Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы Үзәк китапханәсенә Казаннан “Әдәби десант” килде

9 февраль көнне Чаллы Үзәк китапханәсендә “Без китаплы халык” дип исемләнгән кичә узды.  Фото: http://www.chelny-izvest.ruБиредә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән өр-яңа басмалар тәкъдим ителде...

9 февраль көнне Чаллы Үзәк китапханәсендә “Без китаплы халык” дип исемләнгән кичә узды. 
589c77e805e171486649320663_big Фото: http://www.chelny-izvest.ru
Биредә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән өр-яңа басмалар тәкъдим ителде, аларның бик күпләре үз укучыларын тапты. Әлеге кичәдә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре белән бик эчтәлекле очрашу узды. Аны чын мәгънәсендә Китап бәйрәме дип атарга була. Кичәгә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, Чаллы төбәге язучылары чакырылган иде.
589c78d0878901486649552262
Бәйрәм 1 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр чыгышы белән башланып китте. Аларның сокландыргыч чыгышыннан соң, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәехкә сүз бирелде.
589c7877f16181486649463218
Ул нәшрият эшчәнлеге, киләсе елга планнар, укучыларның нинди жанрларга өстенлек бирүләре хакында сөйләде. Электрон китап чыгару буенча нинди эшләр алып барылуы белән дә таныштырып үтте, кунакларга үзенең шигырь бәйләмнәрен бүләк итте.
589c783756f8c1486649399742
КФУ доценты, татар теленнән күп кенә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр авторы, Н. Максимов үз чыгышын нәшрият хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады. Очрашуга килгән мөгаллимнәр белән уку-укыту мәсьәләләре буенча фикер алышты, аларның тәкъдимнәрен тыңлады.
Җырчы-педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, автор башкаручылар З.Җиһан һәм Ф.Талипова җырлары кичәгә аеруча җанлылык өстәде. Яшь шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты өчен җаваплы мөхәррире Рифат Сәлах балалар әдәбияты һәм аңа булган таләпләр турында сөйләп узды. Үзенең шигырьләрен укыды.
Кичә барышында: “Татар халкы нәрсә укый?”, “Әдәби басмаларны ничек саклап калырга?”, “Китап укуга яшьләрне ничек җәлеп итәргә?” һ.б. күп кенә сораулар күтәрелде. Балалар шагыйре, А.Алиш премиясе лауреаты Рәшит Бәшәр Чаллы Язучылар союзы исеменнән Казан кунакларын котлап сүз алды. Халыкны мәгърифәтле итү буенча зур эш башкарулары өчен Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтен белдерде, иҗади уңышлар теләде. Аның: “Шундый “әдәби десант” оештырулар ел да кабатланып, матур бер традициягә әйләнсен иде”, – дигән фикерен барысы да хуплады. Китап бәйрәме татар халкының милли гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Комментарийлар