Логотип «Мәйдан» журналы

Нишләттегез Гөлкәйне?! (Повесть)

Минем сеңелем бик куркак иде.

Ул караңгыдан курка иде. Ул тагын үрмәкүчләрдән һәм бичурадан курка иде. Әни аңа дөньяда бичураның юк икәнен кат-кат әйтсә дә, сеңелем барыбер курка иде. Чөнки бичура турында  һәркөнне искә тошереп  торучы мин бар. Гөлкәй никтер әнигә түгел, миңа ышана. Мин аңа бичураның бер күзле, озын борынлы, ап-ак чәчле булуын сөйлим. Аның һәр төндә минем янга килеп, үзе белән алып китәргә теләвен әйтәм. Сеңлем күзләрен зур ачып, куркуыннан тәмам куырылып мине тыңлый. Аның иртәгә өйдә берүзе каласы бар. Иртән әни белән әти эшкә,  ә абый белән мин мәктәпкә китәбез. Сеңлем өйдә ялгыз калмас өчен, күзләрен уа-уа иртук тора, кабаланып ашый. Аннары тиз-тиз киенә дә миңа ияреп урамга чыга. Мин артыма борыла-борыла аңа кычкырам:
– Бар, кайт, йөрмә минем арттан!
Әмма Гөлкәй тыңламый, иреннәрен кысып, терт-терт янәшәдән атлавын белә. Мин адымыны тизләтәм. Ул да миннән калмый. Мин йөгерәм, Гөлкәй дә йөгермәкче була. Тик барыбер артымнан җитешә алмый, чапкан уңайга түмгәккә абына да, җиргә тәгәри. Ул еламый, бары  үзенең өлгермәячәген аңлап, өзгәләнеп кычкыра:
– Апа, калдырма мине! Мин куркам!
Ә мин көлә-көлә чабам:
– Йөрмә минем арттан! Өйгә кайт, анда сине бичура көтә!
Хәзер үзем дә аптырыйм, нигә шул кадәр рәхимсез булдым икән мин?!
Ә бервакыт сеңлем югалды. Ул көнне мин мәктәптән беренче булып кайттым. Сеңлем өйдә юк иде. Мин аны ишек алларыннан, бакчадан, урамнан, күршеләрдән эзләдем. Тик Гөлкәй беркайда юк иде. Абый кайткач,  сеңлемне эзләп бөтен авылны әйләнеп чыкты, ләкин ул да буш кул белән кайтты. Гөлкәйнең югалуы турында белмәгән кеше калмады, бичара әни борчылудан ни уйларга, ни кылырга белмәде. Әллә бәкегә төштеме икән, дип шикләнүчеләр дә булды. Чөнки ике ел элек Дамир исемле сигез яшьлек бер малай шулай батып үлгән иде, аның гәүдәсен язын гына таптылар.
Мин әле үлемнең нәрсә икәнен аңламыйм, әмма үлгән кешене җир астына күмгәннәрен беләм, ә анда аны кортлар ашый, имеш. Шуны уйлап минем котым оча,  үземне, без үсеп житкәнче үлемгә каршы барыбер берәр нинди дару уйлап табарлар, һәм без беркайчан да үлмәячәкбез, дип  юатам. Мин сеңлемнең үлүен теләмим, аны кызганып елыйм, элек рәнҗетүләрем өчен үкенәм. Әгәр ул табылса, исән булса, аны башка беркайчан да рәнҗетмәс, куркытмас идем дип ант итәм.
…Бәхетебезгә, яхшы хәбәр китерүче булды, төш вакытындарак Гөлкәйнең ике малай белән олы юлга таба чыгып баруын күргәннәр икән. Ике малай, дигәч, барыбызның да эченә җылы керде. Болар безнең күрше авылда яшәүче туганнарыбыз Айрат белән Айдар булырга тиеш. Бу елгыр малайлардан нәрсә дә көтәргә була, болар инде илгизәр халык. Чөнки әтиләре шофер. Салават абый малайларын үзе белән утыртып кая гына алып бармый. Районны гына түгел, тирә-күрше шәһәрләрне дә айкап чыктылар. Очрашкан саен мактанып сөйлиләр. Имеш, тегендә булганнар, монда булганнар, тегене күргәннәр, моны күргәннәр.
Бу хәбәрне ишетүгә, әти энесенә шалтыратты. Хак, Гөлкәй, чынлап, та шунда икән. Айрат белән Айдар чакырган да, бу беркемгә әйтмичә ияреп киткән. Мин беләм инде, өйдә ялгыз утырмас, бичура белән очрашмас өчен, дөнья читенә дә китәргә  риза ул. Сеңлебезнең эзенә төшкәндә вакыт соң иде инде, шуңа күрә Салават абый аны иртәгә иртән китерергә булган.
Икенче көнне мин мәктәптән кайтканда Гөлкәй өйдә иде. Бөдрә чәчле кечкенә башын учларына салып, нидер уйланып тыныч кына тәрәзәдән карап утыра. Килеп керешли үк котын алдым моның:
– Ну, Гөлкәй, эләгә хәзер сиңа! Күрмәгәнеңне күрәсең, әни үтерә сине!
Гөлкәйнең йөзе агарып китте, болай да зур күзләре  шар булды:
–  Минем үләсем килми!
– Килмидер дә бит, нишләтим, качып йөрмиләр аны. Үтерә булгач, үтерә, әни үзе шулай диде. – Болай да куркак сеңлемне үчекләү миңа кызык иде.
Гөлкәй әкрен генә урындыктан шуып төште дә, бер сүз дәшми, шыпырт кына алгы бүлмәгә кереп китте. Мин әни әзерләп калдырган ашны җылытырга куйдым, чәйне кабызып жибәрдем. Табын коргач, сеңлемә дәштем:
– Әй, ашарга чык! – Гөлкәйне карау минем вазифа иде.
Әмма ул чыкмады.
– Гөлкәй, сиңа дәшәм ич. Саңгырауландыңмы әллә?! – дип кычкырдым мин.
Инде алай да  күренмәгәч, тәмам түземлегем бетеп, алгы бүлмәгә керсәм, Гөлкәй анда юк. Йөрәгем жуу итеп китте. Тагын югалса, ни дип җавап бирермен?! Тотындым моны эзләргә. Карасам, карават астына кереп качкан бу, мәче баласы кебек шунда бөрешеп утыра.
– Нишлисең анда? Ник ашарга чыкмыйсың?
– Апа…– ди  бу мескен, елак тавыш белән. – Син әнигә минем монда икәнне әйтмә, яме… Минем үләсем килми…
Мин пырхылдап көлеп җибәрдем:
– Алайса, ачтан үлгәнчегә хәтле утыр инде шунда!
Әмма яшисе килү  ашыйсы килуне басты бугай, Гөлкәй тәки урыныннан кузгалмады. Әни кайткач, әлбәттә инде, аның иң беренче соравы  «Гөлкәй кайда?» булды. Мин кулым белән карават астына төртеп күрсәттем. Әни ачулы иде, карават янына тезләнде дә:
– Чык аннан, тискәре бала! Акылга утыртам хәзер мин сине! Теләсә кайда качып йөрмиләр аны. Тәмам котыбызны алдың, җәфа капчыгы! – дип тиргәнә-тиргәнә Гөлкәйне өстерәп чыгарырга маташты.
Әмма почмакка  ук сыенып утырган сеңлемнең тыны да чыкмый. Ахыр чиге үзебез караватны күчердек.
– Булса да булырсың икән! Качып миңгерәтүең җитмәгән, сүз тыңламыйча да җанга тиясең! - диде әни.
Башын, тезләрен кочып,  бер йомгак булып  утырган Гөлкәйне тартып торгызырга теләгән иде, тик шул чак көтелмәгән хәл килеп чыкты: сеңлем шапылдап идәнгә ауды да аңын югалтты. И шунда әнинен куркулары! Сулар сибеп, битенә суккалап, Гөлкәйне, ниһаять, һушка  китергәч, ул инде аны орышмады, кочаклап елый-елый:
– Әй, кызым, башка безне болай куркытма, зинһар. Ни уйларга да белмәдек бит. Кая баруыңны әйтеп йөрергә кирәк,- дип җайлап кына кисәтте.
Тик барыбер… Тик барыбер шул көннән соң Гөлкәй тотлыга торган булып калды…
 
***
…Автобус әкрен генә алга  бара.  Юл озын әле. Яртауга җитәргә ике сәгатьләп вакыт бар. Гөлкәй яшәгән Яртау шәһәре  белән Шынталы арасы  ике йөз чакрым чамасы. Бүгенге заман өчен әлләни зур ара да түгел югыйсә. Әмма Гөлкәй белән безнең ара гел ерак булды. Һәм моңа мин үзем, бары үзем гаепле идем.
Их, Гөлкәй, Гөлкәй… Югыйсә мине бик ярата, гел миңа тартыла иде бит ул. Уйнарга чыгарга җыена башласам: «Апа, мин дә синең белән барыйм әле»,- дип ялына иде. Ә мин зур кыз, янәсе, бала-чага ияртеп йөримме соң?!  Кичләрен дә, миңа килеп сыена: «Апа, икәү  бергә ятыйк әле, берүзем куркам». Тик мин аны тагын янымнан куам...
Безнең гаиләдә һәркемнең үз тормышы иде. Ул кадәр туганлык, бер-беребезгә тартылу булмады да кебек. Борчаклар кебек төрлебез төрле якка тәгәрәшеп яшәдек. Хәтта әни белән әти арасында да әллә ни якынлык, җылы хисләр юк иде шикелле. Әти оста итеп гармунда уйный, бик матур җырлый иде. Аны әледән әле туйларга, төрле мәҗлесләргә чакыралар, һәм ул анда һәрвакыт ялгыз йөри. Шулай бәйрәм итеп йөри торгач, әти тәмам эчүгә сабышты. Горбачев заманында илдә аракы кытлыгы башлангач, ниндидер суррогат эчеп, түбән оч Салихҗан абый белән икесе бер көндә агуланып үлделәр. Ике атнадан минем туй буласы иде... Әтинең нинди кеше икәнен дә, аның күңелендә нинди уйлар бөтерелгәнен дә мин анламый, белми калдым. Аның дөньясы безнең өчен ябык иде.  Менә хәзер уйлыйм, Гөлкәй холкы белән әтигә охшаган бугай, ул да үзенә бер аерым, йомык күңелле, серле зат. Әниебез ифрат чибәр, авылда бер иде. Үзем шаһит, кибеткә тәмәкедер, аракыдыр алырга кергән абыйлар аңа әллә нинди матур сүзләр әйтеп мактыйлар иде. Иртәнге чыкка манылган карлыгандай кара күзләре гел йөгереп, дәртле нур сибеп тора. Гәүдәсе кызларныкы кебек ыспай, жыйнак. Олыгайгач та матурлыгын югалтмады ул. Тик теге начар чир, яман шеш дигән нәрсә генә  ул матурлыкны  бер ел эчендә ашап-ялап бетерде...
Әле әти исән чакта ук авылда аның турында төрле имеш-мимешләр йөри иде. Имеш, колхоз рәисе Лотфулла абый белән яшерен мәхәббәтләре бар, имеш, кибеттә бикләнеп яталар... Лотфулла абыйның хатынын паралич суккан, ул урамга да чыга алмый өендә чирләп ята иде. Бәлки бу сүзләрдә  дөреслек тә булгандыр. Чөнки Лотфулла абый безнең гаиләгә гел ярдәм итеп торды. Әни авыргач, аны Казанга алып барырга үз машинасын да биргән иде.
Абый, авылның данлыклы сугыш чукмары, армиядән кайтып та тормыйча, хезмәт иткән җирендә, дөнья читендә үк, Камчаткада яшәп калды. Хәтта әтине җирләргә дә кайта алмаган иде. Әни авыргач, хәл белергә кайтты кайтуын, тик бу соңгы кайтуы  булды. Унҗиде ел эчендә абыйдан бары өч хат килде. Шул кыска гына, чын мәгънәсендә уч төбе хәтле генә ул хатлардан без абыйның өйләнүен, аннары улы тууын һәм ахыр чиге аның ошбу гаиләсе белән аерылып, кабат өйләнүен белдек. Абыйның калган тормышы безгә билгесез булып, Камчатканың серле томаннарына төрелгән иде.
Гаиләбезнең шундый таркау, туганлык жепләре белән беркетелмәгән булуында әти һәм әни арасындагы салкынлык сәбәп булмадымы икән? Алар, бер-берсеннән ирекле булып, һәркайсы үз тормышы белән яшәргә омтылды бугай. Дөрес, аларның мондый мөнәсәбәтләренә минем ул чакта исем дә китми иде. Чөнки уйланып, боегып утырырга вакыт юк, яшьлек дәрте кергән кызның үз дөньясы, мәхәббәт дигән серле, татлы хиснең ни икәнен яңа  белә башлаган чак. Башта күңел ачу кайгысы гына, иптәш кызлар белән очрашабыз да, колак исләре чыгара-чыгара,  егетләр турында ләтчит сатабыз. Көндезләрен, мәктәптә чакта, кулдан-кулга хатлар йөри, кичләрен тугайда «свидание». Беренче тапкыр егетләр белән кочаклашып, беренче үбешүләр… Әй, кем башыннан гына узмаган инде яшьлекнең бу самими, гүзәл мизгелләре. Шундый чакта синдә энең яки сенлең кайгысымы? Ә Гөлкәй үч иткәндәй, һаман минем итәккә ябышкан: «Апа, синең белән барыйм әле…» Ялгыз иде шул ул, бигрәк ялгыз иде. Тотлыгуы аркасында дуслары да булмады бугай.. Тотлыккан кешене тыңлап бетерергә олы кешенең дә сабырлыгы җитми әле, ә бала-чаганы әйтәсе дә юк инде. Үзенең уйчанлыгы, җитдилеге белән дә Гөлкәй башкалардан  аерылып тора, шуңа күрә яшьтәшләренә  аның белән аралашу, уйнау  күңелсез дә булгандыр мөгаен. Үзе яшь булса да, күңеле әллә ничек карт иде сыман аның, сөйләшүе дә балаларча түгел, олыларча  җитди иде.
Сеңлемнең беркайчан артык сүз сөйләшмәвен, аңа сөйләгән сернең мәңге дөньяга  чыкмаячагын яхшы белгәнгә, мин кайчакта аңа күңелемне бушата идем. Чөнки кичләрен,  егетләр белән очрашып кайткач, күңелдәге хисләрне тыеп торып булмый, кем беләндер бүлешәсе килә. Ә иртәгәгә хәтле түзеп торыр чама юк. Андый чакта Гөлкәй мине тын да алмый тыңлый, әллә аңлый, әллә юк. Хәер, анысы минем өчен ул кадәр мөһим дә түгел. Сөйләшү гел бер яклы гына булмасын өчен, бервакыт мин аннан сорадым, болай юри гына, сүз булмаганнан сүз булсын дип кенә:
– Гөлкәй, ә сиңа берәрсе ошыймы соң? – дип сорадым.
Җавап бөтенләй мин көтмәгәнчә булды.
– Ошый… – диде Гөлкәй.
Кызыксынуым,  түземсезлегем хәттин ашты:
– Кем ул, кем ?
– Ә син беркемгә дә әйтмисеңме соң?
– Юк инде,  нишләп әйтим ди.
Гөлкәй шактый гына дәшми торды, аннары кабат сорады:
– Чынлап та, апа, беркемгә дә әйтмисеңме?
Мин аның йөрәк серен мәңге чишмәскә ант иттем.
– Сигезенче класста укучы Зиннурны яратам мин, апа. Аның белән сөйләшәсем килә. Тик оялам. Хат язсам, көләр дип куркам. Нишлим икән, апа? – Йөрәгеңә мәхәббәт кошы кунса, шулай ул, әллә нинди телсезләрне дә сандугач булып сайрата. Димәк, бу кызыйның да хисләре тәмам тулып ташкан, кемгә бушатырга белми аптырап, йөдәп йөргән чагы. Апасы  белән киңәшми, тагы кемгә дәшсен?
Мин Гөлкәйдән биш яшькә олы. Мәхәббәт, егетләр мәсьәләсендә  шактый шомарган унҗиде яшьлек, әни әйтмешли « бүгеннән тотып кияүгә бирерлек» кыз. Шуңа күрә тамак кырып, бик эшлекле кыяфәт белән акыл өйрәтергә керештем:
– Ә ул сиңа берәр нинди игътибар күрсәтәме соң? Синең белән сөйләшкәне бармы?
Гөлкәй уйланып торды.
– Сөйләшкәне юк та… Тик ул тәнәфестә гел миңа карый.
Мин көлеп жибәрдем:
– Анысы чүп кенә лә, сиңа шулай тоела гына. Әгәр ул сине ошатса, хат язар, очрашырга теләр  иде. Син аның өчен бала-чага гына бит әле. Юк, сеңлем, үзең беренче хат язып, кеше көлдермә.
Бу кырыс сүзләрдән соң  Гөлкәй ни  кичергәндер, белмим. Чөнки  аның йөзен күрмим, өйдә ут сүнгән, икебез дә юрган астында ятабыз. Хәер, унике яшьлек баланың күңел халәте мине  кызыксындырмады.  Ул үзе  дә  сүз башлавына үкенде, ахры. Байтак кына дәшми торгач: «Апа, бу турыда беркемгә дә әйтмә, яме», - дип  тагын кабатлады.
– Курыкма, әйтмәм, – дидем мин. Һәм икенче көнне үк көлә-көлә дус кызларым Сәрия белән Әнисәгә сеңлемнең йөрәк серләрен түктем:
– Безнең Гөлкәй дә гашыйк булган икән! Мыштым гына йөри, уйламассың да! Вәт кызлар, хәзерге яшьләрдә уку кайгысы юк. Без аның кебек чагында башны бәрә-бәрә укый идек, әйе бит?!
Кызлар кычкырып көлде. Чөнки өчебезнең беребез әлифбадан башка китап укыган кеше түгел, дәресләргә әзерләнүнең ни икәнен дә белмичә, өлгерүчеләр сафына чак-чак эләгеп торучылар идек. Мәктәпнең отличниклары, күзләрен йома-йома, шигырь ятлаганда, хатын-кызга тормышта мәңге кирәге чыкмаячак мәсьәләләр чишеп утырганда, без урамда, укытучыбыз Луиза апа әйтмешли, «трай типтек», егетләр белән үбештек. Алга китеп булса да әйтим, өчебезгә адәм рәтле бер  диплом кисәге булмаса да, беребез дә бу дөньяда югалып калмады. Чөнки дөньяга безнең заман, әрсезләр заманы килде!
Серен сатуым турында Гөлкәй икенче  көнне үк белде. Теге ачык авызлар, сер тотмас үрдәкләр үчекләргә уйлаганнар бит моны. Гөлкәй  кизләүгә суга  төшеп барганда, капка турыларында көнбагыш чиртеп утыручы Сәрия белән Әнисә аны туктатканнар да, болай дигәннәр:
– Гөлкәй, сөенче сиңа!. Хәзер генә Зиннур үтеп китте, сине сорады, килсен, су буенда көтәм, диде. Бар, йөгер! Китеп бармасын тагын.
Әйтеп кенә калсалар бер хәл, пырхылдап көлгәннәр дә бит әле юньсезләр. Ә Гөлкәй үзеннән көлгәнне болай да ифрат авыр кичерә, тотлыгуы аркасында да гел ирештереп, үртәп торалар бит. Бик гарьләнгән, үртәлгән, су буена төшеп тә тормыйча, буш чиләкләрен күтәреп кире кайтып киткән...
Гөлкәй миңа берни дә әйтмәде. Бу  турыда, авыз ерып кызлар үзләре сөйләде:
– Комач кызыл булды Гөлкәең, оялудан суга баруын да онытып, өегезгә сыпыртты! Шулай ул гыйшык-мыйшык хәлләре!
Мин бу вакыйгага әлләни игътибар  бирмәдем. Гөлкәйнең яшерен мәхәббәте дә, тәнәфесләрдә аңа караучы Зиннур исемле малай да минем өчен вак мәсьәлә  иде. Үз хәлем хәл, яңа армиядән кайтып төшкән дөньяда бер чибәр егет Ярулла белән мәхәббәт куерткан көннәрем. Башкалар ник шунда әйләнеп капланмый.
Гөлкәйдәге үзгәрешләрне бары берничә көннән соң гына сизә башладым. Ул минем белән сөйләшми икән бит! “Апа” дип яныма килеп ятмый, артымнан иярми, соравыма җавап бирми. Әйтерсең мин  юк! Болай да аз сүзле Гөлкәй бөтенләй йомылды. Шунда гына сиздем, аңладым, бик авыр хәл икән ул сине кешегә санламаулары! Тегеләй дә дәшеп карыйм Гөлкәемә, болай да... Юк, ирнен кыса да, ишетмәмешкә салышып китеп бара. Ул үзенә бикләнде, күңелен миңа да, башкага да түгел, көндәлеккә бушата башлады. Мин ул көндәлекне Гөлкәй өйдә юк чакта урлап укыдым, тик үзем өчен бернинди кызык тапмадым. Зиннур турында да, башка егетләр турында да бер сүз юк иде анда. Гөлкәй күбрәк үзе турында язган, уйларын, хыялларын түккән. Миңа рәнҗүен дә язып куйган: “Үз апаң да саткач, кемгә ышанырга?! Мин аны мәңге гафу итмәячәкмен,”- дигән. Бу сүзләрне уку авыр булды, ләкин инде нишләсәм дә Гөлкәйнең ышанычын кайтара алмый идем. Сенлем белән без гүя читләр идек...
 
Байтак еллар үткәч, кечкенә улымны алып, авылга иптәш кызым Әнисәләргә кунакка кайтканда, мин бер егетне очраттым. Безнең авылга олы юлдан өч-дүрт чакрым керәсе бар. Автобустан төшеп калып юл чатында басып тора идем, бәхетемә безнең якка таба бер җиңел машина  борылды. Кул күтәрмәсәм дә, яныма килеп туктады. Безнең авыл кешеләре юлчыны юлда бастырып калдырмый. Бер машинада хәтта унлап кеше утырып кайткан чаклар булды. Андый вакытта уңайлы-уңайсыз дип сырланып тормыйсың инде, ишәккә атланырга да риза буласың.
Ә бу юлы заказ биреп чакырткан кебек килеп чыкты. Йомшак утыргычлы иркен, җылы машина эчендә хуҗа үзе генә, утырып түгел, ятып кайтсаң да сүз әйтүче юк.
– Рәхмәт... кем диим... Безнең авылныкыдыр бит? – дип сүз башладым мин.
– Әйе.
– Яшьләрне танып та бетереп  булмый. Мәктәпне тәмамлауга авылдан киттем бит мин. – Руль артында утырган киң җилкәле, куе кара чәчле егет чынлап та, миңа таныш түгел иде.
– Ә мин сезне таныйм, – диде егет. – Сез Гөлкәйнең апасы.
– Бергә укыган идегезме әллә?
– Шулайрак.
Егет башка дәшмәде, үз уйларына чумды, авылга килеп җиткәндә генә:
– Гөлкәйгә сәлам әйтегез,- диде.
– Кемнән дияргә соң?
– Зиннурдан диярсез, әгәр онытмаган булса.
Зиннур... Мин аны искә төшердем. Кайчандыр Гөлкәй яраткан егет шушы икән. Ул да аңа битараф булмаган, димәк. Әнә бит ни гомер узгач та, онытмаган.
– Беләм, беләм, - дидем. - Гөлкәй сиңа гашыйк иде бит.
Ул чакта ук сер сатканны, хәзер ярый да ярый инде. Шул сүзләрне әйтүем булды, егет тормозга китереп тә басты. Машина кинәт туктаудан улым белән икебез дә алга сөрлегеп киттек. Кисәк кенә безгә таба борылган Зиннур белән чак  кына маңгайга-маңгай сөзешмәдек. Шул арада мин аның куе зәңгәр күзләрен, тулы иреннәрен күрергә өлгердем. Чибәр иде Гөлкәйнең яраткан егете, һай чибәр иде! Шундый  егетне онытып, ничек теге юньсезгә кияүгә чыккан диген?! Зиннур кебекләр өчен утка-суга керерсең.
– Сез чынлап әйтәсезме, Нурсинә апа?
– Әйе инде, нишләп алдашып  торыйм. Үз туганымны беләм бит инде мин. Аның белән синең хакта байтак серләштек, – дидем мин бераз чытлыкланып. Үземнең Атласымны үлеп яратсам да, яшьлектәге гадәт үзенекен итә, чибәррәк ир-ат заты күрдем исә авыз үзеннән үзе ерыла, күз уйный башлый.
Минем сүзләр Зиннурны уйга салды бугай, карашын басу ягына төбәп, үрмәкүч тәпиләредәй озын, сирәк керфекләрен күбәләк канатыдай каккалап торды да, башын чайкап:
– Белмәдем! Мин бит Гөлкәйгә дәшү түгел, якын килергә дә курка идем. Бигрәк горур иде бит ул. Аның өчен йөрәк байтак янды инде. Яратканын сиздергән булса соң...
«Әле хәзер дә соң түгел, Гөлкәй ялгыз»,  – димәкче идем, тик Зиннурның уң кулындагы алтын балдакны күреп алып, телемне тешләдем.
Әйе, Гөлкәй ул чакта иреннән аерылган, ялгыз иде. Аның кияүгә чыгуы да сәер булды. Әни Гөлкәйне сорарга кайтасыларын әйткәч, мин башта ышана алмый тордым. Чөнки Гөлкәй өй чебие булып гел өйдә утыра, ни клубка, ни кичәләргә, очрашуларга йөрми. Гомере буе карт кыз булып, ялгыз яшәргә тиеш кебек иде ул. Мин аның кем белән булса да яратышып, очрашып йөрүен, йә булмаса хат алышканын хәтерләмим. Шуңа күрә, Гөлкәйне сорарга киләләр дигәч, бер аптырашта калсам, булачак кияүне күргәч, артыма ук утыра яздым. Килешә-килешми дип тормыйча, Гөлкәйнең йөзенә бәреп әйттем ул чакта:
– Кайдан таптың бу мунча пәриен? – дидем.
Гөлкәй дәшмәде.
– Ичмасам, яратасыңмы соң син бу адәм кисәген?
Шул чакта Гөлкәй кеше ышанмаслык дәлил китерде:
– Аның әнисе яхшы, без бергә эшлибез, - диде.
Мин кияүгә чыкканда, булачак иремнең анасын да, атасын да, туганнарын да  тикшереп тормадым,  Атластан башкалар мине борчымый иде. Атласның берсе-берсе бишкә торырлык дүрт кыз туганы үзләренең барлыкларын соңрак белдерделәр. Әмма алар бишкә торса, мин берүзем унга торырлык идем, тәмле телем, мең төрле хәйләм белән Атласымны да үз ягыма аударгач, көрәш минем файдага тәмамланды. Чөнки мәхәббәтне җиңәрлек көч әле дөньяга тумаган. Мин ир белән торуның ни икәнен яхшы белә идем, шуңа күрә Гөлкәйнең акылсыз сүзләре ачуымны китерде:
– Төнлә анасын кочаклап ятарсыңмы?- дидем.- Әйтте диярсең, тора алмыйсың син моның белән, барыбер аерыласың. Мәхәббәттән башка яшәп булмый ул, сеңлем!
Минем сүзләр дөрескә чыкты. Гөлкәй, чынлап та, аерылды. Әни авыргач, эшеннән китеп, аны карарга авылга кайтты да, шуннан соң инде кире китмәде. Ире янына гына түгел, хәтта Әлмәткә дә кайтмыйча, Яртауга барып урнашты. Мин аның яшьлек мәхәббәтен  күргәндә, Гөлкәй, чынлап та, ялгыз, тик инде Зиннур  башканыкы иде.
 
***
Яртауда мине беркем дә каршы алмады, каршы алырга тиеш тә түгел иде. Чөнки Гөлкәй мин киләсен белми. Гаиләмне, бөтен эшемне ташлап, ерак юлга чыгуымның сәбәбе дә сеңлем хакында инде ничә айлар буе хәбәрсез булуымда иде. Ах-вах килешеп, еш очрашып, аралашып яшәмәсәк тә, барыбер бер беребезнең исәнлеген белешеп тора идек. Гадәттә Гөлкәй үзе шалтырата, хат язмаса да. бәйрәмнәрдә туган көннәрдә котлаулар җибәреп тора. Иң гаҗәбе дә шул булды, ни  минем туган көндә, ни хатын-кызлар бәйрәмендә Гөлкәйдән бер хәбәр килмәде. Җитмәсә, җомгага каршы бик яман төш күрдем. Имеш, әни өйгә кайткан да, кисәк-кисәк ит тозлый. Мин аптырап: «Нигә шулай күп тозлыйсың?» – дип сорыйм икән. Әни ашыга-ашыга җавап бирә: «Үзем белән алып китәм. Безгә хәзер ит күп кирәк, озакламый Гөлкәй дә килә, ул бит ит ярата», – ди... Шабыр тиргә батып уяндым. Бу төшне берничек тә хәерлегә юрап булмасын яхшы аңлап, мин икенче көнне үк, Атласның сукрануына да карап тормый, төенчекләремне төйнәдем дә юлга кузгалдым. Җаным тыныч түгел, күкрәгемә гүя боз тулган, бөтен эчемне өшетеп, калтыратып тора.
Автобустан төшкәч, шәһәр үзәгенә, Гөлкәй торган йортка ашыктым. Биш катлы кирпеч йортның беренче катындагы  бер бүлмәле фатирны без бергәләп сатып алган идек. Ни өчен шулай дим, чөнки әни авыргач, Гөлкәй аны карарга авылга кайтты. Һәм шул кайтуыннан ире янына башка китмәде. Әнинең елын үткәргәч, без йортны саттык һәм шул акчага Яртаудан Гөлкәйгә шул кечкенә генә булса да фатирны алып бирдек. Абый бу мәшакатьләргә бөтенләй катнашмады, ризалыгын белдереп, хат кына язды. Ә минем тормышым җитеш, өемдә муллык, шуңа күрә истәлеккә әнинең мамык шәле белән тегү машинасын гына алдым да, калган бөтен әйберне Гөлкәйгә илтеп бушаттык. Сеңелемнең тормышы начар түгел, тик һаман сыңар канат булып яшәве генә эчне пошыра иде.
Кыңгырауга күпме бассам да, ишек ачучы булмады. «Гөлкәй, сеңлем, бу мин, апаң, ач!» – дип ялвардым. Тик миңа шомлы тынлык кына җавап бирде. Аптырагач, күршеләренең ишеген шакыдым. Колга буе бер ябык карт чыкты да: «Ее уже давно не видно,  может  в больнице, а может и померла»,  – дип котымны алды.
Әйберләремне ишек төбендә калдырып урамга чыктым. Гөлкәйнең фатир тәрәзәләре ишегалдына карый, тик пәрдәләр ябык, берни күренми. Шулай да, җирдән бер таяк алып, тәрәзәгә кактым. Бу инде аптыраганнан, чарасызлыктан гына эшләнгән эш иде. Шулчак, йә Ходайның рәхмәте, пәрдәләр тирбәлеп куйды, һәм мин тонык тәрәзәдә сеңлемнең  аксыл ябык йөзен күрдем. Ул  ниндидер буш, битараф караш белән миңа карап торды да, кабат пәрдә артына кереп югалды.  Гөлкәйнең мондый битарафлыгы эчемне пошырса да, исән-имин күрүемә сөенә-сөенә, ишеккә йөгердем. Ул ачык иде. Тик Гөлкәй үзе каршыламады, мин кергәндә ул урында  ята иде инде. Алып килгән әйберләремне урнаштырып та тормыйча, янына йөгереп килдем:
– Исәнме, Гөлкәй! Ни булды сиңа? Авырыйсыңмы әллә?
Ул дәшмәде, буш карашын стенага төбәп ятуында булды. Мин аның йөзенең ябыклыгына, сарылыгына аптырап карап тордым. Мондый ябыклык. мондый сарылык миңа таныш иде... Йөрәгем жуу итеп китте: «әни чире...»
– Гөлкәй, кай җирең авырта, сеңлем?
Аның төссез  иреннәре кыймылдап куйды:
– Хәлем юк... – тавышы үтә дә көчсез, зәгыйфь иде.
Куркыныч төш юкка гына кермәгән икән шул... Йөрәгемә шом үрләде, күзләремә яшь тулды. Гаҗиз карашымны кая төбәргә белмичә бүлмә буйлап йөгерттем. Шунда гына фатирдагы үзгәрешләрне абайлап алдым. Гаҗәпләнүмнең чиге булмады. Чөнки монда Гөлкәй яткан карават белән түгәрәк өстәлдән башка берни калмаган, бүлмә шып-шыр, буш иде. Ни булган монда? Йә Рабби, ни булган?!
– Гөлкәй, кайда синең әйберләрең? Телевизорың, диваның, шкафларың кайда?
Ниһаять, сеңлем миңа таба борылды, нидер исенә төшерергә теләгәндәй, кашларын җыерып уйланып торды-торды  да:
– Минем скрипканы урладылар, – диде.
Шул сүзе белән гүя болай да миңгерәгән башыма китереп сукты. Аны акылыннан язган дип уйларга тулы нигез бар иде...
Ә сеңлем ифрат тыныч, битараф карашын миңа төбәгән дә, мыскыллаган кебек сүзен дәвам итә:
– Мин инде скрипкада уйнарга өйрәнгән идем...
Аның белән сөйләшүнең файдасызлыгын аңлап:
– Әйдә бергәләп чәй эчәбез, – дидем.
Чынлап та, юлдан соң тамагым кипкән иде.
– Минем ашыйсым килә, – диде сеңлем.
– Хәзер берәр нәрсә әзерләрбез.
Ярый әле сумка тутырып азык-төлек алып килгәнмен, югыйсә бу йортта, ачка үләм дисәң дә, бер кабым ризык калмаган иде. Ничек җан асраган  Гөлкәй? Чәй әзерләгәч, аны табынга дәштем. Сеңлем урыныннан кузгалды... Һәм минем каршымда... тире белән сөяктән генә торган бер җан иясе пәйда булды.  Торып баскач та, ул кинәт чайкалып китте, аннары кабат урынына авып, хәлсез тавыш белән:
– Монда гына алып кил, – диде.
Әни дә шулай ябык, көчсез иде...
Китергән тәм-томны кабаланып ашарга керешкәч кенә, мин сеңлемнең ни дәрәҗәдә ач булуын аңладым. Авыру кешеләр болай ашамый. Шул уй күңелемә җылы кертеп җибәрде. Гөлкәйнең:
– Апа, минем ит ашыйсым килә, – дигән сүзләрен дә ишеткәч, күңелемдәге шомлы, авыр уйлар таралып киткәндәй булды. Болай булгач, өмет бар! Өмет бар!
Икенче көнне өйдәгеләргә хәбәр бирергә дип, иртүк шәһәрара сөйләшү пунктына киттем. Гөлкәйне ташлап китә алмавымны, тиз генә кайтып булмасын әйтергә кирәк иде. Билгеле, Атлас ризасызлык белдерде, йорт тулы мал-туар, аларны кем карый, дип сукранды. Алай авыргач, Гөлкәйне үзебезгә алып кайт, монда карарсың, диде. Гөлкәйнең безгә кайту түгел, ишек алдына да чыгарлык хәле юк икәнен ничек аңлатасың аңа? Кеше ышанырлык хәлмени. Ярар, исән кешеләр яшәр ничек тә, Атлас янында ике малай  бар. Мәктәптә генә укып йөрсәләр дә эш рәтен беләләр. Ә мин монда, сеңлемә кирәк.  Миннән башка аның беркеме юк.
Тукта, нишләп булмасын ди әле? Ул бит эшли иде. Эштәгеләре ник хәл белергә килмәгән? Кеше ачтан үлеп ята, ник берсе килеп карасын!
Гөлкәйнең үзәк почтада эшләвен белә идем. Халидә исемле дус кызы бар икәнен дә белә идем. Кереп сораштырып карарга булдым. Ни булган Гөлкәйгә? Сәламәтлеге ташып  торган япь-яшь кеше нигә мондый хәлгә төшкән?
Сөйләшү пунктыннан чыгуга почтага юнәлдем. Бер тәрәзә янында беркем юк иде, шунда утырган калын кашлы апага мөрәҗәгать итеп:
– Гөлкәй Ризванованы чакырыгыз әле, – дидем.
– Кем ул?
– Кассирмы инде, контролермы шунда...
– Бездә андый кеше юк.
– Ә Халидә?
– Фамилиясе ничек?
– Белмим.
– Белгәч, килерсез. Монда справочный түгел.
Эчке бүлмәләргә илтә торган ишеккә юнәлгән идем,  өстенә куе зәңгәр төстәге костюм-чалбар кигән, күкрәк кесәсенә “охрана” дип язылган бер кырыс ханым юлыма аркылы төште:
– Посторонним вход воспрещен! Күрмисеңмени, акка кара белән язылган.
Әмма Ходай бар икән. Бирим дигән колына чыгарып куя юлына. Нәкь шул чак урам яктагы ишектән ябык озын буйлы, сары  курткалы бер кыз йөгереп керде дә, бая гына мин сөйләшеп торган тәрәзәгә капланып:
– Дамира апа, шалтыратыгыз әле Халидә Мирзовнага, тизрәк чыксын. Банкка барырга машина килде, – диде.
Шуннан соң инде миңа  Халидәнең чыкканын көтәсе генә калды. Күп тә үтмәде тыюлы ишектә җыйнак гәүдәле, 30–35 яшьләрдәге бер сөйкемле ханым пәйда булды. Бу һичшиксез Халидә булырга тиеш иде. Чынлап та, ул үз исемен ишетүгә, миңа борылып карады, танымавына  бермәл аптырап та калды бугай. Аның ашыкканын белгәнгә, вакытны сузмыйча, сүземне әйтеп калырга ашыктым:
– Нишләттегез Гөлкәйне?
Халидәнең йөзенә курку, аптырау галәмәте чыкты,  күзләрен зур ачып:
– Ни булды аңа? Кайда ул? - дип сорады.
– Өендә, ачлыкка интегеп ята.  Ник хәлен белмисез? Сездә эшли бит ул!
Шулчак Халидә яныма ук килеп колагыма пышылдады:
– Ул монда эшләми.  Мин үзем дә Гөлкәйне югалттым. Өенә әллә ничә бардым, ишек ачучы булмады.
– Ничек инде эшләми?!
Халидә соравыма сорау белән җавап бирде:
– Сез аның кеме?
– Апасы!
– Алайса бүген кич белән мин сезгә киләм.
Ул сүзендә торды, килде. Әмма Гөлкәй никтер Халидә белән сөйләшергә теләмәде. Бер сүзгә катнашмыйча, Халидәнең сорауларына җавап бирмичә, ниндидер чит кеше сыман, утырды да, кисәк кенә урынына барып ауды һәм үксеп-үксеп елый башлады. Мин аңа тынычландыра торган дару бирдем. Күзләрендә яшьләре дә кипмәгән килеш, Гөлкәй ничектер бик тиз йоклап та китте.
Халидә исә гаепле кеше сыман башын иеп, уйга батып утырды. Аннары миңа карамыйча гына сөйли башлады:
– Гөлкәй безне гаепли. Ләкин нишлик соң, Нурсинә апа?! Барыбызга да яшәргә кирәк бит! Розаның кызы түләүледә укый, иренә бернәрсә кирәкми, эчә дә эчә генә. Галяның чирле улын армиягә алырга торалар, көч-хәл белән майлап-җайлап йөри. Зәкиянең кредит түлисе бар. Барысының  да койрыгы бозга каткан... Дөреслек артыннан чаба башласаң, үзең  генә батасың... Заманасы нинди бит аның. Ярый ла Гөлкәй берүзе...  Аңа да кирәкми иде. Ни үзгәрә соң? Чебен дулап тәрәзә ватамы? Чүп кенә бит без алар өчен, бет кенә... Сыталар да китәләр.
Халидәнең бер олау сөйләп ташлавыннан мин бернәрсә аңламадым. Ул болай да билгесезлектән телгәләнгән күңелемә яңа сораулар гына өстәп китеп барды...
Тавык шулпалары, сөт ризыклары килеште Гөлкәйгә, йөзенә бераз төс керде. Ул инде элеккечә хәлсез түгел, йөгереп йөрмәсә дә, сөйләшә башлады. Аның сөйләвеннән мин шуны аңладым, чынлап та Гөлкәйнең скрипкасы булган, ул хәтта бер танышыннан дәресләр алып йөргән. Яхшы гына уйный да башлаган. Ә диван белән шкафны, эшсез, акчасыз калгач, үзе саткан икән. Калганнарын, шул исәптән скрипканы да урлап чыкканнар. Көпә-көндез. Гөлкәй ишеген бикләргә оныткан булган. Шул арада кайсыдыр күреп, кереп өлгергән. Тик үзенең нигә эшсез калуын Гөлкәйнең әйтәсе килмәде, сорауларымны җавапсыз калдырды. Гомумән, аңардан ни дә булса сорашу, төпченү файдасыз, ул бары тик үзе теләгәнне генә сөйли, әңгәмәнең дилбегәсе тулаем аның кулында иде. Минем көнем ашарга пешереп, аны карап, өйдә җыештырынып, кибетләрдә йөреп үтте.
Икенче көнне Халидә тагы килде, бу юлы буш кул белән түгел иде.
– Кызлар бирде, – дип өстәлгә азык-төлек тулы зур гына пакет китереп куйды.
Ул килгәндә Гөлкәй йоклый иде, шуңа без күрә шыпырт кына кухняда сөйләшеп утырдык.
– Нурсинә апа, Гөлкәйне үзегез белән алып китегез. Калдырмагыз  берүзен, – диде Халидә. – Аңа хәзер санаторий кирәк. Нервылары какшаган аның.
– Ни булды соң аңа? Ник эшсез калды ул?
– Кирәк булса, үзе сөйләр, миннән сорамагыз, – диде Халидә.
– Мин Гөлкәйне алып китәрмен. Тик фатирына күз-колак булып торырга кирәк.  Әнә бит бөтен әйберен урлап чыкканнар. Үзе булмаганда, алла сакласын, кереп тә утырырлар.
– Аның фатирын берәрсенә тапшырырга кирәк. Акчасы да була, түләп-карап та торырлар,- диде Халидә.
– И-и, аның белән йөрергә вакыт бармы? Монда ай буе ятып булмас бит.
Халидә бераз уйланып торды да:
– Әгәр ышансагыз, бу эшне миңа тапшырыгыз.
Ничек инде ышанмыйсың ди? Шулай сөйләштек тә. Халидәгә адресымны, өй телефонын бирдем. Ул Гөлкәй фатирының ачкычын үзе белән алып китте, иртәгә ясатып китерәм диде.
Икенче көнне Гөлкәйнең әйберләрен сумкаларга тутырырга керештем. Тартмалардагы киемнәр арасыннан зәңгәр тышлы ике калын дәфтәр килеп чыкты. Ачып карамасам да аңлашыла, бу Гөлкәйнең көндәлекләре иде. Димәк, һаман яза, серләрен бары кәгазьгә генә ышанып тапшыра. Шулай да кызыксынуым  җиңде, дәфтәрнең берсен алып, актарып карадым. Дәфтәр канатларындагы вак, тигез җөмләләр Гөлкәй күңелендәге бик күп серне ача ала иде. Тик боларны укып торырга әлегә вакыт та юк, аннары Гөлкәй күреп алса, үпкәләячәк тә. Шулай да мин соңгы биткә күз салырга өлгердем. Ул биттәге язуны күрми мөмкин дә түгел иде. Чөнки ак битне тутырып зур, исерек хәрефләр белән бары ике генә сүз язылган:
Нишләттегез Гөлкәйне?!
Укыдым да сискәнеп киттем. Шул ук сорауны мин Халидәгә дә биргән идем. Тик ул миңа берни әйтә алмады. Сорауның җавабы кемдә? Гөлкәй үзе аны кемгә атаган? Сеңлемнең бу хәлгә төшүенә кем гаепле? Көндәлекләрне укысам, бәлки күп нәрсә ачыкланыр иде. Төнлә, Гөлкәй йокыга киткәч, укырга булыр, дип уйладым мин.
Ләкин ниятем чынга аша алмады. Гөлкәй төне буе йокламыйча бәргәләнеп чыкты. Үксеп- үксеп елады, «Үләсем килә!» дип өзгәләнде. Мин ни эшләргә белмәдем, биргән даруларымның да ярдәме тимәгәч, ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга туры килде. Өстенә ак халат кигән яшь  кыз илтифатсыз гына Гөлкәйне карады да, ниндидер укол кадап китеп барды. Бу нинди чир, дип сораган идем, иңнәрен сикертеп: «Витафобия», – диде. Мин берни аңламадым, андый чир турында гомеремдә ишеткәнем  юк иде. Гөлкәй йокыга киткәч тә, – көндәлек уку дәрте калмады – мин дә урынга барып аудым...
Фатирны Халидә карамагына калдырып, икенче көнне без Шынталыга кайтып киттек. Гөлкәй юл буе сөйләшмичә, тәрәзәгә карап барды. Хәер, бер сүз әйтте, җәй килгән икән, диде. Күрәсең, күптән урамга чыкканы булмаган. Тере мәет шундый буладыр инде... Ә мин сеңлемнең көн яктысында тагы да  төссезрәк, ябыграк күренгән боек йөзенә карап, аны кызганып, үземне битәрләп кайттым. Шул гомер үз туганыңның хәлен белми яшә инде. Әгәр, алла сакласын, үлгән булса... Гомерлек үкенеч бит. Юк, Гөлкәйне үземнең яннан башка беркая да җибәрмим. Фатирын сатарбыз да, Шынталыга кайтып урнашыр. Хисапчы эшен кайда да табып була. Бергә яшәргә кирәк. Кайгыда да, шатлыкта да бергә.
Халидә бер айдан соң шалтыратты. Фатирга бер яшь гаилә керткән, акчасын бер  елга алып куйган. Санаторийлар хакында да белешкән икән. Нәкъ менә нервы-йөрәк чирләрен дәвалый торган бик әйбәт «Хыял» шифаханәсенә юлламалар бар, шул акчага сыешып була, диде.
Гөлкәй бездә бераз хәлләнеп китте китүен, тәненә ит, йөзенә нур кунды. Әмма аның күңел халәте әлләни үзгәрмәде. Үз уйларына батып, күләгә кебек йөри, авызыннан «әйе», «юк»тан башка сүз чыкмый. Ичмасам бер көлеп, елмаеп караса!
Ул еш кына урамга, капка төбенә чыгып баса да, карашын күккә төбәп, нидер пышылдый. Шыпырт кына артыннан килеп сүзләренә колак салган идем, сеңлемне кызганудан елыйсыларым килеп китте.
– Әй болытлар,  ак болытлар, алып китегез минем сагышларымны, үзегез белән еракларга-еракларга алып китегез. Күңелемә тынычлык килсен, өшегән йөрәгемә кояш нурлары тулсын. Агымсулар белән бөтен борчуларым агып китсен, җылы җилләр җаныма өмет бирсен, минем бу җирдә яшисем килсен! Ярдәм итегез миңа! И Ходаем, рәхим-шәфкатеңнән ташлама! Җирне ничек яңартсаң, минем җанымны да шулай яңарт, яшәргә көч бир!
Яшисем килә, димәде Гөлкәй, «Яшисем килсен!» – диде. Нигә шул хәтле тормыштан,  якты дөньядан бизгән соң ул? Мин моны берничек тә аңлый алмадым.
Санаторийга барырга ризалашырмы икән дип шикләнгән идем, Гөлкәй берсүзсез күнеп, әйберләрен җыя башлады. «Барасың киләме соң?» дип сорагач, «Миңа хәзер кайда да барыбер», – диде. Бөтен нәрсәгә битараф булуны  медицина телендә  депрессия диләр. Кайберәүләр еллар буена бу халәттән чыга алмыйча, җансыз кеше кебек яши ди. Мондый чакта яшәү урынын алмаштырырга, яңа кешеләр белән аралашашырга кирәк икән. Эштәгеләр миңа шулай диделәр. Шуңа күрә мин Гөлкәйне санаторийга җибәрү ягында идем.
Гөлкәй киткәч, гәрчә аның барлыгы әлләни сизелмәсә дә, миңа ямансу булып калды. Ничектер ул гел өйдә кебек, әле бер, әле икенче бүлмәдән килеп чыгар кебек тоелды. Чөнки  тавышсыз-тынсыз гына, бары тик һавадан гына торган җан иясе  кебек йөри иде ул. Сеңлем китеп берничә көн үткәч, мин аның көндәлекләре  турында искә төшердем.  Гөлкәйнең караваты астындагы сумкада булгач, әлегә кадәр аларга  берничек тә кагыла алмый идем. Инде иркенләп актара башладым. Көндәлекләрне Гөлкәй үзе белән алмаган, алар шунда, киемнәр арасында калган иде. Вак  хәрефләрдән төзелгән тигез юллар әкияттәге  йомгак җебедәй мине Гөлкәйнең серле  караңгы тормышына алып кереп китте...
 
***
7 август, 1989.
Мин зәңгәр төсне яратам. Дөнья үзе дә гел зәңгәр төстән тора бит. Күк тә зәңгәр, йолдызлар да, диңгез дә... Зәңгәр чәчәкләр бар, тагы... зәңгәр күзләр бар. Аның да күзләре зәңгәр иде. Тик ул күзләргә мин туйганчы карый да алмадым. Әгәр карасам, кереп баткан булыр идем. Әгәр без бергә булсак, мин гомерем буе зәңгәр томан эчендә яшәр идем. Исерек кеше кебек. Мәхәббәттән исереп. Кадерлем... Ул да сине минем кебек яратамы? Әгәр шулай икән, мин бик бәхетле. Юк, ничек инде бәхетле булыйм ди? Ничек инде мин синсез бәхетле булыйм ди?! Әмма нишләргә соң? Шул кадәр озын гомерне синсез, мәхәббәтсез ничек яшәп бетәрмен ? Синсез яшисем килми!!!
Синең туең көнне мин бөтен көндәлекләремне яндырдым. Сезнең очта төн буе гармун тавышлары, җыр-көлүләр яңгырап торды, ә мин  мунчага барып, мич кабыздым. Төне буе шунда ак хыялларымны яндырып утырдым. Җидегән йолдыз җиде була, җиде әйтсәң савап була... Мин сине җиде ел беләм икән. Җидене серле сан диләр. Серледер шул... Җиде елга җиде көндәлек. Җиденче август. Синең туең... Ә мунча мичендә минем мәхәббәтем, ак өметләрем, якты хылларым яна. Утка барыбер. Ул минем хисләремне комсызланып йота. Минем хыялларым аңа туеныр ризык кына шул. Мунча ишеген яптым бит югыйсә, йөрәгемне телә торган бу дәртле шат көйләр кайдан гына саркып керә соң?! Син бәхетледер бүген. Аны үбәсеңдер. Ә ул нинди бәхетледер! Аннан да бәхетле кеше дөньяда юктыр да. Ул синең зәңгәр күзләреңә карый-карый көләдер...  Ә мин бүген үләм.  Әкияттәге су кызы кебек күбеккә әйләнәсе иде...
Җиденче август -  Гөлкәйнең үлгән көне. Белегез: бу җирдә Гөлкәй дигән кеше юк. Бүген Гөлкәй үзенең җанын югалтты. Ул бүген үзенең җанын аның кәләшенә - безнең авыл балаларына биология укытырга килгән Сарман кызына бирде. Сарман кызы минем өчен яшәячәк. Чөнки ул аның белән.
 
***
15 сентябрь, 1997.
Мин Яртауда, үземнең фатирымда тәртип урнаштырып маташам. Минем үз оям бар. Тик бу ояда мин япа-ялгызым яшәячәкмен. Җыештырганда, китаплар арасыннан зәңгәр тышлы дәфтәрем килеп чыкты. Мин аның турында бөтенләй оныткан идем. Чүп-чар белән бергә чыгарып ташларга уйлаган идем дә, тик никтер кызганыч булып китте.
Мин хәзер тормышка башкачарак карый башладым бугай. Менә кеше. Ул бар, ул синең яныңда, сөйләшә, көлә, йөри. Ул бар. Тик синең аның барлыгына исең китми, шулай булырга тиеш кебек, ул мәңге булыр кебек. Кеше яши, ул синең янәшәңдә йөри, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Аның ни кадәрле кадерле, газиз зат икәнен син әле аңламыйсың да. Кай чагында аны күрмисең, ишетмисең, тыңламыйсың. Ә көннәрдән бер көнне ул юкка чыга. Син аны сагынасың, эзлисең, тавышын ишетәсе, йөзен күрәсе, күзләренә карыйсы килә. Ләкин ул юк... Дөньяларны актарып эзләсәң дә, аны инде башка күрә алмыйсың, әйтер сүзләреңне җиткерә алмыйсың. Хәтта ул бик, якында, аяк астыңда гына булса да... Чөнки ул кеше белән сине үлем аера. Ул кеше синнән мәңгелеккә киткән, башка очрашулар юк. Юк...
Әнине югалтканнан соң үзем дә упкынга төшеп киткән кебек булдым. Әтинең үлеме болай ук авыр булмаган иде кебек. Чөнки туган йортыбыз, әниебез бар иде. Апага да шулай авырмы икән? Аның янында ичмасам ире – Атлас абый бар, ике улы – Ленары белән Илнары бар. Ә минем беркемем юк. Мин япа-ялгызым. Өч ел ир белән яшәп балам да булмады. Бала булмагач, ник яшәргә, тормышның ни яме бар? Барыбер яратмыйм ич мин аны. Шуңа күрә Әлмәткә кире кайтасым да килмәде.  Апа белән җизнәй әйберләрне алып килештеләр, урнаштырыштылар да кайтып киттеләр. Алар киткәч, берни эшли алмыйча тиле кебек тәрәзәгә, минем өчен әлегә ят булган шәһәрнең  урамнарына, шул урамда йөрүче бөтенләй чит кешеләргә карап утырдым. Ник килдем инде мин монда? Нәрсә эзләп, нәрсә көтеп?  Нәкъ менә шунда ашкындым бит. Әллә бәхетем, мәхәббәтем шушы шәһәрдә көтәме? Бөтен дөньяны, хәсрәт-кайгыларны онытып, гашыйк буласы иде! Яраткач, яшисе дә килер иде. Күңелдә бу кадәр бушлык булмас иде. Мәхәббәт, дөньяда Гөлкәй исемле бер хыялый җан бар икәнен онытма, кил син миңа, күңел күгемдә аккош булып оч, йөрәгемә  очкын булып төш тә, учак ягып, туңган җанымны җылыт.  Кил, мәхәббәт, читләп үтмә мине!
 
20 сентябрь, 2002 ел.
Исәнме, зәңгәр дәфтәр! Таныйсыңмы син мине? Таныйсыңмы? Күрәсеңме, нинди сәер бүген синең хуҗаң? Урамда – көз, ә минем күңелемдә гөлләр чәчәк ата, сандугачлар сайрый!  Бүген Гөлкәйнең күзләреннән бәхет нуры түгелә. Бүгенге көн кичәге көнгә бөтенләй, бөтенләй охшамаган! Юк, кичә белән бүгенне бутыйм бугай мин. Сәгать төнге ике бит инде. Шулай булгач, мин инде ике көн бәхетле, ике көн! Бу бит шундый күп! Кайчагында бер мизгел дә бөтен тормышыңны яктыртырга җитә. Ә монда ике көн! Рәхмәт, язмышым, рәхмәт сиңа! Син аны юлыма чыгардың, син мине ул үтәсе сукмактан алып киттең. Әгәр без очрашмаган булсак... уйларга да куркыныч, әгәр мин башка урамнан киткән булсам... Бу бит коточкыч югалту була иде. Югалту да түгел, бу тапмау була иде. Һәм минем бүгенге көнемдә шатлык кояшы балкымый иде. Бу кояш төнемне якты, кышларымны җылы итәчәк. Аңлыйсыңмың син мине, дәфтәркәем-сердәшем? Барысы да шундый сәер булды. Бәлки могҗизадыр? Мин бит аны төшемдә күрдем. Шундый ачык итеп, нәкъ өндәге итеп. Имеш, ниндидер җыелыш бара икән. Кеше күп. Алда өстәл артында берничә ир утыра. Шуларның берсе никтер миңа төбәлгән. Мин башта әле игътибар итмим әле, аннары безнең карашлар очраша. Шулчак бөтен дөнья югала, бар нәрсәне томан төреп ала, бары тик без икәү, ул да мин генә калабыз. Аның карашы шундый назлы, җылы, бу караш йөрәгемә үтеп керә. Мин үземә төбәлгән зәңгәр күзләргә карап сихерләнеп, оеп  утырам. Менә ягымлы ир урыныннан торып, каршыма килеп баса да, миңа кулын суза. Без кулга-кул тотышып  бүлмәдән чыгып китәбез. Ишек төбендә ап-ак «Волга» машинасы тора икән. Ир миңа ишекне ача, аннары үзе рульгә утыра. Һәм без китәбез. Каядыр тауга таба менәбез, йөзебезгә батып барган кояшның алсу нурлары төшә. Кая барабыз, мин белмим, ләкин миңа шундый рәхәт, шундый тыныч. Күңелем тулы шатлык икән. Үзем уйлыйм: без икәү, без бергә!
Менә шундый матур төш күрдем мин, дәфтәркәем. Уянгач та озак айный алмыйча яттым әле. Күз алдымда миңа шундый яратып, назлап караучы һаман шул ягымлы ир булды. Мин аңа төшемдә генә түгел, өнемдә дә гашыйк булдым. Аның карашы мине көне буе озатып йөрде, ул көнне мин гомердә булмаганча шат идем, көләч идем. Хәтта эштәгеләр сәерсенеп карадылар. Сөйләп кара син аларга, төшемдә күргән егеткә гашыйк булдым дип, кычкырып көләчәкләр.
Шул төшем, шул матур төшем чынга ашар дип хыялланырга да кыймаган идем югыйсә. Бу чынлап та бер могҗиза булды!
Без эштән гел Халидә белән бергә кайтабыз. Ул бу арада гуя вулкан өстендә яши, җанын кая куярга белми. Чөнки иренең мәхәббәте суынган, каядыр читтә йөри. Кайбер төннәрдә бөтенләй кайтмый икән. Халидә әрнү-сагышларын миңа бушата. Мин аңа бернинди киңәш бирә алмыйм, бары тыңлыйм гына. Мохтарның да соңга калып та, кунып та кайтканы бар иде, тик миңа барыбер иде. Мин көнләшүнең нәрсә икәнен белмәдәм. Ә Халидә ирен бик ярата. Чөнки алар яшьтән үк яратышып, йөрешеп өйләнешкәннәр.
Кичә дә без бергә кайттыйк. Безнең йорт турысына җиткәч, Халидәнең никтер миннән аерыласы килмәде. Ялгыз каласым килми, әйдә әзрәк урамда йөрик әле, диде. Мин аңа каршы килә алмадым һәм без паркка таба юнәлдек. Быел көз бик матур килде. Аяз, якты. Аяк астына алтын яфраклар сибелгән. Шундый тәмле чиста һава, сулап туймалы түгел. Әкрен генә барабыз. Шул чак каршыбызга әллә кайдан гына кара күн курткалы таза бер ир килеп чыкты да, безгә эндәште:
– Кызлар, туктагыз әле, сезгә сүзем бар, – диде.
Без туктадык.
– Мин сезне семинарга чакырам, бик кызыклы тема. Күңелсез булмас, үзегез өчен ни дә булса алырсыз. Бүгенге заманда укымышлы, хәбәрдар  булу кирәк.
Без билгеле аптырап калдык, бик сәер булып тоелды аның сүзләре. Мөгаен берәр товарга реклама ясамакчы буладыр, дип уйладым мин. Бу сәер бәйләнчек бәндәдән тизрәк котылмакчы булып, кул селтәп китеп барасы идек... Шулчак...
Шулчак каршы йорт почмагыннан аксыл плащлы, озын буйлы тагы берәү йөгереп чыкты:
– Фидаил, әйдә, башлыйбыз, – дип кычкырды.
Бу ул иде... Мин аны шундук таныдым, бу бит ул, төшемә кергән ир иде!  Бер мәл чокырга төшеп киткәндәй миңгерәп, югалып  калдым. Халидә мине җиңемнән тарта, ә мин селкенә дә алмыйм.
– Менә, кунаклар чакырам да, ялындыралар, кермиләр әле, – диде Фидаил атлысы.
Аксыл  плащлы ирнең кызыксынучан һәм зәңгәр нур белән тулы ифрат ягымлы карашы безгә күчте:
– Кызлар, әйдәгез, акыллы сүз тыңлап чыгыгыз, үкенмәссез.
Һәм мин сихерләнгән кебек аңа иярдем. Халидә нәрсәдер кычкырды, әмма ул әйткән сүзләр  акылыма барып җитмичә, сукмакка сибелеп калды...
Шулай итеп мин аңа таба атладым.  Әгәр ул шулчакта  тәмугка чакырса да, мин барыбер берсүзсез аңа иярә идем.
Без таш йортның таш баскычлары буйлап икенче катка күтәрелдек. Ниндидер бүлмәгә кердек. Анда байтак кеше җыелган, тик аларның барысы да ир-ат затыннан иде. Кызык инде, ир-атлар күп  булган җирдә гел караңгы төсләр хуҗа була. Ә хатын-кызлар җыелса, гуя гөлбакчага килеп керәсең, нинди генә төсләр булмый анда.
Мин аптырап каушап калдым. Бу хәтле ир-ат арасында берьялгызым  нишләп йөрим әле? Шул чак бәлки борылып чыгып китәсе булгандыр.
Ләкин минем китәсем килмәде. Чөнки шул кара төсләр арасында үзенең ак плащы белән аерылып балкып  торган ир-егет күңелемне  ымсындырып, үртәп тора иде. Юкка гына кермәгәндер ич ул минем төшемә?
Шулчак түрдә, өстәл артында утыручыларның берсе торып басты да:
– Башлыйбыз, иптәшләр, утырышыгыз, – диде.
Мин ишек кырындагы артсыз урындыкка утырган идем, мине үзе белән ияртеп кергән ак плащлы ир нәкъ каршыма килеп утырды да, күзләремә туры карап,  бик якын, үз итеп елмаеп куйды. Шул елмаюдан бөтен җаным -тәнем балкып-җылынып китте, гуя ниндидер серле көч ике  күңел арасында күзгә күренмәс күпер сала башлады...
– Җыелышны башлыйбыз, иптәшләр, – дип кабатлады түрдәге ир. Ул нидер сөйләргә кереште. Мин аны тыңларга, сүзләрен тотып, башыма салырга күпме тырышсам да барып чыкмады, чөнки күңелемдә бөтенләй башка уйлар бөтерелә иде. Төшемдә күргән ягымлы затның җылы карашы астында оеп, бар дөньямны онытып, мәрткә китеп утырдым. Калганнары барсы да томан эчендә иде. Кыюланып әллә ничә тапкыр карашымны аңа күчердем. Аның зәңгәр күзләре туп-туры миңа, бары миңа гына төбәлгән иде... Шул ягымлы караштан бөтен тәнемә ут йөгерде, йөрәгем ярсып типте, үсмер чагымдагы кебек зәңгәр тирән күлләргә кереп батарга, шунда бөтенләйгә төшеп югалырга да әзер идем. Шундый күркәм ирнең игътибарыннан, җылы карашыннан бәхетнең җиденче катында канатсыз очып йөрдем.
Шулчак Ул урыныннан кузгалды, түргә таба атлады һәм өстәл янына килеп басып:
– Гамир Зәкиевич белән килешмим мин, – диде. – Нишләп әле без эшмәкәрләр белән генә эш итәргә тиеш? Әйе, алар бай, безгә матди ярдәм күрсәтә алалар. Ләкин алар аз бит. Безгә гади халыкны, эшчеләрне, авыл кешеләрен үзебезнең сафка тартырга  кирәк. Әгъзаларыбыз күбрәк булган саен, массалар белән ешрак аралашкан, очрашкан саен партиябез идеологиясе дә киңрәк таралачак. Сайлаучыларның төп өлеше гади халык, шуңа күрә иң беренче очракта аларның ышанычын яулау кирәк.
Мин айнып киткәндәй булдым. Нинди җыелыш соң бу? Нинди партия? Минем үз гомеремдә сәясәт белән кызыксынган кеше түгел юк. Телевизорда иң өнәмәгән тапшыруым да – яңалыклар. Тегендә атканнар, монда шартлатканнар... Яшәргә куркырсың. Бер яхшы хәбәр юк. Бер үк кешеләрнең акыл сатулары да туйдырды инде. Сөйлиләр дә, сөйлиләр. Аларның матур сүзләренә, алтынга манган вәгъдәләренә гади халык ышанмый, бернәрсә өмет итми, тик дөньялар тыныч булсын, Чечнядагы кебек сугышлар кичерергә язмасын, дип кенә тели.
Ә Ул әнә нәрсә ди... Димәк, Ул минем кебек дөньясын онытып утырмаган, тыңлаган. Мин исә хыял дәрьясына чумып, кемнәрнең нәрсә әйтүен түгел, хәтта кемнәр сөйләгәнен дә искәрми калганмын.
Чөнки Аңардан башка мине беркем, берни кызыксындырмады. Һәм бу сәер җыелышта мин бары тик төш белән өнне кавыштырырга теләп кенә  утырдым...
Башкаларны тыңлыйсым килмәсә дә, Аның һәр сүзен йотылып тыңладым. Һәм тыңлаган саен үзем өчен якын, кадерле була башлаган бу сөйкемле затның акыллылыгына, шулай оста итеп, ышандырып, аңлатып сөйли алуына сокландым. Тотлыкканга күрәме, бу кадәр кеше алдында чыгыш ясау түгел, хәтта үз иптәшләрем алдында да артык сүз әйтергә уңайсызланам, каушыйм мин. Минем өчен сөйләү гомер-гомергә үтә дә  газаплы бер эш булды. Ә ул үзен шундый иркен тота, сүзләрен кистереп әйтә:
– Партияләр күп, берсе дә начарны вәгъдә итми. Сайлау алдыннан барсы да сандугач булып сайрый. Халык андый буш вәгъдәләргә ышанмый инде хәзер. Конкрет эшләр, нигезле сүзләр кирәк. Бүген халыкны ни борчый? Иң беренче, әлбәттә, эш мәсьләсе.
– Дөрес әйтәсең, энем, – дип хуплап куйды шулчак кемдер. – Бөтен җирдә бетерү дә кыскарту. Халыкка кая барыргадыр. Башны тора салып элмәккә тыгып булмый бит. Барыбызга да яшәргә кирәк.
– Шулай, хәлләр һич тә мактанырлык түгел. Безнең кечкенә генә шәһәрдә дә ике завод ябылды, меңләгән кеше эшсез калды. Ә ил буйлап күпме? Әлбәттә кәгазьгә матур сүзләрне күп язып була, һәркемне эш белән тәкъдим итәбез, дип, алтын вәгъдәләр бирергә була... Тик моңа халык ышанырмы? Кешеләрне үз артыбыздан ияртер өчен, дәлилле сүзләр кирәк. Партиягә көчләп, куып кертеп булмый. Саныбыз аз булса да, нигезебез нык булсын, таянырлык ышанычлы, җиң сызганып эшләрлек кешеләребез булсын. Мин үз партиямнән, «Гаделлек» партиясеннән нәкъ шуны, конкрет эшләрне өмет итәм. Һәм үзем дә бу партиягә эшләргә, халыкка хезмәт итәргә дип кердем.
– Илзат, син алай ашыкма әле.
Бу сүзләрне кем әйтте, мин хәтерләми дә калдым, колагымда тылсымлы бер җыр булып, шул исем генә яңгырап калды. Нинди матур ягымлы исем! ИЛЗАТ!  Илзат...
– Без барсын да чәйнәп бирсәк, бар ниятләребезне ачып салсак,безнең бөтен идеяларны башкалар урлаячак бит. – Өстәл артында утырган пеләш башлы кеше шулай диде.
– Урласыннар!  Без бит партия өчен тырышып йөрмибез, халык тормышын яхшыртырга омтылабыз. Кем эшләсә дә, иң мөһиме нәтиҗәсе уңай булсын. Шулай түгелмени?
– Шулай, шулай. Дөрес сөйлисең, – диеште залдагылар.
Пеләш баш  тамак  кырып куйды:
– Сүзең беттеме, Илзат? Фикерең аңлашылды, теркәп куярбыз.
Дулкынлануданмы, эчке ярсуыннанмы Илзатның яңаклары алсуланган, киң маңгаена тирләр бәреп чыккын. Ул шундый сөйкемле, аның йөзеннән генә түгел, бөтен барлыгыннан гуя ниндидер нур бөркелә. Бу кешенең эче-тышы балкый иде. Минем аңа караган саен карыйсым килә. Мин инде аңа муеннан гашыйк. Мин инде җаным-тәнем белән бу кешегә бәйләнгән. Әгәр аны бүтән  күрмәсәм, сагыштан үләчәкмен. Хәлем шундый иде, бу җыелыш төнгә кадәр барса да бер сүзем юк, тик Ул гына монда, күз алдымда булсын.
Ләкин җыелыш бетте. Ир-атлар гөрләшә-гөрләшә урыннарыннан кузгалды. Мин дә исерек кеше сыман ишеккә юнәлдем. Бик кадерле нәрсәм монда кала кебек, бик кадерле нәрсәнедер мәңгегә югалтам кебек... Урамга чыккач та, аның белән очраштырган җирдән китәсе килмичә, таптанып тордым. Ни көтәм, үзем дә белмим. Шулчак... Йә Алла, бу төш түгелме?!
– Әйдәгез, мин сезне машина белән илтеп куям. Ерак торасызмы?
Ни кызганыч, якын торам шул мин, бик якын торам... Урам аша гына чыгасы. Нигә шулай якын торам икән?! Ә нигә дөресен әйтергә әле?
– Ерак. – Аллага шөкер, тотлыкмыйча әйтә алдым.
– Әйдәгез алайса, утырыгыз.
Илзат кызу-кызу атлап ак машинага таба юнәлде. Машина да төшнең дәвамы – ак төстәге җиңел машина иде... Бу – язмыш, дип уйладым мин. Кемнәндер, кайчандыр, бу дөньяда бернинди очраклылык юк, барысы да ниндидер канунга буйсына, дип ишеткән идем. Әгәр шулай икән, без бәлки кемнеңдер ифрат күләмле, укып бетермәслек зур бер әсәренең геройларыдыр. Шул әсәрне язучы мине Илзат исемле серле зат белән очраштырган икән, аның дәвамы, ахыры да бардыр... Беләсе иде, нинди икән ул?
Илзат машинаның алгы ишеген ачып, миңа урын тәкъдим итте. Аннары үзе утырды. Без артык якын, янәшә идек. Һәм шул чак гаҗәп хисләр кичереп алдым: без гүя күптәнге танышлар, бер-беребезгә бик кадерле җаннар икән!  Аңа килеп сыенудан, башымны киң җилкәсенә салудан үземне чак тыеп калдым. Нигә шулай якын миңа бу кеше? Әллә, чынлап та, без җирдә бер генә тормыш яшәмибезме һәм теге тормышыбызда Илзат белән бер тән, бер җан булганбызмы?
– Сезне кая илтергә?
Кая дисәм ераграк булыр икән?
– Боеклыга.
– Анда торасызмыни?
– Әйе.
– Шуннан йөреп эшлисезме?
– Әйе.
– Авырдыр ич.
– Юк.
– Унбиш чакрым аз ара  түгел.
– Түгел.
– Авылда эш юктыр.
– Юк.
– Бөтен ил таралып бара. Гөрләп торган тормышны җимерделәр.
Мин дәшмәдем.
– Сез минем белән килешәсездер бит?
– Әйе.
– Сез бик сүзчән булдыгыз әле...
– Әйе... – Шулай дидем дә, төртелеп калдым. Чү, нишлим мин, тутый кош кебек, бер сүзне такмаклап барам ләбаса. Илзат минем хакта ни уйлар? Җитеп бетми моңа, дип уйламаса ярый ла... Их, шул тотлыгуларым булмаса!  Нәрсәгә өметләнәм, кем турында хыялланам мин?!  Миңамы соң инде шундый егетнең сөйгәне булу?!
Менә инде шәһәрне дә чыктык. Машина тиз бара, Боеклыга да җитәрбез... Һәм безнең юллар мәңгегә аерылыр...
– Кайда эшлисез соң сез?
– Почтада.
– Кем булып?
– Кассир.
– Акча санау – әйбәт эш.  Тик дөрес санарга кирәк, әйеме?
– Әйе.
– Җыелыштан нинди фикерләр белән чыктыгыз соң?
Бу сорауга «әйе», «юк» белән генә котыла торган түгел инде...
– Сез... – мин тотлыкмас өчен тирән итеп сулап куйдым. - Бик әйбәт сөйләдегез.
– Сөйләргә була ла анысы, эш күрсәтергә кирәк. Безнең халык кызык бит, барысы да зарлана, түрәләрне, хөкүмәтне сүгә. Ә үзенең кыл да кыймылдатасы килми, һаман башкалар эшләгәнне көтә. Бергәләп тотынсак кына, уңышка ирешеп була ләбаса.
Нигә дәшмим соң әле мин? Әйтер сүзем бар бит югыйсә. Надан, буш кеше түгел ич мин. Их, шул тотлыгуым булмаса... Әй лә, надан булып күренгәнче... Минем Илзатка күршем Анна апа турында сөйлисем килде. Анна апа заводта инженер булып эшли, һәм аңа барсы да Анна Михайловна дип дәшә иде. Эшсез калгач, базарда сату итә башлады. Аяк-куллары сызлап бик интегә. Базарда чүпрәк сатар өчен институтларда укып йөрдеммени мин, дип сукрана. Ул элекке елларны сагына. Барыбыз да тигез, бердәм идек, акчаны вакытында алып, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, күңелле итеп яши идек, ди. Базарда безнекеләр күп. Ярый ла мин, завод ябылгач,  хисапчылар курсында укып, почтага урнаша алдым. Чөнки яшь идем. Ә кырыктан узганнар берсе дә юньле эшкә урнаша алмады. Өлкән яшьтәгеләрне батып баручы корабтан иң беренче  чыгарып ташладылар...
Мин Илзатка шуларны сөйлисем килде. Ярый ла вакытында тукталып калдым. Нинди завод, нинди Анна Михайловна ди?! Мин  Боеклы кызы ләбаса...
Менә инде кайтып та җиттек. Юл чатындагы тукталышка җиткәч:
– Шунда төшерегез, – дидем.
Илзат гаҗәпләнде:
– Нигә монда? Мин сезне йортыгызга ук илтеп куям.
– Юк-юк... Кирәкми, – дидем мин.
– Ярый алайса... – Илзат машинасын шәһәр ягына таба борып, нәкъ тукталыш янына килеп туктады. Кай арада төшеп, миңа ишек тә ачты. Ир-атлар тарафыннан мондый игътибарны беренче күрүем бугай. Бу чынлап та, төш белән өн арасындагы ниндидер саташу, ахры...
Без кара-каршы басып торабыз. Илзат миңа төбәлгән. Никтер китәргә ашыкмый.
– Без танышмадык та бугай. Мин Илзат булам. Сезне кем дип белик?
– Гөлкәй.
–  Гөлкәй... Матур исем. Беренче ишетүем.  Кайсы  йорт сезнеке була инде, Гөлкәй? Бәлки кунакка килергә туры килер? – Илзат күзләрен кыса төшеп, кызыксынучан карашын  моннан уч төбендә кебек күренеп торган авылга таба юнәлтте.
– Әнә, – дидем мин күземә беренче чалынган йортка төртеп.
– Яшел түбәле йортмы?
– Әйе.
– Яшел төсне яратам мин, тормыш төсе... – диде Илзат. – Йә, ярый алайса, Гөлкәй, бүгенгә саубуллашыйк. Кабат күрешербез дип, өметләнәм. Безнең җыелышлар һәр атнада җомга көнне, шул ук урында, шул ук вакытта үткәрелә. Килегез.
Мин аның зәңгәр нур сирпеп торган якты күзләренә туры карап елмайдым. Илзатка сөйкемле булып күренәсем килде. Онытмасын иде ул мине, мәхәббәт, соклану тулы карашымны онытмасын иде. Никтер бик рәхәт иде миңа аның янында. Бу ягымлы кешедән аерыласы һич тә килми иде. Әллә алдаганымны әйтеп, кире утырып китимме икән, дип тә уйладым. Ләкин аның алдында алдакчы булып та каласым  килмәде. Илзат хушлашырга дип кулын сузгач, кулымны аның зур учына салдым. Аның кулы җылы, йомшак иде. Ул үз итеп минем бармакларымны җиңелчә гәнә кысып куйды:
– Очрашканга кадәр алайса, Гөлкәй.
Машина кузгалып китте. Мин Боеклы авылы тукталышында япа-ялгызым басып калдым... Дөньяда миннән бәхетле кеше юк иде.
Менә шундый хәлләр, дәфтәркәем... Бәхетемнән исереп йөрим хәзер. Үлсәм дә үкенмәм төсле. Юк, үләсем килми! Аны тапкач кына, ник әле үләргә ди?! Дөнья шундый якты, шундый матур, чөнки анда Ул бар!!! Мин бит әле аны кабат күрәчәкмен. Менә җомга көн генә җитсен.  Җыелышка йөгереп барачакмын. Ул ни кушса шуны эшлиячәкмен, кая чакырса, шунда барачакмын!
 
