Логотип «Мәйдан» журналы

Сикәлтәле юл башы (Ахыры)

(Повесть)

Повестның башы

 

* * *

Малай бер мәл аңына киләлми торды: кәҗәсе рәшәткәгә асылынган иде. Урам капкасын да ябарга онытып, каушап-кабаланып, кәҗә янына атылып килде. Кәҗәнең арткы тояклары җиргә тиеп тора, алгы аяклары рәшәткәгә терәлгән, сузылып чыккан теленә яфрак ябышып калган. Малай кәҗәнең арт аякларын өскә күтәрде, кәҗә гырларга кереште. Малны кабат аякларына бастырды һәм тиз генә бакчага атылып керде. Бар көче белән инде шактый искергән такталарга килеп бәрелде. Малайның гәүдә авырлыгыннан берничә такта шартлап сынды, малай рәшәткә тишегеннән ишегалдына тәгәрәде. Кәҗә дә лапылдап чирәмгә килеп төште. Чалышаеп калган сынык такталарга күз салып алгач, малай авырткан терсәген уа-уа, кәҗәсе янына чүгәләде. Кәҗә болганчык су тулгандай тоныкланып калган күзләрен коткаручысына текәде. «Рәхмәт. Бик вакытлы өлгердең. Юкса бүген сөтсез кала идең», – дигән күк хәлсез генә мәэлдәп алгач, алгы аякларына тезләнеп, әкрен генә торып басты. Сусыл яфраклары лепердәшкән шомыртка ымсынып, әле генә хасил булган тишектән бакча эченә үк кереп китте.

– Уең караклыкта һаман, ух сине! – дип, малай кәҗәне бакчадан ишегалдына куып чыгарды.

Кибеттән тәм-томнар күтәреп кайткан әнисе, сынык такталарны күргәч:

– Моны рәтләргә тагын ир-ат кулы кирәк инде, – ди-ди, сумкасын баскычка илтеп куйгач, рәшәткә янына килеп басты. Ул бүген кызгылт кофтасын кигән иде. Бәйрәмнәргә генә кия иде ул бу кофтасын. «Әнигә ни булган? Нинди бәйрәм тагын?» Малай карашы белән әнисенә ияреп йөрде. Менә әнисе комганга кояшта җылынган су өстәде, кулларын чайкады, тезләрен угалады, туфлиләрен салып, баскыч төбендәге башмакларын киде, рәшәткә янына килеп, сынык такталарны кубарып алды, бакчаны урап чыкты, кура җиләге өзеп капты.

– Чүкеч алып чык чоланнан, абзарда такталар да бардыр, каккалап куйыйк бу тишекне.

Малай әнисе әйткәннәрне эшләде. Пычкы да алып килде. Әнисенә такталарны кискәләп бирде. Әнисе какканда, шуып интектергән такталарны тезе белән терәтеп торды.

– Их бу ирсезлекне, йөрәк елый, – дип, өйгә кереп китте әнисе.

Төнлә яңгыр койды. Берөзлексез яшенләде. Малай, яктырып-яктырып киткән тәрәзәләргә текәлеп, күзләрен челт-челт йомгалады. Әнисе ах-ух килеп ыңгырашты, шкафтагы даруын алды, стаканга су агызды, аннан янә караватына сузылды.

Тәрәзәләрне яңгыр камчылады. Ялт-йолт яшен яшьнәде.

Иртән әнисе уянмады.

Кузгалырга иренеп, урамдагы тынлыкны тыңлап яткан малай ара-тирә әнисе караватына күз салгалады. Әнисенең торып чәй куюын көтте.

Әнисе селкенмәгәч:

– Әни, тор! Эшеңә соңга каласың... – дип, идәнгә шуып төшкән одеал читен күтәреп әнисе өстенә япты. Шунда әнисенең сарыланып киткән йөзенә күз төшерде. Әнисе кулларын күкрәгенә кушырган, күзләре ачык.

Ирек сакланып кына аның кытыршы кулларына кагылды. Куллар боздай салкын иде. Малай дерелдәп китте.

– Әни-и-и! – дип кычкырып җибәрде дә, төнлә бикләнми калган ишектән атылып чыгып, нәрсәгәдер сөртенеп, баскычтан ишегалдына тәгәрәде. Тыны-өне бетеп, туп-туры Нургали абыйсына чабып керде:

– Әнигә әллә ни булган, куллары сап-салкын...

 

* * *

Монда килгәндә, миңа унөч тула иде. Хәзер миңа унбиш яшь. Ике айдан сигезенчене бетерәм. Мин яшәгән балалар йорты өч урамлы татар авылына урнашкан. Урта мәктәбе бар. Шәһәр дә ерак түгел. Автобуслар йөреп тора. Авыл уртасыннан асфальт юл уза. Нефтьчеләр җәйгән ул асфальтны. Авыл читеннән елга агып ята. Әлләни тирән елга түгел болай. Казлар коенырлык кына суы бар. Кайчакларда әлеге елгадан нефть тә аккалый. Андый чакта казлар кап-карага әйләнә. Хуҗалары аларны ничек чистартадыр?!

Бүлмәдә без дүртәү.

Гриша Михайлов – керәшен малае.

– Без өчәү идек: әти, әни, мин. Әти заводта токарь иде, әни укытучы. Җәй көннәрендә өйдә торган да булмады. Әти гөмбә җыярга, гөмбә тозларга ярата иде. Әни белән без икәү – гөмбә кортлары. Рәхәтләнәбез гөмбә ашап. Кыздырып та ашыйбыз, тозлап та. – Сүзгә оста Гриша. Пулеметтан сиптергәндәй сиптерә. – Киттек шулай урманга. Биш чиләк гөрәждә җыйдык. Алдагы җәйгә кадәр җитә, ди әти. Көн матур. Машина чаба. Каршыга великка атланган кешеләр очраштыргалый. Кармакларын великларына бәйләгәннәр...

Мин бүлнистә аңыма килдем. Башта берни аңламый яттым. Бөтен тәнем сызлый. Кузгалмакчы булам, күз алларым караңгылана. Гипслаганнар мине. Соңыннан белдем: умрау сөягем сынган икән. – Гриша кулымны умрау сөягенә төртә. Сөяк ялганган җир чокырланып тора. – Шуннан бер як җилкәм тараеп калды. Кәчтүм кисәм, бер як җиңем аска салынып тора. Теге якның җиңе өстә. Тигезләргә кирәк җиңнәрне. – Шаркылдап көлә. – Хәзер уң як сөякне сындырсаң гына инде. – Алма согы эчә. – Әти белән әни үлгәннәр авариядә. Безнең машина өстенә КАМАЗ менгән. Соңыннан гына әйттеләр. Гипсны алгач. Зиратка барып, каберләрен күреп килдем. Д-а-а, малай...

Менә шундый ул Гриша. Сары чәчле, коңгырт күзле. Сул як кашы икегә аерылган. Кечкенә чакта кашын ярган булган. Шрамы калган.

Икенчебез Алмаз Сафин үзе турында берни дә сөйләми. Туганнары турында сорашкан идем, газ белән агуланып үлделәр, мин ул көнне бабайда кунакта идем, ди.

Йомыкый булса да, бик ярдәмчел малай Алмаз. Әйбәт укый. Укытучылар да яраталар аны. Булачак Менделеев диләр. Химиядән әллә нинди тәҗрибәләр ясый. Пробиркасы шартлап, чак кына битен пешермәде узган атнада. Ит ашамый. Столовойга кергәч, ашындагы итне минем тәлинкәгә сала. Мин аңа үземә тиешле җиләк-җимештән өлеш чыгарам.

Руслан – яртылаш урыс. Русланы бар, Людмиласы юк дип көлә Гриша. Русланның әтисе – татар, әнисе марҗа булган икән. Бизнесмен әтисен бандитлар атып үтергән. Әнисе Русланны балалар йортында калдырып киткән. Бандитлардан куркып качкандыр инде.

Әнине күмгәч, мин бер атна авылда яшәдем әле. Көн саен диярлек зиратка барам. Әни кабере янында елап аргач, зират рәшәткәсенә сөялеп, ап-ак күбәләк очканын карап утырам. Көн саен оча ул, көн саен әнием кабере тирәсендә бөтерелә. Мин зират капкасыннан чыга башлагач, җилкәмә килеп куна һәм мине олы юлга хәтле озатып куя. Мин таш юлга күтәрелгәч, кабат зират ягына очып китә.

Аш пешереп керткән Мәликә апага күбәләк турында сөйләгән идем, ул болай диде:

– Үлгән кешеләрнең җаны шулай күбәләк булып очып йөри, кырык көннән юкка чыга ул...

Нәркизә дә керә минем янга. Берсендә мин кәҗә савып утырганда, артыма килеп баскан. Мин көн саен иртән кәҗә сөте эчәргә гадәтләнгән. Әнием шулай өйрәтте.

– Миңа да эчертерсең, яме! – дигәнне ишеткәч:

– Стакан алып кил өйалдыннан! – дидем. Марля аша сөздек тә, баскычка утырып эчтек сөтне.

Китәсем килми иде минем. Тик китми нишлисең, авылда да, читтә дә туганнарым юк. Авылдашлар өчен мин «Гөлнәфисә малае»... Нургали абый:

– Бәлки бездә генә калырсың?! – дигән иде беркөнне.

Калыр идем мин аларда, үзләре күп. Артык кашык буласым килми иде минем.

Балалар йортыннан килеп алып киттеләр мине.

– Йортыңа үзем күз-колак булырмын, – диде Нургали абый, мин киткәндә. Телевизорны, кәҗә белән сарыкларны үзенә алып чыгып китте.

– Маллар көтүдән ишегалдыңа кайтырлар инде, зарар юк, күршеләр идек бит, җаен табарсыз, – диде. – Үзең дә кайткалап йөрерсең, – дип өстәде.

Мине алырга кайткан абый белән автобуста тимер юл станциясенә бардык. Минем поездга утырып караганым юк иде әле. Утырып торырга да, ятып йокларга да була икән монда. Телевизоры гел күрсәтеп тора. Тавышы гына бик әкрен. Артистларның ни сөйләвен аңлап бетереп булмый. Хәер, мин урысча юньләп аңламыйм да. Авылда гел татарча сөйләшеп өйрәнгән.

Поезд нефтьчеләр поселогында туктый икән. Ярты сәгатьтән автобус безне мин торасы йортка кайтарып та җиткерде. Ике катлы таш йорт икән.

– Йорт артында зур гына бакчабыз бар, – диде минем юлдаш абыем. – Кыш буе үзебез үстергән алмаларны, яшелчәләрне ашыйбыз. Бәрәңге басуыбыз да бар.

Бу абыйның исеме Зөфәр Сабирович икән. Авылга килгәч, авыл советына керешли, мәктәп директоры белән нидер сөйләшкәннәр иде, шунда исемен дә әйткән булгандыр ул. Кыскасы, юл буе ул миңа «абый» булды.

Менә шул йортта яши башладым мин. Икенче көнне бакчада алма җыйдык. Иртә өлгерә торган сортлар ди Гриша. Алма туп-туп коелып тора. Алмаларны келәткә охшаган бер урынга ташыйбыз. Бина эченә кергәч күрдем: таш баскыч аска төшеп китә икән. Өлкәнрәк малайлар, без алып килгән алмаларны әрҗәләргә тутырып, стена буена өяләр. Ике абзый да бар. Алар алма белән тулы әрҗәләрне киштәләргә урнаштыралар.

Бүлмәгә дә алып кайттык алма. Алма кетердәтәбез. Гриша:

– Без тач куяннар! – дип көлә, алгы тешләрен ыржайта.

Телевизор карадык, аннан теннис уйнадык.

Төштә үзебезнең авылны күрдем. Урамда алмалар тәгәрәшеп ята. Алмалар арасында яшел чүәкле Нәркизә йөри. Алмага абынып егыла да авызын турсайтып еларга маташа. Әллә каян гына безнең сөтле кәҗә килеп чыга, мөгезенә чиләк белән сөт элгән имеш.

Иртән авылны сагынып уянып киттем. Нургали абый биреп җибәргән акчам да бетеп бара. Бүлмәдәш малайларга берәр туңдырма алсам, унбиш сумым гына кала.

Төшемне Гришага сөйләгән идем, авызын ерды:

– Кунакка чакыралар безне. Авылың еракмы?

– Поезд белән кайтасы.

– Әйдә, иртәгә махнем.

– Сорап китәбезме?

– Кем җибәрсен сине. Безнең өчен алар җавап бирә бит. Миңа монда килгәндә ун яшь кенә иде әле. Әллә нинди кызыклар күрдем инде. Китәбезме?

Икеләнәм. Куып чыгарсалар соңыннан? Кайда яшәрмен?

Гриша уйларымны сизгәндәй:

– Бер ачуланырлар да бетәр, – дип, бармагын шыртлатты.

Үгетләде. Киттек.

Поселокка баручы шофер абый безне кабинага утыртты. Вокзалга җитәрәк төшеп калдык машинадан. Гришаның бу тирәләрдә йөргәне булган икән. Бер-ике тапкыр качкалаган. Тәҗрибәле.

Вокзалда арлы-бирле йөренәбез.

– Кайсы якка китәсе? – Гриша җиңемнән тарта. Ул миннән бер яшькә олы. Мәктәпкә бер елга соңлап кергән. – Кайсы якка барасы? Синең станциянең исеме ничек?

– Шомыртлы.

Безнең якка кайтучы поезд килде. Вагоннары өр-яңа, ямь-яшел. Шуларның берсенә кереп тә китте Гриша, мин дә перроннан үрелеп баскычка басмакчы идем, кемдер җилкәмнән эләктереп алды. Борылып карыйм: милиционер абый. Поезд китеп барды, мин милиционер абый кочагында басып калдым. Бер бүлмәгә алып керде ул мине. Вокзалда иде ул бүлмә. Бүлмәдәге абыйга нидер әйтте дә үзе каядыр шалтыратырга тотынды.

Милиционер абыйның кесә телефоны да бар икән. Шул телефоннан кем беләндер сөйләште. Кемнедер ачуланды, кызарып-бүртенеп чыкты.

«Детдомга шалтыратадыр? Шуннан икәнемне әйткән идем бит аңа. Гришаның да кем икәнен белә ул.»

Уйлаганым рас килде. Берәр сәгатьтән безнең янга Зөфәр Сабирович килеп керде. Теге мине авылдан бу якларга алып килгән абый.

– Ну, качкын, эләктеңме? – диде ул, миңа ачулы караш ташлап. Кара мыегын сыпыргалады.

Тарагын чыгарып сирәк чәчен тарады.

– Икенчесе кайда?

– Хәзер кайтып җитә. Тотканнар анысын да.

Милиционер абый өстәл тартмасыннан кәгазьләр тартып алды.

Озакламый бүлмәгә борыны салынган Гриша да килеп керде.

– Исем-фамилияләре ничек? Ничә яшьтә болар?

...Кайткач, Зөфәр абый безне туп-туры директор кабинетына алып керде.

Икенче катта тәртипсезләрне тәртә арасына кертә торган махсус бүлмә бар икән. Бүлмәдә ике карават, бер өстәл, ике урындыктан башка берни дә юк.

Безне атна буе күзәтеп тордылар. Ашыйбыз да шул бүлмәгә кайтып утырабыз. Урамга чыгарга рөхсәт юк. Иртән мәктәпкә алып баралар, төштән соң алып кайталар.

Утырабыз бүлмәдә. Гриша тәрәзәне ачып куя. Бүлмәбезгә урамда туп тибүче бала-чага чыр-чуы очып менә. Астан кемдер аткан алма идән буйлап тәгәрәп китә. Аннан икенчесе. Кемнәрдер төз атуда ярыша.

Телевизор да, компьютер да булмагач, күңелсез. Чыгар идек, бүлмә бикле. Ярый әле дежурныйлар хәлне белешеп торалар.

«Домашний арест», – ди Гриша. «Өченче тапкыр шушылай утырам инде», – ди.

...Атна буе шулай җәфаландык. Колагымда милиционер абыйның:

– Сез бездә учетта хәзер. Тагын берәр этлек эшләп эләксәгез, төрмәгә ябып куям, – дигән сүзләре чыңлап торды.

Ярар, бу юлы котылдык.

 

* * *

Урамга чыгып баскан идем, Җәмилә очрады. Мин аны беренче күрүдә үк ошаткан идем. Оялчан кыз, күтәрелеп туры карарга да кыенсына. Кай ягы беләндер Нәркизәне дә хәтерләтә. Кайчакта шаркылдап көлеп җибәрә дә чәч толымчыгын бөтергәли башлый. Аны урамнан табып алганнар имеш. Биләү эчендәге кәгазьгә исеме язылган булган: Җәмилә.

Дөресме, юкмы, әйтә алмыйм. Боларны миңа Гриша әйтте, ул бөтен нәрсәдән хәбәрдар.

Укый башладык. Без, Гриша, Алмаз, Руслан, мин – алтынчылар. Җәмилә – бишенчедә.

Авыл мәктәбендә балалар йортыннан йөреп укучылар алтмыш биш бала. Иртән тиз-тиз юынып, ашап алабыз да, сумкаларыбызны аркаларга асып, күршедәге мәктәпкә кереп китәбез. Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли. Гриша белән мин робототехника түгәрәгенә язылдык. Алмаз – биолог, ул бөҗәкләр ярата. Бүлмәдәге тумбочка өстендә калын китабы ята. Хайваннар турында. Руслан бер түгәрәккә дә йөрми.

– Мин врач булам, – ди.

Җәмилә бию түгәрәгендә оста итеп биергә өйрәнә икән. Без авылда татарча укый идек, монда урысча гына. Татар теле дәресләре дә керә үзе, китапханәдә татарча китаплар да бар бераз. Күбесенең битләре ертылып, тышлыклары таушалып беткән инде. Урысча китапларның да яңалары аз.

Татар теле дәресләрен Нәҗибә апа укыта. Әдәби китапларны күбрәк укырга куша Нәҗибә апа. Китапларны күп укыган кеше яман юлга басмый, намуслы була, ди. Яшь язучылар түгәрәге дә бар икән мәктәптә. Мин анда да язылдым әле. Роботлар турында берәр фантастик хикәя язармын бәлки. Гриша белән бергәләп. Ул әллә ниләр уйлап таба белә. Әле беркөн болай ди миңа:

– Әйдә, синең авылга махнем, бу юлы тоттырмыйбыз инде, – ди. Әйдә дисәм, шундук китеп барачак.

Мин үзем дә әкиятләр сөйләргә оста. Нәркизәгә юл турында бер әкият сөйләгән идем бит теге вакытта. Нәркизә янына кайтып килергә була бу авылдан. Тик бик озак кайтасы.

Бүген мәктәптән Җәмилә белән бергә кайттык. Математика белән рус теленнән «дүрт»леләр алган икән. Мин санарга яратам, ди. Татарчаны минем күк әйбәт белми. Мине дә үзең кебек матур итеп сөйләшергә өйрәт, ди.

Юл уртасында туктап кала. Аркасындагы сумкасын өскәрәк күтәрә.

– Синең әти-әниең кемнәр иде, Ирек?

– Әнием колхозчы иде. Йокысыннан уяна алмады.

– Шул йоклаган көе күмдегезме?

Мин аптырап аңа карыйм.

– Әтиең кем иде?

– Мин әтине белмим. Сугышта үлгән. Әни шулай ди иде.

– Мине урамнан тапканнар. Әти белән әни мине шунда онытып калдырганнар.

Кыз сукмактан каршыга очып килгән өрәңге яфрагын тотып алды. Яфракны әйләндерә-әйләндерә карады. Аннары сабагыннан авызына капты. Эскәмиягә утырдык. Эскәмия тирәсе сап-сары яфраклар белән чуарланган иде. Салкынча җил исеп куйган саен яфраклар кыштыр-кыштыр килә. Әйтерсең лә яфраклар астына тычкан кереп калган. Койма буенда шактый калын яфрак катламы барлыкка килгән. Бакчадан аклы-каралы бер мәче килеп чыкты. Чыкты да, тәпиләрен өскә сузып, яфрак өеменә сузылып ятты.

– Һе, песи!

Җәмилә, сумкасын ачып, күмәч кыерчыгы сындырып алды, мәче каршына чүгәләде. Мәче күмәчне иснәп карады. Кирәкми, тамагым тук дигәндәй, башын читкә борды...

Җәмиләне бүлмәсенә кертеп җибәргәч, үзебезгә күтәрелдем. Ике тәрәзә төбе дә яфраклар белән тулы иде, Алмаз эше инде бу. «Табигать җене кагылган Алмазга», – ди Гриша. Аңа гына түгел, безгә дә кагылган ул табигать җене.

Әнә вазаларда ничек матур балкып утыралар яфраклар. Кызыллары белән сарылары үзара аралашып беткән. Арада яшелләре дә күренгәли. Көзге сары моңсулыкны яшелләндереп торучы яфраклар да исән икән әле.

Гриша да кайтып керде.

Салават күперенә охшап калган тәрәзә төбен күргәч:

– Молодец, Алмаз! – дип куйды.

Тәрәзә каршына килеп басты. Яфракларны сыйпады.

– Без, урманда гөмбә җыйганда, яфрак диңгезен ерып йөри идек. Әти мине яфракта ауната иде...

Кичен бүлмәбезгә Зөфәр Сабирович килеп керде.

Көлә:

– Җил дагалап утырасызмы? – ди.

– Эшсез утырмыйбыз, башны эшләтәбез, – ди Гриша, үзе тиз-тиз өстәлдәге карталарны җыя.

– Дураклы уйный идегезме?

Гриша шундук раслап та куйды:

– Әйе, дураклы, абый.

Әле генә Алмаз дурак калган иде.

Тәрбияче абый өстәл уртасында алмалары өелеп торучы савытка төртеп күрсәтте:

– Дурак калучы шушы савытка алма салырга тиеш, әйеме? Әллә мин ялгышаммы, егетләр?

– Алмазның алмасы бетте, абый. Мә! – Гриша, савыттан бер алма алып, Алмазга сузды.

– Кая, бир әле карталарны. – Зөфәр Сабирович карталарны рәтләштерде. – Руслан бер читкәрәк кит әле! – Абый караватка килеп утырды да карталарны таратырга кереште. – Козырь – карга. Белеп торыгыз: карга тузы – миндә. Алтылыгы кемдә? Йөр! Җиңүчегә – бер алма!

Карга алтысы Алмазда икән. Уенны ул башлады.

Төгәл унике тапкыр уйнадык. Бишесендә Зөфәр абый, өчесендә Гриша, өчесендә Руслан, берсендә мин җиңдем. Ул арада алмалар да ашалып беткән иде.

Зөфәр абый карталарны кесәсенә салды:

– Ярар, нокта куйдык. Сез тора-бара акчага да уйный башларга мөмкин. Карта уйнап, гомер буе җыйган мөлкәтләрен оттырган адәмнәр бар.

Гриша:

– Без акчага уйнамыйбыз, абый, – дип, борынын тартты. Мин дә:

– Акча юк безнең, – дип өстәргә ашыктым.

– Сезнең тапмаган нәрсәгез юк. Ярар, түгәрәкләдек бу теманы. Тагын бер атнадан, – Зөфәр Сабирович, иреннәрен тешләп, үзенә йотылып торды, – Казанда робототехника буенча олимпиада буласы. Сез район ярышында сынатмадыгыз, Гриша. Ирек белән икәү сер бирмәдегез. Молодцы! Кыскасы шул: Казанга барырга әзерләнегез, ә карталарыгызны чыгуга утка атам. Иртәгедән олимпиадага әзерләнә башлыйсыз.

Мин:

– Ура! – дип, бүлмәне яңгыраттым.

Зөфәр Сабирович аягына басты да:

– Болай булгач, ботка пешә икән! – дип, идәнгә төшкән мендәрне караватка алып салды. – Тыныч йокы, егетләр! Матур төшләр күрегез! – Ишек ябылды.

Гриша караватка сузылды. Ул роботларны хәрәкәтләндерүче, аларга җан кертүче, программалаштыручы ягъни. Мин вак-вак детальләрдән роботлар җыючы. Мин роботны дөрес җыйсам, ул йөгерәчәк кенә. Зөфәр абый әйтмешли, без Гриша белән бер команда.

Алмаз ике литрлы банкасын күтәреп килде. Биолог кичтән шул банкага салкын су тутырып куя. Көн буе су тәмам җылынып бетә. Өч көнгә бер тапкыр гөлләргә шул суны сибә Алмаз.

Караватта яткан Гриша, күзләрен ачмыйча гына:

– Күп сипмә, тамырлары черемәсен, – ди. Караватны шыгырдатып, стенага борылып ята.

Руслан тумбочкасында актарына. Тагын ашыйсы килә башлады микәнни? Без алма ашап туйдык.

– Малайлар, кемдә тәмле нәрсә бар? – Руслан мышык-мышык борын тартты. – Эч бора никтер.

– Эчең борса, йөгер туалетка! – Гриша көлә-көлә тумбочкасын ачты. – Мә, бер кисәк мармелад калган монда!

Утны сүндердек. Алмаз белән Руслан да авызларын чәпелдәтмиләр инде. Шул мармелад кисәген бүлешеп ашадылар бугай. Гриша йоклыйдыр инде. Тавыш-тыны ишетелми. Мин дә, җылы учымны битем астына терәп, күзләремне йомам.

 

* * *

Казанда йөреп кайттык. Кол Шәриф мәчетендә булдык, Президент сараен да күрдек. Музейны да урап чыктык.

Беренчеләр була алмадык. Өченче урынны алдык, кәефләр төште инде бераз. Зөфәр Сабирович:

– Тауга менүләр бик авыр, тәгәрәп төшү генә җиңел. Ничего, беренче буласы көннәрегез алда әле! – дип, башыбыздан сыйпады, олимпиада тәмамлангач.

Авылга кайтып, өч-дүрт көн уздымы-юкмы, басуга бәрәңге чүпләргә киттек.

Балалар йортының үз бәрәңге басуы барлыгын әйткән идем бугай.

Чиләкләрне чылтыратып менә шул басуда көзге кояшта җылынабыз. Трактор да килеп җитте. Ул берьюлы ике буразнаны актарып ташлады. Җылы туфракка сары, кызыл бәрәңгеләр тәгәрәште.

Ашыга-йөгерә бәрәңге чүплибез. Кызларның чиләкләре тиз тула. Тулы чиләкләрне малайлар капчыкка илтеп сала. Кызлар ул арада ял итеп ала. Буразнада ак капчыклар тезелешеп кала.

Тәрбияче апалар да бәрәңге чүпли. Надежда Михайловна әледән-әле күзлеген өскә эткәли. Сәлимә Таһировна тулы чиләген күтәреп капчык янына китте. Ул арада каршысына йөгереп килгән Гриша аның чиләгендәге бәрәңгеләрне җәһәт кенә яртылаш тулы капчыкка тәгәрәтте. Сәлимә Таһировна кабат буразнага иелде.

Малайлар кызларга бәрәңге ата. Кызлар малайларга йодрык күрсәтә. Бер бәрәңге Надежда Михайловнага да килеп тиде. Аның тиктормас күзлеге буразнага төшеп китте. Тәрбияче апа як-ягына каранды, кемдер килеп гафу үтенер дип уйлагандыр бәлки.

Мин Җәмилә янына килдем.

– Су эчәсең киләме? Хәзер әнә теге бидоннан алып килеп бирәм, – дим.

– Кирәкми, – ди Җәмилә. Ап-ак тешләре кояш нурында җемелдәп китә. Маңгаена пәрәвез килеп куна. Кыз пәрәвезне өреп кенә җибәрә.

– Казан матурмы, Ирек?

– Матур. Кремльдән чыгасы килми. Сөембикә манарасы бар анда.

– Кем соң ул Сөембикә?

– Казан ханы, – дим мин. – Сөембикә ханбикә, урыслар Казанны яндырып харап итмәсеннәр дип, татарлар аны Мәскәүгә озатканнар. – Зөфәр Сабировичтан ишеткәннәремне кабатлыйм. – Әмма Иван Грозный гаскәрләре Казанны барыбер яндырганнар. Сөембикәнең малае да булган әле. Үтәмешгәрәй. Аны чукындырганнар.

– Батыр булганмы Сөембикә?

– Батыр булган, – дим, ышанычлы итеп. – Батыр булмаса, манара аның исемен йөртмәс иде.

Җәмилә:

– Әйе! – ди һәм чираттагы кызыл бәрәңгене чиләгенә сала.

Тамагым кипте. Буразнада торучы сөт бидоныннан бер кружка су алып эчтем. Кояш күзендә торучы бидон җылына башлаган иде. Суы да җылымса.

Трактор буразна очына чыгып җиткән. Яңа буразналарга керергә ниятләп борылып маташа.

Илле капчык бәрәңге җыйдык без ул көнне. Кичке якта басуга арба таккан «Беларусь» килде. Трактор арбасына ияреп баручы Зөфәр Сабирович тулы капчыкларны өстә басып торучы ике малайга биреп бара. Алар капчыкларны тыгызлап арбага тезә.

Эш бетәр алдыннан басуга директорыбыз Равил Азатович та килеп чыкты. Ул бүген десантчылар киеменнән иде. Тельняшкасы мускуллардан гына торган тәненә сыланып беткән. Гер күтәрү буенча Россия чемпионы ул. Кул мускуллары футбол тубы хәтле. Кабарып торалар. Әфганчы икән. Гриша әйткән иде теге чакта. Без, качкыннарны тотып алып кайткач, Равил Азатович кабинетына алып кергән иде бит Зөфәр абый.

– Ун дошманны берьюлы пленга алган ул, малай. Медальләре күп аның. Бәйрәмнәрдә тагып килә медальләрен, – дигән иде Гриша.

Равил Азатович тирәсенә җыелыштык. Һәммәбезгә рәхмәт әйтте, каты итеп кулларыбызны кысты.

– Йәгез, бәрәңге пешерик инде хәзер, – дип, Зөфәр Сабирович чиләгендәге бәрәңгеләрне чирәмгә бушатты. Малайлар шундук, кибеп корыган агач ботакларын сындыргалап, учак кабызып җибәрделәр.

Озак утырдык без ул көнне басу читендә. Бәрәңге ашый-ашый, корымга батып беттек.

Равил Азатовичның да битенә корым кунды. Корымны киң учы белән сыпырды да:

– Җил койрыгын тотып йөрмәгез, егетләр. Вакытны бушка исраф итмәгез! – дип, миңа карап алды. «Теге чакны искә төшерде бугай, Гриша белән минем шуклыкны онытмаган әле...»

Ул китте. Директор абый киткәч, Зөфәр Сабирович:

– Җил астына кабык сөяргә оста ул директор абыегыз! – дип елмайды. – Юмаларга оста, диюем...

Йортыбызга кайткач, ашханәгә кереп тормадым. Ашказаным тулы бәрәңге иде.

Баш очында йолдызлар кабынганчы, Җәмилә белән ишегалдындагы эскәмиядә сөйләшеп утырдык. Җәмиләгә мин авылым, әнием турында сөйләдем. Ул миңа:

– Мин синең күк сөйли алмыйм, Ирек. Минем сөйләр бер нәрсәм дә юк, – диде. – Мин урам кызы бит, – дип тә өстәде. Аннары тирән итеп көрсенде.

 

* * *

Яңа елда безгә нефтьчеләр кунакка килде. Йортыбызга стенага элә торган зур телевизор бүләк иттеләр. Һәр балага күчтәнәчләр тулы пакетлар тоттырдылар. Пакетка берничә апельсин, мандарин, алма, блокнот һәм авторучкалар салынган иде.

Киң кысалы күзлек кигән бер абый:

– Укып бетергәч, безгә килегез. Әнә нефть техникумын тәмамлаган егетләр, кызлар бездә гөрләшеп эшләп яталар, – диде. Кул чабулар ишетелде. Болары сигезенчене тәмамлаучылардыр инде.

Әлеге абый:

– Һәрберегезнең банктагы счетына берәр мең акча күчерәбез, – дигәч, залда «Ура» авазлары яңгырады.

Кунаклар дискотека башлангач та китәргә ашыкмадылар әле. Равил Азатович белән бергәләп безнең биешкәнне карап утырдылар.

Президентларның Яңа ел котлавын тыңладык.

Олырак малайлар күзләре төшкән кызларын ияртеп урамга да чыгып киттеләр.

Төнге өчтә генә бүлмәгә менеп яттык.

Гриша гына күренми иде. Күчтәнәчләр тулы пакеты караватында ята. Ачып та карамагандыр ул аны. Дискотека башлангач, сары чәчле бер кыз белән күземә чалынган иде. Беләгенә кечкенә сәгать таккан, биленә кызыл каеш буган ул кызны беренче күрүем иде.

Дискотека башлангач, Гриша һәм ул түгәрәк йөзле кыз кинәт юкка чыктылар.

Инде йоклап китә язган идем, ишек шыгырдаган тавышка күзләремне ачтым. Бүлмәгә сузылып төшкән ай яктысында Гришаның сынын шәйләдем.

Ваннага кереп су агызды, шактый вакыт ваннадан чыкмый торды. Ниһаять, күз төбенә чүпрәкме, кулъяулыгымы ябып, караваты янына килде. Пакетны идәнгә куйды, мендәрен җайлап салды да караватына сузылды.

Иртән мин юынырга кергәндә, ул ваннада иде инде. Кара янып чыккан күз төбен ышкый.

– Ышкыма, каралтасың гына, – дим. – Үзе бетә ул.

– Бетәр, пычагым, – ди Гриша. – Атна буе яначак ул фонарь хәзер.

– Нәрсә булды?

– Ишегалдында авыл малайлары белән бокслы уйнап алдык. Берсе ялгыш биткә төртте.

– Нинди кыз белән идең син?

– Шул кыз аркасында инде. Шәһәрдән кунакка кайткан. Беркөн урамда очрактан идем. Үзебезнең бәйрәмгә чакырдым. – Битенә салкын су тидерә. – Авыл пацаннары сагалап торган. – Күз төбенә сулы чүпрәк япты. – Без бәргәләшеп калдык, теге кыз китеп барды. Исемен дә белми калдым.

Бүлмәгә чыккач, Гриша, тумбочкасын ачып, миңа кулдан ясалган открытка сузды.

– Кулын таныйсыңмы? Җәмилә бүләге бу. Кичә биргән иде. Көндез. Сиңа тапшырырга онытканмын.

Открыткага: «Ирек, сине яна ел белян котлыйм. Саламат бул. Джамиля», – дип язылган иде. Кыз җибәргән хаталар да якын иде күңелемә.

– Бу күз астына кәгазь ябыштырып куяргадыр, ә. Каникулда төзәлеп бетә ул. – Гриша кайчы эзләп кызлар янына төшеп китте. Мин, Җәмиләнең открыткасын тотып, идән уртасында басып калдым.

Алмаз белән Руслан мыш-мыш йокы бүсәләр иде әле.

Тәрәзәдән каршыдагы кибет төбендә тарткалашкан ирләрне күзәтәм. Бер кара пәлтәлесе, үзен кочаклаганнардан ычкынып, каядыр чабып китмәкче, бер-ике адым атлый да лып итеп кар көртенә ава. Нигәдер чәченә кар сибә, бик тырышып чигәсен кар белән уарга керешә. Бүреге карда аунап ята. Ике кызмачасы аны янә аягына бастырды, бүреген башына чәпәделәр, урамнан арлы-бирле чабышучы машиналарга кул күтәрделәр. Әмма туктаучы юк.

Ул арада безнең йорт каршына бер кара «Мерседес» килеп туктады. Кызмача ирләрнең берсе, ава-түнә килеп, машина тәрәзәсенә капланды. Машина ишеге ачылды, ишектән кыска сары тун, муенына кызгылт шарф салган хатын чыкты. Хатын маңгаена төшкән чәчен сыпыргалады. Бераздан аның янәшәсендә киң кырлы кара эшләпә кигән озын кара пәлтәле ир пәйда булды.

Әлеге кара пәлтәле ир, машина багажнигын ачып, аннан зур кара сумка тартып алды. Бүселгән сумканы кар себерткән асфальтка куйды.

Теге кызмача ирләр яннарына килеп туктаган кызыл машина эченә чумдылар. Көч-хәл белән теге исереге дә машина эченә кереп ауды.

Сумкалы ир һәм кыска тунлы хатын безнең ишегалдына керделәр.

Урамнан ашыга-кабалана килүче Равил Азатович та күренде.

Коридорда малайлар чыркылдаша. Гриша кызлар янында. Берәр кыз аның төнлә өзелгән төймәсен тагадыр. Алмаз белән Руслан мин ясаган робот белән мәш киләләр. Робот киреләнә, малайларга буйсынырга теләми.

Шактый озак вакыт үтте. Гриша юк. Малайларга роботны көйләп бирер иде. Җәмилә дә күренми. Китап алырга керермен дигән иде. Укыйсы килми микәнни?

Ишек шакыдылар.

– Керегез!

Ишектән бая мин күзәткән кыска тунлы хатын һәм кара мыеклы (мыегын күрмәгән идем), шакмак йөзле ир килеп керделәр.

– Здравствуйте!

Мин татарчалап:

– Исәнмесез! – дип сәлам бирдем.

Идән уртасында робот белән мәш килүче Руслан, әлеге хатынның тавышын ишеткәч, әллә нишләп китте. Әкрен генә артына борылды һәм:

 – Ма-ма! – дип, бүлмәне яңгыратып кычкырып җибәрде. Сикереп торды да очып диярлек хатынның кыска тунына сыенды. Хатынның калтыранган куллары малайны кочып алды. Ул елый иде. Руслан да калтырана, калтыранган саен хатынга ныграк сыена. Хатын:

– Сынок мой! Родненький мой! –  дип үкси. Русланның битен, маңгаен чуп-чуп үбә. Русланның битеннән күз яшьләре ага иде.

Мин караватка барып утырдым. Миңа Алмаз килеп сыенды. Ул калтырана иде. Менә-менә елап җибәрер күк.

Шакмак йөзле ир кара сумкасыннан әллә нихәтле күчтәнәч бушатты. Ана белән бала да тынычланды. Әмма беркем дә Русланны әнисе кочагыннан аерып ала алмас иде бу минутларда. Ул аңа чат ябышкан иде. Кинәт килгән бәхетенең шулай кинәт кенә юкка чыгуыннан куркадыр ул.

– Это твой новый папа! Папа Алеша! – Хатын Русланны иргә таба этте. Руслан борын астыннан нидер мыгырданды.

Русланның булачак әтисе малайның каршына чүгәләде, сул кулыннан тотып үзенә тартты.

Малай киреләнде. Бу аның өчен бөтенләй чит-ят кеше иде шул. Үз каны түгел. Шакмак йөзле ир тамырларында бөтенләй башка кан ага иде.

Бүлмәгә Равил Азатович керде.

– Йә, хәлләрегез ничек? Сез кавышканда, борчымаска булдым. Мондый чакта сүзләрнең көче юк.

Равил Азатович чүгәләп Русланны кочаклады. Русланның күз яшьләре һаман да кипмәгән иде әле.

Килүчеләр Равил Азатович белән аска төшеп киттеләр. Руслан да аларга иярде.

 

* * *

Конфликт география дәресендә килеп чыкты. Безнең илгә Төньяк Корея президенты килгән көннәр иде. Укытучы апа Гришаны карта янына чыгарды. Гришага озын указка таягы тоттырды:

– Йәле, Михайлов, күрсәт әле Кореяне. Кай тирәдә качып тора икән ул?

Телевизордан Төньяк Корея башлыгы утырып килгән бронепоездны мин дә күреп калган идем. Вагоннан шактый симез, муен асты салынып торган кара кәчтүмле бер кеше төште. Кулын күтәреп, тирә-юнендәгеләрне сәламләп алгач, кара машинасына кереп утырды. Ак күлмәкле, кара галстуклы сакчылары машинаны уратып алып йөгереп киттеләр. Сакчыларның һәммәсе төз буйлылар, чандырлар иде. Гриша бу тамашаны күрми калды, ул, гадәттәгечә, кызлар бүлмәсендә әкият сата иде.

– Йә, Михайлов...

Гриша указкасын тын океанга китереп тыкты. Америка тирәләрен урап чыкты, аннары Австралиягә төшеп җитте. Тирләп чыккан борынын картага терәде, әмма Кореяне океан йоткан иде.

– Суга баткан мәллә Корея?

– Белмим.

Укытучы:

– Ким Владивостокка поезд белән килде, шулай булгач...

Кемдер:

– Коры җирдән килгән алайса... – дип шатланып кычкырып җибәрде.

Монголиягә кереп китте Гриша.

Коры җирдә дә юк иде Корея.

Бер кызның чәрелдек тавышы яңгырады:

– Астарак, астарак...

Мин үзем дә кайдарак икән бу Корея дигәннәре дип баш вата идем. Картада яшеренеп тора бит инде ул. Чыпчык зурлыгындагы ил микәнни соң?

– Йә, Михайлов, – укытучы апа кызарынып-бүртенеп чыкты. – Хөкүмәт сезне ашата, киендерә, сез наданнардан кеше ясарга тырыша...

Ул җөмләсен төгәлләргә өлгермәде, Гриша указкасын тотып бәрде. Таяк картага чәпәлде дә укытучы апаның аяк астына тәгәрәде.

– Үзеңә булсын Кореяң!

Гриша класска моңсу караш ташлады, ишекне тибеп ачып, коридорга атлады.

– Без наданнар түгел, апа! – дип, мин дә торып бастым, – Кореянең кайда икәнен белмәү наданлык түгел ул.

Мин дә ишеккә атладым. Тәрәзә кырына килеп бастым. Бераздан янәшәмдә Алмаз, тагын өч кыз һәм биш малай пәйда булдылар.

Гриша китеп өлгермәгән иде әле. Алмаз белән без урамга чыкканда, ул учындагы ипи валчыкларын күгәрченнәргә сибеп маташа иде. Кесәсендә ипи йөртә торган гадәте бар аның.

Икенче көнне Равил Азатович безне кабинетына чакырып кертте.

– Ну, егетләр, артистка әйләндегез, ә. Тагын нинди кәмит ясадыгыз инде?

Гриша сикереп торды:

– Мин география дәресенә аяк та басмыйм бүтән. Нигә ул безне наданнар дип мыскыллый? Бер вакытны алкашлардан кем тусын инде дип шаркылдаган иде. Укытучы андый булмый, Равил Азатович.

Равил Азатович авторучкасын бөтергәләде, өстәл тартмасыннан берничә бит кәгазь алып өстәлгә таратып салды.

– Мәгез. Аңлатма языгыз. Алдашмагыз. Алдакчыларны күралмыйм.

Өчебез дә яздык абый кушканны. Директор абый язмаларыбыз белән бик җентекләп танышып чыкты һәм:

– Сезгә бүтән сорауларым юк, – дип, безне ишек төбенә хәтле озатты. Каршыбызга коридордан килүче ике кызыбыз да очрады. Директор абый янына барышларыдыр. Четерекле мәсьәләләр килеп чыкса, һәрберсе директор абыйга ярдәм сорап килә инде.

Бүлмәгә кайткач, Гриша сумкасыннан география дәреслеген тартып алды:

– Әйдәгез, наданнар, Кореяне эзлибез!

Озак эзләмәдек, Корея Кытайга сыенган икән. Төньяк һәм Көньяк Корея илләре Япон диңгезе кочагында дулкыннар шавын тыңлап ята икән.

– Мин аны Америкадан эзлим тагын, – Гриша ручкасын картага төртте, Кореяне түгәрәкләп куйды.

– Монголиягә килеп җиткән идең бит, Кореягә җитәргә аз гына калган булган, – Алмаз шаркылдап көлеп җибәрде.

Конфликт безнең файдага төгәлләнде. География укытучысы үз авылы мәктәбенә кайтып киткән дип ишеттек. Аны кара мыеклы чандыр абый алыштырды.

 

* * *

Кичен Җәмилә янына кердем. Җеп очын теле белән юешләп, инә саплап утыра иде.

Тумбочкасы өстендә «Маугли» ята, китап битләре ачык. Китап янәшәсендә яртылаш эчелгән стакан тора.

Ул, күзләрен кыса төшеп, тәрәзәгә борылды. Тумбочка тартмасындагы эреле-ваклы төймәләрне өстәлгә таратты.

Матур сүзләр язылган открыткамны Җәмиләгә суздым. Рәсем дә ясап маташкан идем открыткага. Җәмилә, күзлеген киеп, открыткадагы сүзләрне укып чыкты.

– Рәхмәт, Ирек! – дип, открытканы «Маугли» өстенә салды. Ни әйтергә белмәгәннән:

– Китап укыйсыңмыни? – дидем. Ничектер сүз башларга кирәк бит инде. Оялчан мин. Кызлар янында гел югалып калам. Телем тотлыга, тирләп чыгам. Шуңа да Гөлнәфисә малае дип атаганнардыр инде мине. Оялчанлык әтисез үсү галәмәтедер. Әтиле малайлар бер тишектән кереп, икенчесеннән чыга ул. Баш түбәсеннән йөри.

Әнә Гриша. Чыркылдатып кочаклый кызларны. Берсенең битеннән үбеп алды беркөн. Әти белән яшәп калган шул ул.

– Төймә тагам ич, – кыз җеп очын кабат теленә тидерде. – Синең укыганың бармы «Маугли»ны?

– Киносын гына карадым.

– Син аны укып чык. Төне буе йоклый алмассың.

– Йок-лый-быз-з-з, – дип суздым мин. – Кичтән ашасам гына йоклый алмый интегәм.

– Симертә бит ул йокы.

Сүзем бетте. Кабат Мауглига әйләнеп кайттым.

– Джунглида рәхәтләнеп яшәгән ул.

– Мин шуны аңладым, Ирек. Беләсеңме, хайваннар белән яшәү рәхәтрәк. Алар бер-берсен рәнҗетми, балаларын ташлап китми, чит баланы да имезеп үстерә. Маугли нинди таза егет әнә! Аннары хайваннар ачу сакламый, – Җәмилә саплаган инәсен төймә тишегенә тыкты, зәңгәр күлмәгенә зәңгәр төймә тагарга кереште.

Күз алдыма әнием килеп басты. Ул да нәкъ шулай тага иде төймәне. Башта җепне теле белән юешли, аннары инәне саплый. Күлмәккә төс төймәне сайлый. Төймәне таккач, җепне керт итеп тешләп өзә.

– Миңа да биреп торырсың әле «Маугли»ны.

– Мин аны биш тапкыр укыдым инде. Ятлап бетерә яздым. Ал. Кычкырып укырсыз малайлар белән.

– Мин тугызны бетергәч, колледжга керәм. Компьютерларда эшләргә өйрәнәсем килә.

– Син роботлар белән җенләнәсең бит.

– Анысын да ташламам. Гриша да тугыздан колледжга барам, ди.

– Әле сигезне бетермәдегез бит.

– Вакыт тиз уза ул. Монда килгәнемә өч ел инде. Башта авылны бик нык сагындым, хәзер ияләшеп беттем инде.

– Колледжга керсәң, шәһәрдә яшисең инде.

– Әйе.

Җәмилә төймәне тагып бетерде. Җепне төйнәде. Аннары аны теше белән керт итеп өзде. Күлмәген урындык аркасына элде.

– Мин тегүче булам. Кешеләрне матур киемнәр белән сөендерәм.

– Син миңа әнине хәтерләтәсең, Җәмилә.

– Син әниеңнең йөзен хәтерлисең. Минем анысы да юк бит.

Җәмилә тәрәзә кырыена килеп басты. Нечкә бармагын пыялага тидерде. Ниндидер сызыклар сызгалады. Нечкә иренен тешләде.

 

* * *

Сигезне тәмамлап килгәндә, Гриша белән Кырымга китеп бардык. Татарстанда робототехниклар олимпиадасында җиңүчеләр булган идек, безне Россия командасына керттеләр.

Поездда Симферополь каласына килеп җиттек. Каланың үз исеме Акмәчет икән. Бу җирләр кырым татарлары ватаны икән. Юлда шулай дип Зөфәр Сабирович сөйләп килде. Кырым ханлыгы тарихын, аның фаҗигасен дә белдек. Кырым ирләре Казан ханлыгы белән дә идарә иткәннәр. Кырым ханлыгын баскыннар туздырып ташлагач, шәһәрләрнең дә атамаларын үзгәрткәннәр. Басып алучылар үзләренчә кушкан исемнәрне.

– Таяну ноктасын югалткан халыкта ятимнәр арта, тора-бара ул үзе дә юкка чыга. Тел, дин юкка чыкса, әхлак та бетә. Әхлаксыз яшәү мөмкин түгел, егетләр. – Зөфәр Сабирович уйга чумды. – Кырым татарлары нык үзәкле халык, алар үзләрен саклап калачак!

– Сез аз укыйсыз, тарихыгызны белмисез, – дип әрләп тә алды безне тәрбияче абыебыз.

Кырымда ун көн сизелми дә үтеп китте. Кара диңгездә су коенып, пальмалар күләгәсендә хәл җыеп йөри-йөри, вакыт узуын сизмәгәнбез дә. Олимпиада нәтиҗәләрен игълан иттеләр, Гриша белән мин призлы урын эләктерә алмадык, катнашучылар гына булып калдык. Россия командасы икенче урынны алды.

– Борчылмагыз, мондый ярышларда катнашу үзе зур дәрәҗә, сезнең әле барысы да алда, – дип тынычландырды безне Зөфәр Сабирович. – Әйдәгез, Казанга киткәнче, базарны урап кайтыйк бер! Стрессларыгызны шунда коеп калдырырсыз.

Киттек. Базар кайнап тора. Андагы җиләк-җимеш, кием-салым дисеңме... күзләр камаша.

Курчаклар тезелешеп торган прилавканы күреп алгач, юлдашларымны шунда әйдәкләдем.

Алтын җепләр белән бизәкләп чигелгән яшел түбәтәйле, кечкенәрәк буйлы, ак сакаллы карт сата икән ул курчакларны.

Зөфәр Сабирович картка:

– Әссәламәгаләйкүм! – дип сәлам бирде. Карт, сәламне кабул итеп, түбәтәйле башын иде:

– Вәгаләйкүмәссәлам!

– Без Казан татарлары! – диде Зөфәр Сабирович саф татарча.

Картның йөзе кояштай балкыды, үзе кинәт буйга үсеп китте кебек.

Алар нидер сөйләшәләр, миңа таныш сүзләр дә ишетелгәли. Күзләрем курчакларда. Их, шуларның берсен Җәмиләгә бүләк итәргә! Юл чыгымнарына дип биреп җибәргән акчам бар әле кесәмдә. Юк-барга әрәм-шәрәм итмәдем мин аны.

Гриша да акчасын кысып тотты.

Яшел түбәтәйле карт һәм Зөфәр Сабировичның көлешә-көлешә гәпләшүләре мине айнытып җибәрде. Аларга борылдым. Тәрбиячебезнең башына искиткеч матур түбәтәй менеп кунаклаган иде. Ул аңа шулхәтле килешеп тора, Зөфәр абыебыз берничә яшькә яшәреп киткән, мин сиңайтим.

Гриша да тел шартлатты:

– Кырым кызлары калмый инде абый артыннан. Казанга ияреп кайтачаклар!

Зәп-зәңгәр күзле, ак яулыгы читеннән кап-кара бөдрәләр чыгып торучы курчактан күз ала алмыйм. «Җәмилә аерыла алмас иде бу курчактан. Кыйммәт микән?»

Сатучы картка:

– Ничә сум бу курчак? – дип сораулы карашымны төбәдем.

Карт җавап бирде. Шактый кыйбат икән шул курчак. Хәер, затлы әйбернең кайчан арзан булганы бар инде аның.

– Курчакка кызыктыңмыни, егет? Берәр чибәргә бүләк итмәкчедер инде син аны. Мә! Миндә акча бар. Казанга билетлар алынган. – Зөфәр Сабирович миңа акча сузды. – Эшли башлагач түләрсең!

Сатучы карт бездән әллә ни күп акча алмады.

– Үз туганнарым бит сез, – ди-ди, ак сакалын сыпыргалады да без биргән акчаның шактыен кире сузды. – Әйдәгез, үземә кунакка алып кайтам сезне. Бик зур бакчам бар. Рәхәтләнеп сыйланырсыз...

– Кырымга юлыбыз төшми тормас. Бик зур рәхмәт сезгә хөрмәтегез өчен. Очрашырбыз, бабакай! – дип кысып кочаклады аны Зөфәр Сабирович.

– Килегез, кил. Мин гел шушы урында сатам.

Кечкенә буйлы карт Зөфәр абыйның күкрәгенә сеңеп бетә язды.

Чыгышлый, Гриша үзенә бик матур күлмәк сатып алды.

 

* * *

Җәмиләнең ишеген шакыдым. Курчагымны ике куллап артка яшердем.

Ишек ачылды. Каршымда Аня басып тора иде. Аняның җилкәсе аша Җәмилә караватына күз салдым. Бик пөхтәләп җыеп куелган карават буш иде.

– Син Җәмиләгәдер? – дип, сары кашлары астыннан миңа текәлде чөенке борынлы Аня.

Ул миңа битараф түгел. Мәктәптә дә, коридорда да минем яндарак булырга тырыша. Кайчакларда иркә песи сыман сырпаланып та алгалый. Аня да чибәр. Курнос борыны үзенә килешеп тора. Чәнти бармагына зәңгәр кашлы йөзек кигән. Белүемчә, аны кемнәрдер тәрбиягә алган булган. Аня ике ел авылдагы күп балалы гаиләдә яшәгән. Алар бүлмәсенә бер керүемдә:

– Безнең дуңгызлар бар иде. Шул дуңгызларны чистартып юа идем. Кичкә алар тагын пычракка баткан булалар, – дип сөйләнеп утыруын ишеткән идем. Ике еллап шунда яшәгәч, кире китереп куйганнар аны бирегә.

– Җәмилә кайда, Аня?

Аня миңа серле караш ташлады:

– Җәмилә тү-тү-тү...

– Кая китте?

– Алып киттеләр. Ташлап китте безне Җәмилә. – Кыз ишекне киңрәк ачты. – Кер әйдә. Ул бит татарка. Дуңгыз юып интекмәс. – Елмайды. Сынык теше җемелдәп китте. Тешен авылда сындырып кайткан иде ул. – Аны да кире китереп куймасалар...

Миемнән әллә нинди уйлар йөгереште. «Җәмилә киткән... Киткән... Кая киткән? Мин аны бүтән күрмәм микәнни?»

Аня кулымдагы курчагымны күреп алды. Кулларын чәбәкләде:

– О! Какая красота! Бир, тумбочкага бастырып куям!

– Гафу ит! – дидем мин. – Үземнең дә тумбочкам бар. – Кырысрак килеп чыкты бугай. – Мин аны Җәмиләгә дип алган идем.

Бүлмәгә кергән саен курчакның ап-ак яулыгын сыйпыйм. Кулыма алуга ул:

– Әни! – дип татарча кычкырып җибәрә. Турайтыбрак бастырсам, ниндидер бик моңлы көй ишетелә. Мин аны урамга каратып бастырып куям. – Җәмиләне көт. Шул урамнан кайтыр... – дим.

Көй тына.

Казанга кайтышлый курчак самолетта җырлый башлагач, Зөфәр абый:

– Туган ил турында бу җыр. Югалткан ил турында! – дигән иде.

... Ике атнадан Җәмиләдән хат алдым. Оренбург каласына барып чыккан икән. Әти-әнисе бик әйбәт кешеләр икән. Чып-чын татар гаиләсе дигән.

Шундук җавап юлладым.

Җавап көттермәде: «Абый миңа кесә телефоны бүләк итте. Син дә ал. Телефоннан гына сөйләшербез», – дигән һәм телефон номерын сырлап куйган.

 

* * *

Тугызны тәмамлагач, документларымны колледжга илтеп тапшырдым. Аерылмас дустым Гриша да минем белән. Җәмиләгә дигән курчак та безгә ияреп йөри. Турайтып бастырсак:

– Әни! – дип кычкыра. Саф татарча кычкыра.

Равил Азатовичтан рөхсәт алып, авылга җыендым.

– Син инде җиткән егет. Адашмассың, – диде әфганчы абый. Медальләре чыңлап куйды. Шунда келт итеп кайчандыр ул әйткән сүзләр исемә төште: «Әфганнар бит алар үз җирләрен, кышлакларын яклап сугыштылар. Чын патриотлык менә шул була ул. Ә без аларның гореф-гадәтләрен, гасырлардан килгән йолаларын таптап йөрдек. Шуның өчен безнең күкрәкләргә медаль тактылар».

Ниһаять, дүрт елдан соң авылга кайтып барам. Тәрәзә кырындагы урынга сеңгән идем, каршыма сыра шешәсе тоткан шешенке йөзле ир килеп утырды.

– Исәнме, якташ! – дип елмайды да, кесәсеннән пәке чыгарып, сыра шешәсен ачты. Шешә авызын учы белән томалады, аннан башын артка ташлап сыраны авызына койды.

– Син кайсы якка, якташ? Кайдан килеш?

Балалар йортында тугызны тәмамлавымны, колледжга керергә җыенуымны белгәч:

– Син бәхетле, баш төртер урының бар, – дип, маңгаен сыпырды. – Мин дә детдом җимеше. Юньле-рәтле эшкә урнаша алмыйча иза чиктем. Без яшәргә өйрәнмәгән бит кешечә. Үземә тиешле квартираны алдым, чәчләрем агарып беткәч. Мебелен, тегесен-монысын юнәттем. – Яртылаш бушаган шешәсен тәрәзә кырынарак этте. – Эшләгән акча җилгә оча тора. Дворникның хезмәт хакы күпме генә инде аның. Детдомда бергә үскән дуслар да килгәли. Алар килгәч, лык булына инде. Аннан баш авырту, баш төзәтү... Тартып алдылар минем квартираны. Муеннан бурычка баткан идем. Суд ясап куып чыгардылар. Урамда калдым. – Ир тагын бер йотым сыра йотты. – Котельников Иван мин. Әни ташлап калдырган мине котельныйга. Катып үлмәсен дигәндер инде. Анысына да рәхмәт. Син бәхетле. Башыңны терәр почмагың бар... Мин үземнең кемлегемне дә белмим. Кайсы милләт баласы мин? Бәлки урыс түгелмендер, бөтенләй башка милләт вәкиледер мин, ә?

...Алдагы тукталышта төшеп калдым.

Юл чатына чыгып бастым.

Өч көннән мин балалар йортына кайтып җитәргә тиеш.

Йөрдем авылда. Күрәсе кешеләрне күрдем. Аманулла абый белән төнозын сөйләшеп утырдык. Зөлфия апа өч тапкыр чәй кайнатты. Пилмән ашаган идек кичтән. Бераз тозлырак булды бугай...

– Колледжны тәмамлагач, монда кайтырсың. Бәхетне читтән әзләмиләр аны. Үземнән беләм. Армиягә барырсың. Аннан кабат минем янга кайтырсың. Бер йорт җиткереп куярмын үзеңә.

– Безгә квартира бирәләр, абый.

– Һавадагы кош оча да китә ул, егетем.

Мин дәшмим.

– Миңа белгечләр бик кирәк. – Лимонлы чәен йота. – Хәзер сәнәк заманы түгел, компьютер заманы.

Иртән иртүк фермасына менеп китте:

– Син киткәнче урап кайтам мин.

Нургали абзыйга кереп саубуллашып чыктым. Тәрәзә кырыенда район гәзитен караштырып утыра иде.

– Әзерләнеп беткәнсең икән. Нәркизә күп сәлам әйтергә кушты сиңа.

– Рәхмәт, Нургали абый!

Кесәмә акча тыкты:

– Бездән күчтәнәч. Кирәге чыгар.

Кочаклашып саубуллаштык.

Аманулла абый мине капка төбендә көтеп утыра иде. Ишегалдында Зөлфия апаның тамак кырганы ишетелде. Капка ачылды. Пакет күтәргән Зөлфия апа:

– Итле пәрәмәчләр пешергән идем. Сыйланырсыз! – Күлмәк путасын төзәткәләде.

Киттем. Алар капка төбендә кул болгап калдылар. Зиратка кердем. Тып-тын. Күбәләкләр генә очкалап ала. Чүп-чар юк. Ямь-яшел үлән. Печәнен күптән түгел генә чабып алганнар. Зират кирәк-яраклары бикләнгән кечкенә өйгә сөяп куелган тырманы алып килеп, әниемнең чардуганы эчендәге корыган яфракларны тырмалап чыгарып, чүп савытына илтеп ташладым. Аннары бабам белән әбием каберләренә баш идем.

Елга буена төштем.

Балачакта шыртлака каптырган тын дугайны күрәсем килгән иде. Елга саеккан, дугай да кечерәеп калган, су төбендәге чуерташлар күзгә кереп тора.

Сискәнеп киттем. Кемдер җилкәмә авыр кулын салды:

– Исәнме, улым!

Борылып карадым, артымда Нияз абый басып тора. Күзләрен миннән яшерергә тырыша.

Мин ул әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңлый алмый аптырыйм. «Кемгә дәшә ул? Рияз юк бит минем янда...»

Уем Аманулла абыйның ишегалды тирәсендә бөтерелә. Рәшәткә кырындагы чирәмдә ятучы зелпене күреп алган идем. «Нинди зелпе бу? Монда зелпе үсми ләбаса.»

Иелеп алдым зелпене. Әйе. Зелпе түгел иде бу. Зелпе дигәнем әниемнең кызгылт кофтасыннан өзелеп төшеп калган төймә иде.

Мин шунда кабат әни белән очрашкан идем. Инде менә...

– Исәнме, улым!

Мин кабат чынбарлыкка әйләнеп кайтам. Бу бит...

– Син моны ник иртәрәк әйтмәдең, Нияз абый?

Кочакларга сузылган кулны читкә этәреп, олы юлга аяк басам.

Нишли ала идем соң мин ул минутта?

Авыл ерагая. Асфальт юлга яңа чапкан печән коелгалап калган.

Атлыйм, артыма борылам. Теге вакытта Нәркизәгә сөйләгән әкиятне искә төшерәм. Юл ияреп килми миңа. Артымда тирән күлләр дә, мылтыклы аучылар да күренми. Китеп барам.

Кайбер нәрсәләрне югалтып, кайберләрен табып китеп барам.

 

Рәшит БӘШӘР

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions

 

«Мәйдан» № 9, 2023 ел

 

 

Комментарийлар