Логотип «Мәйдан» журналы

Исәннәрнеӊ кадерен бел

Бөек Жиӊү бәйрәме дә узып китте. Ни кызганыч, Ватан азатлыгы өчен җиӊү яулап кайткан солдатларыбызныӊ да сафлары сирәгәя инде.  Тукай районы Калмия авыл җирлегендә дә алар икәү генә калды. Шуларга ихл...

Бөек Жиӊү бәйрәме дә узып китте. Ни кызганыч, Ватан азатлыгы өчен җиӊү яулап кайткан солдатларыбызныӊ да сафлары сирәгәя инде.
img-20170404-wa0004 img_20170328_103454
Тукай районы Калмия авыл җирлегендә дә алар икәү генә калды. Шуларга ихлас рәхмәтләребезне әйтеп, кадер-хөрмәт күрсәтергә соӊга калмасак иде. Алар хәзер авылыбызныӊ иӊ өлкән кешеләре. Акмалетдин Жамалетдин улы  Җамалетдинов 1926 елда Калмия авылында туган. Ул 3 класс белем ала, бик яшьли колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1943 елда армиягә алына, ерак Көнчыгышта җиде ел хезмәт итә. 1945 елда япон сугышына керәләр. Харвии, Мутчии шәһәрләрен, шулай ук Сахалинны азат итүдә катнаша. Сахалинда өч ел хезмәт итә. Бөек Жиӊүне дә ул шунда каршылый. Барлыгы җиде ел хезмәт итеп, 1950 елда туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соӊ төрле эшләрдә эшли. 10 ел умартачы була. 1951 елда Мәфтуха апа белән тормыш корып җибәрә, алты бала үстерәләр. Быел бабабызга 90 яшь тулды. Балалары белән кадер-хөрмәттә яши. Бөек Жиӊүнеӊ юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены, “Японияне җиӊгән өчен” медальләре белән буләкләнә.
Икенче ветераныбыз Минемулла Гәрәй улы Миннегәрәев  1927 елныӊ 28 мартында Калмия авылында туа. 3 класс белем ала. Бүтән укырга мөмкинлеге булмау сәбәпле колхозда эшли башлый. 1944 елны аны сугышка алалар. Ул өч ай Новочеркасскийда хезмәт итә. Аннары Сталинградка китә. Минемулла абый немец тоткыннарын саклый. Җиӊүне Сталинградта каршылый. Шуннан соӊ Россиянеӊ төрле җирләрендә хезмәт итә. Сугыштан соӊгы җимерекләрне торгызуда катнашкан. Җиде ел хезмәт итеп, 1951 елны авылга кайткан. Кайткач колхозга чыгып тракторда эшли башлый. 1979 елдан лаеклы ялга чыкканчы умартачы булып хезмәт куя. Хәзерге көндә үз өе белән яши. Минемулла абыйга быел 90 яшь тулды. «Җиӊүнеӊ 75 еллыгын исән-имин каршыларга язсын!» – дип тели ул. Бөек Җиӊүнеӊ юбилей медальләре, «Германияне жиӊгән өчен» медале белән буләкләнгән.
Бөек Җиӊү бәйрәме якынайган көннәрдә аларныӊ күӊелләрендә истәлекләр кабат яӊара. Тәннәре генә тугел, ә җаннары да мәӊгелеккә яралы калган бабаларыбыз, бүген дә сугыш турында сөйләгәндә, яу кырында яраланып, һәләк булган солдат дусларын тирән ихтирам белән искә алалар.
Алар – безнеӊ горурлыгыбыз, тормыш маягыбыз. Ходай аларга исәнлек биреп, Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгын бергәләп каршыларга язсын.
 
Энҗе Галиахметов,

Тукай районы, Калмия авылы.

Комментарийлар