Логотип «Мәйдан» журналы

Сазлык йолдызлары

Төнге клубта бию кичәсе, заманча әйтсәк, дискотека бара.

Һәр тарафтан колак тонарлык дәртле кыргый музыка агыла. Әгәр аны матдиләштерсәң, ул көйләр мөгаен, күктән бертуктамый атылып торган, уттай кызган үткен укларны хәтерләтер иде. Менә шул күзгә күренмәс уклар яшьләрнең колакларына гына түгел, башларына, йөрәкләренә, бөтен гәүдәләренә килеп кадала да, алар үз-үзләрен белештермичә кырыкка боргаланалар, утлы күмер өстенә эләккәндәй сикерәләр, әйтерсең лә, шул үткен уклардан сакланырга тырышалар. Өстән карап торсаң, төрле яктан  сузылып,  баш очында уйнап торган, шулай да бик саран гына сирпелгән төсле утлар яктысында биючеләр бербөтен, тоташ булып күренә, гүя, уйнап-быгырдап торган сазлык. Монда кеше, шәхес дигән төшенчә юк, монда бары төркем, көтү  генә.
Яшьләрне, чынлап та, өстән күзәтеп торучы берәү бар. Иблис тә, фәрештә дә түгел, гап-гади адәм баласы. Хәер, алай гап-гади ук түгел, аның кемлеген соңрак белербез. Яше кырыклар чамасы булса да, киеме белән ул яшьләрдән әллә ни аерылмый: озын, нечкә сыйракларына сыланып торган тар джинсы чалбар, күкрәк турысына чит телдә ниндидер сүзләр язылган кара  футболка, чем кара бейсболкасын кашына хәтле төшереп кигән. Озынча йөзе шома, чиста. Күз, борын, авыз – барысы да үз урынында матур гына утыра. Карап торышка чибәр генә ир. Ул балкон култыксасына сөялеп, бик җитди кыяфәт белән астагыларны күзәтә. Күзәтүе хак, чөнки кулына бинокль тоткан. Берәрсен эзли-эзерлеклиме, хатынын яки ул-кызын тикшерергә, күзәтергә килгәнме, әллә, кемгә дә булса информация ташучы  агент яки берәр детективмы?
Менә ул бинокле белән бер ноктага төбәлеп озак кына карап торды да, кулы белән изәп, кемнедер чакырды. Ир янына, әллә кайдан пәйда булып, кара кәчтүмле ыспай гына бер егет килеп басты. Болар аска карый-карый нидер сөйләшеп алдылар да, беренче катка илтүче баскычка таба юнәлделәр. Бинокльле ир урамга чыгып тәмәке кабызды, ә егет чытырманлыкка кереп буталган кеше сыман, биюче яшьләр арасына кереп югалды. Күп тә үтмәде, ул яңадан килеп чыкты. Тик үзе генә түгел, аякларын терәп, кулларын болгый-болгый карышкан кызыл күлмәкле, озын кара чәчле яшь кенә бер чибәр кызны иярткән, дөресрәге, мәҗбүри диярлек сөйри иде. Әгәр котырган музыка булмаса, бу бичараның:
– Кая алып барасыз? Не имеете права! Я ничего плохого не сделала! – дип чырыйлап кычкыруы ишетелер иде.
Урамга чыккач та, ул шул сүзләрен кабатлады. Урамда чагыштырмача тыныч иде, шуңа күрә аның ачыргаланып кычкыруын ишеттеләр. Кай арада болар янында  айгыр хәтле  бер милиционер пәйда булды.
Тәртип сакчысы уң кул бармакларын тиз генә чигәсенә тидереп алды да, үзе белән таныштырды, аннары иренеп кенә: «Ни булды?» – дип сорады. Аны күргәч, кыз батырайды, күлмәге төсле кып-кызыл тулы иреннәрен бөрештереп:
– Иптәш милиционер, ярдәм итегез! Бу кешеләр миңа бер дә юкка килеп бәйләнделәр... – дип зарлана башлаган иде, милиционер бөтен йөзен балкытып елмаеп җибәрмәсенме:
– Алик Мусин! Сез бит Алик Мусин! Гафу итегез, танымадым. Сезне монда очратырмын, дип һич уйламаган идем. Вәт могҗиза. Автограф бирегез әле миңа. Хатынны шаккатырыйм.
Бу сүзләрне ишеткәч, кыз да чәбәләнүдән туктады. Каршындагы кешегә авыз ачып бераз төбәлеп торды да, бик тиз аңышып:
– Баа... – дип сузды. – Супер! Алик Мусин... Надо же!
Милиционер егет күкрәк кесәсеннән чыгарган ниндидер кәгазенә кумирыннан  автограф куйдырды да, бик канәгать булып китеп барды. Кыз да басылды, йөзендә тынычлык, күндәмлек иде. Шулай да сорады:
– Сезгә миннән ни кирәк соң?
– Сиңа бик зур үтенеч бар иде, кадерлем. Сабыр гына тыңла әле мине.
Бу сүзләр артык иде, чөнки кыз болай да дөньясын оныткан, мут күзләрен ялтыратып, ирнең  һәр сүзен йотардай, һәр боерыгын үтәргә әзер  булып, аңа төбәлгән. Төшеңдә дә хыялланмассың, аның каршында, кул сузымында гына Алик Мусин  үзе басып тора!  Бу кеше чакырсамы? Бу кеше чакырса, кыз берсүзсез аңа ияреп китәчәк! Әлбәттә, китәчәк!!! Тагын кайчан эләгә әле мондый бәхет? Иптәш кызларына: «Алик Мусинның үзе белән йокладым!» – дип мактаныр аннары, тегеләре көнләшүдән шартлар, валлаһи!
– Әйдәле, матурым, машинага утырып сөйләшик.
Кара кәчтүмле егет йөгереп барып, стоянкада торган кара лимузинның ишеген  ачты. Иркен салонның йомшак утыргычларына сеңделәр. Кыз, муенын боргалый-боргалый,  чем-кара зур күзләрен майландырып, машина эчен айкап чыкты: «О-о, классно тут!»
– Синең исемең ничек, матурым?
Кыз теленә килгән беренче исемне атады: «Майя».
– Эшлисеңме, укыйсыңмы?
– Өйдә утырам. Укырга керә алмадым, ә эшкә алмыйлар.
– Кем тамагың туйдыра?
– Кем тудырган, шул туйдыра.
– Ярый... Инде мине тыңла, Маечка. Эшләр болай. Син җырчы Йолдызны беләсеңме?
– Юк.
– Йолдыз минем төркемдә җырлый иде. Тавышы, син әйткәнчә, супер! Без ил буйлап турнега чыгасы идек. Килешүләр төзелгән, концерт заллары, мәдәният йортлары арендага алынган. Күп җирдә билетлар сатылып ук беткән. Тик менә шундый аказия килеп чыкты. Йолдызыбыз авырып китте. Әгәр концертларны өзсәк, без комга утырабыз. Аңлыйсыңмы син мине, чибәркәем?
– Юк, – диде кыз баш чайкап. – Минем ни гаебем бар?
Ир, каш астыннан кызга сынап карап торды да, көлеп җибәрде:
– Сине кем гаепли әле?
– Алайса, нигә миңа килеп бәйләндегез?
– Бәйләндек, чөнки безгә Йолдызны алыштырырдай кеше кирәк.
– Мин җырлый белмим.
– Анысы вак мәсьәлә. Җырлар әллә кайчан әзер, фонограммалар язылган инде. Безгә Йолдыз урынына сәхнәгә чыгучы  кирәк. Төшендеңме?
– Юк, – дип кабатлады, аптырашта калган кыз. Чөнки үзен биючеләр төркеменнән йолкып алып, ияртеп китү сәбәбен бөтенләй башкача аңлаган иде. Шундый зур, танылган кешенең  күзе төшкәнгә, йөзләр арасыннан нәкъ менә үзен сайлап алуларына кинәнеп, масаеп утыра иде, ә монда әллә нәрсә сөйлиләр.
– Озын сүзнең кыскасы шул, чибәркәем: син Йолдызга охшагансың, аның урынына син җырлаячаксың.
Кызның хәтере калды:
– С какой это стати?! Мин җырлыйм, ә ул Йолдыз дигәнегез акча алып ятамы?
– Син дә буш калмассың. Тиешен бирербез.
Кызның чем кара күзләре ялтырап куйды, авызы үзеннән-үзе колагына таба шуышты. Ул акча ярата иде, аңа акча кирәк иде. Шуңа күрә һич уңайсызланып, ялындырып тормыйча, карты-яше белән санлашмыйча, мул кесәле ирләрнең күңелен күрде.
– Күпме түлисез? – дип сорады ул, һич уңайсызланып тормыйча. Сатулашырга күптән өйрәнгән иде.
Ир әйтте. Кыз гомерендә күрмәгән, хыялланмаган санны ишетте. Аның башы әйләнеп китте, нечкә кашлары дугаланып маңгайга менде, болай да зур күзләре түгәрәкләнде,  бармак очлары белән күбәләк иреннәрен каплап: «Вау!!!» – диде... Бу аның үзенчә ризалык белдерүе иде.
 
***
Аны бик озак өйрәттеләр. Туры басып төз йөрергә, нәзәкатле хәрәкәтләнергә, кирәгенчә боргаланырга, көләсе килмәгәндә көләргә, моңаясы килмәгәндә моңаерга... Авызны дөрес ачып йомарга, күзләрне майландырып балкытырга... Киенергә, бизәнергә, биергә, тагы бик күп нәрсәләргә өйрәттеләр. Бары тик җырларга гына өйрәтмәделәр. Чөнки аю хәтле аюны биергә өйрәтеп булса да, мыскал да моңы булмаган кешене җырларга өйрәтеп булмый. Хәер, моның кирәге дә юк иде. Җырлар күптән җырланган, яздырылган, шул әзер җырга авызыңны дөрес ачып,  кирәкле сүзләрне пышылдап тору гына кирәк. Әмма бусы да җиңел эш булып чыкмады. Кызны көне-төне өйрәттеләр. Ул арып, хәлдән тайды. Кайчак бу эшкә ризалашуына үкенеп тә куя иде, тик чибәр-чибәр егетләрнең игътибары, үзен көйләп-җайлап тирәсендә бөтерелүләре, меңләгән кызларның кумиры, кагылу түгел, аны якыннан бер күрү дә чиксез бәхеткә саналган шул данлыклы Алик Мусинның гел янәшәсендә булуы, шуларга өстәп, һәр кичне кулына акча керү кызны күндәм, сабыр булырга мәҗбүр итте. Репетицияләрнең саны-исәбе буталды, Майя белән эшләүчеләр, урам кызыннан йолдыз әвәләүчеләр арып тәмам хәлдән тайды, шабыр тиргә батты. Әмма тырышулар бушка китмәде, төнге клубтан ияртеп кайткан бу кыргый кыз килешле атлап, сәхнәдә йөзеп йөрүче, матур йөзенә әллә нинди мәгънәләр бирә-бирә, бик оста итеп авыз ачып-йомып торучы «җырчы»га әйләнде. Аның чыгышын видеотасмага яздырып, үзенә күрсәттеләр.
– Игътибарлап кара да, хаталарыңны төзәт, – диде Алик Мусин.
Шул чакта кызның башына әллә кайдан акыллы бер уй килде:
– Ә сез Йолдызның концертларын да бирегез, мин чагыштырырмын, – диде.
Аликның йөзе караңгыланып китте:
– Әйткәнне эшлә. Башкасына кысылма. Нишләргә икәнен үзебез белербез.
Өендә шул кассетаны әйләндереп утырганда, бүлмәгә әнисе килеп керде:
– Ни бу? – дип гаҗәпләнде.
Кыз башта әйтмәскә, яшерергә теләсә дә, әнисенең төпченүеннән туеп, өстән-өстән генә булса да сөйләп бирде.
– Сәер... – диде әнисе. – Барысы да бик сәер әле... Алик Мусинны беләм, тик менә Йолдыз турында беренче ишетүем.
– Алайса, кем җырлый? – дип сорады кыз.
– Чынлап та, кем җырлый соң? – дип сорады әнисе. – Бер дә ишеткәнем юк бу тавышны. Җырчысы да, җырлары да таныш түгел... Бик хәтәр эшкә тотынгансың әле син, кызым. Хурлыкка калмасаң ярый ла. Сак була күр.
– Минем яклаучым бар! Алик Мусин булганда югалмабыз!
Кыз бу сүзләрне бик ышанып, хәтта масаеп әйтте. Ул үзен бик кирәкле, текә итеп тоя, аңа инде «йолдыз чире» йога башлаган иде.
 
***
Беренче концертны башкаладан ерак урнашкан, артист халкы сирәк күренә торган караңгы районнарның берсендә куйдылар. Кызны халык алдына чыгарга өйрәтергә кирәк иде.
– Шуны бел, бу – безнең өчен провинция генә, болар – ни күрсәтсәләр, шуны карарга әзер халык. Безнең концерт алар өчен бәйрәм, – диде Алик. – Ә син – Йолдыз! Башкаладан килгән танылган җырчы. Алар өчен Алиһә белән бер. Үз кадереңне белеп, борыныңны күтәреп йөр. Синең өчен алар гүя юк та. Аңладыңмы? Күрмә син аларны, барлыкларын да оныт.
Кыз Аликның сүзләреннән соң батыраеп, күкрәк киереп куйды, үзен чынлап та, дөнья кендеге итеп сизә башлады. Аның күңеленә «Мин!» дигән бер тәкәббер шайтан кереп утырды. Сәхнәдә алар шул шайтан белән бергәләп «җырладылар». Шуңадырмы, кыз бөтенләй каушамады, Аликның киңәшен истә тотып, аска, залга таба карамады, карашын гел өскә, түшәмгә төбәп җырлады, караңгы залда утырган халыкны гүя күрмәде. Клубның бөтен утлары бары аңа, башкаладан килгән данлыкны «җырчы»га төбәлгән иде. Ул җырын тәмамлагач, кайдандыр астан яңгыр шавы сыман  кул чапкан тавышлар ишетелде. Сәхнәгә бер хатын-кыз күтәрелеп, аңа чәчәк бәйләме сузды. Майя аңа  карамый гына, чәчәкләрне алды, карашын читкә төбәгән килеш  «рәхмәт» диде. Аннары ул тагын берничә җыр «башкарды». Җырлар матур иде. Сүзләре дә, көе дә матур иде. Аны җырлаучының тавышы да искиткеч иде! Ай моңлы да иде соң бу тавыш! Кем шулай матур итеп җырлый соң?! Моны Майя да, башкалар да белми, бу бары тик берәүнең, Аликның гына сере иде.
Шулай итеп, урамнан килеп кергән кыз чынлап торып, сәхнә йолдызына әверелде. Аны таный-белә башладылар. Аның турында яздылар, радиодан сөйләттеләр, «җырлаттылар», телевизордан күрсәттеләр. Журналистлар, яңа «йолдыз»ның эзенә басып йөри-йөри, ялына-ялвара интервьюлар алды. Әмма бу мәкаләләрне укыгач, Майя үзе дә шакката иде. Ул берне сөйләсә, газетта бөтенләй икенче нәрсә язылып чыкты. Чөнки бу язмаларны журналистлар түгел, Алик үзе әзерли, Йолдызны үзе теләгәнчә, үзенә кирәгенчә «сөйләтә». Телевидение чыгышларын да ул үзе оештыра, сорауларны алдан ук барлап, аларга җавапларны да алдан ук әзерләп куя. Майяга исә шул әзер текстны өйрәнеп, тутый кош сыман кабатлыйсы гына кала. Шулай итеп, Йолдыз турында байтак имеш-мимешләр пәйда булды. Имеш, алар Алик белән бер-берсенә үлеп гашыйклар, имеш, кырыкка җитеп өйләнми йөргән  данлыклы җырчы, ниһаять, бармагына алтын балдак киячәк. Имеш, туйдан соң, дөнья буйлап сәяхәткә китәчәкләр икән... Кыз бу хәбәрләргә үзе дә аптырый иде. Дөрес, алар чын була калса, ул сөенер генә иде. Ләкин Алик аңа өйләнү түгел, кулыннан да тотканы юк. Мондый гайбәтләргә Алик бик тыныч, көлеп кенә карый:
– Әйдә сөйләсеннәр! Гайбәт күбрәк булган саен даныбыз артыр, заллар буш булмас, – ди.
Шулай да кыз аннан беркөн кызыксынып сорап куйды:
– Алик, ә нигә сез нәкъ менә мине сайлап алдыгыз, анда матур кызлар күп иде бит?
– Упаковкаң яхшы, – диде Алик. – Беләсең килсә, җырчы шул ук товар ул. Яхшы товар өчен генә яхшы түлиләр.
– Җырчы түгел, җыр товардыр, – дип каршы төште аның бу сүзләреннән үртәлгән Йолдыз. Товар булу кемгә ошый?
– Син хаклы, – диде Алик. – Икесе дә товар, икесе дә сатыла. Бүген барысы да сатыла. Хәтта матурлык үзе дә... Ә син, сәхнәдән куып төшергәнче, шыпырт кына йөр, кирәкмәгәнне күрмә, артыгын белмә. Синең эш – җырлау.
Һәм кыз «җырлый»... Үзенең җырлый белмәвен дә онытып, «җырлый». Иске җырлар урынына яңалары килә. Кайдан килә, Аликтан башка белгән кеше юк. Майя, гәрчә ул Майя да түгел әле, үзенең чын исемен күптән онытты инде. Ул үзен бары «Йолдыз» дип кенә хис итә, бары шул исемгә генә җавап бирә. Аның артыннан төркем-төркем фанатлар чаба, аңа шалтыраталар, ишек төбендә саклап торалар, аңа егетләр генә түгел, хәтта кызлар мәхәббәт аңлата. Гаҗәп хәлләр! Һәм бик күңелле хәлләр! Мондый тормыш Майяга бик тә, бик тә ошый. Ул байлыкта, мәхәббәттә коена. Ул хәзер шәһәрнең иң пычрак, тавышлы урамындагы иске «хрушевка»да яшәми, аның бер бүлмәле булса да үз фатиры бар. Аның хәтта машинасы да бар! Аңа акча артык җиңел керде, ниндидер сөйкемле сөяге өчен язмыш аңа ифрат мәрхәмәтле, юмарт булды. Юк-юк, Майя моңа һич тә аптырамый, үзенең шулай, бары шулай яшәргә тиешлегенә аның бернинди шиге юк. Ул чибәр, акыллы, талантлы! Башкаларда эше юк, әмма ул мондый тормышка лаек, бик лаек!
 
***
Майя үз өендә сирәк була. Ул гел юлда, аның тормышы әллә нинди ерак чит шәһәрләрдә, кунакханәләрдә үтә. Аның тормышы репетицияләрдән һәм концертлардан тора. Калганы –йокы. Ә Алик йокламый, ул төннәр буе эчә. Алик чынбарлыкта түгел, томан эчендә яши. Алар төркемендә барысы да эчә. Концерттан соң музыкантлар янына яшь, чибәр кызлар килә, алар таңга хәтле егетләрнең күңелен күрә. Кайчакта Йолдыз да үзенә иптәш ияртеп кайта. Кайчакта аны кемнәрдер үзләре кунакка алып китә. Ул гадәттә бай, дәрәҗәле кеше була. Андыйлар чәчәкләрне үзләре бирми, кочакка сыймаслык бәйләмнәрне киенү бүлмәсенә, гадәттә, ярдәмчеләре кертеп тапшыра. Һәм, гадәттә, шул чәчәкләр арасында очрашу тәкъдим иткән кечкенә генә язу, чакыру кәгазе була. Бик арымаган һәм дә кәефе булса, Майя-Йолдыз баш тартмый. Чөнки кунакта аны мул табын, кайнар мунча, татлы төн, рәхәт ял көтә. Андый очрашуларга Алик Йолдызны ялгыз гына җибәрми, үзе дә иярә. Аны Йолдызның исәнлеге, хәвефсезлегеннән битәр башка нәрсә борчый. Чөнки андый табыннарда артистның күңелен күрәбез дип, аны җырлату гадәте бар. Андый чакта, Йолдыз аны-моны әйтергә өлгергәнче, Алик сикереп тора, кулын өскә күтәреп, бармакларын җилпегеч кебек җәеп:
– Җәмәгать, алай рәхимсез булмыйк. Йолдыз кич буе җырлады. Ул бирегә концерт куярга түгел, ял итәргә килде. Иртәгә тагын чыгыш ясыйсы бар. Тавышны, көчне сакларга кирәк. Җыр тыңларга концертка килегез, – дип, бу четерекле хәлдән ансат кына котылып куя. Чөнки яна-нитә калсалар, икесе бергә яначаклар. Тамашачыларны алдап, аларга ялган йолдыз кабызучы кеше Алик үзе бит.
Мәҗлеснең айнык өлеше тәмамлангач, Йолдыз үзе теләгән ир-ат белән ялгыз калырга, мәхәббәт диңгезенә чумарга мөмкин. Анда инде аңардан җыр сораучы юк. Шуңа күрә Алик тыныч күңел белән йә кунакханәгә кайтып китә, йә шунда ук йоклап кала. Кайчакта аңа да үзе теләгән иптәш табыла. Тик бу сирәк, бик сирәк була...
Бер кечкенә шәһәрдә чыгыш ясаганнан соң, Йолдыз киенү бүлмәсендә йөзен иннек-кершәннән чистартып утыра иде, көтмәгәндә ишек ачылып китте дә, бүлмәгә ят бер егет килеп керде. Әкияттәге патша малайларыдай чибәр иде ул, әйтерсең, җир улы түгел, ә күктән төшкән хур егете. Яңа пешкән алмадай алсу, балкып торган чиста йөз, саргылт бөдрә чәч,  кызларныкыдай нәфис, үбеп туймаслык тулы иреннәр... Сафлыгы, эчке матурлыгы ниндидер күзгә күренмәс нур булып йөзеннән, бөтен килеш-килбәтеннән бөркелеп тора. Егет кыз каршына килеп тезләнде дә, аңа бер кочак ап-ак хризантемалар сузды. Йолдыз аларны елмаеп кабул итте, шул арада үзенә сузылган кулларның аклыгын, нәфислеген күреп сокланды.
– Рәхмәт.
Дөресен әйтергә кирәк, Йолдыз үзе дә бик чибәр иде бу минутта. Гәрчә, ул салкын матурлык булса да. Хәер, йолдызлар кояш түгел бит, алар җылытмый, бары саран яктылык кына сибә. Күктә балкыган йолдызларга карап, адәм балалары күңелләренә шатлык-матурлык ала, адашкан җаннар исә, йолдызларга багып үз юлларын таба.
Әле генә сәхнәдә, чит тавышка җырлаган булып басып торган Майяның күктәге йолдызларга да, җирдәге йолдызларга да катнашы юк, әлбәттә. Ул үзен йолдыз дип санаучыларның берсе генә. Аның өстендә ут яктысында төрле төсләргә кереп җем-җем итеп балкучы киң итәкле, ачык изүле озын затлы күлмәк, чем-кара чәчләрен баш өстенә таҗ итеп җыеп куйган. Муен-колакларда – ялт-йолт итеп торган асылташлы алка-муенсалар... Яшьлек үзе матур, аны чыршы бизәгәндәй матур кыйммәтле әйберләргә, затлы чүпрәкләргә дә төреп куйсаң, сокланудан телеңне генә түгел, зиһенеңне җуярсың!
– Мин сезне ... – диде егет, тик әйтергә теләгән сүзен әйтеп бетерәлми каушап, югалып калды. Торып басты да, сихерләнгәндәй, зәңгәр нур тулы күзләрен Йолдызга төбәде. Адәм баласының күзләренә сыйса да сыяр икән шул хәтле мәхәббәт! Күңелдә мөлдерәмә булганга, күзләрдән шулай ташып түгеләдер ул хисләр... Хәер, күзләр болай да күңел көзгесе ләбаса.
Менә шулай ике матур бер-берсенә текәлеп, «чөкердәшеп» торганда, бүлмәгә Алик килеп керде. Егетне күрде. Күрде һәм аннан карашын алалмады. Бик кызык күренеш килеп чыкты. Йолдыз Аликка, Алик егеткә, ә егет Йолдызга төбәлгән иде. Шул мизгелдә түгәрәк тормышның бөтенлеген җимереп, киртле-киртле итә торган өчпочмак туды. Аның почмаклары Йолдызның таш йөрәген түгел, көйле дөньясын тишеп-теткәләп бетерде.
Беренчедән, Алик егетне үзе белән ияртте. Юк сәбәпне бар итеп, аңа өстәлнең бишенче аягы кебегрәк ниндидер эш тапты. Бу тәкъдимгә егет шатланып риза булды, чөнки ул үлеп Йолдызга, аның тавышына гашыйк, Йолдыз янында булыр, аны һәр көн, һәр мизгел күрер өчен, ул кызның аяк астында келәм булып ятарга да риза. Раиф, егетнең исеме шулай булып чыкты, кирәксә-кирәкмәсә дә, Йолдыз янында бөтерелә, гел аның янында булырга тырыша. Һәр әмерен үтәргә әзер булып, күзенә генә карап тора. Аликның үзенә төбәлгән, әллә ниләр вәгъдә иткән, ялкынлы дәртле карашын күрми, аның бу ирдә бер эше юк. Ләкин Аликның Раифта эше бар...
Башкалага кайткач, ул Йолдызга тиешле акчаны бирде дә, аркасыннан кагып саубуллашты:
– Инде ял ит, чибәркәем.
Бу гадәти сүзләр иде. Гастрольләр тәмамлангач, ике-өч атна беркая чыкмый ял итү гадәте бар иде. Әмма атналар гына түгел, ай да үтте. Аликтан бер хәбәр булмаганга аптырап, Йолдыз әллә ничә тапкыр аңа шалтыратып карады, тик һаман бер сүз ишетте: «Абонент не доступен... Абонент не доступен...» Ә өй телефонында чакыру авазлары яңгырап торса да,  трубканы алучы булмады.
Яңа ел алдыннан артистлар дөньясында күңелле ыгы-зыгы башлана, әле тегендә, әле монда чыгыш ясарга, радио-телевидениегә бәйрәм концертлары яздырырга чакыралар. Мәдәният үзәгендә «Йолдызлар яңгыры» дигән зур тамаша әзерләнә икән. Бу турыда радиодан һәр көнне реклама биреп торалар, урамда да адым саен зур-зур афишалар эленгән. Тик катнашучылар арасында Йолдызның исеме юк. Алик Мусин бар, ә Йолдыз юк... Кыз борчылып төркемдәге музыкант егетләргә шалтыратып белеште, тик тегеләре: «Аликтан башка берни әйтә алмыйбыз», – диделәр. Болай бикләнеп, газаплы билгесезлектә яшәү коточкыч авыр иде, шуңа күрә Йолдыз яхшы түгелләр белән исәпләшеп тормыйча, Алик торган йортка юнәлде.
Әмма ишекне Алик түгел, Раиф ачты. Ачты да сөйгәнен күреп телсез калды. Каушаудан йөзе агарып китте. Йолдызга муеннан гашыйк бичара егет назга тәмам сусаган ач кешедәй кызга ташланды,  аның кулларын үбә башлады:
– Мин сезне шундый сагындым! Сагындым!
Йолдыз да аптырашта иде. Чөнки дөньяда Раиф атлы балаларча самими егетнең барлыгын да, аның кайнар гыйшкы турында да ул инде күптән оныткан иде. Кыз башында һич тә мәхәббәт кайгысы түгел, бөтенләй башка борчу-мәшәкатьләр, бик җайлап менеп утырган уңайлы, җылы арбадан төшеп калмау кайгысы, шуңа өстәп үртәлгән мин-минлек иде. Йолдыз кебекләрнең мәхәббәте башкаларга артмый, сөйгән ярлар аларга үз-үзләренә сокланыр өчен  көзге урынына гына кирәк.
– Раиф! Җитте!
Бу сүзне Йолдыз түгел, ишек төбендәге ыгы-зыгыны ишетеп чыккан Алик әйтте. Раиф кызның кулын күкрәгенә кысты, гасабилы карашын хуҗага төбәде:
– Мин Йолдызны яратам, Алик абый. Җибәрегез мине.
Ирнең ачудан йөзе бүртенеп чыкты, иреннәре кысылды. Йолдыз аңлады, аны арбадан төртеп төшерүләренә нәкъ менә шул җәфа егет, аның бер тиенемә кирәксез тиле мәхәббәте гаепле. Кыз, кулларын тартып алып, ачу белән Раифны төртеп җибәрде:
– Кит! Сине кирәксенеп торган кеше юк әле монда.
Яратканыннан мондый тупаслык көтмәгән иде егет, агарынып китте. Алик аны аркасыннан кагып тынычландырды:
– Борчылма, Раиф. Моның кебек буш куыклар белән дөнья тулы. Бар, кофе әзерли тор.
Ул бүлмәгә кереп югалгач, Алик кашларын җыерып, Йолдызга дәште:
– Нигә килдең? Нәрсә кирәк? Тавышы да, үзе дә кырыс иде, кунагына хәтта үтәргә, утырырга да тәкъдим итмәде, чөнки бу кунак артык вакытсыз килеп керде.
– Сез мине оныттыгыз... – диде Йолдыз үпкәләгән баладай. – Беркая чакырмыйсыз. Аптырап килдем.
– Аптырама. Безнең тормыш шундый инде, җаный. Йолдызлар алышынып тора. Бүген яналар, иртәгә сүнәләр.
Йолдызның ачуы килде:
– Алайса, сиңа да сүнәргә вакыт.
– Мин ир-ат. Ирләр җитмештә дә егет.
– Мин әле карт түгел, – диде Йолдыз.
– Халык синнән туйды. Аларга яңа йолдыз кирәк. Һәм ул йолдыз Раиф булачак.
– Ул җырлый беләмени?
Алик шаркылдап көлеп җибәрде. Кыз сәхнәгә нинди юллар белән менгәнен, җыр-моңга әз генә дә сәләте булмаган килеш артистлар арасына ничек кереп китүен бөтенләй оныткан, үзенең даһи җырчы, йолдыз булуына тәмам ышанган иде.
– Даа... Шәп җырлый идең син. Үзең әйткәндәй, супер! – диде Алик, мыскыллы елмаеп.
– Алайса, списать итмәкче буласыз инде... Кирәгем бетте, димәк.
– Үпкәләрлек булмады кебек, җаный. Тиешен алдың, без бәхил. Исәплә, кем идең дә, кем булдың.
Йолдыз исәпләде. Аликка үпкәләргә, чынлап та, хакы юк иде. Иренен тешләп, үпкә-рәнҗүен эчкә йотып, китеп барасы гына кала. Кем белә, бәлки киләчәктә аны кирәксенеп чакыручы булыр, шуңа күрә ямьсезләшеп, күперләрне бөтенләй яндыру ярамас. Матур китәргә кирәк, кире кайтырлык итеп. Ни дисәң дә, бүгенге Майя ни уйласа, шуны сөйләп йөрүче элекке урам кызы түгел. «Культура»лы кешеләр тирәсендә буталып йөреп, шактый шомарган, икейөзләнергә, ярашырга, кирәк җирдә кирәкле битлек кияргә өйрәнгән.
– Сез хаклы, Алик Нурович. Сезгә бер үпкәм юк. Хушыгыз.
Ишек тоткасына үрелгәч кенә, күңеленә бер уй килде, бу сорауга җавап алмыйча китәргә ярамый иде, ул моны һичшиксез белергә тиеш!
– Ә минем өчен кем җырлады, Алик? Кем ул Йолдыз? Ул чынлап та бармы? Әгәр булса, ник үзе җырламый?
 
Бу сорауга җавап башкаладан бик еракта иде... Олы юл Аликны читтә урнашкан кечкенә бер авылга алып китте. Ул чирәмле тар урам буйлап барды да, яшел капкалы бер җыйнак кына йортка кереп китте. Аның каршына башына чәчәкле кәшемир яулык бәйләгән, биленә алъяпкыч япкан мөлаем бер хатын-кыз йөгереп чыкты. Кунакны өйгә чакырды. Алгы бүлмәдә, тәрәзә янында, батып баручы кояшның алсу нурларына күмелеп, бер гүзәл кыз утыра иде.
– Кем бар? – диде ул зур күзләрен ишеккә төбәп.
– Алик абыең килде, кызым.
– Алик Мусин бик матур җырлый иде, – диде кыз.
– Ә хәзер ямьсезмени?
– Тавышны сакларга кирәк. Ә сез тартасыз, эчәсез.
Алик аптырап калды, иңнәрен җыерып:
– Ансыз булмый бит, – дигән булды.
– Була. Башкаларга иярмәскә, үзең булып калырга кирәк.
– Гаепләмәгез. Минем кызым шундый инде. Сәеррәк бераз, – диде ана акланып.
– Мин сәер түгел, алар сәер, – диде кыз.
– Йә, кызым, телләшмә, Алик абыең җырларыңны тыңларга килгән.
Кыз ялындырмады. Ачык булсалар да, дөнья матурлыгын, аның мең-мең төрле сихри гүзәл төсләрен күрүдән мәхрүм, сагышлы күзләрен тәрәзә төбендә шау чәчәккә күмелеп утырган миләүшә гөлләренә төбәп, җыр сузды. Ак болытлар кебек җиңел, мамыктай йомшак, язгы җилдәй назлы, төнге күктә балкыган ялгыз айдай сагышлы иде бу җыр. Мондый тыныч, йөрәкне  сыйпап-иркәләп үтә торган нәфис тавышны тыңлау шулхәтле рәхәт иде. Сәхнәдәге дөбер-шатыр килгән тупас көйләрдән үзе дә тәмам туйган, арыган, саф, чын моңнарга сусаган, әмма заманнан калышмаска тырышып, шул кыргый музыка эчендә кайнаган Алик, кызны оеп-онытылып  тыңлады.
Ә бит кайчандыр бик талантлы, акыллы егет иде ул. Аны эзләп табып, сәхнәгә күтәргән остазы да талантлы, изге күңелле зат иде. Ул башка заман, кешеләр акылдан шашып акча колына әйләнмәгән, әле ихласлык, сафлык, тугрылык төшенчәләре аяк астына салып тапталмаган заман иде. Алик зур сәнгатькә, халкына хезмәт итәргә, дөньяга якты моңнар өләшергә килгән иде. Ләкин заманнан, көндәшләреннән калышмыйм, дип чаба, дан-дәрәҗә, акча артыннан куа торгач, ул үзен югалтты. Саф күңеленә катлам-катлам булып, мин-минлек, комсызлык, көнчелек, хөсетлек, икейөзлелек кебек ямьсез сыйфатлар ягылды, йөрәге кушканны түгел, башкалар кушканны, үзенчә түгел, аларча эшләде. Кайда ак, кайда кара икәнен аермыйча бутала, тормыш чытырманында адаша  башлады. Талантлы егеттән  исем белән фамилия генә калды. Кайчандыр Алик Мусин дигән  исемне үз куллары, үз көче белән әвәләп, тырыша-тырыша дөньяга таныткан егет, хәзер шул исем артына качып көн күрә, акча эшли. Исем бар, ә шәхес юк...
– Ничек, ошыймы сезгә? – дип сорады ишек яңагына сөялеп торган ана.
Алик, үзе кереп югалган сихри, гүзәл дөньядан аерылырга теләмәгәндәй, башын чайкап куйды.
– Аңа ошамый, – диде кыз. – Чөнки хәзер болай җырламыйлар. Хәзер бөтен нәрсә ясалма.
– Син ялгышасың. Сәнгать ясалма була алмый... Аны сакларга гына кирәк.
– Ә ник сакламыйсыз? Ник моңсыз җырларга риза булып яшисез?
– Чөнки ач кешенең бүген ашыйсы килә. Алма пешкәнен көтеп торырга вакыт юк. Ни бар, шуны йотасың. Ә синең җырларың искиткеч!  Сиңа сәхнәгә чыгарга кирәк.
– Арба беләнме?
Ир уңайсыз хәлдә калды. Онытып та җибәргән, аңа бит кызның аяклары йөрмәве турында язганнар иде.
– Безгә дан-дәрәҗә, исем кирәкми, – диде ана. – Ирем үлгәч, туганнары йорт даулый башлады. Төп нигездә яши идек. Әгәр аларга өлешләрен бирмәсәк, урамда калабыз. Безгә акча кирәк.
Әйе, хатта бу турыда да язылган иде.
– Нишлик соң? – диде Алик. – Сезнең шартлар нинди?
– Бездән – җыр, сездән – акча, – дип кабатлады ана.
Кыз сүзгә кушылмыйча, сукыр күзләрен үзе генә белгән ниндидер ноктага төбәгән килеш, дәшми  утырды.
– Авторның рөхсәте кирәк. Сүзләр дә, көй дә аныкы, – диде Алик. – Ни диярсең, Йолдыз?
– Әниемә ярдәм итегез. Ә миңа хәзер берни кирәкми инде. Тик... җырларым  үз исемем белән чыксын иде. Һәм аларны миңа охшаган кыз башкарсын. Нәкъ миңа охшаган... Җырларымда булса да яшисем килә, – диде кыз.
Шулай килештеләр. Кыз җырлады, аның тавышын тасмага яздырып алдылар. Алик та сүзендә торды, авыру кызның әнисенә килешенгән акча бирелде.
Алик боларны Майяга әйтергәме, әйтмәскәме дигәндәй, уйланып торды. Бик җитди иде ул бу мизгелдә, репетицияләр үткәргәндә дулый-дулый сәхнәдә йөгереп йөрүче  эшлекле, тупас Алик Нуровичка да, дәртле моңы, сихри карашы белән тамашачыларны үзенә каратып, җыр сузучы ягымлы, чибәр Алик Мусинга да бөтенләй охшамаган иде.
–  Кем ул Йолдыз? – дип кабатлады  Майя. – Бармы дөньяда андый кеше?
– Бар... «Халык арасында әллә нинди якты йолдызлар бар! Чын талантлар тыйнак була. Алар сәхнәгә чәчрәп чыкмыйлар, дан артыннан кумыйлар, җирне нурга күмеп тыйнак кына яшиләр дә яшиләр... Чын йолдызлар күктә яна, алар җиргә төшми. Чөнки җиргә төшсәләр, аларны сазлык йота...». Аптырама, Майя, болар минем сүзләр түгел, бер  журналист кайчандыр шулай язган иде. Бер талантлы  яшь җырчы турында...
– Минем аны күрәсем килә.
– Кемне? Журналистнымы?
– Юк ла, җырчы кызны дим.
– Аны күрү мөмкин түгел шул, җаный. Ул кыз юк инде, чөнки авыру иде. Аның исеме чынлап та Йолдыз иде... Үзе китте, тавышы, җырлары  калды менә... Ә без синең белән сазлык йолдызлары гына, Майя.  Сазлык йолдызлары  озак балкымый, тиз сүнә...
– Ә сазлык йолдызларына яхшы түлиләр, между прочим, Алик Нурович! Күктәге йолдызлар гына бушка яна ул. Чөнки аларга берни кирәкми, – диде Майя һәм, кабат хушлашып тормый гына, дөп-дөп басып чыгып китте.
Аның артыннан ишек ябылгач, Алик авыр көрсенеп, башын чайкап куйды:
– Мм-да... Бу кызый  югалмаячак...
 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА

 

Фото: ru.freepik.com

 

 

 

 

Комментарийлар