Логотип «Мәйдан» журналы

Кы­чыт­кан әче­се

Ил­дар яшә­гән урам­га бо­ры­лу­га, иң бе­рен­че Фә­ния апа­лар йор­ты то­ра.

Ми­шәр ягын­нан ки­лен бу­лып тө­шеп, бө­тен го­ме­рен шу­шын­да яшә­сә дә, Фә­ния апа ми­шәр­ле­ген югалт­ма­ды. Ин­де сик­сән­не уз­са да, тө­сен җуй­ма­ган бу кар­чык авыл­ урам­ына бо­рыл­ган һәр ма­ши­на­ны, һәр җәя­ү­ле­не кап­ка тө­бен­дә бе­рен­че кар­шы алып, кит­кән­дә, оза­тып ка­ла иде. Дүрт ба­ла та­бып үс­тер­сә дә, ял­гы­зы яшәп, ял­гыз­лы­гын кап­ка тө­бен­дә уты­рып үт­кә­рде ул.
Үз әни­се үл­гән­нән соң, аңар­да әни­се ча­лым­на­рын кү­рә иде Ил­дар. Ки­е­ме дә әни­се­не­ке ке­бек. Шун­дый ук күл­мәк, аны­кы­на ох­шаш яу­лык. Алай ди­сәң, авыл­да бө­те­не­сен­дә бер­төс­ле ки­ем ин­де. Ә ме­нә хо­лык­ла­ры... Бер-бер­се­нә ох­шаш хо­лык бик си­рәк. Фә­ния апа­да сы­гыл­мый-бө­гел­ми тор­ган нык хо­лык. Оч­кын­нар чә­чеп тор­ган үт­кен тел. Ил­дар аны күб­рәк шул як­ла­ры бе­лән әни­се­нә ох­шат­ты бу­гай. Ул да хо­лык-фи­гы­ле, неч­кә җа­ны бе­лән бу­лыр-бул­мас ми­шә­рең­не егып са­ла тор­ган иде. Шу­ңа да якын бул­ган­дыр. Бер кай­ту­ла­рын­да Фә­ния апа, га­дә­тен­чә, кап­ка тө­бен­дә уты­ра иде. Баш ка­гып исән­ләш­кәч, ха­ты­ны: «Шу­шы апа­ны әни­гә ох­ша­там», – дип куй­ды. Ил­дар­ның бик кү­ңе­ле бул­ды әле­ге сүз­гә.
...Бу шим­бә­дә дә Ил­дар, га­и­лә­сен алып, авыл­га кайт­ты. Ап­рель ае үз өле­ше­нә ти­гән йом­гак­ны чор­нап, май­га юл би­рер­гә хә­зер­лә­неп йөр­гән көн­нәр. Зи­рат ка­ен­на­ры, яшел чел­тәр шәл­лә­рен иң­нә­ре­нә са­лып, карт на­рат­лар ышы­гын­нан ко­яш­ны күз­ли. Кап­ка тө­бен­дә­ге бәп­кә үлән­нә­ре­нә ту­зан ку­нар­га өл­гер­мә­гән, ә тәү­ге яң­гыр бе­рәр ат­на элек бар дөнь­я­ны юып ал­ган иде. Кой­ма бу­ен­да­гы кы­чыт­кан­нар, бу җир­нең ху­җа­сы икән­лек­лә­ре­нә нык ышан­ган хәл­дә, көн­нән-көн юга­ры үр­мә­ли­ләр.
Алар ура­мын­нан да ты­ныч, алар ура­мын­нан да ма­тур урам юк­тыр авыл­да. Исән­лә­шә-кү­ре­шә, уең бе­лән һәр кап­ка са­ен «тук­тап» кай­та­сың. Әнә Ша­кир абый­ның төп­че­ге нин­ди йорт җит­ке­реп куй­ды. Әби­ләр күр­сә, гүр­нә­чә ке­бек, дип тел шарт­ла­тыр иде. Ил­дар мәк­тәп­кә йөр­гән чак­та, кө­зен, төй­мә ка­дәр ге­нә кып-кы­зыл кыр­гый ал­ма бу­лыр иде бак­ча­ла­рын­да. Ко­лач җит­мәс то­поль­ләр, ка­ен­нар. Бер поч­мак­та хәт­та юкә бе­лән имән­гә ка­дәр бар. Шул кыр­гый бак­ча­да, зәң­гәр­гә бу­я­ган шак­тый зур өй­лә­рен­нән дә ал­га чы­гып, ачыл­ма­лы тә­рәз­ле, ма­тур гы­на мун­ча­ла­ры уты­ра. Киң ге­нә, озын, ка­лын идән так­та­сын­нан ясап куй­ган утыр­гыч­та, ук­лау йот­кан­дай төп-төз Ша­кир абый уты­рыр иде. Нык, та­за, ка­лын му­ен­лы; чә­че кы­рып алын­ган, ба­шы­на ка­ра бәр­хет тү­бә­тәй ки­гән, кул­ла­рын тез өс­те­нә сал­ган, кәк­ре баш­лы та­я­гын яны­на сө­яп куй­ган. Ил­дар бел­гән дә­вер­дә, янын­да гел кар­чы­гы Сә­ки­нә апа бу­лыр иде. Нәкъ шу­лай, кәк­рәй­ми-бөк­рәй­ми, шәм ке­бек уты­рыр иде кар­ты янә­шә­сен­дә. Алар ин­де күп­тән, ике­се дә бер ай эчен­дә, кап­ка тө­бен­дә­ге эс­кә­ми­я­дән кү­ре­неп тор­ган «ба­ба­ла­ры йор­ты»­на кү­чен­де­ләр. Ә ни­гез­лә­ре гөр ки­леп яңа­рып, яшә­реп то­ра.
Гөл­фия апа­ның да Са­ма­ты йорт яңар­тып, ви­ног­рад­лар­га ка­дәр үс­те­реп яши. Үзе дә әле ул кыз­лар ке­бек: май да бас­мый, би­ле дә юа­най­мый. Бә­рәң­ге бак­ча­сын өю­не дә баш­ка­лар­га ыша­нып тап­шыр­мый. Би­ер­гә чык­кан кыз­лар ке­бек, яу­лы­гын чө­еп бәй­ли, күл­мәк итә­ген ыш­тан бөр­мә­се­нә кыс­ты­рып куя да, ду ки­те­реп, бак­ча­да эш­ли. Шу­лар­ның бө­те­не­сен са­гы­нып кай­та Ил­дар авыл­га. Әнә, го­мер буе шә­һәр­дә яшә­де­ләр дә, Ми­нәс­гать абый бе­лән Миң­зи­фа апа да мон­да кайт­ты. Әти­лә­ре Гай­фи ба­бай­дан кал­ган өй­не яңар­тып, гөл ит­те­ләр. Хә­зер ба­ла­ла­ры алар яны­на авыл­га кай­тып йө­ри, Ил­дар­лар ке­бек. Алар ке­бек, дип әй­тү бик үк дө­рес тә тү­гел­дер: Ил­дар ту­ган-үс­кән йор­ты­на кай­та, ә Ми­нәс­гать­не­ке­ләр – ата­сы йор­ты­на. Аер­ма бар!
Кап­ка тө­бе­нә кай­тып тук­та­ган­чы, әл­лә ни­ләр уй­лап бе­тер­де Ил­дар. Бу уй ди­гә­нең, тиз­лек ягын­нан те­лә­сә нин­ди «и­но­мар­ка­ның» бо­ры­ны­на чир­тә.
Ма­ши­на­дан тө­шеп, әй­бер­лә­рен ишек тө­бе­нә ки­те­реп ку­ю­га, дүр­те­се дүрт як­ка си­бел­де. Ил­дар, та­вык­ла­рын чы­га­рыр­га, аб­зар­га ке­реп кит­те, ха­ты­ны бак­ча­га та­ба ат­ла­ды. Ә ба­ла­лар­га авыл­да ир­кен­лек – Әди­лә күр­ше кы­зы Ди­а­на яны­на, Бу­лат исә күр­ше­ләр­нең эте Тай­сын яны­на чап­ты. Бу үзе­нә кү­рә бер «раз­вед­ка» гы­на. Өй­гә ке­реп, ки­ем­нәр­не алыш­тыр­ган­нан соң, ашап-эчеп, һәр­кем үз эше­нә то­ты­на.
Язын йорт ти­рә­сен­дә, бак­ча­да эш бе­тә тор­ган тү­гел ин­де. Кыш­тан соң чүп җы­яр­га, ка­зыр­га, тыр­ма­лар­га, тү­тәл ясар­га... Су бу­ен­да­гы тал­лар­дан кил­гән әч­кел­тем кай­ры, үги ана чә­чә­ге, кой­ма бу­ен­да­гы кы­чыт­кан ис­лә­ре баш­лар­ны әй­лән­де­рә.
– Әти, мин бу кип­кән яф­рак­лар­ны, чүп­ләр­не бә­рәң­ге бак­ча­сы­на чы­га­рып ян­дыр­сам, тө­те­не ко­ма­чау­ла­мас­мы икән? – ди­де, баз ку­ы­шы ар­тын­да кай­наш­кан Бу­лат.
– Тук­та, ашык­мый тор. Кич­рәк ян­ды­рыр­сың, – дип, Ил­дар са­рай­га та­ба ат­ла­ды.
Алар бак­ча­да йөр­гән ара­да, кап­ка төп­лә­рен аз гы­на узып, чиш­мә­гә тө­шә тор­ган тык­рык ба­шы­на җи­ңел ма­ши­на ки­леп тук­та­ган икән.
Ил­дар, са­рай­га ба­ра тор­ган җи­рен­нән бо­ры­лып, өй­гә ке­реп кит­те.
– Кем­нәр ул? – ди­де, ишек­тән ке­рә-ке­реш­ли.
– Авыл­ны са­гы­нып кай­ту­чы­лар су бу­е­на, чиш­мә­гә төш­кән­нәр. Ба­ла­чак­ла­рын эз­ләп йө­рү­че­ләр.
Ха­ты­ны, ат­на эчен­дә җы­ел­ган ту­зан­нар­ны сөр­теп, идән юар­га әзер­лә­неп йө­ри иде.
– Ят ма­ши­на күр­гәч, әл­лә без­гә бе­рәр­се кил­де­ме, ди­гән идем, – дип, чы­гар­га бо­рыл­ды Ил­дар.
– Ата-ана­ла­ры үл­гәч, ма­лай бе­лән ки­лен­гә кал­ма­сын, дип, кыз­лар йорт­ны сат­тыр­ды бит. Хә­зер йө­ри­ләр үз­лә­ре, кап­ка как­кан эт ке­бек, күр­ше­дән-күр­ше­гә, бер чиш­мә­дән икен­че­се­нә. Имеш, авыл­ның кы­чыт­ка­нын да са­гы­на­лар...
Гө­ли­я­нең та­вы­шын­да ачу ка­тыш эч­ке бер әр­нү­ле кыз­га­ну ча­гы­лып кит­те.
Ил­дар ха­ты­нын тың­лап бе­тер­мә­де, ишек ал­ды­на чык­ты. Са­рай­га бар­ган­да, урам­да мы­дыр-мы­дыр сөй­ләш­кән та­выш­лар­га ба­шын кү­тәр­де.
– Исән­ме­сез, – ди­де, үс­мер кыз­лар­ның бер­се Ил­дар­ны кү­реп.
– Әй­бәт ке­нә әле, – дип, та­вы­шын кү­тә­реб­рәк җа­вап кай­тар­ды ул. Бик фырт кы­на ки­ен­гән ике ха­ным бе­лән ике җит­кән кыз, Ил­дар бе­лән исән­ләш­кән үс­мер кыз­га ия­реп, баш ка­гып кы­на узып кит­те­ләр. Һәр­бер­се кул­ла­ры­на литр ярым­лы ике­шәр плас­тик ше­шә­дә чиш­мә суы тот­кан. Ха­ным­нар­ның яшь­рә­ге ка­ра күз­лек ки­гән, пульт­ка ба­сып кы­на ма­ши­на­сы­ның ба­гаж­ни­гын ач­ты, җай­лап кы­на ше­шә­ләр­не те­зеп куй­ды­лар. Яшь­ләр арт­ка, ха­ным­нар ал­га утыр­гач, өл­гер­гән чия тө­сен­дә­ге «КИ­А», бәб­кә үлән­нә­ре­нә ак­сыл тө­тен тас­ма­сы су­зып, җай гы­на куз­га­лып кит­те. Ма­ши­на­да ки­тү­че­ләр Фә­ния апа­ны­кы­лар иде.
Ма­ши­на ар­тын­нан су­зыл­ган тө­тен тас­ма­сы­на ура­лып, Ил­дар­ның уй­ла­ры Фә­ния кыз­ла­ры ар­тын­нан кит­те.
...Фә­ния апа­ны мәң­ге­лек­кә ур­наш­ты­рып, өй­гә кайт­кан­да, әни­лә­рен оза­тып кал­ган өч кыз, төп йорт­ның ал­да­гы яз­мы­шын хәл итеп куй­ган иде ин­де. Ара­ла­шып йөр­гән күр­ше Ре­зи­дә­дә ашап-эчеп чык­кан­нан соң, ту­ган-ту­ма­ча, кар­дәш-ыру та­ра­лып бет­те. Ну­ры сүн­гән, ху­җа­би­кә­сен югалт­кан буш өй­нең кап­ка тө­бен­дә дүрт ба­ла – Фә­ния апа­ның өч кы­зы бе­лән бер­дән-бер улы Та­һир, ки­лен-кия­ү­ләр һәм кой­ма бу­е­ның ху­җа­ла­ры – көл­тә-көл­тә кы­чыт­кан­нар гы­на то­рып кал­ды. Җы­еп, юып чы­гар­ган буш өй­гә бе­рәү­нең дә ке­рә­се кил­мә­де.
– Ме­нә, се­ңел­лә­рем, бө­тен­ләй ятим кал­дык. Әй­дә­гез, бе­раз уты­рыйк әле кап­ка тө­бен­дә, – дип, Та­һир се­ңел­лә­ре­нә кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Кыз­лар, бер­сүз­сез абый­ла­ры­на ия­реп, кап­ка тө­бен­дә­ге эс­кә­ми­я­гә утыр­ды­лар.
– Авыл бе­лән бәй­ләп то­ру­чы җеп тә өзел­де, – ди­де дә Хә­ли­мә елап җи­бәр­де.
– Ниш­ләп өзел­сен ди, өй бар бит. Кө­теп то­рыр­га әни бул­ма­са да, әти-әни яшә­гән, без үс­кән шу­шы йорт бар. Ул өз­ми без­не, – дип, Та­һир ту­ган­на­ры­на бо­рыл­ды.
– Җи­де­сен үт­кә­рә­без дә, ке­ше та­бы­лу­га, са­та­быз өй­не, – ди­де Ха­ли­сә уры­нын­нан то­рып һәм кап­ка ба­га­на­сы­на сө­ял­де.
– Ни­чек са­та­быз... са­та­сыз? – дип, ап­ты­рау­дан хәт­та тот­лы­гып куй­ды Та­һир.
– Шу­лай. Кем­гә ки­рәк бу че­реп бет­кән йорт. Олы апа Се­бер­дән мәң­ге мон­да, авыл­га, кай­тып утыр­мый хә­зер. Хә­ли­мә апа кайт­мый. Ми­нем үз йор­тым. Ми­ңа ки­рәк­ми. Кай­на­на үзе бе­лән ка­бе­ре­нә алып кит­мә­де. Өс­те­нә чар­ду­ган итеп тә кор­ма­дык. Си­нең марҗаң мон­да кай­тып уты­ра­мы? Го­мер­дә дә юк. Шу­лай бул­гач, кем­гә ки­рәк? Ишек ал­дын­да кы­чыт­кан үс­те­реп ятар­га­мы? Ба­ба­чы че­ре­ге­нә әй­лә­неп, ярак­сыз­га кал­ган­чы са­тып ко­ты­лыр­га ки­рәк. Аз бул­са да ак­ча­сы бу­лыр.
Ха­ли­сә, ав­то­мат­тан сип­тер­гән ке­бек, тук­тап та тор­мый­ча, тез­де ге­нә. Тын да ал­ма­ды бу­гай. Үзе, бер­тук­тау­сыз, ире әле ге­нә зи­рат­тан алып кай­тып бир­гән, әни­лә­рен гүр­гә иң­дер­гән шад­ра сөл­ге­не бор­гыч­лый иде.
Ике кияү ке­ләт бу­ен­да ни­дер гап­ләш­кән ара­да, ки­лен, юган кер­ләр­не элеп, өй­гә ке­реп кит­те.
– Ай-яй, се­ңе­лем, биг­рәк ос­та сөй­ли­сең син... Ка­ян мо­ның ка­дәр өй­рән­дең? Син­нән олы апаң­нар дәш­ми то­ра. Син алар­дан узып сөй­ли­сең, – ди­де Та­һир, ты­ныч­лык сак­лар­га ты­ры­шып.
– Абый, син ачу­лан­ма ин­де. Яшь бит әле, төк­се­рәк тә ки­леп чык­кан­дыр. Әни­не оза­тып, өй­ләр­не юган­да, шу­лай сөй­ләш­кән идек шул, – ди­де олы­ла­ры Са­ния.
– Ди­мәк, абы­е­гыз бе­лән исәп­лә­шеп то­ру­ны ки­рәк са­на­ма­ды­гыз, – ди­де Та­һир, чын йө­рә­ген­нән рән­җеп. – Мар­җа имеш. Ме­нә хик­мәт нәр­сә­дә икә-ә-ә-ә-н. Кай­тып утыр­ма­сак, кай­тып-ки­теп йө­рер идек. Әнә бит, кы­чыт­кан­ның да үз уры­ны, үз ни­ге­зе бар.
Әчет­те­реп ча­гу­ы­на да игъ­ти­бар ит­ми­чә, Та­һир утыр­гыч чи­тен­дә­ге кы­чыт­кан­нар­ны сый­пап ал­ды. Тик аны җөп­ләп сүз әй­тү­че бул­ма­ды. «Ү­зе­гез те­лә­сә ниш­лә­гез» – ди­гән­дәй, ике кия­ү­нең бер­се дә сүз­гә ка­тыш­ма­ды. Се­ңел­ләр дә, әл­лә авыр хәс­рәт­тән, әл­лә абый­ла­рын­нан уңай­сыз­ла­нып, баш­ла­рын игән ки­леш уты­ра бир­де­ләр. Тоня гына, һа­ман үзе­нә эш та­бып, бер өй­гә, бер тыш­ка йө­ри иде.
– То­ня кайт­ма­сын, дип са­тар­га бул­ды­гыз ин­де алай­са. Кай­тып, әни­не мун­ча­лар керт­кән­дә, пе­ше­реп ашат­кан­да, юып ки­дер­гән­дә сез кай­да иде­гез соң, се­ңел­лә­рем? – дип, Та­һир утыр­ган уры­нын­нан авыр гы­на куз­гал­ды. Ни­дер эз­лә­гән­дәй, баш­та кар­шы­да­гы Ча­гыл тау­га, ан­нан, бо­ры­лып, әле ки­чә ге­нә әни­се бе­лән ба­сып тор­ган кап­ка тө­бе­нә күз таш­ла­ды, озак итеп өй­лә­ре­нә ка­рап тор­ды.
– Са­тып җи­бә­рер­гә бер дә соң бул­мас, се­ңел­ләр. Тор­сын. Җәй­лә­рен шу­лай бер­гә­ләп җы­е­лыр­быз. Үзе­без тә­гә­рәп үс­кән ни­гез-йорт бит. Бер ге­нә дә кыз­га­ныч тү­гел­ме­ни сез­гә? Бер ге­нә дә шу­шы кы­чыт­кан­лы кой­ма бу­ен­да, кап­ка тө­бен­дә­ге әни утыр­ган шу­шы эс­кә­ми­я­гә уты­ра­сы­гыз кил­мәс ди­сез­ме? Шу­шы әчет­тер­гән кы­чыт­кан­нар са­гын­дыр­мас­мы?
Та­һир, те­ләк­тәш­лек кө­теп, Са­ния бе­лән Хә­ли­мә­гә ка­ра­ды. Алар исә: «Ул хәл итә», – ди­гән ке­бек, баш­ла­рын ке­че се­ңел­лә­ре­нә бор­ды­лар.
– Ни­чек ин­де бө­те­не­без­гә бул­сын, абый. Бө­те­не­без­не­ке – ул бит ин­де бе­рәү­не­ке дә тү­гел ди­гән сүз. Аны кем ка­рый? Ярый әни бул­ган­да ка­рап тор­ды йорт­ны, – дип, Ха­ли­сә абый­сын­нан бу­ша­ган урын­га ки­леп утыр­ды.
– Алай­са, үзе­мә яз­ды­рыйк. Йорт элек-элек­тән ир ба­ла­га кал­ган. Кай­тып йө­рер­сез, ку­нак бу­лыр­сыз, – ди­де ул, һа­ман да өме­тен өз­ми­чә.
– Әй­тәм бит, алар­ның То­ня бе­лән йорт­ка ху­җа бу­ла­сы­ла­ры ки­лә, дип! – Ха­ли­сә, си­ке­реп то­рып, апа­ла­ры­на ка­ра­ды.
– Хә­зер, мар­җа­га йорт би­рә­без ди. Тот­сын кап­чы­гын, – дип, ишек ал­ды­на ке­реп кит­те.
Ал­га та­ба сүз кө­рәш­те­рү урын­сыз иде. Та­һир бер сүз дә дәш­мә­де.
– Тук­та­гыз ин­де, күр­ше­ләр­дән оят, әй­дә­гез өй­гә ке­рик, ич­ма­сам, – ди­де Са­ния, яшь­лә­рен сөр­теп.
Ай да үт­мә­де, Фә­ния йор­ты­на Чир­ме­шән ягын­нан өч ба­ла­лы яшь га­и­лә кү­че­неп кил­де. «Из­ге урын буш тор­мый, бер ми­шәр уры­ны­на икен­че­се кү­че­неп кил­де», – дип ел­ма­еш­ты күр­ше­ләр. Га­и­лә­сен алып кил­гән­че, әби­нең «а­ла­ма­ла­рын» ике Ка­мАЗ тө­яп, шә­һәр чүп­ле­ге­нә илт­те Сә­ет. Ан­нан га­и­лә­сен алып кил­де. Бик уң­ган ми­шәр бу­лып чык­ты: яр­ты ел ди­гән­дә, юан-юан на­рат бү­рә­нә­дән әзер бу­ра алып кү­тәр­де.
...Зи­рат ка­ен­на­ры шәл­лә­рен алыш­тыр­ган бер көн­не Бө­гел­мә­дән Та­һир­ны алып кай­тып, Фә­ния кар­чык­тан ике ке­ше аша гы­на ур­наш­ты­рып куй­ды­лар. То­ня­ның, ирен мәң­ге­лек­кә ту­ган ни­ге­зе­нә алып кай­тып, әле яр­ты ел элек ке­нә әни­сен озат­кан кап­ка тө­бен­нән ге­нә бул­са да оза­та­сы ки­лә иде. Ка­ен се­ңел­лә­ре дә, шу­лай эш­лик, ди­сә­ләр дә, То­ня ирен туп-ту­ры зи­рат­ка алып кайт­ты. Чөн­ки, әни­сен җир­ләп кит­кән­дә, Та­һир кат-кат: «А­лай-бо­лай бу­ла кал­сам, ми­не, әзер­ләп, ту­ры­дан зи­рат­ка гы­на алып кай­та­сың», – дип ту­кып кайт­ты. Шу­ңа кү­рә, То­ня ире­нең ту­ган­на­ры ал­дын­да на­чар бул­са бул­ды, Та­һир­ның сү­зен үтә­де.
Зи­рат кап­ка­сы тө­бе­нә оза­тыр­га кил­гән күр­ше-ти­рә ха­тын-кыз­лар­га әзер­ләп кайт­кан сә­да­ка­ла­рын та­рат­ты, мә­чет өчен дип, бер мең­лек­не мул­ла­ның ку­лы­на тот­тыр­ды да, То­ня, тү­бән иел­гән ба­шын кү­тәр­ми­чә ге­нә, ма­ши­на­га ке­реп уты­рып, ки­теп бар­ды.
...Бер­сен­нән бер­се зат­лы­рак өч чит ил ма­ши­на­сы кай­чан­дыр Фә­ния кар­чык яшә­гән йорт кар­шы­на ки­леп тук­та­ды. Са­ния дә, Хә­ли­мә дә ир­лә­ре, ба­ла­ла­ры бе­лән ма­ши­на­дан тө­шеп, ым­сы­нып, ту­ган йорт­ла­ры­на ка­рап тор­ган­да, алар яны­на күр­ше Гөл­фия кар­чык ки­леп бас­ты.
– Эш кө­не бит. Бу ва­кыт­та эш­тә шул алар. Өй­дә чак­ла­ры ту­ры кил­сә, өе­гез­не бер кү­реп чы­гар иде­гез. Ха­ты­ны бик ачык. Кил­гәч тә, йорт­ка дип Коръ­ән укыт­ты­лар. Әби­е­гез­гә дә, әти-әни­е­гез­гә дә, атап, до­га кыл­дырт­ты, – дип, ка­ра­шын ас­тан өс­кә йөр­теп, Фә­ни­я­нең кыз­ла­ры­на ка­ра­ды. – Ма­ши­на­ла­ры­гыз биг­рәк кый­бат­лы кү­ре­нә, әни­е­гез­нең өен сат­кан ак­ча­га ал­ган­сыз­дыр ин­де. Ка­ра, Ха­ли­сә кү­рен­ми, әл­лә кайт­ма­ды­мы?
– Кайт­ты, кайт­ты, Гөл­фия апа. Кай­гыр­ма, – дип, мо­ңа ка­дәр ма­ши­на­сын­нан төш­ми утыр­ган Ха­ли­сә, үз дә­рә­җә­сен бе­леп ке­нә, апа­ла­ры яны­на кил­де.
– И-и-и, мон­да икән­сең. Апаң­нар янын­да кү­рен­мә­гәч, әл­лә абы­ең­ны оза­тыр­га кайт­ма­дың­мы дип то­рам.
Гөл­фия үзе шу­лай ди­де, үзе Ха­ли­сә­гә кү­тә­ре­леп тә ка­ра­ма­ды.
– Өе­гез­не әрәм ит­те­гез шул. Ке­реп, бе­рәр чы­на­як чәй эчеп кит­сәң дә рә­хәт бу­ла бит ул әти-әни йор­тын­да. Ис­лә­ре­нә ка­дәр баш­ка бит ту­ган йорт­ның. Ин­де ме­нә үзем­нең үләр ва­кыт җит­те, шу­лай бул­са да «ә­ни­ләр­гә ба­рам» дип, төп йорт­та­гы ки­лен­гә – Гү­зәл апаң­нар­га ба­рам әле. Әни дә юк, энем дә. Ал­ла­ның рәх­мәт­лә­ре ге­нә яу­сын ки­лен­гә. Ту­ган йорт җы­лы­сы­на җы­лы­нып кай­там. Ка­ра­гыз ин­де, мин дә сүз бе­лән сый­лыйм та­гын. Әй­дә­гез, бе­рәр чы­на­як чәй эчеп чы­гар­сыз. Әй­дә­гез, әй­дә, авыл­га кай­тып чәй дә эч­ми кит­ми­ләр ин­де, – дип, кыз­лар­ны ияр­теп ке­реп кит­те. Алар­га кия­ү­ләр ияр­де.
Яр­ты сә­гать эчен­дә кыз­лар-кия­ү­ләр, күр­ше апа­ла­ры­на рәх­мәт әй­теп, әй­лә­неп тә чык­ты­лар.
Ма­тур ри­ди­кюль­лә­рен тот­кан кыз­лар ма­ши­на­ла­ры­на җай­лап уты­рып бет­кән­дә ге­нә, кап­ка тө­бен­дә ба­сып тор­ган Гөл­фия ике ку­лы бе­лән бот­ла­ры­на ча­бып:
– Ал­лам гы­на икән, тук­та­гыз, тук­та, – дип кыч­кы­рып җи­бәр­де.
Са­ния әле һа­ман ма­ши­на­га утыр­мый­ча, үз­лә­ре­нең өй­лә­ре­нә ка­рап то­ра иде, ки­сәк кыч­кы­рып җи­бәр­гән та­выш­ка «дерт»­ләп куй­ды.
– Тук­та­гыз, тук­та, хә­зер, – ди­де дә, Гөл­фия, ашы­га-ка­ба­ла­на, алъ­яп­кыч ке­сә­сен кап­шар­га то­тын­ды. – Та­һир­ны ишет­кәч тә, оны­тыл­ма­сын дип, ки­чә үк ке­сә­гә са­лып куй­ган идем. Өе­гез­не ал­ган Сә­ет­нең ха­ты­ны бир­гән иде, сез­гә дип. Кле­ен­ка ас­тын­нан ки­леп чык­ты, ди. Мә, Са­ния, ал. Эчен­дә нәр­сә­дер, ачып ка­ра­ма­дым.
Са­ния кал­ты­ран­ган кул­ла­ры бе­лән ур­та­лай бөк­лән­гән дәф­тәр би­тен ач­ты. Ул, әни­се­нең көч­сез бар­мак­ла­ры бе­лән языл­ган язу­га ка­рап тор­ды да, хә­ле ки­теп, ма­ши­на ише­ге­нә ба­рып то­тын­ды. Хә­ли­мә бе­лән Ха­ли­сә, ашы­гып, апа­ла­ры яны­на кил­де­ләр. Са­ния, язу­ны сүз­сез ге­нә се­ңел­лә­ре­нә суз­ды.
«У­лым! Йорт­ны сат­ма, ни­гез­не та­рат­ма. Син – абый ке­ше, кыз­лар син әйт­кән­не тың­лар. Әни­ең».
Өч адым гы­на ара, тик үт­кән­гә юл ябыл­ган. Үт­кән­гә ге­нә­ме, кар­шы­да тор­ган ту­ган йорт­ка юл бик­ле.
Әчет­те­реп ча­га тор­ган кы­чыт­кан­нар исә, бер­ни бул­ма­ган­дай, үз ни­гез­лә­ре­нә үз­лә­ре ху­җа бу­лып, уты­ра би­рә­ләр иде.
 

Рәф­кать ШАҺИЕВ

 

Фото: https://vk.com/albums-138833265?z=photo-138833265_457241463%2Fphotos-138833265

 

 

«Мәйдан» № 4, 2019 ел

 

Комментарийлар