27 сентябрь.
Дәфтәркәем... Ул югалды... Юк ул, юк... Җомга көнен ничек көтеп алганымны үзем генә беләм. Мәңге җитмәс кебек тоелган иде. Кадерлем белән очрашыр мизгелләрне сәгатьләп түгел, минутлап санадым. Ә ул җыелышка килмәде!!! Утырдым инде дивана кебек. Бер килгәч, ничек китәсең. Башыма берни кермәде. Теге пеләш абзый барыбызга да ниндидер кәгазьләр таратты. Аннары җыелышта катнашучыларның фамилияләрен язып алдылар: кем кайда эшли, кайда тора. Мин башта әйтергә теләмәгән идем, тик Илзат мине эзли калса, ничек табар, дип уйладым да, эш телефонымны биреп калдырдым. Күңелдә ниндидер өмет бар иде. Мин аның белән очрашуыма ышанам, барыбер ышанам! Юкка гына кермәде ич ул минем төшемә, әйе бит, дәфтәркәем? Ичмасам, син юат мине! Әй, юк шул, син тыңлый гына беләсең... Кемгә сөйлим серләремне, кемгә түгим сагышымны?! Сагынам бит мин аны, са-гы-нам!!!
 
7 октябрь.
Бүген минем өчен кояш чыкты! Нинди могҗиза, нинди бәхет! Ул миңа шалтыратты! Ярый әле, теге чакта акылым җитеп, телефон номерымны биргәнмен. Мин ул җыелышка башка бармадым. Әгәр ул анда юк икән, нишләп йөрим? Ә ул килгән, минем юклыкны сизгән, көткән, эзләгән!  Үзе шулай диде. Мин сагыштан үләргә җитеп йөрим, ә ул мине эзли икән! Дүшәмбе көнне иртүк шалтыратты. Телефон трубкасын Галя алган иде, «Надо же, нашу Гульку мужчина спрашивает!» дип көлә. Мин үзем дә аптырап калдым: кем булыр икән?! Әллә апа белән бер-бер хәл булып, җизни шалтыратамы, дип тә уйладым. Ә баксаң... Аның тавышын мин шундук таныдым. Беренче сүзен ишетүгә үк, кайнар учакка эләккән кургаш кебек эредем дә төштем. Бүлектәге хатыннар колакларын тырпайтып, безне тыңлыйлар. Ничек каушамыйсың?
– Гөлкәй, хәлләрегез ничек?
– Яхшы...
– Авырмыйсыздыр бит?
– Юк...
– Ә мин сезне югалттым, Гөлкәй. Нигә җыелышка килмәдегез? Безне ташларга булдыгызмыни?
– Юк...
– Бу җомга килерсез бит?
Йә Алла, сорап тора тагын! Ничек инде килмим ди?! Ул гына булсын!
– Килермен.
– Алайса, җомгага кадәр, Гөлкәй.  Мин сезне көтәм.
– Ярар...
– Сау булыгыз.
Мин дә трубканы куйдым. Үземә төбәлгән  өч пар күз астында исерек кеше сыман чайкала-чайкала  өстәлем артына барып утырдым. Эшләү сәләтемне тулаем югалткан идем. Бу халәттә мин түшәмгә карап хыялланып кына ята алам. Алда тагы дүрт көн. Шул дүрт көнне дүрт диңгез кичкәндәй кичәсе бар. Нидер эшлисе бар. Керем, чыгым... Кассирның  башы һәрчак айнык булырга тиеш. Ә мин мәхәббәт шәрабы эчтем һәм тиз генә айный да алмам кебек... Менә шундый хәлләр, кадерле дәфтәркәем... Синең хуҗаң и-се-рек... Ил-за-а-а-ат, нишләттең син мине?! Нишләттең син Гөлкәйне?!
 
11 октябрь.
Бүген тагы Боеклыда булып кайттым әле. Вәт тиле, үз теләгем белән нужа куып йөрим. Ул минем тотлыгуымны сизде инде. Никадәр тырышсам да, барыбер тотлыктым шул. Сөйләшәсе килә бит. Телсез кебек баш кагып кына утырасы килми.
Ул шундый акыллы. Бу юлы да чыгып сөйләде. Бу юлы кешеләр дә күбрәк килгән иде. Түрдә утыручы теге пеләш абый Илзатка иркенләп сөйләргә ирек бирмичә, җитте, аңлашылды, дип никтер гел бүлдереп торды. Дөрес сөйли бит югыйсә Илзат.
– Һәр кешенең дә бай яшәргә, бәхетле булырга хакы бар. Байлык җитәрлек безнең илдә, тик аңа халык түгел, намуссыз бәндәләр хуҗа булырга маташа. Менә, нефтьне генә алыйк. Аны сатудан кергән табыштан һәр кешегә өлеш чыгарсалар, безнең халык мохтаҗлыкның ни икәнен дә белмәс иде. Туган җиребез байлыгына үзебез хуҗа булырга тиеш! Шул нефть аркасында суыбыз, һавабыз пычрана, басуларыбыз таптала, безнең халык майга бата-бата аны җир астыннан чыгара, ә рәхәтен халык түгел, әллә кемнәр... бәлки әле тамчы да тир тамызмаган әрәмтамаклар күрә.  Минем, мәсәлән, кеше хокуклары бозылмаган илдә гадел җәмгыятьтә яшисем килә. Гадел законнар тантана иткән илдә! Һәм шуның өчен көрәшәчәкмен дә! Закон алдында һәркем тигез булырга тиеш!
– Илзат, сабыр ит, кызма.
– Кызам әле! Минем кебек барысы да кызсын иде әле ул! Дәшмичә яхшы буласыңмы? Дәшмәгән саен таптыйлар. Әрлән кебек ояңда посып утырып кына, үзгәрми ул дөнья. Үз сүзеңне әйтүдән курыкмаска кирәк. Әгәр һәр кеше үз хокукларын, гаделлекне яклап көрәшә башласа, оятсыз түрәләр, бурлар бу кадәр азмас, адым саен закон бозулар булмас иде! Күзгә карап халыкны, илне талыйлар. Ә без, сабырлар, дәшмибез. Нидән куркабыз? Безне бөтен дөнья күзәтә, бөтен дөнья, Россиядә кеше хокуклары бозыла, дип чаң кага. Алар килеп якласынмы безне? Чечняны гына алыйк...
– Илзат, аңлашылды. Башкаларга сүз бирик.
Илзат ачуы килгән, үртәлгән кешедәй кул селтәде дә, урынына барып утырды. Әмма ул туктады дип кенә, берәү дә сөйләргә дип алай атылып чыкмады. Теләсә нишләгез, безгә барыбер, дигән кыяфәттә утыручылар күпчелек иде. Минем Илзатның сүзләрен хуплап, ул дөрес сөйли, дип әйтәсем, аны башкалар алдында зурлыйсым, күтәрәсем килде. Тик һаман да шул тотлыгу итәгемнән тотып калды.
Илзаттан соң, пеләш башлы ир сүз алды:
– Сайлауларга вакыт аз калып бара, иптәшләр. Безгә үз членнарыбызны арттырырга кирәк. Дусларыгызны, туганнарыгызны партиягә тартыгыз. Халык арасында безнең партия турында сөйләгез. Халыкны үзебезнең якка аударырга кирәк. Өлкәннәр көнен йоклап уздырдык, хәерле булсын. Озакламый әнә Яңа ел бәйрәме җитә. Менә шунда үзебезне күрсәтеп калырга кирәк. Белсен халык шундый партия барын. Бүләкләргә акча кызганмаска кирәк. Балалар йортына барып, берәр бәйрәм оештырып кайтсак та зыян итмәс. Бүләген-мазарын таратып дигәндәй. Менә шул хакта ныклап уйлашырга кирәк. Пиар – акция дигән нәрсә бар. Бездән генә калмаган. Әнә Жириновский үзен күрсәтер өчен ил буйлап маймылланып йөри. Алардан үрнәк аласы бар. Һәр сайлауда Госдумага шулар кереп утыра. Кәмитчеләрне яраталар бездә. Реклама өчен нинди ысул да бара.
– Бер маймыл булгач, җиткән инде. Күпкә китсә, кызыгы бетә аның, – дип куйды кемдер.
Көлешеп-гөрләшеп Жириновский турында мәзәкләр сөйли башладылар. Җыелышның җитдилеге бетте. Өстәл өстендә өеме белән ниндидер кәгазьләр тора иде, бер ир-ат шуларны үзебез белән алып, халыкка таратырга кушты да, җыелышны ябык дип белдерде.
– Нишлисез соң, Гөлкәй, керәсезме безнең партиягә? – дип сорады миннән Илзат кайтканда. Ул инде миңа күптәнге танышы итеп карый. Җыелыштан чыгуга яныма килеп: «Боеклыга барырга теләүчеләр юкмы?» дип елмайды. Мин дә нәкъ шулай тиеш кебек берсүзсез ак машина эченә чумдым. Бу юлы күңелем тыныч, чөнки Боеклы аша шәһәргә кайтучы автобус бар икәнен һәм аның кичке сигездән соң  гына икәнен беләм.
Илзатның соравына, хисләремне яшерми, «Синең артыңнан җир читенә дә барырга риза», – дип җавап бирәсем килде. Тик алай әйтмәдем.
– Миннән ни... ф-ф-ф-айда инде? – дидем. Тотлыгуыма оялудан, битемә гуя ут капты.
– Безнең сафта һәр кеше кирәк һәм кадерле, – диде Илзат. – Тик сукырларча иярүчеләр түгел, чын көрәшчеләр кирәк.
– Мин... к-к-көрәшче түгел...
Шулчак Илзат машинаны юл кырына чыгарып туктатты да, карашын миңа төбәде:
– Гөлкәй, дустым, күрмисең, аңламыйсыңмыни соң син илдәге хәлләрне?! Гади халыкның ничек интегеп яшәвен күрмисеңмени? Безнең байлар, күпчелек түрәләр үзләре өчен генә яши бит. Илнең киләчәге турында, халык турында  кайгырткан намуслы җитәкчеләр бик аз. Яшь буынны алда ни көтә?! Аларга ни калдырабыз? Бу турыда беркем уйламый...
Ул  башын чайкап, авыр сулап куйды:
– Ник шул чаклы битараф сез, аңламыйм.
Мин дә Илзатны аңламадым. Ни булган соң әле ул кадәр? Нигә шул чаклы өзгәләнә, баш вата ул?!
– Ярый, Гөлкәй, болай булгач, акны карадан аермагач, буталып та йөрмә инде син безнең җыелышларда. Никтер мин сине башка төрле күзаллаган идем. Мине аңлардай кеше булып тоелдың. Хыялымдагы ярым... Көлсәң, көл, мин бит сине башта төштә күрдем. Менә шулай икәү машинага утырып, тауга таба, якты офыкка таба киттек. Өнемдә дә очраткач, шаккаттым. Юкка түгелдер бит бу очрашу... Ә без бөтенләй  ят, чит кешеләр икән...
Мин Илзатны гаҗәпләнеп тыңладым. Бөтен тәнем буйлап салкын дулкын йөгерде. Бу нинди могҗиза?! Без икебез дә бер үк төшне күргәнбез! Менә ни өчен ул миңа карап елмайган, менә ни өчен ул беренче күрүдә үк бик якын, кадерле кешем булып тоелган икән! Минем һич тә Илзатның күңелен төшерәсем килмәде.
– Әгәр син т-т-телисәң икән, мин... «Гаделлек» па-партиясенә керермен... – дидем.
– Их, Гөлкәй, андамыни хикмәт?! Партиягә керүең түгел, мине аңлавың кирәк! Дустым, фикердәшем булуың кирәк.
– Мин с-с-синең дустың... бу-лыр-мын...
– Дуслыкны сорап алмыйлар. Кичер, Гөлкәй, башыңны бутадым. Әйдә мин сине илтеп куйыйм да, хушлашыйк. Сәясәт хатын-кыз эше түгелдер инде ул. Жанналар мең елга бер генә туадыр.  Илдә ир-атлар тәртип урнаштырырга тиеш. Шулай бит?!
– Әйе.
– Килештек алайса.
– Мин дә... сине төшемдә... к-күргән идем...
Илзат миңа төбәлеп сүзсез калды. Карашы уйчан иде. Ул әкрен генә:
– Алайса бу, чынлап та, язмыштыр... – дип куйды. – Язмышны үпкәләтергә ярамый, Гөлкәй!
Боеклыга килеп җиткәч, тукталышта бер-беребезгә сыенып диярлек, байтак кына сөйләшеп басып тордык. Мин Илзатның үземә кагылуын, кочаклавын көттем, аңа сыенасым, иркәләнәсем килде. Тик ул никтер җитди иде, миннән авыл турында сорашты. Ничә йорт бар, күпмерәк кеше яши, мәктәптә ничә бала укый, яшьләр авылда каламы... Аның сорауларына җавап бирә-бирә тәмам гаҗиз булдым. Мин ялган диңгезенә батканнан    бата барам, бер ялганга икенчеләре өстәлә. Кайчан котылырмын бу газаптан? Ник кенә алдадым икән?!  Автобус килер вакыт якынлашкач, мин Илзатны куып диярлек җибәрдем. Арыдым, әни борчыладыр, дидем. Хушлашканда ул кулымны озак кына җибәрми торды...
Менә шундый хәлләр, дәфтәркәем. Мин хәзер бу дөньяда ялгыз түгел, минем якын кешем, яраткан кешем, кадерлем бар. Әгәр аның белән очрашмаган булсам, тормышымның ни кадәр буш, мәгънәсез икәнен дә белми  калыр идем. Кояшны күрми караңгы базда яшәгән дә яшәгән  булыр идем. Бу яшәү дә булмас иде әле, бары җан асрау гына булыр иде. Ә хәзер... Ә хәзер  миннән бәхетле кеше юк! Мәхәббәт бөтен тормышыма нур сибә, миңа гуя канатлар үсте, атлап йөрмим, ә очам! Халидә аптырый, ни булды сиңа, Гөлкәй, ди. Мин аңа берни дә сөйләмим. Сиңа гына сөйлим, дәфтәрем, кешеләргә сөйләсәм, шатлыгыма күз тидерерләр дип куркам.
 
