Логотип «Мәйдан» журналы

Нәни кошчык

Ял көне иде.

Бакчадан кайтышлый без зиратка кагылдык. Кызыбыз Алсуның каберен чүп-чардан чистарттык, банкага су салып, анда лилия, канәфер, пион чәчәкләре куйдык... Әле сабый чакта ук якты дөнья белән хушлашкан кызыбызга инде утыз яшь булыр иде... Исән булса, ниләр кылган, ниләр эшләгән... кем булган булыр иде икән... Их, кызым!
Шундый уйлар белән кайту юлына чыккан идек, юл читендә бер сабыйның «чик-чик», «чик-чик» дигән авазы ишетелде. Яхшылабрак карасак, кош баласы... Безнең белән сөйләшә, нидер аңлатмакчы була... Тик телен генә төшенеп булмый... Бик сорагач, кулга алдым, ул минем имән бармакны тәпиләре белән нык кына эләктереп алды да очарга да, китәргә дә теләми... һаман үзенчә нидер сөйли... Нинди кошкайның баласы соң син? Чыпчыкныкы түгел инде, аңа бөтенләй охшамаган... Ә менә песнәкнекенә тартым. Тартым гына шул... Кем белә, бәлки безнең кызыбызның җаныдыр ул... Нидер сиздерәсе, нидер белдерәсе килә... Әнә бит, бармакка шундый нык итеп ябышкан, һич кенә төшәсе дә, бездән каласы да килми...
– Әйдә, үзебез белән алыйк, – диде Фирая, – оясыннан егылып төшкәндер ул... Ачка үләр бит ул монда... Кайткач ашатырбыз...
Үз фикерем үз булса да, бу юлы Фирая сүзенә бирелдем мин. Ничектер бик якын иде бу нәни кошчык күңелемә. Әнә бит ул һаман да текелди, сөйли... Мин дә песнәк кебегрәк тавыш чыгарган идем, ул тагын да дәртләнеп, талпынып кызу-кызу кычкырырга кереште... Әй, бала! Аңласам иде телеңне? Ашыйсың килдеме? Әллә бик сусадыңмы?
Колонка янына җиткәч, су агызып, томшыкларын суга тигездем... Юк, эчмәде, эчә белмиме, эчәргә теләмиме? Йотып та карамады...
Автобуска кереп утыргач, ул тынып калды... Кәрҗиндәге йомшак чүпрәк өстендә изрәп йоклый иде инде ул... Уянмасын дип өстен каплап куйдым...
Өйгә кергәч, исәнләшкән кебек «чик-чик-чи-рик» диде ул, аннары тынып калды, күзләрен бөтенләй йомды... Тышчасын калдырып, җаны кабат очып китте балакайның... Безне өйгә кадәр генә озата кайткан күрәсең... Тышчасын өй янындагы гөлләр арасына җирләдек. Хуш, кошчыгым, тыныч йокла!
 

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ

 

Фото: https://pixabay.com

 


«Мәйдан» №05, 2022 ел

 

 

 
 

 

Комментарийлар