Логотип «Мәйдан» журналы

Озату (Бәян)

Әбиләр чуагы җиткәч, парктагы агач-сукмаклар тоташ аллы-гөлле яфрак дөньясына әверелә.

Паркның сул ягында бер катлы агач йортлардан торган Сәвит урамының калай белән капланган өй түбәләрендә кояш нурлары чагылып күзләрне камаштыра, әледән-әле кызыл күбәләкләр очып-кагылып үтә, ел фасылы көз уртасына таба авышса да алар җылы көннәр белән хушлашырга ашыкмый. Тирә-юньдә бәйрәм төсе: аллея кырындагы түтәлләрдә аллы-гөлле чәчәкләр хуш ис таратып талгын гына тибрәлә, арырак торган асфальт мәйданчыкта күгәрченнәр гөрләп бер рәхимлесе сипкән җимне чүпли. Сәвит урамының ике ягына да кайчандыр миләш утыртып чыкканнар, алар инде зур үскән, кып-кызыл булып тулышкан җимешләре белән урамны биниһая ямьле итеп торалар.
Без ял көннәрендә ирем Әмил белән төшке аштан соң көзге төсләр белән бизәлгән аллеяда ашыкмый гына йөрергә яратабыз. Хәер, биредән әлләни ерак тормаган, үзебезнең фатир урнашкан дүрт катлы өй тирәсендә дә ял итеп йөрергә бик ямьле урын бар: ишегалдыбызга терәлеп диярлек наратлык башлана, ул үзе гүзәл бер дөнья. Әлеге мизгелдә табигать тарафыннан наратлыкка коңгырт-кызыл йомшак ылыс түшәлгән, аның өстендә тулышып ярылган нарат күркәләре дә юк түгел, анда-санда һаман да саргаерга өлгермәгән куе үлән… Биредә һәрвакыт сихри тынлык, ә һавасы сулап туймаслык саф һәм шифалы.
Колли нәселеннән булган Рексны безгә бер ай элек «вакытлыча торсын әле» – дип күршебез Вася дәдәй калдырды, үзе кинәт авырып хастаханәгә кергән туганының хәлен белергә ерак Украинага китеп барды. Элегрәк, Әмил белән ишегалдына һава суларга чыккан арада бу озынборын эт безне ерактан ук танып чабып килә, йөнтәс коерыгын болгап күрешү шатлыгын белдерә иде. Кыскасы, без аның өнәгән дуслары идек. Андый эт янына күчтәнәчсез йөриләрмени? Без Әмил белән кесәбезгә Рекска дип ипи-коймак алабыз. Әмил еш кына эткә үзенең дәресләрен бирә: берәр таяк кисәген алып еракка ыргыта, Рекс шатланып чабып китә, таякны сак кына авызына кабып, Әмил каршысына китереп куя, үзе «күрдеңме, мин нинди акыллы» дигән сыман аның күзләренә карый. Әмил иң матур, иң назлы сүзләр белән этне мактый, үсендерә. Рекс гадәттә шатлыктан сикерә-уйнаклый башлый яисә хәтфә үләнгә тәгәрәп үк китә.
Вася дәдәй этен калдырып киткәнгә байтак көннәр узды. Рекс хуҗасын юксынганын безгә сиздерми, гадәттә, өйдә үткәнгә-барганга комачау тудырмаслык итеп ишек буендагы паласка сузылып ята. Кайбер көннәрдә Әмил язуыннан туктап пианинода уйнарга керешә, Рекс яткан урыныннан тора, колакларын шомрайтып аның янына килеп баса. Нинди дә булса көй уйный башлауга пианино тавышына кушылып этебез илһамланып, сузып-сузып «җырлый башлый».
Бервакыт, иртәнге ашны ашны тәмамлап, үзем табак-савыт юып мәшәләнгәндә өйдә телефон чылтырады. Миннән алда Рекс телефон янына килеп басты. Нәрсә ишетергә тели икән ул хайван? Әллә Вася дәдәй тавышы ишетелмәсме дип өметләнәме? Хуҗасын ул бик ярата иде, анысы хак. Әмма телефоннан Әмилнең җиңгәсе – ике ел элек бакыйлыкка күчкән абзасы Рәшитнең хатыны Тамараның тавышы ишетелде.
– Алло! Сәлам барыгызга да! Исән-саулармысыз?
– Сәлам, Тамара! Бар да яхшы! Үзегез ни хәлләрдә яшисез?
– Беләсеңме, Фәйрүзә, ни өчен шалтыратам? Кызым бәлага юлыкты бит!
– Кит аннан! Нәрсә булды Розага?
– Университетның 3 нче курсында укыган җирдән югалган. Абыйсы Артур шалтырата: «Розаны таба алмыйбыз» – ди. Мин кара кайгыда соңгы рейс автобус белән Казанга чыгып киттем, Розаны эзләргә. Тулай торакка барып җиткәч, малай тынычландыра: бу көздә Роза инде ике тапкыр югалып торган, имеш, хәзер аңарда уку кайгысы да юк икән! Дини сектага эләккән, теге, урамда китаплар сатып йөриләр бит әле, мөгаен шулар үгетләгән! Безнең шәһәргә дә әллә ничә тапкыр килгәннәре бар, урыс диненә кыстап йөриләр, ниндидер кара тышлы китапларын төртәләр, «укыгыз, бушлай бирәбез бит!» – диләр. Шул... кыскасы, Артур, аның иптәше, тагын әллә кемнәр, чыгып киттек кызны эзләргә. Сораша-эзли торгач таптык моны, Зур Кызыл урам башындарак бер ташландык йортта берничә кыз бала бергә яшәп яталар: каткан идәнгә сырма кебек бер нәрсә җәйгәннәр, шунда селкенеп-чәйкалып дини китаплар укыйлар.
– Әнеккәем лә! Дөресме шушы?!...
– Соң, дөрес булмый, әйтеп торам ич: барын бергә пычрак бүлмәдә тоталар.
– Кем тота соң? Хуҗаларын күрдеңме?
– Юк, кызлар үзләре генә иде, безне күрүгә «изыди, сатана!», «изыди, сатана!» итенгәләп чукына-төртенә башладылар! Баланы шушы хәлдә күргәч хуштан язам дип торам! Розаның киемнәре пычрак, чырае юк! Безне таныды үзе, «китегез, мин беркая да бармыйм» дия башлады. Мин әйтәм: «кызым, әйдә кайтыйк, монда торасың килсә тор, тик юынырга кирәк сиңа, чирләп китәрсең, болай шакшы яшәргә ярамый» – дип йомшак кына сөйләшәм, үгетлим, – «юынгач, абыең кире китерер» – дим. Белмим, ышандымы-юкмы, кара пакетына китапларын тутырды, барча киеме өстендәге нәрсәләр иде, безнең белән китте. «И Ходаем, күрсәтмә мондый кайгыларны икенче тапкыр» дия-дия машина ишекләрен ачуым, Розаны улым Артур белән икебез уртасына утыртып кузгалуыбызны хәтерлим, гәрчә бу хәлләр төш кебек кенә булса да. Алдан сөйләшенгәнчә, машина дүрт йөз чакрым юл узып безне туган шәһәргә, өебезгә чаклы китерде. Роза юл буе безнең белән һични сөйләшми укынып та чукынып кайтты. Ул төртенгән саен минем йөрәгемә хәнҗәр кадаган төсле! Кыскасы, ни үле, ни тере халәттә калдым! Ә ул бала бөтенләй алмашынган төсле, минем бала дип тә әйтмәссең! Элекке «әнием» дип назлы сыенулар да юк! Мин аңа чит идем, һәм моны бик ачык сиздем! Ышанасыңмы, кайгымның иге-чиге юк бит, Зөлфия!...
Телефоннан үксегән авазлар ишетелде. Мин Тамараны ничек юатырга да белми беравык югалып калдым.
– Тынычлан әле, Тамара. Балаң исән-сау. Калганы җайланыр, сиңа хәзер үзеңне кулга алырга кирәк. Иң элек, сорыйм әле: Артур кая караган? Ничек сеңелесен күз угыннан ычкындырган соң ул?
– Кешене каян тикшереп бетерәсең? Алар икесе ике бүлмәдә тордылар. Артур ул укудан кала спорт белән дә шөгыльләнә, төрле ярышларга йөри, гел-гел күрешеп тормагач, сектага иярүен абайламый калгандыр шул! Әйттем ич: бер-ике тапкыр әллә кемнәргә ияргән сеңелесен көчкә аралап торакка алып кайткан. Тегеләре дә бит, сагыз кебек ябышырга тора ди: йомшаграк кеше икәнен сизсәләр, үзләренә ияртер өчен укудан чыккан җиренә чаклы сагалап – көтеп торалар ди.
– Билгеле, Тамара, бу искитмәле хәл! Әле кайчан алып кайттың соң үзен Казаннан?
– Менә ике көн булды инде. Качып китмәсен дип өстеннән биклим. Ни эшләргә белгән юк, кемнән ярдәм сорарга, ни дияргә? Хурланам да, оялам да, аптырыйм да... Әлеге шалтыратуым, Зөлфия, сиңа соңгы өмет баглаудан... Син бит психолог, бәлки мондый хәлдән чыгуның берәр җаен беләсеңдер? Ничек бу баланы аңга китерергә? Тиле дә түгел, акыллы дип тә булмый! Ашарына әзерләп, бүлмәсендәге өстәленә куям. Кичә янына керсәм, диварларга «изге»ләрнең сурәтләрен элеп чыккан!
– Бу очракта, Тамара, салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Тормышта булмый торган хәл түгел, ни дә булса уйлашырбыз, бераздан шалтыратырбыз, ярыймы?
– Яхшы, рәхмәт...
Безнең сөйләшүне Әмил дә тыңлап торган булса кирәк, ул телефонны куюга курку катыш сораулы карашын миңа төбәде.
– Нәрсә булган анда? Розаны ни эшләткәннәр?
– Дини сектага эләккән, Тамара Артур белән үзен алдап-йолдап өйләренә алып кайтканнар. Берничек ипкә килми ди...
– Дини секта булса шулай итәләр, – диде Әмил. – Бер алар кулына эләксәң, ычкындырмыйлар аннары. Бер елны бит әллә кайсы якта, шундый бер секта оештырганнар. Ирләрне, хатыннарны балалары белән җир астында яшәргә өнди башлаганнар. Ә нәрсә? Беркатлы кешеләр, аны-моны уйламый, иярә шул инде. Беркатлы булмаганнарына гипноз алымнарын кулланып «сайланган юл»ның дөреслегенә ышандыралар. Иң мөһиме: бергә-бергә яшәргә, эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынырга, ә булган мал-мөлкәтеңне шушы «изгеләр» җәмгыятенә бүләк итәргә... Безнең Роза да шундыйларга ияргән инде, ә?!
– Менә нинди заманалар җитте: олау-олау дини китаплар бастыралар, тараталар, кеше аңын эшкәртүгә зур көч куялар, акчаны да кызганмыйлар икән!
– Бу баланы барып күрмичә булмас. Алай-болай үзен – үзе харап итә күрмәсен. Шуның өчен, әллә мин әйтәм, бүген үк юлга чыгыйкмы? Ахырдан үкенечле хәлләргә юлыкмыйсы иде дим.
– Соң, әйдә.., ә этне кая куябыз?
– Аны кая куясың инде? Барсын безнең белән. Акыллы эт, өрми, кемне дә тешләми...
Әмил эшенә шалтыратып 1-2 көнлек «ял» сорады, мин дә гаилә проблемнарына сылтанып, алдагы ике көнгә эштән азат ителдем, Тамарага телефоннан шалтыратып юлга җыенуыбызны хәбәр иттем. Ике сәгать тә үтмәгәндер, без өчәү – Әмил, мин, һәм Рекс Самара электричкасының бер вагонында бара идек инде.
Поезд җан-фәрманга алга элдертә, тәгәрмәчләрнең бертөрле тавышы ирексездән йокыны китерә. Әмил бераз гәҗит укып баргач, минем җилкәгә башын салып йокыга китте. Рекс буш утыргыч астында җайлы гына урнашып, шулай ук йокымсырап бара. Мине йокы алмый, Гайниевләрнең зур гаиләсенә килгән кайгы торып-торып мине гаҗәпкә калдыра. Ничек итеп безнең Роза чит кешеләр ихтыярына буйсынган соң әле? Кайда булган үз башы? Ничек бу мөмкин? Тамара башына төшкән әче хәсрәт безнең дә тынычлыгыбызны алды. Ничек итеп кеше язмышы белән шаяру була икән ул? Томрап торган яшь кыз баланы, укуыннан яздырып, бер ташландык бүлмәдә тотсыннар әле?! Һәм кыз бала бу халәтен табигый санап, аларга буйсынган, таләпләрен карышмый кабул иткән! Ни өчен?!
Үзеннән үзе туган сорауларга мин җавап таба алмый изаландым. Ниһаять, төш җитәрәк поезд Самара стансасына килеп җитте, без вагоннан төшеп Тамаралар яшәгән шәһәргә китүче автобусларны белештек. Ике арада бердәнбер автобус йөреп тора икән, ул да булса төштән соң гына китә ди. Безнең буш вакытыбыз әле бар иде: тамак ялгап, гәҗитләр карап, ахырда автобуска билетлар алып утыра алдык.
Кич җитеп, караңгы төшкән мәлләрдә без Тамараның фатирына килеп җиттек. Ишек кыңгыравын басуга, ул ишекне ачты.
– И-и, туганкайларым, ничаклы рәхмәтләр укыйм сезгә? Килеп тә җиткәннәр бит, җаныкайларым...
Ул һәрберебезне кочаклап күреште. Колли ятсынып, яккарак киткән иде, Әмил аны муеныннан кочып, Тамарага «менә, этебез дә сезнең хәлне белергә килде» дигәч, Тамара елмаеп, этне сыйпады, Рекс коерыгын болгап шатлыгын күрсәтмәсә дә, хуҗабикә назына түземлелек күрсәтеп тик торды.
– Әйдәгез, керегез...
Тамара безне кухняга әйдәде, үзе тиз-тиз өстәл хәстәрли башлады. Мин балконга чыгып салкын томанга уралган шәһәргә күз салдым.
Әй гомерләр! Әле яңа гына җылы көннәр иде, кай арада алар узып киткән?! Октябрьнең соңгы көннәре көзнең ныклап урнашуын искәртеп өй тирәсендәге агачлардан соңгы яфракларны өзеп куалый. Ара-тирә яңгыр тамчылары да биешеп ала. Урамнар буш, кеше-фәлән күренми, ә бәлки бу кечкенә шәһәр өчен вакыт шактый соңдыр?
– Ягез, утырышыгыз өстәл янына, ерак юл килеп ачыккансыздыр, мөгаен...
Тамара үзен эрзя ди, тумышы белән Саранский якларыннан. Рәшит абый белән бергә яшәгән дәвердә татар ашларын шактый оста пешерергә өйрәнгән: аның өстәлендә безнең өчен һәрвакыт өчпочмак, пәрәмәч торды, бу юлы да өстәлдә токмачлы аш, шул ук пәрәмәчләр...
Без юлдан соң бит-кулларны юып өстәл артына утырыштык. Тамара идәнгә савыт куеп эткә аш салды.
– Розаның хәле ничек соң? Ник ашарга чыкмый? – дип сорады Әмил.
– Баягынак үгетли-үгетли бераз аш ашаткан идем, ахырысы йоклый. Бүген уятмыйк инде, сез дә ерак юлдан килгән, аргансыздыр. Ашагач, теләсәгез юына аласыз, мин залга урын җәярмен, ял итегез.
Икенче көнне безне йокыдан Рекс уятты. Аның чинаган тавышына Әмил дә уянды, торып киенеп, юынып та тормастан, эт белән урамга чыгып киттеләр. Тамара аяк өстендә , ул аш бүлмәсендә өстәл көйләп йөри. Мин хәерле иртә теләп, юынырга ванна бүлмәсенә кереп киттем. Аннан чыккач, Роза бүлмәсенә юнәлгән идем, Тамара мине туктатты.
– Бераз сабыр ит... Хәзер, аш кертәм мин аңарга, үзен бераз тәртипкә китергәч керерсең.
Тамара кызын чыннан да бикләп тота икән: ул чырт-чырт ачкычын боргалап, бүлмә ишеген ачып кереп китте.
– Кызым, әйдә , юынып ал да иртәнге ашыңны ашарсың...
Бераздан ишектән Тамара, аның артыннан Роза күренде. Элекке, мин белгән япь-яшь, алма кисәге кебек матур кыз бала урынына шәүлә сыман гәүдә күргәч йөрәгем сыкрап куйды. Йа Хода! Ничек болай соң чиккә җитеп ябыккан бу бала?!
– Роза кызым, исәнме? Ничек хәлләрең?
– Изыди, сатана! Изыди, сатана! Свят, свят, свят! Ул чукына-чукына юыну бүлмәсенә кереп китте.
Без Тамара белән телсез калдык.
– Ярар, кайгыга сабышма әле, нидер эшләргә кирәк. Бәлки бу балага доктор чакыру иң хәерлеседер? – дидем мин.
– Юк-юк, Фәйрүзә, нинди доктор?! Мине техникумда укыткач, бөтен шәһәр белә, иртәгә үк кешегә күренерлегемне калдырмаслар! Аннан соң, кызым әле бөтенләй үк аңсыз түгел, бит-кулларын юа, кашыкны дөрес тотып ашый. Урын-җирен дә йокыдан торгач җыйгандай итә. Чәчен тарый, әмма көннәр буе бетмәс псалтырьләр укый, каян ятлап бетергән!
Бераздан юыну бүлмәсеннән Роза килеп чыкты, беркемгә күтәрелеп карамый бүлмәсенә кереп китте. Мин тәвәккәлләп аның артыннан иярдем.
Роза өстәлдә әнисе калдырган ризыкларга әйләнеп тә карамады, караватына чалкан ятып түшәмдәге бер ноктага текәлде. Мин урындык алып аның янына утырдым.
– Роза, кызым, сөйлә әле, нәрсә булды сиңа?
– Роза куркынып карашын миңа күчерде, ниндидер догалар пышылдый башлады.
– Мин бит синең Фәйрүзә апаң, авылдан кайтышлый Әмил абыең белән сезнең хәлләрне белик дип сугылган идек. Син дә өйдә икән... Авырып киттеңме, ни булды?
– Берни дә булмады. Без дөрес яшәмибез, безнең күңелләргә шайтан оялаган. Аны куарга кирәк.
– Ничек куарга соң?
– Ычкын дияргә, догалар укырга. Ходай ничек кушкан, шулай яшәргә.
– Әле соң ничек, куып чыгардыңмы ул шайтанны?
– Гел куып торам, сезгә дә шундый киңәш бирәм, апа. Бөтен бәланың сәбәпчесе шушы шайтан, аны үз тирәңә җибәргәннән. Ә менә кем туктаусыз догалар укый, ул кача. Укымыйча торсаң, тагын килә.
– Һм... Кара әле, Роза, бәлки син хаклыдыр, уйлап карарга кирәк булыр. Ә менә ашап-эчеп алгач, баш яхшырак эшли башлый. Әйдә, кызым, ипләп кенә тор, әниең пешергәнне кайнар килеш ашарга кирәк.
– Минем ашыйсым килми!
– Килмәсә дә ашарга шул... Аннан соң, әниең «кызым тәмле ашасын, бераз хәл алсын, көч җыйсын» – дип иртүк торып пешеренгән. – Ашамасаң әниең борчылыр, «болай да кызым бик ябыккан» – дип кайгыра әнә. Әйдә тор, кызым, әниләр хәтерен саклап булса да ашарга кирәк, изге китапларда да шулай язган: «әниләрне борчымаска, аларны сакларга кирәк» дигән.
«Изге китаплар»ны телгә алу тәэсир иттеме, башка сәбәпме, Роза акрын гына урыныннан торып, өстәл артына утырды, ашыкмый гына әнисе калдырган кайнар өчпочмакны ашарга кереште. Мин бүлмәне күздән үткәрдем. Төсләре уңа башлаган пәрдәләр эленгән тәрәзә төбендә бер өем китаплар тора, каршы як белән ян-як диварларына эреле-ваклы «изге зат» сурәтләре беркетелгән.
Роза ашап-эчкәч табак-савытларын кухняга чыгарып куйды. Авыр тынлыкны ишектәге кыңгырау тавышы бозды, Әмил белән Рекс икән. Тамара аларны аш бүлмәсенә чакырып, иртәнге аш белән сыйларга кереште.
Минем биредә артыгын торасым килмәде, иң кулае бу кыз баланы үзебез белән алып китү булыр, мөгаен. Ничек булса да аның дин сөреме каплаган аңын чистартырга кирәк. Ә бу бер көнлек кенә эш түгел. Әмилнең каршы килмәсен белсәм дә, аның белән киңәш тотмый ярамас. Ни дисәң дә соңгы сүз аныкы, кеше баласын алып китү ул бит үзеңә бик зур җаваплылык йөкләү дә әле.
– Кара әле, Әмил, бу бала әнисе янында тиз генә ипкә килә алмас төсле бит.Тамара аны урамга алып чыгарга да хурлана, кая анда докторга-фәлән күрсәтү. Роза үзе дә гел төшенкелектә кебек... Әллә мәйтәм, кызны үзебез белән алып китикме? Урын алыштыру, яңа кешеләр – болар кешегә тәэсир итми калмый.
– Әйдә соң, шулай итик... Кайчан кайтырга чыгабыз соң?
– Кайчан дип... Безнең вакыт алай күп түгел, сиңа да эшкә барасы бар, миңа да...
– Алай булгач, бүген йокыларны туйдырабыз да, иртәгә кузгалыйктыр...
Ниятләрне Тамарага да сөйләгәч, аның чарасызлыктан ачынулы йөзенә өмет чаткылары кунды. Әйтерсең, без ниһаять бердәнбер дөрес юл таптык: Тамара биш куллап кызын безнең белән җибәрергә әзер иде. Бу яктан мәсьәлә хәл ителгәч, мин Роза бүлмәсенә кердем, ул караватына яткан, ярым йомык күзләре белән өйдәгеләргә һичнинди илтифат күрсәтми караватында ята иде.
– Кызым, Роза... Кара әле, бирегә кайткач урамга да чыкмагансың икән. Әниең синең өчен бик борчыла: «Ашамый, эчми, көннәр буе караватта ята» – ди... Әллә мин әйтәм, үзеңне кунакка алып китикме? Бездә күпме телисең, шулкадәрле торыр идең, догаларыңны укырсың, кем сиңа комачаулый?
Розага шулчак җан кергән кебек булды, битләре алланып китте.
– Ә мине әни җибәрер микән?
– Җибәрер, мин үзем сөйләшермен.
– Китапларны үзем белән алырга ярыймы соң?
– Ярый, кайчан телисең, шул чакта укырсың, бер кем комачауламас. Иртәгә иртән юлга чыгарбыз...
Роза сүзне беткәнгә санап өстәлдәге битләре ачык калган китабына үрелде. Мин тынычланып, зур бүлмәгә чыктым. Әмил йокысын туйдырырга ниятләп йомшак диванда башын мендәргә төрткән. Тамара ул арада киенеп, «техникумда дәрес бирәсем бар» – дип өйдән чыгып китте. Мин дә кинәт төшкән йокыны җиңә алмыйча, Әмил янына елыштым.
Мин уянып киткәндә Тамара аш бүлмәсендә кайнаша иде. Аның белән дә киңәшкәч, иртүк юлга чыгарга булдык. Ул кызының әйберләрен барлап сумкага тутыра башлады, мин дә юл кирәк-яракларын хәстәрләп куйдым.
Икенче көнне иртүк, караңгылы-яктылы торып, ашап-эчкәч кайтырга чыктык... Юл җәфаларын сөйләп тормыйм, көне буе әле автобус, әле поездларга утырып кайтулар нык арыткан иде. Өйгә кайтып, юлда ашарга алган ризык калдыклары белән тамак ялгагач мин Розага юыну бүлмәсен күрсәтеп, үзем аңа йокларга урын җәяргә керештем. Әмил балконга тәмәке тартырга чыкты. Бераздан ябык ишек артында Розаның көйләп-көйләп догалар укыганы ишетелде. Бу хәл сәер булса да, аңлашыла иде: догаларны (псалмаларны) җай чыккан саен укырга өйрәткәннәр. 10-15 минут үткәч, мин юыну бүлмәсенең ишеген барып сак кына шакыдым. Тынлык.
– Роза, балам... Әмил абыең да йокларга ятар алдыннан коенып чыкмакчы, әйдә чык инде, догаларыңны иртәгә укырсың.
Бәхеткә, Роза үзе мине тыңлый, әйткәнне ике тапкыр кабатлатмый иде.Ул мыштым гына юыну бүлмәсеннән чыкты, үзенә билгеләнгән бүлмәгә кереп китте. Мин аның артыннан кердем, җәйгән урынга ятканын күргәч, тыныч йокы теләп бүлмәдән чыктым.
Икенче көнне иртәнге якта телефон чылтырады.
– Алло, тыңлыйм...
– Фәйрүзә, сәлам! Бу мин әле. Ничек инде сезнең хәлләр? Исән-сау кайтып җиттегезме?
– Сәлам, Тамара! Әйе, бар да яхшы. Безнең өчен борчылма.
– Рәхмәт инде тынычландыруыңа. Ярый, алай булгач, сау булып торыгыз. Кызыма, Әмилгә сәлам әйт.
– Яхшы, сау бул.
Вакыт иртәрәк булса да, чәйнеккә су салып газга утырттым, сөтле солы боткасын пешәргә куйдым. Бераздан Әмилгә эшеннән шалтыраттылар. Ул «Яңа тормыш» гәҗитендә эшли, тирә-юньдәге дүрт-биш район буенча штаттагы хәбәрче. Бу юлы «Алга» хуҗалыгында җитештерүнең барча тармакларындагы уңышларын, җитәкчелек турында тәфсилләп язма әзерләргә кушканнар.
– Син борчылма, карчык, – диде Әмил, иртәнге ашны тәмам иткәч. – Роза тора-бара ипләнер әле ул. Аңарга күбрәк дин тарихларын сөйләргә кирәк. Рекс та ияләште бугай, үзенә әйт: иртән торгач этне 1-2 сәгатькә өй буенда йөртсен, аннары үзе дә ашасын, этне дә ашатырга онытмасын. Табак-савытны юсын, Рексны төштән соң да урамга алып чыксын. Ул баланың бер шөгыле булырга тиеш. Әлегә этнең бездә торуы бик ярап тора. Тора-бара күз күрер...
– Мин дә Розада куркырлык сәер үзгәрешләр күрмим. Ахырсы гипноз кулланганнар, артык дини иткәннәр үзен. Дингә карашын үзгәртә алсак, бар да җайланачак дип ышанам.
Әмилне озаткач, Роза белән Рекска иртәнге ашны әзерләдем, төшкелеккә зур савытка ит шулпасын пешәргә куйдым.
Розаны уятып, аңа Әмил әйткәннәрне аңлатып, фатир ачкычын бирдем, үзем эшкә киттем. Мин үзем мәктәп балалары белән эшлим. Арада нинди генә язмышлар юк! Үги бала язмышы, әтисезлек, исерек ата-ана, яисә әби-бабайга ташланган балалар... Һәрбере ышаныч белән синең күзләреңә карый, ярдәм көтә...Күптән түгел үсмер кыз балада йөклелек билгеләре ачыкланды. Бичара баланың анасын чакыртып, ачыктан-ачык сөйләшеп, соңрак баланы врачлар кулына тапшырырга туры килде. Үсмер кыз бала чит райондагы туганнарына кунакка бара, шунда бәлага юлыга: кичке буйда аулак урында ир-ат очрый, баланы якындагы куаклыкта мыскыл итә, куркыта, кемгә дә сөйләмәскә куша... Ярый әле бу эш мәктәптә башка балаларга фаш ителмәде, ә бит кыз баланы үртәп, аны куркыныч адымга этәрү дә мөмкин хәл иде. Ахырдан анасы мине очратып, ихлас рәхмәләрен укыды.
Бүген гадәттәгечә, билгеләнгән тәртип буенча эш бүлмәсендә бер төркем балалар белән эшләдем: аларга төсле рәсемнәр тараттым, төрле сораулар язылган тест-башваткычлар өләштем... Шулар ярдәмендә һәрбер баланың теге яисә бу шөгыльгә сәләтен ачыклыйм, тормышта кайсы фәннәрнең кирәгрәк булуын билгеләп, аларга аңлатмалар бирәм, киләчәктә яраткан һөнәр сайларга булышам.
Төш җиткәч, тамак ялгарга өйгә кайттым. Ишекне Роза ачты, Рекс та каршыга килеп басты.
– Кызым, хәлләрегез  ничек?
– Яхшы, апа.
Мин аш бүлмәсенә үттем. Ботканы ашаган, этне дә ашаткан. Савыт-саба юылган.
– Миңа эш калдырмагансың, рәхмәт, кызым, – дип, мин Розаны мактап алдым, – менә төш тә җиткән, әйдә, ашап алыйк, – дия-дия мин кулларны юып алдым, өстәл хәстәрли башладым. – Урамга чыктыңмы соң, эт белән?
– Әйе, сәгать ярымнар йөрдек. Рекс миңа ияләшеп бара инде.
– Бик яхшы, алай булгач. Төштән соң да бераз йөреп керегез инде. Эт урамны күбрәк ярата, аңа йөгерергә, хәрәкәт итәргә кирәк. Аннан соң, йомышы да була бит әле аның...
– Хуҗасы кайчан кайта соң?
– Хәбәре юк шул әлегә.
Ашап эчкәч, Роза бүлмәсенә кереп китте. Мин бераздан ишек ярыгыннан аның бүлмәсенә күз салдым. Бүлмә диварларына Роза үзе белән йөрткән «изгеләр»нең рәсемнәрен беркеткән, язу өстәленә китапларын өйгән, үзе ятагында диварга терәлеп, аякларын бөкләп утырган, көйләп-көйләп псалмалар укый... «И ходаем, үзең сакла адәмнәреңне ялгышулардан» – дия-дия мин тиз-тиз табак-савыт юарга керештем. Бу баланы биредә «укынма-чукынма» дип тә булмый, гәрчә болар бар да сәер эшләр.
Розага аны-моны әйтми, фатир ишеген бикләп эшкә китеп бардым. Теләсә, эчтән ишекне ачып чыга ала, бер данә ачкычны өстәл өстендә калдырдым.
Аерым үзгәрешсез көннәр бер-бер артлы үтә торды, берничә көн туктаусыз яңгыр койды, табигать ошбу дөньяны әле җебеткәләп, әле туңдыргалап туйгач, кояшлы, коры, әмма салкынча көннәр башланды.
Беркөннәрдә, кичен, Әмил эштән кайткач, өйдә кызык ясарга булдык: ул пианинода уйный, Рекс «җырлый». Бу тамашадан Роза беренче тапкыр эче катып көлде. Этнең сузып-сузып «моңлануы» кызның кәефен бермә-бер күтәрде, Әмил «Мәскәү кичләре»н уйный башлагач, Роза үзе дә кушылып җырлап җибәрде. Тавышы барча Гайниевларныкы кебек матур икән.
– Кызым, ә ни өчен син бүлмә диварларына рәсемнәр элеп чыктың? – дип сорады аңардан Әмил.
– Алар изгеләр, миңа ярдәм итәләр.
– Ә нәрсәдән ярдәм итәләр соң?
– Шайтаннан...
– Алар бит рәсем генә. Кемдер ясаган рәсем. Әгәр мин шундый рәсем ясасам, сиңа бирсәм, эләрсеңме?
Кыз уйга калды.
– Менә, кара, – диде Әмил, шкафтан алып кыз алдына «Зур Совет Энциклопедиясе» китапларын китереп өйде. Биредә ничаклы «изге» йөзләр... Карап чык. Әгәр ул «изге»ләр бөтен эшне булдыра икән, ник әле кеше укырга, эшләргә тиеш? Шуларны үз тирәңә элеп, алардан маен, ипиен сорап алып ашап, эшләмичә дә яшәргә була ич? Киемен дә сора. Менә син иске итек белән йөрисең. Әле яңа итек сорадыңмы?
– Юк, – диде Роза.
– Ә ник сорамыйсың? Сиңа хәзер укырга барырга кирәкми, эшләргә кирәкми, укынып, чукынып, шушы рәсемнәрдән сорап ятарга, шулай яшәргә кирәк ич... Әйдә, сора яңа итек, яңа пәлтә... Иртән бәлки син сораган әйберләр яныңда торыр... Торырмы?
– Юк, – диде Роза, пышылдап.
– Ә ничек юк?! Син аларны зур көчкә ия дисең, шуларга ышанып университетта укуыңны ташлагансың, көне буе аларга табынып, псалмалар җырлап ятасың. Бу хөрмәтең өчен алар сине ашатырга, киендерергә тиештер бит?
– Алар миңа ярдәм итә, шайтаннан саклый.
– Бу гына аз. Сине бит кемдер ашатырга да, киендерергә дә тиеш. Ә кем?... Син шушы «изге»ләргә ышанып, табынып яши башлагансың, үзеңне шуларга багышлагансың. Ә алардан сиңа нинди ярдәм? Син бит ашамасаң үләсең. Казанда атналар буе укынып яткансың, коры сөяккә калгансың. Ник сине бу «изге»ләр ашатмады? Ник алар бу хәтле ябыгуыңа юл куйды? Кайда аларның ярдәме?
Роза бу хәтлесенә җавапны белми иде. Ул башын аска иде.
– Кызым,– диде Әмил, Розаның каршына утырып. – Ә бит безнең әби-бабайлар синең кебек яшәмәгән. Бернинди рәсемнәргә карамаган, Бердәнбер Аллага ышанган. Аның барлыгына, берлегенә ышанган. Адәм баласына аң биргән өчен рәхмәтен укыган. Аң булгач, кеше укырга тиеш. Аңсыз кеше укый алмый, аның башы эшләми. Ә синең баш эшли. Тырышып университетка укырга кердең, өч ел укыгансың, белем туплагансың. Белем туплау Алла каршында иң мактаулы эш. Димәк син элек дөрес юлда булгансың. Киләчәктә кеше туплаган белемен кулланып, эшкә урнаша, үз ипиен таба башлый. Аллаһы тәгалә кешеләргә шулай яшәргә, хәләл ризык белән тукланырга куша. Белемне гомер буе тупларга. Ә без бүген псалмалар укып, ниндидер изгеләр ярдәменә өметләнеп яшибез.
– Әгәр бөтен кеше көннәр буе псалма укып ятса, игеннәрне кем чәчә, кем ура, кем ипи пешерә? Эшләргә кеше калмый, бала карарга да кеше калмый. Бөтен кеше синең кебек яши башласа, тормыш туктала, бу дөресме, Роза? – дидем мин.
Роза дәшмәде, башын иеп тыңлый бирде.
– Алда ничек яшәргә җыенасың? Сине ни көтә? Уйла, сеңелем, бәлки минем фикердә хата бар?
Әмил, сөйләр сүзен тәмамлап, балконга тәмәке тартырга чыгып китте. Мин Розаны табак-савыт юышырга чакырдым.
Безнең Әмил белән бер гадәтебез бар: үзебезгә ошаган китап булса, акча юк дип тормыйбыз: бурычка булса да сатып алабыз. Теләсә кем кызыгырлык бай китапханәбез бар: анда нинди генә китаплар юк! Хәер, Әмилгә бай китапханәне каенатамның бертуган абыйсы, инде мәрхүм абзасы Рәхимҗан калдырды. Ул бик укымышлы кеше иде, урыны җәннәттә булсын. Әмил белән мине үз баласыдай якын күрде, без аны картайганчы карадык, авырып, бакыйлыкка күчкәч, кадерләп соңгы юлга озаттык. Пианино да аның мирасы, китапларның исә бәясе юк: урысчага тәрҗемә ителгән бөтендөнья классик әдәбияты, шигърияты, Зур Совет Энциклопедиясы томнары… Кайсы өлкә кызыксындыра? Физикамы? Химияме? Математикамы? Ферма теоремасын исбатларгамы? Менделеев таблицасы кирәкме? Китап белән шыплап тулган берничә шкафта теләсә кайсы сорауга җавап табу мөмкин кебек тоела миңа. Бу китаплар Розаның дини сөрем агулаган аңын чистартырга тиеш.
Розаның да безнең китапханәгә күзе төште: күбрәк энциклопедияләр карый, алардан үзенә генә билгеле «изге»ләрнең рәсемнәрен эзли, кирәкле мәгълүматны бик тиз эзләп табарга өйрәнде.
Беркөннәрдә гадәттәгечә, иртән, эшкә китәр алдыннан кызны уятырга дип бүлмәсенә кергән идем, маңгаендагы чәч буйлап үрмәләүче аксыл бөҗәк сискәндереп җибәрде. Әнеккәем, бет түгелме соң бу?! Мин, иелеп, йоклаган Розаның башын, муенын, ябынган җәймәләрен карап чыктым. Болай, чиста шикелле, башкача бет күрмәдем кебек. Шулчак күзем өстәл өстенә өелгән китапларга төште. Әстәгъфирулла! Китаплар өстеннән дә бет үрмәли! Һәм алар берничә! Иң өстә торган китапны ачып караган идем, йа Хода!.. Китап эче мыжлаган бет! Бу ни була бу?! Китап үзеннән үзе бетләми! Китапка бетне тутырганнар, кабахәтләр! Бет таралсын, интексеннәр дигәннәрдер! Мин Розаны уятып, аңа бетле китапларын күрсәттем, тиз арада бу китаплардан арыну кирәклеген аңлаттым. Ярый әле Роза карышмады, бетнең җирәнгеч, чир йоктыручы бөҗәк икәнен белә икән, үзе белән алып килгән китапларын зур кара пакетка тутырып, бәйләп, икәү чүп-чар өчен куелган зур тимер тартмаларга илтеп ташладык. Бәхеткә каршы өйдә дуслы сабын бар иде, шуның белән тизрәк Розаның башын, тәннәрен, чәчләрен юдык, урын-җир әйберләрен кер машинасына салып, иң кайнар суда әйләндерә башладык. Дымлы чүпрәк белән бүлмәдәге барча җирне сөртеп, юып-җыеп чыктык. Бет дигән зәхмәт тарала гына күрмәсен, аннан ансат котылу юк! Мин тизрәк Тамарага шалтыраттым.
– Алло, Тамара, сәлам! Ничек хәлләрең?
– Рәхмәт, сез ни хәлдә? Кызым ничек, сезгә ияләшәме?
– Аллага шөкер, бар да яхшы. Тик Розаның алып килгән китаплары тулы бет! Мыжлап тора! Син дә фатирыңны чистартып чыгар, бер үрчесә, котылулары бик кыен!
– Уфф! Зур рәхмәт әйтүеңә! Ничек күрми калганмын?! Хәзер үк тотынам бу эшкә! Сау булып торыгыз!
– Хуш.
Бет ияреп килүе җирәнгеч булса да, бу вакыйга безгә дини китаплардан котылырга этәргеч булды, иң мөһиме Роза карышмады. Күрәмсең, аңарда хәшәрәттән җирәнү хисе сакланган иде әле. Куанычлы хәл!
Розаның безгә килүенә айдан артык вакыт үтте. Дөрес, псалмаларны ул сирәгрәк укый, бүлмәсендәге диварлардан «изге»ләрнең рәсемнәрен алып җыеп куйган, күрәмсең, алар кызга яңа пәлтә дә, итек тә бирмәгән.
Ул һәркөнне Рекс белән 1-2 сәгать урамда йөри, йорт тирәсендәге нарат һавасы файда иттеме: Розабызга акрынлап сәламәт кеше төсе керә башлады, үзем дә кыз балага тизрәк ит кунмасмы дигән өметтән ешрак итле карабодай боткасын әзерли башладым, Роза аны яратып ашый. Беркөннәрдә яңа уй килде: әгәр Розаны берәр мәктәпкә укытырга урнаштырып булса?
Әмил гадәтенчә, бүлмәсендә язма өстендә эшләп утыра иде, мин аның янына килдем.
– Кара әле, Әмил, бәлки Розага мәктәптә эшләп караргадыр? Ни дисәң дә, филолог буларак өч курс белеме бар. Мәктәптә, балалар арасында үзенең башкаларга кирәклеген тоеп яши башлар иде. Ни уйлыйсың бу турыда?
– И-и, карчык, бик вакытлы синең бу фикерең. Мәктәптә балаларны кайгырту, алар өчен җаваплылык, укытучылар, ата-аналар белән аралашу аны элекке халәтенә бик тиз кайтарачак! Менә кайда аның дәвасы!
– Алай булгач, үзе белән сөйләшеп карыйм соң?
– Сөйләш, сөйләш... Роза ул үзгәрде инде, сизәсеңме? Элекке кебек бөтенләй үз эченә бикләнгән дип булмый. Рекска ягымлы эндәшә, сиңа булыша, тиешле рәхмәтләрне ихластан әйтә. Яхшы якка үзгәреш бар ул балада, бар. Укыту эшен дә булдырыр дип ышанам.
Әмилнең сүзләре мине нык канатландырды. Роза бу вакытта колли белән урамга чыгып киткән иде. Мин киенеп, үзем күп тапкырлар таптаган сукмактан мәгариф бүлегенә киттем. Анда эшләүче хезмәткәрләр барчасы таныш, чөнки районның барча укытучылары кебек мин дә эшемдә – укучы балаларга психологик ярдәм күрсәтүче үзәктә алардан әледән әле килеп торган күрсәтмәләрне файдаланам.
– Исәнмесез, Людмила Ивановна! Мөмкинме?
– Исәнмесез, Фәйрүзә Салиховна! Керегез... Ни йомыш иде?
– Минем бер туганым – 3 курс студенты, булачак укытучы, үзенең сәләтен, белемен кулланып карау максатыннан берәр мәктәптә укытып карарга ниятләде. Шәһәрдәге кайсы да булса мәктәпкә рус теленнән укытучы кирәкмиме сезгә?
– Нинди уку йортында укый соң ул туганыгыз?
– Казан университетының филология факультетында... Ул 3 ел көндезге бүлектә укыды, әмма кайбер сәбәпләр аркасында читтән торып укуга күчмәкче.
– Алай булгач, уйлап карарга ярый. Шул көннәрдә бер укытучыбыз декрет ялына китә, аның урынына укытып торырга мөмкин.
– Рәхмәт сезгә, бик шатландырдыгыз. Ә... эшкә урнашу өчен кайчан килергә мөмкин?
– Ике атнадан килегез, кирәкле документлар исемлеген кадрлар бүлегенә кереп алыгыз.
– Рәхмәт сезгә, Людмила Ивановна! Сау булып торыгыз.
– Хушыгыз...
Мәсьәләнең ансат кына чишелергә торганына шатланып өйгә кайтканны сизми дә калганмын. Ишекне миңа Әмил ачты.
– Кайда йөрдең, карчык?
– Кайда дип... Мәгариф бүлегенә барып, укытучылыкка урын бармы – белештем. Бер ханым декрет ялына китә икән, урынына әлегә кеше юк ди.
– Менә бит! Ничек туры килеп тора! Алай булгач, бүген үк сөйләш син ул бала белән, форсатны ычкындырмыйк!
Мин әлеге ниятләрне Тамарага сөйләп шатландырырга булдым. Дөрес, Тамара кызы өчен тыныч кебек үзе. Алай да, ана кеше, баласының билгесез киләчәге өчен борчылмый яшәмидер.
– Алло...Тамара, ни хәлләрең бар?
– Фәйрүзә... Исәнмесез! Ничек, ни хәлләрдә үзегез? Кызым ничек яши? Исән-саумы? – дип Тамара сорауларын тезде.
– Без барыбыз да исән-сау, Тамара. Роза әле урамда йөри, Рекс белән. Нәрсә дип шалтыратам, Тамара... Без Әмил белән уйлаштык та, Розаны мәктәптә укытып карасын дибез. Роза мөгаен, бик тиз элекке хәленә кайтыр, чөнки укыту эше кызыклы, балалар белән аралашу, җаваплылык – бар да аңа уңай тәэсир итәчәк.
– Фәйрүзә, бу бит искиткеч яхшы карар сезнең! Уйлый-уйлый башларым каткан иде! «Бу хәлләр ни белән бетәр, алда ни көтә», – дим, төннәр буе йоклый алмый шул баланы уйлап ятам. Болай булгач өстемнән таулар төште бит, кадерле туганнарым! Сезгә нинди рәхмәтләр укысам да аз булыр төсле!
– Ярар, Тамара, уңышлар теләп тор. Әле бу хыяллар уйда гына, тормышка ашарга насыйп булсын!
– Әйе, әйе, шулай, Фәйрүзә!
– Тамара, шушы карарны сиңа җиткерим дип шалтыратуым иде. Үзеңнен хәлләр ничек соң?
– Минем хәлләр ярарлык. Күңелсез уйлардан эш бераз коткара. Артур яңарак кайтып китте, үзе исән-сау. Ул да Роза өчен шатланды, бар да җайланыр дип мине тынычландырып китте.
– Ярый, бик яхшы алай булгач. Хәзергә сау булып тор.
– Зур рәхмәт! Хуш!
Бераздан Роза Рекс белән кайтып керделәр. Кызның маңгай чәчләре бәсләнгән, битләре алланган. Мин Розаның пәлтәсен салып, элгечкә элгәнен көттем, аннан чакырып, диванга – яныма утырттым.
– Роза, кызым, бик озак йөрдегез ахры, өшемәдеңме?
– Юк, Фәйрүзә апа, Рекс белән урамда йөрергә кызык. Шәһәрнең теге башына кадәр барганбыз. Кермәгән-сугылмаган җире юк, өйгә узыша-узыша кайттык. Ул салкыннан кызарган бармакларын иреннәренә тидереп сулышы белән җылыта башлады.
– Кызым, син университетка нинди белгечлек алырга укырга кергән идең әле?
– Филолог, урыс теле белгече.
– Бик күп дәрес калдырдың, быелга укуың калып торыр инде. Әллә мин әйтәм, бераз мәктәптә эшләп карыйсыңмы? Университетта өч ел укыган белемең бар. Үзеңне сынап карар идең: укытучы эшен булдыра аласыңмы, юкмы... Акча да түлиләр бит анда.
– Фәйрүзә апа, мин шатланып риза булыр идем. Ә миңа балалар укытырга ярый микән соң?
– Ә ник ярамасын? Кешеләр мәктәпне тәмамлауга мәктәпкә эшкә урнашалар, аннан читтән торып укырга керәләр, бер үк вакытта укытучы булып эшлиләр.
– Фәйрүзә апа, сез мине бик шатландырдыгыз. Зур рәхмәт сезгә.
– Рәхмәтне аннары әйтерсең. Әлегә документлар җыярга кирәк. Исәнлек турында, укыган еллар турында белешмәләр кирәк булачак.
Күренеп тора, Әмилнең сөйләгәннәре эзсез үтмәгән, кыз ашар ипие турында уйланган. Мин, эшне озакка сузмый, ял көнен туры китереп, район хәстәханәсендә бүлек мөдире булып эшләүче дустым Әдиләнең өенә иттем. Ул бездән өч урам аркылы гына яши, зәңгәр капкалы җыйнак өе ерактан ук күренеп тора.
– Фәйрүзә, әйдүк, нинди җилләр китерде үзеңне? – дип Әдилә гадәттәгечә мине ачык йөз белән каршы алды, бер уңайдан зур чәйнеген газ плитәсенә утыртты.
– Уфф... Әдилә, бик зур йомыш белән килдем, зинһар кире борма!
Бергәләп чәй эчкән арада дустыма кыскача итеп Роза белән килеп чыккан хәлләрне сөйләгәч, Әдилә бик гаҗәпләнде.
– Менә баланы укырга чыгарып җибәр! Минем кыз да мед.институтта укый, мондый бәладан Алла гына сакласын!
– Шул-шул… Кем белән аралаша, вакытын ничек үткәрә, дуслары кем, гел сорашып-белешеп торырга кирәк икән!
– Әле ярый килеп сөйләдең, Фәйрүзә. Казанда мондый хәлләр була дип уема да кереп караганы юк иде!
– Казанда гына түгел, бөтен Рәсәйдә диген! Рәсми рәвештә теркәлгән 200 ләп дини секта барлыгы ачыкланган! Шуның өчен сак булырга кирәк шул.
– Балаларым яшьтән җаваплы булып үстеләр. Мин аларның укуын да тикшергән кеше түгел, ата-аналар җыелышына да бара алсам бара идем, бармаганда кала иде шулай. Үз тырышлыклары белән мәктәптә укыдылар, Казанга да укырга үзләре барып керде.
– Алай да, Әдилә, яшь чакта барыбыз да кешегә ышанабыз. Риасызлык, кызыксынучанлык кешене тора-бара бәлага юлыктыруы мөмкин икән.
– Анысы дөрес, мондый хәлләр турында яшьләргә сөйли торырга кирәк икән.
– Мин дә шулай дим: укыган җирләрендә студентлар бер-беренә күз-колак булсыннар, бергә укуга йөрсеннәр, бергә кино-театрына дигәндәй... Алла гына сакласын шул инде! Безнең Роза белән мондый хәл килеп чыгар дип беребезнең дә башына килмәде. Ярый әле, бөтенләй акылын алмаганнар, ипкә килә инде, әйткәннәр турында уйлана, нәтиҗәләр ясый. Менә, эшкә урнаштырсак, җаваплылык сизсә, бөтенләй үз хәленә кайтыр дип өметләнәбез. Әдилә, син беләсеңдер мөгаен, академик ял алу өчен студентка нинди белешмә кирәк була ул?
– Тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Гадәттә, кешенең исәнлегенә сизелерлек зыян килсә, шундый белешмә алып, укуны кичектерәләр, терелгәч, дәвам итәләр. Синең кызга аягында ябык сыну булган дип белешмә язарбыз. Иртәгә төштән соң Розаның үзен, паспортын алып кабул итү бүлмәмә кил, ярыймы?
Бергәләп чәйләр эчкәч мин Әдиләгә рәхмәтләр укып кайтып киттем. Розага академик ял алу өчен үзен доктор карарга тиешлеген аңлаткан идем, ул карышмыйча билгеләнгән көнне минем белән дустымның кабул итү бүлмәсенә килде. Кызны Әдилә җентекләп карады-тикшерде, төрледән-төрле сораулар бирде... Икенче көнне билгеләнгән вакытка килеп Розаның берникадәр элек аягы таеп сынуы, гипслануы һәм дәвалануы турында белешмә алдым. Шушы белешмәне тотып Казанга, кызга академик ял сорарга университетка киттем. Баргач, тел белгечлеге буенча өч ел укуы турында белешмә дә бирделәр, кызга академик ял да бирделәр, читтән торып укуга күчү тәртибен дә аңлаттылар.
Тиешле кәгазьләрне җыйнап, билгеләнгән көнне, төштән соң Роза белән икәү мәгариф бүлегенә киттек.
– Исәнмесез, Людмила Ивановна! Мөмкинме?
– Исәнмесез, исәнмесез... Без сезне көттек. Шушымы инде безнең яшь белгеч?
– Үзе, Людмила Ивановна. Менә, кирәкле кәгазьләр дә кулыбызда.
– Бик яхшы. Исемегез ничек була?
– Роза, – диде минем кыз. – Роза Гайниева.
Людмила Ивановна янында торган телефон трубкасына үрелде.
– Алло... Надежда Семеновна, мин әйткән белгеч килде, сезгә җибәрәм. Эшкә кабул итегез үзен.
Ул трубканы куйды һәм безгә борылды.
– Кадрлар бүлегенә барыгыз, Надежда Семеновна сезгә барын да аңлатыр.
– Зур рәхмәт сезгә, Людмила Ивановна! Сау булыгыз!
– Хушыгыз…
Кадрлар өчен җаваплы Надежда Семеновна озаклап Розаның документларын карап чыкты. Кыздан кирәкле кәгазьләр тутыртты, ахырда эшкә кабул ителәсен игълан итеп, Розага яңа эшендә уңышлар теләде, иртәгәсе көнгә мәктәпкә эшкә килү тиешлеген искәртте. Татьяна Алексеевна дигән укытучы бүген соңгы дәресләрен биргән икән, аннан ялга китә. Роза балаларны аның урынына укытачак.
Мәгариф бүлегеннән чыккач, биредән ерак булмаган, Роза укытасы мәктәпкә киттек. Бу мәктәптә әллә ничә кат булганым бар, чөнки туктаусыз мәктәп балалары белән эшләп торабыз.
– Исәнмесез, – дидем мин, укытучылар бүлмәсе ишеген ачып, – сезгә яңа укытучы китердем, үз арагызга кабул итегез! Роза Рәшитовна була, урыс теленннән укытучы.
Бүлмәдәге берничә укытучы өстәлләргә иелгән башларын күтәреп безгә карады.
– Исәнмесез, – диде бөдрә чәчле Светлана, – без бик шатбыз.
Светлана кайчандыр чыгарылыш сыйныфы укучысы буларак, миндә психологик тестлар узган иде, әтиҗәдә аның  кешеләр белән тиз уртак тел табу, ихласлык, ярдәмчел һәм башка күп яклары ачылды. Кыз үзе укытучы булырга хыялланган, барча сыйфатлары шушы эшкә ятып тора! Светлана хыялын тормышка ашырган: югары белемле укытучылар әзерләүче уку йортына укырга кергән, аны уңышлы тәмамлаган, икенче елын инде туган шәһәрендә яраткан хезмәтен куя: биредәге укучыларга химия, биология фәннәрен укыта.
Бүлмә түрендәге ишектән олпат гәүдәле директор – Валентин Леонидович килеп чыкты.
– Исәнмесез, Валентин Леонидович. Менә, сезнең мәктәпкә яңа укытучы китердем, – дидем мин.
– Исәнмесез… Бик яхшы. Сезнең туганыгызмени ул безгә эшкә килүче кыз?
– Әйе, – дидем мин, университетта бик яхшы укыды, ләкин соңгы араларда мәктәптә эшләп карыйсы килде.
– Алайса, бик кулай форсат туган, Татьяна Алексеевна безнең ялга китә, аның урынына эшләп карасын соң. Исемегез ничек була? – дип сорады директор кыздан.
– Роза... Гайниева Роза Рәшитовна.
– О-о… Тиз генә истә кала торган исем түгел, әмма тора-бара хәтердә калыр дип уйлыйм. Ярый, алай булгач, хуш киләсез, Роза Рәшитовна, безнең мәктәпкә. Рәхим итеп эш урыны, эш тәртибе белән таныша торыгыз алайса.
– Рәхмәт…
Директор бүлмәдән чыгып ките.
Роза бүлмәгә тартынып кына кергән иде. Аңарда балачактан калган оялчанлык әле дә сакланган. Кемдер кызга утырырга урын күрсәтте.
– Татьяна Алексеевна, – дидем мин, безгә өстәлнең аргы башыннан тын гына карап утырган укытучыга, – Роза Рәшитовна декрет ялыгыз үткәнче сезнең урынга эшләп торачак. Аңа сөйләр сүзләрегез, киңәшләрегез юкмы?
– О-о, бигрәк тә яхшы! Әйдәгез, сезгә үзем җитәкләгән сыйныф бүлмәсен күрсәтәм.
Без Роза белән аңа иярдек. Укытучылар бүлмәсеннән чыккач, ярымкараңгы озын коридор буйлап шактый барасы икән. Ул буш иде. Күрәмсең, балалар укуны тәмамлап өйләренә таралган. Ниһаять, сул яктагы соңгы ишек аның сыйныфыныкы булып чыкты. Татьяна Алексеевна бүлмә ишеген ачып, безне эчкә кертеп җибәрде, аннан үзе керде.
– Менә, – диде ул, якты, җылы сыйныф бүлмәбез. Биредә 5А сыйныфы укый. –Ул өстәл янына килеп, Розага эш тәртибен аңлатырга кереште. Мин аларга комачауламас өчен арткы парталарның берсенә барып утырдым.
– Роза Рәшитовна, – диде Татьяна Алексеевна, – менә бу – сыйныф журналы. Аны бик пөхтә тутырырга кирәк, теләсә ничек язарга ярамый. Укучыга чирек дәвамында ким дигәндә биш-алты билге куела, чирек азагына шуларның уртачасы исәпләнеп чыгарыла. Аңладыгызмы?
– Аңладым – диде Роза.
– Кыскасы, сыйныф журналын тутырганда алдагы битләрен үрнәк итеп карагыз, ялгышуларга кисәтү ясала, шуның өчен бик сак булыгыз.
– Яхшы, – диде Роза, – көненә ничә сәгать укытасы соң?
– О-о, күгәрченкәем, алай ашыкма, мин барын да тәртибе белән сөйләрмен.
Ул ишарәләп кызга утырырга урын күрсәтте.
– Роза Рәшитовна, – дип дәвам итте укытучы, – бу мәктәптә сезнең ике вазыйфагыз булачак: расписание буенча балаларга дәрес бирергә һәм шушы 5А сыйныф укучыларын тәрбияләргә. Моның өчен тәрбия сәгатьләре каралган: сез балаларга әхлак кагыйдәләре, олыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, сыйныфтан тыш укулар турында, кыскасы, алар белән кызыклы, файдалы әңгәмәләр үткәрә аласыз. Янә дә тәрбия чаралары үткәрелә, сез аларны календарь планыгызда күрсәтәсез. Мәсәлән: фәлән көнне бергәләп кинога барырга, яисә театрга. Һич югы бергәләп макулатура җыярга була. Андый чаралар мәдәни тәрбия бирер өчен, ватанпәрвәрлек хисен тудыру, җәмгыятькә файдалы хезмәт тәрбиясе бирү, һ.б. максаттан үткәрелә.
– Рәхмәт сезгә, аңлашылды, – диде әкрен генә Роза. Ә сыйныфлар буенча дәресләр үткәрү тәртибен белешү мөмкинме?
– Мөмкин, менә расписание, – дип, Татьяна Алексеевна кыз алдына язулы зур кәгазьне өстәлгә җәеп салды.
– Һәр көнне дүрт-биш сәгать укытырга икән, – диде Роза, дикъкать белән язуларны күздән кичергәч. – Дәресләргә әзерләнеп өлгерү кыендыр?
– Тырышлык сорый. Һәр дәрескә план төзергә кирәк. План төзүне беләсезме?
– Әйе, былтыр андый теманы үткән идек...
– Менә бу үзем язган дәрес планнары, үрнәк итеп файдаланыгыз. Дәреслекләрне дә, методик әсбапларны – барын да калдырам сезгә, тик югалтмау шарты белән. Уку елы тәмамлангач, миңа кайтарып бирәсез. Килештекме?
– Әйе, Татьяна Алексеевна, һичшиксез, кайтарырмын.
– 5А сыйныфында зур өметләр бирүче балалар укый. Араларында ике отличник, ундүрт ударник, унлап ныгытып уртача укучы һәм ике авыррак укучы бала бар. Сезгә аларны ышанып тапшырырга буладыр бит?
– Мин тырышырмын, Татьяна Алексеевна.
– Әгәр бик кыен булса, миңа килегез, өем ерак түгел. Бәлки файдалы киңәш бирермен.
– Зур рәхмәт, сезгә!
Укытучы сыйныф бүлмәсенең арырак почмагында торган шкафтан китаплар, күрсәтмәләр алып килеп, алар белән булачак укытучыны таныштыра башлады.
Роза минем сумкага барча кирәкле китапларны, Татьяна Алексеевнаның укыту планнарын төяп, мәктәптән күтәренке күңел белән чыкты.
– Роза, – дидем мин, без синең белән һичнинди әсбап юнәтмәдек бит әле. Әйдә, китап кибетеннән үзеңә язар өчен ручкасын, дәфтәрен, башка кирәк-ярагын алыйк...
– Әйдәгез, чыннан да, мин бу турыда уйлаганым да булмады.
– Иртәгә иртән чын укытучы булып мәктәпкә китәчәксең. Дәфтәр тикшерергә кызыл төстә язучы ручка да кирәк булачак, онытырга түгел...
Без юл уңаена торган кибеттән Розага кирәк-ярак алып чыктык.
Өйгә җитәрәк безне бер ир куып җитте.
– Вася дәдәй, сезме соң бу?!
– Мин инде, тагын кем булсын!
– Кайтып килүегезме?
– Әйе, баягынак поезддан төшеп калдым. Я ничек, исән-сау тордыгызмы?
– Безнең бар да яхшы, Вася дәдәй! Рекс та исән-сау. Этегезне сагындыгызмы соң?
– Сагынмаган кая! Бик яфаламадымы сезне?
– Ю-ук, бик акыллы эт.
– Ә бу сеңел кем була?
– Әмилнең Рәшит абыйсын хәтерлисезме? Мәрхүм инде ул хәзер, урыны оҗмахта булсын. Шуның кызы, Роза.
– Бик яхшы, алай булгач.
– Вася дәдәй, Әмил дә өйдә, әйдәгез, кичке ашны бездә генә ашарсыз, берьюлы Украина хәлләрен сөйләрсез.
– Ярый, кыстатып тормыйм.
Ишек кыңгыравына басуга Рексның чыелдап сикергәне ишетелде. Без кайтканга алай шатланмый иде, Вася дәдәй кайтканын ничек сизгән? Әмил ишекне ачуга безгә өйгә дә керергә ирек бирми Рекс хуҗасына атылды! Вася дәдәй дә этен сагынган, аны кочагына алып, башыннан сыйпады. Рекс Вася дәдәйнең бер алдына, бер артына төшә, кулын ялый, коерыгын селки. Хуҗасын ничаклы сагынганын, юксынганын сөйләргә хайванның теле генә юк икән!
– О-о, сез кунак алып кайткансыз икән!
Түр яктан Әмил килеп чыкты, ике куллап Вася дәдәй белән күреште. Бар да яхшымы, Вася дәдәй?
– Яхшы гына түгел, бик яхшы, Әмил! Туганым Анатолийны тәмам аякка бастырып килдем!
– Ни булган соң аңарга ?
– Ни булган?! Инсульт бәргән! Хәзер сөйлим, кулларымны гына юып алыйм...
Вася дәдәй ашап-эчкән арада үзе күргәннәр турында хикәясен дәвам итте.
– Украинага ике тәүлек бардым, дөресрәге, кайттым, туган җир минем шунда бит инде, Украинада, ә энекәш төп йортта яшәп ята иде. Гаиләсе бар иде аның, хатыны Анастасия дә яхшы хатын иде, балалары булмады. Анатолий шахтада күмер чапты, хатыны кибеттә сатты. Тик гомере чикләнгән булган: Анастасия бер-ике ел элек үлеп киткән. Энекәш өйләнмәгән. Мин ялгыз йортка кайтып төштем, энекәш кастаханәдә икән. Барсам, Анатолий ни тора алмый, ни сөйләшә алмый, авызы чалышкан, бер як кул-аяк эшләми. Доктор да «өметле» дими. Билгеле, баштан нык куркытты, ике-өч көн яныннан китмәдем, төнен саклап чыктым. Доктор «кабат инсульт була калса алып калу шикле» ди... Башка төрле уйлар килә! Энекәш тә кызганыч, ичмасам янында йөгереп йөрергә хатыны да юк! Үзем юындыргандай итәм, кашыктан ашатам, ашавы да юк инде, чемченү шунда. Күзләре эчкә баткан, яңак сөякләре чыгып тора, ябык, өстенә карап йөрәк әрни, ә ярдәм итеп булмый. Атна-ун көн узгач, көндезен аның янында, кич өйгә кайтып куна башладым. Ашарга пешерәм, керен юам-киптерәм, авыру кешене карарга ансат түгел! Анатолийның хәле һич уңайланмый, ята шулай, тилмереп, күзгә карап, бичара. Ни үле түгел, ни тере димәссең. Ходайның хикмәте, ни хәл итәргә дә белмәгән авыр көннәрнең берсендә кылт итеп әби искә төште! Бик күптәннән: ни әби, ни бабай бу дөньяда юк бит инде, алар түгел, әти-әни дә юк, үзебез дә картайган! Ничаклы вакыт үткәнен әйтәм! Ә искә төште!.. Без бәләкәй чакта, берзаман бабай авырып, ятакка калгач, әбинең нарат күркәсен самогонда төнәтеп, бабайга чәй калагы белән эчергәнен хәтерләдем. Озын-озак уйлап тормый киттем урманга, наратлыкка. Сентябрь керсә дә нарат күркәләре яңа өзгән сыман яшел килеш яталар, һәм мин боларны җыйдым, аракысын табасың бит инде, төнәтергә куйдым. Ун көннән чәй төсенә кергән төнәтмәне алып киттем энекәш янына, берәр чәй калагы иртә-кич авызына сала башладым. Ышанасызмы, Әмил, берничә көннән энекәшнең тамагына аш үтә, чалыш авызы да турая башлады! Мин аны әйбәтләп кырындырдым, юындырдым, чиста киемнәр кидердем, доктор бүлмәгә кергәч, үз күзләренә ышанмый торды.
– Терелә бит бу! – ди.
Атна ярым вакыт эчендә энекәш ятагыннан үзе торып утыра башлады, шул чакта доктордан рөхсәт алып, энекәшне өйгә алып кайттым. Тора-бара ашавы да яхшырды, паралич суккан аяклары да акрынлап язылды, шушы төнәтмә беткән вакытка үз аяклары белән йөреп китте.
– Кем ышаныр, Вася дәдәй! – диде Әмил, – сез энегезне бер могҗиза белән аякка бастыргансыз! Бу үзе бер батырлык !
– Энекәш бит, бергә тәгәрәшеп үстек! Туган бик якын була икән ул!
– Күршеләре ниндирәк кешеләр соң, Вася дәдәй? – дидем мин.
– Күршеләр яхшы, сорагач, аракысын да таптылар әнә. Ходайның рәхмәте, бер күршесе хәл белергә кергән җирдән, аңсыз ятканын күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан булган. Ярар, балалар, ашыгыз өчен зур рәхмәт! Рекс өчен, аны саклаган өчен аерым зур рәхмәт! Мин үз өемә чыгыйм, булмаса. Әйдә, Рекс...
Эт шуны гына көткәндәй хуҗасына иярде, Әмил аларны озата чыкты.
Ноябрь ахырларына көннәр тәмам суытты. Мин кайчандыр җыеп куйган киемнәр арасыннан Розага ярардайларны сайлап алдым.
– Роза кызым, бүген бик суыткан, шуның өчен пәлтәң эченнән менә бу йон кофтаны киярсең, яме? Пирчәткә дә пәлтәңә иш – бер төстә. Менә бу җылы шарфны да муеныңа әйбәтләп ура, – дидем мин, киемнәрне аңа сузып.
– Фәйрүзә апа, сезгә мине кайгырткан өчен зур рәхмәт яусын инде!.
– Яңаларын алганчы рәхәтләнеп ки. Бездә кышын әллә нинди зәһәр суыклар була, салкын тия күрмәсен.
Иртәнге аштан соң Роза миңа сабыт-саба юыша, аннары бергәләп эшкә чыгып китәбез.
Укытучының эше тавык чүпләп бетерерлек түгел. Яктан караганда гына ул иң рәхәте укытучы тормышы төсле: көненә берничә сәгать дәрес бирә дә, аннан соң укытучы иректә! Юк шул! Шушы дәресләрне үткәрү өчен ничә сәгатьлек план төзисе була! Әле бит сыйныфтан тыш үткәрелүче чаралары ничаклы! Барысына да өлгерергә кирәк! Безнең кызыбыз да муеннан эшкә чумды (псалмалар укуны күптән ташлады): иртүк мәктәпкә китә, дәресләр биреп, өйгә төшке ашка кайта, ашап-эчеп өй эшләрендә булышкач, үзе белән алып кайткан бер кочак дәфтәрләрне тикшерергә керешә, аларның эшен бетергәч, алдагы көнгә дәрес планнарын яза, я булмаса тагын мәктәпкә чыгып китә. Мөгаен, нинди дә булса дәрестән тыш тәрбия чаралары уздыралар. Билгеле, безнең өчен бу зур шатлык, кыз бала акрынлап яңадан үз хәленә кайтты диярлек. Розабыз кызыксынучан кешегә әйләнде, буш вакыты булдымы, китапханәдән әдәби китаплар алып кайтып укый, бәлки укыту програмындагы биремнәрдә кулланылган китаплар алар... Әнисе Тамара көн саен булмаса да еш шалтырата, кызы өчен шатлана, шалтыраткан саен туктаусыз рәхмәт укый.
Шул рәвешле кышлар үтеп язлар керде, аннан җәй якынлашты. Роза бу вакытта үзен чын укытучы итеп хис итә иде инде. Ул бит бер үзе әллә ничә тапкыр ата-аналар җыелышын үткәргән, укучыларын тәрбияләүдә аларга киңәшләрен биргән. Өйдә безнең өчен Роза булса, мәктәптә Роза Рәшитовна дигән хөрмәтле кеше.
Бервакыт эштән кайтып барганда Роза укыткан мәктәп директоры очрады.
– Валентин Леонидович, исәнмесез!
– Исәнмесез, Фәйрүзә Салиховна! Менә, очравыгыз әйбәт булды. Сезгә, Роза Рәшитовна өчен рәхмәт белдерәм. Укучыларда уку күрсәткече яхшы, без бик канәгать аннан. Завуч та берничә кат дәресләрендә булды, мактады. Тырыша, сүз әйтеп булмый. Бик яхшы укытучы булыр дип торабыз.
– Зур рәхмәт, Валентин Леонидович! Белсәгез иде, бу сүзләрегез безнең өчен ничаклы әһәмиятле икәнен!
– Ярый, бик яхшы... Үзегез безнең балалар янына кайчан киләсез? Чыгарылыш сыйныфларына, һөнәр сайлау буенча дим?
– Алдагы чыгарылыш сыйныфлары белән шөгыльләнүгә көз җиткәч керешәбез, Валентин Леонидович. Сезнең мәктәп балалары, ялгышмасам, октябрь аена тәгаенләнгән.
– Ярый, яхшы алай булгач. Сау булып торыгыз...
– Сау булыгыз, Валентин Леонидович!
Беренче хезмәт хакына Роза Әмил белән миңа бүләк – арка удыргыч җайланма алган. Балакай, безне ничек тә булса шатландырасы килгән инде! Шәп нәрсә: электрга тоташтыруга жуылдый башлый, аркага куйсаң, пластмасс инәләр аркага ябышкан күзәнәкләрне кузгатырга-уарга тотына! Үзенең мең төрле кирәге булуга карамастан безне шатландыру теләге Розада кешелеклелек сыйфатлары сакланганын сөйли, куаныч өстенә куаныч! Кызыбыз тора-бара өс-башын да бераз карады, яңа пәлтә, итек алды. Мин Розага уку елы тәмамлангач, үз шәһәренә кайтып кайсы да булса мәктәпкә укытучы булып урнашырга, ә укуны читтән торып дәвам итәргә киңәш бирдем. Биредә кызга алдагы көннәрендә уңыш әлләни елмаерга җыенмый: алмаш укытучы ялдан чыккач аңа эш урынын бушатырга туры киләчәк, кечкенә шәһәрчек булгач, үз һөнәре буенча эш табуы шикле.
Май ахырларында гадәттәгечә шәһәребез мәктәпләрендә тантаналы «соңгы кыңгырау» дәресләре уза. Көннәрдән беркөнне өйгә бер кочак чәчәк күтәреп, бәхетле елмаеп кайтып кергән Розабыз Әмилгә дә, миңа да искиткеч чибәр күренде.
– Сеңелем, бигрәк матур чәчәкләр бүләк иткәннәр үзеңә! – диде Әмил, сокланып. – Балалар бик яратканнар ахры үзеңне?
– И-и, соңгы уку көнен бәйрәм итү күңелле дә бит, аерылулар ямансу булды, Әмил абый, – диде Роза. Бик ияләштек: укучылар миңа, мин укучыларга. Алар шундый матурлар, акыллылар, төрлеләр, ихласлар. Сагынырмын инде, әмма аларны яңадан күрү насыйп булмас, мөгаен, – диде ул, моңсу итеп.
– Син Роза борчылма, – диде Әмил, – укытучы үзенең яраткан укучылары белән барыбер берзаман аерылыша. Чөнки укучыларның алда үз тормышы. Ә син яңаларын кабул итәрсең, аларга белем, тәрбия бирерсең, уңышларына шатланырсың, кайгыларын бүлешерсең... Алда сине һичшиксез тагын да кызыклырак тормыш көтә, чөнки синең инде азмы-күпме тәҗрибәң бар. Шулай бит?
– Әйе, – диде Роза. – Әмил абый, Роза апа, сезгә нинди рәхмәтләр укысам да аз тоела. Мин үзем белән нәрсә булганны уйларга да куркам, ни өчен шулай килеп чыкканын да аңлата алмыйм. Әле ярый сез очрадыгыз...
– Менә үзең дә аңладың, Роза сеңелем, кешене эш кенә кеше ясап тота. Шушы кыска гына вакыт эчендә ничаклы балага белем бирдең, алар сине тиз генә онытмаячак. Әгәр үз хезмәтеңнең башкаларга кирәген тоеп яшәсәң, менә шушы була яшәүнең төп мәгънәсе.
Икенче көнне Роза мәктәпкә барып, укыту әсбапларын җыеп йөрде, кайберләрен Татьяна Алексеевнаның өенә барып, үз кулларына тапшырган. Әйтеп үтәргә кирәк, Татьяна Алексеевна өченче баласын исән-сау табып, үстереп ята. Розага мәгариф бүлегендә хезмәт кенәгәсен биргәннәр, хисап бүлегеннән ул укытучыга түләнергә тиешле акчаларын да алган. Без бу хәбәрләрне тыңлагач, Розабызны «үз өенә баеп кайта икән» – дип көлдек. Бу көн безнең өчен дә чын бәйрәм булды: ихластан шатланган Розабыз бөтен өйне матур чәчәкләре белән бизәп чыкты, арада иң матур чәчәк безнең өчен Роза үзе иде.
Икенче көнне туганыбызны тыныч күңел белән поездга кадәр озаттык. Аерылышу ямансу булса да, Розаның үз-үзенә ышанычы, алдагы көннәргә әзерлеге безнең өчен зур шатлык иде. Инде шактый кыенлыклар аркылы тапкан кыйбласын югалтмасын иде. Йомшак утыргычлы вагонда китеп барган Розага хәерле юллар теләп, поезд күздән югалганчы Әмил белән кул болгап тордык.
 

Фирдәвес ГАЛИЕВА

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар