Логотип «Мәйдан» журналы

Кичер, кичерә алсаң…

(Эссеның дәвамы)

Башы: http://maydan.tatar/kicher-kichere-alsan-esse/
 
* * *
 
Барый абый безгә кергәндә бик борчылган иде.
– Сүз тыңлап колхозга тырма ремонтларга тотынган идем, материал бетте. Биби карчыкның комганын ямап ята идем, партоешма Бәкер килеп керде, салмыш. Комганны алып атып, Биби апаны рәнҗетте. Ә Биби апаның ире дә, бердәнбер малае да сугышта югалганын белми, хайван. Чүкеч белән башына бирим мәллә, дигән идем дә, ярар, тирес белән тирес булганчы, дип калдырдым. Ләкин, Хөснурый, белеп тор, кабат колхоз эшенә чыкмыйм. Пенсиям җиткән, кешене эткә саныйлар, ничекләр эшлисең?
Шуннан соң колхоз рәисе Сафин да, авыл советы рәисе Вәлишин да чакырып карадылар. Районнан милиция машинасы китереп, унбиш тәүлеккә утыртабыз, дип алып та киттеләр. Утыртмадылар ветеранны, тынычлыкта калдырдылар. Ә алачык чын хуҗасын югалтты.
Ирләр кич утырырга Әхмәт өенә җыел­ганда, Барый абый алачыгын сагынып сөйләр иде:
– Алачыкта эшләми башлаганга күп ел­ар үтсә дә, төкергән чакта һаман карасы килә, – дип ычкындырды. Моны тыңлап торган Фазлыяхмәт абый:
– Шулай, Барый, шулай, менә минем дә тракторны ташлаганга җиде ел, бер көнне кикергән идем, егерме икеле ачкыч килде дә чыкты.
–  Үләм, булмас, беттем-беттем! – ди Барый абый, – дөрес түгелдер, ялганлыйсыңдыр.
– Эшләмичә булмый, Барый кәкә, – ди Фазлыяхмәт абый, – менә без кем өендә утырабыз? Әхмәт абый өендә. Кулак дип авылдан сөрелгән игенче өендә. Синең атаң да әздән генә эләкмәде ул исемлеккә. Чөнки бик тырыш кеше, хуҗалыгы нык иде. Галәветдинов Кәрам абый колхоз умарталыгына эшкә куйдырып алып кал­ды, аның абыйсы колхоз рәисе. Менә Әхмәт абый, йөзләп йортны көл иткән ян­гыннан соң, су буенда кирпеч суга башлады. Ат белән дә таптатты, үзе дә, бала­лары да таптады. Ике ел рәттән кирпеч суктылар. Ай-яй тырыш кеше иде. Чәчү чорында чабатасын салып йокламый да. Чабатасыннан уҗым үсеп чыга икән. Иртә белән басуга киткәнен ишетеп кеше иярмәсен өчен, атның тоягына чүпрәк бәйләгән. Элек без дә каты эшләдек, хәзер бит, – дип кул селти Фазлыяхмәт абый, – сөйләшергә булсын, ул чакта җитәкчегә бер каршы сүз әйтсәң, камчы белән ярды, бигрәк тә авыл советы рәисләре усал иде. Әхмәт абыйлар кирпечне үзләре ташыдылар, үзләре салдылар. Кирмәндә беренче кирпеч өй калыкты. Безгә кызык, эшләгәннәрен карап торабыз. Балаларын кызгана идек, ай, авырга туры килде анар­га. Салып бетерделәр, түшәм-сайгак җәйделәр, туфракса салдылар. Әхмәт карт мулла чакыртып коръән чыгарткан. Туган-тумачасын чакырып, чәй эчерткән һәм шунда: «Бөтен авыл янганда да, чәй эчеп, түшәмгә төкереп ятарлык булды бу!» – дип ычкындырган, изгелеге булсын, димәгән. Куанычын күрә алмады Әхмәт карт, раскулачивать иттеләр. Янәсе, кирпеч өе бар. Ә бер кешене яллап эшләтмәде, үз балалары чирләшкәгә әйлә­неп бетте. Тора Әхмәт абыйның истәлеге, – дип кызыл кирпеч стенага сугып куя Фазлыяхмәт абый. – Берәр дурагы җимермәсә, мәңге торачак. Менә шулай, Барый кәкә, безнең эшләгәннәрнең игелеге булса иде.
Бүген Барый абый белән Фазлыяхмәт абый көне икән, Фазлыяхмәт абый туктауга, Барый абый элеп алды:
– Малай чакта Бурсык елгасына бара идем. Елгада үскән шомыртларның очлары бер-берсенә тиеп, чатыр хасил итә. Һәм мин ямь-яшел бүлмә эченнән барам. Ул сандугачлар, ул карлыгачлар, дигәндәй, өзәләр инде үзәкне. Елга тирән, шомландыра, мәңге кояш төшми торган җирләре бар. Елганың ике ягында да урман. Тырысымны тотып, елга янындагы бер аланга килеп чыктым. Күз күрмәгән күбәләкләр оча. Колак ишетмәгән кошлар сай­рый. Оҗмах инде менә! Җиләге дә. Тукай язганча, «Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк...» Тырыс та тулды. Ипи белән җиләк ашагач, тамак та туйды, күз туймады, һаман алан эченә керәм, килә бер шар тәгәрәп, ак төс бар, карасы бар, тагын әллә ниндиләре. Еланнар??? Ничек тырысны ташлаганмындыр, хәтерләмим. Аръякка кадәр чаптым. Бу аларның яра­тышкан чаклары булган икән.
– Булыр, – диде Фазлыяхмәт абый. – Менә Күкәр Нигъмәте өенә салып кайткан да, аждаһа күреп, аңын югалткан. Курыкканга куш күренә ул. Иртә белән бер күзен генә ачып караган икән, каршысында хатыны Сара басып тора, ди.
– Менә ярату дигәннән әйтүем, – дип, Барый абыйга ялгап алып китә Фазлыяхмәт абый. – Тракторда эшләп йөргән чак, шушы Бүдәнә Салихы белән икәү, төнгә эшкә барырга чыксам, Хания апаңның кәҗәләре минем алмагачларны кимергән. Иң башта кәҗәләрне кыйнадым, аннан Ханиянең суганнарын йолкып урамга аттым. Ярсып кереп Хания апагызга эләктердем, малайларга да өлеш чыкты, әнигә дә үпкә сүзе ычкындырдым. Хатын елый, балалар елый, әни елый, мин елыйм, һич аерылышып китеп булмый бит. Ханиядән үчне менә болай алдым. Уралга малайлар янына кунакка барабыз, чемодан тулы ит. Килеп төштек автобус­тан вокзалга. «Тот, Хания гөлкәем, чемоданны», – дим. Утырабыз поездга. «Тот, Хания гөлкәем, чемоданны», – дим. Алмагачлары шәп иде шул аның, яңардылар да. Шәрә кәүсәләрен күреп, үлдем дә киттем инде менә теге көнне. Аннан, Барый кәкә, болай булды әле. Минем күршедә Тәхиятулла яши бит. Ул шайтан бик яшь, бик тырыш. Мин йокыдан торганчы бер уфалла печән апкайта, мин тегеләй-болай килгәнче, икенчесен. Хания апаң күрә, колакка өрә. Шактый түздем. Эндәшмим, чөнки Ханияне безелдәүдән тыеп була, Тәхиятулланы туктатып булмый. Сиңа да үпкә зур, Барыйҗан, чөнки Тәхиятуллада син төзәтеп-көйләп биргән уфалла, артык хутлы йөри. Беркөнне чыктым Тәхиятулла каршына. Мәйтәм: «Энем, – дим, – син ни өчен печәнне безнең турыдан ташыйсың? – дим. – Менә сиңа кызыккан балтаң, түлке, әнә, Мансурлар чатыннан йөр. Ягъни мәсәлән, Кантур тавыннан, һәм дә Хания апаңа күренмә. Гомерең эт эчәгесе печәне ташып үтсен!» Шулай гына тынычландым. Менә синең ул яктан тыныч, кәкә, өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?
– Ул маймыллар белән азапланганчы, – ди Барый абый, – аяклы казалар.
– Әле Ишан Мәликәсе янына Арташка төшеп йөрисең, дип ишеттем.
– Кит аннан, ул карт бит, – ди Барый абый.
Ә, сиңа кызлар кирәк бит әле, онытып җибәргәнмен. Картайгач та кызлар дип әйтәбез инде анысы, – дип елмая Фазлыяхмәт абый. – Картлыгы бар, шуны онытма, кем кулына каласың? Менә мине күмәргә балалар бар бит. Ә сине?
Фазлыяхмәт абый, торып, ишеккә юнәлә, бүтәннәр дә кузгала, кич утыру шуның белән тәмам. Өйдә Барый абый белән икәү генә калабыз, ул Фазлыяхмәт абыйның сүзен хупламыйча озак утырды. Аннары, авыр гына көрсенеп, ишеккә таба юнәлә. Күзләрендәге йолдызлар сүнгән...
 
* * *
 
Барый абый консерва ярата. Бәлки, аш пешерергә иренәдер, әллә авылдашларга булышып йөреп, вакыты да калмыйдыр. Ташыды гына кибеттән консерваны, җае чыккан саен мактый иде. Бу, бәлки, үзен ышандыру өчен кирәк булгандыр.
Барый абый соңгы елларда акча җыя башлады. «Картлык көнемә», – ди иде.
Аның ул гадәтен Вәгыйз абый гаепкә алды:
– Барый дурак ул, үзе үлә, акчасы этләргә кала. Ә Вәгыйз абый акчасы булганда тар урамнарны киң итеп яшәп ала, өеннән дус­лар өзелми. Тәрәзәдән җыр агыла:
Уфа юллары пыяла,
Таш булса, таймас иде.
Яна минем йөрәккәем,
Син булсаң, янмас иде.
Бу Вагыйз абыйның яраткан җыры. Ул да булмый, түрдәге тәрәзә шалт итеп ике якка ачылып китә. Аннан Вагыйз абыйның башы атылып чыга:
–  Нихәлләрдә, күрше? – ди ул, мине күреп. – Кая барыш? Ә, будь здоров! Мин Гитлерның үкчәсенә буфер белән бәрдереп, Берлинга кергән чакта, – дип җибәрә ул, – бу авылда Берлинга бер мин генә кергәнне беләсеңме син? Герман! Ну, ярар, счастливый путь! – дип тәрәзәне ничек шапылдатып ачкан булса, шулай шапылдатып яба.
Икенче кеше үтеп барганда тагын шул ук күренеш кабатлана:
– Счастливый путь!
Безнең авылда Вагыйз абыйның гына ике кушаматы бар. Берсе – Герман, чөнки бу – аның яраткан сүгенү сүзе. Икенчесе соңгы елларда гына тагылды, анысы – Күкеле сәгать. Әйе, шул. Нәкъ тәрәзәсе шалт итеп ачылып, аннан ялт итеп Вагыйз абый башы атылып чыкканга, авылдашлары таккан кушамат. Авыл тарихында булмаган байлык, бер кешегә ике кушамат.
Эчмәгән, сүгенмәгән Барый белән Вагыйз гомер буе сүзгә килде. Әмма үзе акча сорап керде. Барый абый безгә килгәч:
– Теге юләр тагын керде, Хөснурый, шактый бирәчәге бар, тагын акча сорый, бирмәдем. Җанга тиде. Бирмәкче идем инде берәрне, тирес белән тирес булмыйм, дидем...
Үз гомерендә фашисттан башка бер җанварны да рәнҗетмәгән Барый абый кешегә сугамы соң инде? Ышанмагыз, аның сөйләшүе генә шулай.
Ә Вагыйз абыйга бераз кирәк иде. Барый абыйдан чыккач, әллә нәрсәләр кычкыра:
– Акча жәлләп, бер катасың әле син. Ул консерваңны ашап, бер кадалмаса, бер кадалыр тамак төбеңә кылчык.
Барый абый бер стаканнан артык аракы эчмәде. Ә өендә һәрвакыт аракы тотар иде. Ул фронтовик дуслары Масупа Ибраен, Сәмигулла абыйларны кунак итә. Тәмләп гәпләшеп утыралар, фронтта, яшь чакта булган хәлләрен иркенләп сөйләшәләр. Сөйләшәләр дигәннән, Ибраһим абый бер­кемгә дә сөйләргә ирек бирми. Чөнки ул өендә үк әйбәт кенә чеметеп килә.
Нинди чәүчәләк, холыксыз Сәмигулла абый да аның гадәтен белә, сүз әйтәм дип авызын ачмый, чөнки бу омтылыш мәңге тормышка ашмаячак.
– Хәтерлисеңме теге Хөснетдин бабайларның Бакырчы чишмәсе юлында күмер яндырганнарын? – дип сорый ул Барый абыйдан. Үзе дә сөйләшергә ярата торган Барый абый авызын ачмакчы гына була, Ибрай абый:
– Тукта, сүзеңне онытма, мин сөйләп бетергәч, әйтерсең, – дип элеп алып китә. – Менә шул күмер базына ташыдым бит утынны. Ә кемнәр белән икәнен беләсеңме?
Барый абый нидер әйтмәкче булып урынында кыбырсып куя, ләкин юкка гы­на, чөнки Ибраһим абый яңадан:
– Тукта, онытма сүзеңне, мин сөйләп бетергәч әйтерсең, – ди һәм ике-өч сәгать шулай иркенләп сөйләшкәннән соң, капкадан чыгып барганда да, Ибраһим абыйның сүзе шул була: «Тукта, сүзеңне онытма...»
– Уф! – дип куя капканы япкач Барый абый. – Бу Масупа шайтан, бер сөйләшергә ирек бирми, ә югыйсә әллә нәрсәләр искә төшкән иде...
Ул «нәрсәләрне» миңа сөйли, эчен бушата. Юкса, көне буе өйдә берүзе бит.
– Менә безнең Мөхлис Себердә жуликлар белән йөри бит, энекәш. Инде хат та язып карадым, кайт исән чакта, дидем – тыңламый. Үз башына шаша бу, менә күрерсең. Туган бит, бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта. Нургаян булдырды анысы, беренче класслы шофер, авылда андый шофер юк, почти механик бит инде ул, шулай бит, кәкә? Машинаны Гаяз абыйдан ким белми. Кичкене дә бетерде, институтка да барып керде, гаилә ишле бит, ташлап кайтты. Ярар, нәрсәгә инде ул шоферга институт, дигән була. Мин ри­за түгел, энекәш, нәселдә югары белем алган беренче кеше буласы иде. Җитмәсә, авыл хуҗалыгы институты. Авылда кем югары белемле? Берничә укытучы да теге парторг инде. Ә безнең Нургаян акыллы бит ул, менә дигән инженер-механик чыгар иде, бәлки персидәтел дә булыр иде. Акча бирәм дидем, тыңламады, дуңгыз малай. Әнә хәзер персидәтел белән сүзгә килгән дә Смоленскига китәргә йөри. Таба алмыйлар Нургаян кебек шоферны. Кем халыкны туйдырыр? Ә бит энекәшнең гаиләсе ишле, анда күпме эшче үсәчәк иде. Сагынырлар әле, хөкүмәт дөрес эшләми. Төпсез чуманга утырасылары алда әле. Нурҗидәсе, их Нурҗидәсе! – диде дә Барый абый кабат дәвам итмәде.
Искиткеч чибәр Нурҗидә апа, урыска кияүгә чыгып, безнең районда яшәсә дә, абыйсы аны югалганга саный мәллә?
– Бәдәр апа балага батты. Мөгътәс җизни белән сигезне үстереп яталар, тормышлары авыр. Себергә ялланып китәргә җыеналар. Тагын китә колхоздан ун кеше. Гәндәлифнең дә рәтле тормышы булмады, шул бәндәгә чыкты да. Рәшәткәдән рәшәткәгә йөрде, шунда башы да бетте. Малай белән кыз үстереп ята, мескен. Мин булышкан булам да, балаларга ата кирәк. Күзгә мөлдерәп карап торалар. Безнең якка тартканнар, каракайлар, чибәрләр. Бригада эшенә сәнәк күтәреп йөреп каенанасын, ике баласын, үзен туйдыру авыр шул Гандәлифкә, – дип офтана Барый абый.
Көннәрдән бер көнне авылга Мөхлис абый кайтып керде, ике аяк та бот төбеннән киселгән. Бөтен авыл аны кызганып елады, белмиләр бит аның жуликлыкта йөргәнен. Туганнары, яшьтәшләре өйдән-өйгә йөртеп, кунак иттеләр. Аракыны сыер урынына эчте Мөхлис, сүгенде, тәлинкәләрне ватты, үзен тәрбияләп торучы абыйсына пычак чыгарды. Малай, кешелектән чыгып, аяк салындырып утырган иде инде. Җәй буе абыйсын аракы тап­тырып җәфалаганнан соң, Мөхлис Себергә китеп барды. «Вагонга утыртканда, күзеннән ике тамчы яшь тамды», – дип сөйләде Барый абый.
Берничә айдан Мөхлис абыйның үле хәбәре килде.
– Их, Мөхлис энем, – диде Барый абый, аның тавышында ачы хәсрәт, кара кайгы иде.
 
* * *
 
Барый абый кичке мәктәпкә укырга керде, шундый дәрт белән тотынды, калын дәфтәрләр алды, дәреслекләр җыйды. Барысын да безгә алып килеп күрсәтте. Әнинең: «Шулай, шулай», – дип торып теле арыды.
Ул зачетларда да «4»ле «5»леләр ала. Безгә тулы бер дәреснең барышын сөйләп бирә. Тормыш тәҗрибәсе булу аңа күп нәрсәне җиңел аңларга ярдәм иткәндер.
– Теге яшелләр, – дип җибәрә ул яңарак сигезне бетергән яшьләр турында, – күзләрен тәгәрәтеп утыралар, ә мин моннан утыз ел элек җидене бетерсәм дә хәтерлим. Укытучылар әйбәт укыткан булганнар, шуны аңлау өчен мин ахмакка утыз ел кирәк булды.
Әле болай укып барсам, институтына да керәм мин аның. Алла теләсә, шулай бит, Хөснурый, – дип көлеп куя. – Немец телен фронтта өйрәндем, чит телдән им­тихан биргәндә, ышаныч бар. Өч ел үтә дә китә ул, шулай бит, Хөснурый?
Әнинең савыт-саба юган җирдән:
– Шулай, шулай, – дигән тавышы ишетелә. Ул безнең өй китапханәсеннән китаплар ала башлады. Укый да эчтәлеген сөйли.
–  Таһир белән Зөһрә, Йосыф белән Зөләйха алай ук булмаганнардыр ла инде ул! – дип гаҗәпләнү белдерә. Бигрәк тә кызлары бүтән кешегә кияүгә чыкканга үзенә кул салган егетләргә:
– Җүләр тәре, кызлар беткәнмени ул? – дип куя. Ә шулай да мәхәббәт турында сөйләшкәндә, Барый абыйның эчендә олы бер лампочка кабына. Аның йөзләре аллана, күзләреннән очкыннар сибелә, колаклары ут яна, кул хәрәкәтләре ешая, матур итеп көлә, сөйләшүендә ягымлылык көчәя.
Аның күз карашлары әле беребезне, әле икенчебезне кочаклап ала, ахырдан үзе сөйләгәнгә каршы килеп:
– Дөрес түгелдер лә ул, Хөснурый, ышанмыйм. Шулай бит? – ди.
Ә әнинең мәхәббәткә карашы бер төрле:
– Дөрес, Барый, дөрес.
Мондый җавапны ишеткән Барый абый моңсуланып кала һәм сүзне икенчегә бора.
Өч ел сизелми дә үтте. Барый абый, имтиханнарын «дүрт»кә, «биш»кә тапшырып, аттестат алды. Имтиханнарда нәрсәләр булганын сөйләп торгач, без дә имтихан тапшырдык, аттестат алдык.
Авыл советы секретаре булып эшләүче әни дә кичке мәктәпкә укырга керде, өч елдан урта белем турында таныклык алды. Ә илленең теге ягына чыккан Барый абый, өйне ялгыз ташлап китеп булмый, дип, институтка имтихан тапшырырга бармады. Барган булса, керә иде.
Минем университетта гарәп теле өйрәнгәнемне белеп, гарәпчә өйрәнә башлады. Кич белән килгәч, гарәпчә сүзләр әйтеп, аларның бүгенге телебездә шулай күп булуына шакката иде.
– Барый абый, укыган булсаң, синнән менә дигән илче, тәрҗемәче чыккан булыр иде, – дип үсендереп җибәргәндә, сабый бала кебек сөенә. Беркатлылыгы аның бәхете һәм бәхетсезлеге иде.
Ул ялганлауны, кешегә яраклашуны белмәде.
– Шуны да белмәгәч, надан бит инде син, Гафиятулла, – ди иде ул кызу канлы күршегә. Бүтәннәр хуҗаның наданлыгын искәрми, шулай, шулай, дип җөпләп утыралар. Ә Барый абый шартларга җиткән Гафиятулланың ни өчен надан икәнен дә җепкенләп аңлатып бирә, чөнки нәселләре белән надан булганнар, өйләрендә Тукай китабы да юк, әле балалары да надан булмагае.
Шушы аңлатудан соң зиһене арткан Гафиятулла абый аны өеннән куып чыгара.
– Шыр җүләр бу Гафиятулла, – ди Барый абый, – холыксыз, хатыны белән балаларына да рәт юк, өйдән куа да чыгара, аек вакытта булмаган акыл эчкәч каян килсен! Сандалга салып кына чүки торган булсын иде дә, мин аны чүкеп бирер идем.
Кешеләр баедылар: мотоцикллар, теле­визорлар, машиналар алдылар. Барый абыйда да үзгәрешләр бар. Өендә «Рассвет» телевизоры пәйда булды. Өй алларына, мунчага кырыклы лампочка куйса да, телевизор алган токка вакланмады. Тәрәзәсеннән зәңгәр ут яктысы урамга сибелә. Соңга таба ул сәяси мәсьәләләр буенча бәхәсләшә башлады. АКШның илле штатының да исемен белә.
– Хәтта син дә ул кадәр үк белмисең бит, кәкә, – дип, зур канәгатьләнү белән көлә. Англиянең мәйданы күпме дә, хал­кы күпме? Яки Мозамбикның, Мексиканың дәүләт җитәкчесе безнең авылда кемгә охшаган? Ул аларны чатлатып әйтә дә бирә. Мин ул әйткән охшашлыкка шаккатып көлеп җибәрәм.
Барый абый велосипед алды. Тәгәрмәч калайлары никельле, ялт-йолт итеп тора. Кибеттән күтәреп алып төште дә яңадан сүтеп җыйды.
– Подшипникларын җүнләп майламаганнар, – дип мыгырданды ул, – ярый әле сүтеп карадым.
Шул көннән соң карчык-корчыкларның койма-киртәсен төзәтергә велосипеды белән йөри башлады. Безнең турыдан уза, челтер итеп көмеш кыңгырау чылтырый, берәр кеше күрендеме – челтер, монысы инде сәлам, исәнмесез, дигән сүз. Мәче йә казлар очрыймы – челтер, күр, тапталма, дигән сүз. Персидәтел Сафин очрыймы – койрыгымны тоттың, милициягә дә чакыр­тып карадың, ә парторгка – син җүләр, дигән сүз. Әмма кыңгырауның тавышы төрлечә яңгырый. Велосипед Барый абыйның эшен күпкә җиңеләйтте. Тегендә-монда выж гына итеп барып кайта. Кешегә аксаклыгы да күренми. Әле кызлар итек ки­гәнен абайламый да каладыр. Яралы аягы туңганга ул байтак еллар инде галуш ки­дергән киез итек белән йөри.
Бөтен эш коралларының багажникта үз урыны бар. Балта, чүкеч, бәләкәй пычкы, кадак суыргычы бер тирәгә, ике куллы пычкы рамга, утыргыч артына ук струк, рульгә ышкы, кирәк булганда багажникта фуганок, калун, кувалда кебек эш кораллары бәйләнә, һәрберсе киндергә төрелгән, сәпиднең буявын кырырлык түгел. Ә сәпид ялтырап тора, бер тузан бөртеге, бер тамчы май табы күрмәссең. Абзый аны әнисе сабыен юган кебек чистарта, сөртә. Майлый, бора, көйли һәм соңга таба аның белән сөйләшә үк башлады.
Сәпидне саклауга килгәндә, Барый абыйны уздыручы юк. Кибет янында кы­зулый да, ике чат педальне әйләндермичә төшә, велосипедның тизлеге өе янында бетмәгәч, Исхак абыйлар яныннан олы түгәрәк биреп, капка төбенә килеп туктый.
– Тормызы бетә, кәкә, тормызы бетә, шуңа саклыйм.
Бурсык урманына китә, таудан велоси­педын тотып төшә, икенче якка этеп менә. Әйберне ватып, җимереп, изеп яшәгән авылдашларның моңа да теле тими калмый. Саранлыкта гаепләделәр, исәргә са­надылар.
Ни өчен шулай мәрхәмәтсез икән бу кешеләр? Ул бит гомере буе аларга хезмәт итте, алачыкта әйберләр ясады, каралты-кураларын төзәтте, түбәләрен япты. Бер гөлне, кошны, кешене рәнҗетмәде, ә аның сәпиден саклап тотуы да кемнеңдер эчен пошыра, бавырына тия.
Гомер буе ике куллы пычкы белән үзе генә утын кискән абзый өчен урманда утын турау авыр түгел иде. Урманчылыкка барып акча түли дә трактор белән алып кайта. Атна буе шуңа сөенеп, очып йөри, үзе кисә, яра, матур итеп өя дә миңа күрсәтә.
– Бетә Әгъзамнарның велосипеды, карамыйлар, – ди ул, – ә минеке чыдый әле, тагын ун елны эһ тә итми.
Сәпиден мендәргә салып йоклатса да гаҗәпләнмәс идем. Мәчесен дә бик яратты, аның белән сөйләшүләрен тыңлап торсаң, исең китәр. Ул безнең Юлдашны якын күрде, кызганды. Этебез өч аяклы, әллә капкынга эләкте, әллә аттылар мескенкәйгә.
Өстерәлеп кайткан аягын үзе чәйнәп өзде, шешенгән аягы аны теге дөньяга алып китүен сизенгәндер, бичаракай. Ул мине иске мәктәп капкасына кадәр озатып куяр, дәресләр беткәч, көтеп торыр иде. Расписаниене яттан белә, минутка минут килеп баса. Алдан кайткан көнне өйдә каршылый һәм, ачуланма инде, ди­гәндәй, кырыйга карый.
– Билләһи, Вагыйздән акыллы бу, теле генә юк, – дип көлә Барый абый. – Бу бит әйтмичә дә аңлый, ә теге әйтсәң дә аңламый.
Сөя-иркәли этне, бүтән кешене якын җибәрми торган маэмай абзыйның олы, изге җанын авылдашларга караганда тизрәк аңлаган, күрәсең. Уйнап өрә, җиңнәреннән тарта, аяк араларыннан йөри, муеннарын кашыта, кулларын бирә, тезләренә башын салып, күзләре­нә карап ята.
Үрдерергә бәрәңге чыгару әле безнең истә дә юк, ә Барый абый инде күптән чыгарган.
– Соңга каласыз, вакыт бит инде. Мин бер атнадан утыртам.
Җир чыгып, әз генә кипшерүгә, ул бә­рәңге бакчасын казый башлый һәм утырта. Бакча эшенә беркемне ярдәмгә чакырмый, чөнки бу эшне кешегә ышанмый. Безнең бакчаны сукаларга трактор кергәндә, аның бәрәңгеләре инде тишелгән була.
– Уңыш булачак, Алла боерса, бәрәңге яфрагының төсеннән билгеле: көчле ор­лык куе яшел төстә сабак җибәрә.
Бәрәңгене үзе китмәнли, төпләрен үзе өя. Мин аның эшләгәнен карап торам. Көрәкне сакланып кына бәрәңге төбенә батыра, тамырын кисүдән курка.
Бәрәңге алганда:
– Чыга бит, Рафаил, шулай бит, болай булгач яшибез. Менә бу төптән ничәү чыга микән, менә бу төптән?
Мин бәрәңге сабагын чабарга керешәм, Барый абый тальянда сыздырып җибәрә. Бу инде: «Мин бәрәңгене алып бетердем, Хөснурый, мин бәрәңгене алып бетердем, авылдашлар, мин бәрәңгенең эшен бетердем, дөнья», – дип аның аваз салуы.
Ул моңлы көйләр генә уйный, көйләре бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш. Ләкин аңа үзәк өзгеч моң каян килә? Авылда гармунчылар күп. Араларында аның кебек сугыш уты кичкән, яраланган, гарипләнгәннәре дә бар. Минегаяз, Ибраһим, Гарифулла, Гафиятулла абыйлар – алар да уйный, шәп уйныйлар, ләкин аларның гармуннарыннан сагыш үксеми, җан өзгәләнми. Бу әллә аның унҗиде яшьтән үлем авызына барып керүеннәнме? Әллә әнисен, абыйсын, энесен, сеңлесен югалтуданмы? Озак еллар буе берьялгызы яшәү фаҗигасеме? Мин моңа җавап таба алмыйм.
Икенче көнне, бер чиләк бәрәңге тотып, безгә килеп керә. Күчтәнәч итеп китергән, әмерхан бәрәңгесе.
Бүтән төрле ризык әзерләргә җыенган әни казанга бәрәңге сала.
– Чиле-пешле килеш ал, Хөснурый, юкса изелә дә бетә, – ди Барый абый.
Бәрәңгесе искиткеч тәмле, телеңне йотарсың!
Әни белән итагатьле итеп саубуллашкач, ул ишеккә юнәлә:
– Ярар, исән-сау яшәгез, туганнар, – ди. Без аңа туган булмасак та, соңгы елларда гел шушы сүзләрне әйтә башлады. Әллә туганнарын юксына, әллә безне якын итә. Мөгаен, соңгысыдыр. Безнең белән сеңлесе Гандәлифкә караганда да күбрәк аралаша.
Мин аны капка төбенә кадәр озата чы­гам. Күк йөзенә күз салабыз. Кесәсеннән чылбырлы сәгатен ала.
– Нинди якты кич, – ди ул, – сәгатьнең секундлык теле йөргәне дә күренеп тора.
– Гомер үтә, энекәш, ялгыз яшәп булмас, бер ана маймыл алып кайтмый булмас, – дип көлеп җибәрә. – Мин кешедән Киммени: егәр бар, каралты-кура нык, акча юнәттем. Ярар, сау бул, энекәш, матур утырдык, рәхмәт.
 
* * *
Һәр яңа җитәкче, авыл халкын юмалап кулга алу өчен, бер яңалык алып килә. Бу персидәтел белән дә шулай булды. Ул урам концертлары куюны күтәрде. Баш­та югары очлар куйды. Әйбәт чыгышла­ры бар. Ул Шәһәр Рәфәгатенең җырлавы үзе генә дә ни тора! Аннан концерт бирде Яке урамнары, алар да тырышты.
Сценарий язу, концерт оештыру миңа калды. Туган авылның бөтен тарихын ча­гылдырган шигъри сценарий язылды. Җырчылар күп, тальянчылар бар, ләкин җанны актарып ташлый торган нәрсәләр җитми.
Әллә яшь чактагы аулак өйдә кич утыруны алабызмы? Егерме бишенче елгылар байтак бит: Һаҗәр апа, әни, Ибраһим абый, Сәлимә апа, Миргазиз абый, яшьрәк булсалар да, Хөсәен абый белән Сылубикә апа...
Барый абый моны дәртләнеп күтәреп алды. Һәр артистның өенә барды, үгетләде. Кайсының үз гомерендә сәхнәгә аяк басканы булмаган, кайсы картлыгыннан ояла, барысын да ризалатты абый.
Һәм менә бүген мәдәният йортында концерт. Ай буе репетиция ясаулар бушка китмәсә ярар иде.
Түбәтәй, читек, комзол, ак күлмәкне кызыл билбау белән буган ирләр, балитәкле күлмәк, ак алъяпкыч, энҗеле калфак, чигүле читек кигән, чәчләренә чулпыдыр, түшләренә тәңкәләр таккан апаларны күрүгә, авылдашлар аһ итте. Өч минут аңсыз торган залны уятып, тальян моңы сибелде. Барый абый сыздыра. «Кирмән көе» җанны үзе белән күкнең җиденче катына алып менеп китте. Үзләре уйнап киткән көй, йөз илле ир-атны кире алып кайта алмаган көй.
Зал елый. Ә мин, Барый абый белән горурланып, янәшә басып торам.
Бу җырга сугыш җәфаларыннан, ачлыктан, суыктан, хәсрәт-кайгыдан үлгән 216 яшүсмернең, хатын-кызның, карт-карчыкның җаны аша узган михнәтле сагыш та сеңгән иде.
Китте Сәлимә апа белән Сылубикә апа биеп, аяк очында гына, баш бармакларында гына. Юк, алар биемиләр, яшьлектә яшиләр. Сыздырып җибәрде өч тальян: Ибраһим, Хөсәен, Барый абый... Җырлап җибәрде Миргазиз абый. «Чибәр икән бит бу Куян Фазылы малае!» – дип карап торам. Тамашачылар котырып кул чаба.
Әни шигырь сөйли, үзенең яшьлеге турында, ике баланы ялгызы тәрбияләп үстерүе турында. Ыңгырашып сөйли, азапланып, күзеннән аккан яшьләрен тоймыйча сөйли...
 
* * *
Миңа алты яшь иде. Минелут, Дөлкәфил, мин урамда уйнап йөрибез. Мәктәптән бер төркем кызлар чыкты. Кышкы кичтә Барый абый тавышы да ачык ишетелә. Өч кыз – Мәүҗидә, Наилә, Мәрзия апалар.
– Юк, Барыйга мин барам, – ди Мәүҗидәсе. Наилә апа аңа каршы чыга:
– Ә нишләп син? Мин акыллырак. Барый абый мине ала.
– Алмый торсын әле, – ди Мәрзия апа. – Безнең Барый абый белән күптән сөйләшенгән. Шулай бит, Барый абый? – Ул Барый абыйны култыклап алмакчы була. Ә Барый абый алдан атлый, ашыга, кабалана.
– Китегез әле, булмаганны. Җүләрләр. Барыгыз өегезгә кайтыгыз, фатирга керткән карчыкларыгыз көтәдер.
Ә тегеләр чат ябышалар.
– Юк, беребезне барыбер аласың бит. Кай төшебез ярамый?
– Белемебез бармы? Бар.
– Холык-фигылебез ярарлыкмы? Ярарлык.
– Буй-сыныбыз сөлекме? Сөлек.
– Соң, шулай булгач, беребезне аласың да, кочаклашып йоклыйбыз, – ди Наилә.
– Миннән дә кайнаррагы юк, – ди Мәүҗидә.
– Минем кочак җайлырак, – ди Мәрзия. Ул Барый абыйны кочакларга үрелә.
– Кит әле, җүләр тәре, кеше күрер.
Ничек кирәк алай кызлардан котылып, Барый абый безгә кереп китте. Укытучы апалар кирегә борылалар, шау-гөр килеп көлешәләр. Ә минем аларга таш алып томырасы килә. Мин өйгә йөгерәм, Барый абый бездә.
– Менә, Хөснурый, сиңа бурычка алган акчаны бирәсе бар, дип кенә котылдым. Наилә, Мәүҗидә, Мәрзия, мине ал да, мине ал, дип арттан ияреп төштеләр. Наиләсе холыксыз инде аның, анысын Әсгатькә бирәм. Мәрзиясе төскә-биткә әллә ни түгел. Мәүҗидәсе ярар иде дә, егете бар. Кеше арасына кереп булмый.
– Ник алай үзеңнән көлдереп йөртәсең аларны? Берсен кочаклап ал да, мин риза, әйдә кайтабыз, дип әйт – кайтмаячаклар. Кабат берсе дә сине үртәп йөрмәячәк.
– Алай итеп буламыни, Хөснурый, – ди Барый абый, – укытучылар бит алар, аннан адәм балалары, ничек аларны кочаклыйсың, булмаганны!
– Алайса йөрт инде мыскыл иттереп, – ди әни усалланып.
– Миннән булмый ул, – дип үпкәләгән кебек саубуллаша Барый абый.
Элек укытучылар кич буе мәктәптә иде. Белемле кешеләр белән аралашырга яраткангамы, кызлар күп булгангамы, клубта үзенә тиңнәр калмагангамы, Барый абый гел мәктәптә булыр иде. Домино, шашка уйнарлар. Аның эшкә осталыгын белгән укытучы кызлар аны ат итеп җигәләр, сыер итеп савалар иде.
Бүтән барлык мәсьәләдә булдырган ир-атның мәхәббәт мәсьәләсендә сыер булуы, кул һәм тел уйнатмавы, үз гомерендә кызлар үпкәне булмавы мәктәпкә эшкә килгән кызларга гаҗәп тоела иде. Ә кызлар белән сөйләшү бик ошый үзенә, кызларны изге затлар дип күрә һәм яратып «ана маймыллар» дип атый.
Барый абыйның үзеннән көлдереп йөрүенә әнинең ачуы килә, шуңа ул сөйләгән маҗараларга йә эндәшми, эндәшсә каты бәрелермен дип курка иде.
Бүген кич тә шулай булды. Барый абый укытучы кызларның үзен ничек яратуы турында сөйләп китте.
– Өйгә ияреп төшәбез, дип, Наҗия, Зәйтүнә, Сәвия киенеп калдьшар, мин алдан элдерттем. Юл кырыена кердем дә чумдым карга. Төшеп баралар, хәзер өенә барып керәбез дә, йә өчебез бергә йоклыйбыз, йә беребезне генә алып калыр, дип сөйләшәләр. Карап ятам, яканы күтәргән. Төштеләр, урамда бер кеше күренми. Сукрана-сукрана менеп киттеләр. Мин чыктым да выжт өйгә.
– Ялгыз яшәү читен бит, ник шулар­ның берсенә өйләнеп яшәмәскә? Наҗия­сен кияүгә барып кайткан, дисең, Сәвия­сен карт, дисең. Зәйтүнәсенә нәрсә булган? Син үзең яшьмени инде, карт шайтан! – дип пырылдады әни.
– Соң ни бит, Хөснурый, – ди Барый абый, боргалана... – Исән-сау яшәгез, – дип чыгып китә.
Ике атналап керми йөри. Аннан, хуҗалыктагы бер-бер эшкә булышу җае табып, кич белән утырмага керә.
Ләкин, сөйләшә торгач, сүз яңадан шул бер үк хикмәткә – тормышта адәм баласы мәңге әйләнеп үтә алмый торган түмгәккә – мәхәббәткә барып абына.
– Менә бер көнне, – дип сөйләп китә Барый абый, – Илмира, Наҗия, Сүрия өчесе төштеләр бит. Икесе ике яктан эләктереп алдылар, җибәрмиләр генә. Кунарга төшәбез, диләр. Өчебезнең дә җиләк кебек чак, сине яратабыз, диләр маймыллар. Төшәбез мәктәп чатыннан, ычкындырмыйлар, качар идең, җае юк. Үзебезнең урамга борылдык. Сезгә хәйләләп керер идем, утыгыз сүнгән. Төшәләр, сөйләшәләр: кемдә ничә чемодан бирнә, кемдә ничә сандык. Сандык эчендә нәрсә бар. Мин алсам, өйләрендәге бөтен әйберләрен ташып бетерәселәр. Тәки капка төбенә кадәр тагылып төштеләр. Инде нишләргә? Ычкындырыгыз, капканы ачыйм, дим. Кулларын җибәрүләре була, күз ачып йомганчы капканы ачам да эчтән эшермә белән бикләп тә куям, – дип, бик зур булдыклылык күрсәткән сыман, көлеп җибәрә Барый абый. – Әй, дөбердәтәләр, ә мин кереп киттем, өй ишеген бикләдем. Озак шакыдылар, ну, ачмадым. Менә шулай ул ана маймыллар белән, Рафаил кәкә, алдыңны-артыңны чамалап йөрмәсәң.
Әни баш селкеп тора да чәй куярга почмакка кереп китә. Ә теле чишелгән Барый абый үзенең мәхәббәт маҗараларын сөйләвен дәвам итә.
Әйе, аның йомшак ягын белгән хатын-кызлар дистә еллар буена аны котырттылар, шаярдылар, бу эшне чиратка салдылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Көннәр үтә торды. Казанга сессиягә барырга вакыт җитә, ә курсовой эш төгәлләнмәгән, ул вакытында барып җитмәсә, мин түләүсез чакыру алам. Курсовой эштәге әдәбият исемлегенә керәсе ике китап Барый абыйда ята. Аңа киттем, соң булса да уң булсын, караңгы дип торып булмый. Ул миңа сүз әйтмәс.
Барый абыйның капка төбендә, такта дөбердәтеп, берничә ирдәүкә кыз көлешә иде, чираттагы «маймыллар», чираттагы күңел ачу. Барый абый капканы бикләп кереп тайган, хәзер көлеп ятадыр.
Дөбердәтәләр, ихахайлашып көлешәләр. Зур эш майтарып, бер атна балаларны сикерә-сикерә укытырлык илһам алып, зыялы кызлар кайтып китте.
Койма аша ишегалдына төштем. Эленгесе тартылган тәрәзәдән өй эченә күз салдым.
Барый абый идәнгә капланып үкси-үкси елый. Аның үзәк өзгеч тавышы тәрәзә пыяласына бәрелеп сулкылдый.
Мин, үз күземә үзем ышанмыйча, читкә сикердем. Ялгыш күрмәдемме, дип, яңадан тәрәзәгә үрелдем.
Дөрес икән, җилкәләре сикерә, әнә хәзер көзән җыерган кебек калтырана башлады һәм йөзен тәрәзә ягына борып тынып калды. Бу йөздә мең еллык кайгы-хәсрәт иде.
Мин, ул йөз тәэсиреннәнме, читкә чәч­рәдем, кая барырга белмәдем, аннан бакча артлап кына кайтып киттем.
Икенче көнне кич утырганда Барый абый кызларның озата төшүләрен шундый маҗаралы итеп сөйләде, энекәшнең көлә-көлә эче катып бетте. Ә менә үзенең елавы турында ләм-мим. Дөрес, ул ир кеше сөйли торган нәрсә түгел. Ә шулай да сер бар монда. Күлмәк кенә бер кат икән. Әмма җавап табылмады.
 
* * *
 
Бер көнне Барый абый безгә иртәнге сигезләрдә килеп керде. Киңәшкән кебек сөйләшеп китте.
– Гандәлифләр өй салмакчылар, ике меңләп акча бирмичә булмас, син нәрсә дип әйтерсең?
– Дөрес эшлисең, Барый, – диде әни, – акча белән тун тегеп булмый. Картаймыш көнеңдә, бәлки, сеңлең балалары карар сине, белеп булмый бит. Авылда бердәнбер туганы син аның.
– Шулай дип әйтәсеңме, Хөснурый? – диде ул. – Өйләнергә кирәк инде, бер карт маймылга булса да... – Абыйның йөзендә елмаюның әсәре дә юк иде.
– Моңа кадәр гел кызлар дидең бит.
– Әй, болай гына иде лә ул, миңа гомергә яшьләр кирәк булмады, берәр карчык булса гына, диюем. Хәзер була инде, үзем дә алтмышка җитәм.
Шул ук өстәл янында утырсам да, сөйләшүгә катнашмадым. Читтән караганда, барысы да әйбәт күренде. Бу без белгән шалтырама Барый түгел иде. Сабый көлүе белән дә көлми. Нәрсә булган моңа? Яңагында мускуллары да уйнап ала. Ике мең сум акчасын кызганамы? Алай дисәң, аның акчасы әле җитәрлек, кирәк икән, бүген үк машина ал. Аңа ул акча нәрсәгә?
– Алай булгач, бирергә кирәк дисең, Хөснурый? Бүтән җавап көтмәгән идем, рәхмәт. Синең дә балаларың үсеп җитте, Хөснурый. Кече малаең Үзбәкстанга эшкә китте. Балалар үстереп ята, икәү дисеңме әле? Хатлары киләме соң?
– Килә, Барый, онытмыйлар. Посылкалары да бар, кунакка да чакыралар.
– Олы улыңны Казанга алсалар, аның белән китәсеңме?
– Юк, безгә күченеп йөрергә соң инде, әле ул да бүген китәм дип тормый, китаплар чыгарсам, эш күрсәтсәм генә барам, ди.
– Соң, ул китсә, син нишләрсең, дип кенә соравым. Ярар, акчаны биреп төшим әле.
 
* * *
Кышкы көннәрнең берсендә Барый абый авырый башлады.
– Зарифа карчыкның сараен төзәткәндә суык тидердем, – диде ул. – Медпунктка көн дә менеп йөрим, менеп килгәнне күреп торалар, биклиләр дә китеп баралар. Кайгыртмыйлар сугыш ветераннарын, бетәбез инде, – диде ул.
Барый абый берничә көн күренмәде. Күрше карчыкка кереп әйткән: «Медпункттан төшсеннәр әле, – дигән. – Аяк шеште».
Төшмәгәннәр.
Барый абыйны Мамадышка илтеп салганда инде гангрена узынган була. Бер сәгатьләп кычкырып ята да китеп бара бичаракай...
Кешеләрнең эшен бушка дип әйтерлек эшләп йөргән, үз гомерендә кеше әйберенә кагылмаган, өйләнмичә йөргәнгә юләргә саналган Барый абый инде дөньяда юк. Шабашниклар каннарын суыра башлагач, и, сагынырлар әле аны карт-корылар, ялгызаклар. Ул чистартып торган чишмәләр, ул дөньялыкка кайтарган чүмечләр, комганнар, тагын әллә нәрсәләр. Өе каршындагы колонканың язмышы бүгеннән билгеле, ул мәңге эшләмәячәк. Авыл көн дә урамнарында чылтырап йөрүче көмеш кыңгыравын югалтканын аңлар микән? Без аны юдык. Бот төбендә тирән ярасы булган икән. Аның капка төбенә ияреп төшеп капка дөбердәткән кызлар, мин сезнең күзегезгә ничек карармын?
Мин аның кабере янында басып торам. Ул, кешеләр, сезне искиткеч якын итте, тормышны, яшәүне яратты.
Аның көлүе бөтен дөньяны кочаклый иде. Күз карашы сабыйларча чиста иде. Тимернең җанын тойган дәү, кытыршы кулларының башыма кагылганын хәтерлим, алар миңа әти кулы кебек иде.
Кешеләргә гомер буе хезмәт итте дә бер генә һәм соңгы тапкыр – үлеп кенә – мәшәкать тудырды, аңа гына авырыксынмагыз, кешеләр.
Рәнҗетүләрне күтәрә алмыйча дөньядан китеп баргандыр. Авыр туфрагың җиңел булсын. Кичер безне, Барый абый, әгәр дә кичерә алсаң...
 

Рафаил ГАЗИЗОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар