Логотип «Мәйдан» журналы

Шик

Көтмәгәндә булып узган бер кечкенә вакыйга коткарып калды мине.

Вакыйгасы кечкенә булса да, минем өчен әһәмияте зур булды аның. Шәһәр тормышыннан туйдым, авылны сагынам, авылда яшисем килә, дип колак итемне күп ашады хатын соңгы вакытта. Икебез дә авыл балалары булсак та, шәһәрдә гомер кичердек. Олыгайдык. Үземнең тазалык чамалы, авылда яшәрлек чутым юк. Ә хатын, үч иткәндәй, өзми дә куймый:
– Рәис, әйдә, әнә, якын гына Шәрип авылыннан йорт алыйк, – ди. – Без – авыл балалары, картайган көнебездә җиргә басып йөрербез. Тавык кетәклегендә яшәп бик туйдым, – дип кенә җибәрә. Көн туды исә шул бер балык башы:
– Мине авыл тарта, – ди.
– Мине тартмый, – дидем.
Беләм, авылда эше дә, ашы да бар. Шәһәр кешесе дә ач утырмый, Аллага шөкер. Икебез дә яңа гына пенсиягә чыккан яшь пенсионерлар. Пенсиясен биреп торалар, биргәне җитеп бара. Акча ул күп булса да бетә, аз булса да җитә. Акча сорап интектерүчебез юк. Дөнья булгач, андыйлар да очрый. Әнә, сул як күршебезнең олы уллары әти-әнисенең пенсия алганын гына көтеп тора. Көнендә килеп акчаларын каерып алып китә. Берни эшли алмыйлар, мескеннәр. Безнең бердәнбер кызыбыз Себер ягында тормышта. Юк-юкта үзе безгә булышкалый. Кунакка кайтканда кием-салымын, күчтәнәчләрен мулдан алып кайталар. Безгә тагын нәрсә кирәк? Әйе, тынычлык кына! Ә ул юк. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, уң як күршебез Мөнирләр авылга күчеп киткәч, миңа бөтенләй көн бетте.
– Сәлимә бәхетле, теләгенә иреште, – ди, хатын, мине үртәгәндәй. – Әйе, Сәлимә рәхәткә чыккан. Җәй көне илле үрдәк, илле каз үстергәннәр. Сарык, кәҗә, куяннар да асрыйлар, – ди.
– Мөнир бу «рәхәтнең» ничек икәнен үзе генә беләдер, – дидем, хатынның авызын капларга теләп.
– Әле шуның өстенә утыз сутый бакчалары да бар икән.
Аның да хатыны эшли торган нәрсә түгел. Тырнак үстереп, чәч кабартып, күз буяп йөрүче ялкау инде. Нәкъ минем хатын, суйган да каплаган. Хатынның авылга күчәргә дигән идеясы тормышыбызның астын-өскә китереп бетерде дигәндә булды бу хәл. Хатынның бер ялгышы мең хатадан коткарды дисәм, дөрес булыр.
Хатын район газетасында белдерү күреп алган. Шәрип авылында йорт сатыла диелгән анда. Авыл безнең шәһәрдән ун гына чакрым ераклыкта. Йортның бәясе сигез йөз мең сум диелгән. Мунчасы, унбиш сутый җире бар.
– Кыйммәт түгел, – диде хатын, белдерүне кычкырып укып. Шатлыгы эченә сыймый.
– Тизрәк шалтырат, йортны кулдан ычкындырырга ярамый, – дип янымда бөтерелә ук башлады. Тавышы да чишмәдәй челтерәп чыга. Шалтыраттым. Телефонны хуҗа кеше алды.
– Рәсим булам, – диде чыбыкның теге башындагы кеше, коры гына. Минем яшьтәш булып чыкты. Иртәгәсен авылда, шул йорт янында очрашырга сүз куештык.
Очрашу сәгате җитә, машинабызга утырдык та юлга чыктык. Шәрипкә барабыз. Хатынның кәефе яхшы. Минем белән шундый ягымлы сөйләшә, ис китмәле. Аның яшелле-зәңгәрле тавыш белән акыруларына өйрәнеп беткәнгәме, кыланмышы бик сәер тоелды. Адрес буенча йортны эзләп таптык. Хуҗа да озак көттермәде. Ялгыз иде, нигәдер хатыны килмәгән. Ишегалдына уздык. Йорт елга буена урнашкан. Мөгаен Шәрипнең иң матур, иң күркәм җире шушыдыр. Май башы булганлыктан акчадагы гүзәллекне сөйләп, аңлатып та бетереп булмастыр. Алмагачлар, чияләр, шомырт агачлары ап-ак чәчәктә. Ишек алларындагы тәртипне, зәвык белән ясалган чәчәк клумбаларын күреп хәйран калдым. Сихри чынбарлык! Менә оҗмах кайда яшеренгән!!!
– Нигә бу җәннәтне ташлап киттегез? – дип соравымны сизми дә калдым.
– Хатын инде, шәһәрдә яшисем килә дип тинтерәтте, – дип кыска гына җавап бирде Рәсим.
Хатын тып-тын, әйтерсең, бу матурлыкны күреп, телен йоткан. Өй эченә керүгә, бөтен җирне җентекләп тикшерә башлады. Кызыксынып, кат-кат төпченеп хуҗаны ялыктырып та бетерде. Йорт алты почмаклы, җыйнак авыл өе. Газы, суы кергән.
– Үзебез салып кердек, йорт иске түгел, – диде Рәсим, – мунчасы шәп, – дип тә өстәп куйды. – Утын мунчасы.
– Ничек ташлап киттегез бу кадәр асыл йортны? – дип соравымны кабатладым, үзем мыек астыннан гына Рәсимне күзәтәм. Җавабы ихлас булырмы юкмы, беләсем килә.
– Хатынга шәһәр ошый. Оҗмаһ шушында, – дип кенә җибәрә.
– Ә сиңа? – дип сорадым, яшьтәшемнең тел төбен аңларга тырышып.
– Анда чын тормыш юк инде, – диде хуҗа. – Нишлим инде, хатын кайда – мин шунда. Муен башны кая тели, шунда борып куя. Әйдә, алып җибәрегез, сезгә җиде йөз меңгә бирәм, – диде. Мин әңгәмәнең мондый борылыш алуын көтмәгән идем.
– Белдерүдә си-г-гез диелгән ич, – диде хатын. Ул хәтта мондый көтелмәгән борылыштан тотлыга башлады.
– Хатын шулай кушты, – диде Рәсим, исе китмәгәндәй.
Хатын ике күзен дүрт итеп миңа текәлде.
– Документларыгыз тәртиптәме соң? – дидем, ни уйларга да белмичә.
– Бүген үк сатып җибәрә алам, – диде Рәсим. – Бар да тәртиптә.
Соңгы сүзеңне әйт дигәндәй хатынга карадым. Һичшиксез, алабыз, дигән җавабын көтәм. Башкача булу мөмкин түгел. Ни әйтсәң дә, тамырларымда авыл каны йөгерә, тән дә, җан да авылныкы. Миңа йорт ошады. Ошамаслык та түгел бит, бер генә дә килмәгән ягы юк. Сатып ал да рәхәтләнеп яшә дә яшә.
– Ярар, уйлашырбыз, хәзер генә бер ни дә әйтә алмыйм, – диде хатын, сүлпән генә. Рәсим белән хушлашмый да машинага таба китеп тә барды. Мин эсселе-суыклы булып, Рәсим алдында хатын өчен уңайсызланып, берни аңламый басып калдым.
– Нәрсә карап каттың, әйдә, киттек, – диде хатын дорфа гына.
Бу хәлләрдән соң, бала-чага уены уйнап йөрисең дип, сугып та егасым килгән иде – түздем.
Рәсим дә ашыгып йортын бикләде дә, бик аптыраган кыяфәт белән машинасына таба китеп барды. Үзе сәерсенеп безнең якка таба күз төшергәләп ала. Очрашу шулай тәмам булды.
Машинага кереп утыруга хатынга ташландым. Урыслар: «Лучшая защита –нападение», – диләр бит.
– Җиңеләйдеңме, әллә? – дип кычкырдым, үз-үземне тыя алмыйча. – Шул төрле йортны, шундый арзан бәягә дә алмадың?! – дим.
– Күңелгә шик килде, – диде хатын, акыллы кыяфәт чыгарып. – Юньле хәл түгел бу, бәяне шулкадәр төшермәсләр иде.
– Тизрәк сатасылары килгәндер.
Кире беткән кирегә сукалар. Минем хатын да нәкъ шундый. Үз сүзе – сүз .
– Юк әле, ашыгып эшләнә торган эш түгел бу, – ди хатын, мине ашыктыра-ашыктыра авылга алып килгәнен онытып ук җибәргән.
Кырык елга якын бергә яшәп тә, хатынны аңлый алганым юк. Күз карашыннан да аңлашабыз дигән парларга да шикләнеп карыйм. Шулай да була микәнни? Күз карашыннан түгел, сәгатьләр буе сөйләп тә, хатынның ни әйтергә теләгәнен аңлый алганым юк. Кәефләребез төшенке. Юл буе сөйләшми генә кайттык. Фатирга кайтып керүгә тагын шул спектакль башланды. Өзми дә куймый.
– Шикле, бик шикле бу йорт, – ди.
– Нинди шик турында сөйлисең? Түбәсе беткән, яңартырга кирәк, шуңа төшкәндер, – дим.
– Түбәсен калай белән ябып куйсаң, яңа түбә астында өр яңа йорт булачак бит безнең, – ди хатын, карышып.
– Безнең йорт, имеш! Эрләмәгән, сукмаган – Шыгай сиңа ыштанлык! Алгач безнеке булыр, алырга идең! – дим.
– Плюсларын да, минусларын да үлчәүгә салам, – ди.
– Кайсы җиңә соң?
– Әлегә белгән юк, – дигән була ачуымны китереп. Ике көн буе миемне бораулады. Ничекләр түзгәнмендер,үзем дә аңлый алмыйм. Кызганып та куйдым үзен, алышына дип торам. Күрәм, ике ут арасында ул. Ләкин бер якка да сүз кыстырмаска булдым. Әйтмәс җирдә май кап дия иде әнкәй мәрхүмә. Үзе хәл итсен. Холкын беләм... Берәр нәрсә ул теләгәнчә килеп чыкмасамы? Дөнья бетәчәк. Ниһаять, өч көн узгач, хатын теге белдерүне кулыма тоттырды.
– Йортны алабыз, шалтырат, – диде, берни булмагандай.
– Юк, кирәк икән, үзең шалтырат. Мин шалтыраттым, чират синдә, – дидем, тыныч булырга тырышып.
Шуны гына көтеп торган диярсең, хатын корт чаккандай, акыра ук башлады. Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми. Зурдан кубып тавыш чыгармакчы.
– Булдыксыз, йорт та салып керә алмадың. Кеше ирләре...
Миңа шул җитә калды. Җенем сөйми шул кеше ирләре белән авыз чайкый башласа. Ачуың килсә, чыгып чап дигәннәр борынгылар. Ишекне каты ябып чыгып киттем. Тынычланырга кирәк. Кергәч, күрсәтермен күрмәгәнен. Кеше ирләре дә кирәк булмас... Бераз йөреп, һава сулап, тынычланып кайтыйм. Кайттым. Хатын диванда телевизор карап утыра. Тып-тын. Ахры давыл якынлашуын сизә. Тынлыкны үзем боздым.
– Кеше ирләре дип гомер буе җелегемне корыттың. Бар, шул ирләр белән тор. Әткәй йортын, туган нигеземне кем саттырды? Минем монда яшисем килми, туйдым сасы авылдан, тирес корты кебек чүплек башында казынып яшәүдән арыдым... Болар синең сүзләр түгелме? – дидем, ярсыганнан ярсый барып.
– Ул чакта мин яшь идем, җүләр идем, – ди хатын үзен яклап, бирешәсе килми.
– Хәзер акыллы дип йөрисеңме үзеңне? – дидем хатынның бәбәгенә керердәй булып. – Булганы да чыгып беткән бит инде. Чәчең озын булса да, акылың кыска. Чәчең белән бергә аз гына булса да, акылың үскән булса... Яңадан, авыл дип, авызыңны да ачасы булма. Әткәйдән калган йорт Шәриптәге йорт кебек кенә идеме? Хан сарае иде... Мин җүләр, синең сүзне тыңлап, әткәй васыятен аяк астына салдым. Гомер буе бөтен үкенгәнем дә шул. Балавыз сыгып утырма! – дип җикердем дә, тыны чыгарылган тәгәрмәч кебек бушанып, тынып калдым. Хатын миннән бу кадәресен көтмәгән иде ахры, мыш-мыш килеп елый ук башлады. Үзе калтыранган куллары белән аптечкасыннан дару эзли. Кирәклесен табуга аш-су бүлмәсенә кереп китте. Мине шулай куркыта инде, чөнки ул дару эзли башладымы үзем дә чиргә сабышам. Ә минем күңелемдә давыл, өермә. Гомер буе тынгы бирмәгән уйларым тагын әсир иттеләр мине. Бернинди шик булу мөмкин түгел, ялгыштым мин, ялгыштым... Әткәй йортын, туган нигеземне сатып ялгыштым. Шул ялгыш адым гомер буе җаныма тынгы бирми. Үкенсәм дә, соң инде. Шикләнүем дә юкка булмас, әткәй рухы разый түгелдер, рәнҗидер... Соң инде, авылга кайтып яңа тормыш башлар чаклар үткән. Тазалыгым да чамалы. Әйдә, туган нигезеңә, әткәң йортына кайт дисәләр, үрмәләп булса да, кайтыр идем. Анысы  хак. Юк шул инде, туган йорт җиде ятлар кулында. Үземне тирән суда кебек хис иттем. Гүя әле бер як ярга, әле икечесенә ташланам, тик берсенә дә җитә алганым юк. Һаман тирәндә, уртада. Бата да башладым ахры. Башым әйләнеп китте, тамакка төер килеп тыгылды. Күз алларым караңгыланды. Йөрәк кысып куйды. Сулар өчен һава җитми. Хәлсезләнеп, мин дә аш-су бүлмәсенә чыктым.
– Йөрәгем, – дидем дә, каушый-кабалана түш кесәмнән дару алып каптым. Йомшарган тәнемне көчкә тотып, урындыкка барып чүмәлдем. Аллага шөкер, даруның файдасы тидеме, хәлем җиңеләйде. Бераз хәл алгач, Мәдинәгә күз салдым. Ул куллары белән йөзен каплап утыра, үз хәле хәл. Кызганып куйдым үзен. Янына барып утырдым да, кулымны иңбашына салдым. Мин шундый инде, өермә кебек тиз узып китәм. Каты яңгыр тиз туктар, дигәндәй.
– Йә, бир телефон номерын, шалтыратыйм булмаса, – дидем, үземнең шулай нык тузынуым өчен уңайсызланып. Шулай диюгә үксеп елап җибәрде Мәдинәм. Сүзен дә көч-хәл белән аңлата.
– Әтисе, шалтыраттым инде, йортны сатканнар. «Рәхмәт сезгә, ярый алмадыгыз, сигез йөз меңгә сатып җибәрдек», – диде Рәсим.
– Яхшы булган. Моннан соң авыл-авыл дип, авыз суың корытасы булма! – Шикле-шикле, дидең. Шигең харап иттеме?
– Мин аңладым, әтисе, поезд артыннан чабуда файда юк икән. Хатын күзләрен миннән яшерә.
Аллага шөкер, шушы вакыйгадан соң хатын тынычланып калды. Авыл төшенә керсә генә инде хәзер. Ә минем төшкә дә кергәне юк дип әйтер идем, әткәй генә: «Туган нигез, йорт ни хәлдә, улым?» – дип сорап аптырата.
 

Зинаида ЗАХАРОВА

 

Фото: https://archamuzei.ru

 

Комментарийлар