмаганлыгын белә идем, кабат шунда эшкә алындым. Дустым Р...

...– Димәк, җыр дөньясына кабат юл ачылды. Чаллыга шуннан соң әйләнеп кайттыңмы?
– Әйе, тавышлы булып, кабат Чаллыга юл тоттым. Оркестрның таркалмаганлыгын белә идем, кабат шунда эшкә алындым. Дустым Рамил дә бирегә кайткан. Оркестрда тынычлык урнашкан, бар да тәртиптә. Торбада уйнаучы Илдар Гафуров исемле егет:
– «Кыйбла» дигән татар яшьләр клубы бар. Андагылар Казанда узачак «Татар җыры» конкурсына әзерләнәләр. Шәһәрнең сайлау турын узганнар инде. Татар халык җыры «Карурманны» җырлау мәҗбүри шарт икән. Аларга бу җырны дөрес итеп җырларга өйрәтүче кирәк, бармыйсыңмы? – ди.
Шулай дип алып китте бу мине «Кыйблага». Барып кердек, берәүнең җырлавы ишетелә. Ир-атмы, хатын-кызмы икән аңламыйм. Ну, шәп җырлый, малай! Тавыш көчле, милизмнар күп – бормалый, сиксәнгә бормалый. Тавышының тембры да үзенчәлекле булып чыга. Үзен күргәнче үк, тавышына гашыйк булдым мин моның. Ул – Резидә Шәрәфиева булып чыкты...
 
Тулысынча журналның гыйнвар (№1, 2019) саныннан укый аласыз.
 
Гөлфия ШӘЙХРАЗИЕВА

Комментарийлар