Логотип «Мәйдан» журналы

Кичер, кичерә алсаң...

(Эссе)

Көн гаҗәеп матур. Басу юлында уфалла арбалары келтери. Берсен ике малай тарта, икенчесен – җиңелчә аксаклап баручы ир кеше. Ир-атның аягында солдат итеге, өстендә солдат гимнастеркасы, башында солдат фуражкасы. Ике малайда да кулдан теккән күлмәк-чалбар, башларында түбәтәй. Әйе, мин аларны беләм. Ир-ат дигәне – күршебез Барый абый, ә малайлары – энем Илсур белән мин. Малайларның әтиләре үлгәнгә күптән түгел. «Ничекләр куллары өзелеп китми микән боларның?» – дип гаҗәпләнәм мин, малайларның нечкә беләкләренә карап. Олы баш, нечкә муен, тар җилкә. Бу бигрәк тә кечкенә малайда күзгә ташлана. Әнә, абыйсы аны күтәреп арбага утыртты, әллә арыды инде, әллә абыйсы аны артык яратамы? Кулына, кесәсеннән алып, ак оннан пешерелгән төш тоттырды.
Уфалла арбасы тартуның авырлыгын да сизмим мин. Барый абыйны тыңлау гаҗәп кызык бит.
– Минем абый Шәяхмәт, – ди ул, – Чапаев дивизиясендә сугышкан.
Мин шаккаттым:
– Чапаев киносын карадык бит, танымадыңмы?
– Юк, танымадым, анда артистлар уйный. Киноны сугыш вакытында төшермә­гәннәр, ул чакта кино кайгысы буламыни? Безнең абый да Урал елгасы буенда үлгән, хәбәре шуннан килгән, истәлеге итеп авылга сумкасын, кылычын җибәргәннәр. Ә менә Чапаев нәкъ минем абыйга охшаган инде, аны күргәч, абыйны күргәндәй булдым. Мин абыйны карточкасыннан гына беләм, әле сиңа да күрсәтермен, ярыймы?..
Ат юлында күн итек, минем ристан чүәк һәм дүрт тәгәрмәч эзе кала.
Барый абыйның уфалла арбасы гел ти­мердән ясалган, тәгәрмәче дә, тәртәсе дә, үрәчәсе дә, билгеле инде, күчәре дә. Ә төбенә калай җәелгән. Үзеннән бер тавыш та чыкмый, күчәре әйбәтләп майланган, үзеннән-үзе бара кебек, әле Барый абыйны да этеп бармый микән? Кечкенә балтасын да үзе ясаган, шулкадәр дә үткен, чапсаң тимерне дә өзәр. Ә Барый абый сөйли дә сөйли.
Чикерткәләр сайрый, кукуруз чәкәннәренең чәчләре асылынып төшкән. Берсен алып энемә тоттырдым, ашасын, баллы бит ул. Кукуруз араларында пырхылдап кошлар оча, бал кортлары безелди, күк йөзе зәп-зәңгәр. «Анда тургайлар сайрый, – ди Барый абый, – тавышы ишетелә, кошы күренми.»
Мин күзләрем яшьләнгәнче зәңгәр күккә карыйм, юк шул, күренмиләр. Ярар, йә кайтканда күрермен әле дигән өмет белән уфалланы ныграк тартам, артта кала башлаганмын бит.
Имәнлеккә – буй урманга килеп кердек. Мондагы юлның матурлыгына исем китте. Япь-яшь имәннәр безне каршы ала, күрешергә теләгәндәй, нәни ботакларын суза, урманга кадәр озата барырлар дисәм, тиздән каен теземнәре башланды, алар биегрәк. «Тиздән үсәрләр, – ди Барый абый. – Безнең каеннар бигрәк ак. Ни Мәскәү янында, ни Балтыйк буенда мондый каеннар очратмадым. Туган як каеннары булганга актыр инде ул. Ә нимесне куып күп юл үтәргә туры килде.»
Әйе шул, Барый абыйның сугышта катнашканын мин беләм. Күкрәге тулы медаль. Безнең урамда фронтовиклар унау алар, беркөнне малайлар белән бәхәсләшеп тә утырдык.
Урманга килеп кердек.
– Әнә, авызын ачкан каз, – дип күрсәтә Барый абый. Чыннан да, өрәңге ботагы каз авызына шулкадәр охшаган, минем авыз да ачылган килеш кала. Агачтан агачка сикергән тиенне дә, имән ботагы куышындагы кош оясын да, бер генә агачны да күрсәтми калмый Барый абый. Әнигә сөйләрлек әйберләр күбәя. Энемнең урманга беренче менүе, аңа гаҗәп тә кызык, бер сүз эндәшмәсә дә, күренеп тора, үтә бер җитезлек белән чалбарын күтәреп куюы да шул турыда сөйли.
Сандугач аланына туктыйбыз гына – Барый абый җиләк ашарга куша. Үзенә дә җыеп бирдем. Ул уфаллаларны йөк төяргә җайлап куйды да, себерке җыярга керештек. Энем һаман җиләк ашый, чәчәк җыя, әнигәдер инде. Мин юкә ботакларын пәке белән кисәм. Барый абый ясаган, кайрап биргән пәке шулкадәр үткен. Пәке йөзе юкә төбеннән шыткан үрентеләргә тияргә дә өлгерми, алар инде киселеп чыга. Аларны җыеп алам да бер буйга салам. Әй, матур да соң бу үрентеләр! Алар-ның яфраклары да алма-алма, җитмәсә, ул яфраклардан әллә алма, әллә бал исе килә. Бу нәзек үрентеләр юкәнең өске өлешендәге ботаклар кебек як-якка тырпаеп та тормый, җирдән дә кабармый. Юаш кына, сабыр гына яталар. Бер төптән үрентеләр­не җыеп бетерәм дә икенчесенә күчәм болай булгач! Барый абый:
– Мин, Рафаил кәкә, өрәңге башына менәм әле, маймыл кебек кенә, менә шулай итеп, – ди дә биек өрәңгегә үрмәли. Бил каешына кыстырылган балтасын ала да ботаклар чаба башлый. Өрәңге төбенә ботак яңгыры ява.
Энекәй генәм! Монда бит инде бер арбага төярлек себерке бардыр!
– Рафаил, Илсур, өрәңге төбенә якын килмәгез, башыгызга ботак төшәр. Йә минем балта ычкынып китәр, Алла сакласын, – ди Барый абый.
– Агачның очындагы ботакларга тимибез, ян ботакларын гына кыркыйк. Шулай эшләгәч агач тагын да тизрәк үсеп китә ул. Инде ян ботаклар эчәсе ширбәтне агач очындагы ботаклар суыра, – ди Барый абый.
Берзаман ул җиргә төште. Кара син аны: ботаклары киселгән өрәңге ямьсез­ләнмәгән, әле генә Барый абый чәчен ал­ган энем башы кебек түгәрәкләнеп, чистарынып, җыйнакланып калган.
Өрәңге ботакларын Барый абый балта белән бутый, энем Илсур тәртипкә сала, өеп бара.
– Ярый әле Илсурны алып мендек, ул булмаса караңгыга каласы идек, Рафаил кәкә, – дип, энемне үсендереп тә җибәрә.
Түбәсе күккә тигән Илсурның хәрәкәтләре ешая, елмаеп җибәрә дә табак битен­дәге чокырына сандугачлар кереп оялар­лык була.
Тагын ике өрәңгенең «чәчен алгач», коелган ботакларны тураклап өемнәргә өйгәч, Барый абый:
– Ярар, Рафаил, әйдә башта синең арбаңа себерке төйик, яхшылап бәйлик, – ди. Куанычым эчемә сыймый: моннан себерке бәйләсәк, ким куеп кырык-илле чыга инде. Әни сөенәчәк, әнидән дә уздырып өебез идәнендә дырт-дырт басып, куш аяклап чабучы кәҗә бәтиләре сөенәчәк.
Себеркеләрдән аңкыган хуш искә исереп, Илсур энекәш арбадан мәтәләп төшмәсе ярар иде.
Аннан Барый абый арбасына төядек тә әйбәтләп бәйләдек. Себерке бик күп булган, көчкә сыйдырдык.
Әтәмән планыннан кайтырга чыктык. Энем минем арба өстенә кунаклаган, бау­га тотынып утырган. Аңа Барый абыйсы урын ясады шул, егылып төшәрлек түгел.
Менә Яке елгасы башындагы уяз да артта калды. Урман кырыена чыксак, аннан юл Кече Кирмәнгә йөгерә генә, түбән таба тәгәри. Тәртәне генә дөрес тот, арба сине үзе этеп төшә.
– Менә, – дип сүз башлый Барый абый, – бу буй урманны утыртуда синең әниең белән минем әни дә катнашты. Яртысына каен, яртысына имән утырттылар. Әнә, күрәсеңме, каеннар тиз үсә. Имәннәр каеннарның биленнән генә. Сезнең дә шушы каеннар белән ярышып үсәсегез бар әле.
Кошлар тавышы, бөҗәкләр безелдәвеннән чыңлап торган басу юлы безне авыл урамына озатты. Ә урам түбән таба чаба гына. Урам түгел лә, безнең арба тәгәрмәчләре тәгәри. Юк ла, арба тәгәрмәчләре түгел, минем шатлыгым, горурлыгым алма исе, бал исе килеп торган себерке итеп төялде дә өйгә кайтып килә.
Безнең урамга борылуга, Барый абый кайтып та җитте, аның өе аскы яктан беренче шул.
– Барый абый, мин хәзер синең янга ки­ләм әле, яме.
– Кил, кил, Рафаил. Консервалар алган идем, кунак булырсың, Илсурны да иярт, яме.
– Ярар, Барый абый, без хәзер.
Бер уфалла арбасы себерке күргәч, әни нишләр микән?! Йөкне күләгәгә бушатырга туры килер. Әни авыл советыннан төшкәч бергәләп бәйләрбез.
Ә Барый абыйга ничек рәхмәт әйтергә, ничек бәхилләтергә микән? Юк, бернәрсәне дә кызганмыйм. Әтинең каешын эләктердем. Аннан машина-трактор паркы яныннан калын тимер кисәге тапкан идем – шуны култык астына кыстырдым да Барый абыйларга йөгердек. Аңа кирәк булыр, ул бит тимерче.
Барый абый йөкне бушаткан, консерва ачып йөри. Табын түренә утыртты да, рәхәтләнеп ашадык ичмасам. Ай-яй, ачкан икән тамак, өч савытны ялт иттердек. Әппәр итеп, рәхмәт әйтеп, ишегалдына чыгуга, каешны Барый абыйга суздым.
– Юк, алмыйм, әтиең Шәкүр абый төсе бит, рәхмәт, үзеңә саклансын, – диде Барый абый.
Нишлисең? Барый абый алмый.
– Мин сиңа менә бу тимерне бирәм, – дип, мин аңа яссы тимер кисәге сузам.
– Менә монысын алам, рәхмәт. Мин бу тимердән сиңа бәләкәй балта ясап бирермен.
Шундук алачыгына китәбез, учак кабызабыз, тимерне җылытырга куябыз. Ул ап-ак булып кыза. Барый абый аны келәшчә белән эләктереп ала да сандалга куя, яратып кына кыйный башлый. Миңа да бер бәләкәй чүкеч табыла, ул күрсәтеп тора, мин сугам, без балта ясыйбыз. Суынган тимерне тагын кыздырабыз, тагын кыйныйбыз. Энекәй генәм! Сөйкемле генә балта килеп чыга. Үзем, юк, Барый абый белән бергә ясаган балта!
Могҗиза бит бу! Урамда аунап яткан гади тимер кисәгеннән Барый абый миңа үзенеке төсле балта ясады. Агач сап куйды. Мин кайрак әйләндерәм, ул балта кайрый. Ялтырый балта, кулга елыша. Түтәсенә «Г. Барый» дип тамга салынган балтаны тантаналы рәвештә минем кулга тап­шыра. Мин бүләкне тотып күккә сикерәм!
Ул минем баштан сыйпый. Их, аның да минем кебек малае булса икән, бергә уйнар идек, дип уйлыйм мин. Әни аңа утыз яшь ди бит, әнә Әчегән Хамисе уналтыда өйләнгән.
Кич белән мин юрган астына әти каешын алып ятам, кул белән тотып карыйм. Чыннан да, ул җылы, әти тәненең җылысын саклый икән. Әтине сагынудан мин әкрен генә елыйм, энем аркага төрткәнгә дә борылып карамыйм, юкса елаганны күреп, әнигә әләкләр. Ә әни, әтине искә төшергәндә, йөрәк авазы кычкыртып егы­лып китә. Әйе, мин тавышсыз гына елыйм, әти дә Барый абый кебек әйбәт булгандыр, дигән уйлар белән онытылам, ераклашам, югалам...
Бүген Барый абый мине Яке елгасына печәнгә алып менә. Шуңа иртәрәк кузгалам, энем йоклап кала. Мин кайткач, ияртмәгәнгә үпкәләр инде. Әле кулыннан эш килми шул.
– Барый абый! – дип кычкырам мин. Ишегалдыннан: «Хәзер», – дигән тавыш ишетелә. – Йә, ни хәлләр соң, энекәш, кәефләр ничек?» – дип Барый абый килеп чыга.
Капка келәсен элә дә, Исхак абыйлар чатыннан урманга менеп китәбез.
Кала сулда Банутти, исәнләшеп, кала уңда Бибитти, баш селкеп, кала уңда Васыйл абый, ым кагып.
Басу юлына чыгабыз. Клевер шау чәчәктә. Менә бу печән ичмасам! Клевер башларын өзеп алам да, чәчәкләрен тартып чыгарып, балын суырам. Менә бу печән ичмасам! Ләкин бу печән безнең малларга эләкми шул, бу – колхозныкы. Бәрәңге басуына җитәбез.
– Авылда беренче тапкыр бәрәңге утыртканда, сабактагы яшел алмасын ашап үлгән кешеләр дә булган, ашый күрмәгез, агулы нәрсә, – ди Барый абый. – Мин дә бәрәңгемне күмдем, шифалы яңгырлар да яуды. Алла боерса, булыр, әни дә шулай ди.
Әйе, Камәр әбине беләм, бик тырыш кеше, гел эшләп кенә тора.
– Камәр – ай дигән сүз. Шәп бит, энекәш, ай. – Барый абый көлеп җибәрә. – Куша белгәннәр элек, чын исеме Шәмсекамәр бит – кояш һәм ай дигән сүз.
Бу Барый абый белән йөрсәң, әллә нәрсәләр белерсең. Ул күктәге карганың да, урманның, балтаның, хәтта кулның да нимесчә исемен әйтеп бара. Кинода нимесләрне күрүгә, сөйләшүләрен ишетүгә, минем ачу кабара, ә Барый абыйга ачу килми, әйдә, сөйләшсен, көлсен.
Яке елгасына килеп җиттек, каеннар арасына кереп югалдык, салкын чишмә күзләренә карадык, җиләкләрнең йөзләреннән үптек. Кукы, кузгалагы, баллы көпшәсе белән сыйландык.
Бүген мине Барый абый печән чабарга өйрәтте, азапланып бетте, ләкин тырышты, һәр хәрәкәткә сөенде, мине кочаклап алгалады. Бары әти кеше генә малаен шулай яратадыр, шундый сабырлык белән өйрәтәдер.
– Өстән бәреп чапма, – ди ул, – көче җитмәгәнгә хатын-кыз шулай чаба. Чабылмаган печән кырыенда камылны биек калдырма, икенче чапканда үзеңә кыен була. Чалгыңны астан йөрт, күтәрмә, печәнең күп чыкмаячак бит. Тезмә астың чабылмый калмасын. Әйдә, сынап карыйк әле.
Минем тезмә астында чабылмыйча калган үләннәр җитәрлек икән. Өйрәнәм шулай әкренләп. Инде күлмәк тә, майка да печән өстенә очты. Тир ага да ага. Ә шулай да өйрәнергә кирәк, минем Дөлкәфилнеке кебек әтием юк шул.
Ничек кайткан да сизелмәде дисәм, дөрес булмас. Тауларда Барый абый арбам­ны тартышып менә. Бераз баргач, арыдым дигән булып, ял итә, сизеп торам, минем өчен инде. Кесәсеннән алма алып бирә, алманы арыш ипие белән сыптырам гына. Аның тәмлелекләре!
Кайтып та җиттек. Барый абый ишегал­дына кереп кала, мин тагын өч өйне узып үзебезгә борылуга, мине көтеп утырган энем, йөгереп барып, капка ача. Үпкәлисен оныткан.
Ай-яй печәне! Үзе күп, үзе җиләк кенә. Бүген әни дә себерке алып кайткан көн­дәге шикелле еламады. Ияләнә, ахры, елмаеп кына тора. Әнигә – чәчәк, энекәшкә җиләк сузам, куян күчтәнәче.
Печәнне аралаш тезгән колгаларга таратабыз, бездә бүген чәчәк исе, җиләк исе. Чалгыны чоланга, арбаны күләгәгә куям, бүкәне кибеп кигиләре бушамасын, карап торган бер уфалла бит. Шунда гына бик нык арыганлыгымны тоям. Ә үзем сөенәм, әни миңа туйдыручым диде.
Кайнар бәрәңге белән салкын катык ашыйбыз. Сыер асрамасак, каян алыр идең сөтен, маен, ә энем сорап йөдәтер иде... Ул аны-моны белми, аңа китер генә.
Яке елгасын да күрсәтте, печән чабарга да өйрәтте. Яшәсен Барый абый!
 
* * *
Әнидән ун ат йөге утынга акча алып, биш юлын гына китергән Хәллә Шәфыйгын нишләтергә икән? Без бүген ул китергән утынны кисәбез, ярабыз, өябез. Туры агачлар келт-келт итеп кенә тора. Ә ботаклылары мине дә, әнине дә санламый. Шулай да ул тумраннарны без чыгарып ташлый алмыйбыз, юк, ташлавын ташлыйбыз да, кыш чыгарга утыныбыз җитмәячәк. Моны күреп торган Барый абый өеннән калун балта, кувалда, тимер чөйләр алып керде. Мин азапланган тум­раннарны тетеп кенә ата. Ә каралып беткән ямьсез бүкәннәрне ярганда:
– Фашистлар да чыдамады безгә, сез генәме соң? – дип көлеп җибәрә.
Мин ул ярган утыннарны өеп барам. Барый абыйның көченә, осталыгына сокланам, мәзәкләреннән шаркылдап көләм.
– Менә бу тумраннарны су буена төшереп атсаң, кемгәдер комачауларлар иде. Күмер яндырсаң ярый да, аңа урманнан метрлы тумраннар ташыйлар, моңа калмаган. Ә миңа физзарядка. Рас! – ди ул тәпән зурлыгындагы тумранны бүкәнгә бәреп. Тумран икегә аерылып, өч-дүрт адым читкә барып төшә, мин йөгереп барып, алып килеп бирәм.
Кичкә таба утын ярылып та бетте. Болай булгач, яшәргә була.
– Ачуланмасаң, бетердек без моны, Хөснурый, – ди Барый абый.
– Ничекләр рәхмәт әйтим инде сиңа, Барый? – ди әни.
Бик кыстагач кына, Барый абый өйгә узды. Мин беләм: авылда берничә кешедә генә шикләнмичә ашый ул. Шул өйләрнең берсе – безнеке.
– Ул пычрак тәреләргә ашарга кермәдем әле, – дип сөйләнгәнен үзем ишеттем.
«Ул яманлаган кешеләр дә чиста бит инде», – дип уйлыйм мин. Ул чагында чисталыкның йөз төрле булганын белми идем шул. Моны Барый абыйның өендә була башлагач кына төшендем.
– Икенче сыныкны да ашасам инде? – ди ул.
– Нишләп санап утырасың, Барый? Үпкәләтәсең бит, – дип өзгәләнә әни.
– Юк, юк, өченче сыныкны ашамыйм, – ди ул, – балаларыңа ашат, икәү бит алар синең. Миңа күп була. Ә дучмагың уңган, булдырасың, ичмасам. Менә Горький шәһәрендә пулеметчылыкка укыганда, бер үзбәк бар иде, тач шушы Фазлый абый инде, менә ул күзикмәкне тәмле итеп пешерә иде, ләкин синнән шәп түгел. Хөснурый, бик рәхмәт, зыян китердем инде, – дип ишеккә таба чигенә ул.
– Нишләп юкны сөйлисең?! Булмаганны! – ди әни. – Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз инде сиңа, Барый.
Барый абый эш коралларын җыйнап кайтып китә. Җан көеге булып урын алып яткан тумраннар вакланып ике әрдәнәгә өелеп кала.
Бу изгелеккә әнинең күзләре дымлана.
– Менә ичмасам кеше, үрнәк ал, улым.
Ә мин Барый абыйны белмимме соң инде, ул әле миңа әллә нәрсәләр өйрәтер, әллә кайларга алып барыр, Алла боерса.
Еллар үтә. Кышкы озын кичләрдә безнең өйгә домино уйнарга җыелалар. Вәккас абый белән Сөнгатулла абый килә, әнинең ахирәте Разия апа төшә, күршедән Вәгыйзә апа керә һәм, билгеле инде, Барый абый керә – авылның иң зәһәр доминочысы.
Кыза уен, сибелә мәзәк, өй гөр килеп тора, ә безгә күңелле. Мин көндездән үк дәресләремне әзерләп куям, энем Илсур да шулай итә. Без инде уфалла тартмаслык малайлар түгел, тормыш безне чыныктырды. Барый абый да, әни дә тормыш итәргә өйрәттеләр. Җилкәләр әкренләп киңәя, мускуллар ныгый, башлар да кечерәебрәк күренә, элекке кебек кабак баш түгел. Гәҗит-журнал укыйбыз, менә хәзер дә кулларда китап.
Ә өстәлдә уен кыза. Барый абый Вәгыйзә апага домино алдыра.
– Үләм! – ди, Вәгыйзә апаның кулына алган доминосы сыймаганны күреп, сыгыла-бөгелә көлә, сабыйларча сөенә.
Чүпли доминоны Вәгыйзә апа, алган саен әле алты да алты, әле биш тә биш. Үзе: «Матурлары керә, матурлары», – дип такмаклый.
– Үләм! – ди Барый абый. – Миндә генә икән бит ул, берне куям да, саныйбыз.
Вәгыйзә апа кәҗә кала, аны кәҗә итеп өстәл астыннан чыгаралар. «Ми-ки-ки-ки!» – дип кычкырталар.
Аннан парлап уйнарга керешәләр, монысы инде хәтәр. Сөнгатулла абый белән Барый абый, Вәгыйзә апа белән Вәккас абый уйный. Әни белән Разия апа куян мамыгыннан шәл бәйлиләр. Сүзләре гел уен-көлке тирәсендә.
– Менә, Барый җаным, – дип башлап китә Разия апа, – унбишенче шәлем, күгәргән шарикларыңны тәгәрәтеп, күпме акча җыйганымны чутлап чыгар, син башлы бит, карт шайтан, кайчан аласың син мине? Менә алдым, менә артым, – дип Барый абый янында бөтерелә, өстәл тирәли, кием күрсәтүчеләр кебек, бер уйнаклап килә.
– Кит аннан, җүләр тәре, – ди Барый абый, – кызың бар бит синең.
– Кияүгә бирәбез аны. Бүрек атсаң, егылмый инде ул хәзер. Бабай булып, сыйланып кына йөрерсең, җаныкаем. Түрдә көзге урынына гына утыртам да мин синең күзеңә карап кына торам. Соң, җаным, – дип Барый абыйга сырпалана Разия апа, – мин бит кызлардан да артык. Мине ярсаң, өч кыз чыга. Аннан мине алсаң, түшәк-ястык та кирәк түгел. Мин түшәк тә, ястык та, юрган да...
Көлә башласа туктый алмый торган Вәккас абый шаркылдый:
– Акча чыгымы да булмый икән, ал, Барый абый, ал, – ди ул.
– Урманда локомотивта эшләвемне дә ташлыйм, гел сине тәрбияләп кенә яшим. Саргайтма, ябыгып бетәм бит инде, – дип тезә Разия апа.
– Үләм! – ди Барый абый. – Хөснурыйның ишегенә көчкә сыясың бит, чак чуртан.
Уен дәвам итә. Берзаман Барый абый:
– Встать! – дип кычкырып, буш та буш белән кәҗә калдыра.
Әни чәй китерә. Барый абый:
– Тукта, Хөснурый, суынсын әле, – дип, чәен кырыйга алып куя.
Вәккас абый, Барый абый күрмәгәндә, ул чәйне алып эчә. Бераз торгач, Барый абый чәйгә үрелә:
– Суытканнар, – дип шаркылдый Вәккас абый.
– Менә кичә Мамадыштан «концерт килде бит әле, бер кыз җырлады, фами­лиясе Конюхова, әтисе конюх микәнни аның? – дип көлә Барый абый. – Билләһи, әйт әле, Хөснурый?
– Шулайдыр, Барый, – дип елмая әни. Барый абый доминоны чын йөрәктән уйный, җиңелгән көннәрдә аптырап, борчылып кайтып китә.
Көннәрдән бер көнне мин аның:
– Разия сөйләшә дә ул, ошамый ул миңа. Алсам, сине алыр идем әле, Хөснурый, син чиста да, уңган да, ләкин синең дә ике малаең бар шул, – дип авыр көрсенеп чыгып киткәнен ишеттем.
 
* * *
Барый абый әнисе белән генә яшәде. Камәрти урын өстенә менгәч тә, кайбер кеше кызларыннан да күрмәгән кадер-хөрмәт күрсәтте. Чисталык, пөхтәлек саклады. Җаны теләгән ризыкны пешереп ашатты, киемнәрен юды. Беркайчан да без аңардан зарлану ишетмәдек. Телендә гел әнисе булды. Ул каты авырган көннәрдә көлмәде, безгә дә килмәде. Кара коелып йөрде. Камәртине саклады. Күтәреп мунчага алып барды, сеңлесе Гандәлифә юындыргач, күтәреп алып чыгып мамык түшәгенә салды.
– Улым, мин сиңа мәңге риза-бәхил. Мине килен кыерсытыр дип өйләнмәдең, үз бәхетеңне кыйдың. Инде хәзер мин китәм, үзең генә каласың. Бала сикертер чагың узып бара, нигезне җилгә калдырмыйк. Өйлән, улым. Алла хакы өчен өйлән – васыятем шул сиңа.
Бер сүз дә дәшмәгән Барый абый, аның күзеннән бер тамчы яшь тамуга, әнисенең иңбашын тотып торучы сеңлесе кулын, ток суккан шикелле, тартып алган. Шулай кайнар булды микәнни соң абыйсының бер тамчы күз яше?
Барый абый озак еллар буена тимерче­лектә эшләде. Колхоз эшенә дә җитеште. Аннан кешеләр ат дагалатырга, арба күчәре ялгатырга килә. Нечкә эшләр, ул гына эшли ала торган эшләр – барысын да булдырды. Тимернең җанын тойды, ахры.
– Тимер дә бит тыштан гына каты, әз генә җылы кул, җылы караш булса, учак дөрләсә, эри дә ага, аннан син аны камыр итеп из һәм әвәлә, тура, бөклә, суз, челтәрләр үр, – ди иде.
Авыррак еллар иде шул. Комганның, кәчтерүлнең, чүмечнең бик кадерле чаклары. Алып килә самавырын Миннебай карчыгы – тузган, тишелгән, чыгарып атса да ярар иде дә, яңасын табып булмый, тапсаң, алып булмый, дигәндәй. Аннан аны гомер буе чәй эчергән самавыр бит, картының һәр сүзен хәтерли булса кирәк, куеп кына җибәрәсең - сөйли дә бирә.
Менә шуңа төзәтә Барый абый ул самавырны, чүмечләрне, комганнарны. Кадагын да үзе ясый – әле тимерчыбыктан, әле сәнәк тешеннән. Ул ясаган тотка, күгән, келә, кадак суыргыч һәм чүкечләрнең һәрберсендә останың үз тамгасы бар: «Г. Барый» – Габдерахманов Барый. Ул әйберләрне булсынга, гомерлеккә дип ясый иде.
Кайсы гына капкага килмә, аның кайнар учагы җылыткан тоткалар синең йө­рәкне дә җылыта.
– Ярыйдыр бит, апа? – дип сорый ул, әйберне эшләп бетергәч, хуплау ишетсә, сабый бала кебек, кычкырып көлә.
Барый абый кабак үстерде. Кабагы һәр елны уңар иде. Көзен кабакларны куярга урын тапмый аптырый. Күршеләргә бирә, туганнарына өләшә. Безгә дә атна саен бер кабак күтәреп килә. Әйткән сүзе бер төрлерәк булыр иде:
– Балаларыңа ашат, Хөснурый, балаларыңа.
Аның ишегалдында, бакчасында алма кызара, карлыган карала, чия пешә. Тавык асрый, ләкин ишегалдына чыгармый. Сукмаклар себерелгән, баскыч басмалары, өйалды һәм өй идәннәре сап-сары итеп юылган. Өйдә булган чүпрәк-чапрак чип-чиста. Хатын-кыз яшәми бу өйдә, дип беркем әйтерлек түгел.
Хуҗалыгын да үзе ныгытты Барый абый. Уфалла арбасына салып, урманнан капка баганалары алып төште, юнды. Иске капканы да, бүтәннәр кебек, сүтеп, таратып атмады. Баганаларны берәм-берәм генә алышты, ә түбәсе шул килеш калды. Күршеләр, акча кызгана, дип сөйләнсә дә, исе китмәде, чөнки юкка-тирескә кеше борчый торган гадәте юк иде.
Өй түбәсен, лапас-мунча түбәсен калай белән япты. Үзе: «Беркемдә дә юк бит әле мондый хәл», – дип горурлана иде.
Калай түбәләргә кинәнде авыл. Барый абыйдан башта белешерләр иде. Мамадыш түбәләре аша да, яралы аягын өстерәп, шуышып үтте фронтовик. Барысы да аның эшен ошаталар.
Мин моны үзебезнең өй түбәсен япканда гына аңладым.
Ул берүзе эшли, ярдәмче-мазары юк. Башта калай эшкәртергә урын ясадык, аннан мин калай ташыйм, ул бөгеп тора, ялгый, өзлексез уен-көлке сөйләшә.
– Менә тешенә генә бирәбез дә тыңлый башлый ул мине, – ди, калайны агач тукмак белән кыйнаганда.
Тәмәке тартмый, ял итми, көне-төне эшли. Көндезен өенә кайтып, мәчесен, тавыкларын ашатып килә.
Калай ясалып бетте. Барый абый, маймыл булам, дип түбәгә үрмәли, ә мин теркәлгән калай тасмаларын бирәм. Ул калай бәпкәләр белән калайларны бер-бер-сенә беркетә һәм түбәгә кадаклый. Түбә ябылып бетә. Өй кыегындагы калайлар матурлап челтәрләнгән. Затлы түбәгә тиенгән өй балкып китә.
Эшне бетергәнгә сөенеп шау-гөр ки­ләбез, Барый абый аш-суны мактап бетерә алмый.
Әни рәхмәтләр укый, түләү турында сүз кузгата. Барый абый миннән кәгазь белән карандаш сорап ала, исәпли:
– Менә шуның кадәр эш эшләдек. Монысы – малаеңа, миңа булышкан өчен, монысы-үзеңә, син тәмле ашлар пешермәсәң, без эшли алмас идек. Монысы – миңа. Ярый, рәхмәт, исән-сау яшәгез, – ди дә кайтып китә, һәр өйдә шул хәл кабатлана.
Безнең авылда калай түбә ябучылар бәяне дистә еллар дәвамында арттыра алмадылар – бу Барый абыйның авылдашларына эшләгән чираттагы изгелеге иде.
Еллар үтә, ул япкан түбәләр һаман да яңгыр үткәрми, кар кертми. Мәңгелек итеп эшләгән капка тоткалары кебек аны хәтерләтәләр. «Менә Барый түбәне япкан елда, – дип сүз башлый берәрсе, – йә аннан берәр ел бу якка таба микән?»
Барый тырма ясап биргән, Барый сука төрәнен көйләгән елларда...
 
* * *
 
Көтү куып кереп, чәй эчеп утырганда, Барый абый ниндидер җыр көйләп безнең рәшәткә турыннан узар иде. Үткәнен сиздерү өчен микән, җыры безнең өй турында көчәя. Аягын да ныграк басар, кайчагында өтерге йә чүкеч сабы белән рә­шәткәгә сызып барыр.
Энем белән ачылмалы тәрәзәгә ташла­набыз, аны сәламлибез. Ә ул, белеп торсыннар дигән кебек:
– Менә Диләфрүз апага менеп төшәм әле, җәфа тәрегә, – дип көлә.
Сөйләшүендә бер дә җәфаланып менү сизелми. «Сүз җилеме өчен генә әйтә ул аны», – ди иде әни.
Әйе, авыл зур, карчык-корчык күп. Барый абыйны чират торып көтеп алалар. Ә ул хәлсез карчыкларга, авыру апалар­га, тормыш баскан, җиргә чүктергән карт­ларга кырт кисеп, юк, дип әйтә алмый. Аларның түләргә акчалары каты-коты икәнен дә белә. Әле беркөнне генә сөй­ләшеп утырды:
– Өйдә үз эшем дә җитәрлек, әле лапас баганаларын алыштырасы бар. Бакырчы чишмәсенә суга төшә торган чатта киртәнең ике баганасы черегән, ир кешеле ху­җалыкка килешми бит ул, кәкә. Аларның ирләре, малайлары белән сугышка киттем. Ә сугышка кадәр ничә еллар тату-дус яшәдек, һәрберсе исән килеш күз ал­дында тора. Исән булсалар, мин төзәтеп йөрер идеммени аларның җимерек каралты-курасын? Таза, матур ирләр. Менә Рә­химулланы гына ал син. Сугыш вакытын­да фронттан Казанга татарча көрәшкә кайтардылар бит. Шунда батыр калган. Күп тә үтмәде, публиге килде. Тоткан җирдән өзә торган егет иде. – Барый абый кулларын йомарлый. – Их! – дип утыр­гычка сугып куя. – Ә шулай да әшәке ке­шегә бармыйм. Әшәке кеше белән әйбәт кешенең аермасы саклансын. Әнә Гайшә апа бар, кеше әләкли, кайсы гайбәт сатып йөри. Бүген рәхәтләнеп ял итәм әле, – ди Барый абый.
Мин, шуннан файдаланып, күптән уйлап йөргән сорауны бирәм, чөнки фрон­товик бүген бәйрәмчә киенгән – яңа сол­дат чалбары, яңа гимнастерка, күкрәк ту­лы медаль, башта яңа фуражка.
Ул миңа очкынлы күзләре белән башын кыеклап карап тора да:
– Ярар инде алайса, күптән сөйләгән юк, гаепләмә тегеләй-болай чыкса. Ау мылтыгыннан башка корал күргән егет түгел идем. Ә, әйе, мин сугышка кадәр Камал картта молотобоец булып эшләдем. Ай, усал тимерче иде, ләкин гадел. Кайсы ягым белән ошаганмындыр, белмим, таза идем, чибәр идем. Беләкләр – менә, бар нәрсә дә үз урынында. Шунда наган күргәнем бар икән. Урман аша чыгасы, базарга барасы булса, үзе белән наганын алыр иде. Эшкә оста иде, шул өйрәтте мине тимер серләренә, гомергә тамак туйдырырлык ризык бирде. Сугыш башланды. Абый югалды. Әти китте, ул исән кайтты кайтуын, ләкин чирләп. Өч ел урын өстендә ятты да, күмдек. Минем белән йөргән егетләр сугышка алынды­лар, күбесенең белеме дә юк. Ә мин җидене бетердем, ул чагында зур белем иде ул, кәкә. Сирәк кеше бетерде, менә синең атаң Түбән Ушмыда бетерде, ә миңа авылда бетерү бәхете тәтеде, ул вакытта мәктәбебез җидееллыкка әйләнгән иде. Менә шушы сез укый торган Исмәгыйль бай йортында. Минем яшь җитми, алда­лап та карадым. Иртә, ди военком. Сугышның икенче елында унҗиденче яшьтә комиссиягә чакырдылар. Киттек Норма Сәми белән. Шыр юләр иде ул Норма Сәми яшь чагында. Хәзер дә шулай. Сәмине әйтәм, әле сугышка алмыйлар, дип курка, военврач янына буй үлчәтергә килгәч, аяк очына басып тора, күрде дә көлде тегесе: «Вольно, Шакуров!» – ди. Аннары Сәминең үкчәсенә тимер линей­ка белән сукты. Комиссиядән каралып кайтып киләбез. Шул Сәми Ташлы авыл­дан Краснайга баручы урысның, менә ул урыс тач Әгъзам абыйга охшаган иде, үзе озын, үзе җирән, – дип көлеп җибәрә Ба­рый абый, – чыбыркысын тартты да алды. Без дә атта, урыс та атта, ләкин йөге авыр тегенең. Дилбегәне хатынына бирде дә куып торып китте, менә җитәм, менә җитәм, дип кенә йөгерә. Ә Сәми, юләр тәре, чыбыркысы белән үртәп котыртып тора. Тотса үтерә иде, әздән калды. Йодрык селкеп сүгенде дә кире борылды урыс. Без сугышка киткәндә, матур җәй көне иде, шул Сәми белән инде. Туганнар елашып калды. Әни берүзе Саурыш тавына кадәр озата барды. Шуңа күрә исән кайтканмындыр дип уйлыйм. Мамадыштан Кукмарага, Кукмарадан Казанга китерделәр. Татвоенкомат ишегалдын­да безнең кебек яше тулыр-тулмас малайлар кайнап тора. Ике әзмәвердәй егет. Берсе – тач Хәбыйк Хөсәене инде, буйга да, төскә дә; икенчесе – тач Чүлмәк Вагыйзе, суйган да каплаган...
Барый абый сөйләүдән туктап, теге урысларның аркылысын-буен үлчәгән ке­бек, хәрәкәтләр ясап ала, тач шул Чүлмәк Вагыйзе.
– Йөриләр, мин сиңа әйтим, биштәрләрне җиргә кактырып, үзләренә ошаган ризыкны җыеп. Мөселманнарга: «Татарская морда!» – дип кенә җибәрәләр. Сугыштан качып яткан нәрсәләрме, төр­мәдән генә чыкканнармы, шуңа охшаган. Торабыз кот очып. Киләләр ишегалды буйлап ясак җыеп, үткән малайлар шапын-шыпын гына кырыйга таялар. Сәми кымшанмагач, мин дә китмәдем. Алдагы урыс килде дә Сәминең фуражкасын басып киертте. Сәми фуражкасын болгап атты да бирде теге урыска берне, теге таш койма янына барып төште. Аңы киттеме, үлдеме, әле нәрсә булганына төшенеп җитә алмыймы, селкенми дә. Чәчен чалгы пәке белән ялтыратып кырган Сәмигулла ырылдап җибәрде: куеныннан олы пычак чыгарып, икенче урысның ияк астына терәп куйды. «Суям! – дип кычкы­рып җибәрде ул. – Кайсыгыз ясин укый белә?» Чырае кәфенлек төсенә кергән урыс, пычак тәненә баткан саен чигенә барып, иптәше янына егылды. Татвоенкомат ишегалдында үле тынлык урнашты. Барып утырды Сәми иң биек җиргә, мине чакырып китерде. «Син грамотный, штаб булырсың», – ди. Бармагы белән генә чакырып китерде сугып еккан урысны, биштәрләрен кактырды. Шактый талаганнар икән, нинди генә ризык юк. «Бар, үзләренекен алсыннар, кешенекен алсалар, суям! – диде. – Ә әйберләрен ишегалдына куй, танып алсыннар, түбәтәйләрен дә, кашык-кружкаларын да». Егетләр әйберләрен алып бетерделәр. Шуннан соң Сәми бәдрәфкә дә җәяү йөрми, урыслар аны күтәреп алып баралар. Икебезнең биштәрләрне дә алар саклый, алар күтәреп йөри. Китте безне сыйларга маташу. Поездда барганда да шул хәл. Сәми белән безгә итне, сохарины, чәйне ташыйлар гына. Горький шәһәрендә пу­леметчылыкка укый башлагач, урыслар белән танышып киттек. Сабан туе ясау истә калган. Көрәшкәндә ике урыс барыбызны да җиңә, шуннан мәйданга Сәмигулла чыга. Буе Петрның иңбашына да җитми, ә Петрны күтәреп ала да җиргә бәрә. Тирә-юнь дер селкенә. Иван керә, аңа да шул ук хәл. «Не может быть?» – ди Петр, тагын керә. Тагын чалт. Иван керә - безнең көлүдән Горький шәһәренең барлык чыпчыклары пырылдап очып китә. Командирлыкка да укырга кыстаганнар иде, бармадым, миңа тимер якынрак булды. Өйрәндем пулеметны. Әйбәт, ышанычлы машина. Гәүдәне дер-дер калтыратып атасың, ерактан ала...
Барый абый бертын сөйләми тора, аннары тагын башлый:
– Немец бик көчле сугышты, – ди ул, – киноларда дөрес күрсәтмиләр. Мин аны үз күзләрем белән күрмәсәм, әйтмәс идем. Мәскәүгә, Сталинградка килеп җит тә син. Иң хәерче немец солдаты велосипедта йөри. Аларның туп тарта торган атларының тоягы да чиләк авызы кадәр. Белеп сугышты немец, безнекеләрне кырды гына. Миналары бик куркыныч иде. Сала башлый квадратлап – чамалап пулеметыңны тиз генә күчермәсең, тора-бара, беренче аткан җиреңә сала. Ә урынны үзгәрткән чакта осколкы тиеп, йә яраланасың, йә үләсең. Иптәшем бар иде, Горбатько, мине тылга лентага җибәреп, пулемет янында калды. Килүемә пулеметның бер тәгәрмәче генә калган, чәчеп аткан. Сүтеп ике кеше күтәреп йөри идек, икебезгә алтмыш дүрт килограмм, менә уйлап кара син, Горбатько өчен шактый немецны кырдым. Бигрәк тә Шәрифҗан абыйның үлеме кызганыч булды. Минем хәлне белеп, сугыш кадәр сугышта авылдашын очратуга сөенеп китте генә, үзәнлектә снаряд икегә аерган да ташлаган. Сугыш менә шундый нәрсә ул, кәкә. Кино белән китаптагыча түгел...
Шулай итеп, Константин Симоновның солдат мемуарларын укыганчы, сугыш дөреслеген мин Барый абыйдан ишеттем.
– Әгәр дә безнең халык тормыш авырлыгын күп татымаган булса, халык саны күп булмаса, җиңмәс идек, аннан солдат­лар бик каты эшләде. Латыш җирендә сугышканда сазлыкка туры килдек. Начар, юештә ятасың, туңдыра. Каты җирдә ятсак, күптән үлгән булыр идек. Мина чы­елдап килә дә, бултыйк сазга – шартла­мый, ә туры эләгү сирәк була, урынны гел алыштырып торабыз. Немец снайперы ия­ләште бит. Минометлар аткан чакта щитка ике-өч пуля тиде. Сулы чокырга чумыйк, дим Алексейга. Ул минем икенче номерым. Өлгерә алмадык. Алексейны үтерде, мине яралады. Мин госпитальгә эләктем. Хирург хатын: «Аягыгызны ки­сәбез», – ди. Мин әйтәм: «Не дам, лучше умру!» – дим. Әнә, укытучы Мөнип абыйны беләсең бит, бер аягы бот төбеннән юк. Яшәүмени инде ул, кәкә? «Ладно, сынок», – диде карт врач, алып калды аяк­ны. Тик менә, – дип, Барый абый туктап калды, моңсуланды, уйга чумды... – Менә шуңа иртә агара бу чәч, безнең нәселдә чәч агару юк бит ул, кәкә. Сәми дә исән кайтты, ярасы ябылмый, беренче уруппа инвалид, үзе псих. Җен сәламәтлеге бир­гәндер Ходай: урман кисә, юләр тәре. Әйбәт кенә, үз кадерен белеп кенә торса, мең ел яшисе кеше бит. Менә мин унтугыз яшемдә инвалид булдым, сугыш шундый нәрсә ул, – дип сүзен бетерә ветеран.
Мин, шушы вакыйгаларны белгән хәлдә, медальләр тагып чыккан Барый абыйдан көлгән кешеләрне яратмый идем. Әле хезмәт армиясендә йөргәне, тылда шофер булып хезмәт иткәне, аш пешереп ятканы көлгән була. Ә Барый абый унҗиде яшендә үлем арасында йөргән, яраланган, яшьлеген калдырган.
 
Дәвамы: http://maydan.tatar/kicher-kichere-alsan-essenyn-devamy/

Рафаил ГАЗИЗОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар