Логотип «Мәйдан» журналы

Сагыну

... Бакчага чыгып, түтәлләргә бераз су сибеп керим дип, ишек тоткасына үрелгән генә идем — зур якның диванында тыныч кына ятып калган кәрәзле телефон шалтыраган тавышка, кире борылып кердем.

Инәкәй шалтырата икән!
— Улым исәнме! Ни хәлләрдә ятасыз әле?
— Исәнме инәкәй. Аллага шөкер. Менә су сибәргә чыгып бара идем. Үзең ниләр майтарып ятасың анда? — дип, уң як иңсәгә башны кыңгыр салып, телефонны төшеп китмәстәй итеп, колак янына кыстырып куйдым да, кызыл эчле гәлүшне җыелып торган җәйге аяк киемнәре арасыннан аралап алып, тиз генә киеп, ишегалдына атладым. Койма янындагы, калын тактадан берничә ел элек ясап куелган эскәмиягә җайлап кына килеп утырып, телефонны кулга тотып, игътибар белән тыңлавымны дәвам иттем:
— Алай мактанырлык эшләр юк әле улым. Тавыкларга бодай белән бәрәңге пешергәнием. Шуларны көрпә белән кушып болгатып куйдым да, бераз суынганчы дип капка төбенә чыгып утырдым әле менә. Минем чыкканны күреп, күрше Рамиль килеп, хәлләрне белешеп китте. Аның белән дә байтак кына сөйләшеп утырдык.
— Ооо, эшең каты икән алай булгач, — дип көлемсерәп куйдым.
— Өйдә берәрсе бармы соң?
— Юк. Берүзем. Гөлчәчәк эштә. Балалар мәктәптән кайтмадылар әле. Телевизорда концерт барадырые, ул да бетте. Аптырагач менә ишегалдындагы казан астына ягып җибәреп, тавыкларның ашарларына пешереп алдым.
— Бал кортларың нишли анда, очалармы? — дип, сүзне икенчегә борып, сорап куйды.
— Очалар. Әле ике ояны карыйсы бар. Калганнарын карап бетергән идем инде. Серкә ташыйлар. Агачлар ап-ак чәчкәдә бит хәзер. Шулардан, аннан соң тузганактан бал җыялар.
— Иии, ул тузганак дигәннән, бөтен дөньяны басты бит әй, — дип сүземне бүлде инәкәй. — Кая карама җир өсте сап-сары. Әстәгым, буяп чыксаң да ул хәтле булмас. Карале улым, авылдан Гөлфая апаң шалтыратканые, капка төпләрен, ишегалдын да шул тузганак баскан. Калган үләннәр дә биек булып үскәннәр. Ямьсез булып тора ди. Вакытың булса берәр көнне кайтып чабып киләек әле, яме. Бензин белән эшли торган чалгыңны алырсың да. Синең белән мин дә кайтып килермен. Вәсимә апаңнарга да сугылып китәрбез. Ягьфәр абыеңнарны да күптән күргән юк. Хәлләрен белештереп килергә кирәк. Җитешсәк Минзәләгә дә кереп чыгарбыз. Наилә апаңны да күрәсе килә.
— Бу атнада өлгереп булмас инде инәкәй, киләсе атнада кайтып килербез.
— Җарар, җарар. Ашыктырмаем. Үз җаеңа кара.
... Безнең якта шулай сөйләшәләр инде ул — бармаем, кайтмаем, җук, җарар, нәмәкәй, чиләк диясе урынга — бидерә.. Үзеңнән кечерәкләргә, яисә энекәшләргә апаем дип дәшәләр. Бикбау авылы — Минзәлә ягы бит. Миндәләнең кыдыл бодавы дигәндәй...
... Эскәмия буенча бик эшлекле кыяфәт белән нәрсәдер юллап килеп, хәзер минем чалбардан хуҗаларҗа эре-эре атлап баручы әрсез кырмыска малаен җиргә кагып төшердем дә, телефонны сул кулыма күчереп, тагын инәкәйнең сөйләгәнен тыңлый башладым.
— Бакчаңны сөрдердеңме әле?
— Юк, үзем сөреп чыктым. Культиватор белән. Былтыр алган идем бит.
— Кайчан бәрәңге утыртасыз соң алай булгач? Бакчаң җилләгәнче утыртырга кирәк. Орлыкларыгызны әзерләдегезме? Көлләп утыртсагыз, мунчада ике бидерә көл җыелды. Килеп ал. Мине дә алып китәрсез шунда бер уңайдан. Бәрәңге утыртышырга килермен.
— Рәхмәт инәкәй. Сигезенче майда ук утырттык инде. Җире йомшак, җитешкән иде.
— Әәә, шулаймении, — диде инәкәй сузып, — утырткач бик әйбәт булган улым. Күпме утырттыгыз соң быел?
— Быел да былтырдагыча гына, күп утыртмадык. Балалар да алып китми хәзер бәрәңгене. Артканын яз көне эчертеп түгүдән ни мәгънә, — дидем мин көрсенеп.
— Ярар, булганын үстереп, исәнлек белән ашарга язсын улым. Ризык итсен.
— Амин. Берүк шулай булсын, — дидем мин дә, аның сүзләрен җөпләп.
— Бәләкәй бакчага нәрсәләр утырттың соң? Теплицаңдагы помидор-кыярларыгыз зур булганнардыр инде?!
— Бөтен утыртасы әйберләр утыртылып бетте бугай. Шул күчерәсе кәбестәләр генә калып бара ахрысы. Теплицадагы помидорлар чәчкә атып утыралар.
— Быел да борчакны ике түтәл утырттыңмы, улым?
— Әйе инде. Үзең беләсең бит, борчагы төшә башлау белән түтәл арасыннан чыкмаганны, — дидем үзалдыма елмаеп.
— Беләм, беләм, — диде инәкәй. Кет-кет көлгәне телефоннан ишетелде.
— Балаларның шалтыратканы бармы? Ни хәлләрдә яталар? Аларда да карантин микән? Әле кайтабыз димәйләрме?..
— Сөйләшеп торабыз. Сиңа сәлам әйттеләр. Аларда да шул ук карантин инде ул инәкәй. Бөтен дөньясында шул бит хәзер.
— Иии, бигрәк еракка киттеләр шул. Исән-имин генә яшәсеннәр. Бәхетләре булсын. Шалтыратсалар миннән дә сәлам әйтергә онытмагыз.
— Ярар, әйтербез Алла боерса.
— Бәләкәй кызны күрәсе килә. Үсеп беткәндер инде.
— Үскән инде. Бөтен хәрефләрне таный. Һәрбер хәрефкә шигырь сөйли. Бии, җырлый.
— Сөбханалла! Күз тимәсен! Өч яше кайчан тула әле?
— Декабрьда Алла боерса!
— Исән-имин генә булсыннар инде берүк. Булат өйләнәм димәйме соң әле?
— Юк әле, ашыкмый.
— Ярар, вакыты җиткәч өйләнер әле Алла бирса. Шул теге кызы белән йөриме?
— Әйе.
— Бик әйбәт! Ярар улым, мин тавыкларга ашарга салып киләем әле.
— Исән-сау гына торыгыз! Үз яхшылыкларыгыз үзегезгә кире кайтсын!
— Исә-сау гына торыгыз. Авылга кайту көнең билгеле булуга, эндәшерсең, яме улым.
— Ярар инәкәй. Чама белән киләсе сишәмбе тирәләре булыр инде. Шалтыратырмын.
... Мин сөенечемнән эскәмиядән сикереп тордым да... аптырап як-ягыма карандым... Ачык тәрәзәдән кошлар сайраганы ишетелә. Кәккүк кемгәдер бик озак гомер юрарга тырышып, бертуктамый кычкыра... Төш күргәнмен икән...
...Көн яктырган инде. Сәгатькә күз төшердем — иртәнге дүрт тулып киткән. Шундый матур төшне киредән күрәсе, инәкәйнең тавышын ишетәсе килү теләге шул хәтле көчле иде — киредән күзләремне йомып, әле генә күргән төшемне онытмас өчен башыннан азагына хәтле ниндидер бер эчке дулкынлану, ләззәт белән кире исемә төшереп шактый гына тезләремне кочаклап караватта селкенмичә утырдым.
Төш түгел, чынлыкта булган кебек тоелды бу миңа. Кисәк кенә сикереп торып телефонга күз салдым. Чынлап торып шалтыраткандыр бәлки дигән уй күңелемне биләп алды. Йөрәгем урыныннан чыгардай булып типте... Тик, телефонда кичәге сөйләшкән кешеләрнең генә номерлары тора иде...
...Ә кырмыска малае?.. Мин бит аның мыекларына хәтле ап-аермачык күрдем?..
Төштә шулай күреп була микәнни?.. Төштә түгел, ә чынбарлыкта, өндә күргән сыман тоелды.
... Кечкенәдән үк әниемне инәкәй дип үстем. Безнең авылда күп кеше әниләрен шулай атап йөри. Кемнәрдер әнкәй диләр, кемдер әни ди. Кемне кечкенәдән ничек өйрәткәннәр инде. Әнә бит, хәтта Әсхия апа Костикова да инәкәй дип яза үзенең язмаларында. Казанда яшәп иҗат итүче авылдаш апам ул. Безнең күрше-тирәләрдә үскән малайлар-кызларның да бик күбесе инәкәй дип дәшәләр әниләренә. Шуңа күрә инәкәй дип, авыз тутырып әйтүләре үзе бер рәхәт.
Тик... Инәкәй үзе генә юк...
...Сагынам, бик сагынам сине инәкәй. Миңа синең чишмә чылтыравы кебек матур итеп көлүләрең, аркамнан җылы, йомшак кулларың белән яратып сөюләрең җитми. Әле һаман да кечкенә бала кебек сиңа сыенасым килә.
Сузып-сузып, моңлы матур тавышың белән «Сарман» көенә синең җырлаганны яздырып алган видеотасманы һәр көн саен диярлек телефоннан карыйм. Синең юклыкка күңел ышанмый. Юк, ышанасы килми. Менә ишек ачылып китәр дә — килеп керерсең сыман тоела...
...Сагынам. Бик сагынам сине инәкәй!
 

Разиф ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


 

 

 

 

Комментарийлар