Логотип «Мәйдан» журналы

Урманай турында китап дөнья күрде (ФОТОЛАР)

Шушы көннәрдә Татарстанның Азнакай районы Урманай авылы тарихына багышлап чыгарылган китапны тәкъдир итү тантанасы булып узды. Чара Мәскәү, Казан, Чаллы, Азнакай шәһәре һәм районы кунаклары, авылдашла...

Шушы көннәрдә Татарстанның Азнакай районы Урманай авылы тарихына багышлап чыгарылган китапны тәкъдир итү тантанасы булып узды.
1-m
Чара Мәскәү, Казан, Чаллы, Азнакай шәһәре һәм районы кунаклары, авылдашлар катнашында авыл мәдәният йортында зурлап билгеләнде.
Азнакай шәһәре һәм районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин “Бай тарихлы Урманай” дигән китапның әзерләнүендә шушы авылның барлык-барлык кешеләрнең катнашуын искәртте. Инде арабыздан киткән күренекле шагыйрь Илдус Гыйләҗевның шушы әдәби мираска бик зур өлеш кертүен билгеләде. Төбәк җитәкчесе Марсель Шәйдуллин әлеге хезмәтнең китап булып чыгуында Урманай авылында туып үсеп, шушында укып, “Татнефть” ширкәтенең Мәскәүдәге вәкиллеге җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән Азат Фердинанд улы Ягъфәровның ярдәме зур булуын ассызыклады.
“Бай тарихлы Урманай” китабында авылга 1640 елларда нигез салыну фаразлана. Шушы чорлардан соң 1834 елларга кагылышлы тарихи материаллар да күрсәтелә. 1900 елдагы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары да бар. Мәчет, авыл имамнары хакында да белергә була. Колхозлашу чорлары, сугыш еллары, социализмның үсеш елларындагы вакыйгалар, кешеләр язмышлары белән танышырга була китапта. Кыскасы, “Бай тарихлы Урманай” китабы татар дөньясының үткәнен чагылдыра, дияргә тулы җирлек бар.
Урманай халкы узган гасырның 80 нче елларында шушы төбәктәге берничә авылны берәштергән күмәк хуҗалыкны 15 ел буе җитәкләгән Фердинанд Каюм улы Ягъфәров истәлеген ныклап саклый. Чыгыш ясаучылар аның хезмәт юлы, гаиләсе, балалары хакында гел җылы сүзләр генә әйттеләр. Районда яшәп иҗат итүче, язучы Мирсәй Гарифның да әлеге китапны бастырып чыгаруда өлеше зур булуына басым ясадылар.
Авыл халкы үз чиратында шушы китапның дөнья күрүендә Азат Ягъфәровның, шәһәр һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллинның хезмәтләрен күреп, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
img_9828-m
img_9853-m
img_9775-m
img_9798-m
img_9837
img_9830-m
img_9845
img_9850-m
img_9825-m
img_9821-m
img_9824-m
img_9777-m
img_9794-m
 
Фото: Фидаил МӘҖИТОВ.
Гафиулла ГАЗИЗ.

Комментарийлар