Логотип «Мәйдан» журналы

Нихәл, Робинзон

Әтисе кушкан исеме Робинзон иде аның.

Исеме Робинзон булса да, әйләнә тирәсендә ак күбекле дулкыннар тәгәрәшкән комташлы утравы да, иртәнге чыклар кунган яфракларны ләззәтләнеп өзеп йөрүче сөтле кәҗәсе дә, кайчан да булса офыктан килеп чыгачак корабны тилмереп көтүче Җомгасы да юк иде аның.
Ул да утрауда саргаючы Робинзон һәм Җомга сыман үз уйларына чумган бер үсмер иде. Ялгызлыкны ярата иде ул. Шуңа да «Кыргый» кушаматына тиз ияләште. Яшьтәше Саша такты аңа «Дикий» кушаматын, чөнки Робинзон алар компаниясенә керә алмады. Шырык-шырык көлешеп сыра чөмерүче, әле бер, әле икенче кызга аяк чалучы үсмерләрне урап узарга тырышты. Юк, Саша да, башкалар да, юк-бар сәбәп табып, бәйләнмәделәр аңа, бары тик ихахайлап көлештеләр генә.
Ул әнисен хәтерләми. Әнисеннән аерылып ятим калганда бишектә ятучы бер айлык сабый гына иде әле ул. Әнисе урамның каршы ягына чыгышлый, ажгырып өстенә килүче машинаны күргәч, сабыйлы коляскасын бар көченә алга этеп җибәргән иде. Коляска алга очты, яшь хатынны бәрдергән машина таш баганага чәпәлде. Аңсыз шоферны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте. Ике ир-ат юл читенә чыгарып салган җансыз хатын гәүдәсен милиционерлар моргка озатты.
Конструктор Мәхмүт Хәернасов ике бүлмәле квартирасында сабые белән утырып калды. Нәкъ шул көннәрдә ут күршеләре Ильяс белән Асия дә сабый алып кайтты. Яшьләр бәбиләренә Хафизалә дип исем кушты.
Вертолетлар җыю заводында конструктор булып эшләүче Мәхмүт китап укырга яратмады. Алай да малай чакта бик яратып укыган ике китабы бар иде аның: «Робинзон Крузо» һәм «Башсыз җайдак». Нәсел шәҗәрәсен белмәгән, халкының тарихын тамчы да күзаллый алмаучы яшь-җилкенчәк сабыйларына заманча исемнәр кушу белән шашты бер мәл. Менә шул рәвешле кап-кара күзле, кара бөдрә чәчле сабый Робинзон булып китте. Ильяс:
– Мөселман исеме куш, балаң гомере буе сиңа үпкәләп яшәр. Үз исемең саф татарча бит, туганым! – дисә дә, яшь атаның үз кырыгы кырык иде.
Робинзон ими сорап өзгәләнгән мәлләрдә Асиянең йөрәге авырттырып кысыла иде. Көннәрдән беркөне түзмәде, Мәхмүтнең ишеген какты:
– Сөтем күп, икесенә дә җитәр, балаңны имезергә миңа керт! – диде.
Тора-бара тормыш үз агымына төште. Әтисе эштә чакларда Робинзонны йә әбисе, йә Мәхмүтнең апалары караштырып торды. Хафизалә белән бер бишектә диярлек тирбәлеп үсте Робинзон.
Мәхмүт үз дөньясында яшәде. Квартирасы сызымнар белән тулы иде конструкторның. Әйткәнебезчә, бу өйдә әдәби китапларга урын юк иде. Кечкенәрәк кенә китап шкафы фәнни китаплар белән шыплап тулган. «Тормыш чынбарлыгы китапларга караганда күпкә кырысрак», – дип фикер йөртте Мәхмүт. «Хәреф таныган һәркем укый белә, фикерен язып аңлата белә». Телевизорны да сирәк кабыза яшь ир. Футбол, хоккей матчлары аны үзенә йота, күзләре телевизор экранына ябышып кала. Яраткан командасы оттырса, җен ачулары чыга, күзләре томанлана, кашлары дугаланып өскә күтәрелә. «Миллионнар түгәләр шушы адәм страмнарына», – дип, янәшәсендәге Ильясның җилкәсенә шапылдата.
Җәйләрен Мәхмүт улын авылга кайтаргалый. Шәһәрдә аралашу-сөйләшү күбрәк урысча булганлыктан, ана телен онытмасын дип, Робинзонны әтисе-әнисе кочагында калдырып киткәли. Шәһәрдәгеләр өчен Робинзон булса, авылдагы Тимерхан бабасы аңа үзебезчә, саф татарча «Рамазан» дип эндәшә.
Авылда мәктәп юк. Күрше авылга йөреп укучылар арасында Робинзонга сердәш булырдай үсмер дә күренми.
Робинзонның исе китми бу хәлгә. Ул – табигать баласы. Көннәре рәсем ясап уза. Шәһәрдә сәнгать мәктәбендә укый ул. Укытучысы Надежда Михайловна Идрисова башыннан гына сыйпап үстерә аны. Имеш, Робинзон бик сәләтле, андыйлар гасырга бер туа икән. Самородок, кыскасы.
Рәсем ясау тынычландыра үсмерне, ул шуны ачык аңлый: үзе генә күрә, тоя белгән хыялый тылсым дөньясында яши ул.
 
* * *
Туп күтәреп чыккан Саша смартфонына текәлгән Робинзон янына килеп басты.
– Роби, әйдә туп тибәбез!
– Кичә тезне ташка сыдырттым, әле дә сызлый.
– Йөгерә-йөгерә төзәлә ул.
– Үзең генә уйна!
Эскәмиянең икенче башына сеңгән Хафизалә, смартфонын сүндереп, Саша кулындагы тупка үрелде: – Бас капкага!
Саша гаҗәпләнеп иреннәрен ялады. Теле сынык тешенә тиеп китте. Ә каршындагы кыз... Кыска чәче, кояшта карала төшкән йөзе, зәңгәр блузкасы, бармакны кисәрдәй итеп үтүкләнгән чалбар балаклары кызны малай кыяфәтенә керткән иде.
Саша тупны Хафизаләгә тоттырды да капкага басты. Кыз тупны Сашага төбәп тибеп очырды. Ядрә кебек очып килгән тупны эләктереп өлгергән Саша, бер якка янтаеп, тапталып беткән үләнгә тәгәрәде.
– Ну удар!
Кыз дәшмәде, янә эскәмиягә таба атлады. Смартфонына текәлеп, шәһәр шау-шуыннан тәмам арынып, виртуаль дөньяга чумды. Саша:
– Давай, Дикий, иди сюда! – дип кычкырса да, Робинзон кысылып ябышкан иреннәрен ачарга ашыкмады. Хафизалә янынарак шуышты.
Бераздан подъездлардан ишегалдына сибелешкән малай-шалай Сашаны уратып алды. Аларның чыр-чуыннан куркышып чыпчыклар күрше йорт алдына таба очты. Ике кара мәче подвал тишегеннән аска чумды.
Кайсыдыр берсе тупны чүп савыты өстендә утыручы мәчегә төбәп тибеп җибәрде. Мәче ялт кына читкә сикерде, туп чүп савыты артындагы шакшы суга чапылдап килеп төште.
Робинзон Хафизаләнең иңенә орынды: – Киттек кинога! – Кесәсеннән йөзлекләр чыгарды. – Әти калдырды. Әйдә!
– Бераздан теликтан кичәге сериалның дәвамы башлана.
– Күпме карасаң да бер үк нәрсә бит инде анда. Шул ук күз яшьләре, шул ук бәхетсез мәхәббәт.
– Син кайчан авылга китәсең?
– Тагын бер атнадан, диде әти. Берәр айга бабаң янына кайтарып куям сине, ди.
– Мин сагынырмын сине.
– Мин дә. Әйдә, бүген кинога барыйк!
– Нинди кино?
– «Су анасы». Татарстанда төшергәннәр, имеш.
– Алайса барам. Патриот бит мин. Ничәдә башлана?
– Тагын бер сәгатьтән.
Өчке каттан Асия тавышы ишетелде:
– Ашым пеште. Керегез!
Кыз җылы бармакларын үсмернең битенә тидереп алды, чирәмдә яткан кызыл чүәкләрен аякларына эләктерде, аннары, Робинзонны җитәкләп, әнисенең тавышына ияреп китте.
 
* * *
– Авылга кырау төшкән, бабай...
– Күптән төшкән иде инде ул. Һаман да эреп бетә алмый, Рамазан улым!
Тимерхан карт самавырдан чынаягына су агызды. Авыл инде әллә кайчаннан бирле чәйне газ плитәсендә кайната. Карчыгы белән ул гына самавырына тугры калды.
– Монысы эрер, олан. Ил өстенә төшкәне белән генә нишлисе булыр?
Чәчәкле зәңгәр алъяпкыч бәйләгән, ак яулык бөркәнгән Мәфтуха карчык чиләк белән сөт күтәреп керде. Сыерын иртүк савып, чоланга кертеп куйган иде ул сөтне.
– Чәйләп ал да, егет, сөт аертырсың. Сепаратны юып куйдым әнә. – Карчык сөлге ябылган сепараторга ымлады.
Авыл халкының күбесе маен, каймагын кибеттән генә сатып ала хәзер. Җидешәр сыер тоткан хуҗалыклар бар. Сөт җыючыны күз күгәртеп көтәсе юк, көтү кууга машинасы белән тузан туздырып килә дә җитә. Машина туктап та өлгерми, чиләк-чиләк сөт күтәргән хатын-кыз мәчет тирәсен сырып ала. Кайчакларда Мәфтуха карчык та тапшыргалый сөтне хөкүмәткә. Әмма үзләреннән бик артмый шул. Кунаклар бик еш кайткалап, хәл-әхвәл белешеп торгалый. Капка әнә ачыла-ябыла тузып бара инде, келәсе ашалды хәтта. Аннары оныкларны да чып-чын авыл сөте белән сыйлыйсы килә. Карт белән карчык өнәп бетермиләр кибет сөтен. Кибет сөтеннән үлән тәме килми.
– Элек авыл халкы сөткә су куша иде, инде менә хөкүмәт шул кәсепкә кереште, – ди Тимерхан карт. – Халык та хөкүмәт сыман бик-бик комсызланды. Акчага хирыслар. Кайбер ишегалларында өчәр машина. Хатын-кызлар сөт тапшырганда гына очраша бер-берсе белән. Аптыраш. Акчаны алъяпкыч кесәсенә йомарлап тыккач кына дөнья гаме исләренә төшә.
Кертләтеп шикәр тешли дә янә чынаягына чәй агыза. Карчыгына да ясый чәйне:
– Кил, карчык! Суынганчы эч!
Өстәл башында утыручы үсмер үзе дә сизмәстән аяк селкеп алгач:
– Утырма шайтан чакырып! – дип, аңа усал караш ташлый. – Шайтаннар болай да җитәрлек...
Тирләп-пешеп чәй эчкәч, карт сепаратны көйләп бирде. Робинзон сөт аертырга кереште. Сепараттан ап-ак савытка каймак ага.
Үсмер калак очына эләктереп каймакны тәмләп карады. Әчкелтем кибет каймагы түгел инде бу. Телеңне аңкауга ябыштырырлык тәмле каймак. Тимерхан карт белән Мәфтуха карчык асраган сыер бүләк иткән нигьмәт иде.
Карчык, савыттагы каймакны кәстрүлгә агызып, суыткычка тыкты. Чәй эчәргә дигәнен, кечкенәрәк савытка салып, тәрәзә кырынарак этте. Өстенә ап-ак сөлге япты.
Каршы өйдән әйләнеп кергән карчык:
– Сандугач сайрый дип торам, өстәлдә синең телефон икән, – дип, урам як тәрәзәне ачып куйды. Өйгә чәчәк исе, әчкелтем яфрак исе тулды.
Робинзон каршы өйгә чыгып телефонын кабызды. Хафизалә «эсэмэска» юллаган икән. «Р. Как дела? Сашаны милиция алып китте. Супермаркеттан сигарет урлаганнар. Кайчан кайтасың? Скучаю. Х.»
Робинзон ашыга-ашыга җавап язды. «Х. Привет. Егерме коннэн ойдэ булам. Тоже скучаю. Р.»
Мольбертын күтәреп ишегалдына чыкты. Эт оясы янына килде. Этне бәйдән ычкындырды. Икәүләп бакча башына төшеп киттеләр. Сукмак бал кортлары белән чуарланган иде. Тузанда бер хәрәкәтсез аунап яталар. Үсмер аптырап тирә-ягына каранды. Гаҗәпләнде: бакчада көндәгечә бал кортлары гөжләми иде. Күрше бакчадагы умарта тирәләре дә тып-тын. Әллә бөтен бал корты күченеп киткән инде?
Бакча башында аулак. Рәхәт. Әллә нигә бер таллыклар ягындагы сазлыкта тәкәрлек кычкыргалап алгалый. Тау итәгенә тезелешкән чишмәләр сай гына инеш ясаган. Колач җитмәс тирәк очында буш оялар күренгәли. Колакны тондырып каргалар каркылдамый. «Ниндидер кошлар ияләште авылга. Сыерчыктан зуррак кына үзләре, бөтерелгәләп фырылдашып очалар. Кәгазь кыштырдаткан тавышлар чыгаралар. Каргалар куркышып качып беттеләр».
Тимерхан карт шулай дигән иде беркөнне.
Эт, танавын суга тидереп алгач, яр өстенә сикерде.
– Кил, менә монда утыр, Тузик. Портретыңны ясыйм. Тыныч кына утыр, боргаланма!
Робинзон буяуларын чирәмгә тезде, пумаласын бармаклары арасына кыстырды.
Эт киерелеп бер иснәде дә таллыкка юнәлде. Аңа буаз песи дә иярде.
Кәгазь битенә беренче сызыклар төште. Тора-бара сызыклар күбәйде, һәммәсе бергә тоташты. Кәгазьгә буяу сеңде. Бераздан ап-ак кәгазьдә агачлар үсеп чыкты, агач тамырларын юа-юа елга агарга кереште.
– Привет, абый!
Робинзон сискәнеп артына борылды.
Зәңгәрсу шортик, аксыл футболка кигән саргылт чәчле бер малай чишмә бурасына сөялгән. Кулындагы туңдырмасы эреп чирәмгә тама. Шунда ук велосипед ята.
Робизон аңа сәлам бирде:
– Привет, малай!
– Как звать?
– Робинзон.
– Ха-ха-ха! Мин Миклухо-Маклай...
Аннары:
– Артур Марсович! – дип, туңдырмасын ялап алды. – Минем әти глава района!
– Минеке – конструктор. Вертолетлар җыя.
– Глава лучше!
Робинзон пумаласын янә буяуга тидерде. Кәгазьдә эт сурәте пәйда булды. Артур Марсович Робинзонның янәшәсенә үк килеп басты.
– Красивая собака. Син бу рәсемне миңа сат. Акчам полный карман.
– Юк. Сатмыйм. Бабайга истәлек ул.
– Дедушка кто?
– Тимерхан Хәернасов. Уважаемый человек.
– А... понял. Он меня яблоками угостил.
Робинзон бу бәйләнчектән туя башлады, сөйләшүе дә ни урысча, ни татарча.
– Мин кунак. Син дә кунак, да?
Робинзон, әйе, дигәндәй, башын гына селкеде. Артур пумалага үрелде. Сул тезен кызылга буяды.
– Бабайга шок будет. Канга похож, да.
Аннары велосипедына атланып сукмакка чыкты. Нигәдер:
– Глава лучше! Ул президент белән чай пьет... – дип өстәргә ашыкты. – Твоего конструктора кто знает?
Глава малае сукмактан өскә менеп китте. Бераздан чишмә янында авыл хатыннары кайнашып алды. Берәм-берәм чишмәгә иелеп, чиләкләренә чүмечләп су тутырдылар, мөлдерәмә тулы чиләкләрен көянтәләренә элеп, кычыткандыр, әрекмәндер үскән сукмактан урамга күтәрелделәр. Бизәкле көянтәләренә менә тиям, менә тиям дип, теге бүрекле сәер кошлар очып узды.
Таллыктан чыгып, иркен болынга таралышкан ап-ак казлар тезелешеп инешкә төштеләр. Аларга үрдәкләр ияргән иде. Бер-берсен чит итмиләр, бер түбә астында үсүләре күзгә бәрелеп тора. Инкубаторныкылар. Күкрәген киереп, башын горур гына өскә чөеп иң алдан килүче ата каз да, аңа ияргән ана каз да юк төркемдә. Кыюсызлар, басынкылар. ... Алар үз-үзләренә хуҗа, алар ятимнәр иде. Робинзонның хәтерендә кайчандыр укыган шигырь юллары яңарды: «Бәбкәгә дә рәхәт түгел әнисез үсүләре...»
Ул арада төркемнән зуррак гәүдәле бер үрдәк аерылып чыкты, «Бак! Бак!» дип калын тавыш белән бакылдый-бакылдый, кычыткан баскан текә ярдан аска шуды. Казлар, үрдәкләр һәммәсе аска коелышты. Түшләре алдан ук суга тигән берничәсе җәһәт кенә чумып, чуерташларга ышкыла-ышкыла, су астыннан йөзеп тә киттеләр. Ишкәккә охшаган кызгылт тәпиләре генә сузылып ялтырап калды. Казлар да уенга кушылды. Су тамчылары чәчрәп мольбертка кунды.
Су ера-ера килүче этне күрүгә, кош-кортлар канатларыннан тамчы коя-коя, юеш балчыктан тая-тая, өскә менеп, үсмер тирәсенә елыштылар.
Робинзон бер казны иелеп алды да баш очына күтәрде. Юешләнеп беткән каз түшеннән башына тамчылар тамды. Каз, чынлап очып китәргә теләгәндәй, тәпиләрен артка, башын алга сузып, канат кагынырга кереште. Үләнгә төшергәч тә, нигә алдадың, очалмадым бит, дигәндәй, чүгә-чүгә чирәм өзәргә тотынды...
Робинзон язын авыл артын чуарлап алган сансыз-исәпсез кыр казлары төркемен кузаллады. Әтисе белән кайткач күргән иде ул аларны. Урта Азия якларыннан ерак тундрага таба очучы ирекле кошлар иде алар. Хәл җыярга дип яшь чирәмгә кунганнар. Меңнәрчә каз... Искиткеч... «Алар тундрада бәбкә чыгаралар, бәбкәләренең канатларын ныгыталар, очарга өйрәтәләр һәм, тундрага көз килгәч, кабат Урта Азия якларына сәфәр чыгалар», – дигән иде әтисе. Тавышы йомшарып, күзләре яшьләнеп чыккан иде аның: «Агачларга, тауларга ышыклана-ышыклана, зәһәр җилләрдән шул рәвешле саклана-саклана ничә мең чакрымнарны узалар алар, искитмәле хәл».
Үсмер уйларыннан арынды. Беләгенә бал корты килеп кунды. Безелдәве бик хәлсез иде аның. Чага бугай дип селтәнергә дә өлгермәде, бал корты беләктән шуып чирәмгә мәтәлде. Робинзон аска иелде, чирәм арасында берничә бал корты аунап ята иде. Сукмак та үле бал кортлары белән чуарланган иде бит. Нәрсә бу? Бу табышмакка җавапны үсмер кичке якта тапты.
Ә казлар чирәм өзә. Тал ышыгында ике үрдәк назлана әнә. Әле берсе икенчесенең томшыгына сузыла, әле икенчесе. Ул арада муеннары үзара уралып бетә яза. Ана үрдәк белән ата үрдәк бер-берсенә гашыйклар иде күрәсең. Бу аларның шул рәвешле мәхәббәт телендә аңлашулары иде бугай.
Эт дустына ияреп ишегалдына керде. Керде дә туп-туры оясы кырына килеп утырды. Бәйгә өйрәнгән эт үсмернең чылбыр тотып янына килеп басуын көтеп торды.
 
* * *
– Үз утравыңны табу бик кыен булыр, егет.
– Нигә, бабай?
– Дөньясы бик гаугалы бит. Гаугалы дөньяда тыныч утраулар калмый ул.
 
* * *
Кичен Тимерхан карт янына түбән оч Фәүзия килеп керде. Исәнләшеп, күчтәнәч гөбәдиясен өстәлгә куйды.
– Ни хәлләрдә яшәп ятасыз, Тимерхан абзый? Мәфтуха апа, билең җибәрмәдеме? Вак-төяк мәшәкатьләр белән күзләр тонган чистый... Хәлегезне белергә дә вакыт юк.
– Үлгәннән соң да кырык көнлек эш кала ул, сеңелем. Йомыш төшкәч кенә сугыласыз инде, әйе.
– Иртәгә Мисбахым кайта. Ул кайтса, тагын чыгалмыйм урамга.
– Һаман шул Казанда кайныймы ул?
– Шунда инде, Тимерхан абзый. Эше шунда бит. Заводка бәйләп куйдылар аны. Химиядә. Акчаны әйбәт эшли болай.
Мәфтуха карчык чәй әзерләде, өстәлгә тәм-том тезде.
– Күчтәнәчеңнән үзең дә авыз ит! – дип, гөбәдияне дә кискәләде.
Самавыр гөжли, касәләргә бал калагы тиеп-тиеп киткәли.
– Колхозларны таратып, харап иттеләр авылны. Яшьләр читкә таеп бетте. Колхоз исән булса, минеке Казанда ачлы-туклы интегер идеме соң? Минем ризыкка өйрәнгән бит ул җаныкаем.
– Һәркемнең үзенеке инде, Фәүзия сеңелем.
– Шулай, Тимерхан абзый. Менә мин... – Фәүзия, гөбәдиядән коелган дөгене учына салып, иреннәренә тидерде.
Робинзон чәйләп алгач, әкбәр итеп, ишеккә юнәлде.
Тимерхан картның:
– Ике атнадан китә инде егет. Күзгә-башка күренми бик. Ялгызлыкка өйрәнгән. Сәеррәк, – дигән сүзләре ишек төбенә чәчелеп калды.
Фәүзия чынаягын каплап дога кылгач:
– Мин киңәшкә кергән идем, Тимерхан абзый. Син бит авыл советы рәисе булып эшләгән кеше заманында. Менә мин, иш янына куш булыр дип, гөбәдиядер, чәкчәктер пешереп сатам. Хөкүмәткә салым түләмисең, дип, җан тамырыма төшмәкчеләр. Турысын гына әйт әле, Тимерхан абзый, миңа файдасы тиярме үзмәшгульлекнең?
Тимерхан карт борын астын кашып алды. Хәйләкәр күзләрен хатынга төбәде:
– Табыш аласыңмы соң, Фәүзия? Кереме бармы дим.
– Аз-маз тама инде шунда. Эш бит инде. Корсак сыйпап яту түгел.
– Шулай булгач...
– Ни әйтмәкче буласың, Тимерхан абзый?
– Бу илдә, сеңелем, законнар көн саен үзгәреп тора. Кичәгесе бүгенгә ярамый. Әйе... Үзмәшгуль дисең... Теркәлүен теркәлерсең дә... Авызың пешмәсме соң? Ашарга яраклы ризыкмы, түгелме, дип, үзең әйтмешли, җан тамырыңа төшсәләр... Эшләүчегә караганда тикшерүче күп хәзер. Аларның да тамагы бар. Берәр гаеп табып, саллы гына штраф чәпәсәләр... Иреңнең эшләгәне дә җитмәс түләргә.
Фәүзия уйга калды. Чигә чәчен сыйпаштырып алгач:
– Шулай дисеңме... – дип, иреннәрен тешләде.
– Шулай дим, сеңелем... Аннары заказлары да гел булып торамы әле. Бәяләр чүпрә сыман күпереп кенә тора әнә. Кибетләргә кеше сирәгрәк йөри башлады. Кара безнекеләрне генә. Алганнары сөт тә каймак.
– Анысы шулай инде...
– Шулай булгач, уйла инде... Үз башың үз муеныңда.
Аннары елмаеп:
– Авылда аракы эчүчеләр дә бетте. Нишләтер инде ул шешәләрне кибетче? – дип өстисе итте.
– Минеке эчәр. Эчкә тулган химияне аракы белән юдырып чыгарам мин, ди Мисбахым.
– Әйе... Мәчеткә йөрми ул әлегә. Эчертмә син аны, сеңелем!
– Ничек итеп?
– Авызын йозаклап куй!
Фәүзия озак җәелеп утырды әле. Стенадагы сәгатькә күзе төшкәч кенә:
– Көтү кайтыр вакыт та җитә икән ләбаса, ай Аллам, – дип, урындыктан купты. – «Мин»не дә карыйсым бар. Кызык тапшыру. Киенергә, бизәнергә өйрәтәләр. Мисбахым кайтканчы минем дә матурланып куясым бар.
Фәүзия кет-кет көлә-көлә ишек тоткасына үрелде.
Тимерхан карт:
– Болар без түгел инде, карчык. Мутлар, елгырлар! – дия-дия, диванны шыгырдатып, тәрәзә кырынарак килеп утырды.
– Тәрәзә ярыгыннан җил өрә. Салкын тия күрмәсен! – дип, Мәфтуха карчык, шифоньердан алып, картының аркасына мамык шәл япты.
Шул мәлдә ишектән ашыгып Робинзон килеп керде. Борынын мышык-мышык тарта-тарта плитә өстендәге чәйнеккә сузылды:
– Бал кортлары үлеп беткән, бабай. Авылдагы бөтен умарта харап булган. – Чәйнек капкачы шалтырап идәнгә килеп төште дә стена буйлап тәгәрәп китте.
– Аңламадым, егет. Нинди кортлар? Нинди умарта?
– Күршеләрнең бакчасы тулы үле корт, бабай. Күрше апа елый да елый.
Тимерхан карт:
– Кешелек үзенең әҗәлен якынайта. Өченчекөн мегафермадан авылга нәҗес агыздылар. Исе әле дә бетмәде, – дия-дия, диваннан кузгалды да акрын гына атлап ишегалдына чыгып китте.
Робинзон да күршесенең рәшәткәсенә сөялгән бабасы янәшәсенә килеп басты. Бер якка авышкан умарта янында үле бал кортлары тулы чиләк тора иде.
– Кичә рапс басуын агулаганнар, бабай...
 
* * *
Авыл урамына Марс Саримов машинасы җилдереп килеп керде. Затлы чит ил машинасыннан саргылт тузанга күмелгән урамга төште дә, ачкычларын бармак очларында бөтергәләп, мәчеткә юнәлде Саримов. Мәчеттән чыккач җиңел-җиңел атлап килеп, машинасының ишеген ачты, бераз тын торды. Күкрәге ата каз күкрәге сыман киерелгән, башы өскә чөелгән иде. Йөреше каз йөрешен хәтерләткән Марс Саримов машинасына утырып кузгалып китте. Туган йортының капкасы төбенә килеп җиткәч, озын итеп сигнал бирде. Аны гына көтеп торганмыни, аягына кәвеш кигән, иңенә җылы бишмәт салган, бизәкләп-сырлап ясалган таягына таянган карт, елмаеп, улы каршына килеп басты.
– Бер дә тузмый торган нинди бишмәт бу, әткәй? Утка ат моны. Кеше көлдереп йөрмә – дип, Марс Саримов картны җиңелчә әрләп алды.
– Тәнемә ябышкан инде ул минем. – Карт капкага борылды.
Ул арада өйалды ишегеннән Артур атылып чыкты:
– Пап! Что привез?
– Син моны «әти» дип әйтергә кайчан өйрәтәсең инде конца да концов?
Карт яланаяклы оныгына күз ташлады:
– Кош канатларын оядан очканчы ныгыту фарыз.
Зур кара сумка күтәргән Марс Саримов эчкә узды. Каршы очраган әнисенә: – Чәй әзерлә, әнкәй, тамак кипте, – дип, кырыс кына эндәшеп алгач, ботинкаларын баскыч төбенә салып калдырды.
Карчык гараж почмагында кукраеп басып торучы әтәчкә бармак янады:
– Бар тавыкларың янына! – Улына борылды. – Аяк киемеңне эчкә керт, тавыклар буямасын...
Марс Саримов керә-керешли:
– Авыл тузанга баткан чистый, – дип канәгатьсезлек белдергәч. – Күчтәнәчләр тынчып ятмасын, – дия-дия, иелеп, сумкасының биген чыжылдатты.
Әнисенә чигүле читекләр, әтисенә карасу камзул тоттырды. Малаена робот сузды.
Кәчтүменең эчке кесәсеннән бишмеңлек тартып чыгарды:
– Син бит персональный пенсионер, әткәй. Монысы пенсияңә индексация.
Карт белән карчык дога кылдылар һәм сокланып, кызыксынып, улларының вакытсыз картаеп киткән йөзенә текәлделәр.
– Мин шуны әйтергә кайттым, әткәй, бер атнадан авылга вак таш җәючеләр киләчәк. Капитализмга тизрәк күчү сорала. Ату сез һаман да феодализмда яшәп ятасыз. Ха-ха-ха!
Район башлыгының каһкаһәле көлүе ачык тәрәзәдән урамга ташып чыкты. – Эш фронты уймы, так сказать. Халыктан җыелган акча песи яларлык кына. Глава авылы тузан эчеп ятарга тиеш түгел.
Ашыга-кабалана бер чынаяк чәй эчкәч район башлыгы:
– Авылдашларга җиткер, әткәй, капка төпләрендә өелеп торган бүрәнәләр, такталарны ишегалдына кертсеннәр. Так что немедленно чистартсыннар. Вакытым кысан, дүрттә совещание, – тирләп чыккан кызыл чыраен сыпыра-сыпыра болдырга чыкты.
Әтисенә бишйөзлек сузды:
– Мәчеткә сәдака миннән. Сугылган идем, мәчет буш. Кертеп бирерсең, яме...
Ничек тиз кайтып кергән булса, шулай тиз генә тузан туздырып китеп тә барды Марс Саримов.
Борын тишеген казый-казый капка төбендә басып калган Артур Саримов колагында әтисенең:
– Пацан бик кәҗәләнмиме? Татарчага өйрәтегез аны! – дигән сүзләре чыңлап калды.
Главаны капка төбендәге эскәмиясендә утыручы Тимерхан Хәернасов та күреп калган иде. Тауга каршы үрәмәләүче машинага күз төшереп алгач:
– Болар без түгел инде, болар башка! – дип, кулындагы район гәзитен актарырга кереште. Күз төпләрен уып алды, гәзитне бөкләп култык астына кыстырды. – Мактану да мактау, әйтерсең лә районда бөтен проблема хәл ителгән...
 
* * *
Сәһия карчык капкасыннан баш тыгып урамга күз атты. Урам буп-буш иде.
– Бар да йокы симертә, эшлим, диюче юк. Адәм көлкесе...
Ак чәчләре бүселеп чыккан яулыгын күзенәрәк тартып төшерде. Юл читендә тузан җыеп яткан ташларга типкәләде, артыш таягы белән әрекмән яфракларын кыеп төшерде:
– Сез тигәнәккә әвереләсез үскәч. Чәнечкеле, сырышучан тигәнәккә...
Кибеткә керде. Иреннәренә иннек сөртеп маташучы сатучы кызны күргәч:
– Адәм көлкесе... – дия-дия, шүрлектәге товарларга күз ташлады. – Бәрәңгең бармы?
Сатучы кыз иннеген прилавка читенә куйды.
– Әле кичә бер баз бәрәңгем бар, дип сөйләнеп торган идең бит. Бәрәңге нигә сиңа, Сәһия әби?
– Син минем базымны тикшермә. Ә кибеттә бәрәңге сатылырга тиеш.
– Авылда бакчалар тулы бәрәңге бит.
– Кибеттә дә торсын. Сугыш вакытында бәрәңге ашап кына исән калдык без. Тагын сугыш чыкса... Ахырзаман якын, кызым. Урамның теге ягында гына.
Кызның елмаюына игьтибар итмәде карчык. Прилавка читендәге иннекне алып иреннәренә сөртте.
– Син кияүгә чыктыңмы әле?
– Юк.
– Юктыр шул. Авылда сиңа яраклы егетләр калмады. Качып беттеләр.
– Язганы очрар әле, әби.
Сатучы кыз аны юри сөйләндерә иде инде. Акылга җиңелрәк бу карчыкның зыяны тигәне юк аңа.
Ишектән чыгышлый Сәһия карчык Робинзонга бәрелде. Тегесенең туңдырма алырга килеше иде.
– Ахырзаман фетнәсен төртеп ега яздың бит. – Сатучы кыз борын астына кап-кара мыек төртеп чыккан егеткә серле караш ташлады.
– Бу әби һаман да исәнмени әле, Рамилә. Узган ел аны атна буе карчыклар саклап чыккан, дигәнәр иде.
– Шайтан таягына кырау тими ул.
– Ачы язмышлы карчык, ди бабай аның турында. Шәкүр картка да никтер ачулы ул.
– Беләм. Кош каргышы төшкән ул нигезгә. Ире кыр казын атып алган булган, имеш. Аннары... Малае ашлык тулы машинасы белән юл читенә капланган. Исерек көе инде... Шуннан Шәкүр аны атлы эшкә күчергән.
Сатучы кыз үсмергә туңдырма сузды:
– Кичә генә алып кайттым. Аша!
Үсмернең акчалы кулын кирегә этте:
– Кирәкми. Мин тиеннәргә калмаган.
– Тиеннәрдән сумнар җыела, ди минем бабай.
– Син миңа бик матур бер рәсем ясап бир. Аннары мин сине көн саен туңдырма белән сыйлармын.
– Чиләк-көянтәңне күтәреп чишмәгә суга төш. Мин көн саен шунда. Кояшлы көнне төш түлке, Рамилә.
– Ярар. Мин үзем дә кояш бит, егетем. Гел көлеп торам.
Кыз куллары белән гәүдәсен кочаклады. Аннары күзләренә төшкән чәчен сыпырып куйды.
– Авылда күңелсез түгелме? Бездә егетләр аз. Булганнары да өйләрендә интернетка капланган.
– Шулай шул.
 
* * *
Төнлә болытлады. Көне буе кызган туфракта вак-вак тамчылар биеште. Әйтерсең лә кемдер болытка менеп утырган да су тулы чүмечтән су сибеп уйный.
Ул арада урамга ап-ак нур көлтәсе сузылып төште.
Өй эче дә яп-якты. Ак мичкә кунган чебен дә аермачык күренеп тора. Иркен ятакта изрәгән карт белән карчык кына яктылыкны күрмәде дә, сизмәде дә. Бары тик картның ак керфекләре генә сизелер-сизелмәс селкенгәләп ала.
Робинзон ятагыннан үрелеп урамга күз ташлады. Нәкъ тәрәзә каршында ук тәлинкәгә охшаган бер нәрсәдән яшькелт киемле кешеләр чыгып килә. «НЛО!» Малай сикереп торып карават башында эленеп торучы чалбарына сузылды. Тәрәзәне ачты.
– Әйе, менә шушы йортта яшәп ята ул! Кунакта ул! – дигән сүзләрне ап-ачык ишетте. «Бәй, Хафизалә ич бу!»
Малай яланаяк көе урамга атылды. Капканы ачып та өлгермәде, Хафизаләнең җылы кочагына чумып тынсыз калды.
Кызның калтыранган иреннәреннән: – Сагындым, бик сагындым сине! – дигән кайнар сүзләр өзелеп төште.
Робинзон тәмам изрәде. Буыннары йомшарды, аяк табаннары чемердәде. Йөрәге кош булып талпына иде, менә-менә кош канатланып очар да чыгар... Үсмернең каты чәчләрен сыйпый кыз, бармагын үсмернең колак яфракларына тидереп ала.
– Кем йорты бу? – дигән сораудан айнып китте Робинзон.
– Тимерхан карт йорты. Тимерхан Хәернасовныкы.
– Майор Хәернасовныкымы?
– Әйе, шуныкы.
Тавыш иясе:
– Без аны таудагы тарлавыктан табып, тәнендәге снаряд ярчыкларын чүпләп, үзебезнең корабта операция ясап, әҗәл тырнагыннан йолып алган идек, – дип сөйләнде.
Яшькелт комбинезонлы үсмер янәшәсенә үк килеп басты. Чит планета вәкиленең күзләре дә яшькелт иде. Аның җылы карашы җанга тынычлык иңдерә иде.
– Бу авыл кешеләре без җиргә төшереп куйган нәсел варислары.
Моннан миллион еллар элек безнекеләр бик томанлы эксперимент ясап караганнар. Бик четерекле эксперимент. Мин ул вакытта тумаган идем әле, әлбәттә. Бу мәгьлүматларны миңа күктән иңдерделәр, шунлыктан мин синең белән күзгә-күз карап сөйләшәм, егет. Бөтен җир шарында ясадык без ул экспериментны. – Ерак планета кешесе Тимерхан картның караңгы тәрәзәләренә күз салды. Койма буендагы бүрәнәгә килеп утырды. – Кешеләрнең күбесе бик юмарт, кече күңелле булып чыкты. Әмма, ни гаҗәп, комсызлар, хөсетләр күбрәк иде. Менә шул соңгылары беренчеләренә ташлар белән орырга кереште берчак, байлык туплау белән көннән-көн кансызландылар алар. Тора-бара ташбалталар, туплар, бомбалар ясадылар. Кеше каны елгалар булып акты. – Ул ыңгырашты, сул кулы белән йөзен каплады. – Җир йөзендә бик күп кырылышлар булды, бу мәхшәргә түзалмый таулар ут атты, диңгез-океаннарда тайфуннар котырынды. Без бик нык үкендек. Ясыйсы булмаган ул экспериметны. Терсәкне тешләү мөмкин түгел, егет. Табигать үзен мәсхәрәләгән өчен кешеләрдән үч алырга кереште. Җир шарының үз күчәреннән ычкыныр чагы якынлаша. Әүлиядәй яхшы кешеләрне дә, кабахәтләрне дә юкка чыгу көтә. Ә башлангыч чор гаҗәп матур булгандыр...
Яшькелт күзле тәлинкә янына китте.
Хафизалә Робинзонга сыенды. Кызның чәченнән хуш ис аңкый иде.
– Очып китик бергә. Башка дөньяларны да күрү кирәктер безгә.
– Мин ашыкмыйм әле. Җирдә эшлисе эшләрем күп.
Яшькелт күзле ят кеше ап-ак бөдрә чәчәк тотып елмаеп килде дә Робинзонның терсәгенә орынды:
– Моны Тимерханга тапшыр! Бик намуслы кеше, яңа туган сабыйдай саф җанлы. Соңгы телем икмәген һәрчак хәлсезләргә каптырды. Аркасын иманлы бәндәләргә терәде. Табигать рәнҗеми аңа.
Ниһаять, ул тәлинкәсенә кереп китте. Шул арада Хафизалә дә баскычтан тиз-тиз өскә күтәрелде. Борылып яшьлек дустына кул болгады, ишек ябылды. Якты нур Робинзонның күзләрен чагылдырды. Ул күзләрен ачканда, урамда НЛОдан зуп-зур түп-түгәрәк эз генә калган иде.
Сәһия карчыкның урам як тәрәзәсендә ут янды.
 
* * *
Бәйдәге Тузик, башын тәпиләренә салып, ишегалдын күзәтә. Бер-берсен куышып очкан күбәләкләр әле бер, әле икенче гөлгә куна. Канатларын бер ачып, бер йомып кояшта кызыналар.
Тузик күзләрен йома. Таныш тавышлар ишетелгәч, янә колакларын шомрайта. Бакча капкасыннан көрәк һәм сәнәк күтәргән карт кереп килә, аңа су тулы чиләк тоткан яшүсмер ияргән. Яшүсмер бер якка янтаеп өйалдына узды.
Капка келәсе шалтырады, эт башын шул якка борды. Капкадан ят ир белән ят хатын килеп керделәр. Этнең аларны беренче күрүе иде. Ирдән тәмәке исе бөркелеп килгәч, эт танавын җыерды. Яратмый иде ул бу сасы исне.
Ир сумка тоткан, хатын кулында – кара ридикюль. Кара күзлек кигән.
«Читтән кайткан, авыл хатыннары ридикюль тотып йөрми». Хатынның ят телдә иргә нидер әйтүен ишеткәч, ул моңа тәмам инанды.
Эт ялкау гына «Һау!» дип сәлам бирде.
Ир: – Здравствуйте! – дип, Тимерхан картның сөялле кулын кысты. Хатын саф татарча:
– Исәнме, саумы, Тимерхан бабай! – дип, карт белән ике куллап күреште.
Ир картка нидер әйтеп алды, эт монысын да аңламады. «Кунаклар болар. Картларның хәлен белергә кергәннәр». Эт шундый нәтиҗә ясады.
Керүчелер, аяк киемнәрен баскыч төбендә калдырып, эчкә уздылар.
Бераздан баскыч төбендә ашлы тәлинкә тоткан яшүсмер пәйда булды. Ул тәлинкәне эт оясы янына ук китереп куйды. Чирәмгә берничә сөяк тә ташлады. Эт телен шулпага тидерде. «Ашарга була, телне пешерми». Әмма никтер иң элек сөяк кимерергә тотынды.
Кунаклар озак юанмадылар. Алдан ир чыкты, тәмәке кабызды. Тәмәке исе этнең танавын ярып керде. Әле генә шулпа эчкән эт укшып җибәрде.
Ридикюльле хатын да күренде. «Татарча сөйләшүче ул хатын нигә ашыга? Сөйләшүе колакны иркәли». Хатын аның уен тойгандай, күлмәк итәген тарткалап, эскәмиягә утырды.
Аларны озата чыккан карт:
– Соңлап кайттык, дип хафаланмагыз. Сабантуйларның әллә ни кызыгы юк хәзер. Элек кенә ул атналар буе уен-көлке, җыр-бию тынып тормый иде. Хәзер нәрсә? Ике көндә Аллаһу әкбар! – дип, маңгаена кунган чебенне селтәнеп куып җибәрде.
– Юри шулай итәләр бугай, Тимерхан бабай. Туган-туганнан бизсен, мәңге бер-берсен күрми саргаешып яшәсеннәр, диләрдер.
– Алай ук түгелдер, сеңел. Тизлек заманы бит. Бөтен эшне әштер-өштер эшләргә күнекте халык. Карале, авылга өченче кайтуыгыз бугай. Ирең, «исәнме, бабай», дип, татарча әйтергә өйрәнмәгән һаман.
– Өйдә урысча сөйләшәбез. Балалар әз-мәз татарча сукалый үзе.
– Бәхетсезлек шулдыр инде ул.
– Без бәхетсез түгел, бабай.
– Анысы шулайдыр шулаен. Әмма үз телеңдә рәхәтләнеп җаныңны бушата алмагач, нәрсә дим соң инде, сеңел.
– Авыз пеште дип өреп кабарга соң инде, бабай. Яшьлек юләрлеге. Гомер азагына чаклы шул ашны ашыйсы. Өйдә бар да җитеш. Өч машинабыз бар. Йортыбыз Кара диңгезгә терәлеп тора.
– Бик сирәк кайтасыз.
– Исән бер генә туганым да калмады бит инде. Зиратка сугылып, әрвахлар рухына дога кылып чыгам да, Казанга китәбез. Берсекөнгә Кырымга очабыз.
Ир хатын янәшәсенә килеп басты. Күчтәнәчләрдән бушап калган кара сумкасын иелеп алды да капкага таба атлады. Ул урамга чыгып югалгач, хатын да, саубуллашып, ачык калган капкага юнәлде.
Салкынча җил исте.
Эт ир белән хатын арасында ниндидер эчке киеренкелек барлыгын сиземләде.
Эткә карт белән кара күзлекле хатын әңгәмәсен тыңлап яту шул хәтле рәхәт иде ки, изрәп киткәнен дә сизми калган. Карт аның алдындагы буш савытны келәт баскычына илтеп куйды. «Әле ярый телен онытмаган. Үзебезнеке!» – дип, ак чәчен сыпырды карт. «Хатынны мактый. Мин дә яратып калдым аны. Тагын кайчан безнең ишегалдына керер икән ул?» Эт капкага карады. Берәү дә келәне күтәрмәде. Инде кояш баеп килә иде.
 
* * *
Әле тәпиләре селкенеп торучы тычкан баласын капкан песи бакчага чумды. Эт аны бер мәл танымый торды. Ни хикмәт, кичәге симез песинең эче бүген аркасына ябышкан иде.
Бакчада чүп утап маташкан Робинзонны карт эшеннән аерды:
– Әйдәле, улым, зиратны урап кайтыйк әле бер. Гаеттән бирле анда булганым юк. Ерак әби-бабаларыңның каберләрен зиярәт итәрсең. Дога кылып кайтыйк бергәләп!
Тимерхан карт таякка таянмаган әле. Бераз бөкрәеп, нидер пышылдый-пышылдый алдан атлый. Бераз бара да тукталып билен уа.
– Син билеңне яздың инде бүген, минеке менә сызлагандай итә.
– Күр әле, – карт Робинзонга борылды. – Кырмыскалар ничек йөгерешә. Коры ел бит, тамаклары кипкәндер. Инешкә чаба болар. – Кет-кет көлә дә кипкән иреннәрен ялый. Кулын каш өстенә күтәрә. Пеләш башын әле уңга, әле сулга борып, бик мавыгып нәрсәнедер күзәтә.
Килеп җиттеләр. Карт, бисмилла әйтеп, зират капкасын ачты. Бер корыган агач аркылы ауган.
– Әле ярый чардуганга төшмәгән. – Сакланып кына агач аша атлый. Үләннәр саргаеп кипкән. Робинзон ауган агач аша сикереп кенә чыкты, чалбар балакларына пәрәвез ябышты.
– Яшьләрне әйтер идем, ихаталарыннан аерыла алмыйлар. Зиратны да зиярәт итәргә кирәк бит инде. Чүп-чарны җыясы бар, ауган агачлар муртаеп, мүкләнеп ята. – Карт, салам эшләпәсен салып, тирләгән маңгаен сөртте.
Зур иркен чардуган кырына килеп туктадылар. Чардуган эчендә гарәп язулы ике кабер ташы сузылып утыра. Кайчандыр ап-ак булгандыр бу ташлар. Еллар ул төсне ашаган, ташларның почмаклары кителгәләгән, аларда тирән-тирән сызыклар барлыкка килгән.
– Яңгырлар, кар-бураннар, җилләр үз эшен эшли, – карт чардуган аша үрелеп ташларны сыйпады.
– Менә монысы Мөхәммәт бабам ташы, монысы әбием Зарифаныкы. Әтинең кабере ерак герман җирендә калды. Әнием сугыштан соңгы ачлыкта Казанга күкәй сатарга киткән җиреннән юкка чыкты. Кемнәр кайда гүргә иңдергәндер...
Карт яшьләнгән күзләрен сөртте.
– Бу зиратта татар тарихы ята, улым. Гомер дигәнең шул: бер капкадан керәбез, икенчесеннән чыгып китәбез. Аң бул: узган юлыңда тигәнәкләр, шайтан таяклары тырпаеп калмасын, Рамазан улым!
Робинзон башта искәрмәгән иде, күргәч, телсез калды: каберләр уртасында кичә теге яшькелт күзле кеше биргән ак чәчәкләр үсеп утыра иде. Таҗларын иркенләп ачып, бар гүзәллекләре белән кояш астында балкып утыралар. Әйтерсең лә, аларны дымга туендырып, төнлә шифалы яңгыр явып үткән.
– Без синең белән бу язуларны укый алмыйбыз инде, улым. Тора-бара татарча язылганны да укучылар бетсә, нишләр дөнья? Менә сиңа әтиең Робинзон дип исем кушкан, Рәхим дип кушкан булса, дөнья җимерелер идемени, ә? Бик рәхимле бала бит син!
Тимерхан карт, өйгә әйләнеп кайткач, карчыгына:
– Син көн аралаш диярлек кибеткә йөрисең. Рамиләгә әйтергә онытма әле, кергән-чыккан ирләргә зиратны чистартырга кушсын. Күргән-белгәннәрне үзем дә искәртермен, – дип сүз катты.
 
* * *
Мисбах та авылга кайтып җитте. Үзе генә түгел, КАМАЗ әрҗәсен тутырып ямь-яшел калайлар, тимер баганалар алып кайткан. Профнастил, ди. Фәүзиясе ашыга-кабалана капканы киереп ачып куйган иде, ул арада КАМАЗ янына зәңгәрсу җиңел машина килеп туктады. Машинадан өч егет чыкты. Өчесе дә футболкадан, шортиктан. Маңгайларына да бер үк төсле яшел тасмалар бәйләгәннәр. Өчесе дә кап-кара чәчле, коңгырт күзлеләр. Өчесенең дә ирен читләренә миң кунган.
– Игезекләр! – Робинзон, алар янына барырга кыймыйча, Сәһия карчык капкасына сөялде.
Игезекләрнең берсе машина әрҗәсенә үрмәләп менеп китте һәм яшел калайларны берәм-берәм астагыларга бирергә тотынды. Әрҗәдәге байлык әкренләп гараж кырына күченеп бетте.
Ишегалды уртасында тавыкларына бодай сибеп маташучы Фәүзия калайларга күз сирпеп алгач:
– Өйне тышларга да җитәдер болар, име, – дип, тәмәке төтәткән иренә сыенды.
– Җитәргә тиеш, җитмәсә, орлыгы Бохарада түгел, тагын кайтарып атармын, җанкисәгем. – Сүнгән тәмәкесен сулы чиләккә ташлады. – Әйдәгез, җәмәгать, чәйләп алыйк! – дип, юлдашларын өйгә дәште. Фәүзиясе:
– Кибеткә сугылырга кирәк ич, – дигәч, ир:
– Чәй-шикәрең, гөбәдияң бардыр ич, әлегә шул җиткән, – дип кырт кисте. – Кибеткә кичкырын керерсең.
Урам йөрергә чыккан Робинзон болынны әйләнеп менгәндә, игезәкләр шатыр-шотыр капка такталарын кубаралар иде инде.
 
* * *
Робинзон, мольбертын күтәреп, кабат бакча башына юнәлде. Кичә ясый башлаган рәсемен төгәлләмәкче иде ул.
Чишмә бурасы кырында Сәһия карчык басып тора иде. Су тулы чиләге өстенә никтер әрекмән яфрагы япкан, көянтәсен чишмә бурасына сөягән.
Мольберт тоткан Робинзонны күргәч:
– Адәм көлкесе... Көне буе эшсез йөр инде шулай... – дип, җиргә төкеренеп алды. – Мин гомер буе бөкремне чыгардым. Саримов хатыны әнә шушы көнгә кадәр җил куды, пенсиясе минекеннән күбрәк, әй адәм көлкесесе... – дип, хәлсез йодрыгын күтәреп, Саримовлар нигезенә кизәнде.
Су тулы чиләген көянтәсенә элде, көянтәне иңенә салды, буыннарын язып бераз хәл җыеп торды һәм хәлсез адымнар белән тыкрык буйлап менеп китте. Карчык авыр сулый. Ирен читенә ак күбекләр ябышкан.
Робинзон пумаласын ясалып бетә язган рәсеменә тидерде. Ап-ак чәчәкләр янәшәсендә чал чәчле карт сыны шәйләнә башлады. Әйе, ул бүген Тимерхан картны сынландырырга уйлаган иде.
Кояш сүрелә төшкәч, Артур да су чупырдата-чупырдата килеп җитте.
– Минем бабайны ясыйсың штоли? – дип, рәсемгә карап, черки тешләгән колагын кашыды.
– Тимерхан бабай бу!
– Кичә мине шөпшә чакты.
– Борының үзеңнән алда йөрсә, шулай була ул.
Артур авызын турсайтып китеп барды. Робинзон, җиңел котылдым бүген, дип, кырмыска тешләгән балтырын сыйпады.
...Кичке якта Мисбахның ихатасы каршында өч тимер багана тырпаеп тора иде инде. Осталар урамда бераз аны-моны сөйләшеп тордылар да эчкә кереп киттеләр.
Көтү кайтты. Мәфтуха карчык сыерын сауды. Тимерхан карт мунчаны томалап менде. Кичке ашны ашап алгач, карт белән карчык мунча керергә төшеп киттеләр. Робинзон җылысы кача башлаган эскәмиягә чүмәште.
Смартфонына «эсэмэска» килде. Хафизалә сәлам җибәрә иде. «Р. Скучаю. Папа «Вольво» купил. Клево. Приезжай. Х.»
Робинзон да җавап юллады. «Х. Привет. Минем бар да яхшы. Тиздэн кайтам. Жди!»
Түбән очта гармун тавышы яңгырагач, капканы киереп ачты да урамга атлады. «Кем икән бу? Кайсы шулай оста сыздыра?»
Тимер баганалар арасында култык астына гармун кыстырып басып торучы Мисбахны күргәч, гаҗәпләнүдән авызы ачылып калды. Инде авылга өченче тапкыр кайтуы, кайткан саен Мисбах абыйсы кулында йә чалгы, йә балта күрергә гадәтләнгән үсмергә бу күренеш сәер тоелды. Бәй, ул гармунчы да икән ләбаса.
Мине эзләп тапмассыз,
Бер кап шырпы яндырып
Эзләсәгез дә көндез.
Мисбах абыйсы тагын ничегрәк дәвам итим икән, дигәндәй, әзрәк хәл җыеп өнсез-тынсыз торды.
Йә очар кош булырмын,
Йә булырмын бер йолдыз, – дип, җырына нокта куйды.
Гармун сулкылдап тынды.
– Авылда эш булса, зимагур күк читтә йөрер идемени хәсрәтле башкаем. Табын түгәрәкләп утырырлык егетләр дә юк. Үземнекеләр дә онытты авылны. Йөрәк яна, идрит кудрит!
Өй түрендә үскән миләшкә сыенып, гармун тоткан кулларын аска салындырып, шактый вакыт хәрәкәтсез торды гармунчы. Аннары җиңелчә чайкалып ишегалды түренә узды. Алмагач ышыгындагы өстәлдә шап-шоп домино сугучы игезәкләргә килеп кушылды.
 
* * *
...Авылга вак таш җәючеләр килде. Теге серле төндә Хафизаләнең күлмәгеннән тамган йолдызлар өстенә таш түшәлде.
Мисбахның яшел капкасы түбән очка үзгә ямь керткән иде. Инде койма тотарга керешкән игезәкләр вак таш җәючеләрне сүзсез генә күзәтеп тордылар.
Зәңгәр шортик, күк блуза кигән тулы гәүдәле бер хатын:
– Кочагыгызда җан бирсәм дә үкенмәс идем. Их, кая китте яшь чакларым... – дип шаяртасы итте.
Игезекләрнең берсе:
– Кил, апа җаным, кер кочагыма, үзем яшәртәм сине, – дия-дия, алга талпынып куйгандай итте.
– И сөйләнеп тора бит чукынчык. Мә, булыш ичмасам, – дип, егеткә ак тузанга баткан көрәген сузды, хатын.
– Авыр эшкә ярамыйм шул, апа җаным...
– Минем җилем дә ега бит сине... – Хатын шаркылдап көлде дә, көрәген күтәреп, киң табанлы катокка ияреп китте.
Берочтан Шәкүр Саримов ишегалдына да уздылар.
Робинзон бабасына:
– Глава әтисенең ишегалды да урам төсле, бабай, – дигәч, Тимерхан карт:
– Аларның сыеры юк. Минеке бар. Сыер туфракка басып йөрергә тиеш, юкса ул аяксыз калачак, – дип, сөтле чәен йотты.
Баскычка чыгып утыргач, оныгының башын сыйпады карт:
– Тыңла, бер хикәят сөйлим сиңа, – диде дә карашын алмагачка күчерде. – Яшәгәннәр ди юмарт белән комсыз. Юмартның җыйнак кына өе, кечерәк кенә мал абзары, абзарында мул сөтле сыеры, ике кәҗәсе, бер сарыгы булган. Ишегалдында тавыклары җим чүпләгән. Юмарт һәр узгынчыны, һәр фәкыйрьне куе сөт белән сыйлаган, кулларына йомырка тоттырган, итек басучыларга йонын кызганмаган. Сырхау балаларга кәҗә сөте эчерткән. Син дә эч, кәҗә сөте бик сихәтле, улым. – Карт ничегрәк дәвам итим икән дигәндәй, аяк очына текәлде. – Ә комсызның өч катлы өе, биш машинасы, гаражы, өч хатыны булган. Ярдәм-мазар сораучыларга: «Үзем дә кара ипи ашап, сөт эчеп кенә яшим», – дип җавап кайтарган. Яши-яши бәла-казалар эзәрлекләргә тотынган моны. Йә аяк-кулларын сындырып җәфаланган, йә хатыннары түшәккә егылган, йә улларын хатыннары ташлап киткән, йә кызлары кияү табалмый интеккән. Дөнья моңа гел артын күрсәтә башлаган.
Көннәрдән беркөнне күршесенә кергән бу. Юмарт ишегалдында тавыкларына бодай сибеп маташа икән. Комсызның капкадан килеп керүе булган, әтәч моңа килеп тә кунган. Комсызның зур борынын чукып та алган, күзен дә чукыган бер очтан.
Карт янә телен йотты. Үләнгә куна-куна җилфердәүче чуар күбәләкне күзәтте.
– Җен ачулары чыккан комсызның. Йә, шуннан ул нишләр дип уйлыйсың инде, егет?
– Үч алачак.
– Дөрес сукалыйсың.
– Көннәрдән беркөнне юмартның сыеры җан биргән. Ветврач:
– Сыерыңның эче күпкән, – дигән юмартка. Аннары кәҗәләре, аннары сарыгы үлгән.
Вакыт узган. Шулай бер уянып чыкса, ни күрсен, бер ак сыер:
– Сөтемне савыгыз! – дип, юмарт каршына килеп баскан. Ишегалдын тутырып кәҗәләр, сарыклар үлән чемченеп йөри ди.
Аптыраган инде юмарт. Күкләрдән аваз килгән шулчак:
– И мәрхәмәтле кешем! Сиңа игелекләрең өчен Аллаһының рәхмәтләре бу!
Юмарт хәзер муллыкта яшәп ята. Өч катлы йортында бер көтү оныклары чабыша. Һәммәсе дә сау-сәламәтләр.
– Ә комсыз нишләгән, бабай?
– Нишләсен инде. Әтәч чукыган күзе сукырайган. Хатыннары үлеп киткән. Балалары кай якларда йөридер, бер Ходай гына белә.
Кара ипи белән сөткә калган бу. Тамагына бүтән нәрсә үтми ди. Авырып егылгач, мулла абзыйны чакырткан комсыз.
– Аякларыма иске оекбашларымны кидереп күмәрсез! – ди икән мулла абзыйга. Мулла абзый әйткән шунда:
– Ярамый. Теге дөньяга иске оекбашны да алып китеп булмый, агай!
– Керегез, бәлешем пеште! – Мәфтуха карчык ишекне ачуга, ишегалдына яңа пешеп чыккан бәлеш исе таралды.
– Заманалар үзгәрде, улым. Күрше белән күрше дә кычкырып талашмый хәзер, бер-берсенә астыртын гына этлек эшли.
Күктәге илаһи көч кемнең ни уйлавын, ни белән шөгыльләнүен күреп-белеп тора. Мин әйткәннәрне һәрчак исеңдә тот: кылган игелекләрең яхшылык, яманлыкларың кайгы-хәсрәт булып үзеңә кире әйләнеп кайтыр. Черек адәм булудан саклан. Сиңа гадел, булдыклы кешеләр генә яшәүче үз утравыңны табу кирәк, Робинзон улым.
– Мин аны ничек табыйм соң, бабай?
– Әйе, табуы авыр булыр. Ә син эзлә, эзлә, Рамазан улым!
 
* * *
Түбә ярыкларыннан печәнлеккә таң нурлары үтеп керде. Робинзон күзләрен уа-уа печәндә әйләнгәләде. Баш очында пәрәвезгә чорналган чебенме, шөпшәме эленеп тора. Шактый искергән түбә такталарыннан печәнлеккә сизелер-сизелмәслек кенә вак тузан сибелә.
Шул мәлдә печәнлеккә гармун моңы агып керде. Иртә таңнан нинди тылсымлы көй бу? Мисбах капка төбенә чыгып басканмы әллә?
Торып утырды. Җайсызрак ятылган икән, муены авырттырып чәнчешеп куйды. Йомшак кына итеп муенын уды, күлмәгенә ябышкан печән чүпләрен сыпырып төшерде. Сөякләрен шыгырдатып киерелде. Әтисен искә төшерде. Йокыдан торгач ул да шулай киерелә бит. Сеңерләрен өзәрдәй итеп киерелә. Бәләкәй чакта «әтинең сөякләре сынмасын тагын, ул бүлнискә кереп ятса, мин нишләрмен» дип шүрләүдән тирләп чыга иде хәтта. Үсә-үсә төшенде: әтисе шул рәвешле ныгыткан икән сөякләрен. Ничәмә ничә Cабантуйда батыр калды бит ул, әмма бер тапкыр да имгәнмәде.
Әтисенә охшатып сузылгач-киерелгәч, баскыч аратасына басты. Баскычны артык шыгырдатмаска тырышып абзар эченә төште. Куначадага тавыкларның бер-икесе, кем йөри борчып, дигән күк җиңелчә генә кытаклап алды. Әтәч тә уянып канатларын шапылдатты.
Аяк астында яткан чалгыны стенага сөяде. Кичен чык төшкәч печән чапкан иде ул. Бабасы буаз сыерны көтүгә кумый хәзер. Бозаулап-нитеп куяр да, бозавы харап булыр, дип куркадыр. Авылда көтүче-мазар юк бит. Маллар электр чыбыклары белән уратып алынган мәйданда көн үткәрә. Тәнен электр тогы чеметтереп алган хайван әлеге чыбыклардан читтәрәк йөрергә тырыша.
Көй һаман агыла.
Тансык тавыш иде бу. Авыл тынлыгын Мисбах абыйсы челпәрәмә китерде кичә. Инде Робинзон да, Сәһия әби әйтмешли, бу авылда телсезләр һәм чукраклар гына яши микән әллә, дип шикләнә башлаган иде.
Ни хикмәт, авылда кычкырып сөйләшүчеләр юк. Шул сатучы Рамилә генә шырык-шырык көлә-көлә урамнан узмаса инде. Әле кичә дә кибетен бикләп кайтышлый, Робинзон янына тукталып шаян сүзләр әйткәләп такылдап алган иде.
– Син баллы яратасың, мә, яла! – дип, туңдырма тоттырып киткән иде.
Астан Сәһия карчыкның карак кәҗәсе менеп килә әнә. Әйтерсең лә Робинзон серле бер утрауда шул кәҗә белән генә торып калган.
Карашын Мисбахның капка төбендә елтыраучы җиңел машинага күчерде. Кәҗә тек-тек атлап аны узып китте. Машина ишеге ачык. Ишектән урамга чалбар балагы сузылып чыккан. Бу капка ясаучыларның берсе иде, мөгаен. Туктале, көй урамга шул машина эченнән агып чыга түгелме соң?
Робинзон машина кырына килеп басты. Гармунчы гына уйнаудан туктамасын берүк. Ишетте бугай гармунчы егет гозерен. «Зөләйха»га «Рәйхан» ялганып китте. Машина эченнән тышка сигаретлы кул сузылды. Кул көлне тузанлы юлга койды. Сигарет тартучы йөткерде дә янәшәсендә кемдер барлыгын сизенеп, яшел тасма бәйләгән башын тышка сузды.
– Ә синмени әле бу таң кошы? Нихәл, брат!
– Гармун тавышы печәнлектән тартып төшерде мине.
– Үлгән кешене дә терелтә бу моң. Рөстәм уйный. Вәлиев. Моңлы халык без. Төн буе йокы кермәде күзгә. Өйдә гырлашып йоклыйлар, мин урамда төн уздырдым.
Азан яңгырады. Гармун тавышына кушылган азан моңы кичә кич Робинзон печән чапкан болынга җәелде.
Егет радио тавышын көчәйтте.
– Яши әле авыл, егетем. Яши! Син төнне кызлар куенында уздыргансыңдыр инде... Юк, димә. Ышанмаячакмын.
 
Робинзонның миңа сөйләгәннәре
 
Капка төбенә машина килеп туктаганын ишеттем. Кемдер әче итеп сызгырды. Капка төбенә чыктым. Машина эчендә өч егет утыра. Рамилә дә бар, ул ачык тәрәзәдән урамга төбәлгән. Бөдрәләрен җил селкетә.
Машина ишеге ачылды.
– Сәлам, художник!
Бәй, Марат ич бу. Узган ел аның белән елгада балык сөзгән идек. Борыны түп-түгәрәк, вак бәрәңгегә охшаган. Тап-такыр итеп кырган башы ялангач. Муенында – көмеш чылбыр.
– Айда, друг! Охотага алып барам. Утыр!
Машинадан чыкты. Арткы ишекне ачты:
– Рәхим ит!
Әллә ни эшем юк иде, бабайга:
– Мин күлгә киттем! – дип кычкырдым да машина эченә чумдым.
Киттек. Марат кунакка ике дустын алып кайткан икән. Шуларны ауга алып бармакчы.
– Рамиләнең бүген ял көне. Аны шашлык пешерергә алдык, – ди Марат.
Авылдан ун чакрымнар читтәрәк җәйрәп яткан күл читенә килеп туктадык, Марат багажниктан мангалны тартып чыгарды, кечкенә капчыкка тутырылган күмерне үләнгә куйды. Капчык янына берничә утын кисәге дә атты.
– Без үрдәк атып мәш килгәндә, Рамилә пешереп өлгертә аны, Хәбир дә ярдәм итәр. – Күзлекле, сары чәчле егеткә күз кысты.
Рамилә ит тутырылган кечкенәрәк кәстрүлне бер читкә куйгач, миңа карап елмайды:
– Төз атарга тырыш!
Менә шул. Багажниктан өч мылтык килеп чыкты. Марат берсен миңа сузды:
– Воздушкадан атканың бардыр тирда. Бусы сиңа.
Рамилә белән күзлекле егет учак урынын көйләштереп калдылар. Без киттек.
Күлнең каршы ягын вак куаклык уратып алган. Тар гына дамба да күренеп тора.
Куаклар арасына кереп яттык. Алда вак дулкыннары йөгерешкән күл җәйрәп ята. Әллә нигә бер ташбашлар сикергәли.
Ятабыз. Көтәбез. Күпме ятканбыздыр, белмим, менә берзаман күлгә кыр үрдәкләре кунды. И йөзәләр, и уйныйлар, алар чәчрәткән тамчылар минем биткә куна сыман. Ирексездән бакча башында бер-берсен иркәләүче үрдәкләр күз алдыма килеп басты.
– Әнә охранниклары да бар. – Марат дамбага төртеп күрсәтте. Чынлап та, дамбада шактый зур бер үрдәк утыра иде. Туп-туры безнең якка карап утыра, кымшанмый да. Күлдәге үрдәкләрне хәвеф-хәтәрдән саклавы! Табигатьтә бар да көйләнгән, аның үз законнары.
Күлне бераз күзәтеп яткач:
– Әзерләнегез! – дип пышылдады Марат. Чирәмдә яткан мылтыгын кулына кысты. Янәшәмдәге егет тә шулай итте. Ә мин мылтыкны үләнгә кире куйдым.
– Син нәрсә, художник? Төзә мылтыгыңны!
Аннары:
– Мин охранникны атып алам, калганнары сезгә, – дип, курокка басты. Ату тавышына күлдәге үрдәкләр пырхылдап күккә күтәрелде.
Ни гаҗәп, күл өсте чип-чиста, анда бер генә үрдәк тә күренми иде. Дамба да буп-буш.
«Йә Алла, кош каргышы төшмәде безгә!» – дип җиңел суладым мин.
Марат кычкырып көлде генә:
– Парны чыгардык. Монда төнгә кадәр ятсаң да тулкы юк. Кабат бу күлгә төшми инде алар.
Тавык шашлыгы телләрне йотарлык тәмле иде. Марат кикереп җибәрде хәтта соңыннан.
 
* * *
Сәһия карчыкны картлар йортына озаттылар. Шәкүр Саримовның җелегенә төшкән иде карчык. Урамда очраган саен:
– Прит чагында халык канын эчеп күрсәттең син, ә! – ди дә картның җиңенә ябыша. – Хатының тагын... Адәм көлкесе... Өч-дүрт еллык стажы белән пенсия алып ята. Без гомер буе эшләп тә ач, – дип этешә-төртешә торгач, Шәкүр карт таягын кулыннан ычкындырган иде бер мәлне. Сыртына таяк төшкәнне сизми дә калды. Әле ярый, калынрак киенгән иде. Умырка сөяге сызлаштырып йөрде йөрүен, әмма сер бирмәде Шәкүр карт. Сакланганны Алла саклаган, диләр бит, башка чакларда ул карчык күзенә бик чалынмаска тырышты.
Малае бер кайткач, Сәһия карчыктан нык кына зарланып алган иде ул.
– Әниең өчен дә куркам. Каралтыга кызыл әтәч җибәрергә дә күп сорамас, тилегә закон язылмаган, – дигән иде.
Сәһия карчык аяк терәп карышса да, сынды соңыннан. Ялгыз башы бит, нишләсен.
Фәүзия:
– Бәрәңгең өчен кайгырма, Сәһия әби. Үзем казып, базыңа салырмын, бер бәрәңгеңә дә җил тимәс, – дип үгетли-үгетли карчыкны мунчада юындырып чыгарды. Чәчләрен тарап, матурлап үреп тә куйгач, Сәһия карчык таплар белән чуарланып беткән көзгесенә карый-карый балалар сыман сөенде. Битендәге җыерчыкларын сыпыргалады.
– Гомәрем кайтып керсә, мине танымый чыгып китәр иде кире, – дип сөйләнде. Суга батып үлгән Гаязын искә төшереп, күз яшьләрен түкте.
Дөньяның бөтен ачысын татыган, тома ятим калган карчыкка авыр иде нигезе белән хушлашу.
– Берәр атна торам да кире кайтам мин, кызым. Мунчаң ягулы булсын! – дип, баз капкачын ачарга кушты. Мүкәләп базга төшеп китте. Инде шактый йомшаган бәрәңгеләрен тоткалап карады. Баздан:
– Бу бәрәңгеләр борынлап беткәнче аша, Фәүзия! – дигәне ишетелде.
– Озакламый яңасы өлгерә бит, Сәһия әби.
– Монысын малларыңа ашат алайса.
Карчыкның акылы кинәт кенә ачылып китте. Бу сәерлек Фәүзияне гаҗәпләндерде. «Нәрсә бу? Алда торган аерылышу мизгелләре айныттымы карчыкны?»
Сәһия карчык баздан өч литрлы банка өстерәп чыкты. Банкага кәгазь акчалар тутырылган иде. Ничек тычкан тураклап бетермәгән? Капкачы идән тактасына сыланып ук торган, күрәсең.
– Ач капкачын! Күпме кирәк, ал үзеңә. – Карчык банканы идән уртасына этте. – Шәкүр мине бушка ашата торган җиргә җибәрә.
Банкада инде күптән үк әйләнештән чыккан зәңгәр бишлекләр, яшел өчлекләр, Ленин башы төшкән егермебишлекләр дә күренгәли иде. Өстә әнә яңа меңлекләр ята.
– Рәхмәт, Сәһия әби. Акчам бар. Мисбахым химиядә бит. Акчалы эштә...
– Акча күпме булса да җитми ул, кызым...
Ишеген бикләп, ачкычын Фәүзиягә тоттырып урамга чыгышлый Сәһия карчык кинәт кенә артына борылды:
– Бир ачкычны!
Мүкәләп диярлек баскычтан менде дә, йозакны ачып, иске ишекне эчкә этте. Бераздан кулына каз мамыгы тутырылган зәңгәр тышлы мендәрен кочаклап кире чыкты.
Ишекне бикләп, ачкычны кабат Фәүзиягә сузды да, мендәрен кочаклап, машина эченә кереп утырды.
Машина кузгалганчы соңгы үтенечен әйтергә өлгерде:
– Кәҗәмне сакла! Анда-монда кысылып харап була күрмәсен...
Яшьле күзләрен тутырып Фәүзиягә карады. Бу карашта кемнәргәдер рәнҗү дә, бәхетсезлектә узган гомере өчен әрнү-сызланулар да, ачы моң да чагыла иде.
Сәһия карчык китте. Авылдагы тагын бер йортның тәрәзәләренә каен такталар какты Мисбах. Авылда хуҗасыз калган унбишенче нигез иде бу.
 
* * *
Күзләрне камаштырырлык яшеллек. Болын гел салават күпере төсле, нинди генә төсләр чуарламаган аны. Аллы-гөлле гөлләр кочагында ак күлмәкле әнисе утыра, имеш. Ап-ак яулыгында да кояш нурлары биешә. Колакларында алка түгел, йолдызлар җемелди, уң кулында беләзек түгел, ай нуры нурланып боҗралана, имеш. Көн һәм төн өзлексез алышынып тора. Әле кояш балкый, әле ай елмая. Улына көлемсерәп карады да, кулларын канат итеп, җилпенеп очып китте әнисе.
Күк катыннан Робинзон алдына:
– Игелекле гамәлләр кыласы көннәрең алда, улым, – дигән сүзләр сибелде. Сүзләр ләйсән тамчылары булып сибелә, имеш.
– Син галәмнең кай төшендә, әни?
– Чиксезлектә, улым, чиксезлектә...
Робинзонның колагына җыр сүзләре агылып керде:
 
Сатин юрган буй сырган,
Ябынып ятсам, төш күрәм.
Төшләремдә аккош күрәм,
Хафизаләм иркәм дип беләм.
Хафизаләм иркәм, ай аппагым,
Бер күрерменме тагын?
 
Робинзон радиодан агылган җыр тавышына уянып китте. Күзләрен ачкач та исәңгерәп ятты әле ул. Бу теге көнне күргән төшнең дәвамы булды бугай. Хафизалә аның янына НЛОда очып килгән иде. Инде менә әнисе галәмнән хәбәр салды. Ул чынлап та фәрештә булгандыр, шулай булмаса, ап-актан киенеп төшкә керер идемени?
Телефон сигнал бирде.
«Р. Кайчан кайтасын. Скучаю. Мама купила мне новое платье. Клево. Х.»
Үсмер теге атнада күргән төшен кабат хәтерендә яңартты. Хафизалә искиткеч чибәр иде ул төндә. Робинзон үрелеп кәчтүм кесәсеннән әнисенең фотосын алды. Күзләре талганчы фотодагы илаһи яшь затка текәлеп уйга чумды. Кап-кара чәчле, кыйгач кашлы, уймак иренле яшь хатынны ирексездән Хафизалә белән чагыштырды. Икесе дә чибәр. Аннары әнисе әле генә төшендә күргән хатынга бик тә охшаган иде.
«Х. Люблю. Яратам. Син минем бердэнберем. Р.»
Сагыну тулы юлларны Казан якларына юллагач, мольбертын күтәреп бакча башына ашыкты. Каршысына әле яңа гына күзләре ачылган балаларын иярткән ак песи очрады. Үсмерне күргәч, җиңелчә генә мыраулап куйды. «Бар, бар, ишегалдында сөтең көтеп тора», – иелеп, песинең башын сыйпады.
Бер-ике сәгатьлек эше калган иде аның. Кайбер төсләрнең тонын бераз үзгәртәсе, бабай сурәтенә кайбер штрихлар өстисе бар.
Чирәмлектә башларын бер якка кырын салып йорт кошлары утыра. Күккә төбәлгән күзләре ачык.
Робинзон аларга якынрак килде. Шул мәлдә кырыйдагы казларның берсе торып канатларын җәйде дә Робинзонның балтырына ышкынырга тотынды. Канатларын кагынгалап алды. «Күтәр мине өскә, кичәге кебек очырт мине» диюе, күрәсең. Үсмер аны ипләп кенә кулларына алды, баш очына күтәрде. Каз каңгылдап канатларын җәеп җибәрде дә гәүдәсе белән алга тартылды. Робинзон аны күккә чөеп җибәрде. Каз ипләп кенә төркемдәшләре янына төшеп кунды.
Таллыкта кошлар чыркылдаша. Олы юлда каядыр ашыгучы йөк машинасы күренә. Зират эчендә ир-атлар кайнаша. Тышкы якка шактый чүп-чар чыгарып өйгәннәр.
Су челтерәвен тыңлый-тыңлый, ара-тирә сызгырынгалап, чүгә-чүгә буыннарын язып алды Робинзон. Буяуга буялган кулларын сузып, таллык өстендә эленеп торучы болытларга күз салды. Болытлар кыр үрдәкләренә охшап китә кайвакыт, тора-бара кыр казлары рәвешенә керәләр.
– Привет!
Колаклары таныш тавышны тотып алгач, Робинзон зәңгәр шортиклы малайның кулын кысты, Артур шоколад кимерә иде.
Илтифатсыз гына:
– Ясап бетердеңме? – дип, мольберт янына килеп басты. – Матур бабай. Янына минем бабайны да ясап куй. Мине дә!
– Татарча яхшы ук сукалый башлагансың икән. Авылда гына тотарга кирәк сине, Артур Марсович!
Артур күкрәген киерде:
– А как же. Глава малае ич мин!
– Буең орчык буе гына, ә борының...
– Нәрсә?
– Борының үзеңнән дә зур.
Артур янә сурәткә текәлде.
– Менә бу җирен болайрак итәргә кирәк! – дип, майлы пумаланы бабайның йөзенә китереп төртте. Әле ярый, кызгылт буяу кипшереп өлгергән иде, юкса әлеге кызыллык рәсемне бөтенләй бозып ташлаячак иде.
Робинзон ачу белән малайның касыгына китереп төртте. Артур үләнгә тәгәрәп китте, тезе белән яр читендә яткан ташка килеп бәрелде. Торды, мышык-мышык килде һәм:
– Бабайга әйтәм! – дип, аксый-аксый тыкрыктан менеп китте.
 
* * *
Ясалып беткән рәсемне эчке өй стенасына элеп куйгач, мич кырында басып торучы бабасына борылды Робинзон:
– Матурмы, бабай?
– Матурлык һәрчак матур инде, улым. – Бабасы үсмерне җылы күкрәгенә кысты. – Күңелеңдәге матурлыкны югалта күрмә! Югалтсаң, бәхетсез булырсың...
Икенче көнне иртә таңнан әтисе кайтып җитте. «Мерседес»ындагы күчтәнәчләрен болдырга тезде. Себердән командировкадан кайтышы икән. Күчтәнәчләр арасында эрбет чикләвеге белән мүк җиләге дә бар иде.
Яхшы кеше аның әтисе. Тимерхан картка охшаган. Юмарт та, кунакчыл да. Тик менә өйләнергә генә ашыкмый. Кемнедер көтә. Бәлки аның үзен дә бик ягымлы, бик миһербанлы бер гүзәл көтәдер...
Тамак ялгап ишегалдына чыккач, Мәхмүт Хәернасов машинасын ачып эчтән ниндидер төргән үрелеп алды:
– Мисбах яшьти каралтысын яңартып ята икән. Шыкылдаганы ишетелә...
Төргәген култык астына кыстырып, яшел капкалы йортка таба атлады Мәхмүт.
 
* * *
...Мин Робинзон белән бүтән очрашмадым. Бер төшемне хәтерлим үзе...
Ул, Хафизаләне җитәкләп, ямь-яшел НЛОдан чыгып килә, имеш. Чит планета вәкилләре белән элемтә урнаштырып кайтышлары, мөгаен.
Мин: – Нихәл, Робинзон! – дип кычкырам.
– О’кэй! – дигән көр аваз яңгырап килә, имеш.
Кичә Робинзонның Казан сәнгать училищесына укырга керүен ишеттем. Атаклы рәссам Мөршид Насрулла шәкерте икән. Сөендем.
 

Рәшит БӘШӘР

 

 

Индира Вәлиева рәсеме

 

 

«Мәйдан» №7, 2021 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар