Логотип «Мәйдан» журналы

«Була шундый көннәр...»

«Дустанә шәрех»

Була шундый көннәр:

барысын да

булдырасың кебек тоела.

 

«...күге зәңгәр, гүя йолдызлары

ак кар булып җиргә коела.»

 

Җырларың да моңлы килеп чыга,

шигырең дә – сүзләр тезмәсе.

Берни батыралмый су астына

уйларыңның ныклы көймәсен.

 

Аяз көннәреңә беркөн шулай

ияләндем генә дигәндә,

шушы көйгә генә яшәргә тәр-

бияләндем генә дигәндә,

 

җитә шундый көннәр:

 

тотып алып,

ата торган юрган астына.

Андый көндә арта эчтә шом, ә

ышанычы кала аз гына.

 

Андый көндә ятасың син шулай,

карап кына юрган эченнән.

Йөрисең син өрәк кебек арлы-бирле,

аералмый өнне төшеңнән.

 

 

Рузалия ШАКИРОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от kues1

«Мәйдан» № 11, 2023 ел

Комментарийлар