25 октябрь.
Мин  бүген гариза язып «Гаделлек» партиясенә кердем... Илзат миңа беренче “партия бурычы” да йөкләде инде. Боеклыга илтеп куйгач, кулыма бер кочак газет тоттырып, менә шуларны авылдашларыңа таратып чык әле, укысыннар, танышсыннар, кешеләрнең күзләре ачылсын, диде. Мин, ни дияргә белмичә, югалып калдым. Җитмәсә, бу юлы Илзат мине тукталышта гына  калдырып китмәде, фермалар янына, авыл очына ук китереп куйды. Газетларымны кочаклап, япа-ялгызым шунда басып калдым. Боларны таратып йөрсәм, соңгы автобуска өлгермәсем көн кебек ачык иде. Нишләргә? Илзат кушкан эшне дә үтәми ярамый. Күзенә ничек карармын? Ул бит миңа ышана. Әллә соң  боларны берәр кая яшереп кенә калдырыйммы?
Мин багана яктысына килеп газетның берсен укып карадым. Анда «Гаделлек» партиясенең программасы басылган иде. Бу газетларны ташлап калдыру кызганыч та һәм  уңайсыз да иде. Илзатка, аның дусларына хыянәт итү була ич бу. Алар халыкка хезмәт итәләр, бар кешегә яхшы булсын дип тырышалар, гаделлек өчен көрәшәләр. Ә мин шул кечкенә генә эшне дә башкара алмыйм. Шулай уйладым да, тәвәккәләп, авыл ягына киттем. Ярый әле караңгы төшкән, мине күрүче юк. Шәһәрнең асфальт урамнарында гына киеп йөри  торган ботинкаларым белән саз-пычрак ерып, йорттан йортка йөри-йөри, почта әрҗәләренә газетлар салдым. Инде бер урамны иңләп чыккан, инде кулымдагы йөк шактый кимегән иде. Шулчак бөтен урамны балкытып, каршыма бер машина килеп чыкты. Мин көчле фаралар яктысында сәхнә уртасында берьялгызы басып калган артист хәлендә идем. Алар мине күрәләр, ә мин юк. УАЗ машинасы минем яныма ук килеп туктады, аннан алып гәүдәле бер ир-ат чыкты:
– Кем син? Нишләп йөрисең монда?
Тавышы бик кырыс иде. Мин ни дияргә дә белмәдем. Бер сүз дәшми телсез сыман басып торам шулай.
– Утыр машинага, тиз бул.
Курыксам да батыр булып кыландым:
– Утырмыйм!
Теләсә кем машинасына утырып китәргә башыма тай типмәгән.
– Курыкма, урманга алып китмим. Идарәгә барабыз, шунда сөйләшербез, – диде усал абый.
Идарәдә идән юып йөрүче хатыннан  башка кеше дә юк иде. Мине ияртеп килгән ир юеш идәндә зур-зур пычрак эзләр калдырып, ишек каршындагы бүлмәгә кереп китте. Зур куллары белән кочагына җыеп мине дә үзеннән калдырмады:
– Әйдә, әйдә, тизрәк атла.
Бар җиһазы өстәл белән урындыклардан гына торган  иркен бүлмәгә килеп кердек. Абзый телефонлы өстәл артына барып утырды да, кулы белән ишарәләп миңа да урын күрсәтте.
Бүлмәдәге бердәнбер лампочка яктысында абыйның йөзе сары булып күренә, маңгае гуя нәкъ урталай ярылган, куе кашлар уртасыннан чәч төбенә хәтле   туп-туры тирән буразна сызылган иде. Күрәсең, кашларын гел җыерып йөрүче бик кырыс кешедер.
– Йә сөйлә. Нинди коткы таратып йөрисең монда?
– Б-б-бернинди дә к-к-коткы таратмыйм...
– Таратмыйсыңмыни? Ә кулыңда нәрсә? Кая, бир әле...
Мин карышып тормадым, бер сүз дәшмичә газетларны өстәлгә китереп куйдым.  Абый аларның берсен кулына алды да, йөзенә үк китереп укый башлады:
– Балаларга бушлай белем бирү... Тәк-тәк... Бушка медицина хезмәте күрсәтү... Шәп-шәп... Яңа эш урыннары булдыру, тиешенчә хезмәт хакы түләү... Бусы тагы да яхшы... Бюрократия, коррупция белән кискен көрәш... Бусы бусыннан да яхшы! Оҗмахта яшиселәр бар икән әле. Их, сеңел, синең дә башыңны катыралармыни? Ышанасыңмы шуларга? Моның кебек сүз боткасы белән дөнья тулган бит хәзер. Халык грамотный, бар да укый – яза белә. Сиптерәләр генә борчакны. Булганын бетермәскә иде! Ни пычагыма дип  килеп тыгылдың инде син бу аферистлар арасына? Башка эшең беткәнме?! Иреңә бәлеш пешереп, өйдә утырасы урында...
Абыйның сүзләре мине рәнҗетте. Үзем өчен түгел, Илзат өчен үртәлеп куйдым. Нишләп Илзат аферист булсын ди?! Ул үз эшенең хаклыгына, кешеләргә кирәклегенә чын күңелдән ышана, аның күңелендә бер начар уй да юк. Ә бу абый минем яратканымнан, аның эшеннән, изге максат-хыялларыннан көлеп утыра.
– Күпме таратырга өлгердең?
– Белмим...
– Ярар, хәерле булсын. Боларын мичкә атарбыз. Партизанка Зоя булдым дисең инде. Син, сеңел, шуны аңла: синең белән миңа ул Дума дигән җылы ояда кем утырса да барыбер. Синең белән миңа эшләргә, халыкны ашатырга кирәк. Әкият сөйләп кенә бармый ул дөнья... Үзең кайда эшлисең соң?
– Эшләмим.
– Алай икән... Хуш, андый хәлләр дә булгалый. Эш белән проблема, канишны. Эшсез бәндә ашсыз бәндә инде ул. Ирең эшлиме?
– Әйе.
– Менә анысы шәп. Ә син юкны бушка аударып йөрисең инде... Кыяфәтеңә караганда шәһәрдән, ахры, үзең.
– Әйе. – Бу минем бердәнбер дөрес җавабым иде.
– Күпме түлиләр инде?
– Нәрсә өчен?
– Боларны тараткан өчен. Түлиләрдер бит? Төн уртасында бушка саз ерып  йөрмисеңдер.
– Бушка...
– Алай булгач, казаның бик үк тулы түгелдер инде... Ну-у-шту-у-ж, тилегә ут та юк суд та юк. Бар, юлыңда бул. Бүтән күземә чалынма түлке. Дөнья болгатучылар синнән башка да дә җитәрлек.
Мин урынымнан кузгалмадым. Кая барыйм? Япа-ялгызым төнге юлга чыгып басмам бит.
– Абый, шунда гына куныйм әле мин. Иртүк китәрмен.
– Соң, балакаем, керереңнән алда чыгарыңны уйларга кирәк иде.  Муеның тулы баш бит. Кунуын кунарсың да, менә иреңә ни диярсең?!
Безнең сүзне тыңлап торган ахры, шулчак кайдандыр почмактан хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Салих шәһәргә барам, дигән иде. Китмәгән булса.
– Бу вакыттамы?
– Аңа кая ашыгырга?
– Шалтырат, белеш әле, Зөһрә. Булмаса, шунда, синең янда кунар инде. Үз башларына бәла эзләп йөрүчеләр бар бит, әй. Бәхетенә мин туры килдем, Шамил булса, ике дә сөйләшми милициягә илтеп атар иде.
Абый, газетларны култык астына кыстырып,  урыныннан кузгалды, миңа карап, кырыс кына әйтеп куйды:
–  Сеңел, син абыеңны тыңла, мин  начарга әйтмим. Как-никак синнән күбрәк яшәгән, күбрәк күргән.
Ул чыгып киткәч, Зөһрә апа телефоннан шалтыратып кем беләндер сөйләште, минем турында әйтте, кереп алырга кушты. Идән юуычы хатынның шулай эшлекле кылануы мине бик гаҗәпләндерде.
– Син дә коммунист түгелдер бит? – дип сорады ул миннән.
– Юк.
– Ә безнең персидәтел коммунист. Яхшы кеше ул. Андыйлар райунда бүтән юк та. Безнекеләр акчаны да айныкын-айга алып тора.  Бөтен авыл белән аңа исәнлек телибез. Эшләсен генә берүк, пенсиягә генә озатмасыннар үзен. Яшьләр  бик яман, чөнки нужа күргәннәре юк. Түрә булып киләләр дә, халык канын эчә башлыйлар. Әнә Өчтирәкләр персидәтелләреннән зар елыйлар, кешеләрне кыйный икән. Мафия белән дә бәйләнгән ди. Булыр да! Ике ел эшләмәде, үзенә клуб хәтле йорт төзеп куйды. Халык акчасыз интегә, ә бу ни кыланырга белми. Кешегә бирмәс өчен акчасын җилгә сибә, кабәхәт! Тоталар бит шуны. Элек булса... И-и элек бөтенләй башка тормыш иде. Бөтенесе дәүләткә, халыкка иде. Ә Хафиз, менә бу абыеңны, персидәтелебезне әйтәм,  дөньяда бер чисный кеше ул. Колхозның энәсенә дә тимәде.
Мин Зөһрә апаны дәшми генә тыңлап утырдым. Дөресен әйткәндә, күңелем бу кешеләрне якын итте. Хафиз абый да, Зөһрә апа да миңа начарлык теләми иде. Авыл кешеләрен яратам мин, чөнки алар гади, эчкерсез була.
– Кая, кемне алып китәргә?
Бу көр, куе тавыш безнең сөйләшүне бүлде. Мин артыма борылып карадым. Ишек төбендә түгәрәк тулы битле, кечкенә юантык гәүдәле 40-50 яшьләр тирәсендәге ир басып тора иде.
– Әйдә, сеңел, такси килде, – дип гөрелдәп көлде ул.
Мин, Зөһрә апа белән саубуллашып, аңа иярдем.
Салих абый бик сүзчән булып чыкты. Үзе сөйли, үзе гөр-гөр көлә. Шундый шат, бар нәрсәдән канәгать кешене очратканым юк иде әле. Шәһәргә килеп җиткәндә мин аның турында барысын да белә идем инде. Йорт турыбызга җитеп, машинасыннан төшкәндә, Салих абый тагы  кычкырып көлеп җибәрде:
– Вәт бит әй, нинди чибәр шәһәр кызын утыртып кайттым, таныша да алмый калдым. Буйдак бит абзаң, яхшы хатын кирәк миңа. Исемеңне булса да әйт әле.
Ләкин исемемне әйтәсем килмәде:
– Минем ирем бар! – дип кырт кистем..
– Алай булгач, пас, сеңел. Кеше ярларына тимибез, – диде Салих абый.
Икенче көнне иртүк Илзат шалтыратты. Мин аңа артыгын сөйләп тормадым:
– Барысын да тараттым, – дию белән генә чикләндем.
– Рәхмәт, Гөлкәй. Син молодец! Без синең белән таулар актарабыз әле, – диде Илзат.
Тик аның сүзе миндә әлләни шатлык уята алмады. Боеклы мине үзгәрткән, күңел күземне каплап алган алсу томан бераз тарала төшкән иде... Мин беренче тапкыр Илзат белән каушамыйча, дулкынланмыйча сөйләшә алдым. Мин беренче тапкыр Илзатның хаклыгына шикләнеп карадым. Боеклы  рәисе үзенең кырыс, тупас сүзләре белән  күңелемдәге нурның бер өлешен сүндергән иде...
 
1 ноябрь.
Бүген җомга. Минем өчен бәйрәм көн. Аның белән очраша торган көн. Тик мин Илзатны бик күрәсем килсә дә,  җыелышка бармадым. Чөнки ул мине тагы Боеклыга алып китәчәк. Ә миңа анда барырга,  күренергә ярамый. Элек әле иркенләп йөри ала идем, ә хәзер юк. Мине Боеклы авылының өч кешесе таный: Хафиз абый, Зөһрә апа һәм Салих абый. Бүген урамда да бер дә ямьле түгел, коеп яңгыр ява. Ноябрьнең беренче  көне. Яратмыйм шул айны, караңгы, салкын ай. Үзем өйдә утырсам да, күңелем Илзат янында. Эзли, көтәме икән ул мине? Юксынамы икән? Өстендә һаман ак плащтыр... Бигрәк килешә инде ул аңа. Илзатым күз алдына килеп басуга бөтен күңелемне рәхәт бер дулкын биләп ала. Шатлыгым бит ул минем! Бүген дә ялкынланып, илһамланып чыгыш ясыйдыр... Минем хакта да  онытмасын иде. Дүшәмбе шалтыратырмы икән? Ни дияр? Берәр җылы сүз әйтерме? Ах, бу сагынулар, көтүләр... Ярый әле сагыныр, көтәр кешем бар!
 
11 ноябрь.
Юк, шалтыратмады... Көне буе телефоннан күземне алмый, аннан хәбәр көттем. Кулдан эш китте.  Тик мине чакыручы булмады. Илзат югалды... Ә мин аның адресын да, телефон номерын да белмим.  Белсәм дә, эзләп йөрмәс идем. Мин эзләгәннән генә ни файда? Ил -зааааат!!! Кайда син? Ник оныттың Гөлкәеңне?
12 ноябрь.
Бүген дә шалтыратмады... Мин аңа газет таратыр өчен генә кирәк булганмындыр инде. Йомышы үтәлгәч, Гөлкәй кирәкмидер... Нигә шулай беркатлы икән мин? Нигә ышандым аңа? Хәзер үзенә башка авыл кызын тапкандыр, газетларын аңа тоттыргандыр...
 
13 ноябрь.
Ул бүген дә шалтыратмады... Көн шундый озак үтә. Һәр минуты көтү газабы белән тулган. Башымда, күңелемдә ул гына. Телефон шалтыраган саен сискәнеп куям. Кабынам да, сүнәм, кабынам да сүнәм. Миңа түгел икәнен белгәч, җанымны   бушлык тырный башлый, күңелем елый. Дөньяда иң авыр газап, телефон өстенә карап, үзеңне чакыруларын көтү икән...
 
15 ноябрь.
Бүген җомга. Көне буе, җыелышка барыйммы, юкмы, дип икеләнеп йөрдем. Шул хәтле аны күрәсем, аңлашасым килде. Тик горурлык та бар. Ул башлап үзе хәбәр бирергә тиештер ич. Әгәр мине оныткан икән, җыелышка барып кимсенеп йөрүдән ни файда, яңа яра гына өстәп кайтырсың.  Бармыйм дигән идем дә, түзмәдем, эштән соң туп-туры шунда киттем. Ишегалды караңгы иде, агачлар арасындагы бер эскәмиягә утырдым да, шымчы кебек урамны күзәтә башладым. Кешеләр берәмләп тә, төркемләп тә килә тора, подъездга кереп югала тора. Минем аларда эшем юк, мин таныш шәүләне, таныш адымнарны көтәм. Тик ул күренмәде. Алданрак килгәндер, эчтә утырадыр дияр идең, машинасы да күренмәде. Шул чак подъездан берәү йөгереп чыкты да, туп-туры миңа таба килә башлады. Мин урынымнан кузгалып, ашыга-ашыга каршы яктагы йортка таба киттем. Кача-поса йөрүләрем бушка гына булды. Мин Илзатымны күрмәдем... Мин аны югалттым. Без аның белән бары өч тапкыр очрашып калдык. Ләкин өч минем сан түгел бит. Минем саным – җиде. Илзатны башка беркайчан күрмәсемә ышанмыйм мин, барыбер ышанмыйм! Әле безнең бергәләп тауга менәсебез бар! Әйе бит, дәфтәрем.
 
20 ноябрь.
Мин аптырашта. Ни булды икән аңа? Бүген эштән кайтып килә идем, бер абый туктатып дәште. Вакыт сорыйдыр дип, сәгатемә карый башлаган идем, бу әйтә: «Син, сеңел, безнең партия кешесе түгелме соң? Ник җыелышларга йөрмисең?» – ди. Коелдым да төштем. Мине әллә кемнәр таный икән. Илзат булмагач, ниемә кирәк миңа ул җыелышлар. Бармыйм да мин анда бүтән. Алай димәдем инде, «авырыйм» дип алдадым. «Сез парлашып югалдыгыз әле, теге кайнар башлы егет тә күренми. Ул булмагач, кызык та түгел», – диде абый. Кайнар башлы егетнең Илзат булуына бер шигем юк иде. Әллә нишләп киттем. Ни булган Илзатка? Бәлки ул авырыйдыр? Күңелемә шом керде. Мин аңа үпкәләп йөрим тагын. Әгәр инде җыелышка килмәгән икән, сәбәпләре җитдидер. Ул бит партиягә шул хәтле бирелгән кеше, аягында йөрерлек булса, үрмәләп булса да килеп җитәр иде. Ни булды икән аңа?! Кайдан эзлим, кайдан табыйм кадерлемне, ничек хәлләрен белим?!
 
22 ноябрь.
Бүген беренче кар яуды. Дөнья яктырып китте. Урамда шундый матур. Шул карлы сукмакларда Илзат белән җитәкләшеп йөрисе иде. Минем шундый яратасым, яратыласым килә. Илзатны сагынам. Күрсәм, кулымны аның йөрәгенә куяр идем дә, бер сүз дәшми күзләренә карап утырыр идем. Сагынуыма түзә алмыйча, мин аңа хат яздым.
Исәнме, матурым, бердәнберем, яратканым, җан атканым! Төнге йокыларымнан, җан тынычлыгымнан мәхрүм итүчем, яшәвемнең мәгънәсенә әйләнгән ягымлы кешем минем! Син бар, димәк мин дә яшим. Син йөргән урамнарда йөрим, син сокланган зәңгәр күккә, серле йолдызларга, ак карлы дөньяга мин дә сокланам. Тик мин сине күрү бәхетеннән мәхрүм. Мин сине югалттым, кадерлем. Безнең карашлар ерак йолдызларда гына очраша. Сине һәр көн күрүчеләр, зәңгәр күзләреңә багучылар, һәр көнне йомшак, назлы тавышыңны ишетүче бәхетле җаннар бардыр. Очар кош булып, бар дөньяны айкап, сине эзләп табасым, тәрәзәңә кунып сиңа туйганчы карыйсым килә! Яратканым, газизем минем! Синең өчен күңелемдә иң назлы, иң кайнар сүзләремне саклыйм, чәчләреңнән иркәли-иркәли аларны сиңа әйтәсем килә. Сине күргәннән соң йөрәгемдә дөрләп кабынган мәхәббәт учагы көннән-көн көчлерәк яна. Аның ялкынында, иге-чиге булмаган сагыш утларында  мин дә янам. Янам, янам, янам... Нинди генә газаплы булса да, мин ул ялкынның сүнүен теләмим.
 
27 ноябрь.
Мин инде бу халәтемә, көн-төн сагынуларга, аны югалтуыма,  өметсезлеккә күнгән,  йөрәк ярсуларым да басылган, җаным бу коточкыч бушлыкка ияләшкән иде. Гомеремнең өч бәхетле көнен кат-кат искә төшереп, юксынып, шул көннәрнең балкышы, җылысы белән юанып, шуңа да риза булып яши идем.  Тыныч көннәремә буран булып  кабат ул килеп керде. Эш сәгате тәмамланып килә иде инде, мине телефонга дәштеләр. «Ападыр» дип уйладым. Тик Галя мәгънәле елмаеп: «Мужчина! Такой приятный голос», – диде. Бу ул – Илзат иде...
– Исәнме, Гөлкәй...
Аның йөрәгемә сеңгән йомшак, ягымлы тавышын ишеткәч, бөтен тәнем тетрәнеп куйды. Тавышым да калтырап чыкты:
– Исәнме... сез...
– Ә нигә «сез»?! Без дуслар түгелмени?
– ...
– Гөлкәй, ник дәшмисең?
– Нәрсә диим?! Мин тәмам аптырашта.
–  Гөлкәй, мин сине урамда көтәм.
Көтелмәгән шатлыктан башым әйләнеп китеп, чак егылмадым. Бер минут көтәргә дә сабырлыгым юк иде, тиз-тиз генә пәлтәмне элдем дә, урамга очтым, чынлап, очтым. Кай арада, ничек төшеп җиткәнемне үзем дә сизми калганмын. Урамга чыгуга, ишек төбендә үк таныш «Жигули»ны күреп алдым. Менә аның ишеге ачылды, анннан  Илзат чыкты да елмая-елмая каршыма атлады. Аны күрүгә бөтен үпкәләрем җилгә очты..
– Әйдә, утыр, Гөлкәй. Минем сиңа әйтер сүзләрем күп.
Кузгалып киттек. Мин әле һаман авыз ачып бер сүз әйтәлмим. Уянып китәрмен дә, машина да, Илзат та юкка чыгар кебек. Ул үзе дә дәшми. Кая барабыз, мин белмим, миңа барыбер. Тик туктамасын, бу матур төш кенә өзелмәсен...
– Син мине югалттыңмы, Гөлкәй?
Сорап тора тагын!
– Юк...
–  Мин сиңа шалтырата алмадым шул, гафу ит. Укырга җибәрделәр бит. Бер ай Мәскәүдә булып кайттым. Иртәдән кичкә кадәр дәресләр. Алай да, бер-ике тапкыр шалтыратып карадым, тик сине юк, диделәр.
– Берәр кая чыккан булганмындыр.
Шундый сихри, шундый гүзәл төш һәм шундый  гади сөйләшү... Җаным күкләрне иңли, ә үзем җирдә.
Ә урамда бөтерелеп-бөтерелеп кар ява. Машина уты яктысында  алар тоташ булып күренә. Без күрешкәнгә сөенгәндәй, өстебезгә көмеш тәңкәләр коела... Кая барабыз икән без? Шәһәр кырына, шәхси йортлар ягына таба борылдык. Карлы урамнар буйлап бара торгач, кызыл кирпечтән төзелгән мансардалы бер йорт янына килеп туктадык. Йортның тәрәзәләре караңгы иде. Илзат машинасыннан төшеп, тимер капканы ачты. Мин дә төштем. Күңелем тулы сорау булса да, бер сүз дәшмәдем. Илзат мине мондый матур йортка түгел, хәтта җир читенә, ялкын эченә, карурманнарга алып китсә дә, бер сүз дәшмәс идем, “кая”, дип тә, “нигә” дип сорап та тормый, аңа иярер идем. Иң мөһиме ул минем янда.  Мәхәббәттә мин кол, бары кол гына...
Чү! Хәтеремнән дә чыккан: мин Боеклы кызы ләбаса! Өйдә мине «әни көтә» бит... Моны онытмаска кирәк. Ләкин бу карлы-буранлы көндә һич кенә дә Боеклы тукталышында  басып каласы килми...
Өйгә керүгә мин Илзатка: «Әниләргә хәбәр итәсе иде, кайтмасам, борчылырлар,» – дидем.
– Минем сотовыйдан шалтыратсаң гына инде. Монда телефон юк.
Кесә телефоннары белән эш иткәнем юк иде, Илзат хәлемне аңлап ярдәмгә килде:
– Номерларын әйт, үзем җыям.
Мин  Халидәнең өй телефонын бирдем.
– Сөйләшеп бетергәч, менә бу кнопкага басарсың, - дип, Илзат уч кадәрле телефонын миңа сузды.
Миңа тагы алдашырга туры килде. Халидә «алло, алло» дип берничә тапкыр кычкырды да, трубканы куйды, ә мин, киресенчә, “сөйләшергә” тотындым:
– Әни, бу мин әле, Гөлкәй. Мин бүген кайтып тормыйм, Халидәләрдә кунам. Аның бүген туган көне. Борчылмагыз, яме.
Шуннан соң гына күңел тынычлап, үзебез кергән өй эченә күз салдым. Монда салкынча иде. Бу йорт әле өр-яңа, биредә тормыш сулышы сизелми, кемдер яши дип әйтә торган да түгел. Бүлмә уртасына ук, камин каршына куелган ике кәнәфине,  диван һәм газет-журнал куя торган кечкенә өстәлне санамаганда, бүлмә  буш диярлек  иде.
– Монда берәү дә тормый, – дип җөпләде минем уйларымны Илзат. - Газны аз гына, торбалар туңмаслык кына ягалар, шуңа салкынча. Хәзер мичкә ягып җибәрәбез.
Ул өстендәге саргылт кыска тунын салып, йон свитердан гына калды. Каршыма басып, иңемнән кочты:
– Син әлегә чишенми тор, Гөлкәй. Йә салкын тидерерсең.
Аннары ишек янындагы элгечтән кара куртка алып киде дә, урамга чыгып китте, бер кочак утын күтәреп керде.
– Бу йорт минеке түгел, бик якын бер дустымныкы. Бер кичкә сорап тордым. Иркенләп синең белән сөйләшәсем килә, Гөлкәй. Сагындым үзеңне.
Мин кәнәфидә утырам, Илзат миңа арты белән тора. Ул идәнгә тезләнгән дә, мичкә утыннар ташлый. Мин аның күзләрен күрмим, сүзләре генә килеп ирешә. Ул сүзләр йөрәгемне сыйпап узса да, күңелдә ниндидер ризасызлык, ышанмау, үртәлү бар. Мондый сүзләрне сагынган кешеңә артыңны куеп  әйтмиләрдер инде... Күзләренә карап әйтәләрдер. Ниһаять, мич кабынды, ялкын телләре комсызланып агачларны ялый башлады. Илзат курткасын салып, минем янәшәдәге икенче кәнәфигә утырды.
– Яратам утка карарга. Күңел тынычланып китә. Әллә нинди сер, кыргый көч бар утта, -диде ул карашын мичтән аермый гына.
– Кояш та ут бит, зур бер учак, – дидем мин. – Әгәр кояш җирдән ерагайса, без барыбыз да туңып үләчәкбез. Әгәр якынайса, янып көл булабыз. Җирдәге тормышка кояш хуҗа. Кояш мәхәббәт кебек ул...
Илзат миңа сәерсенеп карап куйды. Аннары елмаеп:
– Син дә шулай сөйләшерсең икән! Мин синең балык кебек дәшми йөрүеңә күнгән идем инде, – диде. – Синең туган көнең кайчан соң, Гөлкәй?
– Җиденче мартта.
– Кара, чынлап та, балык икәнсең бит. Су кызы, Русалка... Беләсеңме шундый әкиятне?
– Беләм. Мин Андерсенның бөтен әкиятен беләм. Әллә ничә кат укыдым инде. Русалка булсам, мин диңгеземне ташлап, кешеләр янына чыкмас идем.
– Ник?
– Кешеләр бер-берсенә бик күп авыр сүзләр әйтәләр. Авыр сүз ишеткәч, йөрәк авырта...
– Алай димә инде, матур сүзләр дә күп ич.
– Матур сүзләрне әйтергә оялалар. Дөньяда нихәтле җылы, матур сүз, ә барыбер ямьсезләрен, начарларын сайлыйлар...
– Кем рәнҗетте сине, Гөлкәй?
– Булды инде...
– Мин сиңа беркайчан да авыр сүз әйтмәм, беркайчан да рәнҗетмәм, - Илзат минем каршыма килеп чүгәләде дә, кулларымны җылы учларына алды:
– Синең күңелең тулы кояш, Гөлкәй. Шуны үзең беләсеңме?
– Илзат, син миннән көлмисеңме?
– Нигә?
Мин бер сүз дәшми аның күзләренә карыйм. Ул үзе аңласын иде... Аңласын иде ул мине!
– Тотлыкканың өченме?
Аның өчен генә түгел, әлбәттә. Менә шулай җиңел генә, аңа ияреп шул буш йортка килгәнем өчен. Мин бит беләм, монда юкка гына килмәдек.  Ләкин минем  китәсем килми. Аның янында буласым, якты күзләренә туйганчы карыйсым, ягымлы назлы тавышын тыңлыйсым,  киң күкрәгенә сыенып иркәләнәсем килә. Аңлыймы икән ул, үзенең миңем өчен ни кадәрле якын, кадерле зат икәнен. Минем аңардан башка бер көн дә, бер сәгать тә яшисем килмәгәнне аңлыймы икән?! Юктыр. Югыйсә бу кадәр газапламас, бер күрергә тилмертмәс иде...
– Ышанасыңмы, Гөлкәй, тотлыгуың сиңа сабыйлык бирә, сине ничектер... тагы да назлырак, сөйкемлерәк итә димме... Чынлап та шулай. Сине яклыйсы, саклыйсы килә башлый. Үзеңнең хисләреңне сынар өчен еракка китеп карау кирәк икән. Мин сине бик сагындым, Гөлкәй, бик-бик сагындым!
Илзат мине кочагына ала, битемә аның кайнар сулышы килеп ягыла, яңак-муеннарымны кайнар иреннәре яндырып үтә. Мин тоташ ялкын эчендә калам.  Бар дөньямны онытып, назланасым, иркәләнәсем килә. Үзем дә аны кочып, күкрәгенә сыенам. Иреннәр иренгә кушыла...
– Балык салкын була, диләр тагын... Тоташ ялкын бит син, Гөлкәем-бәгыркәем! Йөрәгемә хәтле пешерәсең!
Мин елмайдым гына, кичерешләремнән, гомеремдә беренче тапкыр татыган бу татлы  хисләрдән тәмам исергән идем. Менә нинди була икән ул мәхәббәт! Менә ни өчен ирләр, хатын-кызлар бер-берсеннән башка яши алмый икән! Мин хәзер Илзатка җаным-тәнем белән бәйләнгән, әгәр ул мине ташласа,  Халидә кебек тәгәри-тәгәри елаячакмын. Илзаттан башка бер көн дә яши алмаячакмын. Минем гел аның белән буласым килә, минем бары аныкы гына буласым килә. Илзатның китүеннән, югалуыннан  курыккандай, мин аңа тагы да ныграк сыенам, башымны күкрәгенә салып, йөрәк тибешен тыңлыйм. Җир йөзендә минем өчен шушы кешедән дә кадерлерәк, газизрәк зат юк. Йә Ходаем аерма мине аннан!
Уйларымны сизеп, юатырга теләгән  кебек, Илзат мине чәчләремнән иркәли, маңгаемнан үбә.
– Өшемисеңме?
– Юк.
– Әйдә алайса торып, ашап алыйк. Бүген төн безнеке, бары безнеке генә, – диде Илзат. – Син мич каршында, җылыда утыр, барысын да үзем әзерлим.
Ул торып киткәч тә, мин урынымнан кузгалмыйча мичкә карап ятам. Шул арада ут утыннарны «ашап» та бетергән,  мичтә  йолдызлар кебек күмерләр генә җемелди. Кайчандыр  җирдән, судан, һавадан көч алып күкләргә омтылган агачлардан бары көл генә калачак... Никтер яшьлегем, августның йолдызлы бер төнендә мунча мичендә үткәннәрне яндырып утыруым искә төшә.. Ул чакта миңа киләчәк юк кебек тоелган иде. Ә язмыш миңа нинди зур бүләк әзерләгән икән! Тормыш шундый кызык әйбер, көннәрне, айларны, елларны сүтә-сүтә,  ни көткәнен үзең дә белми, һаман алга барасың. Сабыр итә, көтә белергә генә кирәк икән. Бүген минем иң бәхетле көнем. Мин бүген үземнең хатын-кыз икәнемне белдем. Хатын-кыз булу, яраткан кешеңнән яратылу бик зур бәхет икәнен белдем. Элек мин, бер бичара теләнче кебек, мәхәббәт бакчасының капкасына гына сөялеп торганмын икән, шул серле бакчада яңгыраган шат, бәхетле авазларны тыңлап, бакчадагыларның нигә көлешкәннәрен, сөенешкәнен аңларга, белергә теләп, койма ярыгыннан күзәткәнмен. Бүген Илзат мине җитәкләп шул гүзәл бакчага алып керде, хуш исле, әллә ничә төсләр белән балкыган мәхәббәт гөлләрен бүләк итте. Мохтар белән яшәгән елларымны тормышымнан бөтенләй сызып атсам да, мин берни югалтмас идем.  Мохтар назлы хисләрдән мәхрүм бәндә иде шул. Яратуның нәрсә икәнен үзе дә белмәде, миңа да берни бирмәде...  Юлымда Илзат очрамаса, мин гомерем буе җансыз кешедәй тере мәет булып яшәр идем дә яшәр идем... А-а-а, нинди бәхетле мин хәзер!  Бәхетле!!! Шатлыктан бөтен эчем кытыклана, күкрәгемә генә сыймаган бу олы бәхеттән кычкырып көләсем, бөтерелеп  биисем, канатланып очасым килә! Тик мин оялам. Оялам...
– Тор, тор, ялкауланып ятма! Әйдә мин сине бик шәп шәраб белән сыйлыйм. Кавышу көнен билгеләп үтәргәдер бит инде, әйеме, Гөлкәй-бәгырькәй!
Илзат яныма килеп, иреннәремнән суырып үбә:
– Әллә күтәреп кенә илтимме үзеңне? – Шулай ди дә өстемдәге юрганны ачып җибәрә. Мин чырыйлап кычкырып, одеялны үземә тартам.
– И ояла берәү... Үземнеке булды да, хәзер оялган була.
– Көлмә миннән.
– Кызык син. Мәхәббәттән кем көлә инде?! Табигать үзе шулай кушкан бит. Бер-берсен яратсыннар дип, кешеләрне парлы итеп яраткан. Бездән генә калмаган. Син бик матур, Гөлкәй! Бер оялыр җирең дә юк, кадерлем. Алай оялгач, әйдә киендерим әле үзеңне.
– Кирәкми. Мин үзем.
– Ярый алайса, син киенә тор. Мин утын алып кереп, мичкә өстим әле, – диде Илзат.
Төне буе урамда җил сызгырды, төне буе җир белән күкне тоташтырып карлар бөтерелде. Төне буе мин Мәхәббәт диңгезендә коендым. Әгәр бу төн гомеремнең соңгы төне булса да, әгәр иртән күзләремне мәңгелеккә йомсам да, якты дөньяга бернинди үпкәм, үкенечем калмас иде... Илзат белән үткәргән шул төндә мин әллә ничә гомер яшәдем. Аның һәр минуты елга торырлык, һәр минуты бәхет нурына уралган иде.
Менә шулай, дәфтәркәем. Мин әле һаман айный алмыйм. Мин әле һаман Илзатның назлы кочагында тирбәләм...
28 ноябрь.
Сәер, ул шалтыратмады... Шундый төннән соң да... Хәлемне дә белмәде... Шулай буламыни?! Әллә соң мин аның өчен бер мавыгу гына булдыммы? Үзенекен алды да, киттеме? Безнең бүлектәге хатыннар шулай диләр бит, ирләргә бер генә нәрсә кирәк, алар хайван кебек, җан дигән нәрсә юк аларда, диләр. Илзатны очратканчы мин дә шулай уйлый идем. Ләкин Илзат бөтенләй башка! Кичә ул тулаем минеке, бары минеке иде. Аның сөю тулы күзләре җаныма төбәлгән, ягымлы карашы йөрәгемдә җылы учак яккан иде. Ә назлары... Һәр кагылуы сүзсез соклану, якын итү, чиксез ярату...  Без бер тән, бер җан идек. Мин моны бар күңелем белән тойдым.
Юк, юк, көлмәгәндер ул миннән. Ә көлсә? Үкенер идеммени? Мин аны үзем яраттым, үзем теләдем! Аның янында күпме бәхетле мизгелләр кичердем! Шуның өчен үкенимме? Юк, үкенмим. Яшерен мәхәббәт күңелне җылытмый, беркемне шатландырмый. Миңа әти шулай дигән иде. Яратасың икән, хисләреңне сөйгәнеңнән яшермә, бар дөньяга кычкыр, кайнар мәхәббәтең үзеңне дә, башкаларны да җылытсын, дигән иде. Вакытында ачылмаган йөрәк дөрләп яна алмый, пыскый-пыскый кара күмергә әйләнә, дигән иде. Мин Зиннур турында сөйләгәч, шулай дигән иде ул. Ә мин аны тыңламадым, бәгыремне өтеп алырлык кайнар хисләремне куенымда сакладым да сакладым һәм алар чынлап та, көлгә әйләнде... Мин  әтинең ялгышын кабатладым. Ул да шулай берәүне өзелеп сөйгән булган. Мәхәббәтен белгертергә кыюлыгы җитмичә, эчтән генә янып-сызып йөргән дә йөргән. Килгән шундый көн, бөтенесен берьюлы түккән, күз яшьләре белән бергә ничә еллар буе йөрәгендә саклаган мәхәббәтен бушаткан. Тик сөйгәненә түгел, аның каберенә... «Ул да сине яраткан, көткән иде бит», – дигәннәр әтигә...
– Шулай, кызым, гомер үтә дә китә ул. Мәхәббәтне үзең белән кабергә алып китеп, туфракка күмәргә түгел, җирдәгеләргә – исәннәргә бүләк итәргә кирәк, – дигән иде әтием.
– Син шуңа гел моңлы җырлар уйныйсың, аны сагынасың, әйе бит, әтием? – дип сорадым мин.
– Йөрәктәге ул моңнарны түгәр өчен гармун гына җитми шул, кызым, скрипка кирәк. Мәхәббәт артык нечкә хис ул. Гомерем буе скрипкада уйнарга кызыктым. Ичмасам син өйрән, кызым, миңа уйнар, күңелемне юатыр идең.
Мин скрипкада уйнарга өйрәнә алмадым, әтиемнең үтенече һавада эленеп калды... Шуларны искә төшердем дә никтер, чынлап та, скрипкада уйныйсым килеп китте. Әллә тәвәккәләргәме, ә дәфтәрем? Өйрәнсәм, әтинең кабере өстендә уйнар идем, рухы булса да тыңлап сөенер иде. Илзатка да уйнар идем. Күңелем сизә, ул мине ташламаячак, юк, ташламаячак!
 
5 декабрь.
– Саумы, Гөлкәй!
Бу ул. Тавышын ишетүгә тәнемә ялкын капты.
– Исәнме...
Мин телефоннан сөйләшергә яратмыйм. Миңа кешенең йөзен, күзләрен күрү кирәк. Ни гаҗәп, телефоннан әйтелгән сүзләрнең мәгънәсе авырлык белән килеп ирешә. Шуңа күрә сөйләшүемнең рәте-чираты да юк.
– Хәлләр ничек?
– Яхшы.
– Иртәгә җыелыш, онытмадыңмы? Килерсең бит?
Оныттым, әлбәттә, оныттым. Ниемә кирәк соң миңа ул җыелыш? Әгәр Илзатны болай да күрә алам икән, нигә миңа анда тилмереп утырырга? Илзат та... бигрәк инде... харап эшлекле сөйләшә.
Мин озак дәшми торгач, Илзат, кырыс итеп әйтеп куйды:
– Син – безнең партия әгъзасы, килергә кирәк.
Шул гынамы? Шуны әйтер өчен генә шалтыратканмы? Өстемә бозлы су сиптеләрмени, катып калдым. Ничә көннәр буе күңелемне җылытып торган хисләр гуя җилгә очты. Дөнья буш һәм шыксыз булып калды...  Менә аптырап утырам хәзер, барыргамы ул җыелышка, юкмы. Киңәш бирче миңа, зәңгәр күзле  акыллы дәфтәрем.
 
6 декабрь.
Бардым. Күрдем. Озатты... Боеклы тукталышында өшеп басып калдым. Ашыгып кына битемнән үпте дә, китеп барды. Әйтерсең безнең арада берни булмаган. Әйтерсең, төне буе миңа назлы сүзләр пышылдамаган. Әллә чынлап та бу ирләрдә йөрәк, җан дигән нәрсә юкмы?!  Минем бәхетем шулай кыска гомерле булдымыни? И Ходаем, бу бушлыкны ни белән генә тутырырга? Скрипка алам! Скрипкада уйнарга өйрәнәм. Барсына да үч итеп! Менә шул.
 
7 декабрь.
Илзат тагы «свидание»гә чакырды... Бигрәк йомшак холыклы шул мин. Каршы киләлмәдем, ризалаштым. Аның белән машинага утырып киткәнемне Халидә дә күреп калды. Без тагы шул йортка килдек. Өй учагында йолдызлар биеде. Шулар яктысында мин кадерлемне иркәләдем, үзем дә наз бишегендә тирбәлдем. Мин мәхәббәт колына әйләндем, Илзатның аяк астындагы туфракка әйләндем. Югыйсә горур буласым, ялындырасым, аны бераз газаплыйсым килгән иде. Юк, миннән булмый икән. Яратам шул мин аны, өзелеп-өзелеп, үләр дәрәҗәгә җитеп яратам. Ничек инде яратканымның назларыннан баш тартыйм? Кем инде үзенең бәхетеннән баш тарта? Кем инде мәхәббәттән туя?!
Наз-бәхет тулы татлы-гүзәл төн тагы кабатланды. Бәхет беркайчан да артык булмый икән ул. Күпме булса да, баштан ашса да, беркем дә: “Булды, җитте” димидер, бәхеттән баш тартмыйдыр...
Мин һаман куркам. Аңардан берни сорамыйм. Ә ул үзе сөйләми. Мин бит белмим дә, кем ул Илзат? Ялгыз кешеме, әллә өйләнгәнме? Минем белән ник очраша? Бу очрашуларның ахыры ни  белән бетәр? Мин аның бердәнбереме, әллә... Әллә бишнең яки унның береме? Кая югала ул, кайдан кабат пәйдә була? Мин сорамыйм.  Чөнки аның ачуланып китүеннән, бәхетемне мәңгегә югалтуымнан куркам. Шул сирәк очрашулар да миңа күпме шатлык, яшәү көче бирә! Илзат миңа кирәк, бик кирәк! Ул минем сулар һавама, эчәр суыма, тормышымның мәгънәсенә әйләнде.
...Таң атты.
– Мин сине эшеңә илтеп куям, – диде Илзат.
– Кирәкми.
– Кешеләр күрер дип куркасыңмы?
– Без бит ир белән хатын түгел.
– Башкалар фикере синең өчен шулай әһәмиятлеме? Син аларга ярарга тырышып яшисеңмени?
– Юк та... Әллә ничек бит...
– Мин сине барыбер илтәм әле. Чөнки  сиңа бер эш бар.
– Нинди эш?
– Чыккач әйтермен.
Урамга чыккач, ул миңа ике төргәк тоттырды.
– Менә, безнең партиянең өндәмәләре кайтты. Шуларны таратырга кирәк.
Мин сискәнеп куйдым. Юк инде, мондый эшләр белән башка мәңге шөгыльләнәсем юк. Тәүбә иттем, җиткән. Дәшми торуымны күреп, Илзат кашларын җыерды:
– Куркасыңмы әллә?
Куркам, диясем килмәде, хәйләләргә булдым. Ярар, алырмын да, җилгә сибәрмен. Кем күрә дә, кем белә?
– Боларны Боеклыда таратыргамы?
– Юк, шәһәрдә. Газетлар эченә тыгасыз да, җибәрәсез.
– Алай булмый. Безне тикшереп торалар. Җыелышта да бик каты кисәттеләр.  Юк, мин мондый эшкә алынмыйм.
Илзат каршыма килеп басты да, иңнәремнән кысты:
– Гөлкәй!
Мин аның күзләренә туп-туры карап баш чайкадым. Илзатның канәгатьсезлеге йөзенә чыкты:
– Шуңа да ярамагач, ни дип кердең син безнең партиягә?
– Синең өчен! Сине күрер өчен! Сине яратканга!
– Тиле! Партиягә кемнедер яраткан өчен түгел, инанып керәләр.  Йөрәк белән түгел, баш белән уйлап!
Аның тупаслыгына хәтерем калса да, сүз көрәштереп торасым килмәде:
– Ярар, таратырмын, – дидем.
– Күптән шулай диләр аны, Гөлкәем-бәгыркәем! - Илзат шатланып мине күкрәгенә кысты, мин дә хисләнеп китеп аны яңагыннан. иреннәреннән үбеп алдым. Кадалып китсен партияләре, миңа мәхәббәт, бары мәхәббәт кирәк! Шул мәхәббәтемне югалтмас өчен, хатын-кыз башым белән юкны бушка аударучылар арасында уралып йөрим. Ниемә кирәк ул көрәшләр, минем яшисем килә! Яратасым, яратыласым килә!
Илзат мине эшемә илтеп куйды. Ике кулыма ике төргәк күтәреп кереп киттем.
Алар белән нишлисемне үзем дә белмим әле. Кием шкафына кертеп куйдым, торалар шунда. Аз-азлап үзем таратып йөрсәм генә инде. Газетлар эченә тыгып тарату турында сүз дә юк.
 
14 декабрь.
Кызык инде, чебеш тавыкны өйрәтә. Халидәнең кызы музыка мәктәбенә йөри, скрипкада уйный. Ял көннәрендә мин аның янына барып дәресләр алам. Көйгә охшаш тавышлар чыгара башладым инде. Скрипка бигрәк нәфис корал. Нечкә билле, сылу кызлар кебек. Тавышы да шундый иркә, нәфис. Илсөяр ярыйсы ук оста уйный, бишенче ел укый бит, концертларда да катнашканы бар.  Минем Яңа ел җиткәнче аз булса да өйрәнәсем килә. Яңа елны бәлки Илзат белән каршы алырбыз. Мин аңа скрипкада уйнап күрсәтер, мактаныр идем. Илзатның миңа үпкәләрлеге юк. Мин ул биргән өндәмәләрнең беразын тараттым инде. Һәр кич саен аз-азлап, үзебезнең тирәдәге йортларга кереп, кача-поса почта әрҗәләренә салып йөрим. Күрсәләр, Боеклыдагы кебек читен хәлдә калырмын дип куркам. Ярый ла анда ансат кына котылдым. Ә шәһәрдә хәлләрнең катлаулырак та булып куюы бар. Бер өлешен поселокта почтальон булып эшләүче Надяга бирдем. Әйбәт хатын ул. Бер килгәч, үзе “Гаделлек” партиясе, иренең шул халык арасында буталуы турында сөйләп утырган иде, мин аңа өндәмәләрне күрсәттем. Алды, таратырмын, диде.
Ә Яңа елга бары ике атна вакыт калды. Элеккеләрен гел берүзем каршылый идем. Дус-танышлар чакырса да беркемгә бармыйм. Парлылар арасында буталып йөрергә кыенсынам. Еллар алышынган төндә үзем яраткан, җаным теләгән ризыклар белән сыйланып, телевизор карап утырам. Минем бәйрәмнәр шулай үтә...
Ә бу Яңа елны Илзат белән каршылыйсым килә. Аның белән каршыласак, бәлки бергә булырбыз. Болай шундый авыр. Сагынам! Ә ул алай түгел, ахры. Сирәк кенә шалтырата. Анда да бары җыелышка чакырып кына...  Дәфтәркәем, сиңа язарлык бер шатлыклы хәбәр, бер күңелле яңалык  юк әлегә.
 
18 декабрь.
Бүген эштә кызык хәл булды. Бүлек башлыгыбыз Зинаида Петровна барыбызны  җыйды да, анкеталар таратып, шуны тутырырга кушты. Мин яза башлаган идем, карыйм, бу гариза икән. «Уртак Ватан» партиясенә керү турында гариза.  Кызлар бер сүз дәшми тутыра башладылар, ә мин буш анкетаны кабат Зинаида Петровнага суздым.
– В чем дело? - диде ул.
– Мин берьюлы ике партиядә тора алмыйм. Чөнки “Гаделлек” партиясенә кергән идем.
Җитәкчемнең күзе шар булды:
– Что?!
– Нигә, бездә демократия бит, кайсына телисең, шунда керәсең, - дидем мин ике дә уйламыйча.
– Оныт, ул партия турында искә дә алма. Ничек кергәнсең, шулай чыгарсың. Яз гариза, тутыр анкетаны.  Барыбыз да «Уртак Ватан» партиясе әгъзасы булырга тиеш.
– Мин алай итә алмыйм. Бу алдашу була.
– Милочка, безнең бөтен тормышыбыз алдашу. Нигә кирәк сиңа проблемалар?  Теге партиядә булдың ни дә, монысында ни... Нинди аерма бар? Җүләрләнмә, монда эшлисең бар бит әле.
Шул чак Галина әйтеп куйды:
– Аңа барыбер түгел, ул «Гаделлек»кә керергә чакырып листовкалар таратып йөри. Алар ай буе безнең шкафта ята инде. Ышанмасагыз, үзегез карагыз, Зинаида Петровна.
Зинаида Петровнаның йөзе күгәреп чыкты.
– Ятмасын, чүплеккә чыгарып яндырыгыз, эзе дә булмасын, - диде.-  Болай булгач, милочка, сиңа не завидую. Бердәнбер шанс безнең партиягә керү. Ул чагында бөтен юләрлекләреңне онытырбыз, кичерербез. Аңларга була, бик катлаулы заманда яшибез. Кем дә ялгышырга мөмкин.
Шул чак күз алдыма Илзат килеп басты. Ул миңа рәнҗеп, гаепләп карап тора төсле тоелды. Партияне алдау минем өчен бер тиен тормаса да, Илзатны, яраткан кешемне алдый, аңа хыянәт итә алмый идем,  шуңа күрә: «Юк», – диеп баш чайкадым...
 
20 декабрь.
Яңа елны үз фатирымда каршылыйсым килә. Илзат белән. Әйтермен, көн саен авылга кайтып йөрмәс өчен, фатирга кердем диярмен. Аның белән әле сөйләшмәгән, ә мин инде ду килеп бәйрәмгә әзерләнәм. Өемне җыештырып чыктым, кечкенә генә чыршы да алып кайтып бизәдем. Скрипканы тәки алдым. Илзатыма үземнең иң яраткан көемне уйнармын. Хәер, башкасын белмим дә әле, шуны гына өйрәндем. Яңа ел төнендә мин иң матур күлмәгемне киеп, кадерлем каршына басармын, бары аның өчен   «Минем иркә, назлы җанварым»  киносындагы вальсны уйнармын...
«Минем иркә, назлы җанварым” – Илзатым август аенда, арыслан йолдызлыгы астында туган икән. Бер очрашуда безнең арада шундый кызык сөйләшү булды.
– Син – балык, мин - арыслан. Алар бергә була аламы икән? – диде Илзат көлеп.
– Була ала. Әгәр арыслан су кырында йөрсә, ә балык ярга бик якын йөзсә, - дидем мин.
– Бик якын булгач, арыслан балыкны тотып ашамасмы икән соң?
– Арыслан балык ашыймыни?.
– Ач булса ашый. Шуңа күрә син ярга бик алай якын килмә әле, минем алтын балыккаем. Саграк бул.
– Балыкка кызыгып арысланның да суга батуы бар.
– Ярый алайса, су кырында гына йөрербез.
Шулай диде дә, Илзат мине кочагына җыеп алды.  Шул чак бөтен батырлыгымны җыеп, беренче тапкыр сорадым:
– Илзат... Ә син мине яратасыңмы?
– Сорап торасың тагын!
– Юк, син турысын әйт.
– Яратам. Яратмасам, бу очрашулар булмас иде.
– Ә син мине ташламассыңмы?
– Яраткан кешене ташлыйлар димени?!
Бу сүзләрне ишеткәч, күңелемдәге шикле уйлар эреп юкка чыкты, йөрәгемә кояш булып шатлык тулды.
– Гөлкәй, синеңчә ничек, ут көчлеме, әллә сумы? – дип сорады   никтер Илзат.
– Су! Ул утны сүндерә.
– Ут та суны киптерә ала.
– Диңгезне барыбер киптерә алмый, диңгез зур ул.
– Ә кояш? Син бит кояшны зур учак,  ут дигән идең. Кояш җиргә төшсә, диңгезең парга әйләнә.
– Бөтен җирдә ут кына каламы? Алай кызык түгел.
– Ярар алайса, диңгезгә дә, балыкка да тимәбез. Яшәсеннәр, - диде Илзат.
Мин аның шаярып сөйләшкәнен яратам. Җитди чагында ул миннән ерагая кебек. Җитди чагында ул ничектер тупас. Карашы да, сүзләре дә авыр. Җыелышларда да гел ярсып, кемгәдер ачуы-нәфрәте бар кебек сөйли. Минем ул җыелышларга гел барасым килми. Илзатны ачулы итеп күрәсем килми. Ул «минем иркә, назлы җанваркаем» гына булсын иде. Ул партиянеке дә, башкаларныкы да түгел, бары минеке генә булсын иде!!!
 
23 декабрь.
Ни булды миңа, ни булды?! Мәсхәрәгә калдым... Нигә шулай булды соң? Күп тә эчмәдем бит югыйсә, берничә йотым гына каптым. Зинаида Петровна туган көнен үткәрде. Имеш тә юбилей, кырык биш тулган, имеш тә, кабат җиләк булып пешкән чагы. Кызлар йөгерешеп табын корды, төштән соң бөтен эшне ташлап бәйрәм ясап утырдык. Мин эчмим, дигән идем, үгетләү, үпкәләүләр китте. Бәйләнмәсеннәр дип, кызыл шәраб кабып куйдым. Шуннан мине никтер башлыгыбыз чакырды. Нигә нәкъ мине?! Моны белергә өлгермәдем, чөнки Илгизәр Госмановичның икенче каттагы кабинетына барып җитә алмыйча, баскычта егылдым. Кинәт башым әйләнеп китте дә гуя упкынга очтым... Миңа “ашыгыч ярдәм” чакырганнар, больницага алып киткәннәр... Томан аша кемнеңдер: “Пить надо меньше, алкашка!!!” – дип бик ямьсез кычкырганын ишеттем. Ярамаган, килешмәгән миңа ул шәраб, кан басымы күтәрелгән. Гомеремдә бер эчтем, анда да адәм көлкесенә калдым...
Больницада ашказанын юдырдылар, төнем шунда үтте. Йоклый алмадым, бу хурлыктан, ялгышымнан үкенеп, үземне кызганып та, битәрләп тә елап яттым. Кулыма “Отравление алькоголем” дигән справка тоттырып, икенче көнне өйгә чыгарып җибәрделәр... Баш иеп, йөз ертып, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булып эшкә килдем. Ә анда хәл сораучы да юк, мине инде эштән чыгарып та куйганнар икән. «Үз теләгем белән...» дип гариза язасы гына калган... Яздырдылар, югыйсә, статья белән китәсең, диделәр. Документларымны алганда да, ышана алмыйча сорадым әле: “Ник? Нәрсә өчен?” Эш урынында исерек булганмын һәм сәбәпсез эшкә килмәгәнмен - менә шуның өчен икән... Нишләп исердем соң мин?! Нигә башкалар ап-айнык, ә мин егылганмын?  Нинди хурлык! Нинди хурлык!!! Илзат күзенә ничек күренермен? Ничекләр генә яшәрмен?! Тизрәк, тизрәк ерагаясы иде бу көннән. Аны башка көннәр, бары тик шатлык, мәхәббәт, бәхет тулы көннәр күмеп китсен иде. Бу ямьсез, күңелсез көн иң аста, вакыт туфрагы астында күмелеп калсын, бөтенләй онытылсын иде. Бу көн минем йөрәгемне үтмәс пычак белән телә, җанымны каезлый. Миңа шундый авыр!!! Ятасы иде дә, иртәгә уянмаслык булып, мәңгелек йокыга китәсе иде. Шулай тиз генә югаласы иде...
 
2 гыйнвар.
Яңа елда берүзем утырдым. Илзаттан качам. Ул эшкә шалтыраткандыр, аңа әйткәннәрдер...  Мин аның күзенә күренә алмыйм. Оят, оят, оят! И Аллам, мин дә шундый көнгә калырмын икән... Нинди  эчкече булыйм ди инде мин?! Яңа елда хәтта шампан шәрабы да капмадым. Табын да кормадым, төне буе телевизор карап утырдым. Телевизордагы кешеләр бик шат, бәхетле иделәр. Җырлыйлар да бииләр, сөйлиләр дә көләләр... Ә мин еладым... Яңа елда мине ни көтә? Кая барырга? Ничек яшәргә? Башым тулы сорау, ә йөрәк әрнеп-әрнеп авырта. Бернинди дару ярдәм итми. Мин бөтенесен берьюлы югалттым. Илзатымны да, эшемне дә, киләчәгемне дә. Яңа елга мин шәп-шәрә керәм, җаным тулы бушлык белән.
 
3 гыйнвар.
Эч пошуга, ялгызлыкка түзә алмыйча,  Халидәләргә киттем. Илсөярдән көйләр уйнаттым. Сагышланып, моңга күмелеп тыңладым. Күзләремнән яшь таммаса да җаным үкереп елый иде. Халидә мине ничек юатырга белми. Үзенең дә хәле хәл түгел, Данияры  сөяркәсе янына күчеп киткән.
– Башы-күзе тонган, безне күрми дә, – ди Халидә. – Син, Гөлкәй, ялгыз башың ничек тә яшәрсең әле, ә минем өстә ике бала. Китүе бер хәл, акчасын да безгә бирми, теге албастысына ташый бит. Әллә бозганнар инде, шул хәтле бизмәс иде бездән...
– Халидә, син дә шунда идең бит, син дә эчтең, ник мин генә исердем соң? - дип мин үземнекен сөйлим.
– Без үзебез дә аптырадык моңа. Әллә берәр нәрсә бутап салдылармы икән? Сине барыбер ничек тә эштән чыгарасылар иде инде, Гөлкәй... Белеп, ишетеп тордык, үзеңә генә сиздермәдек. Барыбер берничек булыша алмый идек. Ник кенә бәйләндең син ул кирәкмәгән партияләр белән?! Керергә иде алар кушкан җиргә. Безгә соң ни аерма? Аларның берсе дә халык өчен тырышмый, барсына да власть кына кирәк. Власть булгач, майлы бәлеш тә була, – ди Халидә.
Мин аның сүзләре белән килешмим. Илзатка майлы бәлеш, власть кирәкми, ул чынлап та, халыкка җиңеллек булсын өчен тырышып йөри, гаделлек  өчен көрәшә. Мин моңа ышанам. Тик бу турыда Халидәгә сөйләп тормыйм. Ул Илзат турында белмәскә тиеш.
– Бардыр инде араларында, бәлки яхшылары бардыр, – ди Халидә. – Хәзер кемгә ышанырга да белмәссең. Кайсын тыңласаң да, дөрес сөйли кебек. Үзгәртеп, төзәтеп бетерә торган булмады инде бу. Ельцин вакытында рәхәтләнеп таладылар. Без генә авыз ачып карап калдык. Хәзер менә хәерчелектән баш чыкмый.  Ә син кая барырга уйлыйсың инде, Гөлкәй?
– Бәйрәмнәр үткәч, эш эзли башлармын инде... Ни булса да табылыр әле, – дим мин.
 
11 гыйнвар.
Булыр әле, дигән идем дә, бик булмады шул... Гаҗәп икән бездә хәлләр. Бер белдерү күреп барасың, анда инде егермеләп кеше өметләнеп килеп баскан була. Мал сайлаган кебек сайлыйлар кешеләрне. Күңел кимсенеп кенә кайта. Сораулары белән үзәккә үтәләр. Минем кебек курс бетерүчеләргә сан да юк, югары белем кирәк диләр. Эш эзләп килүчеләрне шулай сортларга аералар, исемлеккә кертеп өметләндерәләр дә, аннары танышлык белән бөтенләй бүтәннәрне, үз кешеләрен алалар икән. Йөри торгач,  байтак нәрсә белдем мин. Тик белүем яхшы эш табу өметен сүндерә генә барды. Минем урынга Галинаның сеңлесе кереп утырган бит әнә. Алар да башта «конкурс» дигән булып, сайлау үткәргәннәр, тик килүчеләрнең берсен дә алмаганнар. Ник кеше өметләндерергә?
Ике атна шулай бер нәтиҗәсез, аяк киеме туздырып йөреп үтте дә китте. Хезмәт стажым өзелмәсен өчен эшсезләр биржасына барып бастым. Андагы кеше! Бөтен шәһәр эшсез диярсең. Илзат дөрес әйткән икән шул. Чиратта торганда гел зар-моң гына ишеттем. Эшкә урнаша алмыйча айлар гына түгел, еллар буе йөрүчеләр бар. Мине  кочак җәеп каршылаучы булмады, документларымны тикшереп баш катырдылар. Ник эштән киттегез, имеш. Ирекле көннән кем эш ташлый? Минем хакта почтага шалтыратып сорашканнардыр да әле...
Урамда карак кебек кача-поса диярлек йөрим. Ак «Жигули» күрсәм, котым алына. Илзатны очратудан куркам. Күзенә күренергә оялам, ә үзем аны өзелеп сагынам, күкрәгенә капланып елыйсым, күңелемне бушатасым килә. Аңлар идеме икән ул мине? Юк, юк, бу хурлыкларны  аңа мәңге белдерәсем юк.
Ә кичә тагы теге абыйны күрдем. Ул безнең каршыдагы йортта тора икән. «Хәлләр ничек, сеңел?» – дип дәшкәч, күңелем йомшарып китте, сөйләп бирдем. Минем хәлне белүче түгел, кызыксынучы да юк бит. Бигрәк ялгыз икән мин бу шәһәрдә. Менә шул абый әйтте: «Ә партия нәрсә өчен? Үз кешеләренә дә булышмагач. Җыелышка кил, хәлләреңне аңлат, эш табарга ярдәм итсеннәр. Безнең кеше бит син».
Миңа рәхәт булып китте. Чынлап та, минем үз партиям бар ич. Мин аларга көчемнән килгәнчә булышмадыммыни, кушкан эшләрен намус белән башкармадыммы? Ләкин... Ләкин бит анда Илзат бар...
 
17 гыйнвар.
Үзәккә билгеләнергә барган идем, эш тәкъдим иттеләр. Ишеткәч, аптырап та калдым. Нишләп һаман Боеклы тирәсендә әйләнәм мин? Шул хуҗалыкка кассир кирәк икән. «Барасыңмы?» – дип сорадылар миннән. Шатланып «барам», дидем. Чынлап та, шатландым. Бердән, шәһәрдән чыгып китеп, Илзат белән очрашмаячакмын, икенчедән, анда минем танышлар бар! Берәр әбигә урнашырмын да яшәрмен тыныч кына. Үзәктән туп-туры вокзалга юнәлдем. Боеклы аша әллә ничә автобус йөри. Утырдым да киттем. Тукталышта төшеп калгач, кызык булып китте, “үземнең” яшел түбәле йортны эзләп таптым. Ничә тапкыр шул йортка карый-карый, менә шунда Илзат белән басып сөйләшеп тордык. Кызык, кемнәр яши икән ул серле йортта? Ә бит Илзатның анда мине эзләп килүе дә бар... Һәм минем ялганым беленәчәк, сөйгәнем каршында дәрәҗәм төшәчәк. Машинасы булган, теләгән  кешегә монда килергә дә, мине табарга да була, әлбәттә. Тик табарга телиме икән соң ул, эзлиме икән?! Эзләсә күңеллерәк булыр иде... Читтән генә булса да бер карыйсы иде үзенә.
Идарәгә җиткәнче уйларым гел аның турында булды, очрашуыбызны күз алдына китереп хыялланып бардым. Каршыма килеп чыкса, кочагына атылыр идем!  Сагынам бит мин аны, үлеп сагынам! Икебез дә исән,  икебез дә бер үк  җирдә яшибез, бер үк юл-сукмаларда йөрибез югыйсә...  Иң кадерле кешеңне бер күрергә тилмереп яшә, имеш. Авыр да соң ансыз! Күкрәгем тулы салкын боз кебек...
Авылда кар шундый чиста, шундый ак. Шул аклыктан хәтта күзләр чагыла. Рәхәт булыр иде монда яшәргә. Илзат белән бергә.... Саф һава, илаһи тынычлык, иркенлек. Янәшәңдә яраткан кешең булса гына, дөнья ямьле, яшәү күңелле. Мәхәббәттән башка тормыш юк, ул үзе иң зур бәхеттер мөгаен.
...Идарәгә ашкынып бардым. Ишегенә «Ватан» күмәк хуҗалыгы рәисе» дип язылган, теге кичтә Хафиз абый белән сөйләшеп утырган бүлмәдә бөтенләй башка кеше хуҗа булып чыкты. Олы гәүдәсе белән бөтен кәнәфине тутырып утырган кырык-илле яшьләрдәге шакмак башлы, калын муенлы үгез кебек бер ир бугаз киереп акыра-бакыра телефоннан сөйләшә иде, ике сүз саен сүгенү. Мин ишек төбендәге урындыкта  аның  шул «матур« чыгышын тыңлап утырыга мәҗбүр булдым. Ул трубканы куйгач кына, каршына басып йомышымны әйттем.
– Син йөзенчесе, - диде ир,  тәмәкесен кабызып.- Валлаһи. син йөзенчесе! - Аннары тәмәке төтенен туп-туры миңа өреп җибәрде дә, өстәп куйды:
– Нинди ахмаклар утыра соң анда?! Көн саен кеше җибәрәләр. Казан базарымыни монда?! Бернинди кассир кирәкми безгә. Чаптырып килгәнче, башта шалтыратып сорыйлар аны. Бар, бар, сеңлем, вакыт үткәреп йөрмә. Бернинди эш тә юк бездә. Теләсәң, дуңгыз караучы итеп куям үзеңне.
Әгәр аның урынында Хафиз абый булса, дуңгыз карарга да ризалашыр идем. Тик бу тупас, тәкәббер кеше янында эшләү түгел, бер минут та  тоткарланасым килмәде.
– Юк, теләмим, - дидем.
– Шул, шул! Теләмисең! Барыгызга да чиста эш кирәк. Ашарга яратасыз үзегез.
Мин  аның белән сүз көрәштереп тормадым, үзәктән бирелгән кәгазьгә кул куйдырдым да, башымны иеп чыгып киттем.
Шул чак нәкъ каршымда сулы чиләк күтәргән Зөһрә апа пәйдә булды. Ул мине танымады. Исәнләшкәч кенә, йөземә текәлеп карап торды да, хәтеренә төшерде.
– И-и, синмени әле бу?  Тагы гәҗит таратырга килдеңме?
– Юк, башка эш белән. Ә Хафиз абый кайда соң?
– Китте ул, сеңлем.  Төтенсез авылга китте. Яхшы кешеләр анда да кирәк шул...
Хафиз абый миңа беркем  булмаса да, никтер бик кызганыч, ямансу булып китте. Алай карт та түгел иде бит әле ул.
Күңелдә коточкыч бушлык. Бик авыр икән ул эшсез йөрүләре. Исәнлегең булсын, яшьлегең булсын, ә синең көчең дә, сәләтең дә беркемгә кирәк булмасын ди. Шулай ук артык, бер кирәксез кешемени соң мин бу илдә?!
 
6 февраль.
Бу юлы кирпеч заводына җибәрделәр. Андагы гыйбрәт... Ул кызуда, ул тузанда ничек эшлиләр, ничек түзәләрдер.  Юк, бармыйм мин анда. Баш тарттым. Эшсезлек буенча пособие һаман юк та юк. Кешеләр әллә ниләр сөйли, ышану да авыр. Имеш, безгә тиешле ул акчаларны юри кулга бирмичә торалар икән. Банкка салып куялар да, шунда ята торгач, процентлар җыела, имеш. Аннары шул күктән төшкән табышны  кемнәрдер кесәләренә шуыта, имеш... Белмим инде, дөресме. Ә кешеләр нишләргә тиеш? Ә кешеләрдә беркемнең дә эше юк...
Мин баедым бит әле, базарда эшләүче үзбәкләргә диван белән шкафны сатып җибәрдем. Кулга акча керде. Шул шатлыктан үземне ит белән сыйладым. Нишләптер күңел болганып тора, гел ит ашыйсы килә. Пешкән ит күз алдыма килсә дә, авыздан сулар ага башлый...
 
14 февраль.
Бер килгәнгә килә икән... Әрнү-үртәлүемә түзә алмыйча, үкси-үкси еладым. Кызганучы гына булмады. Бу караклар ник һаман көчсезләрне дә мескеннәрне генә талый икән. Череп баеганнарга тимиләр, ә хәерченең соңгы күлмәген алып китәләр. Үзем дә гаепле инде. Башымны уй баскач, бик таркауга әйләндем шул бу арада. Белдерү буенча эш белешергә киткән идем, ашыгуым белән ишекне бикләргә онытканмын. Эш тә булмады, кайткан җиремә менә шундый сюрприз... Телевизорны, скрипкамны, күн курткамны урлаганнар. Башка алыр нәрсә дә юк инде миндә. Мин аларны соңгы чиктә сатармын дигән идем. Караклар миннән өлгеррәк булып чыкты. Утырам хәзер шыр бүлмәдә, күңелемне юатырга скрипкам да юк... Илзатыма яраткан көемне бер тапкыр да уйнап күрсәтә алмадым. Мин аны башка күрмәм дә инде...
 
15 март.
Без аның белән барыбер очраштык... Бер шәһәрдә яшәгәч очрашасың икән. Кибеттән кайтып барышым иде. Юл аша чыкканда чак машина астына барып кермәдем. Шундый инде мин хәзер, уйларыма кереп батам да, дөньямны онытам. Мине чак кына таптамый калган машина Илзатныкы булып чыкты. Тик ак түгел, куе яшел төстәге “Жигули”. Яшел төсне яратам, дигән иде бит, үзе теләгәнне алган икән. Бәлки элеккесен буяткан гынадыр. Ә мин ак машиналардан качып йөрим...
– Гөлкәй! Син кайда югалдың? – Илзатның иң беренче сүзе шул булды.
Көтмәгәндә аны очратуымнан тәмам каушап калган идем, хәтта тавышым чыкмады.
– Югалмадым... – дип пышылдадым.
– Әйдәле, утыр машинага. Синең белән сөйләшәсе бар.
Мин аның күзләре белән очрашмас өчен, алга түгел, арткы утыргычка утырдым да, куркак куян кебек почмакка сыендым. Юл буе дәшмәдем, аның киң аркасына, алкаланып торган коңгырт чәчләренә карап, тиле кебек: “Бу Ул бит! Ул!!!”– дип сөенеп бардым.
Илзат мине тагы теге йортка алып китте. Монда бу юлы тагын да салкын иде. Кышкы җилләр, салкыннар үзенекен иткән, таш йортны эчтән дә, тыштан да суыткан. Мин Илзат бирәчәк  сораулардан алдан ук куркып, куырылып бер сүз дәшми бүлмә уртасында басып торам. Ә ул миңа шундый якын, каршыма ук ук килеп басты, күзләремә төбәлде:
– Ни булды сиңа? Төсләрең гел калмаган. Ябыккансың. Авырмыйсыңдыр бит?
Шул чакта аның күкрәгенә капланып, елый-елый бөтен зар-моңымны түгәсем килсә дә, тыелып калдым.
– Юк.
– Әйдә, утырып сөйләшик әле. – Ул мине кочаклап диярлек диванга үз янына утыртты.
Мин бит сине бөтен дөньяны айкап эзләдем, Гөлкәй. Туган көнең белән тәбриклисем килгән иде. Аптырагач, Боеклыга бардым. Бөтен авылны ду китереп сине таптырдым. Яшел түбәле йортта беләсеңме кем яши? Япа-ялгыз бер ир-ат. Хатыны үлгәч, фатирын улына калдырган да, авылга күчеп кайткан. Их син, Гөлкәй! Шулай алдыйлармыни? Нишләп кенә йөрдең соң син анда? Төнгә каршы шунда басып кала идең бит. Башыма сыймый, ничек шулай алдарга була?!
– Гафу ит. Шулай килеп чыкты инде...
– Анысы шулай да булсын ди. Ә эштән ник киттең?
Нәрсә диим мин аңа, оялмыйча ничек дөресен әйтим? Карашымны яшереп, алдашырга мәҗбүр булдым:
– Белемең юк дип кыскарттылар.
– Хәзер кайда инде?
– Өйдә.
– Торыр урының бармы соң ичмасам?
– Бар. Фатирым бар.
Илзат гаҗәпләнеп баш чайкады:
– Фатирың бар?! Ну Гөлкәй... Син мине тәмам аптыраттың, дускаем! Шул гомер алдап, яшереп йөрергә кирәк бит, ә! Мин хәзер сиңа ничек ышаныйм, Гөлкәй?!
Ул миңа таба борылып ике кулы белән битемне учлады.
– Үзгәргәнсең син. Ни булды? Тәмам суырылгансың. Ни кайгың бар, яшермә миннән.
– Миңа эш кирәк.
– Эзләп карадыңмы?
– Әйе.
– Табалмадың, әйеме?
– Әйе.
– Моның сере бар, Гөлкәй. Без барыбыз да кара исемлектә бугай. Син монда җүнле эш таба алмассың мөгаен. Базарга чыгып бассаң гына.
– Нишләргә соң?
– Китәргә кирәк. Мин үзем Мәскәүгә күчмәкче булам. Анда бездәге кебек кысулар юк. Мәскәү демократияне күреп калды.
– Нигә “калды”?
– Демократия безнең ил өчен артык зур күлмәк булып чыкты. Безгә кысан киемнәр күбрәк килешә бугай...
Әллә ничек сөйләшә бу Илзат, аңлый алмыйм мин аны.
– Минем өстә дә болытлар куера, эшләр яхшыга бармый, Гөлкәй. Көрәш бик кискен. Кемнәрдер безнең штабны актарып-басып чыккан. Компьютер, принтер, ксерокс – берсе дә юк... Бөтен документлар идәнгә сибелеп тапталган. Кысалар, куркыталар. Безнекеләрнең кайберләре “Гаделлек “тән чыгып, “Уртак Ватан”га күчте. Һәркемгә яшәргә кирәк. Бер караганда, ул партия дә начарлык теләми кебек, сүзләре бик дөрес, вәгъдәләре алтын. Тик анда үз мәнфәгатен кайгыртучылар тупланган. Аларга власть кирәк. Ил байлыгына халык түгел, олигархлар, түрәләр, бандитлар хуҗа. Шуңа күрә барысы да өскә, югарыга үрмәли.
Нигә сөйли боларны миңа Илзат? Миңа болар кызык түгел. Мине үз язмышым, үз киләчәгем борчый. Әгәр Илзат Мәскәүгә китеп бара икән, миңа нишләргә? Ул мине ташлый буламы? Ник бер сүз дә әйтми ул? Кем мин аңа? Нихәтле җавапсыз сорау... Боларга Илзаттан башка беркем дә җавап бирә алмый.
– Син кайгырма, Гөлкәй. Үзем барып урнашкач та, мин сине кайтып алырмын. Алып китәм мин сине, калдырмыйм монда.
Илзат минем уйларны укыймы әллә?! Аның сүзләреннән соң бөтен күңелем яктырып китте. Елмаюмны сизми дә калдым.
– Сине менә шулай гел елмайтып кына торасы иде, Гөлкәем! Кызларга елмаю бигрәк килешә инде.
Илзат мине кочып үбеп алды. Мин дә әнисенә сарылган сабыйдай аңа сыендым. Миңа шундый рәхәт иде, күңелем тулы җыр иде. Гүя бөтен кайгы-борчуларым иңемнән шуып төште. Зиһенем яктырып китте. Бу мизгелдә  киләчәгем миңа ал нурларга күмелгән таң балкышы  булып күренде. Сөенечтән күзләремә яшь тулды.
– Син миңа адресыңны бир, Гөлкәй. Башка югалтышмыйк инде без.
– Илзат, әйдә миңа барабыз. Мин Яңа елны синең белән каршыларга теләгән идем...
– Барыбер барып  чыкмас иде, әни авырды. Мин аның янында булдым.
– Ә мин берүзем моңаеп утырдым.
– Син кайгырма. Алда Яңа еллар тагын булыр. Аларын инде бергәләп каршыларбыз.
Мин чакырсам да, Илзат миңа барудан баш тартты, адресымны гына сорап алды. Ул мичкә ягып җибәрде. Ялкын телләре, нидер пышылдый-пышылдый, карлы, салкын утыннарны үз кочагына алып, җылытырга- назларга кереште...
...Бу юлы без анда кунмадык.
– Үпкәләмә, Гөлкәй, миңа кайтырга кирәк. Әни авыру. Инсульттан соң һич җайга килә алмый, - диде Илзат.
Ул мине подъезд төбенә үк китереп куйды. Үрелеп яңагымнан үпте дә:
– Эшләмәгәч, акча якларың кыендыр, мин сиңа бераз булышыйм әле, – дип кесәсеннән кошелок чыгарып, акча сузды.
Әллә нишләп киттем. Әйтерсең мин бер фахишә, тән сатып көн күрүче. Беләм, аңлыйм югыйсә, Илзат күңелендә бернинди начар уй юктыр, нияте дә изгедер. Ләкин аның кулыннан акча алырга никтер кимсендем.
– Рәхмәт, минем акчам бар, туганнарым булыша.
– Кирәксә, әйт, кыенсынма, - диде Илзат. – Мин иртәгә кичен сиңа кагылырмын. Өйдә буласыңмы?
– Әйе.
– Ярый алайса, иртәгәгә кадәр, кадерлем. Тыныч төннәр, матур төшләр сиңа.
Илзат, машинасыннан төшеп, карашы белән мине озатып калды.
Бүген төнем шундый якты, шундый тыныч. Башымдагы бөтен авыр уйлар гуя мичтәге утыннар белән янып бетте. Күңелемдә илаһи бер тынычлык. Бернәрсә турында уйламыйча онытылып, изрәп, матур төшләр күрә-күрә рәхәтләнеп йоклыйсым килә. Минем яклаучым, терәгем - Илзатым бар!
 
28 март.
Ул юк... Инде ничә көннәр юк. Югыйсә мине эзләргә кирәкми. Мин гел үз өемдә, көннәр буе, төннәр буе аны көтәм. Ләкин ул юк... Нигә алдады ул мине? Киләм, диде бит! Ышандырды бит! Ул килә дип, мин тәмле ризыклар алып куйдым. Аның ярдәменә, мине ташламасына  ышанып, пособиемне рәхәтләнеп туздырдым. Итегемнең замогы ватылган иде, аны алыштырдым. Фатир өчен өч айлык бурычымны түләдем. Базарга барып рәхәтләнеп ит сайладым. Бер айга җиткерәсе акчамны атна эчендә туздырдым да бетердем... Ә ул юк та юк. Ни булды икән аңа? Әллә чирле әнисен калдырып китә алмыймы? Әйтсә, мин аңа шатлана-шатлана булышыр, әнисен карашыр идем. Үземнең дә хәлем яхшы түгел әле. Баш әйләнә, күңел болгана, хәлем юк. Әни белән дә шулай булган иде. Әллә мин дә авырыйммы икән? Бигрәк авыр бу билгесезлек. Әллә апаларга кайтып  китәргәме? Алай да булмый. Ул чагында Илзат белән тагы бер-беребезне югалтачакбыз. Өметемне өзмим, көтәм мин аны, барыбер көтәм. Ташламас ул мине, юк, ташламас! Әйе бит, дәфтәрем. Илзат намуслы, әйбәт кеше ул. Аңа да ышанмагач, тагы кемгә ышанырга соң?!
 
2 апрель
Бүген төшемдә Илзатны күрдем.  Имеш аның белән икәү кулга-кул тотынышып урманда йөрибез икән. Тар гына сукмактан атлап барабыз. Урман шундый куе, инде караңгы төшеп  килә. Тик мин курыкмыйм, чөнки янымда Илзатым бар. Мин аңа сыенып диярлек атлыйм. “Җиләк ашыйсың киләме?”- ди Илзат. “Килә, - дим мин. - Тик караңгы бит, берни күренми”. “Алда бер болын бар,  анда җиләк  күп. Ай  булганда төн дә якты”, - Илзат шулай ди дә  кулын минекеннән ычкындырып, кызу-кызу  алга китеп бара. Мин аның артынннан чак-чак өлгерәм. “Ашыкма, калдырма мине! Мин куркам!!!” - дип ялварам. Тик  Илзат аның саен кызуырак атлый, ул инде күренми дә, бары тик ак күлмәге генә караңгылык эчендә байрак булып балкый, аннары ул да ерагайганнан-ерагая һәм куе булып үскән агач-куаклар арасына кереп югала. Ләкин Илзат бар әле, ерак булса да мин аның барлыгын тоям, шуңа һаман аңа дәшәм, аны чакырам. Тик җан авазым кайтаваз булып кире үземә кайта: «...зааат  ... зааат! ...зааат!!!»  Мин гуя бушлыкка дәшәм. Инде сукмак та күренми, берни күренми. Бар дөньяны караңгылык баса. Мин кай тарафка атларга белмичә, караңгыдан, ялгызлыктан куркып, Илзат китеп барган сукмакны табарга теләп, агачлар арасында бәргәләнәм... һәм куркып, шабыр тиргә батып уянып китәм.
Их, дәфтәркәем, болай булгач, бернинди өмет юк инде. Без бергә булмаячакбыз... Ташлый ул мине, ташлый... Бигрәк сәер сүз. Кешене ташлап буламыни?! Ничек инде үзеңне яраткан, Алласы урынына күреп табынган, һәр сүзеңә гөнаһсыз сабыйдай ышанган кешене ташларга була? Кешенең җаны бар бит!!! Бу йөрәккә ничек түзәргә соң?! Кайлардан гына көч, сабырлыклар алыйм икән?!
 
22 апрель.
Мине эшсезләр биржасыннан “куып чыгардылар” – исәптән төшерделәр. Чөнки алар тәкъдим иткән урыннарга бармадым. Әгәр исәнлегем булса, кибетчелеккә ризалашкан булыр идем дә, аяк өсте эшләү авыр шул, никтер башым әйләнә. Мин эшли алырлык хәлдә түгел хәзер, көннән-көн хәлсезләнә барам, әллә чынлап та авырыйм инде... Биржа юлын таптаучыларны билгеләп-теркәп торучы апага шулай дигән идем, өстемә кычкырды: “Монда инвалидлар пансионаты түгел! Эшлисең килмәсә, өеңдә утыр, безнең вакытны әрәм итеп йөрмә!” Әллә соң тикшеренеп караргамы, бәлки чынлап та инвалид группасы бирерләр, ул чагында ипилек-сөтлек булса да пенсия эләгер иде. Ничекләр яшим соң мин, акчам юк дип егылып та үлә алмыйм ич... Инде яшисем килмәсә дә үлә алмыйм... Җан биргәнгә Ходай җүн бирә диләр дә, бер дә күренми әле ул җүн дигәннәре...
 
28 апрель.
Ит ашыйсым килә! Умырып-умырып майлы сарык ите ашыйсым килә! Ник кенә теге чакта Илзат биргән акчаны алмадым икән?! Ул китте дә югалды. Хәзер көтмим дә инде. Көтү, өметләнү бик авыр. Башка берни  турында уйлап булмый. Бөтен җаның-тәнең көтү газабы белән тула. Тамактан аш үтми, йокың йокы булмый, кулдан эш китә. Мин көтмәскә булдым. Үземә шундый боерык бирдем: “Ул килми, көтмә!” -дидем. Үземне аның килмәвенә ышандыргач, күңелдәге өметне сүндергәч, дөньям бушап калгандай булды. Акылым аны югалтуга күнде бугай... Җылының ни икәнен белгән-аңлаган йөрәк кенә бу коточкыч салкын ялгызлыкка ияләшә алмый, әрнеп-сулкылдап Илзатны, аның кайнар сулышын, җылы карашын  көтә. Ничек яшәп бетәргә соң бу гомерне?! Ничекләр түзеп бетәргә?!
 
30 апрель.
Мин больница юлында йөрмәскә булдым... Барыбер беркемгә дә кирәк булмагач, нигә яшәргә соң? Әгәр ашамыйча торсаң, көчең бетә, әкрен -әкрен генә үләсең икән. Сугыш турында язылган бер китаптан укыган идем, кеше хәлсезләнеп ята-ята да, мәңгелек йокыга тала, үлгәнен сизми дә кала.  Мин  беркемгә ишек ачмаячакмын. Чөнки беркемне күрәсем килми! Хәтта аны да! Ул миңа карата искиткеч рәхимсез булды. Киләм, диеп алдап китеп барды. Дөрләп янган учакка бозлы су китереп салды. Сүнде инде ул учак. Мәхәббәтнең очкыны да калмады. Шундый көчле учак та сүнәр икән... Үзең сүндергән учактан ялкын теләнмиләр. Хәер, теләнүче дә юк әле. Илзат хәзер күкрәк киереп Мәскәүдә йөридер, дөньяда минем барлыкны бөтенләй оныткандыр... Көтмим мин Илзатны, көтмим! Бары аны - үлемне генә көтәм. Ул килер дә, мине үзе белән мәңгелек тынычлык иленә алып китәр... Минем юклыгымны беркем дә сизмәс. Югыйсә миңа бу җирдә күп тә кирәкми иде. Мин бик азга да канәгать идем.  Дөньяның матурлыгын күреп, үз хезмәтем белән акча табып, тыныч кына яшисем килгән иде. Яратасым, яратыласым килгән иде. Яраткан кешемнән балалар табып үстерсем килгән иде. Мин кечкенә генә бер кеше, гади генә бер хатын, бу дөньяда зур урын дәгъваламадым, азга да риза, азга да канәгать идем. Нәни генә шатлыкка да сөенә белдем, нәни генә бәхетне дә кояштай күреп кабул иттем. Ник соң мине күпсенде бу тормыш?! Ник сыймадым мин аңа, ник соң үз илемдә дә шулай артык, үги баладай кирәксез, кадерсез булдым?!
Мин бу җиргә гариза биреп килмәдем һәм гариза биреп китмәм дә. Мәңгелек иленнән килеп алганнырын сабыр гына көтәчәкмен.  Мин - мордар түгел, ә корбан. Мине сарык бәрәнедәй корбан итеп чалдылар. Рәнҗеттеләр, алдадылар, кактылар да суктылар. Минем бу илдә яшисем килми!!! Минем өчен кысан, салкын, караңгы булган  дөньядан  тыныч кына  югаласым килә. Елга суына төшкән кош каурыедай талгын гына йөзә-йөзә, мәңгелек диңгезенә китеп югаласым килә... Әй кешеләр, мине күрмичә, читкә тибәреп, таптап, кимсетеп киткән каты бәгырьле кешеләр! Сезгә бары бер соравым кала: Нишләттегез сез мине?
Нишләттегез Гөлкәйне?!
 
***
Көндәлекнең соңгы битен яптым да уйга калдым. Нигә шулай булды? Иң авыр, мохтаҗ көннәрендә дә Гөлкәй миңа берни хәбәр итмәгән, ярдәм сорамаган. Һаман ялгыз булган. Туган апасына шул кадәр дә ышанычы юк микәнни? Ә мин? Мин үзем соң... Сеңлемнән бернинди хәбәр булмаса да, аның язмышы турында борчылмаганмын, хәлен белмәгәнмен. Бер ата, бер ана балалары җиде ят булып, икебез ике якта яшәп ятабыз. Нигә шулай нечкә, чыдамсыз булды соң әле безнең туганлык җепләре? Әллә соң барыбызны бергә җыеп торучы әти-әниле туган йортыбыз булмаганлыктанмы? Белмим, белмим...
Гөлкәйнең язмышы мине тетрәндерде. Ни генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән балакай. Әмма зарланмаган, безгә кайтып егылмаган, үз тормышын  үзе җайга салырга тырышкан.
Эше дә, мәхәббәте дә башваткыч мәсьәлә түгел анысы, мине иң борчыганы сеңлемнең исәнлеге иде. Санаторийда аны тикшерми, күзәтми булмаслар. Дөрес диагноз куеп, дәваласалар, бик яхшы булыр иде дә бит. Берүк терелеп кенә кайтсын, калганы җайланыр.
Сеңлемнең йөрәк серләрен үз эченә алган зәңгәр дәфтәрләрне кабат урынына куйдым. Алып укыганны сизә күрмәсен берүк. Гомерлеккә рәнҗер, инде ялгана башлаган туганлык җепләре кабат шытырдап өзелер. Миңа Гөлкәйне югалтырга ярамый. Үткәннәрне кайтарып та, төзәтеп тә булмый, әмма калган гомерне без бергә үтәргә тиеш. Бер беребезгә бик якын апа-сеңел булып.
Гөлкәй кайтырга атналап вакыт бар иде әле, беркөнне Яртаудан Халидә шалтыратты. Хәл - әхвалларны сорашты да:
– Нурсинә апа, Гөлкәйне сорап бер ир-ат шалтыратты. Мин әйттем инде сезгә киткәнен. Адресыгызны, телефоныгызны бирдем, ачуланмыйсызмы?- диде.
– Исеме ничек соң аның?
– Сорамадым шул. Бик ягымлы, яшь тавыш. Гөлкәйнең очрашып йөргән кешесе бугай ул.
«Бу Илзат булырга тиеш», – дип уйладым мин.
- Әйтеп дөрес эшләгәнсең. Киләм, дидеме?
– Алай сорагач, исәбе бардыр инде, юкка гына белешмәгәндер.
– Ярар алайса, көтәрбез кунакны.
Бу хәбәргә, чынлап та, шатландым мин. Гөлкәй өчен искиткеч зур бәхет булачак бит бу! Яраткан кешесе белән очрашкач, терелеп, күңеле күтәрелеп китәр, яшисе килә башлар. Мәхәббәт әллә нинди авыруларны да аякка бастыра ул!
Гөлкәй кайтты, тик ялгыз түгел. Аны ниндидер бер ят ир-ат машина белән китереп куйды. Өйгә дә, Гөлкәйнең сумкаларын күтәреп башта ул, бөтен җире түгәрәк булган ни матур, ни ямьсез түгел ир гөрелдәп килеп керде. Аның артыннан гына кәтүк буе Гөлкәйнең бөдрә чәчле башы күренде.
– Менә, апасы, кызыгызны исән-имин кайтарып җиткердем. Пернимат итеп алыгыз, – дип бөтен өйне яңгыратып көлде таныш түгел кунак.
Аннан соң гына Гөлкәйнең нечкә, йомшак тавышы ишетелде:
– Апа, бу Салих абый була, минем танышым.
– Нинди таныш ди, киявем диген! Сөйләштек, килештек бит инде. Кыз сорарга кайттым мин, бирәсезме сеңелне?
Бу кадәр көтелмәгән хәбәрдән миңгерәп калдым. Гөлкәйгә әти булырлык бу абзый нинди кияү булсын ди? Мин сораулы карашымны сеңлемә күчердем. Ул җавап урынына, тегенең сүзләрен җөпләп, баш кына какты.
Кунакларны ишек төбендә бастырып тоту килешми иде, түргә чакырдым. Үзем тизрәк табын корырга керештем. Гөлкәй дә өс киемнәрен алыштырып минем янга чыкты.
– Нәрсә эшлим, апа, булышыйммы?
Ачуланырга әзерләнеп, бәрәңге кырган җиремнән  аңа төбәлгән идем, аптырап киттем. Минем алда эче-тышы балкыган бәхетле хатын басып тора иде. Гөлкәйне гүя алмаштырып куйганнар. Әгәр бу түгәрәк ир сеңлемне шулай шат күңелле итә алган икән, нигә әле мин аны ачуланыйм ди. Шуңа күрә әйтергә теләгән сүзләрне эчемә йоттым да:
– Суган белән кишер чистарт, – дидем.
Табын әзер булгач, бик вакытлы гына Атлас та кайтып керде. Ир-ат кунак янына ир-ат хуҗа кирәк шул. Салих абый харап сүзчән кеше булып чыкты, әллә көлгәндә сөйли, әллә сөйләгәндә көлә, аера торган түгел, барысы бергә.
– Туганнар, ул бит, болай. Насыйп ризык тешеңне сындырып керер диләр. Менә бу чибәр сеңелкәшне  берчак шулай машинама утыртып кайткан идем. Ну күз төште, кызыктым бит моңа. Ирем бар дигәч, бөтен өмет өзелгән иде. Их, мәйтәм, миңа да  шундый хатын белән гомер итәсе иде, дим. Ишеткән бит Ходай! Очраштык та, аңлаштык та, икәү бергәләп кайтып та төштек менә. Сез борчылмагыз, туганнар, Гөлкәйне абижат итмәм.  Минем тормыш яхшы. Сеңлегез нужа күрмәс. Бөтен нәрсәм бар. Йорт тулы мал. Патша кызы кебек яшәтәм мин аны!
Бу кешенең әллә нинди сөйкемле сөяге бар. Үзенә тартып тора. Гел көлеп, барсыннан разый булып торган, шат күңелле кешеләр янында җанга рәхәт, җиңел. Гөлкәйгә бәлки нәкъ шундый ир кирәктер. Әнә бит ничек балкып, үзалдына елмаеп утыра. Гомеремдә дә мондый Гөлкәйне күргән юк иде. Бу кеше тәмам сихерләгән бугай аны. Әллә Илзатын бөтенләй оныткан да инде? Илзат дигәч, Халидәнең сүзләре искә төште. Шуңа күрә, ирләр ишегалдына тәмәке көйрәтергә чыгып киткәч, Гөлкәй белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым:
– Яратасыңмы бу кешене?
Гөлкәй мине тагын аптырашта калдырды, бөтенләй чит кеше язмышы турында сүз баргандай битараф кына:
– Юк, – дип әйтеп куйды.
– Мәхәббәтсез яшәп карадың бит инде. Ни икәнен беләсең. Бер утка ике тапкыр кермиләр. Яратмагач, нигә барасың?
– Яратканым үзем белән, апа. Ул гомер буе минем белән булачак.
Гөлкәй серле елмаеп, кулларын, кемнедер иркәләгән сыман, үзенең эч турысына куйды.
– Бала көтәм мин.
Мин “ах” иттем: менә нинди чир булган икән Гөлкәйдә! Шулай да белмәмешкә салышып сораган булдым:
– Салих абыйданмы?!
– Юк, яраткан кешемнән...
– Кайда соң ул синең яраткан кешең?
Гөлкәйнең йөзенә сагыш кунды.
– Анысы хәзер мөһим түгел инде... Минем балам ачлыкның, хәерчелекнең ни икәнен белмәскә тиеш. Ә Салих абый  бай. Аның яшел түбәле йорты бар... Аның бөтен нәрсәсе бар. Ул мине ярата, шулай булгач, баламны да яратыр. Ә мин аңа яхшы хатын булырмын. Без авылда тыныч кына яшәрбез... Мин шулай телим.
Гөлкәй гомердә булмаганча сүзчән иде. Үзе генә белгән биниһая олы шатлыгы, сөйгәненнән бала табу бәхете, ана булу өмете гуя аның моңарчы әллә ничә йозакка бикләп куелган күңел тәрәзәләрен якты дөньяга киереп ачкан иде. Ул бераз дәшми уйланып торды да, ниндидер мөһим эш башкарырга җыенган кешедәй, кинәт әйтеп куйды:
– Апа, мунча ягыйк әле, мунча керәсем килә!
– Соң бит инде.
– Булсын, төнлә керербез.
– Алайса бар, ут төртеп җибәр. Утыннары мичтә, суы керткән. Иртәгә иртүк ягып җибәрергә дип әзерләп куйган идем.
Бераздан мин дә, аулакта иркенләп сөйләшербез дип, аның артыннан киттем. Ни күрим, Гөлкәй мич алдына тезләнгән дә, кулындагы дәфтәрне умыра-умыра мичкә кәгазь битләре ташлый. Мин ул зәңгәр тышлы дәфтәрнең ни икәнен белә идем инде. Шулай итеп, Гөлкәй кабат үзенең үткәннәре белән хушлаша. Аларны утта яндырып, өр-яңадан тумакчы, яңа тормыш белән яшәмәкче була.
Әйтергәме Илзат турында, юкмы?
– Гөлкәй син Салих абый белән китмисеңдер бит әле, каласыңдыр.
– Китәм. Хәзер китмәсәм, аннары китә алмам дип куркам.
– Дөрес эшлисеңме икән инде, ялгышмыйсыңмы?
– Дөрес эшлим.
– Ә мәхәббәт?
– Мәхәббәт акылны томалый, яшәргә комаучаулый. Кирәкми миңа ул. Арыдым инде... Тыныч кына яшисем килә.
– Гөлкәй, сине бер кеше эзләгән. Халидә шалтыратты.
Гөлкәй сагайды. Йөзенә ут капты, күзләренә курку тулды. Бераз дәшми торганнан соң:
– Кем ул? – дип сорады.
– Кем икәнен белмим, бер ир-ат, диде.
Көндәлек битләрен умыручы куллар һавада асылынып калды. Уй тулы сагышлы карашы мичтә биешкән ялкын телләрендә катып калган иде.  Аңладым: Гөлкәйнең хыялында Салих  белән икесе өчен  тырыша-тырмаша төзегән ком сарае мизгел эчендә убылып, ишелеп төште. Ул, күңелендә бөтерелгән хис-кичерешләрен миннән яшерергә теләгәндәй, куллары белән йөзен каплады.
Мин исә, аңа карата рәхимсез булуымны аңласам да,  һаман үземнекен сөйләдем:
– Халидә аңа безнең адресны, телефонны биргән. Ул мөгаен килер. Уйла, туганым, ялгышма. Китмә бу кеше белән. Яратмаган ир янында сулып-саргаеп яшәгәнче, ялгыз булуың мең артык. Гомер бер генә ул.
Мин үрелеп Гөлкәй алдында тузгып яткан дәфтәр  битләренең берсен алдым һәм кычкырып андагы сүзләрне укый башладым: “Янәшәңдә яраткан кешең булса гына, дөнья ямьле, яшәү күңелле. Мәхәббәттән башка тормыш юк, ул үзе иң зур бәхеттер мөгаен”.
Гөлкәй сискәнеп китте,  кулларын йөзеннән алып,  чык тамчыларына манылган карлыгандай дымлы күзләрен миңа төбәде:
– Моны  мин  язган идем.  Ун гасыр элек...
Ул, йокыдан уянырга, икеле-микеле уйларын берьюлы коеп төшерергә теләгәндәй кисәк кенә башын чайкап алды да, әкрен генә, пышылдап диярлек әйтеп куйды:
– Мин калам, апа... Мин аны көтәм...
 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар