Логотип «Мәйдан» журналы

Җанны җылытучы очрашу

Узган атнада “Мәйдан” журналы редакциясе хезмәткәрләре Азнакай районында кунакта булып кайтты.Очрашу әлеге районның Үзәк китапханәсендә узды. “Мәйдан”лыларны шул китапханә хезмәткәре Зөлфия Хәкимуллин...

Узган атнада “Мәйдан” журналы редакциясе хезмәткәрләре Азнакай районында кунакта булып кайтты.
IMG_0009
Очрашу әлеге районның Үзәк китапханәсендә узды. “Мәйдан”лыларны шул китапханә хезмәткәре Зөлфия Хәкимуллина “Авыл көйләре” җыры аша сәламләде. Очрашуда шул җирлектән чыккан шәхесләр – шагыйрь Илдус Гыйләҗев,  язучы һәм тарихчы Мирсәй Гариф катнашты. Алар журналның эшчәнлеге турында үз фикерләрен белдерде һәм редакция коллективына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
O3x9IXCzku0
Моннан тыш, кичәдә өлкән яшьтәге әдәбият сөючеләр һәм “Мәйданчык” кушымтасының яңа дуслары, 1 нче номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасыннан килгән нәниләр дә бар иде. Алар барлык кунакларны матур, шаян шигырьләр укып сөендерде. Нәниләр чыгышыннан соң, “Мәйдан” журналында озак еллар җаваплы сәркатип вазифасын җитәкләгән  балалар язучысы Рәшит Бәшәр сүз алды һәм күчтәнәч итеп кечкенә кунакларга үзенең шигырьләрен укыды. Бик матур, җылы эчтәлекле очрашу килеп чыкты.
Кичәгә килүчеләр татар матбугатында лаеклы урын тоткан, яраткан татар басмасы турында бай мәгълүмат алдылар, үзләрен борчыган сорауларын биреп фикер алыштылар. Азнакай Үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Лилия Тәлгать кызы Мортазина да “Мәйдан” журналы коллективына зур рәхмәтен белдереп, алга таба да бергә хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирде.
IMG_0012
IMG_0011
IMG_0016

Комментарийлар