Логотип «Мәйдан» журналы

Марфа түти

Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа унбер яшь тулган гына иде.

Без дүрт кеше: әтием, әнием, мин һәм өченче яше белән баручы энем Хәйдәр бик тә дус, бик тә тату бер гаилә булып яшәп ята идек. Әтием белән әнием укытучылар, мин шул елны дүртенче классны тәмамлап, бишенчегә күчкән бер малай идем. Өстәвенә ул елны без барыбыз да бик дулкынланып, бик куанып тагын бер вакыйга көтә идек: әниебез тиздән безгә кечкенә бәби алып кайтырга тиеш иде. Без бик тә матур, яңа төзелеп килгән район үзәгендә яши идек. Өебез өч бүлмәле, бүлмәләребез зур булмаса да, биек, якты. Ә ишегалдыбызда ямь-яшел бөдрә куш каен үсеп утыра. Аннары тагын бакчабыз бар. Анда без бәрәңге һәм төрле яшелчәләр үстерәбез. Бакча белән ишегалды арасында озын-озын бүрәнәләрдән салынган сыер абзары, ачык лапас һәм кечкенә генә келәт кебек бернәрсә бар. Сыер абзарында Домна исемле сыерыбыз, ә ачык лапаста, үзенең тактадан ясалган оясында, салпы колаклы, елтыр күзле, бик тә шаян, бик тә күңелле Муйнак исемле этебез яши иде. Сугыш башланган көнне мин гомеремдә дә оныта алмам. Ул көнне без бик иртә тордык, чөнки барыбыз бергә Тын Елга буена сәхрәгә чыгарга сөйләшкән идек. Әни: “Бакчада да эш күп, өйдә дә, әллә мин бармыйм гына микән?” — дип, әкрен генә әти янына килеп утыруга, энем Хәйдәр, киеп маташкан оекбашларын ташлап, авызын шәеш-мәеш китереп елап җибәрде:

– Ю-у-к! Син дә бал! Әнием белән балабыз, әнием белән!

Күзләрен йодрыклары белән уа-уа, яшьләрен мулдан түгеп, шундый кызганыч итеп елады ул, әни, авыр гына кузгалып, аның янына килде дә, яшьләрен сөртә-сөртә, аркасыннан сөя-сөя, безнең белән барырга вәгъдә итеп, аны тынычландырырга ашыкты. Гел шулай елап җиңә иде энем безне. Әти моның өчен аны еш кына ачуланса да, ничектер һаман шул гадәтен ташлата алмый килдек. Артык яратканбыздыр инде, күрәсең. Күзләре бигрәк кара иде шул аның, чем-кара чәчләре бөдрәләнеп тузгып тора, ә үзе сакау теле белән берөзлексез такылдый иде. Тын Елга безгә ерак түгел. Елга буена җиткәч, көймәгә утырдык. Шулай итеп, кояш көянтә буе күтәрелгәндә, инде без Тын Елга буендагы Түгәрәк Аланда идек. Түгәрәк Алан... Сез аның матурлыгын күрсәгез икән! Баруын да бит анда теләсә кем, теләсә кайчан бара алмый. Тын Елга буйлап көймә белән генә барып була анда. Көймә белән елгага каршы менәсең. Уң якта түбәсе күккә тигән текә кыялар. Алар бераз гына елгага кереп торалар, шуңа күрәмедер, ул урында Тын Елга бик тирән, диләр. Шушы урында шул кыялар аркасында Тын Елга бераз гына борылыш ясый. Таш кыяларны әйләнеп, менә шушы борылышны узуга инде, уң якта гаҗәеп гүзәл күренеш ачыла. Табигать юри түгәрәкләп бүлеп куйгандай, түм-түгәрәк зур яшел алан. Аның бер ягында иртәнге кояш нурларында җем-җем итеп җемелдәп утырган текә кыялар, икенче ягында — биек тау. Анда меңьяшәр имәннәр, чыршылар үсеп утыра. Тик аның әлеге шул түгәрәк алан урнашкан сөзәк итәгендә генә агачлар үсмәгән, ул хәтфәдәй яшел йомшак үлән, аллы-гөлле чәчәкләр белән капланган. Аланның өченче ягы — әрәмәлек. Анда шомырт, миләш агачлары, кура җиләге куаклары, анда көмеш сулы Салкын Чишмә, анда җырчы кошлар... Ә дүртенче ягы — Тын Елга, аның да озын мыеклы җәеннәр, чуртаннар симерешеп ята торган бик тә тирән, бик тә тын бер урыны. Ул көнне без менә шунда килдек, һәм ул көн минем гомеремдә онытылмаслык иң якты, иң бәхетле, шул ук вакытта иң куркыныч, иң шомлы авыр бер көн булып исемдә калды. Бу көндә якты дөньяга коточкыч афәт килде — кешелек тарихында кара хәрефләр белән язылып калачак дәһшәтле авыр сугыш башланды... Икенче көнне инде без әтине сугышка озаттык. Ә бер айдан сеңелем Зәйтүнә туды. Сугышның беренче ике елында без ашау-эчү ягыннан әллә ни зур кыенлык кичермәдек. Кара көздән бераз бәрәңгесе базга кереп кала, аның янына кишере-шалканы дигәндәй... Әмма барыннан да бигрәк безне ачлыктан сыерыбыз Домна коткарып килде. Болай үзе гәүдәгә артык зур булмаса да, сөте бик куе иде аның. Әни гел мактап бетерә алмый иде инде үзен. Шулай да соңгы елларны язга таба ашау яклары такырая башлады. Ярый әле якын-тирәдә халык телендә хуторлар дип йөртелә торган вак-вак кына, кайберләре берничә генә өйдән торган рус авыллары бар иде. Менә шул хуторларда кешеләр бик хәлле яшәделәр. Азык-төлеккә аптырый башласак, безнең әни өйдән нәрсәне булса да ала да, шунда барып, онга, ярмага, бәрәңгегә, кайвакыт ит-майга кадәр алыштырып кайта иде. Ләкин тора-бара өйдәге әйберләр дә сирәгәйде. Иң соңыннан ул хәтта стена көзгесен дә, шунда илтеп, дүрт кадак онга биреп кайткан иде. Сугыш бетәсе елны язга таба ничектер безнең тормыш бик авыраеп китте. Көннәр менә-менә язга авышырга торган бервакытны өебездә тәгам ризык калмады. Әкрен-әкрен, әзләп-әзләп кенә хәтта орлыкка дигән бәрәңгене дә ашап бетердек. Домнага ашаткаладык шул без аны. Чөнки кыш буе утынны да, чанага җигеп, шул Домна белән ташыдык, өстәвенә ул быел бозауларга да тиеш иде. Шуңа күрә, бик хәлсезләнеп китмәсен дип, үзебезнең авыздан өзеп булса да, аңа да бәрәңгесеннән дә, көрпәсеннән дә өлеш чыгарып килдек. Безнең хәлләрнең авыраеп китүенә дә шул Домнаның ташлатып торуы сәбәп булгандыр әле, мөгаен. Беркөнне эштән кайтып керсәм (мәктәптән соң колхоз эшләренә йөри идем), энем Хәйдәр белән сеңелем Зәйтүнә әтинең иске тунын ябынып ятканнар да әллә ничек тып-тын булып калганнар.

– Нишләп ятасыз? – дип сорыйм.

Күзләрен бер генә ачып карадылар да тагын йомдылар. Бер сүз эндәшмиләр. Миңа кинәт бик куркыныч булып китте. Өй салкын, караңгы, балалар сүзсез... Йөрәгем кысылып куйды.

– Хәйдәр, Зәйтүнә, нәнием! – дим.

Эндәшмиләр. Мин өстемнән сала башлаган сырмамны кире кидем дә ишектән чыгып йөгердем. Колхоз фермасына, әни янына чабарга иде исәбем. Әмма, урамга чыгуга, ашыга-ашыга кайтып килүче әнине күреп, туктап калдым. Мине күргәч, әни йөгерә үк башлады:

– Ни булды? Балаларга бер-бер хәл булганмы әллә? – дип сорады ул калтыранган тавыш белән, мине узып, капкага таба атлый-атлый. – Ашыйсыгыз килдеме, бәбкәйләрем?! – диде әни, ашыгып өйгә килеп керүгә үк балалар янына ташланып. – Хәзер, хәзер, газизләрем минем, менә Сания әбиегез бер уч он белән бер чынаяк сөт биргән иде. Хәзер үзегезгә аш пешереп ашатам, – дип сөйләнә-сөйләнә, өс-башын салып элде дә мичкә яга да башлады.

Мин Домнаны карап, тыштагы эшләрне бетереп кергәндә, бер чынаяк сөткә су кушып, бер уч он туглап пешергән аш өстәлдә иде инде. Әни шул ашны чәй кебек итеп чынаякларга гына бүлеп салды да кечкенәләр янына килде.

– Яле, улым, Хәйдәр, эчеп җибәр әле, менә нинди тәмле аш пешердем үзегезгә, күр әле, – диде ул, әкрен генә Хәйдәрнең аркасыннан кагып.

Хәйдәр, зур кара күзләрен ачып, аптыраган кыяфәт белән карап торды да яткан урыныннан гына әнигә кулын сузды.

– Юк, юк, тор син, торып утыр, түгеп-нитеп куя күрмә, кил әле менә монда, өстәл янына утыр әле. Менә шулай, менә әйбәт булды, – дип сөйләнә-сөйләнә, әни калтыранган куллары белән аны күтәреп алып өстәл янына китереп утыртты. Энем әкрен генә чынаякка кулын сузуга, әни, миңа карап:

– Үзең генә карап ашата күр, түгеп харап итмәсен, – диде. Үзе тизрәк сеңелем өстенә иелде.

– Яле, кызым, тор әле. Менә нинди мәмәй алып кайттым үзеңә, – диде ул, аның битләреннән үбеп, чәчләреннән сыйпый-сыйпый. Тик Зәйтүнә торырга теләмәде. Мәмәй дигән сүзгә дә исе китмәде аның. Әни коелып төште, ул калтыранган тавыш белән миңа эндәште:

– Бу ни бу? Күр инде, улым? Ни булган аңа? – диде ул, дерелдәп торган кулы белән баланың әле битен, әле маңгаен тотып карап. Аннан түзмәде, Зәйтүнәне күтәреп алып күкрәгенә кысты да үксеп елап җибәрде.

– Ниләр генә булды, балакаем?.. Зәйтүн гөлем минем, сусыз сулган гөл кебек сүнмәкче буласыңмы әллә, бәбкәм? – дип такмаклый-такмаклый, аның бишмәтен чишеп, битләреннән, күзләреннән, күкрәгеннән үбәргә тотынды. Шулчак Зәйтүнә күзләрен ачты. Аның күзләре хәлсез, йөзе агарынып калган иде.

– Менә шулай, балам, – диде әни, күз яшьләренә буылып, – менә шулай, әйдә әле, ашап карыйк... Зәйтүнә, әниемнең күзләренә текәлеп, башын чайкады:

– Юк. Киләкми...

– Ник кирәкмәсен, балам?! Син башта кабып кара әле, кабып кына кара,— диде әни, нишләргә дә белмичә, өзгәләнеп, һәм, кечкенә кашык белән алып, ашны Зәйтүнәнең иреннәренә тидерде. Зәйтүнә башта, әни өзгәләнгәнгә генә капкандай, теләмичә генә йоткалап торган иде, озакламый, авызын зур ачып, һәр кашыкны көтеп ала башлады... Шулай көч-хәл белән балаларны туендыргандай итеп, чишендереп урыннарына салгач, әни минем янга килеп утырды. Үтә нык борчылудан булса кирәк, ул үзе дә бөтенләй агарынып, хәлсезләнеп калган иде.

– Зәйтүнәкәебез харап була бит, балакаем, нихәлләр итик?! – диде дә, башын иңемә салып, бөтен гәүдәсе белән тетрәнеп, үксеп елап җибәрде. Үземнең дә тамагыма төер килеп тыгылды, сүз әйтә алмас булдым.

– Менә тиздән сугыш та бетәр, әтиең дә каңтыр, шулай ук үзенең зәйтүн гөлен күрә алмый калыр микәнни инде? Йа Ходаем, кайлардан ярдәм табыйк? Күп тә калмады бит инде, күп тә калмады! Берәр атна-ун көннән сыер да бозаулар, сөт тә булыр, күп тә үтмәс, көннәр җылыныр, дөньялар яшәрер, язлар килер... Ничек кенә бәбкәйләремне шул көннәргә исән-имин китереп җиткерим? – диде ул, ачыргаланып, һәм авыр сулап куйды да, башын түбән иеп, сүзсез калды. Әниемнең бөкрәеп калган аркасы, иелгән башы, хәлсезләнеп, салынып төшкән куллары, һәммәсе, һәммәсе аның соң дәрәҗәдә өметсезлеккә төшүен күрсәтеп тора иде. Мин, аны кызганудан нишләргә белми, аркасыннан кочып алдым.

– Ичмаса, өйдә әйбере дә калмады бит, берәр хуторга барып кайтыр идек,— дидем, бик борчылып, нигәдер пышылдап кына. Кинәт әниемнең иелгән башы күтәрелде, мин, аның йөзен күрүгә, әллә нишләп киттем: шулкадәр дә үзгәргән иде ул. Әнием шатлыктан зур ачылган, ялтырап киткән күзләре белән миңа текәлде:

– Бар бит, балам, бар андый әйбер! — диде ул кинәт, минем иңнәремә таянып. – Баштарак мин аны, ачка үлсәм дә бернәрсәгә дә алыштырмам дип, ераккарак җыеп куйган идем. Шуңа да истән чыккандыр әле, рәхмәт төшкере! – дип, әле генә үлеп утырган урыныннан җиңел генә кузгалып китте дә чыңгырдатып зур ак сандыкның капкачын ачып җибәрде. Күп тә үтмәде, иске оек кунычына тыгылып, шырпы кабы кебегрәк бернәрсә тартып чыгарды.

– Менә алар — безнең коткаручыларыбыз! Минем алтын алкаларым! Әнием ягыннан әллә ничә буыннан килгән зиннәтле алкалар болар, балам. Күрәсеңме, ташлары ничек яна?! Әниемнән миңа калган, миннән Зәйтүнәгә, Зәйтүнәдән аның кызына каласы алкалар иде... Юк, юк, кызганмыйм, кызганаммы соң! Балаларым гына исән булсын,— диде ул аннары, үзен-үзе юаткандай сөйләнеп.

– Тик мин фермадан китә алмыйм, маллар күтәртә анда, эшләр бик начар, китә алмыйм. Син генә барырсың, балам, бригадирың белән үзем сөйләшермен, мәктәптә дә... Кичкә калып йөрергә ярамый, куркыныч, бүреләр дә күбәйде, салкыны да, адашып-нитеп куюың бар, – диде ул.

– Иртәгә иртән генә кузгалырсың. Әндриевләр хуторына барырсың. Ул якынрак та, кешеләре дә йомшак күңелле, юмартрак, – дип өстәде ул аннары, ничектер тынычланыбрак калып һәм янә эшлекле кыяфәт алып.

– Куркыныч бит, әни, шундый дөнья бәясе әйберне үземә генә алып китү. Әйдә инде, ничек тә бергә барырга тырышыйк,— дидем мин, алтын кадәр алтын алкалар белән япа-ялгыз юлга чыгуны күз алдыма да китерә алмыйча.

 

– Нихәлләр итим соң, балам?! Анда барып кайтырга бер көн яктысы кирәк. Әле барасы, әле өйдән өйгә йөреп, теләгән кешесен табасы. Юк, юк, сорап торасы да юк, җибәрмәячәкләр мине. Хәзер без бер көнгә түгел, бер сәгатькә дә фермадан китеп тора алмыйбыз – маллар үлә башлады дип әйтеп торам бит, иске саламны кайнар суда пешекләп, турап ашатабыз... – диде әни. Мин аны кызганудан телемне тешләргә мәҗбүр булдым.

– Ярый, ул кадәр үк алдамаслар әле, үзең дә кечкенә түгелсең инде, уйлап эшли күр берүк, әзрәк он, әзрәк бәрәңге, әзрәк туң май да булмасмы, сорап карарсың инде. Бик сатулашып китеп, буш кул белән әйләнеп кайта күрмә тагы. Әнә үзеңнең дә чыкмаган җаның гына калды бит инде, – диде ул, яшьле күзләре белән миңа текәлеп.

– Тик менә юлга гына ни белән тамак ялгатып чыгарыйм? – дип өстәде аннары нәүмизләнеп. Иртәгесен көн чалт аяз, әмма салкын иде. Мин мәтрүшкә чәе эчеп алдым, аягыма әтинең киез итекләрен, өстемә сырма киеп, билемне киң солдат каешы белән кысыбрак будым да үзебезнең тыкрык аша гына Әндриевләр хуторына таба юл тоттым. Башта кызу-кызу атларга тырышсам да, бара торгач, арыта башлады, арка тирләп чыкты, маңгай юешләнде, аяклар авырайды. Мин адымнарымны әкренәйтә төштем. Шулай бер кызулап, бер әкренәеп бара-бара байтак юл үтелде. Менә әни әйткән ике юл чатына да килеп җиттем. Бу урында моңа кадәр бер генә булып килгән юл, икегә аерылып, икесе ике якка кереп китә иде. Берсе уң якка авыша, икенчесе, сулга каерылып, вак куаклыклар арасына кереп югала. “Моннан инде Әндриевләр хуторына күп калмаска тиеш”, – дип уйладым мин, куанып, һәм шунда ук, кайсы юлдан китәргә дә белмичә, аптырап калдым. “Юк, әни бит куаклык булыр, дип әйтмәде, ялан кыр белән барыла, диде. Димәк, уң якка китәсе”, – дидем мин, уңга каерылып киткән юлга чыгып. Тиздән барып җитәргә тиешмен дигән өмет хәлсезләнә барган аякларыма көч бирде. Шулай бертигез нык кына адымнар белән янә байтак юл үттем. Ләкин күрергә теләп, ничек кенә күзләремне текәп карасам да, беркайда да йорт-җир әсәре һаман күренми иде. Арыта башлады. Хәзер инде мин аякларымны өстерәп диярлек, көч-хәл белән генә атлый башладым. Туктап тирә-якны күзәтәм, бернинди җан иясе күренми, шылт иткән дә аваз ишетелми. Шундый шомлы бер тынлык... Кинәт миңа куркыныч булып китте. Колакларым зыңлый башлады. Шулай да юлның нык тапталган булуына карап, аның барыбер кеше яши торган бер урынга китереп чыгарачагынаышанып, ары атладым. Ләкин хәл бетә башлаган иде инде. “Ә-ә, оят түгелме, җебегән нәрсә!” – дип, үз-үземне ачуланып-ачуланып алам. “Юк! Ничек кенә булса да барып җитәргә кирәк, барып җитәргә, югыйсә Зәйтүнә... әни”, – дип уйладым мин, соңгы көчемне җигеп атлый-атлый, авырайганнан-авырая барган аякларымны көчкә генә сөйрәп. Мин инде юлның шомарган җиреннән — уртасыннан бармыйм (бер-ике мәртәбә аягым таеп чүт егылмыйча калдым), юл читләп кенә атлыйм. Колактагы чыңлау бетми дә бетми, һаман көчәя генә бара, күзләрем дә әлҗе-мөлҗе килә башлады... “Их, әз генә утырып ял итеп алганда...” – дип уйлап-уйлап куям. Тик әнинең, бик нык борчылып: “Юлда ял итәм дип утырасы булма берүк”, – дигән сүзләре күңелемә нык сеңеп калган, күрәсең, һаман түзәргә тырышып барам. Менә бервакыт, үз күзләремә үзем ышанмый, туктап калдым: уң якта, кашлаграк бер урында, өйләр каралып күренде. Морҗаларыннан төтен чыгып тора! “Була бит, була!” – дип уйладым мин, күңелемнән генә куанып, һәм сөзәкләнеп кенә күтәрелә барган сукмак-юлга борылдым. Ләкин бу юл минем өчен бер дә көтелмәгәнчә авыр булып чыкты. Атлаган саен аягым тая да китә, тая да китә. Ахры, шуңа, барам-барам, ә юлым һич кыскармый. Хутор кырыендагы иң читтәге ике тәрәзәле кечерәк кенә өй миңа якынаерга уйламый да. Мин инде башымны иеп, беркая да карамыйча, еш-еш сулап атлыйм. “Тагын аз гына, тагын аз гына, чүт-чүт кенә”... Күңелемдә бары шул гына уй, шул гына теләк. Менә кинәт, үзем дә сизми калдым, аягым таеп киттеме, абындыммы, барган уңайга егылып киттем. Егылып кына да калмадым, сөзәклектән түбәнгә таба бер-ике тәгәрәп, чокыргамы, канаугамы әйләнеп төштем. “Ярый әле алкаларны әни кесәмә булавка белән эләктереп куйган иде...” – дип уйлап алдым һәм шунда ук бөтен тәнемә таралган рәхәтлектән изрәп-эреп киттем. “Хәз-зер, хәз-зер, әз генә, печтек кенә ятам да...” – дип уйлаганым исемдә. Шуннан ары берни дә хәтерләмим... Күзләремне ачып җибәргәндә, мин ниндидер чит өйдә дөрләп янган мич каршындагы тәбәнәк кенә агач караватта ята идем.

– О, уяндыңмы, балакай?! Менә әйбәт булды, менә шулай кирәк, улым,— дигән тавыш ишетелде. Мин урыныма торып утырдым, як-ягыма каранып алдым. Миңа каршы яктагы почмакта, зур мич алдында кайнашкан олы яшьтәге бер рус хатыны, шат елмаеп, яныма ук килеп утырды.

– Йә, хәлләр ничек? – дип сорады ул, кулы белән йомшак кына итеп аркамнан кагып. – Бер җирең дә авыртмыймы?

– Юк, авыртмый. Кайда соң мин? – дип сорадым мин аннан, мичкә терәп куелган киез итекләремне, сырмамны күреп, һәм шул вакыт, башымнан үткән хәлләр искә төшеп, куркып киттем. Сикереп торып сырмамны барып алдым, кесәмә тыгылдым. Чүпрәккә төрелгән шырпы кабы урыныңда иде.

– Йә, ничек соң? Бары да тәртиптәме? – дип сорады теге апа, миңа текәлеп карап, һәм: – Томилиннарда син, бар да әйбәт булыр, курыкма, – дип өстәде.

– Бар да тәртиптә, рәхмәт, – дидем мин уңайсызланып.

– Мин сине канаудан таптым, көрткә чумып йоклап ята идең. Ярый әле юлга төшеп калган бүрегеңне күреп алдым, шул бүрек коткарды сине, юкса эшләрең харап иде, балакай,— диде ул, кинәт җитдиләнеп. – Көч- хәл белән алып кайттым, аннары менә бөтен тәнеңне үлән сулары белән удым. Ничек кенә чыктым да, ничек кенә таптым үзеңне, әй бала, бала, гомерең бетмәгәнгә бер сәбәптер инде, – диде ул, бер кулы белән ияген тоткан килеш башын чайкап.

– Ходайга шөкер ит инде... Аннары ул кинәт, урыныннан кузгалып, яктырып киткән йөзе белән миңа таба борылды: – Әйдә, юын да ашап-эчеп алыйк, бәрәңге дә пеште, – диде. Минем инде тәмле бәрәңге исеннән башым әйләнеп-әйләнеп китәиде, шуңа күрә уңайсызланып тамак кына кырып куйдым да, тәрәзә янына килеп, урамга карадым. Тышта таң атып килә иде! Таң атып килә! Димәк, мин биредә кунганмын! Ә әнием нишләде икән? Ул бит әллә ниләр уйлап, акылыннан язар дәрәҗәгә җиткәндер!

– Юк, юк, рәхмәт. Миңа ярамый, миңа тизрәк өйгә кайтырга кирәк. Әнием борчылып үлә торгандыр анда! – дидем мин, барыннан да бигрәк өстәл янына килеп утырудан уңайсызланып. Ә өстәлгә бәрәңге янына ике-өч телем ипи, дуңгыз мае һәм хәтта суган да куелган иде.

– Ярый, ярый! Аллага шөкер ит, югыйсә әниеңә бер генә төнне йокысыз уздырырга туры килмәс иде әле. Ә хәзер инде ул, кичә борчылып үлгән булса да, син исән-сау кайтып кергәч, бүген терелер, Алла боерса, – диде апа тыныч кына. Мин, өстәл янына килеп утыруга кулым калтырый башлаганын тоеп, бәрәңгегә үрелә алмыйча, башымны түбән идем.

– Марфа түти булам мин. Марфа Томилина, – диде бу апа, ярмаланып пешкән эре-эре бәрәңгеләрне минем алдыма ук китереп тезә-тезә. – Аша инде, кичәдән бирле тәгам ризык капмаган бит син, нишләп утырасың?! – диде ул аннары, бу юлы инде чыннан да ачуланып. Мондый да тәмле бәрәңгене минем гомеремдә ашаганым юк иде, аннан соң да булмады... Бик ачыккан булуымны аңлапмы, Марфа түти, ашаганда, миннән берни дә сорашып маташмады. Ашап туеп, әллә нинди хуш исле үләннәр салынган чәй дә эчеп алгач, табынны җыештыра-җыештыра, миңа сораулар бирә башлады. Мин, бернәрсәне дә яшермичә, үзебезнең өйдәге хәлләрнең һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Алкаларның тарихына кадәр сөйләп ташлаганмын хәтта. Сырмамның кесәсенә булавка белән беркетеп куйган алкаларны алып, аңа суздым. Ул аларны бик кадерләп кенә, саклык белән генә кулларына алды. Әле бер якка, әле икенче якка яктыга якынрак китереп куя-куя сокланып карады-карады да, ипләп кенә тартмасына салып, кире үземә сузды.

– Ә әтиең исәнме соң? Хаты киләме? – дип сорады ул әкрен генә.

– Килә, килә! — дидем мин. – Ул инде фашистларның үз өнендә сугыша. “Берлинга якынлашып киләбез!” – дип яза.

– Күр инде! Минем ирем Федор да шулай дип язган! Менә бит ничек! – диде ул, кинәт җанланып китеп, һәм, урыныннан торып, кызу- кызу гына мичне болгатып алды. – Күр инде син аны, бергә сугышып йөриләр икән бит! Якташлар шул, якташлар, берни дә әйтә алмыйсың! – дип өстәде ул аннары, нигәдер бик тә куанып һәм дулкынланып.

– Йә, кемгә бирәбез инде, Марфа түти? Алкаларны әйтәм... – дидем мин. – Сез ярдәм итә алмассызмы икән? Миңа бит ризыксыз кайтырга ярамый. Кемгә дә булса бирергә кирәк бит инде, ничек тә...

– Беркемгә дә бирмибез! Бирергә ярамый аларны! – диде Марфа түти кинәт катгый рәвештә һәм, минем куркып калганны күреп: – Син курыкма, бөтенләй буш кул белән кайтармам, әз-мәз ни булса да әтмәлләрбез,— дип куйды. Аннары: – Ике улым да сугышта иде минем, олан, бер улымның кара хәбәре килде, икенчесенең, төпчегемнең дә байтактан хәбәре юк иде. Менә кичә генә хаты килеп куандырды әле. Шуның белән юанып яшим хәзер, Аллага мең шөкер! – дип сүзен очлады да вак бөрчекле кара алъяпкычы белән күзләрен сөртеп алды.

– Азык-төлек байтак иде минем, үзем генә калгач, бик тараттым шул. Ничек итеп таратмыйсың, кешеләр ачыга бит, балалар, сабыйлар ачыга, – диде ул. Аннары, минем күңелсезләнеп калуымны күреп булса кирәк, урыныннан кузгалып, өс-башына киенде дә өйдән чыгып китте. Мин нәрсә дип уйларга да белми калдым, әллә нинди кәрзиннәр, капчыклар күтәреп кереп тә җитте.

– Берәр капчык кебек нәрсәң бармы соң синең? – дип сорады ул, мич ягына үтеп китешли. Мин аптырап аңа карап торганны күргәч, тагын борылып яныма килде: – Аптырама син, бер кабымны бишкә бүлешеп кабар вакыт безнең хәзер, – диде ул нык итеп.

– Әйе, әйе, менә тиздән җиңү килер, тагын элеккечә, юк, элеккедән дә матуррак итеп яши башларбыз. Күп калмады инде, түзәргә кирәк, олан, түзәргә, бер-беребезгә ярдәмләшеп, ничек тә бу явызларны дөмектергәнче түзәргә кирәк! Ә алкаларга тимә син, менә берәр атна тамак ялгап яшәрлек ризык әмәлләдем үзегезгә, ә анда инде сыерыгыз да бозаулар, яшел үлән чыгар, кычытканы, юасы дигәндәй... Күп калмады инде, – дип сөйләнде ул һаман да.

– Ә бу алкаларга тимәгез сез, әниеңә дә шулай дип әйтерсең...

– Туктагыз әле, ничек була инде бу? Әни бит миңа Әндриевләр хуторында бик кече күңелле кешеләр яши, шунда бар, дигән иде, ә мин бөтенләй икенче якка, Томилиннар хуторына килеп чыкканмынмы? – дип сорадым мин аптырап.

– Нишләп бөтенләй икенче якка булсын, түгел. Тик син алардан ары киткәнсең, әрәмәле калкулык артында калган алар, без алардан өч чакрымга арырак, – диде ул, елмаеп, һәм, менә күрдеңме инде үзеңнең кем икәнеңне дигәндәй, минем борыныма бармак очын тидереп алды. Бер ярты сәгатьтән инде без Марфа түти белән, гомер буе бергә яшәгән якын туганнар шикелле чүкердәшә-чүкердәшө, олы юлга чыгып бара идек. Үзенең авырлыгы белән күңелемә ниндидер татлы бер рәхәтлек биреп, минем аркамда ярыйсы гына зур капчык та юлга чыкты... Олы юлга җиткәч, Марфа түти туктады. Капчыгымның бауларын рәтләп куйды да, көчле, нык куллары белән иңнәремнән кысып:

– Йә, ярый, улым, хәерле юл, исән-имин генә кайтып җитә күр берүк, – диде.

Шунда кинәт әллә нишләп күңелем тулып китте. Менә шушы авыр хәсрәтләр кичергән олы җанлы, мәрхәмәтле рус хатынын кочып, җыерчыклы битләреннән үбеп аласым, әллә нинди рәхмәт сүзләре әйтәсем килде. Тик, күзләремә тулган яшьләрне күрсәтмәс өчен, башымны иеп:

– Рәхмәт Сезгә, рәхмәт, һәммәсе, һәммәсе өчен дә... – дигән сүзләрдән башка берни дә әйтә алмадым. Ул да минем хәлне аңлады, ахры:

– Ну, ну, ничего, ничего. Дай Бог, чтоб вы сберегли своих малышей, – дип, кат-кат иңнәремнән кысып куйды. Аның үзенең дә күңеле тулган иде, күрәсең. Мин, артыма борылып карый-карый, аңа кат-кат кул болгадым. Ул, юл уртасына баскан килеш, бер кулы белән авызын каплап, һаман миңа карап тора иде.

 

Резеда ВӘЛИЕВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions

«Мәйдан» № 9, 2010 ел

Комментарийлар