Логотип «Мәйдан» журналы

Юлда

Моңсу хикәя.

Машина талымлап тормады: берсеннән төште – икенчесенә, өченчесенә утырды. Ханымга тиз кайтырга кирәк иде, тиз. Инде соңгы, иң аулак ара калды: тагын бер талпынасы да, өйдә, сагындырган Әнисе янында булачак. Зәйдән Әлмәт чатына кадәр утырып кайткан «ЗИЛ»ның ишеген япканда шәйләп алды: нәкъ аңа кирәк якка таба кызыл «Запорожец» тәгәри иде. Ханым, зәңгәр төтеннәр аттырып килгән машинадан күз алмыйча, аның каршына, кирәкле борылышка чыгып өлгерергә ашыкты. Кул күтәрде. Теге зәхмәте теркелдәп узып киткән булды. «И, хәсрәт, адәм рәтле машина йөртсәң, ни кыланыр идең икән син!» – ханым күңеленнән билгесез хуҗаны әрләп бетерергә өлгермәде – «Запорожец» юл кырына, иң сазлы урынга чыгып туктап калды.
«Сүндеңме, шул кирәк сиңа!» – күз кыры белән генә тегене күзәтеп, үзе өс-башын төзәткәләгән булды. Тик тынып калган машинаның пассажир ягындагы ишеге ачылып, «әйдәгез!» чакыруын ишеткәч, ачуы онытылды: җил-җил атлап килеп җитте.
– Исәнмесез!
Ханымның тавышына, ирексездән, вәкарьлек катыш уенчаклык чыкты: «Кара син аны, утыртмыйча узып китәсе!» – дип аңларга тиеш иде моны машина хуҗасы. Аңларга тиеш иде... Тик шул мизгелдә икесен дә «ток сукты». Йә, Ходай, язмыш шаяртуы диген инде, ханым каршында инде егерме еллар күрмәгән-күрешмәгән, күңеленең иң ерак бер почмагында яшел утрау, сафлык, самимилек кыйпылчыгы – нурлы кыйпылчык булып сакланучы яшьлек мәхәббәте – Мингазиз иде. Моннан берничә ел элек, гаиләсе белән Әлмәткә кайтып урнашкан икән, дип ишеткән иде анысы, тик очрашудан моңарчы Алла саклады...
Башы нидер уйлап өлгергәнче, аягы машина эченә атлады. Шофер янындагы утыргыч алынган иде, арттагы икәү кысылышып урын бирделәр. Ханым, кара күзлеген салып, калтыраган кулларына алды, эчке бер киеренкелек белән Мингазизнең сүз башлавын көтте. Әмма анысы ханымга караганда да югалып, каушап калган иде, ахры, тиз генә һушына кайта алмый интекте: кисәк хәрәкәтләр белән, ярымпышылдап җырлап торган магнитофон үткәргечләрен өзеп атты, һич кирәкмәгәнгә, кара күзлеген борынына чәпәде.
Бер-ике кат зәһәрләнеп төчкергәч, машина кузгалып китте. Авыз ачып сүз каткан кеше булмады. Ханым карашын тәрәз артында җәйрәп яткан хозурлыкка текәде. Язның иң матур мәле – бар тереклек дөньясы яшәреп, яңарып килгән чак иде. Тик үпкәле күзләре берни аермады, ирен читләрендә рәнҗүле елмаю тартышты: ничек инде, ни гомер күрешмичә яшәп, әйтер бер сүзе, бирер бер соравы юк микәнни?!
...Үргә таба тизлек кимеде. Тау битләрен телгәләгән юл тасмасы әле өзелеп ерагайды, әле борын төбендә генә яңадан пәйда булды. Тигез гөрелте тынычландырдымы, ханым карашын машина эченә күчерде: зур гәүдәсен тәбәнәк руль артына бөгәрләп сыйдырган Мингазизне күзәтте. Еллар үзенекен иткән иде: күңеленә якын һични таба алмады. Хәтерендә сакланган төз буйлы, какча тәнле, гаҗәеп җиңел гәүдәле егет белән бу юка чәчле муенсыз баш, мул итеп сары тут сипкел сибелгән төкле беләкләр, керле тырнаклы куллар, ямьсез җәелгән купшак киң арка арасында бер генә уртаклык та юк иде. Ханым эченнән генә үз-үзен битәрләп алды: «Ачуым бер килмәгәе, кеше гомере кадәр вакыт узган. ә һаман егермедәге егет күрәсең килә!». Уен төгәлләргә өлгермәде – Мингазиз, уң кулын рульдән аерып, ияген уарга кереште. Ханым күзләренә бер мәлгә елмаю кунып алды: бу гөнаһсыз хәрәкәт аңа яхшы таныш иде – каушап-югалып калса, яшь чагында да гел шулай итә, иягенә тынгылык бирми аптырата иде ул.
Уйлар, истәлекләр өермәсеннән күңеле алгысып кузгалып алды. Ул чагындагы үзен – унҗиде яшьлек «китап кызы»н – аның бетмәс-төкәнмәс беркатлы хыялларын, өч агачтан урман ясап адаштырып йөртер горур холкын сагынып куйды. Яшь иде, әсәр бер җан иде бит!.. Ак белән кара төсне генә таный, ә алар арасындагы төсмерләр юк иде аның өчен. Мәхәббәт икән, ул судан саф, кардан пакь, кыскасы, китаплардагыча, иң-иң һәм... яшерен булырга тиеш иде. Яшерен... Ятлар күзеннән дә, яраткан кешеңнең үзеннән дә (!?).
«Хе-хе» – ханым үз уеннан үзе көлемсерәп куйды: сабый димичә, ни дисең инде, я?!
Хәтер-кереш аның саен киерелеп тартылды. Күптән онытылды, дип йөргән истәлекләр, кайнар тамчы булып тамып, күңелен пешерделәр...
 – Син ялкау әле йокыдан да тормаган, ә егетләрең койма арасына тагын чәчәк бәйләме элеп киткәннәр, әнә. Бар, көтү килгәнче алып кер, чишмә суына утырт!
Әбисенең яратып битәрләвен тыңлап, йомшак мендәрдә киерелгәләп ятуы, и, рәхәт.«Егетләрең» дип сөйләсә дә, моның Мингазиз «эше» генә икәнен икесе дә яхшы беләләр. Тамак төбендә генә шатлыклы кымырҗу бер сәбәпсез көләсен китереп, кытыклап тора: «Күр инде бу тилене, тагын чәчәк җыярга барган! Әле кичәгеләре дә шиңмәгән, өй балкытып утыралар ич!».
 – Аһ!.. – кыз, яңа бәйләмне кулына алуга, сокланудан түзмәде, йөзен чыклы миләүшәләргә яшерде, күзләрен йомды...Савытка су салганда да, чәчәкләрне утыртканда да, бертуктамый, авыз эченнән генә нидер көйләде, ә ирен читләреннән шаян елмаю китмәде:«Хи-хи, кичен Мингазизнең соравына каршы, нәкъ кичәге кебек, күзләрен түгәрәкләндереп: «Нинди чәчәк, берни дә күрмәдем, сыерлар ашагандыр», – дип торыр әле...
 ...Ханым, үзе дә сизмәстән, көлүгә охшаш тавыш чыгарды: хәтер төпкеленнән тамак төбенә уенчак кайнар дулкын, рәхәт кымырҗу күтәрелде – сагындырган яшьлек, бәхет тәме иде бу... Сискәнеп, уянып китте, уңайсызланып, машина эченә күз салды: ишетмәделәрме? Ул-бу сизелмәде. Тигез гөрелте тагын изрәтте, ханым янә онытылды.
...Мингазизне армиягә озату кичәсенә катгый бер шарт белән генә килергә ризалык бирде ул:
– Үзең миннән ерак утырасың, минем якка бер генә тапкыр да борылып карамыйсың. Карасаң, кайтам да китәм!..
Мәҗлес тәмамланып, кунаклар артыннан капка ябылуга, «килешүне» үтәп, аны күрмәмешкә салышып йөдәгән егет сөйгәненең яшьле карашы белән очрашып тәмам югалып калды. Тегесе, туфляларын кулына тотып йөгерергә әзерләнгән килеш, ашыгып пышылдады:
 – Яныма киләсе булма! Әнә, Мөслимәңне озат! Кич буе шулар өстәле тирәсеннән китмәдең бит!
– Соң бит үзең...
 Кеше сыман район үзәгенә солдат озата бармады, ятлар күз алдында кочаклашып, елашып та тормады. Хәтта җавап хатларын да, «артык» сүз ычкындырудан куркып, кат-кат күчерер иде. Кырыслыктан, тупаслыктан идеме бу? Юктыр, мөгаен. Күңелендәге тылсымлы хисне гап-гади хәреф, сүз кысаларына сыйдырып җәфалауны түбәнсетү, түбәнсенү дип исәпләүдәндер. Кыз инануынча, Мингазизе аны сүзсез, ишарә-ымсыз да аңларга тиеш иде. Ул йотлыгып укыган Тургенев әсәрләрендәге горур, фаҗигаи рухлы туташлар кыз өчен эчке бер өлге булдылар. Кыскасы, яшь, тәҗрибәсез «бәләкәч» иде, үзенчә яратырга өйрәнеп кенә килүе иде әле...
Мингазиз образындагы мәхәббәтен дә ул күбрәк үзе уйлап чыгарды, үзе иҗат итте бугай. Шуңа үз баласыдай якын, газиз иде ул аңа. Шуңа сөйгәненең соңгы хатларындагы үзгәреш аны чарасыз, хәйран итте:
«...Бәләкәчем, язган шигырьләреңне укыдым да уйлап куйдым: син кайчанга кадәр уникенче кат күктә яшәрсең икән?! Җиргә төш әле, тормышка гадирәк кара. Безгә дә. Аннан болай синдәге таләпләр, ай-һай, зурдан. Ә син үзең миңа нәрсә биргәнең бар соң?! Биргән генә сорарга хаклы. Дөрес аңла, сүз хисләр турында бара...».
Тәмам югалып калды кыз. Бу юлларны ничек аңларга да белмәде. Аның Мингазизе һич алай уйларга, алай язарга тиеш түгел иде ләбаса. Ничек инде, алырга, бирергә... әйтерсең лә, сүз ниндидер мәҗбүри бурыч һәм әҗәт хакында...
Бу «гаепләү»нең хыянәт алды хәзерлеге булганлыгын соңыннан гына төшенде кыз. Тормышка гадирәк карарга өндәгән Мингазиз, ул тормышны, кем әйтмешли, борын канатып үзе башлауга караганда, хезмәт иткән частенең командиры гаиләсенә кияү булып төшүне кулайрак күрде, дәрәҗәле бабай җылысы барысын да оныттырды...
 
Мәхәббәт... Хыянәт... Хәтер... Ел артыннан ел үтте, вакыт-елга туктау белми акты да акты. Һәм, ни гаҗәп, кыз бәгыренә кара кан булып урнашкан гарләнү, рәнҗеш хисләрен дә эзсез юдырып алып китте ул. Тәүге мәхәббәте, тәүге мавыгуы хәтеренә хыянәткә кадәр өлешкәчә генә язылып, нурлы, моңлы бер җыр, яшьлек ядкаре булып бик еракта калды. Ә тегесе – хыянәттән соңгысы аның Мингазизе түгел – башка, чит, ят иде. Анысы искә төшмәде. Анысы хакында уйламады.
...Менә бүген, ничә еллардан соң, юллар шул «ят кеше» белән очраштырды. Ул ятлыкны акылы белән тойса да, хәтер дигәне тиз генә бирешергә теләмәде, кая ди, теше-тырнагы белән шул салкынлыкка каршы көрәште: әнә бит, күңел төпкеленнән берсеннән-берсе кояшлырак истәлекләр күтәрде.
... Ап-ак чәчәк диңгезе эчендә йөзгән урман алды. Ике юл уртасында – пар шомырт агачы. Берсе, яшел яфраклы ботакларын капка рәвешенә кертеп үргәне, кайный-кайный чәчәк аткан, икенчесен каерып төшергәннәр: гарип агач каралып, моңаеп тора.
 – Ул якка чыкма, Мингазиз! Анысы – бәхетсезлек чаты, бу яктан барыйк, монысына «бәхет капкасы» дип исем кушарбыз...
Алар йөргән һәр сукмакка, очрашкан һәр төшкә әнә шулай исем кушалар иде...
...Машина нәкъ әнә шул чатка килеп җитә иде инде. Киеренке бер тынлыкта, сагындырган ерак истәлекләр дулкынында тибрәлеп кайткан ханым сискәнеп китте: янәшәсендә утырган хатын урысчалап нидер эндәште. Тик җавап биргән кеше булмады. Тавыш тагын кабатланды:
– Миша, что с тобой, я же у тебя спрашиваю!..
Миша-Мингазиз җайсыз гына кузгалып куйды. Тамак кырды. Тик ханым аның җавабын ишетмәде, кинәт йөрәге авырттырып чәнчеп алды да, бугазы түренә авыр төер күтәрелде. Ачу катыш рәнҗешле төер иде ул: «Мәхәббәтен генә түгел, исемен, телен дә!..» Ханым уен тәмамласы итмәде – ишек тоткасына ябышты. Аның бу тарлыктан тизрәк чыгасы, котыласы килә иде. Әле кайчан гына күңелен яктырткан кояшлы истәлекләр манзарасы кисәк каралды, җимерелде...
– Шушында туктатыгыз әле! Рәхмәт сезгә... – ханымның тавышы калтырап сынды – Миша!..
...Ак чәчәккә баткан шомыртлар, бертуктамый сөйләшкән-лепердәшкән яшел усаклар – язгы урман хозурлыгы күңелендәге ачы тойгыны тарата алмады. Әле кайчан гына ашыккан, ашкынган җаны куырылып, боегып калды. Никтер моңсу, бик моңсу иде...
 
 

 

Чәчкә ХӨСНЕТДИНОВА

 

 

Июль, 1994 ел

 

 

Фото: vk.com 

 

Комментарийлар