Логотип «Мәйдан» журналы

Миңсылу (Бәян)

Әткәй нигә кайтмый?..Зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннар бераз басылуга авыл урамнары бала-чага тавышы белән тула. Әнә Каенлы авылы уртасындагы Мәчет тавы да балалар тавышыннан гөрләп тора. Үрәчәле...

Әткәй нигә кайтмый?..
Зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннар бераз басылуга авыл урамнары бала-чага тавышы белән тула.
Әнә Каенлы авылы уртасындагы Мәчет тавы да балалар тавышыннан гөрләп тора. Үрәчәле чанага төялеп, малайлар-кызлар рәхәтләнеп тау шуалар. Кар көртенә килеп төртелгән чана авып киткәндә, балалар тәгәрәшеп ак карга чумалар. Аннан кагына-кагына торалар да янәдән чана тартып, кабат җилләрне дә узып, кар бураны туздырып шуып төшәр өчен, тау башына менәләр.
Дөнья ап-ак. Урамнар, яланнар, тирә-як кырлар, офыкта күренгән әрәмәлекләр ак юрган ябынган. Өй түбәләре дә кар белән капланган. Түбәләрдәге морҗа торбасыннан сыек кына зәңгәрсу төтен күтәрелә. Һавага төтен катыш яңа пешкән икмәк исе тарала.
Чана эзе сызылып калган урам уртасыннан чабып кайтучы биш-алты яшьләр тирәсендәге кызчыкның өстендәге бишмәте дә, аягына кигән соры итеге дә, карда аунап, ак буяуга манып алган кебек булган. Кыз тыкрык башындагы кечкенә генә дүртпочмаклы өй янына җиткәч, бәләкәй капканы ачып, ишегалдына узды. Өй ишегеннән керүгә, илереп әнисенә эндәште:
– Әнкәй! Безнең әткәй юкмыни ул? Булса, нигә һаман кайтмый?
Урамнан күз яшьләренә буылып кайтып кергән кызының бу катгый соравы Миңлебикәнең бөтенләй һушын алды. Көн саен булмаса да, көн аралаш яңгыраган бу сөәлгә бала бәгыренә йомшаграк ишетелешле итеп ничекләр җавап бирергә?..
Миңлебикә җавап көтеп төбәлгән шомырттай кара күзләргә ничек карарга белмичә, сабыен үзенә таба тартып китерде. Үз яшеннән шактый кече күренгән, ябык гәүдәле, озын толымлы, сызылып киткән кыйгач кара кашлы кызны уймак авызы, нечкә иреннәре арасыннан ялтырап күренгән энҗе бөртекләредәй тешләре бигрәк самими, ягымлы, курчак кебек матур күрсәтә. Миңлебикә, кызының өстендәге ямаулы бишмәтен салдырып, мич арасына киптерергә элде. Олтанлы бәләкәй киез итеген салдырып, эчендәге карын какты да мич башына бастырып куйды. Баласын юатырга теләп, кочаклап алды һәм өй түрендәге сәкегә килеп утырды. Кызының юешләнгән чәчләреннән, арык иңнәреннән җыерчыклы җылы куллары белән сыйпап, тынычландырырдай сүзләр эзләде:
– Кызым, кызыкаем! Тукта әле. Елама да... Син бит инде хәзер үскән кыз. Күр әле, кулларың туңып беткән, кил, өреп җылытам. Кая бияләең? Бүген дә югалтып кайттыңмы? Нәрсә булды? Йә, сөйлә...
Кыз, борын тартып, җавап кайтарды:
– Түбәноч Ясәви белән сугыштым...
– Сугышып йөрү кызлар эше түгел, дип ничә мәртәбәләр әйтә киләм, кызым, алай ярамый! Кызлар тәртипле булырга тиеш, балам.
Кыз, күгәрчен тәпиедәй кызарган кулларын угалап, әнисенә күтәрелеп карады. Алсу битләрендә тамчылар җемелди. Сулык-сулык килгән кыз, үксүен тыялмый, әнисенә җавап итеп эченә җыелган зарын түкте:
– Ясәви мине көн саен: «Синең әткәң юк», – дип үрти. «Әткәң булса, кырык ямаулы бияләй киеп йөрмәс идең», – ди. Ясәвигә әтисе Ижаудан тире бияләй, җонлы ыштан алып кайткан! «Безнең дә Ижауда туганнар бар, минем дә нәкъ синеке сыман бияләем, ыштаным булачак!» – дигән идем: «Сиңа кем алып кайтсын, синең бит әткәң юк», – дип үчекли. Аңа ияреп башкалар да көләләр...
– Ә бияләең кайда, кызым?
– Бияләйләремне карга күмеп, үзем яшереп куйдым... Әнкәй! Кайда соң инде ул безнең әткәй? Син бит аны кайта дигән идең!
Ана кеше кызын тагын да кысыбрак кочаклады. Кызга күрсәтми генә, керфек очына эленгән яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп алды.
– Сабыр бул, кызым, әткәйсез бер син генә түгел бит. Ул начар малайларның белер-белмәс сөйләгән сүзләренә бер генә дә шаккатма моннан ары. Тора-бара алар үзләренең хаксыз икәнлекләренә төшенерләр. Ясәви белән дә үчекләшмә, балам, ишеттеңме? Без синең белән бик дус, тату гына яшәп ятабыз бит әле. Менә бу кышны исән-сау чыксак, Алла боерса, сине әкренләп мәктәпкә әзерләрбез. Сиңа дәфтәр, каләм салып йөрер өчен букча тегәргә дип саклаган шакмаклы шәлем бар, боерган булса. Ә бияләй белән ыштанга калса, алар синең күптән бар инде, укырга барсаң, кышлыкка шуларны киеп йөрерсең, барысын кызыктырып. Мин инде аларны быел җәйдән юнәлтеп куйдым, кызым.
– Ә әткәй кайчан кайта соң?
Тәмам бәгыренә төшкәннәр икән баланың.
– Кызым, кара әле, тыңла мине. Син аларга әйт, бар минем әткәем диген! Озакламый кайтачак диген! Әле сугыш беткәнгә дүрт кенә ел булып килә, көтәбез бит. Мин дә көтәм, кызым! Миңа да җиңел түгел... Мин бит сине аңлаучым, иптәшем, сердәшем дип беләм. Синең белән миңа җиңелрәк тә әле. Идәннәрне ялт итеп себереп куясың менә. Булышчым бит син...
Миңлебикәнең тамак төбенә йотып булмастай төер тыгылды. Әллә нигә генә каныкты шушы балага түбән оч Мөҗәһит малае Ясәви. Эштә – атасы, урамда – баласы...
– Йә, кызым, әтиеңне бергәләп көтәрбез! Өметне генә өзмәскә кирәк! Менә күр дә тор, көннәрнең берендә бөтенебезне шаккаттырып кайтып та керер әле атаң. Көтәбез бит...
Миңлебикә, күпме генә тырышса да, күз яшьләрен тыеп кала алмады.
Сугышта хәбәрсез югалган Сәрвәретдинен сагынуданмы, кызы – балакаеның бер генә мәртәбә дә күрмәгән атасын көтеп газапланганын кабат күрүдәнме, эшенә барса тол хатынның «хәленә керергә» теләүчеләрнең мут карашыннан туюданмы – барысы бергә кушылып, Миңлебикәнең күз яшьләре буасы ерылган елгадай акты. Кызын кочагына алып, туйганчы елады да елады.
– Ярар, әнкәй, елама... Бүтән алай сугышып йөрмәм. Әткәй кайткач, җитәкләшеп түбән очтан бергәләшеп урарбыз әле, яме. Ясәви күрсен өчен. Әткәсе белән җитәкләшеп үткәндә ул үзе миңа гел тел күрсәтә.
– И, бала, бала, бер түгел, биш урарсың. Бүтән алай кеше белән ачуланышып йөрмә, яме. Синең бит әткәң тынычлык өчен сугышкан. Сугышып йөргәнеңне белсә, яратмас.
– Безнең әткәйгә дә сугышка барасы калмаган ла. Ясәвинең атасы гел бармаган бит әнә... Язга чыккач, сиңа ияреп сепарат аерткан җиргә дә бармыйм Ясәвиләргә. Сепаратның иң майлы өлешен гел аңа гына бирәләр. Миңа биргән көнне дә ул тартып ала, безнең сепарат ул, бик беләсең килсә, ди. Их, әткәй кайтса, үзебез сепарат алсак, туйганчы ялар идем дә Ясәви кебек шартлатып кикереп куяр идем...
Миңлебикә кызын кочагыннан ычкындырды да, бераз тынычланган төсле бер җиңеллек белән мич алдында чуенда томаланып пешкән кысыр ашны кызына да, үзенә дә салып, өстәл артына килеп утырды. Тамагыннан аш үтәрме, юкмы, кызын ашатып тынычландырырга дигән ният иде аның уенда. Бәлки, бүгенгә бүтән: «Минем әткәй кая ул?» – дип кабатлап сорамас инде...
 
Ялгыз хатын язмышы
 
Миңлебикәнең керфек тә какмый үткәргән төннәрен исәпләсәң, чуты да юк. Бүген менә чираттагы озын төн. Әтиле кешеләрдән көнләшеп сабыйлыгы узып барган кызының бүгенге илерүе барлык уйларының астын өскә китерде. Язмышының ачылыгы өчен кемгә үпкәләсен соң, җә? Барысы да аның тәкъдиренә язылган, күрәмсең... Шулай булмаса, күрше авылның хатын аерган иренә барыр идеме? Әллә авылда юк идеме аңа күз атып йөрүчеләр?
Миңлебикә чибәр иде. Уртача буйлы, калын ике толымга аерып үрелгән кап-кара чәчләре, сагыш белән каймаланган шомырттай күзләре, пешкән чиядәй иреннәре, елмайганда ялтырап күренеп китүче тип-тигез, керәчтәй ап-ак тешләре, чит карашларны тойган чакта алсуланган ике бит алмасы кызны әкияттәге пәри кызларыдай гүзәл итеп күрсәтә иде. Буй җиткән чибәркәй, иңнәренә көянтә салып, аккош канатыдай ике беләген көянтәсе өстенә куеп чишмәгә суга төшкәндә, егетләр тал арасына посып кына күзәттеләр, читтән генә кызыгып йөрделәр. Ә ул чибәрлеге өстенә горур да була белде. Теләсә ничек чытлыкланып йөрмәде. Бәйләнерлек сәбәпкә юл калдырмады. Йөрәгенә ачкыч яратырдай, бер күрүдә күңелен яулап алырдай үз тиңен көтте.
Көннәрнең берендә аларның капкаларын ят бер адәм ачып керде, ә аның артыннан кыяр-кыймас тагын бер шәүлә күренде. Юри вакытын чамалаганнар диярсең, барысы да өйдә чак. Әнкәсе Сәрбиямал баскычта тавыкларга тугым туглаган җиреннән тукталып, ат тизәгенә буялган кулын тиз генә сөрткәли-сөрткәли ишек ачып, әтисе Минвәлине дәшеп чыгарды. Мич каршында кер юып азапланган Миңлебикә кунакларны күреп өлгергән иде инде, кызыксыну катыш аптыраган йөзен тәрәзәгә төбәде. Ишек алдындагылар тыныч кына нидер турында гәпләшәләр, бәхәсләшеп тә алалар сыман. Кемнәр булыр бу таныш түгел чакырылмаган кунаклар?
Бераздан әтисе белән әнисе кунакларны ияртеп өйгә керделәр. Кунаклар түргә үтте.
Сәрбиямал мич арасындагы чаршау читен ачып, кызына эндәште:
– Кызым, әйдә, кунакларга чәй ясап эчер әле! Үзең дә безнең белән бергә утыр.
Миңсылу керфек сирпеп кенә кунакларга күтәрелеп карады. Нәфис хәрәкәтләр белән чынаякларга сөтле чәй ясап, башта әнисе белән әтисе, аннары кунаклар алдына куйды. Кыенсынып кына үзе дә бер кырыйда урын алды. Сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте. Минвәли, йорт тоткасы буларак, килүчеләргә сүзен өздереп әйтте:
– Ярый, кем, барысы да килешенгәнчә булыр. Изге эшне озакка сузмавың хәерле. Сәрбиямал белән тагын бер кат утырып киңәшербез дә сөйләшеп бетерербез.
– Ярый, димәк килешендек. Рәхмәт, сүзебезне аяк астына салмадыгыз. Без кузгалыйк инде. Кабат күрешкәнчегә кадәр хушыгыз. Улым, әйдә!
Кунаклар киткәннән соң әтисе белән әнисе Миңлебикәгә хикмәтнең серен ачтылар. Баксаң, аның кулын сорарга килгәннәр икән. Әйтәм җирле, егет сиздермәскә тырышып кына Миңлебикәне күзәтте. Юкәдә икән чикләвек.
...Их, нигә генә риза булды Миңлебикә ул көнне, нигә генә әнкәсе белән әткәсенең сүзләренә каршы килә алмады?! Сәрвәретдиндә ирләргә бик үк хас булмаган ниндидер бер матурлык, мөлаемлык бар иде. Киң җилкәле, озын буйлы егетнең бөдрәләнеп торган күперенке кара чәчләрен, үткен карашлы коңгырт-кара күзләрен, җанга ниндидер тынычлык өстәүче сабырлык бөркелеп торган йөзен күрүгә, кызның күңеле әллә нишләде. Гүяки көтелмәгән кунак бер күз сиреп карауга аны сихерләде. Әнкәсенең бертуктаусыз: «Бик әйбәт күренә, бик акыллы күренә, бик төпле күренә!» – дигән сүзләрен ишетмәде дә инде ул...
 
* * *
Яшь ир эшкә оста булып чыкты. Ихаталары ялт итеп тора. Кулында ут уйнаткан ир йортны курчак өенә әйләндерде. Җиһазларны яңартып, өстәл, урындык, шкаф, карават ясап куйды. Миңлебикәсе бирнәгә алып килгән чигүле ак пәрдәләрне, үзе бәйләгән челтәрләрне элеп, тәрәзә төпләренә яран гөлләр тезеп утырткач, дүрт почмаклы өйнең эче яктырып китте. Карават өстенә дә йоннан сугылган, күз явын алырлык төсле җәймә җәелгән. Җәймә өстендә уттай янып торган роза чәчәкләре чигелгән пар мендәрләр кукраеп утыра.
Сәрвәретдин бер тапкыр да авыр сүз әйтеп Миңлебикәне җәберләмәде. Тик бәхет дигәннәре генә озын гомерле булмады шул. Фин сугышы башланды, ирне яуга алып киттеләр...
Сугыштан Сәрвәретдин бик үзгәреп, боегып кайтты. Аның сураеп калган йөзенә, эчкә баткан моңсу күзләренә карарга да кызганыч иде. Миңлебикә ирне ничек юатырга да белмәде. «Бар да әйбәт булыр!» – диде ул иренең җилкәсенә сарылып. Бүтән сүз таба алмады.
Инде җай гына яшәп ятканда, тагын бер коточкыч хәбәр илне генә түгел, мирне селкетте! Сугыш! Тагын сугыш! Раббым Аллам! «Тагын ниләр күрәсе бар икән?» – дип ачынып сулкылдады Миңлебикә. Карынындагы сабые да, монда мин дә бар дигәндәй, тибенеп алды... Йә Аллам, мин... без нишләрбез?..
Сугышның ни икәнен үз күзләре белән күреп кайткан Сәрвәретдин нәрсә әйтә алсын?! «Барысы да Ходай ихтыярында, Миңлебикә, ни язса шул, Аллага тапшырдык!» – диюдән ары уза алмады ул.
– Исән-сау әйләнеп кайтсам, яшәүнең тәмен белеп яшәрбез, Алла боерса! Малай туса – Муса, кыз туса Миңсылу кушарсың... Мөгаен, сиңа охшаса, ул бик сылу булыр!
Бу – ирнең хатынга әйткән соңгы җөмләсе иде...
 
* * *
Миңлебикә сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрде, тозлы-борычлы тәмен туйганчы татыды. Нинди генә эшләрдә эшләмәде?! Кырдан кайтып кермәде. Ире сугышка киткәннән соң гына дөньяга аваз салган кызын да кырда тапты ул. Баласын өстенә кигән юка кофтасына төреп имезде дә, көлтә өстенә илтеп салды. Яулык белән эчен бәйләп, үзе кабат уракка тотынды. Авыл хатыннарының балалары да камылга тотынып үсә. Бер аның гына язмышы андый түгел. Илгә килгәнне ил белән күтәрделәр.
Кышларын бигрәк тә кыен. Аяклар туңа. Аякта тула оек белән чабата. Зәмһәрир суыкларда кияргә җылы киеме юк. Ямау өстенә ямау салган сырган бишмәт өстеннән шакмаклы калын шәл урап бәйлисең дә эшкә чыгып китәсең. Бармый гына кара, башың төрмәгә эләгәчәк.
Кышын фермада мал караган Миңлебикә кырдагы эскерттән салам алып кайтырга дип ат җигеп китте. Ачлы-туклы ат та хатын кебек үк хәлсез, авырыксынып кына йөкне тартып кайта. Салам йолкыганда бияләйләре тишелгән, куллары туңган Миңлебикә ялан кул дилбегәне тарткалап, атны алга әйдәкли. Әле бер кулын, әле икенчесен куенына тыгып җылыта. Ярый фермада ышык. Йөгерә-йөгерә малларга салам салганда тәненә дә җылы йөгерә. Шунысы рәхәт, сыер сауган хатын кеше күрмәгәндә генә сөт эчеп куя. Җан асрарга шул җитә. Җае туры килгәндә, бер стакан сыешлы шешәгә тутырып, кызына да алып кайта. Кыш айлары бик озын булса да, көн язга авыша башлагач, күңел дә күтәрелеп киткәндәй була. Ә инде Сәрвәретдиннән хат килгән көн бәйрәмгә әйләнә.
 
* * *
Ниһаять, суыклар артта калды. Яз кояшы күзгә тутырып караганда алдагы көннәргә өмет уянгандай булды. Илдә сугыш барганлыгын да оныткандай буласың кайвакыт. Тик бик тиз искә төшерәләр. Әнә тагын таң тишегеннән тәрәзә кагалар.
– Миңлебикә, тор! Әҗәкүлгә заготзернога чәчүлек орлыгына барасыз.
Бригадирның кызгану өне дә иңгән усал тавышын ишетеп, хатын сукрана-сукрана урыныннан торды. Бишмәтен кигәнче, чабатасын бәйләгәнче, баласын уятып, имезеп бишеккә салды. Күрше карчыгына кереп, балага күз-колак булырга кушты да бәләкәй чанасын сөйрәп кәнсәгә йөгерде.
Килеп җиткәндә, аның кебек үк бәләкәй чаналарын тартып җыелышкан хатын-кызлар бригадирны тыңлый иде. Миңлебикә дә аларга кушылды.
Уфтанып басып торган юлдашларының күзләре дымланганын күреп, ни булса да булыр дигәндәй, бригадирга сүз катты:
– И Низаметдин абый! Ник бу нәрәтләрне юл бетәр алдыннан гына бирәсез соң? Язгы ташу вакыты җитеп килә. Тагын бата-чума барырга, чабаталар тузып, тишелеп беткәннән соң, карлы-бозлы юл ерып, яланаяк кайтырга туры киләчәк.
– Үзем дә беләм, Миңлебикә, аңлыйм хәлләрегезне. Районнан кушмыйча, сезне юлга чыгарып булмый бит. Алар хәл итә. Без нәрсә инде? Кем инде? Кушалар, үтибез. Ирләрегез сугышта булмаса, сезгә кушар идемме соң?! Каһәр суккан сугыш аркасында, тормыш арбасын сезгә, менә шушы сабыйларга тартырга туры килә, – дип, бригадир карт урам буйлап кәнсәләргә таба чана тартып менеп килүче үсмерләргә ишарәләде.
Бригадир карт белмиме соң инде аларның аяныч хәлләрен?! Орлык ташучылар арасында хаста булып урын өстенә калганнар да, чирләп үлүчеләр дә булды. Кемне гаеплисең?! Ил тынычлыгын, мир тынычлыгын алган фашистларга булган нәфрәт, үч тойгысы менә шушы юка җилкәле хатыннарга, балалыктан иртә аерылган үсмерләргә ил йөген тартырлык көч бирә дә инде. Яратып, яратылып, балаларын назлап үстерәсе урынга, хатыннар юл газапларын күреп җәфа чигәләр.
– Ярар! Озын сүз бозау имезә. Кузгалырга вакыт. Барасы юлыгыз ерак. Якты күздә барып җитсәгез, кайту мәҗбүри. Капчыкларыгызны ныклап карап, тикшереп алдыгызмы? Симәнәгез юл буйлап коелып кайтмасын. Баш белән җавап бирәсе икәнен онытмагансыздыр шәт.
Беренче Бөтендөнья сугышында бер аягын, бер кулын калдырып кайткан Низаметдин карт, таягына таянып, сәфәргә кузгалган төркемне күздән югалтканчы карап озатты. Фермага, ындыр табагына барганда да уйлары үзеннән калмады.
Авылда калганнарга да эш җитәрлек. Басу кырыйларыннан печәнне фермага ташу, җыелган көл, тирес, кош тизәген басуга чыгару алар өстендә. Эш бар кешегә дә җитәрлек. Тик халык ач, ялангач. Ягарга утыны, суккан тиресе, саламы, ут тергезергә шырпысы, лампага салырга керосины, ашарга икмәге, тозы булмаган авыл кешесенең хәле бик авыр. Дәүләткә мәҗбүри һәм бушка дүрт йөз кило ит, ике йөз литр сөт, йөз данә йомырка, йон, тире, брынза, бәрәңге тапшырырга тиеш. Әгәр колхоз дәүләткә планын үтәп җиткерә алмаса, һәр гаилә үз хуҗалыгыннан дүрт кило ит, егерме литр сөт тапшырырга мәҗбүр. Ә акча бурычларының барысын да санап бетерерлек түгел. Авыл хуҗалыгы налогы, страховой, үзара салым, хәрби налог. Моннан тыш мәҗбүри заем. Фронт өчен җылы киемнәр җыеп җибәрү дә халык өстендә. Тун, киез итек, солдат бияләе, борын яулыгы, тәмәке янчыгы җыеп фронтка озаталар. Бәлки, якыннарыбызга эләгер, дигән өмет эштән арып кайткан хатын-кызга сукыр лампа яктысында кул эшләре тотарга булыша. Үзләренә калмаса калмый, фронтка җибәрәләр.
Әле тамаклары тук булса бер хәл. Колхоз хезмәт көненә өч-дүрт пот арыш оны бирә. Семьяда бер-ике үсмер дә эшләсә, бу сан йөз-йөз утыз килога җитә. Хезмәт көненә акча түләү юк. Гаиләне туйдыру, дәүләткә бурычларны түләү өчен акча туплау чыганагы да сыер булды.
Өстәмә ризыкны ул елларда халык болыннардан, урман аланнарыннан, күл читләреннән, язгы басулардан, бакчалардан эзләде. Юа, гөлҗимеш, үлән, бәрәңге кәлҗемәсе, камыш төпләре яздан алып көзгә кадәр ач кешегә ризык, ак алабута – ачлык елның бодае булды. Алабута кушып пешергән икмәк бик күпләрне ач үлемнән саклап калды. Иген кырларында башакта кышлаган бөртекне ашап агуланганнарның гына гомерләре вакытсыз өзелде.
 
* * *
Сугыш бетте! Май башының гөлгә күмелгән чагында авылга шатлыклы хәбәр килеп иреште. Кәнсә янындагы биек төз багана башындагы кара тәлинкәдән ишетелгән хәбәр бар халыкны бергә җыйды. Кайгы һәм югалту тәме кушылган шатлыклы көн һәркемнең күңелендә өмет уятты. «Ирең үлде, улың үлде» дигән кара хәбәр алганнар да, бәлки, исәндер, бәлки, кайтыр, дип олы юлны күзәтә. Юл капчыгы аскан кеше күренүгә, бала-чага аңа каршы йөгерә. Авылдаш икән, аннан алда чабып кайтып, сөенче алалар. Сугыш тәмамланды, кемнәрдер кайтты, кемнәрдер мәңгелеккә ятып калды...
Эх, исән кайтучыларны каршы алу шундый күңелле. Әнә күршесенең ире дә кайтканнан бирле ихатасын төзекләндерә. Түбәләре тузып, авышып килгән лапаслары да турайды. Тактасын да, саламын да кай арада юнәлткәндер. Ишегаллары да көлеп тора. Хәтфәдәй үлән өстендә, каз бәпкәләре белән бергә кызлары, малайлары тәгәрәшеп уйный. Балалары элеккеге кебек баш иеп, аска карап йөрмиләр. Аталы бала – аркалы бала шул, аңа җил дә, яңгыр да тими.
 
* * *
Миңлебикәнең ире хәбәрсез югалды... Сәрвәретдиннең кайдалыгын кемнәр әйтер?! Бәлки, исәндер... Күңел һаман көтә. Ишетелгәли бит һаман, югалган дигән хәбәре килсә дә, кайтучылар бар икән...
Хатынның төнге уйларын бүлеп, кызы саташып сөйләшеп алды. Һаман шул Ясәви белән саташа бала. Чистый бәгыренә төшә бу Миңсылуның. Әллә иртәгә атасы белән сөйләшеп караргамы? Юк, юк, юк! Эндәшәмме соң! Болай да кая гына барса да, каршысына чыгып җәфалый Мөҗәһит! Аллам сакласын!
– Чибәр син, Минлебикә! Чересчур чибәр! Шуңа ирәясең! Мин бит сине майда йөздерәм! Аңлыйсыңмы! Майда! Синең белән җокламасам, исемем Мөҗәй булмасын!
Көн саен юлында очраса, шул ук бер сүзләр, шул ук аңкып торган сарымсак катыш сасы ис... Буе буймы, йөзе йөзме?! Төнлә төшеңә керсә, куркып уянырсың. Сирәк чәчле кабакбашта киң маңгай, тырпаеп торган куе кашлар астында акайган күзләр, шадра битенең уң ягында кап-кара миң, калын иреннәр арасында саргайган эре тешләр күренеп тора. Шул хәсис авыл хатыннарының канын эчте. Сугыш бетсә дә, колхоз рәисе булып эшләп йөри. Райондагы җитәкчеләргә ярагач, тимәделәр.
Ярар, безнең урамда да бәйрәм булыр әле! Яңгырдан соң ялт итеп кояш та чыга. Ай да гел болыт артында гына тормый. Сәрвәретдинем генә кайтсын! Бар кылган гамәлләре өчен җавабын тотмый калмас. Чибәрлеген җуймаган хатыннан ирләрен көнләүчеләр дә булмады түгел. Ләкин Миңлебикәнең беркем алдында да гаебе юк. Сәрвәретдине алдында да намусы чиста аның. Кайтсын гына. Мөҗәй кебек шакшы авызларның селәгәйләре агып, күл булырлык итеп яшәрләр, Алла боерса!
Ярый әле кызы бар. Кичке ашны ашагач, кызын кочаклап йокларга ятты. «Без гомер буе көтәргә дә риза, әйеме, кызым?!» Ул кызына ныграк елышты да, өметле хыялларына бирелеп, йокыга китте.
 
Бар да әйбәт иде югыйсә...
 
Көннәргә тоташып айлар, ай артыннан еллар үтә. Тагын бер җәй, бер көз үтеп китте. Инде кыш та үзенең йокысыз озын төннәре белән әкренләп язга авыша бара. Көннәрнең җылына башлаганлыгы сизелә, кошлар да кар өстенә төшеп, үзенә күрә яз якынлашуга сөенеп чыркылдашкан кебек. И-и-и, язын җаннар гына түгел, табигать тә җанлана шул. Өй кыегындагы боз сөңгеләреннән тамган тамчылар кояш нурында җем-җем килеп, күзләрне чагылдыра. Инде кар эреп бетеп килә. Тиздән, бик тиздән кар сулары инешләргә барып кушылыр. Инешләр елгага, елгалар диңгезгә кояр.
Әнә кетәклектәге әтәч белән тавыкларның тавышларына кадәр үзгәрде. Әтәч сугышта җиңеп кайткан генерал кебек күкрәк киереп йөри. Аякларын тып-тып итеп басып атлавын күр! Горур кыяфәт белән тавыкларын барлаганнан соң куначага менеп сузып кычкыруга, ирләре фронттан кайткан хатыннармыни − тавыклар да кыт-кыт килеп аның тирәсендә бөтерелә башлый.
Миңлебикәнең мәшәкатьләре күп. Кызын мәктәпкә әзерләргә кирәк. Карлар эреп җирләр кибүгә, өс-башын карап куясы булыр. Миңсылуның кыш буе кар астыннан җыйган сөякләре байтак, үзенә бер-ике пар оекбаш алырга җитәр. Бик тырышып, урам малайларыннан калышмыйча җыйды ул аларны. Хезмәтенең әҗерен күрсен инде.
Аяк киеме мәсьәләсен генә ничек хәл итәсе булыр, җәй буе берәр рәте чыгармы?
Бертуган энесе Сәлимгәрәй карап торышка ук күз явын алырдай, кеше кызыктырырлык чабаталар үрә. Авылда аның кебек ыспай, тыгыз итеп чабата үрүче юк та бүтән. Аяк киеме өчен артыгын борчыласы юк анысы, берәр чүәк хәстәрли алмаса, энесенә Миңсылуның аяк үлчәвен илтәсе булыр. Сәлимгәрәйнең гомерен бирсен инде, Миңлебикәне ташламый. Яклаучысы да, саклаучысы да шул. Мөҗәһит ише комагайларны сыңар кулы белән дә борып кына атар иде югыйсә, курка Миңлебикә. Әләкләшергә базмый. Кыенсыну да бар инде. Авыл җирендә гайбәте дә тиз таралыр. Дөрес аңламаучылары да бар бит аның. Кеше хәлен кеше беләме?..
Өй каршындагы карт тупыл яфрак ярды. Юан кәүсәсенә колга белән бергә кадаклап куйган сыерчык оясында күңелле тынгысызлык сизелә. Җылы яктан кайткан пар сыерчыкларның әле берсе, әле икенчесе, безне күрәсезме дигәндәй, оядан башын чыгарып карый. Сирень яфрак яра. Яшел яфраклар арасыннан чәчәк бөреләре дә керфек кагып дөнья күзләргә җыена. Табигать яшәрә, матурлана. Озак та тормас, бакчаларда, кырда кызу эш башланыр. Бәрәңге утыртсаң, тамак тук була анысы. Орлык бәрәңгесен барлап куясы бар. Күбрәк утыртырга кирәк. Сәрвәретдине әйләнеп кайтса, җитәрлек булсын. Бәлки, сыер малы да алып җибәрерләр. Кош-корт белән генә дөнья көтеп булмас. Миңлебикә, җир сөргәнче шыта торсын дип, орлык бәрәңгесен баздан чыгарып, бәләкәй бакчага, кояш төшкән ышык урынга таратып куйды.
 
* * *
Мәшәкатьләре, бетмәс сынаулары белән җәе дә үтеп китте. Миңсылуның өстен-башын караулы итте Миңлебикә, шакмаклы шәлдән букча да тегелде. Чүәк тә ала алды кызына, саклап кына кияр инде. Сәлимгәрәй шыгырдап торган чабата үреп китерде. Бизгәк чиренә каршы өй борынча учлап дару өләшкәннәр иде, бу юлы яшел төстәгесе туры килде. Миңлебикә саклап кына тоткан марляны сүтеп, даруны суга салып сыеклап, шуңа манды. И, матур да чәчүргеч килеп чыкты! Беренче сентябрь көнне кызын киендереп, чәчен ике толымлап бантиклап үреп җибәрде.
Түбән оч Зәйнулла сугыштан кайтканда балаларына курчак алып кайткан икән, эчендә җаны гына юктыр, дип сөйләделәр бервакыт. Миңсылу да: «Әнкәй әйдә барып карыйк!» – дип байтак теңкәсенә тиеп йөргән иде. Ничекләр барсын инде, ни дипләр барсын?! Бала күзе кызыктырып йөрүне кирәк дип тапмады Миңлебикә. Ә менә бүген үзенең Миңсылуы сылуларның сылуы булып, каршысында басып тора!
– Бәпчегем! Син бит үзең курчак төсле! Җанлы курчагым минем!
Миңлебикәнең шатлыгы күз яшьләре булып төелде...
 
* * *
...Урак өсте башланганнан бирле өйдә торырга җае юк, Миңлебикә көне-төне ындыр табагында. Ярый әле инәкәе Сәрбиямал кызына да, дөньясына да күз-колак була.
Яңа уку елы башланды. Миңсылу мәктәптән кайтып, әбисенә сарылып озак кына басып торды. Бик сагына ул әбисен дә, әнисен дә. Таңнан алып караңгыга кадәр кайтып кермәгән әнисен бигрәкләр дә нык юксына. Тагын сораулар белән әбисен тинтерәтергә тотынды:
– Әбекәй, әнкәй бүген дә мин йоклаганда гына кайтамы?
– Әле әйтермен дигән идем, кызым, әнкәң бүген иртәрәк кайтыр кебек, бар уйный тор! Әнкәң кайткач керерсез, ул, кайтып капкалагач төнге эшкә барам, диеберәк әйтте. Дәфтәрләреңне, язуларыңны күрсәтерсең, әйбәт укыганыңны күреп, сөенер әле әңкәң.
– Ә әткәй минем әйбәт укыганымны ишетеп, кайткан чагында миңа матур курчак алып кайтыр микән, әбекәй?
Сәрбиямал дәшмәде. Нәрсә дисен? Сабыйны өметләндереп, алып кайтыр, дисенме? Өметен кисеп, кайтмас инде ул, дисенме? Дәшмәде...
Капка төбен бала чага чыр-чуы басты. Мәш киләләр.
Ирләр тавышы ишетеп баскычка чыгып басса, капка төбенә берничә чит кеше килгәнен күреп аптырашта калды. Кемнәр булыр? Миңсылуның: «Әбекәй, әнкәй кайта!» – дигән тавышы да колакка чалынды. Каударланып капка төбенә үк чыкты ул. «Я, Ходам! Болар бит тентүчеләр!»
Кинәт кузгалган җил урам тутырып уйнаган балалар төркемен тузан өермәсе эчендә калдырды. Миңсылу тузан пәрдәсен ертып капкага таба томырылды. Ят кешеләрне күреп, күңеленә курку йөгерде. Өзелергә торган яфрак кебек калтыранган кыз, көч-хәл белән бәләкәй капкага тотынып басып торган әбисенә таба атларга да, әнисе каршысына йөгерергә дә белми, аптырап туктап калды.
Миңлебикә кайтып җитүгә, тегеләр аны икесе ике ягыннан тотып алдылар. «Әнкәй!» – дип кочагына атылырга торган кызын якын да җибәрмиләр! Китте елаш, кычкырыш! Күршеләр җыелышты. Тентүчеләрнең берсе ихтага кереп, өйалдыннан сыңар кулына күтәреп бер янчык алып чыкты да, менә күрәсезме дигәндәй, эшлекле кыяфәттә башкаларга күз йөртеп алды.
Миңлебикәгә бер чынаяк чәй эчеп чыгарга да ирек бирмәделәр алар. Ишек алдына да кертмәделәр, кызыннан каерып алып, җигүле атка утыртып районга алып киттеләр. Бер атнадан авылга алып кайтып, күргәзмә суд ясап, алты елга төрмәгә үк ябу турында хөкем карары чыгардылар. Миңсылуның клуб сәхнәсендә башын иеп басып торган әнкәсен йөгереп барып юатасы килде. Чәчләреннән сыйпап: «Әткәй кайткач, без сине әткәй белән барып алырбыз, әнкәем!» – дип, бер генә җөмлә булса да әйтәсе килде. Әнкәсен бу юлы ябулы машинага утыртып алып киттеләр. Җиргә ятып, ярсый-ярсый елап калган сабыйның ачы күз яше алып китүчеләрнең керфеген дә селкетмәде! Менә шулай итеп, әткәйсезлек өстенә әнкәйсезлек дә өстәлде.
Миңлебикәне Казан төрмәсенә үк озаттылар. Юлда барганда барысын да бер җепкә тезәргә тырышты ул. Кем эше булыр? Әллә... Һаман да шул комагай Мөҗәй эшеме? Беркөнне генә әйтеп торды бит, минем талканым коры, миңа синең кебек берәүнең дә каршы килгәне булмады, дип. Әмәлен табармын, һич югы төрмәгә олактырырмын, дип янады...
Югыйсә, чүпле, мәкинә кебек кенә, арыш дисәң хәтере калырлык кына әйбер иде инде ул. Алып кайткалады шул. Димәк, гаепле...
...Теге атнада арт урам Закир абзыйларга тентү кереп, бер капчыкка якын бодай табып чыгып та, чүп кенә булган дип, аны ярлыкадылар. Урынлырак эштә эшли торган туганы бар икән, диделәр...
Миңсылуның исә шул көннән балачагына бер селтәнүдә нокта куелды. Ул әле үзен алда нинди язмыш көтүен белмәве белән беркадәр бәхетле дә иде...
 
Дәвамы бар.

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik


«Мәйдан» № 6, 2023 ел

Комментарийлар