Логотип «Мәйдан» журналы

«Беренчеләр» хакында уйланулар

Хезмәт юлыма бәйләнештә (әдәбият укыттым һәм яратып укыттым) уй-фикер сөрешемә бер сыйфат кереп «оялады».

Чынбарлыктагы теге яки бу күренешкә, теге яки бу кешенең гамәленә тап булсам, алар, укылган әсәрләрдәге вакыйгалар, геройлар сыман, күз алдына  килеп басалар. Үзем дә сизмәстән, әдәби геройлар белән сөйләшә башлыйм, алар булып бүгенге хәлләргә бәя бирәм. Кызу җәйнең йокысыз төннәреннән берсе. Күзләрем Түбән Каманың балкып янган утларына төбәлде. Күңелем Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» поэмасындагы геройлар белән сөйләшә башлады...

«Беренчеләр» поэмасы – билгеле бер чорның тарихи вакыйгасы сыйфатында мәйданга чыккан әсәр. Ул 1968–1969 елларда иҗат ителә.

Әсәр Айдар Хәлим иҗатының  әле башлангычында ук (авторга нибары 26 яшь) күптавышлы, күпкырлы, мул бизәкле булуын дәлилли. Тарих раслаган факт: Түбән Кама химкомбинаты төзелеше татар җиренә, халык тормышына, илнең төрле төбәкләрендә яшәгән байтак кына кешеләрнең язмышына зур үзгәрешләр алып килде. Шагыйрь, әлеге үзгәрешләрнең, төзелешнең кабатланмый торган беренче  мизгелләрен күз алдына бастырып, аларга милли-психологик, сәяси-иҗтимагый, экологик, милли фәлсәфи, әхлакый-фәлсәфи кебек төрле яссылыкларда сәнгатьчә кыю бәя биргән. Сурәтләү материалын яхшы күзаллау, Түбән Кама химкомбинаты төзелешенә кагылышлы фактларының үзгәртелмичә алынуы, чынбарлыкта прототиплары булган геройлар, авторның үзе катнашында барган вакыйга-хәлләр – болар барысы да җыйнаулашып тормышчан образлар тудыруга юл ачкан.

 Әсәрнең исеменә чыгарылган «беренчеләр» сүзе әсәрнең фокусы булып тора.

 

Беренчеләр булу – хәтәр нәрсә.

Туктаусыз һөҗүмгә бару ул.

 

Беренчеләр – һәм төзелеш мәйданында катнашканнарның, һәм күренешләрнең, һәм предметларның җыелма образы.

 

Шәйләнде ут.

Ертылды кара төн.

Ычкынганмы әллә богаудан? –

Күренде колонна, –

Шаулап-гөрләп,

Тракторлар керде тугайга.

 

Беренчеләр алар – шушы вакыйгада иң тәүге эзләрен калдырган гади хезмәт кешеләре, Актүбә һәм Чәбия авылларына үзәк өзгеч тышау салкында беренчеләрдән булып аяк баскан кыю егетләр һәм кызлар.

 

Пыймаларда,

Таушау сырмаларда

Таңны ачып кергән сафчылар.

 

Беренчеләр алар – Кәрим Вәлиуллин, Ломов кебек шушы зур җаваплылыкны үз өстенә алган җитәкчеләр.

 

Яңа төзелеш – бәлеш ашау түгел.

Күпме килде- китте җитәкче

Кичен килсә, алтын тавы эзләп,

Чыгып сызды иртә җиткәнче.

 

Беренчеләр – Давравыл Җәгүр кебек шушы беренчеләрне сөенеп каршы алган, соңрак аларның хезмәт батырлыгына сокланган, үзгәрешләргә зур өметләр баглаган  җирле халык.

 

Кем йоклаган, уянып, куансын!

Бас аякка! Олы тамаша!

Кызулат, кызулат,

Ятма изрәп,

Тор инде тизрәк,

Тау булып ишелә, Көч һәм кодрәт,

Көч һәм кодрәт!

Каршылагыз, яңа тормыш килде!

Оеган күзләреңдә нур уйнат!

Тимер чаналарда шәһәр килде,

Килде нефтехимик комбинат!

 

Төзелешнең иң катлаулы кырыс шартларында салкын вагонда тәүге авазын салган нәни кызчык та шушы беренчеләр рәтендә:

 

– Сөенче, Кәрим,

Бәйрәм бездә, энем !

Бала туды, теремек кыз бала!

Промбаза бер кашыкка артты,

Үзен яхшы сизә Гөлзада.

 

Вакыйга-хәлләр менә шундый төрле яшьтәге, төрле социаль чыгышлы, төрле милләттән, төрле  холыклы персонажлар белән җанландырыла. Поэма буеннан-буена шушы беренчеләргә тирән ихтирам, чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шуңадыр да, автор геройларны кискен конфликтлы ситуацияләргә кертми. Шул ук вакытта һәр персонаж үз холык-гадәте, гамәле белән хәтергә уелып кала. Һәрберсенең үз йөзе, сәнгатьчә вазифасы бар. Поэма жанры таләп иткән күңел һәм гамәл хәрәкәте эзлекле, ышандырырлык итеп ачыла. «Дабравыл» Җәгүр – әсәрнең буеннан-буена вакыйгаларның һәрберсе белән бәйләнештә диярлек сурәтләнгән герой. Колонна булып шаулап-гөрләп килеп кергән беренчеләрне менә шушы аксакал карт каршылый. Төзүчеләрнең бер төркеме тәүге төнне шушы керәшен картының йортында кунып чыга. Әлеге образ аша автор халык язмышының  тарихи катламнарын да актара. Утызынчы еллар көзендә ул үз теләге белән Магниткага чыгып киткән.  Сугыш башлангач та беренчеләрдән булып утка кергән. Бәхетенә, исән калып, алтын медаль алып, туган якларга кайткан. Җәгүр образы сәнгатьчә эшләнеше белән Ш. Маннурның Гайҗан бабай, Һ. Такташның Мохтар карт образларына якын тора. Өлкән яшьтә булса да,  зур югалтулар кичерсә дә, Җәгүр күңелендә  ничәмә-ничә буын укучылар  яратып кабул иткән әлеге персонажларга хас яктылык, тормышка мәхәббәт, якты киләчәккә өмет хисләре сүнмәгән.

Сүнмәгән генә түгел, яшь йөрәкләр янәшәсендә хәтта көчәеп тә  китә әле:

 

Иптәш әйтте, монда олуг кала,

Зур завод-фабриклар төзеләчәк.

Юк. Актүбә үлмәс!

Кәзер кәләш эзләп,

Кияүләре үзе киләчәк!

 

Тол калып, тыныч кына гомеренең ахырын көтеп яшәгән карт үзе дә өйләнү өмете белән яна башлый. Җитез зиһенле,  терекөмеш кебек елгыр, җитез хәрәкәтле татар карчыгына кыю рәвештә тәкъдим ясый. Әлеге гади авыл карчыгы образы да әсәрдә бик ягымлы, халыкчан шаянлык сурәтләрендә урын алган. Яңа туган оныгын күреп кайтырга дип тик бер генә атнага килгән була ул бу ялангач кырдагы төзелешкә. Тик могҗизага һәвәс беренче төзүчеләрне һич ташлап китә алмый. Эшсез тора алмау, тынгы белмәү  гадәте дәвам итә:

 

Чәй гәрәчи, кемгә гәрәчи чә-ә-әй !

Сырын аша үзенә юл ачып,

Бригададан бригадага чаба

Җен арбасы кебек бер карчык.

Исеме белән эндәшмәсәләр дә,

Кечелекле күңел үртәлми.

Руслар гади генә «мама»диләр,

Татарлары әйтә «Ак әби».

 

Карчык, кыз-егетләрне үз балаларыдай якын итеп, иңнәреннән яратып- кагып  йөри. Шулай булмыйча, беренчеләр рәтендә аның үз улы Искәндәр һәм килене Гөлзада да бар ич. Автор әлеге яшь парның туган якка төзелешкә кайту тарихын тормышчан итеп бәян итә. Алар туган җирдән ерактагы Кузбасс якларында гомер итеп яталар. Көннәрдән бер көнне әни карчыктан посылка килеп төшә. Башка күчтәнәчләр белән рәттән, «Азат хатын» журналының бер бит кәгазенә төрелеп, болын мәтрүшкәсе дә салынган. Очлы күзле Гөлзадә шушы кәгазь почмагында игълан күреп ала. Анда кыска гына итеп «Татарстан көчләр көтә, Камада зур төзелеш купты» дип язылган була. Болай да чит җирләрдә туган туфрагын сагынып яшәгән хатын гөлт итеп кабынып китә: «Әй, Искәндәр, әйдә киттек , җаным! Бу бит бездә, бу бит – Минзәлә». Авырлы булуына карамастан, хатын тәвәккәллек күрсәтә: ирен шушы төзелешкә кайтырга күндерә. Батыр хатын сабыен туган җирендә дөньяга китерә.

 

Бөтен СССР монда өмә корган!

Хәтта читтә йөргән якташлар,

Кире кайтып, сагыну йортларының

Нигезенә сала ак ташлар.

 

Кәрим Вәлиуллин, Ломов – поэмага үз исемнәре белән кертелгән, чынбарлыкта булган персонажлар. Аларның образында җитәкче кешегә генә түгел, гомумән яхшы кешегә хас матур сыйфатлар тупланып бирелгән. Автор прототипларының психологиясен якыннан торып белә. Шуңа да аларның халәтләрен төгәл, ачык, ихластан җиткерә. Кәрим Вәлиуллин – яшьләрдән аермалы буларак, инде тормышның ачысын-төчесен күп татыган, аның авырлыкларын җиңә-җиңә чыныккан тәҗрибәле ир. Әтисе ат караучы , әнисе кара эшче булган гаиләдә туган, тәрбияләнгән. Вокзалларда кунып, тамак туйдыру өчен йөк бушатып, ул чор институтларының салкын аудиторияләрендә лекцияләр тыңлап югары белем алган. Илленче елларда сугыш җимергән Сталинград, Орел, Воронеж шәһәрләрен төзекләндерү-күтәрүдә катнашкан. Аннан Ромашкино якларында карлар ярып нефть чыгарган. Поэманың үтә бер әһәмиятле хасияте шунда: автор хезмәт процессының эчке мәгънәсен, фәлсәфәсен яңгырата. Кеше характерлары хезмәт барышында тирән ачыла, сынала. Яратып, күңел биреп башкарсаң, һәр хезмәт – илһам чыганагы. Илһам булган җирдә битарафлык булмый. Төзелеш проблемалары мең төрле. Беренчеләр өчен хәлләр аеруча кискенләшкән мизгелләр дә күп була. Эшче кулларга бетон,  кирпеч, цемент җитешми. Бригадалар материал килгәнне дүрт күз белән көтә. Материалы булса, аларны ташырга транспорты, юллары юк. Әлеге проблемаларның тизрәк хәл ителүен көтеп, вак-төяк  эштә, вакыт иләүдә булган төзүчеләрдән ара-тирә ризасызлыклык сүзләре дә ишетелеп куя. Чарасыз калган җитәкчеләр бу хәлләргә нык үртәләләр. Өстәвенә, йокыдан торуына вагон тактасына одеялы, чәче ябышып туңган Миша Дзаган «китәм моннан, иптәш начальник» дип гаризасын тотып кергән. Саф йөрәкле, олы җанлы, киң күңелле, гадел, гади кеше мәнфәгатьләренә игътибарлы, башкаларга юл куя белгән Кәрим аны акылга утыртырга ашыкмый. Харьковтан «зур төзелештә катнашам» дип килеп тә, романтикасы юкка чыккан детдом егетенең хәлен аңлый ул.

 

Ни дияргә газетадан төшкән

Бу чибәр романтик егеткә?

Чып-чын романтика – егетлек ул,

Һәм ул мохтаҗ түгел үгеткә.

 

Кәримнең үзенең дә шәхси проблемалары башкаларныкыннан ким түгел. Гаиләсе әлегә төзелешкә килеп җитмәгән. Ике арада хатлар гына йөри. Хатыныннан килгән хатларда улларының әтиләрен сагынуы хакындагы юлларны укыганда гаилә башлыгының йөрәге өзгәләнә. Түбәндәге юлларда Кәримнең якыннарын яратудан һәм аларны сагынудан туган тирән кичерешләре бирелгән:

 

Гаепсездән башын учка салып,

Үз гаебен эзли ир җаны.

 

Прораб Ломов поэмада эпизодик герой буларак кына урын алган. Шулай да, кайда эләксә шунда баш куеп йокыга китәрдәй дәрәҗәдә арыганчы эшләгән  фидакарь табигатьле герой күңелгә тирән уелып кала.

Миша Дзаганга бәйле проблеманы тәвәккәл холыклы Клава хәл итә. Әлеге саф йөрәкле, гаделлекне яраткан кыз белән Миша арасында мәхәббәт хисләре кабына. Мәхәббәт сурәтенә автор романтик бизәкләр өстәп җибәрә. Клавага хас куәт, кыюлык, ныклык аларның мәхәббәтләренә көч бирә.

Беренчеләрнең характерлары табигый, җанлы, якты күңелле итеп күз алдына бастырыла. Кырыс яшәеш шартларын алар үзара ярдәм, дуслык, туганлык, тугрылык хисләре белән җиңеләйтәләр.

Билгеле булганча, поэмада лирик герой мөһим урын тота. Лирик герой вакыйгаларның эчендә персонажлары белән бергә яши. Геройларының кайгысын да, шатлыгын да үз йөрәге аша уздыра. Әсәр лирик геройның һәр уңай күренешкә, җиңүгә мөнәсәбәттә куаныч, ярату, горурлану хисләре белән сугарылган.

Айдар Хәлим тарих сулышын тоеп иҗат итә. Ул үзен дулкынландырган һәр эпизодка, һәр образга тарихи һәм фәлсәфи якын килергә тырыша, зур гомумиләштерүләр ясый. Кыска гына итеп язылган очракта да, аның  әсәрләрендә киң тарихи вакыт аралыгындагы проблемалар күтәрелә. Бу поэмада шушы сыйфатлар калку чагылыш тапкан. Автор гигант төзелеш вакыйгаларын үз халкы проблемаларына якынайта. Шагыйрь тарихи янәшәлекләр, контрастлар, геройларның «аң агышы» кебек алымнар ярдәмендә ерак тарихи вакыйгаларга күз сала. Айдар Хәлимне дулкынландырган проблемалар риторик сорау итеп тә бирелә. Җимерелгән Шәһри Болгар, Казан, бозлы суда чукындырулар, Батырша күтәрелешләре, Колгали, Сөембикә, Тукай образлары торгызыла.

 

Тәрәз аша, тыштан,

Болгар карты

Сорау белән гүя укталган.

Гүя тарих шушы дала сыман,

Кәрименә килеп тукталган.

 

Кәримнең «аң агышы» итеп бирелгән юллар – һәрдаим мәкер тоеп яшәгән татарның шомланулары. Ленин татар халкына дәүләтчелекне биргән, телле иткән итүен анысы. Бу төзелеш нәрсә китерер?

 

Ак шәһәрне ник татар җирендә

Төзергә дип өстән кушканнар?

Шәһре Болгар, Казан сыман, аны

Җимермәсме шул ук дошманнар?

 

Татарга кылынган тарихи гаделсезлекләр әрнү хисе белән өртелгән. Автор үз халкына тиешле биеклекне, дәрәҗәне даулый.

 

Туган илне яклап кырылдык без,

Йортны-җирне дошман яндырды.

Һәм тарихка безне, татарларны,

Вәхшәтче дип кертеп калдырды.

 

Шулай да әсәрдә авторның Түбән Кама төзелешенә зур өметләр баглавы өстенлек алган. Аның бәхетле киләчәккә бик тә ышанасы килә.

Поэманың 2004 елгы басмада урын алган вариантында үзенчәлекле бер бүлекчә бар. Анда поэманың публицистик стильдә язылуын кимчелек итеп күрсәткән тәнкыйтьче образы урын алган. Әйе, шагыйрь үзе үк бу хакта искәртә.

 

Бу әсәрнең жанры – очыш.

Ул поэма түгел. Шигырь дә.

Үз йолдызларымнан тузан коям

Атынып публицистик чыгырда.

 

Тәнкыйтьче белән аяк терәп бәхәсләшә алмыйбыз, әлбәттә. Укучы буларак, шәхсән мин үзем бу әсәрне нык яратып, дулкынланып, тәэсирләнеп укыдым. Поэманың эчке таләп белән язылуын, авторның үткен зиһенен, йөрәк ялкынын тойдым. Сәнгатьчә алымнарның муллыгына, тел байлыгына сокландым. Вакыйгалар хәрәкәтенең корылышы, образларның табигыйлеге, типиклаштырылган геройлар, аларның күңел халәтенә тәңгәл деталь-штрихлар, төсләр поэтикасы, төгәл үткен чагыштырулар, эпитетлар, үзенчәлекле итеп җанландырылган, кешеләштерелгән табигать күренешләре, предметлар, хронотоп, аллитерация, стилистик фигуралар – болар барысы да әсәр тукымасында талантлы каләм белән чигелгән.

 

У-у-у, салкын!

Транзит белән

Килгән мәллә бу кыш котыптан?

Дөньялыкка сыңар күзе белән

Вагон карый карлы толыптан...

 

Төн.

Сукыр төн.

Дымсу стеналар.

Кысла сыман кызыл «буржуйка».

Кырык кына ваттлы ятим лампа

Сыек якты сибә тынлыкка.

 

Чү!

Көнчыгыш капкасын каерып,

Дулап килеп керде алсу төс.

Камылларга капкан ялкыннардан –

Икмәк тотам – аерып алгысыз.

Бастырыклап җиргә түшәлгәне –

Көнбатыш як – куе зәңгәрлек.

Үзе генә мизгел хатирәсен

Мәңгелек җыр итеп ямьләрлек.

 

Поэмананың соңгы строфасына хас шагыйранә ихласлык күңелләрне нечкәртте:

 

Рәхмәт сиңа,

Рәхмәт, Кама таңы,

Хисләрем йомгагын чорнадың.

Үз кулларым белән төзедем дә,

Ничек тойдым,

Шулай җырладым.

 

Менә шулай, Чулман өстендәге утларга карап, «Беренчеләр» поэмасының вакыйгаларын, аның геройларын, лирик герой кичерешләрен кабаттан хәтердә яңарттым. Кешенең аккан судай узган гомере, дөрес булуын бер Аллаһы Тәгалә генә белгән гамәлләре, язмыш җилләре, якты киләчәкккә өметләнеп тә, илебез тормышындагы башыбызга да китерә алмаган хәлләргә таруыбыз хакындагы фәлсәфи  уйларга баттым... Күңелемне тирән сагыш хисләре биләде. «Пропискасын көткән урамнар» инде йөз кат пропискалыдыр... Беренчеләрнең прототиплары булган геройларның байтагы, хәтта шул төзелеш башланган елларда дөньяга килгәннәрнең дә инде кайберләре бакыйлыкка күчкәндер... Оныклары әлегә исәндер. Илнең төрле төбәкләреннән, гомер иткән нигезләреннән кубарылып, яп-ят җирләргә беренче булып тәвәкәлләп аяк баскан, гигант төзелешкә беренче буразналарны салган, авырлыклардан бөгелмичә-сынмыйча бихисап проблемаларны хәл иткән, чагыштырмача бик кыска вакыт аралыгында химкомбинатны сафка бастырган, соңрак яңа кала төзүдә, аны матурлауда-бизәүдә катнашкан әби-бабаларының хезмәт батырлыгы турында мондый  шигъри әсәр барлыгын беләләрме икән? Белсәләр дә,  аны укырлык-аңларлык ана телләре бармы икән? Байтагының юктыр шул... Җисми Түбән Каманың утлары балкый балкуын...

 

Лилия ГАЛИТЗУЛЛИНА

«Мәйдан» № 5, 2023 ел

Комментарийлар