Логотип «Мәйдан» журналы

Зәңгәр күзле мишәр егете

Ул минем янга «Мокамай»ны укый-укый керә:

Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ах-ры, мәңге оныта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын.
 
Төз буй-сын, чаларган чәчләр, сине үтәли күрүче зәңгәр күзләр.
Милиция подполковнигы. Закон сакчысы.
Яраткан шагыйре – зәңгәр күзле Такташ сыман бунтарь җанлы шагыйрь. Һәрвакыт нәрсәдәндер ризасыз, көрәш мәйданына ашкына.
Минем алга бер төргәк шигырьләр китереп сала:
– Укып чык, канәт. Вахит белән сөйләштем (КАМАЗ газета-китап нәшрияты мөхәррире Вахит Имамов турында әйтүе), аннары китап итеп чыгарырсыз.
... Татарны мәйданнарга чыгарган, көне-төне митинглар гөрләп торган 90 нчы еллар бу. Чаллыда татар гимназиясе, татар мәктәпләре ачыла. «Нур», «Таң йолдызы»газеталары чыга, «Аргамак» журналы ай саен даими басылып тора. Татар егылып укый.
Без нәшриятта бастырган китапларны да халык, чират торып, сатып алып бетерә. Илгиз Ваһап Нәүрүзханның «Сөембикә»се берничә көн эчендә таралып бетте. 25 мең данәдә чыккан китап татар йортларының милли хәзинәсенә әйләнә.
– Бер атнадан килеп чык, Шамил туган. Шуңа хәтле карап чыгармын.
– Мин иртәгә егетләр белән Чечняга китәм. Гуманитар ярдәм илтешәм. Янәшәләрендә мин булгач, егетләр үзләрен тынычрак хис итәр. Хуш, канәт!
Кырт борылып чыгып та китә.
Шамил абый шул китүдән атна-ун көн узгач кына Чечнядан әйләнеп кайтты.
– Китаплык материал тупладым. Язачакмын, – диде ул кыска гына итеп.
Зәңгәр күзләре сагышлы, уйчан иде. Уйлары белән ул һаман да Кавказ тауларында йөри иде бугай әле.
...Чаллы язучылар оешмасына сугылам. Оешма җитәкчесе Рахмай Хисмәтуллинны егетләр уратып алган. Кадыйр Сибгатуллин, Ямаш Игәнәй, Хәниф Хөснуллин, Фаяз Дунай, Нәҗип Мадьяров... Нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр. Шунда Нәҗип ага:
– Кичә генә чиләк кыяр саттым. Яңа китабымны чыгарырга акча җыям, – дип әйтеп куя.
– Шулай, туган. Әлегә китапларга ихтыяҗ бар. – Монысы Фаяз тавышы.
Менә шундый шау-шулы еллар. Өметле якты еллар.
Ул арада Шамил Шәйдуллин да пәйда була. Минем янга килә:
– Ничек, канәт, укып чыга алдыңмы?
– Карап чыктым, Шамил абый. Шәп китап булачак. Кереп чык, сөйләшәсе сүзләр бар. Китабыңның исемен ничек кушмакчы син? Уйлап кил.
Ул икенче көнне үк минем янга килеп җитә. Бер читкә алып куйган йомшаграк шигырьләрне үзенә бирәм.
Караштырып чыга да:
– Мөхәрриргә каршы килә алмыйм, син хаклыдыр, – дип, шигырьләрне күңел кесәсенә тыга.
– Китабыңа мин «Вөҗдан ярасы» дип исем куярга булдым. Ризамы? – дим.
– Килешәм, – ди ул. – Мәгънәле.
Китап басылып чыккач, Ф.Дунай «Ватаным Татарстан» газетасында «Шинель кесәсендә шигърият» исемле язма белән чыгыш ясаячак һәм шагыйрь иҗатына уңай бәя бирәчәк. Р. Хисмәтуллин да «Такташларга барып тоташа» язмасында каләмдәшен әдәби табышлары белән котлаячак. Каләмдәшләр бер-берсенең иҗатына гаять игътибарлы иде ул чорларда.
Көннәрдән бер көнне Шамил туган ашыгып эш бүлмәмә килеп керде дә:
– Такташка багышлап бер әсәр яза башладым. Әлегә исеме юк. Берничә өзеген сиңа да алып килдем. Танышып чык та, әйтерсең сүзеңне, – диде.
Укыдым. Әйттем фикермне. Бераз сүзсез утырды да:
– Такташ шәхесенең фаҗигасен ачу җиңел эш түгел шул, – диде.
Кабат ул әсәр турында сүз кузгатмады. «Мәйдан» журналының 2022 елгы июнь санында басылган «Күкләр сагышы» белән танышкач кына, Шамил Шәйдуллинның әсәрне кат-кат эшләгән булуын аңладым.
Ул аны хастаханәгә кереп ятар алдыннан, «карап чыгарсың да, канәт, мөхәррире син булырсың» дип, Әлфия Ситдыйковага тапшырган икән. Тәмәмланып бетмәгән ул әсәрне Әлфия бик игътибар белән карап чыгып, матбугатка тәкъдим иткән менә. Рәхмәт аңа.
Каләмдәш минем квартирага да еш килгәләде. Чәй табынында озаклап гәпләшеп утырган чакларыбыз әле дә истә. Берсендә ул тарихи-публицистик «Вечная боль» китабын күтәреп килде. Әйткән сүзендә торган, тәки язган. Офицер сүзе офицер сүзе инде. Үтәлергә тиеш!
– Мин сине үземнең Сөлчәбашка алып кайтам әле, кардәш. Бик матур безнең яклар. – Күзләре тагын да зәңгәрләнеп китә, йөзенә якты нур куна.
Мин «Мәйдан» журналында эшләгән елларда да еш кергәләп йөрде ул яныма.
– Медсанчастька укол кадатырга барышым әле. Хәлләреңне белим дидем. – Кәефе шәп, йөзе көләч үзенең. Җанын нидер сызлата. Сер бирми.
Аннары мин аның кинәт кенә бакыйлыкка күчүен ишеттем. Хушлашырга баргач, каләмдәшнең җансыз гәүдәсенә озак карап тордым. Кинәт кенә күзен ачар да: – Нихәл, канәт? Йөрәк борчымыймы? – дияр кебек.
Шамил каләмдәш ике телдә дә бик җиңел язды. Миндә истәлеккә автографлы китаплары калды.
Ә аның туган якларына мин соңрак барып чыга алдым. Җәмәгате Фиалка ханым һәм бер төркем каләмдәшләр белән язучы яшәп киткән төбәкне аркылыга-буйга йөреп чыктык без.
Күкләр гамен ишетеп һушсыз калдым:
Моңга чумган ялан, сиреньнәр
Үсмер чактан җанымны биләгән
«Зәңгәр күзләр» көен  көйлиләр.
(«Күкләр сагышы»).
Бигрәк гүзәл шул шагыйрь туган яклар!
 

Рәшит БӘШӘР

«Мәйдан» № 5, 2023 ел

 

 

 

 

 

Комментарийлар