Логотип «Мәйдан» журналы

Күбәләк

Әкълимә әбинең вафат булуына өченче атна киткән иде.

Ялгызы калган Хәкимҗан агай ничәнче көн инде моңсулап йөри. Өенә керсә дә, урамга чыкса да, карчыгын сагынудан кыска ак сакаллы ияк очлары дерелдәп-дерелдәп куя. Тынычлык таба алмаган җаны өзгәләнә, элекке кәефен таба алмый изалана. Менә ул, караватыннан торып, урам якка карады. Рәшәткә баганасы өстенә соры мәчеләре менеп кунаклаган иде. Мәче дә үз сердәшен – Әкълимә әбисен сагына кебек. Бергә узган гомерләрен исәпләп, карчыклар сымак мөкиббән китеп уйга чумган. Ямансу. Күрәмсең, аңа дә рәхәт түгел...
Хәкимҗан карт, алюмин кәстрүлгә су салып, йомырка пешерү хәстәренә керешкән иде. Кинәт ишек ачылып китте. Бусагада, өйгә ямь биреп, бик «зур» кеше, күршедә генә яшәүче оныгы – биш яшьлек Энҗе пәйда булды. Кызчык кара күзләрен ялтыратты, керфекләрен какты Һәм Хәкимҗанга дәште:
– Бабай, бабай! Мин кердем!..
– Әйбәт булган. Бүген кечкенә бәбиегезне карамыйсыңмыни?
– Бәби йоклый.
– Ә-ә, ярар алайса...
Кызчык түргә узды.
– Бабай! Кая китте ул күбәләк? – Моннан бер-ике көн генә элек тәрәзәгә бәрелеп уйнаган күбәләкне соравы иде аның.
– Очып китте.
– Кая?
– Үзе теләгән якка.
– Аның күзе бармы?
– Бар.
– Чынлапмы?
– Чынлап.
– Авызы да бармы?
– Бар.
– Кәнфит тә ашыймы?
– Ашый.
– Уйный дамы?
– Уйный да.
– Кем белән?
– Үзеннән сорарга кирәк инде анысын.
Энҗе, уйланып, керфекләрен какты.
– Кайчан кайта ул күбәләк?
– Белмим шул...
Энҗе кайчандыр күбәләк уйнаган тәрәзәгә карап торды. Аннан бабасы янына килеп басты.
– Бабай! Суыра торган кәнфит кирәк.
– Өегездә юкмыни?
– Өйгә керсәм, чыгармыйлар.
– Тыңламый торгансыңдыр.
Энҗе, нур бөркеп, сары чәчәкле күлмәген бөтереп алды.
– Алар кечкенә бәбине яраталар.
– Ә-ә, сине юкмы?
– Мине әз генә.
– Тынычлан, сине дә яратырлар, тыңламасаң – чыбык эләгер үзеңә.
– Мин барыбер еламыйм...
– Алайса, үскән кыз икәнсең.
– Әйе шул... – Энҗе куанып көлде.
Хәкимҗан кызга шкафтан кәнфит алып бирде:
– Менә сиңа дип күбәләк калдырган...
Өйгә Дарига килеп керде. Ул, ачык елмаеп, каенатасы белән исәнләште дә, кызына ишарәләп:
– Тагын бабасы янына кереп җиткән, – диде.
– Керсен, өй иркен ич. Менә мәче кайткан, мәче белән уйнар.
Дарига Энҗе кулындагы кәнфитне күреп алды.
– Кәнфитне кем бирде?
– Әй, әйтмим әле...
Хәкимҗан белән Дарига көлешеп алдылар.
– Әйдә чыгабыз, бабаеңны туйдырып бетергәнсеңдер инде.
– Күбәләк очып килмәгән бит әле...
– Нинди күбәләк?
– Ак канатлы, менә болай оча торган. – Кызчык кулларын күбәләктәй як-якка җилпеде.
Хәкимҗан эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч, Дарига кызына дәште:
– Әйдә, бәбине тибрәтерсең.
– Мин кечкенә чакта ул мине тибрәтмәде ич.
– Ул чагында бәби юк иде.
– Кайда булган?
– Күбәләк булып очып йөргән.
Энҗе аптырап калды:
– Хәзер күбәләк очып килмиме?
– Ю-юк...
– Килә... Килә бит, бабаем, әйеме?
Хәкимҗан үпкәләргә җыенган Энҗене юатты.
– Килә... килә...
Дарига, янә бер елмаеп, кызына ризасызлык белдерде:
– Әй бытбылдык... Бабаңны туйдырып бетергәнсең инде...
Сүзгә Хәкимҗан кушылды:
– Уйнасын... Хәзер без аның белән йомырка ашыйбыз.
Энҗе, әнисе чыгып киткәч, сорап куйды:
– Бабай! Ак әби кунактан нигә кайтмый? – Бу аның әбисе Әкълимә карчыкны соравы иде.
– Белмим шул...
Өй эче тынып калды. Энҗе тәрәзә янына килде. Тәрәзә яңагындагы кадакта әбисенең тәсбихе эленеп тора иде, аны күреп гаҗәпкә калды.
– Һе-е, әби кунакка мәрҗәнен онытып киткән!..
Карт дәшмәде. Алюмин кәстрүлдә су быгыр-быгыр кайный, кайнар пары йөзгә бөркелә иде. Оныгының сүзләре дә Хәкимҗан йөрәген өтеп-өтеп алды.
– Бабай! Оекбашны кем бәйли хәзер?
– Син бәйләрсең.
– Мин бәйли белмим ич.
– Өйрәнерсең.
– Әбидәнме?
Хәкимҗан карт сүзне бүтәнгә күчерергә кирәклеген уйлап алды.
– Бабай! Әбинең теше тәрәз төбендә онытылып калган, ул хәзер кунакта ничек ашый?
Хәкимҗан тәрәз төбендәге пластмасс тешләргә карап куйды.
– Җимеш белән чәй эчәр...
– Һе-е... – Энҗе гаҗәпсенде.
– Ә без хәзер синең белән йомырка ашарбыз, яме.
Энҗе, ризалашып, башын чайкады.
Хәкимҗан пешкән йомыркаларны салкын суга салып суытты да берсен оныгының кулына тоттырды. Кыз йомырканы рәхмәт әйтеп алды. «Мин урамга чыгам», – дип, ишеккә таба юнәлде...
Өй эче, балаларын очырган кош оясыдай, кабат күңелсез булып калды. Карт, моңаеп, урам як тәрәзәгә текәлде. Багана башында кояш җылысыннан оеп утырган соры мәче турысында бер ак күбәләк әйләнеп-тулганып оча. Энҗе, күбәләкне күрү сөенеченнән, кояш кебек елмайган. Мәче дә канәгать, баш очында тибрәнеп очкан күбәләк назыннан җан рәхәте кичерә кебек. Иркәләнергә теләпме, әллә күбәләккә сәлам бирепме, алгы тәпиләре белән ымсынып-ымсынып куйгандай итә.
Ак яулыклы, көләч йөзле карчыгын күз алдына китергән Хәкимҗан карт ирексездән пышылдап куйды:
– Ак күбәләк булып ул кайткан... Ул кайткан...
 

Нурислам ХӘСӘНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар