Логотип «Мәйдан» журналы

Кыр казы

Мәҗит Гафури.

I

Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында җиргә төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар иде. Күлнең иңе дүрт-биш чакрым чамасында булганлыктан, аның бер ягыннан икенче ягында булган нәрсәләр күзгә чак-чак кына күренәләр иде.

Җәй көннәрендә күлнең тирә-ягы бөтенләй дип әйтерлек яшел үләннәр һәм төрле игеннәр белән уратылып алынганлыктан, күлдән ерак түгел тау башыннан караганда, бу күл яшел хәтфә палас өстендә яткан түгәрәк көзге кебек ялтырап ята иде.

Май ае керү белән, күлнең тирә-ягында кешеләр кайнаша башлыйлар...

Монда тирә-яктагы авыллардан, хозур кылып ятар өчен, әллә ничаклы халык җыйналып, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр...

Кич булса, күлнең кайбер урыннарында, өелеп-өелеп үскән камышлар арасында, төрле су кошлары, төрле тавышлар белән кычкырып, чутылдашып, тирә-якны яңгыратып торалар.

Күлнең тирә-ягы җәй буенча шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә; кыр үрдәкләре һәм башка кошлар өер-өер булып җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр. Бу вакытта инде күл тирәсендә кешеләрне күреп булмый; алар да монда килми башлыйлар.

Бу вакытта Ак күл буе төньягыннан көньягына (җәнүбкә) таба – җылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап хәл җыеп, тамак туйдырып, хозур кылып китә торган урыннары булып әверелә. Бу вакытта һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп хәл җыеп, юынып, тагын да, болыт кебек, һавага күтәрелеп, кыйбла ягына очып китәләр. Аларның «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дип какылдашкан, бер-берсе белән сөйләшкән тавышлары Ак күл буена ямь һәм җан биреп тора.

II

Мин шушы аулак күл буена, һәр көн дип әйтерлек, ат эзләп яки башка берәр эш белән барам. Анда һәр көн дөньяның бер чигеннән икенче чигенә бара торган кыр казларының тезелешеп килеп кунарга төшүләрен карап торам һәм, аларның матур тавышларын тыңлап, аларны читтән карап, төрле уйларга чумам.

Менә иң элек бик ерактан, җиз таска көмеш бал кашыгы белән суккан кебек кенә, «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дип, берәм-берәм генә кычкырган тавыш ишетелә; бу вакытта көзге кебек ялтырап торган күктә бернәрсә дә күренми. Мин, кулымны җәеп маңгаема куеп, башымны югары күтәреп, тавыш ишетелгән якка карый башлыйм; барган саен тавышлар якынрак һәм ачыграк ишетеләләр.

«Күлгә җитәбез!.. Күлгә җитәбез!.. Төшәргә әзерләнегез!..» дип, алдан башлап килгән кәрван башлыгы кычкыра торгандыр инде...

Менә бервакытта һавада, җилгә каршы тотылган ефәк тасма кебек, бер ягы озынрак, икенче ягы кыскарак каралҗым бернәрсә пәйда була.

Бу ефәк тасма кебек нәрсә, баштарак җилфердәп кенә күренсә дә, бара торгач ап-ачык күренә. Менә болар – бик ерактан, төньягындагы тундралардан кыйбла ягына китеп бара торган кыр казларының кәрваны.

Болар күлгә якынайган саен, тавышлары арта; алар тәртип белән генә түбәнәя башлыйлар. Менә узып киттеләр инде дигән вакытта гына, кире уратылып, күлнең бер як читенә килеп төшәләр.

Алар күл буена килеп төшү белән, ерактан килеп талган канатларын, чуалган йоннарын борыннары белән рәтлиләр, кагыналар, су эчеп, үз араларында нәрсәдер сөйләшәләр...

Алар кичтән, мин авылга кайтып киткән вакытта, күл буенда калган булсалар да, иртәнчәк баруга, алардан җилләр искән була. Алар иртә үк торып, җылы якка карап очып киткән булалар.

– Их, шулар кебек, канатың булып, ерак җирләргә очып китсәң иде1, – дим мин. Аларның шулай дөнья күреп йөрүләренә кызыгам. Шул кыр казлары кебек, гелән җәй булып торган урыннарда гына йөрисе килә, алардан аерылып калуыма эчем поша.

Бүген аларның икенче, өченче кәрваннары килә, иртәгә алар да китәләр...

III

Беркөн, иртә үк торып, кояш чыккан вакытта, атларны эзләргә чыккан идем. Юлда Гариф малае очрап: «Сезнең атлар Ак күл буенда йөриләр», – дигәч, туп-туры Ак күл буена киттем. Үләннәр, җир өстендәге камыллар чык белән капланган иде. Чык ярып, күл буена барып җиттем. Чынлап та, безнең атлар күл буенда, эшләрен искә дә төшерми, яшел курпы2 ашап йөриләр иде. Мин баргач, башларын да күтәреп карамадылар.

Мин күлнең матурлыгына карый башладым; тын гына яткан, көзге кебек күлнең өстенә яңа чыгып килгән кояшның нуры төшеп, күл аркылы алтын бөртекләре сибеп ясаган күпер кебек ялтырап торган юл салынган иде. Күлнең бер як читендәрәк балыкчылар, ишкәкләре белән суны шапырдатып, әрле-бирле йөриләр, кичтән салып калдырган нәрәтәләрен карыйлар.

Мин, күл буенда өелеп үскән камышлар янына барып, тирә-якка карана башладым. Шул вакытта «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дигән, ялгыз гына каз тавышын ишеткәч аптырап киттем. Күл буенда да, һавада да казлар төркеме юк. «Бу нинди каз тавышы?.. Бу кайда булырга кирәк?» дип, колак салып тыңлый башладым. Тавыш бик якын, үзем янында торган камыш арасында гына...

Бу нинди эш?..

Камышларны ике якка ярып, тубыкка чаклы суга кердем. Ни күзем белән күрим: камыш арасында, бер канаты белән генә талпынып, бер кыр казы очарга азаплана, ләкин булдыра алмый, туктый; йөгерәм дисә, камышларга эләгеп кала.

Ул, мине күргәч, куркуыннан бар көчен сарыф итеп талпына башлады. Ләкин һәммәсе бушка!.. Күп тә азапланмый, мин аны тотып алдым.

Ул куркуыннан, исән канатын кагып, минем кулымнан ычкынырга тырыша. Мине үзенә дошман дип уйлагандыр инде...

Бу каз, мотлака3, кичә бу күл буена иптәшләре белән хәл җыярга төшеп, шул чакта аңа берәр аучының ядрәсе тигәндер дә, шуннан качып, камыш арасына кергәндер һәм, бер канаты сынганлыктан, үзенең сөекле иптәшләре белән очып китә алмый, алардан аерылып, шушы камыш арасында калгандыр дигән уйга төштем.

Бу вакытта аның иптәшләре, туганнары, диңгез кебек киң, матур һавада очып, кояш нуры астында, рәттән тезелешеп, каңкылдашып, җылы якка китеп бара торганнардыр. Әллә алар да моны исләренә төшерә торганнардыр... Бу мескен каз монда күзләрен мөлдерәтеп, иптәшләренең ерак җирләргә очып китүләрен карап калгандыр...

Мин, шулай уйлап, аны бик кызганып, өйгә алып кайтмакчы булып, сынган канатын авыртмаслык итеп тоттым. Башта ул минем кулымнан ычкынмакчы булып талпынып карады; булдыра алмагач туктады. Тик мин аның башын сыйпарга әйтсәм генә, ул башын яшерергә тырыша иде.

Кулыма казны тотып, атларны җитәкләп, төш алдыннан гына өйгә кайтып кердем.

Озак йөрүем өчен, өйдәгеләр ачулана башлаганнар иде дә, кулымдагы казны күргәч ачуланмадылар. Әти, бер дә уйлап тормый:

– Бу нәрсәне интектереп торганчы суярга кирәк, барыбер эшкә кермәс, – дип, казны суярга кушты.

Әтинең бу сүзләренә минем йөрәгем калтырап китте. Мин суюга каршы төштем:

– Горбәттә4 адашып калган гарип мосафир5 кунакны тот та суй, имеш!.. Бу ни дигән сүз? Мин аны асрыйм! – дидем.

Минем яшьле күз белән әйткән бер сүземнән соң әти дә мескен казны кызганды һәм:

– Ярый алай булса, асрап кара, – диде.

Мин шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Кыр казын шунда ук йорт кошлары өчен ясалган ояга ябып куйдым.

428

Табага су белән икмәк салып, кадерле кунагымның алдына китереп куйдым. Ләкин аның ашау кайгысы юк иде. Ул бик кайгылы рәвештә, бер як почмакка сыгынып, тик кенә тора иде. Кичкә чаклы казым тирәсендә әйләнеп йөрсәм дә, аның ашаганын күрмәдем; солы белән тары сибеп карадым – аларны да ашарга батырчылык итә алмады.

Кояш баер алдыннан, су буенда йөргән бер көтү йорт казлары какылдашып, бик күп эш бетергән кебек, ашарга сорап кайтып керделәр. Аларның тавышларын ишеткәч, кыр казы, дәртләнеп, «Кыйгак!» дип кычкырып җибәрде. Ахры, ул аларны үзенең иптәшләре дип белгәндер. Аның тавышын ишетү белән, безнең кызыл күзле, озын муенлы усал ата казыбыз, канатларын кагып, өзлексез кычкырып, кыр казы торган ояга таба йөгерде. Моның артыннан башка казлар да, әллә нинди зур бер вакыйга булган кебек, дөнья куптарып кычкырыша башладылар. Минем кунак казым боларның бу чаклы тәртипсез кычкырышуларыннан курыкты булса кирәк, бер почмакка сыенды.

Ата каз шулчаклы кызды, әгәр дә ихтыяр бирелгән булса, теге гарип мосафирны талап үтерәчәгендә шик тә юк иде.

Боларның һәммәсе дә каз җенесеннән була торып та, бер-берсенә бу чаклы дошман булуларына исем китте. Ләкин, болар бара торгач дуслашырлар әле, дип, күңелемне юаттым. Шунда да кызыл күзле, тәкәббер ата казга бик нык ачуым килде: «Чит кеше дип, шулчаклы ямьсез кыйлану, шулай әдәпсезлек итү ярый торган эшме соң инде? Үзең шул хәлгә төшсәң нишләр идең?» – дип уйладым.

Кунагым – кыр казының күңелен табар өчен, теге йорт казларын икенче якка куалап җибәрдем. Йорт казлары, ул урынга баргач та, тиз генә тынычлана алмадылар. Ата каз муенын сузып, үзенең гайрәте белән мактанган кебек, кычкырып, канатларын кагып куйды, башка казлар, аның батырлыгы алдында баш игән кебек булып, аңа карап какылдашып куйдылар.

Мин дә эчемнән: «Көчсезләрне рәнҗетмәгез, алай ярамый ул, мин аны яклармын!» – дип уйлап, өйгә кереп киттем.

IV

Мин бүген төндә, гарип кунагымны уйлап, рәтле йоклый алмадым; бигрәк тә аның монда ялгыз калуын, иптәшләреннән аерылу хәсрәтен күрүен уйлап кайгырдым.

Аның иптәшләре хәзер моннан бик еракта, тагын да шундый бер матур күл буенда, күмәкләшеп хәл җыя торганнардыр. Бу мескен монда ялгыз башы тора, гомерендә күрмәгән урында яши... Шуның өстенә аны төрле дошманнардан саклау мәсьүлияте дә бөтенләй минем өстемдә булганга күрә, аңа килгән аз гына күңелсезлек тә минем эчемне пошырачак иде.

Бүген гадәттәгедән иртәрәк тордым. Мин торып тышка чыкканда, йорт казлары ашарга сорап, келәт тирәсендә кычкырынып дөньяны куптаралар иде. Мин чыгу белән, алар мине сырып алдылар. Ләкин мин, аларга әйләнеп тә карамый, үземнең кунагым янына йөгердем.

Мин барганда, ул үзенең шушы тар урында күп көннәр буенча мосафирлыкта калачагын белгән кебек, ояга ияләшеп киткән сымак күренә иде. Мине күргәч, башта тайчынса да, бераз торгач, өйрәнә башлаган кебек күренә башлады. Мин кичтән салган азыкларның беразын ашап, суны да бераз эчкән иде. Моны күргәч, мин бик шатландым, шунда ук табадагы суны алмаштырдым һәм яңадан солы белән тары китереп салдым.

Кунагым башта мин салган азыкларны тартынып кына ашый торган булса да, көннәр үтү белән, акрынлап өйрәнә, салган азыкны шунда ук ашарга керешә башлады; шуның белән бергә ул үзе дә мине үзенә якын күргән кебек була, борынгы кебек, мине күрү белән читкә тайчынмый иде. Чынлап та, аның хәсрәтен уртаклашкан, аның бөтен серенә төшенгән тик мин генә идем. Башка кешеләргә аның барлыгы белән юклыгы, исәнлеге белән сырхавы барыбер иде.

Шулай итеп, безнең көннәр күңелле уза башлады. Ул миңа яхшы ук ияләшеп китте. Мин бу эштән бик шатландым.

Эшләр шулай ару гына барган чакта, күңелсезлек тә булып алды: беркөн шулай үзем мәктәпкә киткән идем. Кайтып керсәм, ни күзем белән күрим! Минем бу мосафирымны кунак өеннән кемдер чыгарган, ата каз аны пыр туздырып куып йөри... Ул мескен кайда керергә белми. Бу эшне күргәч, кунагымны кызгануымнан ике күзем яшь белән тулды. Кулымдагы китапларны тиз генә бер җиргә куеп, кулыма таяк алып, ата казның башына берне кундырып алганымны белми дә калдым. Шулай итеп, кадерле кунагымны дошман кулыннан чак коткарып алдым. Оясына ябып, ашарга, эчәргә куйдым. Ул мескен шушы күңелсез вакыйгадан соң бераз вакытка чаклы боегып торды. Үзенең чит җирдә ялгыз калганын искә төшерде булса кирәк. Тик бара торгач кына, тагын борынгыча тора башлады.

Кыш керер алдыннан, казның сынган канаты яхшы ук төзәлде; сирәкләп булса да, канатын күтәреп, аркасына сала башлады; күрәсең, канат сөяге бөтенләй эштән чыкмагандыр. Бөтенләй сынган булса, бу рәвешле төзәлә алмас иде.

Казның бу рәвешле сәламәтләнгәнен күргәч, бик вә бик шатландым. Бервакыт очып йөрерлек бер хәлгә килер әле дип уйлый башладым.

Кунагым һәрвакыт тар урында торып күңелсезләнә торгандыр дип, көндезләрен үз карамагым астында гына алма бакчасына алып кереп йөретә идем. Ул, бакчага керсә, иркен тын алган кебек була, рәхәтләнеп китә, һавага карап, очарга әйткән кебек дәртләнеп куя. Күрәсең, ул әле һаман үзенең иркен һавада иптәшләре белән очып йөргәнен онытмый, ахры, исеннән чыгара алмый торгандыр...

Безнең бу эшебез кар яуганчы шулай барды. Кар яугач, мал өендә кунагым өчен аерым, үзе генә торырлык урын ясадым. Иртән сабакка киткәнче, төштән соң сабактан кайткач, аның алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп, кунак итә торган идем. Мин аны шулай кыш буенча тәрбия кылдым, кунак иттем.

Аның канаты бөтенләй төзәлде. Ул кайвакытта, ишек алдында казларның кычкырганын ишетсә, башын ныклап күтәрә, дәртләнеп китеп, үзе дә кыйгаклап җибәрә һәм канатларын күтәреп кагынып куя иде. Шуннан мин аның һаман да үзенең туганнарын, иптәшләрен сагынганлыгын сизә идем...

VI

Озын, күңелсез кыш үтте. Карлар эреп, сулар ага башлады. Җир йөзе кояш нурына манчылды. Җылы якка киткән кошлар безнең илгә килә башладылар. Менә бер көн мин, иртән торуга, «Сыерчык килгән дә!..» дигән сүзне ишеттем. Шунда ук урынымнан торып, тәрәзәгә карадым.

Чынлап та, иртәнге кояшка каршы, өй янындагы сыерчык оясы өстендәге чыбыкка бер пар сыерчык кунган: алар канатларын кагып, талпына-талпына сайрыйлар иде. Безне бик сагынып килгәннәр алар. Дәртләре, шатлыклары

эчләренә сыймый: шулай күңелләнеп сайрыйлар...

Көннәр барган саен матурланды. Кырларда карлар бетеп, кара җир өсте яшәрә башлады. Сулар ярларына сыймый агалар. Көз көне җылы якка киткән кошлар, безнең авыл өстеннән үтеп, төн ягына үтәләр. Хәзер минем кунагым булган кыр казы бигрәк дәртләнә башлады. Ул үзе монда йөрсә дә, күңеле әллә кайларда кебек булып кычкыра, шулай итеп, үзенең иптәшләрен көткән кебек була иде.

Менә бер көнне иртәнчәк бик югарыда, еракта кыр казларының «Кыйгак!.. кыйгак!..» дигән тавышлары ишетелә башлады.

Мин, кулымны маңгаема куеп, аяз күккә карадым. Чынлап та, төшлек ягыннан, бик югарыдан, ефәк тасма кебек җилфердәп, кыр казлары төн ягына таба үтеп баралар иде.

Шуларның «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дигән тавышларын ишетү белән, минем кунагым булган кыр казы үзе дә «Кыйгак!.. кыйгак!..» дип кычкырып җибәрде һәм, дәртләнеп китеп, канатларын кага һәм бик җитезлек белән әрле-бирле йөрергә кереште. Бу вакытка чаклы аның һичбер болай ук дәртләнгәне юк иде. Мин аның бу чаклы дәртләнүенә һәм шатлануына аптырап карап тордым.

Шул вакытта аның дәртләнүе тагын да артты. Теге, һавадагы, кыр казлары безнең авыл турысыннан үтеп барганда, ул, артык уйлап та тормый, йөгереп алга таба бераз барды да югары күтәрелеп оча да башлады һәм, теге кыр казларына таба карап очып та китте. Мин гаҗәпсенеп карап тордым да калдым.

Ул, күздән югалганчы, бик моңлы иттереп «Кыйгак!.. кыйгак!..» дип кычкырды.

Аның бу кычкыруы миңа иң соңгы сәламе һәм минем белән исәнләшүе иде. Мин аның тарлыкта, кеше кулы астында яши алмавына, киң дөньяны артык күрүенә хәйран калдым. Ул, шулай итеп, үткән ел аерылып калган иптәшләренә барып кушылды.

Мин бу гарип кунагымны көз булган саен искә төшерәм, аны сагынам; ул миннән мәңге аерылса да, мин аны оныта алмыйм.

Бәлки, ул да мине шулай искә төшереп куя торгандыр.

 

 

1 Ул вакытта хәзерге кебек берничә кешене утыртып, сәгатенә йөз, икешәр йөз чакрым оча торган аэропланнар юк иде әле, әгәр булган булса, мин кыр казларының очуларына кызыкмый, бәлки, аэропланда очарга өйрәнүне уйлаган булыр идем. – М. Гафури искәр.

2 Печән чабып алгач, яңадан үскән үләннәргә курпы диләр. – М. Гафури искәр.

3 Мотлака – һичшиксез.

4 Горбәттә – чит җирдә.

5 Мосафир – юлчы.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар