Логотип «Мәйдан» журналы

Нур иясе

Хатын-кызны гөл таҗы белән түгел, шул таҗга кунган бал корты белән чагыштырсаң, әллә ничегрәк тоелыр микән...Болында җиләк җыйганда, бал кортларын шаккатып күзәткәнем бар: алардагы җитезлеккә, тырышлы...

Хатын-кызны гөл таҗы белән түгел, шул таҗга кунган бал корты белән чагыштырсаң, әллә ничегрәк тоелыр микән...


нуранияБолында җиләк җыйганда, бал кортларын шаккатып күзәткәнем бар: алардагы җитезлеккә, тырышлыкка, эшчәнлеккә сокланмый мөмкин түгел! Күрер күзгә нәзберек кенә, гади генә үзләре, кичкән чакрымнарына, үргән кәрәзләренә, тамчылап җыйган балларына карасаң, таң калырлык. Дөресен әйтим, Нурания апа белән тәүге очрашуымда күңелемнән генә мин аны бал кортлары белән түгел, Такташның Алсуы белән чагыштырып куйган идем: «Үзе көлә, үзе сөйкемле. Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле...»

  Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз җилкәсенә шактый саллы йөк салынган: тигез хокуклы булу «бәхетенә» ирешкәннән бирле күләгә кебек ияреп йөргән мәңге бетмәс җәмәгать эше дә, гаилә бюджетына өлеш кертү өчен кылны кырыкка ярырдай булып йөгерү дә, тавык чүпләп бетерә алмас өй мәшәкатьләре дә... Ә иң мөһиме һәм иң җаваплысы – заманның ялтыравык бизәкләрен түгел, әти-әни төшенчәсен изге дип кабул итә белгән игелекле балалар тәрбияләү. Боларның барысын бер йодрыкка туплап, һәммәсенә өлгерү өчен, белмим, нинди көч, нинди тырышлык кирәктер! Тирә-якка карасаң, сискәнеп куярлык мисаллар да тулып ята бит – эшкә чумган ана кешенең баласы кайсыдыр мизгелдә күз уңыннан ычкынган да юлдан язган; бала тәрбиялим дип дүрт стена арасына гына бикләнеп, сулган чәчәккә охшап калганнар да очрап куя; чаба-йөгерә торгач, чәч тарарга вакыт таба алмаган ханымнар да юк түгел... Кешене хөрмәт итеп өлгерер өчен кайчак аның бер сыйфатын калку итеп күрү дә җитә: Нурания апаның йөз аклыгы – телевидениедәге чирек гасырлык гаҗәеп хезмәте генә түгел, гаиләсе һәм уллары икәнен аңлау, шушы бербөтенлекне тою аны бал корты белән чагыштырырга этәрде дә инде.

  – Улларым Булат белән Азатны кечкенәдән үк бер дә «тынычлыкта калдырмадым» мин, алар укыган 2 нче гимназия юл өстендә иде – эшкә барышлый, башта балаларны мәктәптә калдырып китәм, кирәк булса, үзем белән телевидениегә дә алып барам, концертка да ияртәм. Алай урамда каңгырап, вакытларын кая куярга белми йөргәннәре булмады. Инде икесе дә өйләнеп үз ояларын кордылар, кесә телефоны булгач, җайлы бит – көн саен шалтыратып, хәзер дә хәлләре белән кызыксынып кына торам. Берәр фильм төшерә башласам гына, берара баштанаяк эшкә чумам да, ул вакытта балаларны «бимазаларга» җай чыкмый. Шуңа күрә улларым да: «Әни, син берәр фильм төшерергә җыенмыйсыңмы әле?» – дип көлә инде үземнән. Көн буена бер дә шалтыратмасам, кич үзләре үк түзми: «Бүген шалтыратмадың, барысы да әйбәтме?» – дип хәл белешә башлыйлар, – дип, йөзеннән нур чәчеп елмая Нурания апа, ике алтын бөртеге турында сүз кузгатканда.

  Татар мәдәниятенә гашыйк бүгенге тамашачы Нурания Җамалины иң беренче чиратта режиссер буларак белә. «Тузган торактан күчкәндә», «Яңа елда бергә булыйк», «Кешечә яшик», «Китәм димә», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы йолдызым», «Сөю көтә йөрәк», «Ышанасы килә», «Бәхетлеме син?» кебек фильмнары, ТНВ экраннарына кабат-кабат чыгып, бик күпләрне әсир итте; А.Хәлим повесте  буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» фильмы исә 2008 елда узган халыкара мөселман кинофестивалендә иң яхшылар исемлегенә керде. Кемнәрдер, «татарда да кино булдырырга кирәк, үз кинобыз булсын» дип мөнбәр артыннан торып, коры сүз сөйләгәндә, комнан аркан ишеп, күлне күккә асарга җыенганда, Нурания апа, бөтен тырышлыгын җыеп, юктан барны булдырырга алына. Аның энтузиазмы артында һәрдаим әдәбият белән танышып бару да, «киноактерлар» табу мәшәкате дә, фильм төшерер өчен урын сайлау да, эшне җентекләп оештыру да – кыскасы, тамашачы күзенә чалынмый торган кырыкмаса кырык төрле мәшәкатьләр җәйрәп ята. Кайчагында, фильм төшерергә берәр авыл җирлеге таләп ителсә, район җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ярый әле беркайда беркем каш җыермый, бишкуллап ярдәм итәргә генә торалар: авылны да табып бирәләр, кино төшерү дәверендә артистларга бөтен шартны тудырыр өчен җаваплы кешеләрне дә билгелиләр. «Без сезгә бер сүз дә әйтмибез, күпме торсагыз да торыгыз. Ә сез кайчан китәсез ул?» – дигән самими сорау инде традициягә кереп барырга охшаган: үзе курка, үзе йолка дигәндәй, артистлар белән кайнашып яшәүдән кызык табып өлгергән авыл халкы хуҗалыгындагы сыер-сарыгын, тавык-чебешен дә бер генә минутка исеннән чыгармый шул...

  Авыл халкының талканы коры: ясалмаланып, төчеләнеп торуны кирәксенми, турысын әйтеп, йөзгә бәреп сөйләшә. Эчкерсез дә, ихлас та, ярдәмчел дә, киң күңелле дә ул авыл халкы. Бәбкә үләнен, инеш суында чәч юган бөдрә талларны, тешләрне камаштырырлык челтер чишмәләрне үз гомерендә бер күрми, таш стена арасында гына бикләнеп үскәннәр исә үзгәрәк була, алар күңелендәге бушлыкны тутырыр өчен авылның саф һавасы, йолдызлы киче кирәк. Нурания апа, үзе шәһәр кызы булса да, балачакта әти-әнисенең туган авыллары – Арча районы Кәче һәм Наласага гел кайтып йөргәч, авыл тормышын шактый яхшы белә. Казанда Ягодный бистәсендә үз йортлары белән яшәгән чакта, әбисе Гыйззениса «мәктәбен» узуын да исәпкә алсак... Мөхәммәтхан агай белән Рокыя апа гаиләсендә тәгәрәп үскән өч кыз – Нурзия, Нурания, Илсөяне «әби кызлары» дип йөртәләр. Ник дисәң, әти-әни көнозын заводта, эштә; Гыйззениса әби, сукыр булса да, кызларын бер генә дә күз уңыннан ычкындырмый: яннарына утырып дәрес әзерләтү дә, «укыдым, урамга чыгыйм инде» дип хәйләләргә маташкан кызларны, «юк әле, менә бу өлешен укы» дип китап укыту да, алтын бәясенә торырлык акыллы киңәшләрен җайлап кына, йомшак кына итеп оныкларына сеңдерү дә аның өстендә. «Барасы җиреңә соңлап барма, алдан барып куй, кызым. Иртә килсәң – ит пешәр, соңга калсаң – бит пешәр», – дип, төгәллеккә өйрәтүләре әллә нинди институтларны бәреп егарлык. И-и, сагынып сөйләргә генә калды шул барысы да... Үз янына күрше-тирә әбиләрне җыеп, сукыр көенчә дә догалар өйрәнгән ак күңелле Гыйззениса әбисе дә, Бөек Ватан сугышы афәтләрен кичеп кайткан әтисе Мөхәммәтхан да, дөньяда бер сабыр әнкәсе Рокыя да бакыйлыкка күчкән инде, алар турындагы хатирәләр көмеш тамчы булып керфек очына килә дә куна, килә дә куна.

  – Безнең әби тимрәүдән дәвалый иде, бүсере чыккан балаларны да аңа алып киләләр иде. Безне бик күп нәрсәгә өйрәтте ул, бик ярата идем үзен. Лагерьга җибәрсәләр, «әбине сагындым» дип елап кайта торган идем. Әби дә, әни дә 84 яшьтә вафат булдылар. Исән чакта әти-әнинең кадерен белеп бетермибез шул... Безнең әни кебек чиста кеше бүтән булмагандыр, дим мин. Шулкадәр чиста, шулкадәр тыйнак, шулкадәр сабыр иде. Нигә аның сабырлыгы безгә бер дә бирелмәгәндер... Әтигә ялгыш кына да авыр сүз әйткәне ишетелмәде. Әтиебездән сугыш турында иркенләп сөйләтеп калмаганыбызга үкенәм. Кечкенәрәк булганбыз шул, әтиләр, әниләр мәңге яши дип уйлаганбызмы...

  Бер ваемсыз балачакта, ишегалдында йөргәндә, Нуранияның бөтен ыгы-зыгысы – иптәш кызларын тезеп, укытучылы йә театрлы уйнау. Шулай булмыйча, үскәч бөтен теләге – укытучы яки артист булу лабаса! Үзе дә белми, каян килеп кунгандыр бу хыял күбәләге. Мәктәптә укытучы апасының һәр хәрәкәте, һәр ымы шулкадәр үз булып күңел түренә кереп утырганмы, үзе укыган 113 нче мәктәпнең сәнгать дөньясында кайнап яшәве сәбәпчеме... Укучыларны җыеп, әледән-әле театрга алып баралар, һәр яңа чыккан спектакльне карап кына өлгер. Ай саен мәктәпкә филармония артистлары килеп концерт куя: ап-ак водолазка, кара костюм киеп моң дәрьясында йөзгән Таһир Якуповны онытылып тыңлаулары! Мәктәптә ирле-хатынлы Гакилә һәм Әхмәт Хәйретдиновлар оештырган хор, Рифкать Гомәровның «Саз» ансамбле куйган концертлар... «Шамил Усманов» спектаклен барып карагач, төп рольне башкарган Наил Дунаевка мөкиббән булып кайтулар...

  «Укытучы булыргамы, артист булыргамы» дигән балачак хыялларының чишелеше алдан ук күкләргә язылгандыр, мөгаен. Башта өйләренә якын гына булган Пионерлар сараенда чарланган, мәктәпне бетергәч исә, Ленин исемендәге мәдәният сараена Халык театрына йөргән Нурания, заводта эшләгән җиреннән, тәвәккәлләп, театр училищесына укырга керә. Ул еллар Ш. Әсфәндиярова, П.Исәнбәт, А.Хәйруллина, Д.Сираҗиев дәресләре, соңрак Харис Төхфәтулов, Мансур Ибраһимов, Рушания һәм Николай Юкачевлар, Сәкинә Минханова исемле актерлар булып тамашачыга танылачак сабакташлар, күңелне иләсләндергән диплом спектакльләре белән сагындыра. Тинчурин театрына эшкә билгеләнгәч, андагы гастрольләрнең дә сагынып сөйләрлеге юк түгел. Тиң ярын – Илдарны очратып, кияүгә чыккач исә, бизмәннең авыр ягы гаилә ягына тарта... Әле бит ике канатлы хыялның бер канаты җилпәзә урынына кагынып тора кебек: артист һөнәренең ни икәнен аңласа да, укытучы булам дигән максатның үрләре яуланмаган лабаса! Хәер, анысы да яуланачак, тик бераз соңрак, туксанынчы елларда, мәшһүр Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын читтән торып укып бетергәч. Гомер бакый әдәбиятка гашыйк кыз монда җырлап кына укыгандыр кебек; затлы-зыялы мөгаллимнәрдән сабак алу, бөтен курс эшләренең, соңыннан диплом эшенең җитәкчесе булган Мөхәммәт Мәһдиев белән кулга-кул тотынып эшләү тормышка карашын тагын да киңәйткәндер.

  Бер-бер артлы уллары Булат һәм Азат тугач, Нурания апаның телевидениедәге хезмәт юлы һәм әни кеше вазифасы үзеннән-үзе бергә үрелгәндәй була: «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруының алып баручысы һәм мөхәррире буларак, менә дигән булышчылары кул астында гына. Аларга сөйләнгән әкиятләр, балалар «тәнкыйтеннән» шома гына узса, тапшыру темасына әйләнә. Кулларыннан җитәкләп, Нурания апа улларын үзе белән съемкаларга да йөртә, кайчагында малайларның очлы күзе хәтта олылар күреп өлгермәгән җитешсезлекләрне дә күреп ала. Балалар өчен төшерелгән фильмнарны да иң тәүдә энә күзеннән үткәрүчеләр – Булат белән Азат була.

  – Мин улларымда «переходный возраст» дигән нәрсәне белмәдем дә, күрмәдем дә. Әниләргә бер генә киңәшем бар – бала үстергәндә аны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Кем белән аралаша ул, кайда  йөри – барысын да белеп торырга кирәк. Без кунакка барганда да малайларны үзебездән калдырмадык, кирәк булса, эшкә дә ияртеп бардык. Шуңа күрә алар бөтен язучыларны, артистларны күреп-танып үстеләр. Икесе дә авыз тутырып татарча сөйләшәләр. Мин үзем ата-ананың бар нәрсәне мәктәпкә сылтавын да, кешенең үз туган телендә сөйләшә белмәвен дә аңлый алмыйм. Барысы да гаиләдә хәл ителергә тиеш, ничек инде әти-әни үз баласын туган телгә өйрәтмәсен! Минем ирем Казанда туган, рус мәктәбен тәмамлаган. Алар гаиләдә өч малай – өчесе дә рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, чөнки өйдә аралашу туган телдә булган. Менә оныгым Камилгә ике яшь тулып узды, мин аңа кайчак ялгыш кына русча эндәшсәм дә, Булат шунда ук: «Әни, нишләп аңа русча әйтәсең?» – дип гаҗәпләнеп куя.

  Баланың баласы балдан татлы, диләр. Оныгы Камил турында сүз кузгаткач, Нурания апа дөньясын оныта кебек, бөтенләй башка берәүгә әверелә. Оныгының мультик карап утыруларын, андый чакта Камилнең үзен карап тору хикмәтләрен шундый тәмле итеп сөйли – кабартма куллы сабыйның телевизорда яңгыраган көй тәэсиреннән баш боргалауларын, каш сикертүләрен үз күзең белән күргәндәй буласың! Шулайдыр, тикмәгә генә «иң яраткан кешем кем дисәң – оныгым Камил», дип уены-чынын бергә кушып елмаймый Нурания апа... Ул инде аны хәзер үк спортсмен – волейболчы йә баскетболчы итеп күзаллый икән. «Бокс ишене уйнавын бер дә теләмим, кыйнаттырасым килми бит үзен», дип дә өстәп куя.

  Моннан егерме биш ел элек, телевидениедәге тәүге сукмакларның балалар өчен фильм төшерүдән башлануына гаҗәпләнәсе юк. Күңел түрендә җиһанга сабыйларча якты караш яшәгән, балалар яраткан кеше ул илдән үзе дә китә алмый. Кайчандыр «Су кызы» әкияте (авторы Нурия Сәйяр) буенча эшләнгән беренче фильмның аягы җиңел булып чыкты: берсе артыннан икенчесе дөнья күргән «Тиен малае Тим-Тим», «Уңган куян балалары», «Кар чәчәге», «Хан кызы Нурсолтан» кебек телеспектакльләр заманында балаларны телевизор алдында кадакланып утырырга мәҗбүр итә иде!

  – Минем әнинең күршесендә генә шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева яшәде, – дип искә ала Нурания апа зурлар өчен телефильмнарга тотынган елларын. – Әни янына килгәч, гел аның янына керә идем. «Минем янга киләсең дә, Гөлшатта биш сәгать утырып чыгасың», – ди иде әни... Гөлшат апаның пьесаларын укыйм, озаклап сөйләшәбез. Аның «Тузган торактан күчкәндә» дигән әсәрен Тинчурин театрында сәхнәләштерергә уйлаганнар да, тик нишләптер тотынасы итмәгәннәр. Шуннан тәвәккәлләп, телевизион вариантын эшләргә иде дип уйлаштык. Ул чагында Гөлшат апа авырый иде инде, шулай да фильмның экранга чыгуын күреп өлгерде, шунысына сөенеп туя алмыйм.

  Әнә шулай итеп үзе дә сизмәстән-уйламастан режиссер булып китә Нурания апа. Актерлык белеме, үзенең искиткеч тырышлыгы, интуициясе, эзләнүчәнлеге бу һөнәрдә көннән-көн чарланырга ярдәм итә. Яңа чыккан бер генә китап-журналны да укымыйча калмый ул.

  – Мин үзем дә, ирем дә Игезәкләр йолдызлыгында туган, бер генә шөгыль белән мәшгуль булып, бер генә урында утыра торганнардан түгел. Өйдә дә бер кулым белән аш пешерәм, шул арада керем дә юыла, телефоннан да сөйләшәм, укып та алам... Һәр көнне, атнаны бүген нәрсә эшләргә тиешлегем таслап расписаниегә язылган минем. Эшләгән берсен сызып барам, көн ахырына берәр «план» үтәлмәсә, эч поша инде, иртәгәгә кала бит... Әгәр барысы да үтәлсә, ул көнне җырлап кына йөрим. Эшләгән эшемә иң зур бәя – иң башта үземнең канәгать булуым, аннан инде тамашачыга ошавы, – дип тыйнак кына әйтеп куйса да, мин Нурания апаның Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәре барлыгын яхшы беләм. Сценарийлар авторы һәм режиссер буларак, «Утырып уйлар уйладым», «Әнкәмнең догалары», «Китап», «Шигъри мизгеләр», «Ач, шигърият, серләреңне» кебек программалар «хуҗабикәсе» икәнен дә, бик күп язучы-шагыйрьләрнең иҗат кичәләрен әзерләвен дә, Казанның төрле мәктәпләрендә укытучылар коллективы белән әледән-әле спектакльләр куюын да, хәзер менә өр-яңа проект артыннан янып йөрүен дә беләм. Моннан тыш, пыяладан гына торган балконын тутырып гөлләр үстерүен дә ишетеп өлгердем. Өй карарга да, бакчага барырга да, китапханәгә йөрергә дә вакыт табыла. Менә шуларны күздән кичергәч, Нурания апаны бал корты белән чагыштырдым да инде мин... Тирәннәнрәк уйлап карасаң, татар тамашачысын үз теленә гашыйк итәр өчен, үз мәдәнияте һәм әдәбиятының асыл җәүһәрләре белән таныштырыр өчен, никадәр эш башкарылган: безнең милләт тә башкалардан һич ким түгел, күр, аның нинди ядкарьләре, нинди хәзинәләре бар!.. Быел Нурания апа өчен юбилейлар елы: июнь аенда туган көнен бәйрәм итсә, сентябрьдә телевидение белән кулга-кул тотынып эшләвенә дә егерме биш ел тула икән.   «Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт», – ди халык мәкале. Хезмәтне яратмаса, «Эшсез торсам авырыйм бит мин. Съемкалардан арып-талып кайтсам да, әз генә ял итүгә тагын эш кирәк», – димәс иде Нурания апа. Болай дигәндә ул нәкъ Такташның Алсуына әверелә кебек:

Һәр кояшлы иртә аның өчен

Яна уйлар алып китерсә,

Бүгенгенең һәрбер матурлыгы

Үзе белән аны исертә...

  Тормышка, кешеләргә, айга, кояшка көн саен гашыйк булып яшәр өчен, «үзе чая, үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле» балкып торган, якты нурга ия шагыйранә күңел кирәктер шул...

Комментарийлар