Логотип «Мәйдан» журналы

Олы күпер

Чияле тау түбәсенә җитеп, инде тәгәрәп төшәсе генә калган кояшның йомшак җылысы тәнеңне генә түгел, җаныңны да рәхәт итеп изрәтә.

Көнозын кыздырган эсселек һавага, җиргә үк сеңеп калган, хәзер шуның кызуы тарала. Арбага түшәлгән яшел печәннең салкынча дымы көн буе авыр эштән, эссе һава куыруыннан алҗыгын тәнгә шифа булып тарала... Рәхәт.

Сарман буйкайлары киртләч-киртләч,
Печәннәре җитәр җәй җиткәч...

Рәшит җиләк исе килеп торган печән өстенә сузылып яткач та шушы көйне сузды. «Сарман»ны чыгарган татарның күңелендә дә җыры шул кичке тынлыкта, рәхәт җылылыкка изри-изри печәннән кайтышлый тугандыр ул.

Сарман буйкайлары ялан-ялан,
Печәннәре җитәр бер заман...

Җирән кашка да хуҗасының кәефен тойды, ахыры. Дилбегә үз җаена куелган, кайтыр юлны ат үзе белә.
Бүген печәннәрен өеп бетерделәр. Иртәгәдән комбайнын ремонтларга чыгачак Рәшит. Азмы-күпме ашлыкны җыю барыбер аның өстендә инде. Эшереп акчасын алмасалар да, фуражы була. Саламы да артмый малны ишле асрарга тырышкан авыл кешесеннән.
Ярый, уллары белән ерып чыктылар быел җәйнең бу авыр мәшәкатен. Бәләкәе дә, батырып эшләмәсә дә, йомышка ярады. Чәй кайната, сәнәк-тырманы китереп бирә, чүмәлә башында торырга остарды. Малайлары матай белән җилдерде авылга. Техника магнит кебек тарта үзләрен, бәләкәе дә аларга иярде. Күз тимәсен, куллары эшкә ябышып тора, нык тотыналар, рәтен белеп эшлиләр. Койрыклары сыртта түгел, авылга концерт килгән дигәч тә, ярты юлда эш ташлап олагуны карамый, ничек тә кибәнне очлау чарасына тотындылар. Рәт чыгар, Аллаһы боерса, малайлардан. Бер-бер артлы үсеп килгән балаларына карап, ата кешенең күңелендә горурлык баш калкыта башлаган иде. Шул хис рәхәт итеп тагын үзен сиздереп куйды.
Моңа кадәр дөньяга бер төрле үпкә сыман тойгы саклап яшәде бугай. Өйләнүе, бер-бер артлы туган уллары үз тормышына сөенү түгел, кемгәдер «менә мин дә бар, югала торганнардан түгелбез» дигәннең ымы иде. Әйе, соңгы елларда әнә шул үз-үзен кызгануга охшаган хиснең тоныклана төшүен, яшәве белән нәрсәдер исбатларга тырышудан арынуын, үткән гомеренә үкенечнең тарала баруын ешрак тоя. Баштагы мәлләрдәге киреләнү, каршы торудан үзенчә канәгатьләнү алды. Аңа хас түгел, башка язмыш белән яшәлгәненә бу тормышка ташланган гаепнең җуелуын теләмәде. Үзен бәхетсез итеп тоюдан рәхәтлек тапты, бәхетсезлегеннән бәхет табып яшәде.
Әкренләп озакка сузылган югалту, нәүмизләнүне башка хисләр алыштыра икән. Әнә бит балалары үсеп килә. Ата булу, җирдә үз нәселеңне калдыру сөенечен берни алыштыра алмый.
Улларына караган саен хатынына булган мөнәсәбәте дә үзгәрә. Хәзер вакыт узган саен аның каршындагы гаебен ныграк тоя. Күк күзле, саргылт чәчле, тулырак гәүдәле Гөлзәйнәп, төс-кыяфәте белән генә түгел, сабырлыгы, йомшак холкы белән дә Зәлифәнең капма-каршысы. Язмыш беренче мәхәббәте – чая, үткер, ут бөрчәсе кебек, кайчагында җилбәзәгрәк тә күренгән кыз урынына Гөлзәйнәпне насыйп итте. Тик күңелендә беренче хисләрнең болай ук тирәнгә уеласын, Зәлифәсенең шулай гомер буе үзен оныттырмый үрсәләндерәсен белсә, бернигә карамый барын да кирегә үзгәртер иде дә бит. Шул хисләрен онытасы килмәүдән, хыялында булса да саклап каласы килгәннән, үз-үзенә киреләнеп яшәде микән? Үпкә-үкенечләре әллә вакытның яраларын төзәтергә тырышуына каршылыгы идеме?
...Зәлифә белән икесен Ходай тумыштан пар итеп яраткан диярсең. Әле сигезенче сыйныфта укыганда, балачак мавыгуларыннан үсеп, кызлар, егетләр бер-берсенә чынлап күз сала башлагач та, икесенең дә йөрәгендә бер ялкын кабынды. Бу яшьтә һәркемнең күңеле аралап иң матурга, иң батырга омтылучан бит. Кызлар да Рәшиткә яшерен сөю йөртте, егетләрнең дә һәркайсы Зәлифәнең бер елмаеп каравы белән күккә ашарлык бәхет кичерде. Әмма беркем дә бу икәүнең арасына керергә җөрьәт итмәде, бу хакта башына китереп карамады. Алар аерымрак, бер-берсенә артык пар килгәннәр иде шул.
Унынчыны бетереп, имтиханнарның тәмамланган чагы. Клубка башкала артистлары концерт белән килде. Авыл җәйгелеккә кунакка кайткан бала-чага, яшь-җилкенчәк белән бөтенләй тулып китә. Зиннур да зур әнкәсенә бу елны бөтенләй җиткән егет булып кайтты. Шулай булмый ни, институтның беренче курсын бетергән студент ич ул хәзер. Бер ул гына түгел, башка елларда күзгә чалынып кына калган авыл кызлары да быел карап туйгысыз булган бит. Ике ел гына узды. Былтыр институтка имтихан тотып кайта алмаган иде. Әнә теге озын сыйраклы тиктормас күрше кызын күреп әллә нишләде. Әллә авылның саф һавасы, әллә башкасы, хәтта башы әйләнеп киткәндәй булды.
Концерт тәмамлангач, иртәгәсе мәшәкатьле көнне әле генә исенә төшергәндәй, халык дәррәү ишеккә юнәлде. Иң алгы рәттә утырган шул кыз гына, беркемдә эше булмагандай, битараф караш белән бер ноктага төбәлгән килеш урыныннан кузгалмады. Кара, үзенең матурлыгын белә дип гаҗәпләнгән иде кунак егет башта. Соңрак аңлады, әнисе Җәмиләттәй кичке эш-мәшәкатеннән бушанмагач, клубны ачып ябуны олы кызына гына тапшырган икән. Шуңа Зәлифә сабыр гына халыкның чыгып беткәнен көтеп утыра иде.
Егетләр алданрак чыгып, кызларны энә күзеннән үткәрә. Алай-болай «калым» – кунак кызлар күзгә чалынмый калмаганмы? Кайсы кыз кем белән кайтачак – озатырга чамаласаң, парга иптәш кирәк. Зиннур шәһәр егете, алай ишек төбендә таптанып, күзәтенеп тормас бит инде. Ул үзе генә калган кыз янына килеп сүз кушты.
Клуб залы да бушаган икән, көтелмәгән кунакка гаҗәпсенүе идеме, Зәлифә дә урыныннан кинәт кузгалып ишеккә юнәлде. Әллә дулкынланып китте, әллә бөтен халык алдында үзенә шундый игътибардан оялды? Җитез адымнар белән ишеккә юнәлгән кызга карап калган егет шундый ачыш ясады: һәр көн янәшәдә күреп торганлыктан гына мондый гүзәллеккә күнеккәндер авыл халкы. Юкса, дөньядагы җиде могҗизаның берсе ләсә бу кыз. Зиннур магнитлангандай аның артыннан иярде. Күңелендәге бер тоем шуны искәртте: аныкы булачак бу сылу.
Ишек төбендәге егет-җилән сирәгәйгән иде. Иялеләр парлашканнар да, үзләре уйнап үскән урамнарның, болын-кырларның матурлыгын беренче генә тапкыр күргәндәй, һәр тарафка сокланып йөриләрдер. Кыз янәшәсендә гап-гади авыл егете дә философ булып китә, кайдандыр ишеткән, укыган могҗизалы хәлләрне искә төшерә, олы кешеләрчә тормыш хәлләрен сөйләгән була.
Ничек шундый егеткә табынмыйсың да, ничек яратмыйсың инде аны. Кызлары да исе китеп тыңлый, әйтерсең шул вакыйгаларны авыл мәзәкчесе барына да биш кат сөйләп көлдермәгән яки укытучы апалары дәрестә ярып салып аңлатмаган. Тегеләре тагын да ирәеп китә, әйтсен генә асыл кошы, күктән йолдыз алып бирәчәк. Юк, кызлар алардан йолдызларны сорамый. Һәрбер гашыйк сөйгәненнән йолдыз чүпләтә башласа, күктә бер йолдыз да калмыйча, дөнья әллә кайчан караңгылыкка чумар иде. Янсыннар, күктә калсыннар йолдызлар. Парлылар аларны үзләренә бүлешеп кенә ала. Баш очында алар җитәрлек.
Эчтәге утларны сүндереп, ишекне бикләп маташкан бу икәү янына бер егет килде:
– Сәлам яшьләргә...
Зәлифә аның киләчәгенә ышанган кыяфәттә күз сирпеде дә, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Үзен ышанычлырак тойгандай, хәтта сөенеп киткәндәй булды. Алайса бу матур, ыспай абыйсы әллә нинди сүзләр сөйләп оялтып бетерде. Зиннур да яңа танышының кем булуын шундук чамалады. Шундый кызның егете булырга тиеш инде. Хисләре ни дәрәҗәдәдер, сыйныфташ дуслардыр, бәлки. Барыбер, авылчалыгы бар кыяфәтендә булган бу егет Зәлифәдәй гүзәлне бәяләп яратырлык түгелдер инде. Ну ярар, балалык мавыгуы булырга мөмкин, ә ул аңа чын мәхәббәт, мәңгелек сөю вәгъдә итә. Ни дисәң дә Зиннур үзен авылда сыер, печән, утын, бәрәңгедән башканы белмәгән шушы авыл кешеләре янында, гомумән, җирдә яшәве үзе бер ялгышлык сыман күренгән кызга тиңрәк итеп тойды.
Кызның капка төбенә кадәр өчәү кайттылар. Зәлифә үзенең аерым матур икәнлеген бәләкәй чагыннан ук тоя, әмма мондый да игътибар, ымсындыргыч караш беренче тапкыр иде. Бер мизгелдә шәһәр егетенең башын әйләндерә алуы үзен дә канатландыра, хыялында әллә нинди әкияти маҗаралар уятып кызыктыра, күкләргә күтәреп бөтенләй икенче дөньяга алып китә...
Рәшитнең ачуы исә бар кыяфәтенә чыккан, кызга монысы да кызык. Юкса, аны гел үзенеке генә сыман кабул итеп йөри. Әйдә бераз шаяртып алсын эле бу гарьчелрәк, үз-үзенә артык ышанган егетне. Китапларда әнә мәхәббәт өчен ир-егетләр гомер буе көрәшкәннәр, ә Зәлифә өчен көрәшергә дә, алышырга була.
Моңа кадәр дә сүз ябышып бетмәгән иде.
– Болай басып торып булмас. Без өчәүбез бит әле, кайсыбыз китсен соң?
И бу Рәшитне, чыбыкны тоткан җиреннән сындыра да инде. Соң сөйләшеп торсалар да була ич, кинәт кенә барын да егып салырга дигәнмени. Зәлифәнең бер дә юктан кунак егеткә әвәрәсе юк бит.
– Икегез дә китегез, иртәгә иртән торасы бар. Әти печән җыярга барабыз, диде.
Бу сүзләр болай да үчегеп торган Рәшиткә җитә калды. Ул, кырт борылып, китте дә барды. Кунак егет кымшанмады да, шулай тиеш дип кабул итеп, тел шомартуын белде. Ул, кунак кына булса да, үзен биредә чит итеп тоймый. Бәләкәйдән җәйләр буе шушында яткач, үзен авылныкы дип исәпли иде. Авыл егетләре дә, алай бәрәңге ашап үскәнбез дип тормый, кызлар янына читтән килүчеләрне колач җәеп каршылар исәпләре юк. Кем хуҗа икәнен төшенмәгән аңсызракларны акылга утыртырга да күп сорамыйлар.
Әйе, Зиннур авылда үз кеше, егетләрнең бу законы аңа кагылмый. Янында матур сүзләр сөйләп, әдәпле кыяфәте белән сокландырып басып торган кунак егетнең бер сүзен дә ишетмәгән Зәлифәнең генә күңелен, әйтерсең, яшен уты кыеп үтте. Уеннан уймак чыкты бугай. Рәшитнең артыннан йөгерәсе, туктатасы идеме? Төнге ай яктысында инде шәүлә кебек кенә күренгән егет ерагайган саен, икесен бәйләп торган җеп инде өзеләм, инде өзеләм дип тартыла, күңелендә эчке тавыш «Рәшит» дип кабатлый.
Кыз бала егет кеше артыннан үзе торып йөгерә алмый бит, шул тавышны тегесе ишетергә тиеш иде. Ә ике арадагы җеп сузылды да сузылды. Хәер, боларның барысын Рәшит үзе дә кичерде. Зәлифәнең күңеленнән үзен чакыруын да, өзелер-өзелмәс кенә калган җепнең сузылуын да тойды. Өзелдеме икән шул җеп, өзелмичә аларны һаман тоташтырып йөртәме – хәзер әнә үзе дә аңламый.
Икенче кичне Зәлифә түземсезлек белән көткән иде. Рәшите озата килмәде, клубта бөтенләй генә күренмәде. Шәһәр егете боларны үзенчә кабул итте, ахыры. Сөйләшер сүзләр табылды. Быел институтка керергә җыенган кызга киңәшләр бирде, имтиханга әзерләнергә ярдәм итте. Аларның авыл егетләре кебек мәктәптә «әпи черетеп» кенә йөрмәгән икән шул.  Әллә нинди катлаулы нәрсәләрне дә гади генә итеп аңлата белә. Әнә шулай бер-берсенә кирәк булып киттеләр. Ахыр чиктә Зәлифәдә дә кызлар горурлыгы булырга тиеш бит инде. Кыз үзен шулай дип акларга тырышты.
Үпкәсе каты иде Рәшитнең. Белеп тора кызга барып бер генә сүз катсын, бары да элекке хәленә кайтачак. Яраталар иде алар бер-берсен. Тик үзенең кирелеген сындырырга көче җитмәде, төен булып утырган ачуын йота алмады.
Зәлифә чынлап та Зиннур укыган институтка керде. Рәшитне көзен армиягә алдылар. Ул хезмәтен тутырып кайтуга, Зәлифә кияүгә чыккан иде.
Теге җеп өзелеп бетмәгәндер инде, менә шулай үткәннәрне еш барлый инде яше кырыкка якынлашып килгән ир.
Кояш офык артына бер төшеп китсә, калганы бик тиз. Әнә тирә-якка эңгер-меңгер дә таралып килә, көн буе эсседә кайнаган тән салкынча рәхәтлеккә кинәнә. Кайтып атын тугарып, бакча артындагы чирәмлеккә җибәрүгә, Гөлзәйнәп ягып уздырган мунчада юынып, йокларга ятар вакыт та җиткән. Арып-талган тәнгә тигән каен миллеге бераз хәл кертсә дә, ашыйсы килми, күзләр менә-менә йомылам дип тора...
Хатынының хәбәренә урыныннан сикереп тора язды Рәшит.
– Күперне яңарталар икән...
– Кайсысын, олысынмы?
Гөлзәйнәп гаҗәпләнүле күзләрен иренә төбәде. Янәсе, ни сөйлисең, анысы күпермени? Хәзер ул басма сыман нәрсә генә ич.
– Яңасын. Харап яхшы итеп эшләячәкләр, ди.
Элек күпер исәбендәгесе авылда берәү генә иде. Авыл урамыннан узган юлны читтән салдылар да, күперен дә төзеделәр. Шулай итеп Яңа күпер барлыкка килде. Ә искесе... Җәен суы урыны белән атлап кына чыкмалы елга авылны ике урынан кисеп үтеп, шул сәбәпле күперләре дә икәү булса да, телгә килгәндә аларның түбән очтагысын гына истә тоталар иде. Исеме дә аның Олы күпер булды. Чөнки авыл шул күпер аша олы юлга, ерак тарафларга тоташа иде. Суы чыпчык тезеннән булса да, елгасының ярлары текә, биек. Сафка баскан солдатлар сыман тигез, колачлы карагайлардан утыртылган субайлар өстендә иркенләп җәелгән ул күпернең култыксаларына бөтен авылның мәхәббәт тарихы сыйгандыр. Дөресрәге, агач терсәкләре алыштырыла торды, яңаларына яңа исемнәр парлап уела торды. Беркем күрмәстәй җиргә – култыкча тоткасының тыш ягына, Зәлифәнең авылда да гына түгел, дөньяда бер гүзәл икәнен аңлаган язда, ташуның иң шаулы мәлендә, бер аяк басымы гына чыгып торган өрлеккә басып, Рәшит тә үткен пәке белән янәшә уйган иде ике исемне.
Гөлзәйнәпнең хәбәрләре бу гына түгел икән.
– Силсәвит Зөфәр абый кергән иде. Төзүчеләрне ашатырга ризалашмассыңмы, диде. Ризалашырмын инде. Сөт, ит кебек ризыкларны да үзебездән базар хакы белән алырга, ди. Артык сарыкларны да суеп акчага әйләндерергә җай. Шуларны уйладым. Аннан Зөфәр абый сине каравылчы-завхоз кебегрәк кеше итмәкче. Үзеңнең вакытың булмаса, Илдар йөрер. Акчысын түлиләр, дип ышандыра.
Гөлзәйнәпнең йомшак тавыш белән җай гына сөйләгән хәбәрләрен аруы җитсә дә, Рәшит утырып тыңлады. Әгәр дә хатыны шундый юнчел кеше булмаса, ни кылырлар иде микән? Бүген эшләвең кыйммәт түгел шул, акча таба белүең кыйммәт.
Әллә үзе җаен белә, әллә шулай туры килә, тормышларының очының очка ялганып баруы аның кулында булды.
– Ярый, түлке безне дә ашатырга онытмассың, ара-тирә булса да...
Хатын иренең тавышындагы яңа төсмерне тоеп күтәрелеп карады. Уналты ел яшәлгән гомер, эш, балалар, иңне баскан тормыш йөге. Болар гына түгел, күңелләрен аерып торган тагын бер нәрсәне алар үзләре генә белә. Иренең тавышындагы ирештерүле җылы сүз шул каршылыкны зыңгылдатып кузгатып куйды кебек. Бу көлемсерәүле сүзләрдән еллар буе көткән җылылык, назны тойган Гөлзәйнәпнең бар тәнен буынсыз итеп бер каушау узды. Чынлапмы? Арадагы шул боз эрерме икән? Керфек очларына эленгән яшьләрен яшерергә тырышып, ул тиз генә арты белән борылды. Чак-чак тыелып торган күз яшьләре, ирнең көчле кулларының йомшак кына назлап кагылуын көтеп кенә торган, ахрысы, тәгәрәп тә киттеләр.
– Арыдыңмы?
Көндәлек мәшәкатьтән диюе түгел, иренең үз-үзенә бикләнеп, уртак түшәктә дә күңелен ачмый, адашып, эзләнеп, үрсәләнүдән туктавын көтүдән икәнен ул да белә. Әллә инде төрле чак булгандыр, яраткан җан кенә тота белми шул. Яраткан кешесенең күңелендәге кузгалуны тоеп, өр-яңадан гашыйк булып яткан мәле хатынның.
Иртә таңнан төнгә кадәр басудан кайтып керәлмәгән Рәшит яңа күпернең инде төзелеп бетә язуын урак төгәлләнер мәлдә генә күрде. Эшлибез, дисәләр, югарыдан фәрман да булса, тиз тоталар инде. Хикмәт, анда әкияттәге чуртан әмере белән дигәндәй, ни арада төзелеп беткән күпердә түгел, ә төзүчеләрендә иде. Күперне төзүчеләрнең иң зур башлыгы Зәлифәнең ире Зиннур булып чыкты. Җитмәсә, алар Рәшитләр белән чыбык очы туганмы, кодамы тиеш кешеләр икән. Очрашырга, күрешергә туры килде. Җитәкче кеше үзе килеп керде.
– Син басуда чакта Гөлзәйнәп килен белән бер күпер төзеп бетердек. Үзең белән очрашырга чак форсат тиде.
Зиннур хуҗаның күзләренә туры карап күрешергә ике кулын сузды. Башта сүз ялганмаган иде, кунакның ниндидер мөһим хәбәр сөйлисе килүен сизеп, Рәшит тә сагая калды. Алмагач бакчасының тын почмагына утырдылар.
Авызга су кабып утырып булмый ласа. Рәшит – хуҗа, гомерлек сызлану төене калдырдың диеп, өеңә килеп кергән кешегә караңгы чырай күрсәтеп торамыңмыни? Инде кенә тотып, яшьлектәге яраткан кызларны бүлешер чаклары да күптән узган. Шуңа хуҗа эш барышын сораштыргандай итте. Сүзләре ялганды алай.
– Малайлар шәп сезнең. Акыллылар, эшчәннәр. Киленне әйткән дә юк. Иттән, сөттән авылча тәмле ризыктан өзмәде. Эшне төгәлләп киләбез. Сезнең яхшылыкка да җавап тиештер, дидек әле. Безнең менә байтак материаллар артып калды. Кире ташып булмый бит инде. Шуларны сезгә калдырабыз, дигән идек. Проектта ниндидер өстәмә чыгымнар кертелгән иде, гамәлдә алар кирәкмәде. Шикләнмә, бары да чиста, егетләр дә ләм-мим. Алар да бик риза, киленнең тәрбиясен сөйләп тә бетерә алмыйлар, – диде Зиннур.
Мондый яңалыктан Рәшит тәмам аптырап калды. Менә сиңа күктән төшкән байлык. Узып китешли дә күзенә чалынып калган иде, анда өелеп яткан торба, агач-таш әллә нәрсәләр төзергә җитәрлек ласа. Нигә хөкүмәт исәпләми генә бирә микәнни?
Рәшитнең сүзсез калуын үзенчә аңлады кунак.
– Мин беләм синең кешенең энәсенә дә тими торган кеше икәнеңне. Зәлифә сөйләде. Тик башкача уйлап кара. Менә унбиш ел колхозыңда бушка диярлек эшлисең бит. Шуның өчен дип кабул ит. Аннан Зәлифәнең дә теләге бу. Әгәр мин аны шундый хәлдә калдырмаган булсам, укып берәр юньлерәк урында эшләр иде, ди. Бар дөньясына үпкәләп гомер уздыруыңны белә ул, шуңа үзен дә гаепле тоеп яши. Дөресен өйткәндә, ул материаллар бер дә юктан гына артмады, үзем тырыштырдым. Я өеңне зурайтырсың, я сатарсың.
Зиннур, сүзен бүлдерерләр дигәндәй, ашыга-ашыга сөйли. Аның артыннан Рәшитнең уйлары агыла. Укырга, институтка керергә ул үзе теләмәде. Армиядән кайткач та, рәхәтләнеп имтихан тота ала иде әле. Сикереп чыккан сәләте булмагач, укып әллә кем булырмын димәде. Американы күптән ачканнар, Менделеев таблицасы тулы диярлек, космоска очтылар. Җирдә яшәп, иген үстереп, авылда ата-баба нигезен корытмау дөресрәк булыр, дип уйлады.
– Синең дә Зәлифәне гомер буе яратып яшәгәнеңне беләм. Хәзерге акылым белән арагызга кермәгән дә булыр идем. Яшь чакта ярату көчлерәк булгандыр инде...
– Хәзер суындыңмы? – Рәшитнең сүзләре кискенрәк чыкты, ахры.
-Юк. Үзең беләсең, Зәлифәне яратмау мөмкин түгел. Тик безнең һаман бала сөю рәхәтен күрә алганыбыз юк. Зәлифә моны үзенең синең алдагы гаенбеннән күрә, рәнҗеше, үпкәсе төшкәндер, ди. Син кичер инде безне. Бу материалларны ал, кирәгеңчә файдалан. Без акчалата да ярдәм иткән булыр идек. Дөньябыз җитеш, икебез дә зур акча алып эшлибез. Тик алай итү сине түбәнсетү булыр иде. Ризалашмасыңны да беләбез. Бу нәрсәләр синең эшләгәнеңә тиеше генә ул.
Зиннур күңелендәгесен бушаткан саен Рәшиткә авыррак була барды. Сабый сыман турсаеп яшәүнең инде кырыкка якынлашкан кеше өчен бөтенләй килешмәвен үзе дә күптән акылы белән аңлаган инде дә соң. Шушы кирәкмәгән үпкә, рәнҗетелгән кеше икәнлеген тоеп яшәүдән тәм табуы үзенең көчсезлеген кемгәдер япсару да булган бит. Ә Зәлифә, хатын-кыз булса да, боларны аңлап, аны кичереп, җитмәсә, үз өстенә гаеп алып яшәп яткан ласа.
Кирәкмәгән тискәре горурлыкны, үпкәне, әйтерсең, Рәшит көчле куллары белән бер мәлдә алып ыргытты. Биргәннең битенә карый торган заман мени. Колхоздан бирелгән өч йөк печән, егерме центнер ашлык өчен унбиш ел тир түккәне болар белән капланмый да әле ул.
Ул бер тәвәкәллек белән урынынна сикереп торды.
– Рәхмәт, туган. Әйдә, яхшы мал читкә китмәсен. Ташып куйыйк ул материалларны безнең кырга.
Күзләре очкынланып янып киткән Рәшит Зиннурга кул бирде.
– Беләсеңме, без нинди яхшы эш эшлибез... Олы күперне яңартабыз.
Олы күпернең исеме дә онытылып бара иде инде. Рәшитләр анда аяк сузып утырган. Бер ярыннан икенчесенә ике торба сузылып, аркылы-торкылы җәелгән такталар элеккеге күпердән калган бар байлык шул. Язын шул күпер өстендә үзе бер Сабантуй кадәрле халыкны җыйган гармунлы-җырлы боз озатуларны оныттымы икән халык? Олы юл булгач, боз киткәнен карарга район үзәгеннән дә киләләр иде.
Елга ташыгач, кичке эңгер сирпелүгә авыл халкы җыела башлый. Борынгылардан калган язгы суга берәр әйбереңне агызып җибәрү белән барлык чир-сырхауларың да су белән агып китә дигән ышану бар бит. Бала-чагасыннан башлап яңа мизгелгә аяк баса алганына шөкер иткән әби-сәби, карт-корыга кадәр җыела бирегә. Су буендагы тирәк, талларда оя корган кошлар үз мәшәкате белән чыр-чу килә. Елгага аяк сузып утырган бакчалар артындагы чирәмдә яшел үлән баш төртмәкче. Талгын җил дымлы җир, тал бөресе исен  тарата. Борын төрткән үләнне тәмен тапмый гына чемченеп, озакламый яшел үләндә пипелдәп йөриячәк бәбкәләрен күзаллау рәхәтенә оеган ата-казлар гына бу ыгы-зыгыга аптыраулы...
Халык кинәт дәррәү җанланып ала. Хәтта күпер култыксасына сөялгән гармунчы да тынды. Шәплерәк егетләр арыш саламына ут төртеп елганы иңләп килгән зур бозга ыргытканнар икән. Зәңгәрсу караңгылыкта учак ялкыннары боз күздән югалганчы биеште. Монысы үзе бер тамаша. Боз өстендәге учаклар хәзер тезелешеп йөзә. Арыш саламының дәррәү ялкыны озакка бармый, теге борылмага кадәр генә яна. Боз өстендәге янар учак кебек узып китәр бу мизгел дә күңелләренә язгы иләсләнү иңгән кешеләр өчен бик җиткән.
Боларны онытмаучылар бар икән әле. Олы күперне төзәтергә дигән хәбәрне көтеп кенә торганнар диярсең. Авыл бер булып җыелды. Зиннур Рәшитнең бу гамәленә башта бик аптыраган иде. Мәш килеп йөргән кешеләрдәге күтәренкелек, ихласлык аның үзенә дә күчте, ахры. Китеп өлгермәгән техникасын да бирегә эшкә кушты, үзе өмәнең уртасында кайнады.
Гасырлар дәвамында авылны бергә кушып, кешеләрне якын юлдан олы дөньяга озатып тору бурычын үтәп торган бу күпернең ике яры да елның-елында кирәгенчә ныгытыла барган иде. Шуңа зур җитәкче генә түгел, яхшы төзүче дә булган Зиннур Нургалиев эшнең яртысы башкарылган дип кабул итте. Әллә нинди проект-сметалар да кирәк түгел икән. Үзләренең күперен кешеләр үзләре төзегән, осталык, тәҗрибә буыннан буынга тапшырылып килгән. Борынгыларның акыллы, гади ысулларын, ягъни күперне электән ничек салганнарын ихлас төшендерергә тырышкан өлкәннәрнең сүзенә колак салды ул. Агыйдел кебек олы дарьяларны күперле иткән төзүчеләр дә нишләргә кирәген тиз аңлады. Атна эчендә урамның ике очын тоташтырып, Олы күпер авылны яңадан бербөтен ясады.
Кичтән шоп-шома итеп җәелгән асфальт өстен берәрсе ялгыш басып бозар дип курыкты: караңгыга кадәр сузылган эштән соң да өенә кайтмый күперне саклап калды Рәшит. Гөлзәйнәбе дә иренең вакыт-вакыт күңеле адашып йөрүгә өйрәнгән иде. Бу төнне дә кайтмый калуына аптырамас. Башта онтылып калган эш коралларын җыештырды. Аяз төн яктысында яңа күперне дә ныклап карап килде. Күпер төзүчеләрнең яшь-җилкенчәге авыл кызларына кармак салган икән, вагончыклар янында бер-берсенә сыенышкан парлар берничә күренде.
Ярар, күпернең яңасы да бик әйбәт чыккан. Ил кесәсеннән чыккан акчага, авыл кешесенең үзенекеннән түгел бит. Төзесеннәр, яңартсыннар, хәзер тормыш гел яңага, заманчага бара. Юлга чыгасылары булса кешеләргә җайлы, машиналар да туктап китә, тавыш-гөрелтеләре кешеләргә комачауламый. Йөрсеннәр, юллы авыл начар мени. Һәрнәрсәнең булганы яхшы, булып торсын әйдә, бетәргә болай да күп кирәкми.
Ә менә Олы күпернең яңаруына сөенеп бетә алмады. Бәләкәй чактан ук шушы күпер тирәсендә узган балачагын, язгы ташуларда ашкынып аккан суга карап боз озатулар, Зәлифә белән шушы елга буйларыннан бергәләп узган тын кичләрне кабат хәтеренә алды. Аңа үпкәсе дә, ачуы да калмаган икән инде. Әйе, бер-берсенә насыйп ярлар кебекләр иде дә  соң, кавыша гына алмадылар. Барыбер аңа карап кына кояш икенче яктан чыкмады бит. Шулай тиеш булгандыр. Көндәлек ыгы-зыгы, тормышның әллә нинди ваклыклары, борчуларына уралмыйча, икесе дә бер-берсе өчен ачылмаган сер булды алар. Иләс-миләс яшьлекнең кабатланмас бер мизгеле булып калды аларның мәхәббәте. Шулай калуы әйбәттер дә. Зәлифә һаман да аның өчен бер гүзәл, кул җитмәслек, әмма күңелендә сагынуларның, югалтуларның иң татлысын калдырган хыял кызы иде.
Уйлар төнне кыскартты. Көзгә тарткан көннең дымсулыгы җиргә томан булып таралды. Елга өстеннән калкурак булып торган Олы күпер өстеннән караганда томан диңгезенең җәелүе бигрәк кызыклы икән. Әнә йомры ак дулкын бар нәрсәгә колачын җәеп бу таба якынлаша. Үзе белән салкын һава алып килә, аннан сине бер билгесезлеккә чорнап ала. Белә, күрә торып күңелеңдә ялгызлыкны, дөнья белән бәйләнеш өзелгәнне тойгандай буласың. Куе дымлы һава кочагында Рәшит үзенең ялгызлыгыннан куркып китте, кемгәдер эндәшәсе, янәшәсендә кеше тавышын ишетәсе  килде.
Гөлзәйнәп инде уянып, малларны көтүгә куарга әзерләнеп йөридер. Хәзер постын ташлап китсә дә була. Төн эчендә асфальт ныгыды, хәер, кем таңнан торып машина белән юлга чыксын инде.
Ул өенә табан юнәлгән иде, томан ярып әкрен генә килгән машина тавышы ишетелде. Күңеле нидер тойгандай туктан көтә башлады. Әйтерсең, аны шушы машина, андагы кешеләр белән бик тә мөһим вакыйга бәйли. Ул акрын гына юлга чыкты, машинадагылар да әллә томанда йөрергә кыймый, әллә йомышлары булып аның янына килеп туктадылар.
Бәй, Зиннур икән ләсә, ул моторын сүндереп машинасыннан ук чыкты. Уртак эшләнгән зур эшнең нәтиҗәсеннән канәгатьлек берләштерә иде бүген аларны. Аерылганнарына озак булмаса да янә кул биреп күрештеләр.
– Менә кайта торыйк дип кузгалган идек тә, юлга чыгарлык түгел бугай. Бер метр арадан бер нәрсә дә күренми. Көтәргәдер инде. Әллә син, Рәшит, чынлап та төн буе күперне сакладыңмы?
– Әй кичәгедән кайтылмады. Йөрелде инде. Юк, сез кире борылмагыз инде. Томан иңкү җирдә генә ул. Юлга чыккач, кире борылу әйбәткә түгел. Мин сезне Олы күпердән озатам әле. Менә башлап сез чыгасыз.
Таныш тавышны ишеттеме, икенче ишектән Зәлифә чыкты. Теге аерылышудан соң болай күзгә-күз беренче очрашулары иде. Аз гына калынаеп сыман киткән гәүдәсе, инде сабырлык чалымнары ягылган йөзе бөтенләй дә үзгәрмәгән кебек.  Хыялында калган һаман шул Зәлифә икән. Томан булгангамы, йөзенә вакыт салган билгеләр дә сизелми. Ул үзе үзгәрдеме икән? Зәлифәсе аны гашыйк иткәндәге кебек, яшьлекләренең хатирәсе сыман һаман гүзәл иде.
Зәлифә кайчан да булса бер булачак бу очрашуга әллә ничә еллар буе үпкәле дә, акланулы да күпме сүзләр эзләп, әзерләнеп йөрде. Берсе дә кирәкмәде. Рәшитнең нур сибеп торган көләч  күзләре якын итеп, яратып аңа төбәлгән. Яшь чагындагыча күктәге иң якты йолдызларны чүпләп алып бирер әкият батыры кыяфәтендә. Әйтерсең, күпме гомер узмаган.
Бары да кичә генә булган сыман күрешергә башлап кулларын сузды.
–Исәнме, Зәлифә...
–Хәлләрең ничек, Рәшит...
Иртәнге томанлы салкында аның көчле кулларның җылысы бөтен барлыгын җылыткандай булды. Ярата да, яраттыра да, кичерә дә, өметләндерә дә белгән Рәшит иде шул бу.
Рәшитнең күңеленә, күктән изгеләр эшкәрткән кебек, бер матур уй төште. Матур, изге, рәхәт уй иде. Сөенеченнән хәтта тавышлары үзгәреп киткәндәй булды.
...Картәнисе бер елны үзләре кое чокыгач, коеның суын башлап түлсезлектән зар булган Миңнулла килененә эчерергә алып кереп китте. Ни галәмәт, киләсе елның челләсендә бәби алып кайтты бит киленкәй.
Шул вакыйгадан соң картәнисе авылдагы зур белемчегә әверелде дә китте. Кыек атса да туры килепме, күпләренә им-томының файдасы да тиеп кала иде.
– Ишеткән-белгәнемне чын күңелемнән эшлим дә, калганы адәм баласының үзеннән. Көче дә, дәрте дә эчендә – үзендә аның. Яхшы сүз, изге ният белән уңай якка гына үзгәртергә кирәк, – дияр иде.
Шул исенә төшкән иде Рәшитнең. Аннан соң уй-хатирәләргә бирелеп кенә йөрмәде ул төнен. Борынгы чишмәнең юл алуын күреп, шуны да тәртипкә китерде. Күпер янында электән йомшак сулы чишмә булганлыгын шул ук дәү әнисенең сөйләвеннән ишекткәне бар иде. Моңа кадәр юлын агач-таш басып торганмы, бүген килеп чишмә юлын алган иде.
– Зиннур туган, изге эш кылдыгыз безнең авыл халкына, шуның савабы үзегезгә булсын, Эшегезне Ходай кабул иткән, күрәсең. Ничә еллар басылып яткан борынгы чишмә терелгән. Шул чишмәнең суын башлап сезгә авыз иттерәм әле.
Елга ярындагы биек тирәк турысынан сукмак буйлап җай гына аска төштеләр. Чишмә типкән урынның тирәнәйтелгән чокырында су тоныкланган. Төптәге аксыл ком бөртекләренең әле сызылып кына килгән таң яктысында да агым тибүендә  салмак кына кайнашканы күренә.
– Зәлифә, башлап син эч. Минем юк киңәш бирмәсне беләсеңдер, дәү әни шифачы иде бит...
Зәлифәнең яшь су чыганагыннан, яңа казылган коедан башлап су эчүнең ни сихәте барлыгын ишекткәне булды микән? Хатын яшел чирәмгә тезләнеп, кыйбла якка карап аккан суны куш учларына алып иреннәренә тидерде. Читтән караганда ул иң мөкатдәс теләгенә ирешкәне өчен рәхмәт өйтеп, амин тоткан алиһәгә охшаган иде. Чишмәнең татлы суына аның күз яшьләре дә кушылуын гына беркем дә күрмәде...
– Инде менә үзең төзегән күпердән башлап чыгыгыз да, эчтән генә ният әйтегез әле. Һичшиксез тормышка ашачак ул. Тик теләкләрегез икегезнеке бер булсын.
Олы күпердән олы юлга якынрак. Алга ашкынган машинаның, томан кочагыннан арынып, тау үренә менүенә сөенгәндәй, сузып кычкыртып куюын үзенә сәлам итеп кабул иткән Рәшит өенә атлады.
Көтү куганда Гөлзәйнәбе ашыккандыр инде, кече капканы  ябып та тормаган. Төнен менә кайтыр, менә кайтыр дип көткән дә, таң алдыннан гына йокымсырап китеп, көтү куарга соңлый язгандыр. И–и–и андый чаклар күп булды инде. Рәшит, тәртипкә утырыр яше җиткән малай кебек, беренче тапкыр үз үткәненә бер үкенеч белән әйләнеп карады.
Кичтән сап-сары итеп юылган күтәрмә тактасы, иртәнге томан дымы да өстәлгәч, кибәргә өлгермәгән икән. Ул аяк эзләре калыр дип, идәнгә басарга кыймады. Эскәмиядәге яшел бидрәдә күздәй тулы сөтнең күбекләре ара-тирә әкрен чемердәп шиңә тора. Гөлзәйнәбе сөзеп биргән җылы сөт аркасына йөгергән салкынны бер мизгелдә куачак иде.
Ул ничә еллар янәшәсендә аның бар теләген күз карашыннан аңлап яшәгән кешенең үзенә никадәрле якын һәм кирәкле икәнен тойды. Һәм гомерендә беренче тапкыр сагынып, түземсезләнеп хатыны кайтканны көтә башлады.
 

 

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА,

Борай Башкортстан

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

Комментарийлар