Логотип «Мәйдан» журналы

Омтылыш

Мин үз сукмагымны эзлим. Янәшәдә тапталган, киң юллар да бар. Атлавы да җиңел. Ләкин миңа үз сукмагымны табарга кирәк.Шуны беләм, бу дөньяга килгәнмен икән, үз юлымны табарга тиеш. Авырлыклар очраса д...

Мин үз сукмагымны эзлим. Янәшәдә тапталган, киң юллар да бар. Атлавы да җиңел. Ләкин миңа үз сукмагымны табарга кирәк.
Шуны беләм, бу дөньяга килгәнмен икән, үз юлымны табарга тиеш. Авырлыклар очраса да каушап калмый, үзең салган сукмактан алга, бары тик алга гына атлау өчен рухи ныклык кирәк. Ә инде рухи көч синең җаныңа тумыштан ук салынмаса, беренче очраган киртәләр алдында ук көчсезләнеп туктап калачаксың.
Чытырманлыкларны ярып, абына-сөртенә алга атлаганда, егылган чаклар да була. Шул чагында аягыңа торып баса алсаң гына, куелган максатыңа ирешәсең. Гомер тауның иң очына менеп баса алачагыңны тоемлау күңелдә ышаныч уята. Өмет канатлары ныгыган саен, тауның да биегәюен тоясың. Тау үзенең биеклеге, бөеклеге белән кызыктырып һаман да ымсындыра. Тормыш киңлекләрен иңләгәннән соң, башыңны күккә терәп үткәннәргә күз салу, нәтиҗә ясау сирәк кешеләргә тия торган бәхет. Шуны аңлаган җаным хыялга тотынып җиңүгә омтыла.
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: https://ru.freepik.com/country_rows_v2

Комментарийлар