Логотип «Мәйдан» журналы

Нигез (нәсер)

Гарәфи әле генә күреп уянган төшен­нән арына алмый озак азапланды.

Ялан­тәпи үскән авыл урамнары, кузгалаклы чишмә буйлары, каз-үрдәкләр тулы ишегалды, туган йорты чакырып уятты аны йокысыннан.
Урыныннан тора алмый шактый уйла­нып ятты ул. Менә-менә аяклары җиргә тияр-тимәс убылып китәр сыман тоела иде.
Уйлары Гарәфине балачагына алып кайтты. «И-и-и, бу гомер дигәннәре, ни арада узып та китте соң? Күрми дә, абай­ламый да калдым бит», – дип авыр сулап куйды Гарәфи.
Гаиләдә җиде бала иде алар. Гарәфи иң өлкәне. Авыр еллар. Шуңа күрә дә 15 яше тулар-тулмас, бәхет эзләп, чит-ят җирләргә чыгып китәргә туры килде. Ул елларда күргәннәрен бер Ходай гына бе­лә. Сугыш вакытында әсирлеккә эләгеп җәбер-золымнар, ачлык-ялангачлык күрү дисеңме – барысын да туган илдән еракта, ялгыз башы кичерде.
Сугыштан соңгы еллар да аның җанын җәрәхәтләп-яралап торды. Туган илгә кайтыр иде дә – замана башка, хаксызга рәнҗетерләр сыман. Шушы язмышына разый булып яшәвен дәвам итте ул.
Тик менә гомеренең соңгы чатына бо­рылгач, гәүдәсенең җиде ят җирдә калу­ын һич кенә дә күз алдына китерә алмый иде. Менә бүген, илләр арасында чикләр якыная төшкәч, бу мөмкинлектән файда­ланып калу теләге ашыктырды. Үз туган туфрагының исен, тәмен тоеп, туган ниге­зе белән бәхилләшеп, хушлашып китәсе килде аның бу дөньядан. Бүген күргән төше дә, соңарма, Гарәфи, дип кисәтә сыман...
Инде сиксәнгә якынлашкан Гарәфи карт бүген җир шарының бер читеннән туган ягы, туган авылына юл тотты. Юл газабы – гүр газабы, диләр. Картлык та үзен нык сиздерә. Шулай да туган ил туфрагына аяк баскач, Гарәфи, үзендә нин­дидер җиңеллек, җан тынычлыгы тоеп, рәхәт моңсулык эченә чумды.
Авылга эңгер төшкәч кенә кайтып керде ул. Бу авылда Гарәфине белүчеләр бармы икән инде? Аның бит сугыш елларында ук, билгесез югалды, дигән хәбәре килгән иде. Белүчеләр булса да, исәнлегенә ыша­нучылар табылмас, мөгаен.
Авыл нык үзгәргән. Алпавыт йортыдай өйләр күреп, Гарәфинең бер мәлгә башы әйләнеп китте. «Йә Ходам, кичерегез мине, балачак урамнарым», – дип пышылдады ул ишетелер-ишетелмөс кенә. Әле ярый кичке караңгылык төшкән. Авылның йомшак җиле, саф һавасы, ягымлы кояшы гафу итмәс кебек иде аны.
Үзләренең нигез урынын ул гомере буе күңелендә йөрткән хатирәләр аша абай­лап тапты. Авылдан китәсе елны әтисе белән тыкрык буена имән агачы утырт­каннар иде. Йорт урынында бердәнбер шаһит – карт имән генә калган. Гарәфи, иң якын кешесен очраткандай, яшьтәш имәнне кочып алды. Күз яшьләре чит туфракта калды аның, шуңадыр, яшьләре таммады. Бүген җаны елый иде Гарәфинең. Бугазына килеп төялгән төерне йота алмый азапланды ул. Имән ябалдашлары, Гарәфинең җилкәләренә төшеп, шул төерне йомшарта кебек иде. Бераз тынычлангач, әкрен генә тезләнеп, нигез туфрагына башын тидерде. Тугач та кендек әбисе Гарәфине шушы нигез белән беркетеп куйган иде шул. Әнә шул кендек җебе тарта булса кирәк аны. Җир-Ана да, туган нигезеңне ятим итмә, дия сыман иде. Ул, аңын җуеп, йөзтүбән җиргә ауды. Йөзендә бәхетле елмаю, күкрәгендә туган җир туфрагы тибеше иде. Бу манзараның тере шаһиты – карт имән, иртәнге чыкларга кушылып, тавышсыз гына елый иде...
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

Фото: Николай Туганов 

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан (№1, 2009)

 

Комментарийлар