Хатлар язам киләчәккә
Мин, Камилә Марсель кызы Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туганмын.
Быел 11 нче сыйныфны тәмамлыйм. Кечкенәдән шигырьләрне сәнгатьле укый идем. Күп кенә әдәби бәйгеләрдә катнашуым ижатка этәрде һәм мин кулыма каләм алдым. Беренче шигырьләрем «Көмеш кыңгырау», «Авыл офыклары» газеталарында, «Ялкын» журналында дөнья күрде, бүгенге көндә дә даими басылып килә. Үз иҗатым белән район, республика, халыкара бәйгеләрдә жиңүләр яулыйм. 2023 елда узган Х халыкара бәйсез әдәби «Глаголица» премиясендә жиңү яулап, беренче өчлеккә кердем һәм Дәүләт киңәшчесе М. Ш. Шәймиевның махсус бүләгенә лаек булдым. «Көмеш кыңгырау» газетасының Татарстан Язучылар берлеге белән уртак проекты булган Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия иясе булу бәхе- тенә дә ирештем. Әлеге бәйгеләрдә чыныгу алганнан соң, киләчәгемне журналистика белән бәйләргә телим.
Аллаһка сыен
Тынычлыгың качса җаннарыңнан,
Кайнар яшьләр тулса күзеңә,
Сыен бары Аллаһыга гына,
Авырлыклар килсә, түз генә.
Чыгу юлын инде тапмыйм, дисәң,
Сүнсә әгәр өмет йолдызың,
Сыгылма син, чыдам һәм сабыр бул –
Чын бәхеткә юллар бик озын.
Авырлыклар арты җиңел була,
Коръәндә дә шулай язылган.
Аллаһ әйткән сүзләр – җанга дәва,
Кире какма аны син, ышан.
Бер Раббыңа сыен, шунысы житә,
Хәерлесен бирер, бул түзем,
Бар жаныңны биреп, башларыңны иеп,
Аллаһыдан сора син үзең.
Вакыт
Бер дә уйламадым мин вакытның
Шулай шук һәм өлгер икәнен.
Сизмичә дә калдым балачакның
Аткан уктай узып киткәнен.
Сабый чакта гына бик нык көттем
Кайчан үсеп буйга җитәсем.
Белмәдем бит бу вакытның шулай
Бик тиз генә үтеп китәсен.
Кайчан гына мәктәп бусагасын
Атлап кына кергән сабыйлар,
Бер мизгелдә үсеп, буйга җитеп,
Булды инде апа-абыйлар.
Бик кызык бу вакыт дигәннәре,
Көтеп торсаң, озак тоела.
Тормыш ямен тоеп яшәгәндә
Сизелми дә бик тиз җуела.
Моңсу күңел
Җәйне көтә күңел, көзләр җитсә,
Кышны көтә күңел җәйләрен.
Нәрсә җитми сиңа, газиз җаным,
Нигә шундый моңсу күзләрем?
Әллә инде керсез күңелемне
Рәнҗеттеме салкын бүз хисләр?
Күңел белән һич тә өшемәмен,
Йөрәк кенә менә ни эшләр?
Шатлыкларны күрми гаҗизләнәм,
Күзләр яшьле, бераз моңсу да.
Андый чакта йолдызларга карыйм –
Дәва эзлим хисем ярсуга.
Ни өчен?
Шушы дөньяга кешеләр
Ни өчен яратылган?
Күпме милләт бар җиһанга
Берәмләп таратылган?
Якты жиргә сабый бала
Ни өчен аваз сала?
Нигә әби-бабалардан
Бары истәлек кала?
Ни өчен җирдә кешеләр
Ике төргә бүленә?
Берсе яхшы, берсе яман –
Әллә кайдан күренә.
Ни өчен мәхәббәт бар да,
Ни өчен ул тиз сүнә?
Әллә инде матур парлар
Бер-берсен артык күрә?
Ни өчен сораулар туа,
Ә аларга җавап юк?
Ни өчен берәүләр ач та,
Икенчеләр һәрчак тук?
Бу сораулар көн дә туа
Олысында, кечедә.
Тик җавап юк гади генә
Киң күңелле кешедә!
Сагыш җыры
Моңлы, назлы тавыш ишетелә.
Каян килә җылы, зарлы көй?
Кемнәр җырлый
шулай матур итеп?
Гөрләп тора авыл, барлык өй.
Сузып-сузып һәрбер сүзне көйли,
Моңга сала барлык уйларын.
Күңелендә нинди хисләр икән?
Кат-кат урый чишмә буйларын.
Йөрәккәе ярыладыр аның,
Сагышланып җырлый бу җырын.
Күңелләре тулы яра белән
Елый җаны кызның кичкырын.
Тормыш...
Тормыш –
шундый сикәлтәле бер юл,
Һәркем атлый аннан үзенчә.
Ни үкенеч: бер үк ялгышларны
Кабатлыйбыз белгән көенчә?!
Туры юлдан бару кирәк бит ул
Артык ашыкмыйча, абынмыйча,
Алга атлап, үткәннәрне барлап,
Дөнья байлыгына табынмыйча.
Тәкъдир
Көзләр сагыш алып килә диләр,
Ышанмыймын мондый сүзләргә,
Көзләр алып килә шатлыкны да,
Нур таратып моңсу күзләргә.
Һәр кешенең үз язмышы була,
Бәхетләр дә тия төрлечә:
Берәү яши тоташ бәхетләрдә,
Берәү китә тәмен белмичә.
Бәйләнмәгән бәхет фасылларга,
Бизмәннәргә салып бүленми.
Өметләрдә яши һәрбер адәм,
Бер көнгә дә җанда сүрелми.
Хатлар язам
Хатлар язам киләчәккә.
Укыр микән берәрсе?
Җавабы булырмы икән?
Ниләр безгә көтәсе?
Хатлар язам киләчәккә,
Яхшылыкка юрыймын.
Язган хатымның юлларын
Кабат-кабат укыймын.
Хатлар язам киләчәккә,
Бәлки, җавап алырмын.
Көтәм, бәлки алгы көннән
Берсе аваз салырын.
Хатлар язам киләчәккә,
Өметләнәм яхшыга,
Бары аклык, сафлык кына
Очрасыннар каршыма.
Хисләр бураны
Нинди матур,
сокландыргыч мизгел,
Карлар ява бүген буранлап.
Буран арасыннан, качып кына,
Яннарыма килдең төз атлап.
Сине күрү белән, күңелләрем
Керде назлы, җылы кочакка.
Сиңа булган җылы карашымны
Илтеп куйчы серле почмакка.
Мине сагыныплар елаганда,
Моңсу булып, күңелең тулганда,
Алып минем нурлы карашымны,
Җылынырсың кышкы буранда.
Камилә ӘХМӘДИЕВА
Яшьлек – үзе шигърият
Камилә шигъриятне тоя, аның диңгезендә рәхәтләнеп коена, балык кебек оста йөзә. Әлбәттә, әле тәҗрибә җитеп бетмәгән урыннары бар, ләкин кайбер вак-төяк техник хаталар аның иҗатының гүзәллеген киметми, ә киресенчә, яңадан-яңа уңышларга ирешер өчен юл ача, иҗат кыйбласына маяк булып хезмәт итә.
Шигырьләрендә мәхәббәт тә, фәлсәфә дә, милләтебез язмышы өчен борчылу да бар. Әлбәттә, хиссез, гамьсез яшәп, шигърияттә зур уңышларга ирешүе мөмкин түгел. Шагыйрьдә милли гамь дә, хисләр учагы да дөрләп торырга тиеш.
Беренче шигыре «Аллаһка сыен» дип куелган. Чынлап та, безнең борынгы төрки-татар шагыйрьләренең озын касыйдәләре Аллаһы Тәгаләне зекер итү белән башлана. Камилә бу традицияләргә дә тугрылыклы. Фикере дә яхшы, шигырь дә изге теләк белән язылган. Мондый турыдан бәреп әйтелгән шигырьләр дә кирәк, әмма киләчәктә хикмәт белән читләтебрәк язылган әсәрләрне дә укыйсы килә. Аллаһка сыен дигән сүзне әйтмичә, шуны аңлата алу хәерлерәк булыр.
«Вакыт» шигыре дә бик кызыклы. «...Бик кызык бу вакыт дигәннәре, Көтеп торсаң, озак тоела». Чынлап та, бер караганда, вакыт тиз үтә кебек. Шигырь дә башта шул турыда чираттагы уфтану шикелле яңгырар дип уйлаган идем, әнә шул өстә язылган сүзләр сискәндереп тә, уйландырып та җибәрде. Без хәрәкәттә чакта, вакыт та тиз ага, без тукталып калсак, вакыт та акрынрак ага башлый дигән нәтиҗәгә киләсең. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, әмма бу әсәр тәмамланмый калган кебек. Шигырьне рәхәтләнеп укый гына башлыйсың, ә ул кинәт бетә дә китә. Авторның тагын бер строфа язып, шушы бөтен бирелгән фикерләрне җөпләп куюын телим мин.
«Моңсу күңел» шигыре дә шулай кинәт тәмамлана, минемчә. «Нәрсә җитми сиңа, газиз җаным, Нигә шундый моңсу күзләрем?» – дип уйлана гына башлаган идек, сорауга җавап ишетелмәде. Ә бер карасаң, тормышта да шулай бит: күп сорауларыбыз ачык кала.
«Сагыш жыры», «Тормыш...», «Тәкъдир» шигырьләре дә фәлсәфәгә бай. Яшьлекнең якты язында бу дөньяга фәлсәфи караштан качып булмый инде. Яшьлек ул – үз юлыңны, үз кыйблаңны эзләү чоры. Шуңа күрә Камилә дә мәңгелек темаларга еш мөрәҗәгать итә. Ә «Хисләр бураны» шигыре безнең һәрберебезне дә яшьлегенә алып кайта. Ул ихлас, табигый һәм рәхәт шигырь. Шигырьләр шәлкеменең «Алып минем нурлы карашымны, Жылынырсың кышкы буранда», – дип тәмамлануы нәкъ яшь шагыйрьләрчә булган. «Хисләр бураны» шигыре – халык җырлары белән аваздаш. Шундый саф мәхәббәт, саф хисләр, яктылык.
Камилә Әхмәдиева – яшь шагыйрь. Ә яшьлек ул – үзе шигърият. Үзе язганча, хисләр буранына төренеп, Аллаһы Тәгаләгә сыенып, вакытның, яшьлегенең кадерен белеп, киләчәктә зур уңышларга ирешүен теләп калам.
Рифат СӘЛАХ
Комментарийлар