Логотип «Мәйдан» журналы

Сәрвиназ чишмәсе

(Кафиянең бер көне)

– Бүген төшкә кайтып йөрмәм инде, әнием, эшем күп, – дигән сүзләрен капкадан ашыгып чыгып барышлый, җилкәсе аша гына «ыргытты» Кафия. Аяк астында чуалган кош-корт белән әвәрә килүче Сәнифә карчык «җә» дияргә дә өлгермәде. Көзге кояш нурлары чагылдырган күзләрен маңгае өстенә куйган уң кулы белән каплагандай итеп, тынгысыз кызы артыннан карап калудан башка чарасы калмады. «Эшем ди-ди чәен дә рәтләп эчмәде ләбаса бу бала, ябыгып, кибеп бетә инде», дип пошынды ул Кафиянең җитез, талчыбыктай зифа гәүдәсен яратып күздән кичерә-кичерә.
Юк, нарасыен гел ашатырга, сыйларга җан талашкан, үтә нык кайгыртучан бөтен аналар төсле үк, каты ялгыша иде Сәнифә әби: йомры иңбашлары, тулы күкрәге, тыгыз балтырлары белән егет-җилән күңелен җилкендереп алгысытырлык иде бердәнбере. Киң яңаклы, чиста, ап-ак йөз, кыеп куйган кебек очлырак, нәфис ияк, чүт кенә чөенке, үзенә килешеп торган туры борын, чем-кара чәчләр ир-ат халкына гына ошарлыкмы соң! Кара сөрмәле ярлар каймалаган, фирүзәдәй зәп-зәңгәр күзләр тагын... Тумыштан тибрәнеп торган, табигый сыгылмалы, куе керфекләр дә кайбер кыз-кыркынның чамасыз буйый-буйый авыраеп салынып төшкән майлы, төерле-төерле, ясалма ишесе түгел. Әмма бер дә артык чибәрләрдән санамый кыз үзен, булганына разый дигәндәй, яши бирә шулай беркөе генә. Авылда сөйкемле, булдыклы, җанъягымлы бу кызны яраталар, үз итәләр. Әнә очраган берсе зурлап исәнләшә, сәламли.
Менә ул каршысына килеп чыккан Хәйбулла бабайга да беренче башлап сүз катты, хәл-әхвәлен белеште.
– Сау гына әле, кызым! Биргәненә шөкер, меңкабул! ...Үзең соң нигә болай иртәләдең? Китапларың аякланмас иде әле, – дип кеткелдәде түгәрәк, җыйнак сакаллы, чандыр карт. Ак төшкән бер күзе өчен уңайсызлангандай, яны беләнрәк торып сөйләште. Авыл кешесе гел сораша, кызыксына инде шулай. Үзе дә йомышын яшереп азапланмый. Ике сүзенең берендә ихтыярсыздан «меңкабул»ны кабатлаганга күрә, «Меңкабул Хәйбулла» кушаматы тагылган бабай ул. Ни өчен шул рәвешле теленнән төшермидер...
– Тоташ яңгырлар киткәләгәнче китапханә түбәсен ябасы бар иде, Хәйбулла абзый, – диде Кафия, иренмичә, эчкерсез, ачык йөз белән. – Карале, Хәйбулла абзый, онытып торам икән, теге, син сораган китапны беркөнне районнан алып кайттым, кереп ал, – дип тә өстәде кузгалыр алдыннан.
Картның ябык йөзе яктырып китте, «Һай, рәхмәт, кызым, игелекле хезмәтең өчен меңкабул, бер җай табып керәм әле», дип, рәхмәт укый-укый, якындагы тыкрыкка борылды.
Кафиягә исә моннан соң да шактый барасы да барасы... Искитмәле инде, авылның бер очыннан икенчесенә кадәр өч чакрымнан да артык, диләр. Көзге-язгы пычракларда, туфли олтаныннан чабатадай зур мәтеләр* (*Мәте – юеш балык) куптара-куптара, үзле кызгылт-сары балчык изеп барулары үлеш инде, үлеш. Очы-кырые күренмәслек шушы урам – Мәктәп урамы үзе генә сузылып калды авылда. Унлаган кыска урам кәмәшләре* (*Кәмәш – артык әһәмиятле, кыйммәтле саналмаган берәр зат, предмет.) аңа ян-яктан килеп кушыла торган тыкрык хезмәтен генә үтиләр... Юл читләрендә ике яклап җилсез көнне дә шаулап-иңрәп утырган алагаем биек, юан нарат агачлары аллея хасил итә. Буш урам – шомлы урам. Элекке йорт урыннарында кара нигезләр генә каралып күренә. Менә биредә, сәрби куаклары котырып үскән төштә элек Гамил абзыйлар яшәде. Китапны, намаз-ниятен башкарганнан соңгы ял вакытларында җәелеп китеп, йотылып укый торган иде мәрхүм. Пайгәмбәрләр турындагысына аеруча мөкиббән иде. Тегендәрәк Сабира әбиләр нигезе акаеп тора. Анысының һәрдаим «Казан утлары», «Сөембикә» җурналларын алдыруы истә калган. ...Алар сыман тәртипле, һәйбәт, әдәбиятка гашыйк, изге җаннар юк инде ул хәзер... Яшьләр калага китеп олакты. Юньләп кайтып та кермиләр... Карасана, дип тиктомалдан гына эченнән гаҗәпсенеп тә, көлеп тә үз башына үзе шакып алгандай итте Кафия: авылдашларын барыннан да битәр китап укучылар сыйфатында гына хәтерләп, күз алдына китерә түгелме соң? Вәт исәр, тиле баш.
Юл кырыендагы чирәмлек өстеннән генә, сакланып кына атларга тырышып, тирә-ягына күз салгалап барганда, көрсенеп тә куйгалады җиңел сөякле, курчактай кыз бала. Кызыл Алан авылы бетеп бара... Исеме-аты бигрәкләр матур да бит үзенең... Балачагында кич җитеп, кояш әллә кайларга китеп югалгач та, авыл өстенә авып торган, манарадай биек, төз нарат, чыршы, карагай агачларының очлары кызыл шәфәкъ нурлары белән хәтсез генә матур булып кызарып, яктырып торганын күзәтергә ярата иде ул. Кызыл Алан атамасын шуның өчен дә кушканнардыр дип ихластан ышанып та йөрде. Ул исә революция шаукымы белән тагылган икән... Ни генә булмасын, бу гаҗәеп гүзәл манзара күңелен әллә ничек кенә актарып, бөтен барлыгын хыялый уйлар бөтереп ала торган иде. Дөньяларын онытып, сәер генә елмаеп йөри торган чаклары да булгалады. «Шул китапларын су урынына чөмерә дә, саташып йөри, башына нитмәсен тагы», дип чынлап торып хафага төшүе дә хак иде ич әнисенең. Әтисе бер сүз дә әйтми иде, елмаеп, иңеннән генә сыйпап куя торган иде яраткан кызының. Үзе дә китап корты, сабыйның чын халәтен, асыл холкын яхшы аңлый торган иде мәрхүм.
Сәер, исәр, җилле дигәннән, әле фермалар таркалмаган чорда Кызыл Аланга бөтен район терлекчеләре, зоотехниклар, җитәкчеләр семинарга җыелган иде бер елны. Җилкәләренә ак халатлар салган эре кыяфәтле түрә-кара, читтәрәк өелешкән гади халык район башлыгының нотыгын авызына керердәй булып тыңлап торган бер мәлдә, аранның теге башында сыер бозаулаган, имеш. Барысы да, шушы бетмәс-төкәнмәс эчпошыргыч, күңелсез сөйләшү барышында ичмаса бер кызык табылганга сөенә-сөенә, шул очка җыелдылар. Дөрестән дә, мунча тиклем зур сөтлебикә исән-сау котылган, чем-кара төстә булганга, маңгаендагы түгәрәк агы аермачык шәйләнгән бозау дүрт аягына ук торып баскан. «Бу табылдыкка шәп кенә исем дә кирәк бит инде, җәмәгать. Ничек кушабыз?» Олы-олы абзыйлар каш җыерып, тирән уйга чумып торганда, бер бала тавышы яңгырады: «Йолдыз» дип кушарга кирәк. Әнә ич маңгаенда йолдызы бар».
Бу – әнисенә булышырга килгән яшүсмер Кафия тавышы иде. Киеренке, уңайсыз тынлыкны бозып, йомшарып дәррәү көлештеләр. Үрчемне андый китап исемнәре белән теркәү гадәткә кермәгән, янәсе. Кушаматы желательны урысча, алай нечкәләп, артык хискә бирелеп тормыйча гына, прастуй, кәнкрит булырга тиеш. «Кем кулында бозаулаган, яисә беренче булып кем күргән аны, шуның исемен бирү йоласы бар халыкта», дип тәкъдим итте берәү. Колакларын шомарттылар: кем икән ул, бозауны тәүдә күрү бәхетенә ирешкән кеше? Ул каравылчы чулак Хәсәнгата булып чыкты. «Хәсәнгата» кушаматлы бозау буламыни», дип янә хихылдаштылар. Аптырагач, бер зиһенлесе әйтте: «Хәере белән семинар көнендә дөньяга килгән икән, «Семинар» дип атарга исемен дә! И вчу!» Иң баш нәчәлник ризасызлык күрсәтмәгәч, шулай дип калдырдылар да... Үз тәкъдимен колакка да элмәгән өчен, рәнҗегән иде нәзакәтле, эчкерсез Кафия. Матурлыкны, гүзәллекне аңлыймыни ул йөрәгенә мүк үскән халык?! Хәзер данлыклы ул «Семинар» да юк, семинарларның үзләренең дә исе-төсе калмады... Дөньялар нык үзгәрде... Авылны да танырлык түгел бүгенгесе көндә...
...Олы юллардан читтә, карурманнар уртасында урнашкан бу авыл элегрәк кеше белән мыжгып торган үзе. Заманында Петр Беренче галиҗәнапләре белән эш йөрткән халык яшәгән. Шул патша әмере белән кораблар өчен колач җитмәслек имән, нарат кискән лашман кешеләре. Бер аланны хәзер дә лашманчылар исеменә яд итәләр... Аннан соң да чит-ят караштан яшерелгән урманчылар авылы Мәскәүнең күз уңында торган. Кремльдәге съездлар сараена да Кызыл Алан осталары эшкәрткән имән паркет җәелгән, диләр... «Адәм улы кисә торыр, урман һаман үсә торыр», дип җырласалар да, иксез-чиксез хәзинә түгел шул ул карурман. Алны-артны карамыйча, озак еллар тирә-яктагы агачларны тамырыннан ук аударып эшен китергәч , төзелешкә яраклы чимал бетеп куймасынмы көннәрдән бер көнне бу тирәдә! Куәтле урман хуҗалыгы да пыран-заран килә, таркала, бөлә... Колач-колач меңьяшәр имәннәрнең әсәре дә күренми, иген-тару җирен алабута, Габдрахман колагы, кычыткан басып китте. Халкы да умарта күчедәй каядыр күченеп гаип була. Кай ара биш меңнән артык кеше, бу җир йөзендә бөтенләй булмагандай, төтен кебек таралган да беткән, әкәмәт?! Хәзерендә нибары 150 ләп хуҗалык исәпләнә. Карт-коры, пенсионерлар. Мәктәптәге укучылар саны да дүрт-биштән артмый...
Умарта кортларыдай әнә шул бәйләнчек, борчулы уйлары белән мәш килгәндә, урам башындагы үзәнлеккә урнашкан китапханәсенә барып җиткәнен сизми дә калды Кафия... Көтмәгәндә генә:
– Сәлам культура работникларына! – дигән кинаяле, дорфа тавыш ишетелүгә, сискәнеп куйды хәтта. Борылып караса, янәшәдәге кызыл таш кибет болдырында норсыз Халидә басып тора. Кулындагы бер бәйләм ачкычларын бөтергәләп, мыскыллы елмаеп, карап каткан. Чәчләрен комачтай кызылга буяп җибәргән, иреннәре кызыл, муенсасы җете кызыл, битләре дә кып-кызыл, ялкынланып тора. Үзе дә менә-менә кабынып, янып китәр кебек. «Исәнмесез», – дип җаваплады Кафия, теләр-теләмәс кенә. Өнәп бетерми, җене сөйми иде аны. Миркәй дигән егет белән буташтырып, көнләшә үтә явыз – кызылавыз. Ул егетнең үзенә күз төшереп йөргәнен генә белә, юкса, Кафия. Өенә дә озаттырганы юк хәтта. Төннәрен Кафияләр йорты каршында сызгыргалап йөргәнен күргәләгәннәр, анысын да кыз сизмәгәнгә салышты. Җае чыгуга кала юлына сыпырта торган чумарачы алаканатларның берсе дип кенә саный ул озын буйлы, киң күкрәкле егетне. Дөрес, китапханәгә ешлавын хуплый, килсә кулына файдалырак китаплар тоттырырга омтыла. Әлегә мөнәсәбәт шуннан узганы юк. Икесенең ике төрле зәвык, интереслар туры килми чөнки... Күз күргәне түгел, үз күргәне йөрәктә урын ала шул. Ә үз күрәме соң ул аны? Белми…
– Бер машина аракы китерергә тиешләр раюннан. Шуңа ачтым ятьрәк... Ә син нәрсә, сиңа да товар-мазар кайтасымы? – дип ачыктан-ачык мәсхәрәләп, бар көченә шаркылдап көлеп җибәрде Халидә, ишеген ачып кергәч тә, кибеттән аның иһаһайланганы яңгырап торды. Мыскыл итүе, байлыгыннан ирәеп масаюы эшкуарның. Район үзәге Чынлыдан илле чакрым ераклыктагы авылга урман юлы белән яңа китаплар китерелмәгәнгә бишбылтыр... Анысыннан да яхшы хәбәрдар гайбәтче, көнче күбәләк... Җәяүләп, титаклап биш чакрымлы, чокырлы-чакырлы урман юлын узганнан соң, олы юлда «попутка» тотып, мең бәла белән генә барып кайта шул Кафия Чынлыга...
Халидә очраган саен шулай көлеп рәхәтләнә күршесеннән. Күчмә китапханә дип, күтәрә алган кадәр төенчекләр асып эш урыннарына, ялгызак кешеләрнең өенә барып йөрүне гадәткә кертте Кафия. Халидә ишеләргә үч итеп, отыры ярсып, тырышып хезмәт куя. Рәхмәт әйтеп алып калалар китапларын, укыйлар, яңаларын сорыйлар. Шуннан артыгы кирәкми дә китапханәчегә. Ә бу, тумырак баш, Кафия авыр йөген күтәреп узганда-барганда, болдырына чыга да: «Күрми дә торам, кырыктартмачы килгән икән ич авылга. Хакы күпме?» – дип дөнья сасытып, кычкырып кала... Урман кисү белән шөгыльләнүче бердәнбер ширкәтнең асыл ир-атын үз тарафына каерудан да тәм таба ул сөмсез сыер... Күбрәк сәүдә йорты бусагасын таптый шул халык, китапханә сукмагы тозланганмыни... Хәзерге тормыш галәмәте шундый ул!
Искереп беткән алачыкка охшаган китапханә бинасын ачып кергәч, болай да тәмам кәефе кырылган кызның бөтенләй сөмсере коелды. Бинаның өске бер почмагы тагын да саргая төшкән, төнге яңгыр сулары саркып үткән иде. Хәтта идәнгә дә җәелгән. Җитмәсә, бер стендны манчып, эштән чыгарган.
Йөрәге әллә нишләп китте Кафиянең. Хан заманында ук салынган агач бина үз бурычын үтәгән, түбәсе теткәләнеп беткән шул. Хет тишек-тошыгын яматырга дип күпме йөрде, күпме ялынды авыл җирлеге башлыгы Сәминә атлы хатынга. Үзе һәйбәт ташпулатка кереп утырган ул, укучылары беткән-бетәшкән элгәреге мәктәп бинасына. Укытучылары белән бер класс кырый бүлмәгә сыешкан. Үзидарә советыныкылар әнә өч-дүрт бүлмәне били... Берсендә Кафия гозер белән килеп кергәндә, Сәминә – күперенке чәчле, кыска муенлы, төптән юан, кырык яшьләрендәге хатын – эш булмаганнан эш булсын дигәндәй, йон-каурыйларын туктаусыз чистартып, күпертеп торган кош-корт сыман, әледән-әле купшы чәчләренә кагылгалап, калын түшләрен сыйпаштыргалап, кесә көзгесеннән бит-борын тирәләрен караштырып, сөрткәләп утыра иде.
– Китапханәне дә монда күчереп булмас микән, Сәминә Габдриевна? Урын җитәрлек ич биредә,– дигәч, ул майлы кабартма иреннәрен кыйшайтып кына куйды:
– Җыен юк-бар адәм эшкә мишәйт итәчәк. Солидный учреждение ич бу... Аннары... – диде дә, берникадәр нидер чамалап, исәпләп торгач, соңгы хөкемен чыгаргандай, әйтеп салды:
– Аннары хәзер кемгә тансык ул синең татарча китапларың, ана телең! Әнә, мәктәптә дә укытмаска кушканнар ди аны...
Корт чаккандай сискәнде Кафия, ачуы-нәфрәте уттай кайнар төергә әверелеп, бугазына килеп тыгылды. Төнтек адәм актыгына тозлап-борычлап җавап бирергә яскынган иде дә, бу башкитмәле адымнан нидер (әлбәттә, канга сеңгән тәрбия, гореф-гадәт) туктатып калды. Эчендә кайнаган давыл бераз сүрелә төшкәч, сабырлыгын җыеп:
– Түбәдән шыбырдап су ага, шунысын булса да ремонтлатыгыз, алайса, – диде. Башлык күзләрен алартып, акаеп Кафиягә ук-карашын төбәп алды да, сүзен:
– Кайдан алып? Чебен чукындырырга сукыр тиен юк акча бюджетта, – дип бетерде.
Кафия әрнеп, ифрат хурланып чыккан иде ул чакта. Вазифасы буенча җаваплы җитәкчеләрдән теләктәшлек тапмагач, киресенчә, аның һәрбер хәрәкәтенә аяк чалып торгач соң. Әнә «Татарча матбугатны үзегез дә яздырыгыз әле. Бүтәннәргә үрнәк булыр иде», дип үтенгәч, «Татарча укыйм дип, бар белгән урысчамны да онытыргамы?» дип чыраен сыткан адәм ич ул авыл главасы. Районга барганда да утыртканы юк китапханәчене. Ире – шофер, нинди хикмәт беләндер, ике-өч елга служебный машинаны алыштырып кына торалар. Өр-яңа шәхси автомобильләре гаражда ята. Ә менә түбәне ябарга ике-өч такта, калай кисәге табарга акча юк, имеш.
Кафия, авыр сулап, бүген дә Чынлыга шалтыратты. Җирлекара китапханә директоры булып эшләүче татар урысы да салынкы-суык тавыш белән «проблему решим, бераз көт», диюдән узмады.
Кафия әле бу почмакка барып, әле монысына бәрелеп, нигә тотынырга белмичә аптырап йөрде-йөрде дә, ахырында, букчасына берничә китап салып, шул тирәдәге тыкрыкта яшәүче Гасыйр абыйларга китте. Ул элекке урманчы, бүгенгесендә аяктан калып, түшәк хастасы иде. Карчыгы Тәслимә әби белән генә чөкердәшеп яшиләр... Кочак җәеп каршыладылар. Хуҗа хатын шунда ук самавыр колагына барып ябышты. Кафия белән картының әңгәмәсенә колак салгалап үз почмагында нидер кайнашты. Картның караваты янында исә күңелле, мавыктыргыч әңгәмә куерды, хәтта сырхау үзе дә сизмәстән яртылаш торып утырган иде дә, авырту китереп суккач, янә түшәгенә ауды. Мәгәр картның кызулыгы һич тә сүрелмәгән, бетмәгән иде әле. Урын өстендә ятуына карамастан, битләре һәрвакыт зәңгәрләнгәнче кырылган булыр. Какча яңаклы йөзе шундый шома, Шамкайныкыдай калын кашлары гына тырпаеп тора да, эчкә баткан кара күзләре хәтәр елтырый. Ил, дөнья хәлләре кайгыртып ятуы. Әдәбият белән тыгыз бәйләнештә, тирә-ягында – өеме белән китап та китап. Кафия дә әнә яңаларына алыштырырга кереп җиткән.
«Казан утлары»ның яңа санын, Туфан Миңнуллин пьесаларын, Хәсән Туфан робагыйларын «эһе, эһе» итенгәләп, үз-үзенә генә мөгердәп, канәгать булып комсызланып актаргалады ул. Соңгы вакытта кызганыч язмышлы бәяннары белән атказанган Зәлидә Садыйрова китабын гына җирәнгәндәй берсүзсез читкәрәк этеп куйды. Картның әле генә үзе китергән китаплар белән танышканда, тәнендә рәхәт кыбырсып «кырмыскалар» йөгерешкәнен тоеп, дулкынланып утырган Кафия аның бу хәрәкәтен күрми калмады, билгеле. Халык ябырылып укый ич ул хатынның әсәрләрен.
Гасыйр ага күзлеген маңгаена күтәреп куйды да:
– Ул Зәлидәне бер укып караган идем инде мин. Үзең дә беләсең... Әйе... Турыдан гына сыпыртып язган була ич ул. Вак-төяк вакыйгаларны анда-монда, «тыкрыкларга» кергәләп, сөйләп чыгу белән генә чикләнә. Укучы зәвыгын боза ул. Ә бит чын укучыларга геройларның уй-кичерешләре дә, тормышка карашлары да тансык. Табигать күренешләре дә кызыксындыра китапның...
– Соң, Гасыйр абзый, хатын-кызлар бик яратып укыйлар ич аны, – дип сүз кыстырды Кафия. – Димәк, нәрсәдер бар аңарда?
– Анысына каршы килмим. Шулайдыр. Әмма ләкин, иманым камил, Садыйрова хикәяләре, повестьлары ниндидер гайбәт, ләчтит сатуны хәтерләтә миңа. Аның кебек, су юлында очрашкач, берәр тел бистәсе хатын ахирәтләрен сәгатьләр буена авызына каратып тота ала ләбаса. Кызык итеп ялганлап, мавыктыргыч, оста сөйләп. Кем кияүгә чыккан яисә кияүдән уңмаган, кемнең улы әллә нишләгән, кем нинди бәхетсезлеккә юлыккан – һәрбер хатын-кызга кызыктыр инде болар... Әдәбиятның бит максаты-хасияте бөтенләй башка...
Кафия килгән саен картның һәрбер әйбергә үз фикере, үз карашы булуына, белеменә, эрудициясенә сокланып туймый. Урманчы вазифасына керешкәнче, шәһәрдә яшәгән, инженер булган, зыялылар белән күп аралашкан кеше шул. Интеллект куәсе ургып тора... Бу мәсьәләдә Кафиянең дә күңеленә кереп береккән корыч дәлилләре, ныклы уйлары бар. Шуны әйтмичә булдыра алмады:
– Телевизордагы «Пусть говорят» тапшыруындагы төследер дим мин, Гасыйр абзый. Анда да бит кешелектән чыккан бәндәләр кыйссасын тыннарын да алмыйча тамаша кылалар. Ярый әле, бу коточкыч хәлләр минем белән түгел, миннән дә начар яшәүчеләр бар икән, дип үз-үзләрен юаталар, кеше кайгысына эчтән генә куанып утыручылар да була...
Гасыйр ага, бертуктаусыз актарына-актарына, Марат Әмирхановның яңа чыккан хикәяләр җыентыгын кулына гына алган иде, эченнән ниндидер кызгылт-сары яфрак килеп төшмәсенме!
– Бәрәкәт! Нәрсә бу? – дип гаҗәпләнде хуҗа.
Кафия, көлә-көлә, яфракка үрелде. Аннары моның хикмәтен аңлатып бирде. Сигез яшьлек энесе Салих тыгып куйган икән аны. Гасыйр бабай кебек урманчы булам дип, гербарий җыя бит ул ташбаш. Һәрберсенең кайдан алынганын, агач атамасын язып куя. Тик менә бу яфракның исемен анык кына таный алмадылар Кафия апасы белән. Шул «табышмакны» әлеге китап белән бергә салып җибәргән дә инде букчага хәйләкәр малай. Гасыйр бабайга күрсәтәсенә өметләнеп.
– Матур да инде... Өрәңге яфрагы түгел микән, – дип гөман кылды Кафия.
– Өрәңгесе – өрәңге. Әмма бик хикмәтле агачныкы, – дип серле генә сөйли башлады карт. – Татар өрәңгесенең яфрагы бу, беләсегез килсә. Кәкре Күл ешлыгыннан тапкан димме?
– Әйе, шуннан алып кайтканнар малайлар белән.
– Әйтәм ич, кеше күзеннән читтә, аулак җирдә генә үсә ул. Кәкре Күл тирәсе самый уңай җир инде аның өчен. Чәчәге үзенә аерым матур була аның... Алсу төстә... Урыс кышы, урыс каены дигәннәре матурлык өчен генә әйтелә ул. Тукай әйтмешли, сөйләве ямьле, күңелле, шагыйранә ялган. Ә безнеке исә фәндә нәкъ шулай «Татар өрәңгесе» дип теркәлгән, икенче төрле әйткәндә, мәңгеләштерелгән, димәк. Кара өрәңге дип тә йөрткән булалар аны. Әмма татар өрәңгесе дигәне дөресрәк булыр, – дип, гаять рухланып, горурланып, күзләреннән утлар чәчеп сөйләде карт хикмәтле ят яфракны иснәштергәләп.
Аннан соң:
– Нигә дип әрсез Америка өрәңгесен китереп тутырганнардыр безгә? Әнә Казан урамнарында яман котырып үскән ул, ничек котылырга белмиләр хәзер. Татар өрәңгесен паркларда, бакчаларда утыртасы гына иде дә бит... Ни өчен соң әле кача-поса урман эчендә, чытырманлыкта гына үсәргә тиеш ди безнең үз агачыбыз?!
Карт белән кыз әлеге татар агачы яфрагын, сихерләнгәндәй, кулдан-кулга күчереп, сокланып, ничектер ирәеп, тәмләп сөйләшеп утырдылар шул рәвешле. Ул арада Тәслимә әби самавырын дыңк итеп өстәлгә утыртты да, Кафияне чәй белән, тәм-том белән кыстап-кыстап сыйлапмы-сыйлый. Кафия артыгын каба да алмыйм, әле генә өйдә аш артыннан гына тордым, дип тә карый, юк, әби һаман үзенекен тукый. Түзмәде, Кафияне аяп сүз кыстырды карт:
– Ничек диләр әле, карчык, «Хатыннарның корсагы әрбәдән* (*Әрбәдән – диал. сүз, эскерт хәтле дигәнне аңлата.) хәтле, кызларныкы – кыйлачык* (*Кыйлачык –диал. бәләкәй чәшке.) кына» дипме? Шуның шикелле, артыгын кыстама инде син аны. Үз хәлен үзе беләдер...
Самавыр артына җәелеп утырган карчык инде Кафиянең әнисе, энесе турында сораштырырга кереште. Заманында ике гаилә дә якын дус, сердәш булганнар. Кафиянең әтисен ничек агач басып үтергәнен үз күзләре белән күргән кеше ул Гасыйр карт. Әтисе Вазыйх вафат булганда, әнисе йөкле калган Кафиянең. Газиз, кадерле җан, мәрхүм искә төшкәч, бермәл тынып калдылар, әрвахлар рухына озаклап дога кылдылар.
Ихлас җанлы, якын кешеләр катында утыра-утыра күңеле йомшардымы Кафиянең, көтмәгәндә сабырлыгын җуеп, китү өчен ишек бавына тотынгач кына дигәндәй, үзенең хәсрәтен-борчуын җентекләп сөйләп ташлады.
– Кызым, – диде түшәмгә карап нидер уйланып яткан Гасыйр карт. – Ялынып-нитеп йөрмә син аларга, таштан юкә каезлап булмас. Әллә болай итикме... Минем келәттә киртәдән калган бер-ике табак профнастил булырга тиеш. Әллә шуны гына рәтләп кадаклап куясымы? Берничә калын такта табылганда, тагын да әйбәт буласы. Шулай иткәндә, берәр елга түзәр. Аннары җае килеп чыгар тагын...
Картларның яхшылыгына рәхмәттән бүтән сүз әйтәсе калмады кызыйга. Ул тиз-тиз генә җыенды да, теге профнастил дигәненә җәһәт кенә күз салып алгач, берникадәр күңеле урынына утырып, китапханәгә йөгерде.
Үз «оясына» килеп җитәр-җитмәстән, Халидә кибете тирәсендәге мәхшәргә шаклар катып калды. Аракы китергәннәр! Бөтен авыл чыгып төшкәнмени, яше-карты шунда, аксагы да, туксагы да килеп җиткән. «Урман» ширкәте киеме кигән өрлектәй егетләр, билгеле, беренче рәтләрдә. Араларында Миркәйне шәйләгән кебек булды кыз. «Аракы дигәндә әнә ничек өлгер үзләре. Китапка шулай чират торсалар иде алар!» дип усаллык белән уйланып, эш урынына кереп китте. Артыннан ук ишек шакыдылар. Теге Миркәй икән, чукынчык. Икенде күләгәседәй озын гәүдәсе белән ишеккә сөялде дә тик тора басып. Юк икән, күзләре белән Кафиягә сокланып, күзләре белән «ашап» торган көне. Дәшми генә тора бирәләр шулай. Кафия өстәл артында, егет урындыкка чүмәште. Тынлык. Китапханәне тычканнардан саклаучы мәче генә ике арада киләп сарып йөри, аякларына килеп сырпалана, «йә, нигә сөйләшмисез инде» дигәндәй, әле егеткә, әле кызга мияулап карап тора.
– Аракы кибетендә ниең калган синең? – дип сүз катты, ниһаять, Кафия.
– Соң, без бит бер бригада. Гел бергә йөрергә күнелгән, – дип мыгырданды Миркәй, җептәй нечкә мыегы өстендә имән бармагын йөрткәләп.
– Күнеккән, имеш. Синең үзеңнең башың юкмыни, шул шакшыга кызыгып йөрмәсәң. Ярый, мин биргән «Мартен Иден» китабын укып чыктыңмы инде? – дип аның тарафына шөбһәләнеп сөаль атты кыз.
– Укып чыктым, анттыр, укыдым, – диде дә егет, кабалана-кабалана, каяндыр курткасы эченнән таушала төшкән китап тартып чыгарды. Аны түргә кертеп куярга талпынган гына иде, идәндәге су күлләвеген күргәч, аптырап туктап калды. Бер түбәгә, бер идәнгә карады, «нәрсә бу?» дигәндәй, кызның күзләренә текәлде азакта.
– Күреп торасың ич, зәмзәм суы түгел, яңгыр суы... Иртәгә тагын да күбрәк булыр инде, Ходаем. Ичмасам, ярдәм итәр кешесе дә юк бит аның, – дип үзалдына сөйләнде кыз, өстәлдәге әйберләрне гасабиланып әле монда, әле тегендә күчергәләп. – Бер-ике такта кисәгенә дә тилмер, имеш.
Егет каскасын салып, куллары белән аксыл чәчләрен артка таба тараган хәлдә, ни турындадыр уйлана калды. Шуның соңында башын күтәрде дә:
– Такта? Ремонткамы? Ике-өч җитәме? – диде ул, гаҗизләнеп. Кыз, үз нәүбәтендә, аңа сораулы караш ташлап алды. Ни өчен егетне такталар кызыксындыруы аңлашылмый иде әле аңа. Ә тегесенең башына яхшы уй төшкән икән, кинәт йөзе белән яктырып, әйтеп салды:
– Соң, момент үзебез дә эшләп бирә алабыз бит аны, Кафия. Безнең оешмада отхуд, такта, агач беткәнмени! Әйт кенә. Бригадир белән үзем сөйләшәм.
Кафия, аңа ышанмыйча, янә сынаулы карашын төшереп алды да, мәсьәләне бер-ике җөмлә белән аңлатып бирде.Ул да түгел, Миркәй каушавыннан нәзек, озын аяклары белән чалыш-чолыш атлап, урамга торып чапты. Берәр сәгатьтән соң ике иптәш малае белән килеп тә җиткән бу. Калын-калын такталарны иңнәренә аслы-өсле салып. Гасыйр аганың профнастилы да кунаклады бина каршына. Озак юанмыйча түбәгә менеп тә киттеләр болар. Әҗерен-мазарын сөйләшкән кеше юк әле, дөресрәге, Миркәй ул хакта кулдашларының авызын да ачтырмады. Эш җаен беләләр үзләре тагын. Тук та тук яңгыраган тавышка Халидә дә тышка чыккан бер мәлне. Миркәйне күргәч тә, зәһәре йөзенә җәелде, үтен сытып чыгарган бугай. «Шабашка – барашка!» дигән сүзләре бу тарафка юнәлтелгән иде, әлбәттә. Аңа карый, эшне тиз тотты егетләр... Өсләрен кагына-кагына китапханә мөдире каршына килеп баскач, өлкәнрәге «озолоти ручку» диебрәк, уены-чынын кушып, исәп-хисапка ишарәли башлауга ук, ачу белән, тегене читкәрәк тибәрде Миркәй. Мин сезгә үзем түлим, янәсе. Еллар буе көткәне шул рәвешле ипле генә, мәшәкатьсез-нисез диярлек башкарылганлыктан, әүвәл бераз аптырабрак калган Кафия, ниһаять, аңга-искә килеп, берничә көннән, һичшиксез, тиешле сметасы (бездә ансыз буламыни?) белән хезмәт әҗерен түләү турында кайгыртасын әйтте. Мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач та, биш-алты ел бу вазифаны тартып, берникадәр тәҗрибә туплаган белгеч ләбаса ул. Авыр хәлдән коткарган өчен, Миркәйләрне, һичьюгы үз хисабыннан булса да, бәхилләргә дигән ныклы карарга да килде әле ул.
Эш беткәч, уйнарга да ярый, диләр ич. Миркәй Кафиягә сиздерми генә егетләргә «акбаш»лык акча сонды. Кәефләре килгән ике шешәдәш шундук күздән югалдылар. Ә Миркәй үзе кызны өенә кадәр озатырга дигән мактаулы хокукка лаек булды.
Кайтканда урау юллар буйлап сәфәр кылырга ниятләп куйган иде Миркәй. «Эшләгән урыныбызны күрсәтәм», дигән атлы булып, үзәк урамнан каядыр урман эченәрәк каерды. Бүген ничек тә сүзне хәлиткеч сөйләшүгә китереп терәргә, соңгы адым ясарга хәстәрләнә иде, күрәсең. Кафия каршы килмәде: урманга чиксез гашыйк табигать баласын яшеллек хозурында йөрү, сәйран кылу рәхәте ашкындырды, билгеле. Миркәйләрнең урман кисеп, материал әзерләү базасында машиналарның, ухылдый-ухылдый, колак тондыргыч гүләве аша үттеләр әүвәле. Егет шул мәхшәрдә, галәмәт зур җайланмаларга төртеп күрсәтә-күрсәтә, нидер аңлаткан булды, Кафия исә һични ишетмәсә дә, баш кагып, тыңлагандай итте. Аның каравы, сукмакка чыгып, Аю чокырына таба борылгач, кисәк урнашкан тынлыктан колаклар чыңлый башлады. Чытырманлыкны үткәч, Кафияләр йорты тирәсендәге ни гомер акмый яткан чишмәнең ярымҗимерек агач улагы янына да тукталдылар. Алыштырып куйдылармыни Кафияне, егетнең сөйләвен хуплап, сабыр гына йөргән тыйнак кыз кинәт үзгәреп, җанланып китте. «Бу чишмәнең исемен беләсеңме?» – диде ул, сәер генә елмаеп. Егет, көтелмәгән сораудан аптырап, җилкәсен генә сикертте. Хәер, белмәсә дә гаеп түгел, Кафия үзе дә әтисеннән ишетеп кенә белә иде ич аның тарихын.
...Бу борынгы чишмәне узган гасырның егерменче-утызынчы елларындагы «ликбез» – наданлыкка каршы көрәш заманасында авылга каяндыр избач-китапханә мөдире булып килгән Сәрвиназ исемле кыз ачкан, ди. Килеп эшкә керешкәч тә, изба-читальняга кеше тартып китерә алмыйча изаланган тырыш, җитез, уңган кыз. Көнозын көтеп-көтеп тә, бүлмәсенә кагылучы адәм заты күренмәгәч, гаҗизлектән урманга чыгып китә торган булган ул. Шулай бервакыт улагы күмелеп, тыгылган чишмәгә килеп юлыккан. Бирегә кат-кат килеп йөри торгач, ниндидер могҗиза белән чишмәнең «зур күзен» эзләп табып, туфрактан арчып, салкын суына юл ачуга ирешкән, ди бит, әкәмәт! Сәрвиназның шундаен гаҗәеп кодрәтенә, көч-дәртенә хәйран калган халык, аңа хөрмәт йөзеннән китаплар дөньясына сукмак сала башлаган, китапханәнең иң актив укучыларына әверелгән, ди. Ә чишмә үзе, үкенечкә, болгавыр елларда тагын аста күмелеп калган, сукмагына үлән үскән. Соң, урамнарга, йортларга су торбалары сузгач, һичкемгә хаҗәте калмаган аның. Шулай онытылган, хәтердән җуелган Сәрвиназ чишмәсе. Кайсыдыр җирен казып, чишмә «күзен» ачсаң, яңадан челтерәр мөмкинлеге бар ди үзе. Хәер, кем шөгыльләнсен аның белән бу заманда?!
Гаять әсәрләнеп тыңлады кызны Миркәй, сукыр күздәй йомылып калган, элек чишмә тибеп, кайнап яткан җирне минутында күрергә теләгән күк як-ягына каранды. Шул романтик хикәят агымына җайлап, үзенең мөһим гозерен дә әйтергә итә иде дә, сүзнең ни турында барасын сизенеп, аны Кафия сабыр гына туктатты:
– Миркәй, син әйбәт егет. Әмма ләкин әлегә берни дә әйтми тор, зинһар. Чөнки файдасы булмаячак. Үзең беләсең, минем кулда карт әнием белән сабый энем калды. Аларны карыйсы, тәрбиялисе бар. Авылымны да калдырып, һичкая китәсем килми. Ә синең Казан тарафларына ашкынганыңны белми дисеңме әллә? Безнең юллар туры килми бит болай, тәртәң бүтән якта! Син башлы егет, аңла мине... Үпкәләштән булмасын...
Яшьтәшләре кебек үк, күңеле белән кала ягына каерылган, бәгырь түрендә Кафия белән кушылып, зур шәһәрдә гаилә кору хыялын йөрткән Миркәй кинәттән суынып, суырылып төшкәндәй булды. Кафиянең холкын яхшы белә иде ул, ак димәде, кара димәде, саубуллашты да, урман юлына кереп китте...
...Әлеге вакыйгадан соң берәр көн үттеме икән, иртән ахирәте янына хәл белешергә киткән Сәнифә карчык бераздан сулышы кабып кайтып керде:
– Кызым, ишеттеңме әле, Сәрвиназ чишмәсенең тагы суы кайткан ди әнә. Әкрен генә саркый башлаган мескенем. Менә хикмәт, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң шул аның...
Әнисенең сүзләрен ишетүгә, эшкә җыенып, көзге каршында бизәнеп-ясанып торган Кафия кинәт тораташтай катып калгандай булды. Аның күз алдыннан иң элек Миркәйнең озын шәүләсе чагылып үтте дә, шатлыгыннан һич сәбәпсез чишмәдәй челтерәп көлеп җибәрде. Аннары йөрәгендә ташыган садә хисләрен тыя алмыйча, әнисе алдында туарылып төшүдән тайчынып, очкан коштай урамга атылды...
 
 
 

Илдус ДИНДАРОВ

Комментарийлар