Логотип «Мәйдан» журналы

Кайту

Роман (журнал варианты)

Пролог

Таң ат­ма­ган иде әле. Ха­ли­дә арт бак­ча­да шау-шу ише­теп уян­ды. Үзәк­не өзеп, кош кыч­кы­ра. Бе­рәү ге­нә тү­гел ши­кел­ле. Аңыш­мый­ча, бер­ка­дәр тың­лап ят­ты.
– Чр-р-р, чр-р-р... – Ча­кы­ру­лы, ис­кәрт­кеч шом­лы аваз җан­ны ай­кый. Ара-ти­рә ял­гыз та­ма­ша­чы кул чап­кан ке­бек шап-шап итеп ал­ган аваз да ише­те­леп ала. Хә­веф­ле уй­лар би­е­шә... Их син! Та­гын ни бул­сын бак­ча­да? Сы­ер­чык­ла­ры, сы­ер­чык­ла­ры! Җи­тез ге­нә тор­ды да кыз тә­рә­зә­гә кап­лан­ды.
– Их, бә­гырь­ләр! – Күз­лә­рен ача-йо­ма кы­сып, җе­те­лән­де­реп ка­ра­ды. Ка­раң­гы­лык­та «ка­ра­лык» хә­рә­кәт итә: – Ах, ка­ба­хәт!.. – дип ха­фа­ла­нып пы­шыл­да­ды кыз һәм то­мы­ры­лып чы­гар­га ашык­ты. Ка­ба­лан­ган са­ен ки­ем­нә­ре ка­рыш­кан сы­ман: эл­геч­тән әти­се кия тор­ган өс ки­е­мен алып иң­ба­шы­на сал­са, ишек төбен­дә иш­ле га­и­лә­нең нәкъ ме­нә бү­ген – ки­рәк­тә, аяк­ка эләр­гә ник бер сы­ңар аяк ки­е­ме бул­сын?!.
Үзәк өз­геч та­выш та­гын ка­бат­лан­ды. Ха­ли­дә яла­на­як бак­ча­га атыл­ды. Сы­ер­чык оя­сы өс­те­нә ка­ра-куч­кыл кош бас­кан да, оя авы­зы­на ба­шын тык­кан. Ата сыер­чык очып ки­леп чу­кы­мак­чы үзен, әм­ма хә­тәр кош оя өс­те­нә кү­тә­ре­лү бе­лән ул ки­ре чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр.
– Ах!.. Кө-ө-өш-ш! – Ха­ли­дә, як-ягы­на ка­ра­нып, җир­дән таш-ма­зар эз­лә­де. Хис­мәт абый­сы ялт ит­тер­гән бак­ча­да таш ау­нап ята­мы соң ин­де? Кой­ма­га сөялгән кү­сәк­не кү­рү­е­нә сө­е­неп, аны, җил­лә­неп, бәд­бә­хет­кә то­мыр­ды. Ти­мә­де лә. Әм­ма хә­тәр кош, туз­гы­ган озын чәч­ле, җил­бә­гәй җи­бә­рел­гән зур ка­ра биш­мәт ки­гән үзен­нән дә хә­тәр­рәк кыз­ны кү­реп бул­са ки­рәк, оя­ны кал­ды­рып, чит­кә­рәк оч­ты. Шу­ны гы­на көт­кән­дәй, әсә­рен­гән сы­ер­чык оя өс­те­нә ки­леп кун­ды.
– Бә­гырь ки­сәк! – Ха­ли­дә, көч­ләр­нең ти­гез бул­ма­вын кү­реп, чын йө­рәк­тән кош­ны кыз­ган­ды. – И, җан­ка­ем! – Кыз, бор­чы­лып, алар­ны кү­зәт­те. Җит­мә­сә, оя эчен­дә чи-чи ки­леп, ба­ла­ла­ры чы­рыл­дый.
Ана сы­ер­чык та оя­дан чык­кач, ка­нат­ла­рын ка­га-ка­га, пар­лап, ка­бат чыр-чыр ки­леп, оя өс­тен­дә оч­ты­лар. «Сер­лә­шә­сез­ме, и бә­гырь­ләр?»
