Логотип «Мәйдан» журналы

Сөргеннән кайткан мирас

Язучы-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә үзендә сакланган борынгы китапларны һәм кулъязмаларны тапшырды. 35 исемнән торган бу милли хәзинәдә 19...

Язучы-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә үзендә сакланган борынгы китапларны һәм кулъязмаларны тапшырды.
aktivistlar
35 исемнән торган бу милли хәзинәдә 19 нчы гасыр урталарында Казанда басылган дини китаплар да, Габдрәшит Ибраһим тарафыннан узган гасыр башында Петербургта чыгарылган “Миръат” («Көзге”) журналының тулы тупланмасы, татар тарихына караган хезмәтләр, шулай ук танылган мәгърифәтчеләр Фатыйх Кәрими һәм Габдрахман Гомәри китаплары, аерым кешеләрнең гарәп хәрефләре белән язылган кулъязмалары да бар. Фәүзия Бәйрәмова бу кадерле ядкярләрне соңгы унбиш ел вакыт эчендә Магнитогорски шәһәренә барып, шунда сөргенгә сөрелгән татарларның нәсел дәвамчыларыннан җыеп алган иде.
Тарихтан билгеле булганча, 1931 елның җәендә, меңләгән татарны, бигрәк тә укымышлы дин әһелләрен, зыялыларны, хәлле кешеләрне, кулак, дип, Магнитогорскига сөрәләр, алар анда чуен комбинаты төзәргә тиеш булалар. Шушы бер ел вакыт эчендә Татарстаннан гына да йөз меңгә якын татарны, мал вагоннарына төяп, үзләре белән бер нәрсә алдырмыйча, как далага сөргенгә сөрүләре билгеле. Күкрәкләренә, балалары яткан мендәр эчләренә изге Коръән китапларын, милләт тарихын яшереп, алар үлем юлына кузгала, чүпрәк палаткаларда, җир куышларында, бетле баракларда да шушы бөек мирасны, иманны, телне, динне саклап кала, аны балаларына, нәселенә дә тапшырып китә... Халыкның сөйләве буенча, Магниткага Татарстаннан сөрелгән муллалар арасында Мәккә-Мәдинәләрдә, Мысыр-Истанбулларда, Бохара-Казаннарда зур гыйлем алган кешеләр була.
gyjlmi-xel
Фәүзия Бәйрәмовага бу изге китапларны тапшыручылар арасында Әлмәт төбәгеннән сөргенгә сөрелгәннәрнең нәсел дәвамчылары шактый булуын да әйтергә кирәк. Әлмәт-Сарман төбәге гомер буе мәгърифәтле, китаплы, иманлы як булган, шушы нур сөргенә сөрелгән татарларның да караңгы тормышын яктырткан. Сарман районының Катан-Каран авылыннан сөргенгә сөрелгән Хәмит һәм Тәҗелбанатның оныгы Фәһимә Гыйләҗева әби-бабаларыннан калган бу дини китапларны һәм кулъязмаларны гомер буе кадерләп саклаган. Шулай ук Әлмәт районының Сөләй авылыннан сөргенгә сөрелгән Галимҗан Әгъләмҗановның кызы Шакирә Шәйдуллина да Фәүзия Бәйрәмовага күп китаплар тапшыра.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу гарәп әлифбалы дини китаплар дөньяви китапларга тышланган, эчен ачып карамыйча, аларның дини икәнен белү мөмкин түгел. Әйтик, “Ислам тарихы” китабы Шәйдуллин фамилияле баланың мәктәп көндәлеге эчендә, “Пәйгамбәрләр тарихы” - “Играл духовой оркестр” китабы тышлыгына төрелгән, хәдисләр, “Кырык хәдис” китаплары исә рус, алман теле буенча мәктәп дәреслекләре белән тышланган булып чыкты. Дини бәетләр, нәсихәт китаплары исә механика һәм котлован казу буенча китаплар эченә яшерелгән. Мөхәммәт Ихсан Урманчеевның 1900 елда Петербургта басылып чыккан мәктүпләр китабы, 1913 елда Казанда басылган “Гыйльми хәл” дәреслеге кайлардадыр бик яхшы сакланган.
Әмма иң тетрәндергәне, әлбәттә, Коръән китаплары, аларның берсе зур форматта, икенчесе бераз кечкенәрәк, башы-ахыры юк, битләре бик теткәләнгән, озак еллар буе кулдан-кулга йөргәнлекләре күренеп тора. Сөргенгә сөрелгән муллаларыбыз, бу Коръән китапларын тотып, яңа туган татар балаларына кача-поса исем кушканнар, җир куышлары-землянкаларда яшеренеп, яшь парларга никах укыганнар, вафат булган милләттәшләрне Җаек (Урал) елгасы буена алып чыгып, юып, кәфенләп, җеназа укып далага күмгәннәр... Галимнәрнең әйтүенчә, ул елларда бирегә биш йөздән артык дин әһеле, татар мулласы сөргенгә сөрелә, әмма бу сан күбрәк булырга тиеш. Биредә уздырыла торган Хәтер көннәрендә, хәтер ашларында, Гаетләрдә Магнитка сөргенендә вафат булган йөзләгән татар мулласының исемен әйтеп, рухлары өчен дога кылына.
Шушы тетрәндергеч тарих нигезендә, Фәүзия Бәйрәмова үзенең “Кырык сырт” романын, бу темага дистәләгән мәкаләсен язды, телевидениедә махсус тапшыру эшләде. Һәм ул үзендә сакланган бай мирасны милләткә тапшырырга булды. Милли китапханәнең борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе, галим Айрат Заһидуллин сөргеннән кайткан бу изге ядкярне кабул итеп алды, аларны тәртипкә салып, исемлеген төзеде. Хәзер алар белән һәркем таныша ала, бу китаплар һәм кулъязмалар галимнәр өчен дә, сөргенгә сөрелгәннәрнең Татарстанда яшәүче нәсел дәвамчылары өчен дә күп нәрсәләр турында сөйләячәк.
moxemmet-urmancheev-kitaby
 

МИЛЛИ КИТАПХАНӘГӘ ТАПШЫРЫЛГАН МИРАС


Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Әүхади кызы Бәйрәмова тарафыннан Милли китапханәгә тапшырылган кулъязма һәм басма китаплар исемлеге.
(2017 ел 1 август)

































































































































































































Китапның авторы, исеме, чыгу мәгълүматларыНичә данә
Басма китаплар:
1.Урманчиев М.-И. Мөншаәт татария. – СПб., 1900. – 54 б.1
2.Вәкугат. – СПб., 1902. – 48 б.1
3.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръат, яхуд көзге: беренче җөзъэ. – СПб., 1900. – 32 б.1
4.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате сани, яхуд икенче көзге. – СПб., 1900. – 35 б.1
5.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате салис, яхуд өченче көзге. – СПб., 1900. – 16 б.1
6.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате рабигъ, яхуд дүртенче көзге. – СПб., 1900. – 28 б.1
7.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате халик, яхуд бишенче көзге. – СПб., 1900. – 20 б.1
8.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате садис, яхуд алтынчы көзге. – СПб., 1900. – 32 б.1
9.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате сабигъ, яхуд җиденче көзге. – СПб., 1902. – 23 б.1
10.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате самән, яхуд сигезенче көзге. – СПб., 1902. – 27 б.1
11.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате тасигъ, яхуд тугызынчы көзге. – СПб., 1902. – 24 б.1
12.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате гошер, яхуд унынчы көзге. – СПб., 1902. – 18 б.1
13.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръател-хади гошер, яхуд унберенче көзге. – СПб., 1902. – 24 б.1
14.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръатес-сани гошер, яхуд уникенче көзге. – СПб., 1902. – 16 б.1
15.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръатес-салис гошер, яхуд унөченче көзге. – СПб., 1902. – 16 б.1
16.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръатер-рабигъ гошер, яхуд ундүртенче көзге. – СПб., 1902. – 16 б.1
17.Ибраһимов Габдеррәшид. Миръате, яхуд көзге: №15. – СПб., 1903. – 24 б.1
18.Кырык хәдис. – Казан, 1915. – 15 б.1
19.Кырык хәдис китыбы. – Казан, 1860. – 8 б.1
20.Догаи кадехен-нур вә тәфсире әбҗәд. – Казан, 1870. – 15 б.1
21.Кәляме шәриф. – Казан, [XIX гасыр уртасы]. – күпчелек битләре сакланмаган. Әлеге Кәляме шәриф нөсхәсе турында Фәүзия ханым Бәйрамованың 2013 елда Казанда басылган «Милләтемә хезмәт иттем» публицистик җыентыгына кергән «Сөргеннән кайткан Коръән» исемле язмасында сөйләнә. 47-54 битләр.1
22.Ахыр заман, яки Тәкый гаҗәб. – Казан, 1912. – 16 б. – китап бик авыр хәлдә.1
23.Бакырган китабы. – Казан, елы күрсәтелмәгән. – 78 б. – тулы түгел.1
24.Мөһиммәтел-мөслимин. – Казан, елы күрсәтелмәгән. – 48 б. – тулы түгел.1
25.Фәзаилеш-шөһүр. – Казан, елы күрсәтелмәгән. – 62 б. – тулы түгел.1
26.Рәхәте дәл китабы. – Казан, 1894. – 68 б. – тулы түгел.1
27.Аллаһыяр Суфый. Сөбател-гаҗизин. – Казан, 1909. – 44 б. – тулы түгел.1
28.Кәрими Фатыйх. Тәгълиме җәгърафия. – Оренбург, 1900. – 66 б. – тулы түгел.1
29.Гомәри Габдрахман. Кыйссасел-әнбия. – Казан, елы күрсәтелмәгән. – 94 б. – тулы түгел.1
30.Китабе хәзрәте Йосыф галәйһис-сәлам. – Казан, 1913. – 64 б. – тулы түгел.1
31.Өлүф Ләйләте вә Ләйлә. – Казан, елы күрсәтелмәгән. –138 б. – тулы түгел.1
32.Китабел-либаб. – Казан, 1910. – 35 б. – тулы түгел.1
33.Тәкмилә китабы. – Казан, елы күрсәтелмәгән. – 46 б. – тулы түгел.1
Кулъязмалар:
34.Күңел дәфтәре. Күчерүчесе Хәлфин. Татар телендә. 1974-1979 еллар.1
35.Бәетләр, мөнәҗәтләр. Татар телендә. 1970-нче еллар.1
Барлыгы:35

 
 
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.

Комментарийлар