Логотип «Мәйдан» журналы

"Син халкыңның үз шагыйре" - Чаллыда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның юбилей кичәсе узды

13 декабрь көнне Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә...

13 декабрь көнне Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды.
c8ak7uzv5b4
Кичәгә шагыйрь иҗатын яратучылар, хезмәттәшләре, артистлар, журналистлар һәм шәһәрдәшләр жыелды.
7itkphcgmli
8m31h4nieme
Программа башланыр алдыннан зур зал фойесында шагыйрь Роберт Миңнуллинның китаплары, "Мәйдан" журналларыннан күргәзмә оештырылды. Бәйрәм кунакларын «Заман» вокал ансамбле каршы алды.
c6ygqfnwhfg
Шагыйрь белән Казан шәһәреннән кунак булып Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Республикасы халык язучысы Гәрәй Рәхим дә килгән иде. Алар белән бергә Роберт Миңнуллинны юбилее белән шәһәр җитәкчелеге һәм чаллылылар исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы төбәге язучылары исеменнән Чаллы язуылар берлеге рәисе Ф.М.Сафин, "Чаллы икмәге" АҖе генераль директоры Р.С.Юнысов тәбрикләде.
xx6ia36l3do
Кунаклар һәм юбиляр каршында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Юбилей кичәсе җыр һәм бию белән үрелеп барды. Тамашачыларга Башкортстанның атказанган артисты, Роберт Миңнуллинның кияве Илшат Сибагатуллин да үзенең җырларын бүләк итте.
 
3fa4c47qo5u
Әйткәнебезчә, иҗат кичәсенә журналыбыз хезмәткәрләре дә килде.
Роберт Миңнуллин: "Мәйдан” журналы безнең татар әдәбияты мәйданында, татар рухи дөньясында үзенең урынын күптән тапты һәм бүгенге көндә дә зур роль уйный. Ул, әлбәттә, иң беренче чиратта, Чаллы төбәге журналы. Әмма ул бөтен татар әдәбиятының, татар дөньясының да басмасы һәм ул үзенең әйбәт журнал икәнлеген менә ничә еллар инде дәлилләп килә. Анда бик билгеле язучылар белән бергә, башлап язучыларның да, шушы төбәк әдипләренең дә иҗат җимешләре басылып килә. Яшәсен "Мәйдан"!" - дип безгә иҗади уңышлар теләде.
l4upa2uywxq
 

Комментарийлар