Логотип «Мәйдан» журналы

Минем йөрәк ничек ашалмасын...

* * *Минем йөрәк ничек ашалмасын, –Тимер булып тимер ашала.Үз өстеннән бик күп йөк уздырганТимер рельслар да таушала.Күпме йөкләр узды бу йөрәктән,Күпме шатлык, хәсрәт кичердем.Тормыш миңа әле татлы ш...

* * *
Минем йөрәк ничек ашалмасын, –
Тимер булып тимер ашала.
Үз өстеннән бик күп йөк уздырган
Тимер рельслар да таушала.
Күпме йөкләр узды бу йөрәктән,
Күпме шатлык, хәсрәт кичердем.
Тормыш миңа әле татлы ширбәт,
Әле агулы су эчерде.
Ширбәт суы миңа шифа булды,
Уңай булды,
Эшләсәм дә ул чак ни генә...
Ә борчулар – йөрәк җепселләрен
Тарттырдылар,
Җиткерделәр соңгы чигенә.
Кем белә бит,
Ул җепселләр беркөн
Тартылыр да, шартлап өзелер...
Шул чагында
Минем тирә-якка
Шул шартлаудан чыккан
Бары зыңлау чыңы сибелер...
Күпме вакыткадыр... моң калыр...
 
ТУГАН ТЕЛЕМ
Әнкәм сөте белән йөрәгемә,
Тән-җаныма үтеп кердең син.
Гомер буе күңелемне назлап,
Тугры юлдаш булып йөрдең син.
И мөкатдәс әткәм-әнкәм теле!
Изге телем, газиз телем син!
Югалмассың, туган халкымны да
Ерак гасырларга илтерсең.
Иң беренче тапкыр «Ил-Җир» сүзен
Туган телемдә мин әйткәнмен.
Әлифбадан тәүге «Әни» сүзен
Укып, сөенеп өйгә кайтканмын.
Туган телдә «Сөям» сүзе белән
Чәчәк атты яшьлек хисләрем.
Шушы телдә тәмләп мин сөйләшәм
Көндезләрен, иртә-кичләрен.
Гомер үтәр, соңгы сүземне дә
Мин әйтермен туган телемдә.
Оныкларым чиста, матур итеп,
Сөйләшерләр ана телендә.
И мөкатдәс әткәм-әнкәм теле!
Изге телем, газиз телем син!
Югалмассың, туган халкымны да
Ерак гасырларга илтерсең.
 
Әнвәр ШӘРИПОВ

 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар