Логотип «Мәйдан» журналы

Сикәлтәле юл башы

(Повесть)

Ул июнь печәне җәелгән ат арбасыннан тузанлы юлга сикерде. Көнозын кояшта кызган мамык сыман йомшак тузан тубыкларын пешерде. Кискен хәрәкәт ясаудан тузгыган тузан бөртекләре, тасма сыман бөтерелеп, балтырларына уралды.

Арбада кырын яткан абзый атын сулга борды, дилбегәне печән өстенә атты. Койрыгын селти-селти, кигәвеннәр өркетеп кайткан ат җиңеләеп калган арбаны тизрәк тартып китте.

Яшүсмер нарат күләгәсенә утырды. Бер-берсенә бәйләп җилкәсенә аскан кыска кунычлы кедаларын чирәмгә ташлады. Тузанланган аякларын сөрткәләде, кырын ятып, мәмрәп пешкән берничә җиләк өзеп алды. Җиләкләрне тел астына салгач, кесәсеннән оекларын тартып чыгарды.

Ирек тау башыннан аста җәелеп яткан авылга күз ташлады. Әнә теге очта мәчет манарасы күгелҗем күккә кадалган. Урамнар буш. Халык төшке аштан соң черем итәдер. Кибет тирәсендә генә берничә кеше күренеп китте.

Авылны уратып, аның балачак елгасы агып ята. Әйе, елга ага. Тик агышы гына акрынайган бугай. Саекканга охшаган. Ярларын да кайбер урыннарда куе таллыклар басып киткән. Шул мәлдә таллыкта кызыл төс балкып китте. «Нәрсә бу? Кызыл күлмәкле берәр малаймы? Балык тотамы?»

Ирекнең бу җирләрне калдырып китүенә әллә ничә ел гомер узган лабаса. Дүрт ел күрмәде инде ул авылын, урамнарының тузан исен дә күптән онытты.

Карашын кайчандыр үзе тәгәрәп үскән урамга күчерде. Ул яшәгән нигездә ике катлы йорт нурланып тора әнә. «Кемнәр яши икән анда? Нәркизә авылда микән? Авылда булса, инде тугызны тәмамлаган булырга тиеш...»

Буш урамнарны айкый-айкый, ул зират тирәсенә килеп чыкты. Бу зиратта аның бабасы, әбисе, әнисе мәңгелек йокыга талган.

Әбисе, бабасының йөз чалымнарын хәтерләми инде, еллар томанын таратып җибәрсәң, бәлки күз аллары яктырып китәр иде дә китүен. Мөмкин хәл түгел шул бу. Ә менә әнисе күз алдында кызгылт блузкасын кигән килеш елмаеп басып тора.

Вак таш җәелгән урамнан үзе үскән нигезгә таба атлады ул. Рәшәткәләргә ышкылып диярлек кычытканнар үсеп утыра. Бер кызгылт әтәч үз тирәсенә тавыкларын җыйган да ниндидер киңәшмә уздырып маташа. Аннары кинәт кенә тибенергә керешә. Тавыклар йөгерешеп әтәч янына җыела. Бик ашыгып нәрсәдер чүплиләр.

Килеп җитте. Каршында ике катлы таш йорт кукраеп утыра. Йортны зәңгәр койма үз эченә яшергән. Капка төбендә чүп-мазар, тәмәке төпчекләре дә күренми. Көн саен җентекләп себереп торалардыр. Кычытканнар да, әрекмәннәр дә юкка чыккан.

«Кемнәр яши икән биредә? Ишегалдында бездән истәлек булып берәр нәрсә калган микән? Керергәме, юкмы?»

Бераз икеләнеп торгач, келәгә үрелде. Капка ачылып китте. «Һау! Һау!» Зур башлы, кызгылт күзле этне күрде.

Йорт почмагыннан ачкычларын шылтыратып, кара мыеклы ир килеп чыкты:

 – Рекс! Бирегә кил!

Эт Иреккә янә күз генә сирпеп алды да, еш-еш сулый-сулый, хуҗасы янына ашыкты.

– Кер, кунак! Кер! Мактап йөрисең...

Инде борылып чыгып китәргә әзер Ирек кайчандыр үзе яланаяк чапкан яшел чирәмгә аяк басты. «Песи борчагының тамыры корыган. Ә чирәменең исе таныш. Шул ук әчкелтем ис...»

Йорт хуҗасы абзар почмагында машина ремонтлап ята икән. Башын двигательгә иде. Майга баткан беләген пычранып беткән чүпрәккә сөртте. Ачкычын чирәмгә ташлады да бармак очы белән ирен читен кашып куйды.

– Син кем?

– Исәнмесез! Мин – Ирек. Ерактан кайттым. Мин туган нигез бу!

– Ә-ә... Шулаймыни... – Ирнең сул күз астындагы бит сөяге эчкә баткан иде, шунлыктан ул күзе уңына караганда зуррак булып күренә. – Бу нигездә яшәгән хатын үлгәч, малаен детдомга алып киткәннәр дип ишеткән идем...

Үсмер дәшмәде.

– Нигез хуҗасы инде син алайса... Монда кайтып төпләнүебезгә дүрт ел инде. Үзбәкстаннан кайтып төштек без. Ахангараннан. СССР таркалгач, яшәрлек рәт калмады анда.

Хуҗа чирәмгә сузылган этенә күз атты. Эт, кызыл телен салындырып, еш-еш сулый иде, аякларын алга сузган.

– Менә шушы нигезне бирделәр. Кечкенәрәк кенә өй тора иде биредә. Бер-ике сарык сыярлык кына кечкенәрәк абзар һәм җилләрдә селкенеп торучы җилкапка. Аннары ун сутый бәрәңге бакчасы.

– Өегез зур.

– Муеннан кредитта мин, энем.

Ирекнең балтырын черки тешләп алды. «Авыл черкиләре элеккечә усаллар икән.» Ул үзалдына елмаеп куйды.

– Движок барахлит. Йәле, кил әле! – Хуҗа машина ишеген ачты. – Утыр! Мин әйткәч, стартерга басарсың!

Ир кабат двигательгә иелде:

– Бас!

Мотор пыт-пыт итте дә сүнде.

– Аманулла мин. Бабаларым шушы яктан. Әмма алар гомер сөргән авыл юк инде. Ялан кырда чокыр-чакырлар гына торып калган. Зираты да ташландык. Ташлары кайсы кителеп беткән, кайсы ауган. Язуларын танырлык түгел. Хәер, нишли алам соң инде мин, гарәпчә укый белмим бит.

– Нургали абзыйлар исәнме? – Ирек тәрәзә кашагалары зәңгәр булган йортка төртеп күрсәтте.

– Җир җимертеп яшәп яталар. Йорт күтәргәндә, бик булыштылар. Малае Чаллыга күченеп китте. КАМАЗда машиналар сыный бугай. Киленнәре Рәмзия кайтып киткән иде узган атнада. Нургали абзый хатынын ияртеп каядыр китте иртән.

– Нәркизәне белмисезме?

– Беләм, ник белмәскә. Казанда ул. Техникумга кермәкче бугай.

Озак казындылар алар машина тирәсендә. Төштән соң машинага җан керде, ниһаять.

– Булдырдык, брат, инде чәйләп алсак та ярый. Ипи шүрлегеңне юешләп ал, брат. – Аманулла өйалды ишегендәге кара төймәгә басты. Кыңгырау тавышын ишеткән хатын тәрәзәдән башын тыкты.

– Тамагың киптеме?

– Кибү генә түгел, тел аңкауга ябышты монда.

– Әллә кайчан ук чәйгә чакырган идем бит. Әй дип кул гына селтәдең. Кер, манты җылытам...

– Кунак килде. Без икәү. Машинаны ремонтладык менә.

– Кунагыңны да кыста. Табыннан олы түгелдер.

Ирек киң күңелле бу абзыйга гашыйк булып өлгергән иде инде. Әйтерсең, әллә кайчангы ахири дуслар алар.

Үсмернең күңелендә тамчы да начарлык юклыгын аңлаган эт чирәмгә кырын сузылып ятып черем итә. Колагына кунган күбәләкне дә тоймый хәтта.

Ир Ирекнең кулына чүмеч белән су салды. Үсмер, юлда йөри-йөри тузанланган битен, муенын юып алгач, күлмәк изүен дә җылымса су белән сыпыргалады. – Рәхмәт, абый! – Сөлгене иргә сузды.

– Мә, миңа сал хәзер! – Юеш сөлгене сыртына салып, чирәмгә иелде. Майланган учларын сузды:

– Давай! Кызганма суны! – Күкрәгенә шап-шоп суккалады. – Ах, шәп! Шәп!

Өйгә керделәр. Кысан гына өйалды икән. Кызгылт имән ишекне ачып, аш бүлмәсенә уздылар. Түр бүлмәдән биленә яшькелт алъяпкыч япкан кап-кара күзле, озын кара толымнарын калку күкрәкләренә сузып салган хатын елмаеп килеп чыкты. Толым очлары балаклары бөрмәле киң шароварга салынып төшкән иде.

– Узыгыз, уз! Манты җылыттым. Кунакның да юл йөреп тамагы ачкандыр.

Хатын, газ плитәсен сүндереп, ак кәстрүлдән тәлинкәләргә өчәр манты салды. Аларның һәрберсе кабартма зурлыгы иде.

Ирек ике манты ашагач, үзе дә сизмәстән кикереп куйды, майлы сарык ите ашказанын эшләтеп җибәргән иде. Инде көнозын юньле-рәтле ризык капмаган Ирек рәхмәтле күзләрен чибәр апага төбәде. Чәнечкесен өстәлгә куйды.

– Аша, матурым, аша! Ризыктан олы түгелсең...

– Тамагым туйды, апа, рәхмәт!

– Сез каты-коты капкалап йөрергә күнеккән бит.

– Рәхмәт, апа! Тәмле бик.

– Күзләреңнең нуры сүнмәсен, йөзең алсулыгы бетмәсен, балам. Кофе эчәсеңме, чәйме?

Ирек чәйне, гадәттә, соңрак, ашаганы ашказанына сеңеп беткәч кенә эчә торган иде. Шунлыктан, кирәкми, дигәндәй, башын селкеде.

Хатын иренә каһвә ясады.

– Син нишләмәкче хәзер?

– Ферманы урап кайтырга исәп. Кичәдән бирле сугылган юк. – Иреккә борылды:

– Утыз баш сыерым бар. Фермер Аманулла абзаң. Кредит та алдым, хөкүмәт тә булышты. Такта-сайгаклардан, кирпечтән өлеш чыгарды. Ташландык ферманы сипләштереп, сыерлар асрарга керештем. Әкренләп түлим кредитны. Сөт бәяләре генә уйнаштырып тора менә.

Ишегалдына чыктылар.

– Кунып китәрсең. Әйдә, сыерлар күрсәтеп кайтам.

Капканы киереп ачып куйгач, Аманулла машинасын кабызды.

Машина, урамга җәелгән вак ташларны шыгырдата-шыгырдата, Югары очка менеп китте.

Барышлый:

– Хатыным Зөлфия үзбәк кызы минем. Миннән ун яшькә кечерәк. Авылга күченеп кайткач, еламаган көне аз булгандыр. Туган якларын сагынып өзгәләнде бәгырь. Мин дә туган якны сагынган идем шул. Кайтырга ниятләдем. – Ян тәрәзәне ачты. – Тегендә яшәү зарланырлык түгел иде үзе. Җиләк-җимеш муеннан. Ну, туган туфрак тарта. Олыгайган саен ныграк сагындыра икән туган яклар.

Ир:

– Детдомда бик авыр булмадымы яшәү? – дип, Иреккә борылды. – Исән калу өчен бик рәхимсез көрәш бара диләр анда. Бик кыерсытмадылармы?

– Юк, абый. Дусларым әйбәт иде минем.

– Бер йодрык булып яшәдегез инде алайса...

– Директорыбыз да бик кешелекле. Афганец.

– О! Алай булгач, стройда гына йөргәнсез инде.

– Без үзебез теләгәнчә яшәдек, абый.

Ир тәрәзә пыяласын күтәребрәк куйды:

– Колакка җил бәрә. Менә шул. Кайттым. Төпләндем. Үземнең эшне башлап җибәрдем. Ахырын белгән юк.

– Балаларыгыз зурдыр инде, абый?

– Олы улым Казанда укый. Ветврач булачак, Алла бирсә. Үзем шунда җибәрдем. Терлегем күп. Эшләр минем фермада. Кечесе унда укып йөри. Кызым җидене бетерде. Җәйге лагерьда ял итә анысы. Урманда. Син үзең ничек?

– Мин колледжга керәм, общагада яшәрмен. Компьютерщик булачакмын.

– Аһа! Минем янга кайтырсың бетергәч. Ферманы компьютерлаштырырбыз. Роботлар алып җибәрербез.

Фермага килеп җиттеләр.

Калайлары сытылып-изелеп беткән иске арбага тирес төяп маташучы ике ир, хуҗа килгәнен күргәч, сәнәкләрен тирес өеменә кадап, тәмәке кабыздылар, Аманулла белән күрештеләр.

Ирләрнең өлкәнрәге:

– Савымчылар иртәнге сөтне биреп җибәрделәр, өйләренә кайтып киттеләр әле. Без менә тирес чыгарабыз, – дип, тәмәке төтенен читкә өрде. – Сөтләре көндәгечә. Ашаудан өзгән юк малларны. – Тәмәке суырды, ютәлләде.

Ирләр җыелышып эчкә кереп киттеләр. Ирек машинага сөялеп калды.

 

* * *

Фермадан кайткач, Ирек Нургали абыйсының ишегалдына, капканы шыгырдатып ачып, хуҗа сыман нык атлап керде. Малай чагы шушы ишегалдында узды диярлек аның. Нургали абыйсы аны чүкеч тотарга, кадак кагарга өйрәтте. «Җебек булма, җебекләрне яратмыйм. Син бит ир кеше!» – дияр иде ул, Ирек кинәт кенә үз эченә бикләнеп, югалып калган чакларда.

Нургали абзыйның зур гына алма бакчасы бар. Алмалар өлгереп, тупырдашып җиргә сикерә башлагач, рәхәтләнә иде малай, Нәркизә белән алма кимереп. Авызы бөрешә иде хәтта. Нәркизә агачлар арасыннан иелә-бөгелә бара да, мунча янына килеп җиткәч, карлыган куаклары аша үрелеп, малайга кып-кызыл алма ата. Ак күлмәге куаклар арасында балкып ала да, кыз кинәт юкка чыга. Ботакларга орынмаска тырышып, песиләр комда кызынып яткан ишегалдына сыза. Бакчадан чыгышлый янә малайга алма ата. Алма килеп чәпәлгән маңгаен ышкып азапланучы малай кызны тәмам күз уңыннан ычкындыра, кыз, ул арада печәнлеккә үрмәләп менеп, кипкән чәчәкләр өстенә тәгәри.

Әнисенең:

– Ирек улым, син кайда? Өйгә кайт, аш пеште! – дип чакыруын ишеткәч, ике күрше бакчаны бүлеп торучы рәшәткә капканы ачып, үз ягына чыга...

Ирек таныш ишек яңагына беркетелгән кара төймәгә басты. Эчтән:

– Мин өйдә, – дигән тавыш ишетелде. Нургали абзыйсы бу. Тавышы үзгәрмәгән.

Йорт хуҗасы яшүсмерне ишек төбендә үк каршы алды. Егетне күргәч, бер мәлгә аптырап та калды кебек. Шакмаклы кызгылт күлмәк, аксыл чалбар кигән, иңенә сумка аскан бу егет аңа бик тә таныш йөзне хәтерләтте. Туры кылыч борын, ачык коңгырт күзләр, иягендә яра эзе җөйләнеп тора.

Нургали абзый:

– Ирек, синме бу? Әллә күзләрем алдыймы? Буең минекеннән озын, – дип, сайгакны шыгырдатып каршы атлады.

Ирек хуҗага кул сузды:

– Исәнме, Нургали абый! Әйе, Ирек мин. Сезне сагынып кердем менә.

Ир аны күкрәгенә кысты:

– Ничә еллар бит инде. Үзгәргәнсең. Ир-ат чалымнары кергән. Иягеңнән таныдым. Агачтан егылып төшкәч, таш ярган иде иягеңне. Таныш җәй! – Нургали абыйсы көлеп җибәрде. – Табак хәтле әрекмән яфрагын хәтерлисеңме? Көчкә туктаткан идек аккан каныңны.

Ирек өй эченә күз йөгертеп чыкты. Түрдәге стенадан аңа бик тә таныш йөз карап тора әнә. Бөдрә чәчле кыз. Иреннәре кысылган. Уйчан. Алтынчыга күчкәч, Ирек чит җирләргә китеп барды. Кечкенә генә урманы булган, яныннан көн-төн поездлар шаулап узып торучы бер авылга килеп сыенды. Менә шул бөдрә чәчле кыз аны еш кына төшләренә кереп уятты.

Тумбочка өстендә стенага сөялеп утыручы сары чәчле, зәңгәр күзле курчак та исән икән әле. Ирек таныш курчакны кулына алды. Курчак ерак балачактан «Мама!» дип моңсу хәбәр җиткерде. Үсмер ирексездән бәреп чыккан яшьләрен сөрткәләде. «Нургали абый җебек дияр инде...»

– Нинди җилләр ташлады, күрше? – Нургали абыйсы егетнең иңенә кулын салды. – Озаккамы?

– Мин узышлый гына, Нургали абый. Ике көннән китәм. Авылны, сезне күреп чыгыйм дигән идем.

– Син детдомдамы, әллә?

– Мин Бөгелмә ягындагы бер авылда яшәдем, абый. Колледжда укыячакмын. Шәһәрдә.

– Алай икә-ә-ә-н, – дип сузды Нургали абыйсы. – Детдомнан китәм дисең инде алайса.

Ирекнең карашы Нәркизәнең каратут йөзен сыйпады. Зәңгәр күзләренә төшеп торучы сары чәчләрен өскә күтәртергә теләгәндәй, иреннәрен бөрештереп, кызның йөзенә җылы сулышын өрде.

– Нәркизә ничек, Нургали абый?

– Нәркизә Казанда. Бухгалтерлыкка укымакчы. – Кытыршы учы белән диванны сыйпады. – Врач булырга хыялланган иде. Кая ул. Ничек укытыйм? Каян акча табыйм? Үзем инвалид, бер бөерем юк. Җитмәсә, таеп егылып, баш сөягемне чатнаттым язын. Башым еш әйләнә. Врачлар авыр күтәрмәскә куштылар. – Ир газ плитәсенә чәйнек утыртты. Яртылаш су тутырылган чәйнек бераздан күңелле генә гөжли башлады. – Мәликә апаң күрше фермасында сыер сава. Аманулла саран түгел. Эшләгән кешедән акча кызганмый. Әле ярый ул кайтып төште үзбәк якларыннан. Берничә кешене эшле итте.

Өйалдында кемдер шыкылдады.

– Мәликә апаң... Чишмәгә киткән иде.

Ишек ачылды. Чиләк тулы су күтәреп кергән хатын, диванда ире янәшәсендә утыручы егетне күргәч, ни әйтергә белми тотлыгып калды.

– Ник телеңне йоттың, карчык? Таныш йөз түгел мәллә? Хәтер дәфтәреңне актарып карале...

Хатын стенага сөялде. Нәркизәнеке төсле үк зәңгәр күзләрен кыскалап торгач:

– Гөлнәфисә чалымнары бар. Ирек мәллә? – дип, маңгаена төшкән яулыгын күтәреп куйды.

Ирек, диваннан кубып, Мәликә апасының каршына килеп басты:

– Исәнме, Мәликә апа! – Үз әнисен кочаклагандай, хатынның җылы күкрәгенә сыенды. Тамырларыннан шаулап аккан кан тавышын ишеткәндәй булды, башы җиңелчә әйләнеп китте.

– Яшьләрне танырлык түгел хәзер. Кай арада колга буе булалардыр... – Хатын Ирекнең каты чәчен сыйпады. – И гомерләр... Кеше танымаслык хәлгә килдек микәнни инде...

Нургали абыйсында кичкә кадәр утырды Ирек. Сөйләшер сүзләре тавык чүпләп бетермәслек иде. Шуны да белде үсмер: Нәркизә волонтер икән. Казанда узачак спорт уеннарында мәш киләчәк икән. Шунлыктан авылга июльдә генә кайтачак, имеш.

...Аманулла өйдә иде. Егетне елмаеп каршылады. Эчке өйдәге бер кечкенәрәк бүлмә ишеген ачты:

– Яшә, егет! Арендага бирәм сиңа!

 

* * *

– Нә-ә-әр-ки-зә-ә...

– Ире-е-е-ек...

Нәркизәнең әтисе ике бакчаны бүлеп торучы рәшәткәгә кечкенә капка ясап куйган иде. Хәзер урам әйләнеп йөрисе юк, Нәркизә янына шул капкадан гына керешле, Нәркизә дә Ирекләр бакчасына шуннан гына керә. Ирекләр бакчасында кура җиләге җыеп бетермәслек.

Нәркизә кыяр түтәле янында кайнаша иде.

– Синең әтиең кайда, Ирек?

– Әни сугышта үлде, ди.

– Нинди сугышта?

– Белмим.

Малай, чынлап та, әтисе турында берни дә белми иде. Алар әнисе белән икәү генә яшиләр. Шифер түбәле кечкенәрәк кенә өйдә. Өйнең аскы ниргәләрен алыштырасы бар, череп маташалар. Өйнең бер почмагы аскарак иңгән, шунлыктан бер тәрәзәнең пыяласы гел чатнап интектерә. Нургали абыйсы ел саен ул тәрәзәгә яңа пыяла куя.

Бабасы белән әбисе күптән үк гүр ияләре булганнар, малай ул чакта өстәл астыннан аягүрә йөргән әле. Әнисе шулай ди.

Өйнең түрендә искерәк диван, почмакта карават тора. Зур гына телевизорлары бар. Гөлләр тәрәзә төбен тутырып шау чәчәктә утыра. Гөлләргә су сибү малай өстендә. Әнисе көнозын колхоз эшендә. Җәйләрен чөгендер басуында интегә, көзләрен ындыр табагында ашлык җилгәрә, кышларын фермага менеп китә. Ишегалды түрендәге абзарда сөтле кәҗә, ике сарык бергәләшеп көн күрә. Печәнне машина белән кайтарып аударалар. Әнисе сәнәк белән өскә печән ата, малай, тынчу печәнлектә манма тиргә батып, маллар азыгын түргәрәк ташый. Куллары өзелеп төшәрдәй хәлгә җиткәч, тир аккан маңгаен сыпыра-сыпыра хәл җыеп ала. «Их, әти булса... Болай интегерләр идемени алар... Әтинең кочагына ярты машина печән сыяр иде...»

– Кичә әниең елый иде.

– Йөрәге авырта. Беркөнне урындыктан идәнгә егылды. Тын ала алмый ятты әни. Курыктым. «Мин үлмәдеммени әле?» дип күзләрен ачкач, мин дә еладым.

– Ашны тәмле пешерә ул. Итне генә әз сала. Ит яратам мин.

– Мин дә яратам итне. Сарыкларның берсен көз суябыз, ди әни.

Кыз белән малай алмагач күләгәсендә утыралар. Борыннары төбендә үк ялгыз күбәләк җилферди. Кызның сыдырылган тезенә куна да, бизәкле канатларын ачкалап-япкалап, җылыда ойый.

Кыз тезен селкетми, сулыш алыр-алмас хәлдә тынып кала. Җәйге гүзәллекнең очып китүеннән шүрли ул. Күбәләк очып китсә, бик кадерле бер нәрсәсен югалтыр кебек.

Алмагачтан саргая башлаган бер яфрак өзелә дә су тулы мичкәгә куна. Су өстендә төрле төсләр балкышын хасил итеп, вак-вак боҗралар биешә.

Малайның борынына әчкелтем алма исе бәрелә. Юешләнгән яфрактан аңкый бугай ул ис. Малай борынын мичкәдәге суга тидерә.

– Әйдә, елгага төшәбез.

– Кармак булса, балык тотар идек. Кармагым беркөн тал тамырына эләгеп өзелеп калды. Кибеттә кармак юк. Нияз абый районнан алып кайтырмын диде. Кайчан бара әле ул анда. – Малай кузгалып куйды. Кызның тезендәге күбәләк әллә кайчан очып киткән иде инде.

Елга буенда да эссе. Таллар суга иелгәннәр. Шәлперәйгән яфраклары, менә тиям, менә тиям дип, елгага үреләләр. Елганы су чебеннәре чуарлаган, пәрәвезләр оча. Һава зеңли. Малай такыр башына су сипте. Кыз да чәчен юешләде.

Комда бака кашыклары чәчелеп ята. Малай, бака кашыкларын ачып, эчләрен тикшергәч, аларны янтайтып суда йөздереп җибәрде. Әмма алар берәм-берәм чуерташлары елкылдап ятучы елга комына тезелделәр. Чуерташларга эләгеп калган бака ефәкләре елгада тирбәлеште.

– Нияз абыйның кибетендә әллә ниләр бар, Нәркизә.

– Һи, аның кибетендә балта, пычак, йозаклар гына бит.

– Биләсәпит тә бар анда. Минем аны алырга акчам юк.

– Безнеке көне буе абзарда тик тора. Алып чык та йөр.

– Үзең нигә йөрмисең?

– Йөри белмим. Егылып аякны авырттырдым.

– Үзем өйрәтермен.

Кыз учын суга тидерде. Чуерташларга ышкыла-ышкыла йөзүче вак балыклар, чукмарбашлар кызның бармагы тирәсенә җыелышты. Кыз бармагын селкетүгә, бер дә булмагандай күздән югалдылар.

– Нияз абыйның алмасы тәмле. Койма тишегеннән эчкә кердем. Бакчасында кеше юк иде. Бер зур алманы өздем, аннан тагын берсен майка эченә салдым. Шунда кемдер, нинди карак малай бу дип, колагымны борды. Күтәрелеп карасам, кулына көрәк тоткан Нияз абый. Елмайды. Ачуланмады. Өстәге ике иң зур алмаларны өзде дә кулыма тоттырды. – Әти, корт чакты! – дип кычкырды малае. Риязны тавышыннан таныдым. Нияз абый салкын су тидер диде дә китеп барды.

– Син нишләдең?

– Теге тишектән чыгып киттем инде.

– Усал ул Нияз абый.

– Нигә алай дисең? Миңа тимәде бит. Кычытканга да чактырмады.

– Әти шулай, ди. Кыш көне кар сорап керсәң, кар да бирми ул, ди. Саран, ди.

– Карны сорап торасы юк аны. Кайсы көнне буранлап ява. Көрәп бетереп булмый.

– Карны әти көри минем.

– Минем әти юк шул.

Малай тездән суга керде. Суда басып торуы шулхәтле рәхәт иде ки, малай, балтырларын кытыклаган балыкларны куркытмаска теләп, бер урында басып торуын белде. Күзләрне чагылдырып кояш җемелди иде.

Малай күзләрен йомды. Бака кашыклары белән уйнап утырган кыз уч тутырып су алып килде дә комга агызды. Кызның учларындагы юеш ком бераздан вак коймаклар рәвешенә керде.

 

* * *

Ирек ике көннән Нияз абыйсы кибетенә сугыласы итте. Юк, сатучы кармак алып кайтмаган иде. Прилавка артында басып торучы хатын малайга сәер караш ташлады да:

– Нияз абыеңның районга барырга вакыты юк. Авырып та тора, аның өчен менә үзем сатып маташам, – дип, иелеп, нидер актарырга кереште. Тимер чыкылдавы ишетелде.

– Кармаклар юк дидем бит инде. Тагын ни кирәк сиңа? – дип, Нияз абыйсының хатыны Рәйхана ирис капты. Кәнфитен авызында әвәли-әвәли:

– Алып кайтса, әйтермен. Акчаңны әзерли тор! – дип, малайга да бер ирис тоттырды.

Малай, кибет ишеген ачып, тузанлы урамга чыкты. Капчыклар өелеп торган арбасында утыручы абзый атына чөңгерде:

– На, малкай!

Ат, кибет почмагыннан борылып, фермага таба менеп китте.

Урам уртасыннан ашыга-ашыга төшеп килүче Рияз малайга елмаеп кул сузды:

– Нихәл, брат! – Үзеннән берничә яшькә өлкән Рияздан шүрли иде Ирек. Һич уйламаганда, колагыңны борып ала торган гадәте бар. Авырттырып бора, үзе шаркылдап көлә аннан. Тимәде ул Иреккә. Телен чыгарып күрсәтте дә әнисе янына кибеткә кереп китте...

Әнисе Ирекне:

– Кая югалып йөрисең? Ашыңны да ашамагансың, – дип каршылады. Ул бүген никтер төксе чырайлы иде. Андый чаклары еш булгалый аның.

– Хәзер ашыйм.

– Анысын тавыкларга бирдем. Ашыңа чебен төшкән. Ашамагач, өстен каплап куялар аны. Ризык әрәм итеп...

Әнисеннән җиңелчә тәмле ис килеп китте. Әчкелтем кура җиләге исе. «Әчеп тә чыкты микәнни?» Малай мич башындагы яртылаш кура җиләге тулы кәстрүлне күз алдына китерде. Еш әчетә аны әнисе. Эштән кайткач:

– Уф, билем, уф, кулларым! – ди-ди, шалтыр-шолтыр кәстрүл капкачын ача. Әчегән балны стакан тутырып эчеп куйгач, түрдәге караватка барып ята.

Малай телевизорны кабыза. Карарлык кызык нәрсә тапмагач, ишекне шыгырдатмаска тырышып тышка этә.

Клуб янына төшеп китә. Рияз шашка күтәреп чыккан. Дуракка уйныйлар. Дурак калган малай йә әтәч булып кычкыра, йә маймыл сыман чирәмдә сикергәләп йөри.

Ирек тә кушылды уенга. Шашканы ярыйсы уйный иде ул. Каршысында утыручы малай тагын да шәбрәк уйный икән шул. Ул бабасына кунакка кайткан шәһәр малае иде. Алар алдашырга да, хәрәмләшергә дә оста.

Ирек җиңелде. «Нинди җәза бирерләр икән?» Рияз, өстәл аша үрелеп, малайның маңгаена шундый итеп чиертте ки, малайның күзеннән яшьләр чәчрәде. Колагын да кычкыртып борды аның Рияз.

Кәефсез генә кайтып кергән улын Гөлнәфисә ишек төбендә каршылады. Өйдә шакмаклы кепкасын маңгаена ук төшереп кигән ниндидер ят абый бар иде.

– Нәрсә борыныңны салындырдың?

– Рияз колакны борды, әни.

– Ах, яңаклыйм мин ул дуңгыз малаен. – Әнисе дивандагы кәгазь кисәген мич алдындагы чүп чиләгенә атты.

– Бар, йөрмә эч пошырып. – Әнисе ишеккә күрсәтте. – Борчуларым болай да баштан ашкан. Бар, уйна урамыңда...

Теге абый малайның учына вак акча койды:

– Берәр тәмле әйбер алырсың. Бар!

Малай, акчасын йомарлап, ишегалдына чыкты. «Юмарт абый. Әллә ул минем әтием микән?»

 

* * *

Берничә көннән ул тагын кибет янына килеп басты. Нияз абыйсы кибетне бикләп маташа иде. Ирек, мыш-мыш сулый-сулый, кибетче янәшәсенә килеп басты:

– Кармак апкайтмадыңмы, абый?

– Чуртан тота торганын алып кайттым. – Кибетче кесәсенә тыгылды. – Урамда очрамыйсың, мә! – Малайның учына кармаклар салды.

– Рәхмәт, абый. – Кесәсеннән акча чыгарды.

– Кирәге чыгар. – Кибетче малайның кулын кире этте. – Кирәкми!

Күккә сикерерлек булды малай. Бер уч кармак! Бушлай!

Урамнан кайтып барышлый, әнисенең исемен ишетеп, сары капка төбендә тукталып калды. Эчке якта ике хатын сөйләшә иде. Ирләрнеке сыман калын тавышлысы – Хәерниса апа. Кайчан карама сары чәче тузган, күлмәк итәген тигәнәк сарган булыр. Зур борыны читендә көрәнсу миңе бар.

– Кичә акча керткән. Ике ай йөрде бирмичә.

– Ярар соң, Хәерниса. Аннан гына аяк сузмассың.

– Әмма аннан башка бер көн дә торып булмый шул, ахирәт.

– Учтан очарга гына тора ул акча дигән зәхмәт. Бәясе юк.

Тынып тордылар. Каядыр мәче мияулады.

– Җиңел холыклы хатын бигрәк.

– Һәркемнеке үзенеке инде, Хәерниса.

– Ирсез бала табып... Оят та юк, мән дә.

– Өйләнәм дип алдаган бит ул.

Тавыклар кытаклашты. Янә мәче мияулады.

– Бар, бар, кит... Сөтем юк. Сыер кайткач... Перәс!

Малай иң кирәк исем яңгырамас микән дип шомрайткан иде колакларын.

Әмма ул исем яңгырамады.

Авыл сер саклый белә.

Әнисе, фермадан кайтып, керләр уып элгән әнә. Рәшәткәдән өй кыегына сузылган бауда мендәр тышлары, эскәтер, малайның күлмәге, тезе ямалган чалбары, әнисенең эчке киемнәре җилли иде.

– Әни!

– Әү! – Тавыш бәрәңге бакчасыннан килде. – Кил монда, улым! Яңа бәрәңгене казып карамакчы идем.

Бакча артына чыкты Ирек. Буразнада ямь-яшел сабаклар шиңеп ята. Шунда ук кызыл бәрәңгеләр туфрак белән аралашкан. Яңа бәрәңге ашка әрчерлек иде.

– Чиләк алып кил дә, чүпләп, баскыч төбенә илтеп куй! Казанда су бар, беразын шунда сал. Яңа бәрәңгедән авыз итик, – дип, тагын бер-ике төпне актарып ташлады әнисе.

Малай унлап бәрәңгене казанга салды. Казан янында кызынып ятучы мәче, чыланган йонын ялый-ялый, читкәрәк китте.

 

* * *

– Малай юлдан бара шулай. Артына борылып караса, исе киткән моның: юл да аңа ияреп килә икән. Бая гына юл сузылып киткән төштә иген шаулап утыра ди. Иген арасыннан ап-ак болытлар янына әллә ниткән кошлар атыла икән. Җиргә кире төшмиләр ди, калалар икән болытларга кунып.

Бара малай, бара. Тип-тигез юл. Тузан гына тузгып кала. Тузанга коелган чәчәк таҗлары, салават күпере сыман төрле төсләргә бизәлеп, баш очында балкый икән...

– Кулың пычкы тота беләме, егет?

Ирек, сөйләвеннән бүленеп, бакчага кереп килүче Нургали абыйсына карады. Күршесенең кулында пычкы йөзе ялтырый иде.

– Нигә алай дисең, абый?

Нургали абзый алмагачка төртеп күрсәтте:

– Ике ботагы корып маташа. Корт җыеп ятмасыннар. Кисеп төшерәсе иде шуларны. – Малай пычкыга сузылды.

– Мен башта. Сиңа пычкыны астан бирермен. – Билен уды. – Үзем менәр идем, булмый. Билем тотты. Аннан таза да мин. Җимешле ботагын сындырырмын дип куркам.

Ирек тиен җитезлеге белән өскә үрмәләде. Нургали абыйсы аңа бармакны кисәрлек итеп үткенләнгән пычкы сузды. Ирек пычкы тешләрен ботакка батырды. Хәерсезгә җил каршы диләр, дөрес икән, нәкъ шул мәлдә күзләренә җил пычкы чүбе сипте. Ул кинәт кенә күрмәс булды. Күзләреннән аккан яшен йодрыгы белән уарга кереште. Аягының ботактан таеп китүен дә, шапылдап агач төбенә очып төшүен дә сизми калды. Пычкысы карлыган куагы ягына очты.

Ияге әллә ташка, әллә үзе кисеп маташкан агачка эләкте, учы канга буялды.

Нургали абыйсы малайның иягенә зур гына әрекмән яфрагы япты. Әмма кан яфрак читеннән да саркый иде. Нәркизә мичкәдән чүмеч тутырып су алды, малайның кан аккан ияген сөрткәләргә тотынды. Малайның күлмәк изүе дә канга буялган иде.

– Сал күлмәгеңне, мунчада җылы су бар, чайкап куярмын, – диде кыз, олыларча итеп.

Кан оегач, Нургали абзый:

– Җөе гомерлеккә истәлек булып кала инде моның, – дип көрсенде. – Ярар, үзем кисеп төшерермен! – дип, мунча кырында торган баскычны күтәреп килеп алмагачка сөяде. – Башта ук шулай иткән булсам кана, баш кирәк шул аңа, – ди-ди, пычкысын алырга китеп барды.

Ирек иягенә ябышкан әрекмән яфрагын сакланып кына кубарып алды, Нәркизә кулындагы су белән ярасын юды. Яра әчеттерде. Тешләрен кысты.

Нәркизә:

– Сызлыймы? – дип, карлыган төбенә чүгәләде.

– Юк.

– Егетләр түзә инде алар. – Нургали абзый кисеп төшергән алмагач ботагын сукмакка салды. – Зур бит инде Ирек. Алтынчы класска барачак көзен.

– Икәү барабыз.

– Икәү барасыз, кызым. Син дә үстең бит инде.

Малай карлыган капты. Ияге янә тартышып чәнчеште. Малай ярасына янә су сипте.

– Әкиятне сөйләп бетерә алмадың.

– Иртәгә сөйләрмен. Дәвамын уйлый тор. Алай кызыграк була ул.

Урамда сыерлар мөгрәгәне ишетелде. Көтү кайта иде. Капка шыкылдады.

– Минем сыер капкага төртә. Хәзер ачып керәчәк ул аны. – Нургали абзый ишегалдына атлады.

Әйе, капканы ачарга өйрәнгән иде сыер: шарт итеп сөзеп җибәрде дә шул арада башы белән келәгә дә басарга өлгерде. Капка ачылып китте, аклы-каралы сыер, сөт тулы җиленен селкетеп, ишегалдына аяк басты. Хуҗабикәне чакырып мөгрәде дә абзар кырына елышты. Чиләк күтәреп чыгучы хуҗабикәсен сабыр гына көтеп торды. Хуҗа хатын җиленне җылы су белән юып корытып сөрткәч, чиләккә чаж-чож куе сөт агарга кереште.

Ирекләрнең дә маллары кайткандыр, кәҗә сөтен тансыклаган малай өенә юнәлде.

Урамнан әле һаман да көтү кайта иде. Тояклардан купкан тузан рәшәткәләргә, коймаларга куна.

 

* * *

Нияз абыйсы, ике кулы белән дә тезләренә таянып, капка төбендә утыра иде. Рәшәткә арасыннан урамга сузылып чыккан шомырт ботагының очы ирнең аркасына төртелгән.

– Гуләйт итеп йөрүме? Кил, ял итеп кит!

Нияз абыйсы кузгалып малайга урын бушатты. Әлеге тыңлаусыз ботакны бакчага кире этте. Рәшәткәгә сыдырылган бер-ике яшел яфрак эскәмиягә өзелеп төште.

– Яшь туйралар басты бакчаны. Чапкалап атасы бар. Кул җитми.

Ир йомшак кына итеп малайның чәчен сыйпагандай итте. Чәчкә кунган пәрәвез малайның җилкәсенә сузылып төште.

«Гел шулай сыйпап торсыннар иде баштан. Әти сыйпаган кебек. Рәхәт.»

Ирек телен чыгарып иренен ялады. Ирененә чыккан бетчә кечерәймәгән икән әле. Көне буе урамда яланаяк чапкан малай тирләп салкын тидергәнен дә сизми кала кайчакта. Температурасы күтәрелеп, әнисе мәтрүшкәле чәй эчергәндә генә, бүтән салкын тидермим дип йөткерә дә икенче көнне үк бу турыда оныта. Чир аңа ияреп йөри кебек. «Шундый эсседә ничек тиядер ул салкын?»

– Нәрсә телеңне йоттың? Эләгәме балык яңа кармакка?

– Кичә эләкмәде. Елгага пычрак су агыздылар.

– Шулай итәләр шул. Пычраталар елганы. Фермадагы абыйларны орышып төш. Урамда җил куып йөрүдән тулкы юк.

– Тыңламыйлар алар мине.

– Колхоз притенә зарлан. Елгада балык үлеп бетә, диген.

– Тыңлар бар. Кечкенәләрне ишетми дә ул.

– Син ничәнчегә барасың быел?

– Алтынчыга.

Ир дәшми тынып калды. Ул нидер уйлый иде. Маңгаен кашыды. Баш тиресе тартышты. Күзләренең төсе дә үзгәреп китте кебек.

– Синең янда утыру рәхәт, абый. Китәсе килми.

– Зур үскәнсең инде. Рияз белән чәкәләшкәнсең бугай кичә.

– Без дуслаштык инде, абый.

– Анысы әйбәт булган. Малайлар шулай төрткәләшеп үсә инде ул. Минем дә борынны канаталар иде малай чакта. Елый-елый, ир буласың шулай.

– Мине якларга әти юк. Әни бөтенесен дә ачуланып бетерә алмый.

– Әниең нишли?

– Бүлнискә китте.

Ирек, китәргә җыенып, эскәмиядән шуып төшкәч, Нияз абыйсы малайның аркасыннан сыйпады:

– Бакчага кергәләп йөр. Теге тишегең исән-сау, томаламадым.

...Малай аягын ишегалдындагы сулы ләгәнгә тыкты. Аннары ләгәнгә кереп үк басты. Йөгерә-йөгерә арыган аяклары сулык-сулык итте, кан тамырлары тартышты.

Ләгәннән чыкты. Бакча капкасын ачты. Түтәлдән кишер йолкып алды. Тәгәрәшеп үсеп ятучы кабакларга күз салды.

Күрше бакчада Нәркизәнең пырхылдавы ишетелеп китте.

Малай кулына килеп кунган камкага карап сокланып торды да, янә кишерен тотып, ләгәнгә кереп басты. Аннары өйалды баскычына килеп утырды. Комганнан чүмечкә су салды, кишерне чистартып юды, керт итеп тешләде.

Рәшәткәгә сыерчык килеп кунды. Ул авызына суалчан капкан иде бугай. Муенын өскә сузып, табышын йотып җибәрде.

Песи борчагына йомшак кына басып, бакчадан кара мәче чыкты. Алгы тәпиләрен сузып, бар буена киерелде дә үләнгә сузылды.

Кинәт көчәеп киткән җил малайның чәчен селкетте. Башы кычытып куйды, чәч арасында ниндидер бөҗәк йөри иде. Малай бармагын баш тиресенә тидерде. Әлеге бөҗәк бармаклары арасына кысылды. Тары ярмасы зурлыгындагы кара бөҗәк иде ул. Малай бөҗәкне чирәмлеккә селтәп җибәрде.

Офыкка кара төс керде.

Абзар почмагында эшсез интеккән кармак сабына күз төшерде. Кырып юылган идәндә юеш эзләр калдырып, өй эченә керде. Газ плитәсен кабызып, кичтән калган ашны җылытырга куйды.

Кинәт караңгылатты. Өйне дер селкетеп яшен яшьнәде. Малай бу хәлдән тәмам аптырап калды: әле генә аяз иде ләбаса. Табигать әллә нишләде соңгы вакытта. Кешеләр кебек холыксызланды.

Әле яңгыр яумый иде. Ул яланбаш көе генә капка төбенә чыгып басты. Тау өстендә яшь наратлар чайкалыша әнә. Тагын яшенләде. Кара болытларны урталай ярып, аска сузылып төшкән яшен тармагы, тау түбәсен тишеп, җир үзәгенә чумды сыман. Чалтыр-чолтыр итеп күк күкрәде. Меңләгән, миллионлаган бәллүр савытлар берьюлы чатнап ватылды диярсең, сәер чыңлау авазы бик озак һавада эленеп торды. Яшенләү дә, күкрәүләр дә берничә тапкыр кабатланды.

Ишегалдына кереп, тәрәзә яңагына сыенган Ирек пыялаларның сәер зеңгелдәвен ишеткәндәй булды. Алар, челпәрәмә килеп, чәчәк түтәленә коелырлар иде сыман.

Ул өйгә ашыкты. Кинәт яңгыр ишелде. Тәрәзәләр томанланды, урам да, тәрәзәгә терәлеп үк үскән агачлар да, дөнья үзе дә әйтерсең лә бер минутта убылып юкка чыкты. Түбәдән шаулап су агарга тотынды.

Малай, болдырга чыгып, ишегалдына күз салды. Чуен да, мичкә дә, чиләкләр дә мөлдерәмә тулы, алар ташый иде. Давыл агачларны җиргә хәтле ия, аларны төбе-тамыры белән йолкып-кубарып алып, ерак болынга илтеп атарга теләгәндәй котырына иде. Күрше бакчадагы алмалар Ирекләр ишегалдына очып килеп төшәләр дә тәгәрәшеп абзар стенасы буена тезелешәләр.

Ирекнең мондый мәхшәрне беренче күрүе иде. Янында әнисе дә юк ичмасам. Ул бүген район бүлнисенә киткән иде. «Йөрәк чәнчи, дару-мазар бирмәсләрме?» – дип, иртәнге автобуска утырып сәфәргә кузгалган иде.

Яңгыр ничек кинәт ишелгән булса, шулай кинәт туктады да. Түбәләрдән чулт-чулт соңгы тамчылар сикереште.

Галош өстерәгән Ирек капкадан урамга сузылып карады. Колаклары шул мәлдә:

– Буа киткән! Елга тулы балык! – дигән авазларны эләктереп алды. «Нинди буа? Безнең елгада буа юк.» Ул арада кайсы галош, кайсы күн итек кигән ирләр су чупылдатырга кереште. Малай-шалай Түбән очка йөгереште. Кайсыларыдыр пычракка таеп егылды, авызын турсайтып, кабат өенә борылды.

Ирек тә ишегалдындагы чиләкне түгеп, бидондыр, чиләктер тотып йөгерүчеләргә иярде. Болдыр ишегенә йозак эләргә дә онытты хәтта.

Ләмле су аккан елгада бала-чага чупырдый иде. Берничә ир-ат, хәтта яулыклы ике хатын да күренә. Һәммәсе кулларын суга тыкканнар, аяклары тирәсендә капшаналар.

Ирек тә бот төбенә җиткән болганчык суны ерып эчкәрәк керде. Аякларына балыклар килеп-килеп бәрелгәнне тойды. Бер якка янтаеп кулын суга тыкты һәм миңгерәүләнгән бер чабакны чиләгенә салды. Аннан тагын ике чабак килеп керде кулына.

Чиләге авырайгач, шапыр-шопыр су ера-ера, комлыкка чыкты һәм балык койрыклары тырпаешып торган чиләген комга утыртты. Чиләгенең буш калган өлешенә ташбашлар тутырды. Алары юеш комда сикерешеп яталар иде. Бер чабак чиләктән комга шуып төште, миңгерәүләнгән балыкларга берәм-берәм җан керде. Ирек, елгага килеп җитә язган чабакны җәһәт кенә эләктереп алып, чиләгенә тыкты.

Моннан өч чакрым өстәге авыл буасы киткән икән. Су ташкыны күперләрне, басмаларны агыза-агыза аска томырылган. Балыклар көчле басымга чыдый алмыйча миңгерәүләнгән икән.

Болганчык суда чупылдашкан бала-чага урам буйлап кайтып бара әнә. Кем чиләк, кем бидон тоткан. Бер абзый аркасына балык тулы капчык аскан. Капчыгыннан тамчы тама. Чалбар төбенә кызыл ләм ябышкан.

– Нәрсә, егет, сөздеңме ләмне? Кармак та кирәкмәгән, балыклар чиләгеңә үзләре тулганнар, – дигән шаян тавыш ишетелде. Капка төбендә Нияз абыйсы малайны күзәтеп тора икән. Кулында баумы, каешмы шунда. Әнә Рияз да күтәренеп менеп килә. Ике бәртәсне саңакларыннан электергән.

Малайның битенә балык тәңкәләре ябышкан иде.

Ирек балыкларын мичкәдәге суга бушатты. Инде тәмам аңга килгән бәртәсләр суда чупырдашырга тотынды, тирә-юньгә су тамчылары сибелде.

Бер кызылканатны кысып тоткан малай ике арадагы рәшәткә янына килеп басты:

– Нә-ә-әр-ки-зә, чык! Балык бирәм!

Аның тавышын ишетеп, әллә кайдан гына килеп чыккан песи малайның җылы аякларына сырпаланды. Үрелеп балык койрыгын тешләде хәтта.

Кыз күренмәде, малай балыкны янә мичкәгә салды. Песигә берничә ташбаш бүләк итте. Песи сөенеченнән мыраулап җибәрде. Чирәмдә сикерешкән ташбашларны эләктерергә теләп, үткен тырнаклы тәпиләрен алга сузды.

 

* * *

Аякларын күпердән салындырып утыручы малай, ат кешнәгәнне ишетеп, артына борылды. Күпергә дугасына кыңгырау тагылган ат кереп килә икән. Хәмит абый. Кыңгыраулы ат анда гына. Фермага да менгерми ул атын, ишегалдында гына тота.

– Кармагың агып китте мәллә, егет?

– Ю-у-ук. Ял итәм.

– Эшләп аргач, ял әбизәтелне кирәк. Хе-хе-хе!

Хәмит абыйсы беркайчан да шаркылдап көлми, бары тик көлүгә охшаган авазлар гына чыгара. Учы белән авызын да каплый әле җитмәсә. Сынык тешләрен кеше күрмәсен дидер инде. Алдагы ике теше яртылаш сынык аның. «Тешләреңне нишләттең, абый?» – дигән иде аңа малай бервакыт, Хәмит абыйсы: «Сыер сөзде», – дип җаваплаган иде. Бик аптыраган иде Ирек, бу җавапны ишеткәч. «Сыер хәтле сыер сөзгән, ике тешен генә сындырган...»

Хәмит абыйның борын тишегеннән сузылып чыккан йон бөртекләрен җил селкетә, нигә өзеп атмыйдыр ул аларны, малай аптырашта. Сул күзе кысылып бетә язган, күз кабаклары арасында эчкә яктылык керерлек сызык кына бар. Шуңа да армиягә алмаганнар аны. «Бу күз белән шпиунны күрә алмый ул, шпиун аның үзен тотып китәргә мөмкин.»

Арбасында искереп беткән гармун йөртә. Болынга төшеп җиткәч, атны үз җаена җибәрә дә, дилбегәне үрәчәгә бәйләп куеп, гармун сыздырырга керешә. Гармун тавышын ишетеп ояларыннан чыккан йомраннар үрә катып музыка тыңлый.

– Үрмәлә минем янга. Пекарняга алып барам, әйдә.

Шул сүзләрне генә көтеп торган Ирек тиен җитезлеге белән арбага сикереп менә. Печәндә яткан гармунны арба башынарак этә.

– Син быел ничәнчегә барасың инде? Сер түгелдер.

– Алтынчыга, абый.

– Ничегрәк укыйсың инде? Икелеләр куялармы?

– Мин икеле алмыйм.

– Алтыга җидене тапкырлагач, ничә була?

Ирек уйга кала. Тапкырлау таблицасы – иң авырткан җире малайның. Янәшәсендә бүлүе дә бар бит әле аның.

Малай җавапсыз.

– Йоклап киттең мәллә? Борчылма, мин дә белмим аны. Болай гына сынап караган идем. Мин үзем куша һәм ала гына беләм. Кушуга караганда алуны ныграк яратам.

– Кырык ике була, абый.

– Нәрсә кырык ике була?

– Алтыны җидегә тапкырлагач.

– Әһә! Кушып та өлгердеңмени? Җидене алты тапкыр кушсаң, кырык ике була шул. Бишле, егет! Профессор син. Мин менә синең күк башлы булмадым. Шуңа ат җигеп, ипи ташыйм.

Кесәсеннән тәмәке кабы тартып чыгарды. Каптан бер сигаретны суырып алды, йомшартты, иснәде, төчкереп җибәрде.

– Кырык ел тарттым шушы дуңгыз да яламас нәрсәне. Көч-хәл ташлап йөргән көннәрем. Син тартма, малай, тартма, яме...

– Нигә өйләнмисең, Хәмит абый?

– Син туганчы бер өйләнгән идем мин. Хатын тәмәке исен яратмады. Мендәрдән дә килә иде шул сасы ис. Ташлап качты. Сиңа да өйләнергә вакыт инде, егет.

– Мин кечкенә бит әле.

– Булсаң соң... Хатының колагыңнан тартып үстерер әле.

Теге давыллы яңгырдан соң болын күзгә күренеп күпереп киткән. Үләннәр дә озынайган сыман. Кайдадыр бытбылдык кычкыра. Еракта иген басуы рәшәләнә. Елганың теге ягындагы басуны урталай ярып сузылган юлдан йөк машинасы каядыр ашыга.

Хәмит абыйсы гармунны үрелеп алды. Каешларын чалыштырып, гармунны күкрәгенә кысты да малайга ят бер көйне сыздырды. Ияген гармун күрегенә тидерә-тидерә, озак уйнады ул. Ат та кыңгыравын чыңлатып туктап-туктап алгалады. Моң аны да әсәрләндергән иде, күрәсең.

– Үзем чыгардым бу көйне. Сүзләре юк. Шигырь яза белмим.

Колхоз пекарнясы аларны хуш исләрен аңкытып каршы алды.

Арбага өч рәт итеп ипи тезгәч, ат хуҗасы, печән астыннан җәһәт кенә кара брезент тартып чыгарып, ипиләрне томалап ябып та куйды. Арба кырында малай белән үзе утырып кайтырлык кечкенә генә буш урын калган иде.

– Булды бу. Әйдә кереп, яңа пешеп чыккан күмәч белән берәр стакан кара чәй эчеп чыгыйк. Әле өч чакрым кайтасы да бар, сусап йөреп булмас.

Кайтышлый:

– Нияз аягын сындырган. Хатыны сатып маташа тимер-томырны, – дип, малайның кулындагы күмәч кисәгенә күз төшерде. – Тәмлеме яңа ипи. Кап та йот инде!

Шулай диде дә башланган ипинең тагын бер почмагын сындырды:

– Катысын яратам! Кетердәп тора!

 

* * *

– Бара малай, бара. Юл да аңа ияреп бара инде. Борылып карый: әле генә узган урында зур күл җәелеп ята. Бер зур чуртан башын сузып кычкыра икән малайга:

– Әнә теге басуда арыш үсеп утыра. Башларын у да күлгә сип! – Шулай дигән дә чуртан камышлар арасына чумган.

– Безнең елгада чуртан юк. Чуртан арыш ашамый.

– Ул күл бездәге күл түгел бит. Чуртан нәрсә ашый соң?

– Вак балык ашый. Безнең елгада чуртан юк, шуңа вак балык та күп.

– Малай тагын алга киткән. Урман читендә мылтык тоткан бер аучы басып тора икән. Куян атарга җыена. Узып киткән малай моны. Кинәт җил чыккан. Аучының кулындагы мылтыкны җил очыртып алып киткән. Аучы үзе чуртанлы күлгә тәгәрәгән.

– Мылтыгы нишләгән?

– Бер соры бүре алдына килеп төшкән. Бүре куркудан агач башына сикергән. Малай артыннан йомгак күк тәгәрәп баручы юлны күргәч, бүре юлсыз калдым дип улый-улый елап җибәргән.

– Ул теләсә кайдан йөри.

– Юл булса, әйбәтрәк инде. Аягына шырпы керми.

Малай белән кыз кайчакларда менә шушы рәвешле башларын ял иттереп уйнап алалар иде. Сүзләр белән уйнау кызык иде. Бик бәләкәй чакларына кайтып киләләр алар шулай. Ул илдә яшәп алуы рәхәт иде икесенә дә.

– Шуннан теге бүре агачтан сикереп төшкән дә, мылтык каешын авызына кабып, күлгә чапкан. Мылтык өстерәп килүче бүрене күргәч, баштанаяк юеш аучы агачлыкка кереп качкан. Бүре мылтыкны күлгә батырган.

– Малай нишләгән?

– Менә бит, ул синең алдыңда басып тора. Юл капка төбендә аны көтеп интегә.

Кыз чыркылдап көлде.

Малай алма өзде. Кызга сузды. Кыз алма капты. Шул алманың яртысын малай да капты.

– Ире-ек улым!

– Әни кайтты. Мин чыгыйм. Кич керермен.

Малай ике арадагы кечкенә капканы ачты. Кура җиләкләрен коя-коя, ишегалды уртасында кара сумка тотып торучы әнисе янына килде.

– Мә, кертеп куй. Писук алган идем. Эшсез йөрмә. Җиләк җый. Варенье кайнатырмын.

Бәрәңге бакчасын карап килде:

– Чәйләп алам да корт чүпләргә чыгам, – дип, йөрәген тотып баскычка утырды. Йөзе агарып чыккан иде.

 

* * *

Тагын биш көннән Нургали абзыйның капка төбенә ят бер хатын килеп туктады. Чемоданын эскәмиягә куйды, өч яшьләр тирәсендәге каратут йөзле малаеның аркасыннан сөеп алды:

– Кайтып җиттек, улым!

– Исәнмесез!

Хатын:

– Исәнләш, улым, абый белән! – дип, улын алар янында тукталып калган Иреккә таба этте.

Туп күк йомры гәүдәле малай:

– Здравствуйте! – дип авызын ерды.

Таныш түгел хатын, малаен җитәкләп, Нургали абзыйларга кереп китте.

Ишегалдында:

– Исән-сау кайтып җиттегезме, кызым? Бик ватылмадыгызмы? – дигән тавыш ишетелде. Нургали абзый тавышы.

 – Сине күрер көннәр дә бар икән, кызым! – монысы Мәликә апа.

Кичен аларның тавышы бакчада яңгырый иде инде.

– Мунча өлгерде, кызым.

– Мин кайнар мунчаны бик өнәмим, әткәй. Соңрак та өлгерербез. Исе дә бетәр.

Шул мәлдә бакчада нәрсәдер чылтырады.

– Әйе, әйе, әйбәт ишетәм. Без әти бакчасында. Карлыган ашыйбыз.

Кунак хатын кем беләндер сөйләшә иде. Кызыксыну җиңде, малай бакчадагы кечкенә капкадан атлап керде.

Кунак хатын кечкенә генә кара бер нәрсәне колагына терәгән. Сөйләшеп бетергәч:

– Иллә дә җайлы, әти. Сөйләштең, сумкага салдың, – ди-ди, кызыл алмага үрелде.

– Безнең телефон киштәдә әнә.

– Замана үзгәреп тора, әти. Сез генә авылда куна-төнә яткач та.

– Районга баргач күреп кайткан идем мин бу телефонны. Хирург шуның аша Казан белән сөйләште. Әйе, җайлы нәрсә.

Кичен әйтте әнисе Иреккә: бу хатын Нургали абзыйның бик ерак Әрмәнстанда яшәп яткан кызы икән. Авылда бик озак күренгәне булмаган. Иреннән аерылып кайткан икән. Олы улы әтисе белән калган.

– Без монда ирсез интегәбез. Алар булганының кадерен белмиләр, – дип авыр сулады Гөлнәфисә.

Кызы, оныгы кайткач, елмаеп йөрергә генә тиешле Нургали абзый ничектер кечерәеп калды. Сүзгә дә саранланды. Мәликә апа да үзенә йомылды. Нәркизәгә дә эш артты. Ул хәзер кечкенә Ашотка күз-колак булырга тиеш иде.

Көтү кайткач, Ирек Нәркизә янына керде. Кунак апа аңа зур гына бер җимеш тоттырды. Ирек аны кулында бөтергәләде, гомерендә беренче күргән җимешне иреннәренә тидерде.

Нәркизә кычкырып көлеп җибәрде:

– Алай түгел... Бир!

Әлеге җимешнең исеме гранат икән. Кыз җимешнең кабыгын кубарды да малайга сузды:

– Эчендәге орлыкларын берәмләп кенә чәйнә. Мин берне ашадым инде.

Апасы:

– Монда әкәмәт икән. Әле ярый авылыбыз тәбәнәк булса да, тау бар. Безнең илдәге тау башларында мәңгелек бозлык. Түбәләре ап-ак кар, – дип чәй йотты. – Гранатлар үзебезнең бакчада үсә иде.

– Кайтам дип хәбәр дә салмадың. Каршылаган булыр идек, – Мәликә апа тезендә утыручы малай коймакка үрелде. – Май тамызасың чалбарыңа. Ашыкма! – Әбисе малай алдына сөлге җәйде.

Сәмига берәм-берәм авылдашларының хәлен белеште.

– Гөлнәфисә апа нихәлләрдә яшәп ята? – дип сорарга да онытмады. – Сине беренче күрүем. Егет булгансың чистый, – дип, Ирекнең аркасыннан сөйде. – Әниеңә пумущник булгансың...

Почмактагы радио татарча җырлап җибәрде. Казан кичке концертны башлады.

– Ничек яшәлгән, күпме гомерләр шушы көйләрне ишетмичә, – Сәмига, күлмәк җиңенә тыккан кулъяулыгын тартып чыгарып, яшьләнгән күзләрен сөртте. Керфекләрендә яшь тамчылары җемелдәде.

– Чит-ят туфракта ни калгандыр, балакайлар? Үзебезнең кан булса, бер хәл әле. Туган туфрак тагын... Табанны гына түгел, җанны да җылыта бит ул, – Нургали абзый радио тавышын көчәйтте. Җырчылар бер-берсен алыштырды, татар нигезе моң диңгезендә йөзде.

 

Дәвамы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/sikaltale-iul-basy-axyry

 

Рәшит БӘШӘР

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions

 

«Мәйдан» № 9, 2023 ел 

Комментарийлар