Урам ба­га­на­сын­да­гы ут­тан җә­ел­гән сү­рән як­ты­да шом­лы кош­ның, ка­ра-куч­кыл ка­нат­ла­рын җә­еп, үзе­нә та­бан кәк­рә­еп тор­ган тыр­нак­лы сар­гылт аяк­ла­рын су­за тө­шеп, ка­бат оя­га юл ал­га­ны шәй­лән­де. Ул якын­ла­шу бе­лән Ха­ли­дә, аяк ас­тын­нан йод­рык ка­дәр туф­рак түм­гә­ге алып, өс­кә то­мыр­ды: 
– Көш-ш, за­ра­зы! – Кы­сыл­ган йод­ры­гын яман нык итеп бол­га­ды. Ни хик­мәт, хә­тәр кош ка­бат чит­кә бо­рыл­ды. Ерак­ка­рак – бә­рәң­ге бак­ча­сы ар­тын­да­гы куе агач­лык ара­сы­на ке­реп югал­ды. «Ки­леп ке­нә ка­ра!» Ха­ли­дә­нең уй­ла­ры гы­на тү­гел, күз ка­ра­шы да җил­кен­гән йө­рәк яр­су­ы­на яраш­лы – әсә­рен­гән. Йорт стена­сы­на те­рә­леп, пар сы­ер­чык­лар­ның оя­га ке­реп ки­тү­лә­рен, бе­раз­дан ата сы­ер­чык­ның чы­гып, йом­шаг­рак сыз­гы­ру­га ох­шаш та­выш чы­га­рып оя өс­тен­дә то­ру­ын күр­гәч, кү­ңе­ле­нә җи­ңү хи­се оя­ла­ды. «И әти кош! Ма­ла­дис син! Як­тыр­ган­чы сак­лыйм, як­лыйм. Ти­дерт­мим, бә­гырь­ләр!» – дип, кү­ңе­лен­нән тан­та­на ит­те Ха­ли­дә.
Ир­тә яз­дан бак­ча­ла­ры­на кай­ту­ын көт­те бит алар­ның. Сы­ңар уч ка­дәр ге­нә кош бит ул! Ни­ка­дәр акыл, ни­ка­дәр яра­ту би­рел­гән үз­лә­ре­нә. Озын юл­лар үтеп, мих­нәт­ләр ки­чеп кай­тып, ту­ган җир­лә­рен­дә үз­лә­ре­нең нә­сел­лә­рен дә­вам итү­лә­рен уй­лап сок­ла­на ул алар­га.
Төн­нең ка­ра­сы то­нык­ла­на төш­кән сы­ман. Ха­ли­дә үзе­нең ту­ңу­ын абай­лап ал­ды. Бә­рәч, ул әле кич­тән ге­нә ка­зыл­ган туф­ра­кта яла­на­як ба­сып то­ра икән. Мәр­хү­мә әби­сен­нән кал­ган, ин­де җиң оч­ла­ры, түш ту­ры­ла­ры кыр­шыл­ган плүш жа­кет­ны соң­гы ва­кыт­та әти­се үз итә баш­лап, төн­нә­рен тә­мә­ке көй­рә­тер­гә чык­кан­да ар­ка­сы­на са­ла иде. «Ә­би чик­мә­не!» – бер­ту­ган­на­ры шу­лай дип атый­лар аны. Ха­ли­дә, «чик­мән»­нең итәк-ча­бу­ла­рын тар­та тө­шеп, үз-үзен коч­ты. Шул мәл­дә авыл кү­ген­дә Хис­мәт абый­сы­ның мә­кам­ле аза­ны яң­гы­ра­ды. Ди­мәк, ко­яш чы­гар­га сә­гать ярым­лап ва­кыт бар, дип уй­ла­ды ул. Сих­ри аһәң галәмне тын кал­дыр­ды. Исем­сез кош ка­бат кил­мә­де.
Азан та­вы­шы ты­ну бе­лән сы­ер­чык­лар­ тук­тау­сыз оя ти­рә­ли оча баш­ла­ды. Ин­тер­нет­та шу­шы ара­да гы­на, кәгъ­бә ти­рә­ли очып, кош­лар­ның тә­ваф ясау­ла­рын тын­сыз ка­лып ка­ра­ган иде. Бу ох­шаш­лык аның исен-һу­шын ал­ды. Күз­лә­ре киң ачы­лып кы­на кал­ма­ды, аңы ки­ңәй­де, кү­ңе­ле­нә аң­ла­та ал­мас­лык ила­һи көч кер­де. Гү­зәл гамь бе­лән из­рәп-йом­шап өй сте­на­сы­на сө­ял­гән кыз, күз­лә­рен йо­мып, миз­гел эчен­дә иҗат дул­кы­ны­на күч­те: хә­тәр кош бе­лән сы­ер­чык­лар ара­сын­да бул­ган хәл-ва­кый­га го­мум­ке­ше­лек дөнь­я­сы­на бәй­ле мә­ка­лә бу­лып ту­ды. Хы­я­лый акыл шул миз­гел­дә хуш­ла­нып, яз­ма­сын мө­хәр­ри­ре өс­тә­ле­нә ку­яр­га да өл­гер­де. Әм­ма тат­лы хы­ял, үзе­нең юга­ры нок­та­сы­на мен­гәч ке­нә, ку­а­ны­чы ки­тел­де. Их! Факт – фо­то­су­рәт ки­рәк иде бит?! Кү­ңе­лен канәгатьсезлек би­лә­де. Фо­то­ап­па­ра­тын яки те­ле­фо­нын өй­дән алып чы­гар­га өл­гер­мә­я­чә­я­ген бел­гән­гә ге­нә тү­гел, ка­нат­лы дус­ла­рын кү­зә­тү­сез кал­ды­ра­сы кил­мә­ве иде аның. Сы­ер­чык­лар тө­шә­ле-ме­нә­ле бер тү­гә­рәк ясап оча­лар. Шәт, ул мәл­гунь ин­де кил­мәс­тер?! Ко­яш чы­гар­га күп ва­кыт кал­ма­ган­дыр. Күз иялә­шүе ге­нә тү­гел ин­де – чын­лап як­ты­ра ба­ра. Иҗат хи­се ка­нат­лы дус­ла­рын­нан өс­тен­рәк иде бул­са ки­рәк, сы­ер­чык­ла­рын озак­лап бер кү­зен­нән ки­чер­де дә өе­нә юнәл­де. Кү­ңел ту­лы сок­ла­ну: «Нә­ни ге­нә җан­нар саф кү­ңел­ләр­не ал­гы­сы­тыр­дай зур, нин­ди ма­тур га­мәл­ләр баш­ка­ра­лар! Әнә ту­ма­ган таң да тәмам ту­ган ке­бек...» Ә ка­ба­хәт га­мәл­ләр гел ка­раң­гы­да эшләнә...
Кыз ар­ты­на бо­рыл­ды: күз ка­ра­шы сы­ер­чык­ла­рын бар­ла­ды. Зәң­гәр күк­ләр­не ко­лач­ла­ган ка­нат­лы дус­ла­ры­на хы­я­нәт ит­мәс – тә­рә­зә­дән кү­зә­тә­чә­ге исәпләнгән.
Ә өй­дә ул, өй­дә... ки­нәт ке­нә зи­һе­не ачы­лып кит­кән ке­бек, идән ур­та­сын­да как­кан ка­зык сы­ман куз­га­ла ал­мый­ча тор­ды. Ка­ра, әти­се бе­лән әни­се баш калкы­тып та ка­ра­ма­ды­лар бит. Ышан­мый­ча, тың­лап тор­ды: ти­гез ге­нә тын ал­ган­на­ры ише­те­лә – йок­лый­лар. «Ни­чек ин­де?! Ни­чек йок­лый ала­ла-а-р? – Җан ава­зы аны га­җиз­лән­де­рә – күз­лә­рен яшь­лән­де­рә. – Бак­ча­да кош­лар чә­кә­ләш­те. Ка­ты орыш бул­ды! Нә­ни кош­лар­ны явыз кош кы­ер­сыт­ты!..» Бер мәл әти­се бе­лән әни­се­нә кыз­га­нып ка­рап тор­ды да ак­рын гы­на эне­се бүл­мә­се­нең ише­ген ач­ты: Ай­дар әле клуб­ка дип чы­гып кит­кән­нән кайт­ма­ган иде. Сең­ле­се­нең бүл­мә ише­ге ябык, ачып тор­ма­ды. Өй­дә­ге­ләр ба­ры­сы да ка­мил ише­тә: аяк баш­ла­ры­на гы­на ба­сып үт­сә дә, яр­ты га­сыр­лык агач идән шы­гыр­дый. Йорт хуҗа­ла­ры һич югы күз­лә­рен ачар­га ти­еш иде. Ярар, азан­ны ишет­мәс­кә күн­гән­нәр, ә ачыр­га­ла­нып кыч­кыр­ган кош­лар­ны ишет­мә­де­ләр­ме? Шак­кат­ты Халидә. Туң­ган гәү­дә­се­нә кай­нар­лык йө­гер­де. Ал­гы як­ка чы­гып, тә­рә­зә бу­е­на ки­леп бас­ты. «И ва­ем­сыз дөнья! Ә сез – бә­гырь­ләр, ту­ган як, ту­ган бак­ча дип, ерак җир­ләр­дән җир­сеп кайт­ты­гыз ин­де...» Тә­рә­зә ар­кы­лы кү­рен­гән дөнья – рә­шә аша кү­рен­гән ке­бек дул­кын­ла­на­мы, әл­лә шу­лай кү­ре­нә ге­нә­ме? Ха­ли­дә биш­мәт җи­ңе бе­лән җи­тез ге­нә пы­я­ла­ны сөрт­те – кү­ре­неш үз­гәр­мә­де. Тә­рә­зә шу­лай ике­лә­теп күр­сә­тә лә­ба­са! «Пы­я­ла­сы сый­фат­сыз!» ди­гән фи­кер сызылып үт­те дә уй­лар ка­бат ир­тән­ге хәл­ләр­гә то­таш­ты. «Их, дөнь­я­сы!..» Ча­ра­сыз­лык­та мәр­хү­мә әби­се әй­тер­гә ярат­кан сык­та­ну сү­зе­нең ис­кә тө­шү­ен ка­ра син?!. Ә кы­за­рып кил­гән ерак офык аның уй­ла­рын та­гын да ку­әт­ләп, кыз­ды­рып җи­бәр­де: «Ни бул­ган дөнь­я­сы­на?!. Мин бер ге­нә төр­дә кү­рәм.. Кө-рә-шәм!» Бер чир­ка­нып ки­е­ре­лү бе­лән, ка­ра биш­мә­те сы­ды­ры­лып аяк ас­ты­на төш­те. Үт­кер ка­раш тә­рә­зә аша ерак ал­су офык­ны иң­ли, уй­лар кат­гый, кул­лар ка­ләм-кә­газь кап­шый...

1

Ишек­тән ки­леп ке­рү бе­лән ике як сте­на­да зур тә­рә­зә­ләр күз­гә таш­ла­на. Өчен­че сте­на­да зур гы­на ки­тап шка­фы. Бу шкаф та ак төс­тә бул­ган­га­мы, пы­я­ла ишек­лә­рен­дә көн су­рә­те – ко­яш нур­ла­ры ял­ты­ра­ган­га­мы, ул өчен­че тә­рә­зә­не хә­тер­лә­тә. «Ки­тап­сыз өй – тә­рә­зә­сез бүл­мә», ди­ләр. Мө­га­ен, ко­яш нур­ла­ры да, ха­кый­кать­кә тан­та­на итеп, ки­тап ти­рә­сен­дә би­е­шә­дер. Хә­биб­рах­ман кот­тед­жы­ның бе­рен­че ка­ты­на ур­наш­кан ре­дак­ция әнә шу­лай то­таш тә­рә­зә­дән тора сы­ман. Дүрт эш өс­тә­ле бүл­мә­нең нәкъ ур­та­сы­на бер-бер­се­нә то­таш­ты­рып ку­ел­ган. «Дүр­тен­че өс­тәл­дә кем уты­ра?» – дип  со­ра­ганн­нар­га Ха­ли­дә: «Власть уты­ра!» – дип җа­вап­лый. Бик си­рәк­ләр ге­нә аң­лый. Баш кү­тәр­ми эш­ләр­гә һә­вәс та­тар ярый ла чәй эчәр­гә яра­та. Ха­ки­ми­ят­нең дүр­тен­че вәкилләре, әнә шул өс­тәл ар­ты­на җы­е­лып, гәп­лә­шә-гәп­лә­шә тәм­ләп чәй эч­кән­дә, тын­гы­сыз җан­на­ры­на ял ала­лар. Авыл, ил тор­мы­шы­на би­та­раф булмаган­нар­га, биг­рәк тә нәр­сә бе­лән дә ки­леш­ми­чә, яз­ма­ча ни дә бул­са кал­ды­ра­сы ки­лү­че­ләр­гә шул өс­тәл ар­ты­на уты­рып язар­га тәкъ­дим итә­ләр алар. Авыл җир­ле­ге бул­гач, бер йо­мыш­сыз да ре­дак­ци­я­гә су­гы­лу­чы күп. Ан­дый­лар, урын тәкъ­дим ит­сә­ләр дә, ишек тө­бен­нән ары уз­мый. Хә­биб­рах­ман­ның әнисе­нең сең­ле­се дә ке­реп утыр­га­лый. Кар­чык­ның бар за­ры – ял­гыз­лык­тан сук­ра­ну. Ә кай­чак, кү­ңе­ле ка­бул итә ал­ма­ган хәл-әх­вәл­ләр­гә фи­ке­рен белдереп, ду ки­те­реп ту­зы­нып та ала. Дүрт ир ба­ла­сы чит җир­ләр­гә та­рал­ган әбе­кәй­нең. Баш мө­хәр­рир үз ке­ше бул­гач, тар­тын­мый­ча түр­гә үк – тә­рә­зә буена, ра­дио яны­на ба­рып ба­са ул.
Зөл­хә­би­рә, олы ке­ше итеп хөр­мәт­ләп, бү­ген дә чәй ясап өс­тәл­гә ча­кыр­ды, ә Хә­биб­рах­ман, га­дәт­тә­ге­чә, та­выш те­ра­пи­я­се ясый – ак­рын гы­на ише­те­лер­лек итеп «Кү­ңел» ра­ди­о­сын куш­ты. Һәр ке­ше кү­ңе­лен­дә үз­гә моң яши шул. Җи­һан кар­шын­да бер­мә-бер ба­сып кал­ган­да, ул көй­не ба­ры үзе ге­нә ише­тә Ке­ше.Ха­ли­дә яшь бул­са да, моң­лы җыр­лар­ны яра­тып тың­лый. Гөл­җи­һан, ясал­ган чәй­гә ка­гыл­мый­ча да, из­рәп уты­ра. Ак­рын гы­на ку­шы­лып җыр­лый – күп сөйлә­шеп ко­ма­чау­ла­мый, рәх­мәт төш­ке­ре: 

Һа­ва­лар­да тор­на та­выш­ла­ры,
Ише­те­лә ка­нат ка­гыш­ла­ры.
Кош­лар­да да ке­ше яз­мыш­ла­ры,
Чит җир­ләр­дән кай­тып ба­рыш­ла­ры. 

– Хә­тер­ли­сең­ме, апа, әни яра­та иде бу җыр­ны, – дип әй­теп куй­ды Хә­биб­рах­ман. – Ни дип ярат­ты икән? Улын су­гыш­ка озат­кан ке­ше дә тү­гел иде бит.
– Өй­лән­де­рү шул ин­де – афәт­ле: әл­лә кай­та ба­ла ту­ган йорт­ка, әл­лә ка­тын ягын ка­е­рып, эз­сез юга­ла. – Төрт­мә тел җан­ны пы­чак бе­лән чы­ра тел­гән ке­бек тел­де – ра­дио кот­кар­ма­ды: – Ән­кәң, «и­сем­нән Хәйб­рах­ма­ным чы­гып тор­сын дип, Чиш­мә­су юлын көн­гә ике урыйм», – дия иде.
Мө­хәр­рир, ка­ра­шын мо­ни­тор­дан алып, бер мәл ту­ган апа­сы­на ка­рап тор­ды да кү­ңел җил­ке­нү­ен­нән кла­ви­а­ту­ра­га ныг­рак ба­сып эш­ли баш­ла­ды. Ин­де ничән­че кат әй­тә бу сү­зен?! Җа­вап­сыз ка­ла ал­мый иде.
– Ат­на­га бер көн бул­ган ял­ны га­и­лә­мә ба­гыш­лый­сы ки­лә иде шул, Гөл­җи­һан апа. «Бу­са­гам­нан ат­лап кер­мә­сен!» – ди­гәч, На­дя без­гә кай­ту­дан баш тарт­ты. Ял­гы­зың гы­на зур­лап кай­тып бул­мый ул. Өй­дә­ге­ләр­гә сиз­дер­ми­чә, җил­де­реп ке­нә, бе­рәр сә­гать­кә, «ко­ман­ди­ров­ка­га ба­ры­шым» дип кай­тып ки­лә тор­ган идем. Әйт­мә­сәм дә, син мо­ны бе­лә­сең. Әни­гә кә­рәз­ле те­ле­фон алып кай­тып тот­тыр­гач, кай­ту­лар си­рә­гәй­де шул. Ул­ла­рым, алар­га еш кай­тып йөр­гәч, Надя­ның әти-әни­сен бик ярат­ты. «Кай­чан ба­ра­быз?» – дип, Да­мир ап­ты­ра­та, ә ял көн­нә­рен­дә: «Ә­би-ба­бай яны­на ба­ра­быз!» – дип ир­түк то­рып, эне­сен дә ко­тыр­тып куя иде. Ба­ла­ла­рың кай­да – үзең шун­да ин­де, ту­га­ным-апа.
Әгәр мәгъ­лүм «Җыр­лыйк әле» тап­шы­ру­ын­да Зөл­хә­би­рә кат­наш­са, бе­рен­че­лек­не бир­мәс иде. Җыр­га кү­ңе­лен­нән ге­нә ку­шы­лып, җыр дул­кы­нын­да тибрәлүен ре­дак­ци­я­дә­ге­ләр бе­лә.
– Гөл­су бе­лән бер­гә эш­ли баш­ла­ган ел­лар­да Гөл­су җыр­лый иде «Кай­ту»­ны. Кон­церт­лар­да. Бер­чак Бу­лат­ның әни­се, ал­гы рәт урын­дык ар­ка­сы­на ба­шын терәп, ты­е­ла ал­мый ела­ды. Ул елый дип, мин дә ела­ган идем.
Ха­ли­дә күз­лә­рен зур итеп ачып:
– Ник ела­ды­гыз? – дип ап­ты­рап со­ра­ды.
– Бу­лат Чеч­ня­да иде ул чак.
– Ә-ә... Хә­биб­рах­ман абый, ә мин бер көн­не Бу­лат абый­ны әл­лә нин­ди аң­ла­еш­сыз ха­ләт­тә күр­дем. Әби әйт­меш­ли, дөнь­я­дан ха­ли бул­ган – шун­дый гамь­сез чы­рай­лы иде. Авыр­дыр аңа.
– Хәйб­рах­ман, ул Сә­лия кы­зы ирен сан­ла­мый икән, па­кыч. Те­ге­се, ни ат­лы әле, чә­чәк күк ка­ты­ны өс­тен­нән ник гү­ләйт итә ин­де? Нәс­тә җит­ми ин­де аңар? И Ал­ла­ка­ем...
Ха­ли­дә корт чак­кан күк сис­кә­неп бо­ры­лып ка­ра­ды. Кар­чык Ха­ли­дә­нең Ра­мил кы­зы бу­лу­ын абай­ла­мый сөй­ли иде.
– Апа, мон­да ан­дый сүз­ләр сөй­лә­шер­гә яра­мый! – ди­яр­гә ашык­ты Хә­биб­рах­ман.
– Нәс­тә яра­мый ин­де? Бө­тен ке­ше сөй­лә­гән­не.
– Гай­бәт сөй­ли тор­ган урын тү­гел ре­дак­ция!
– Җа­рар алай­са.
Ха­ли­дә те­лә­сә йо­мы­кый хо­лык­лы­лар те­ле­нә ач­кыч та­бу­чы, усал­лар­ның сүз рә­ве­шен дә уңай­га сал­ды­ру­чы, хәт­та ки­ре­бет­кән ке­ше­ләр­дән дә ме­нә ди­гән итеп ин­тервью алу ос­та­сы иде. Фи­кер­лә­ве җи­тез, һәр уңай­сыз­лык­ны дө­рес юнә­леш­кә бо­ру сә­лә­те бар.
– Апа, син бер­чак, яз­ган бә­ет­лә­рем­не алып ки­ләм, ди­дең. Әй­дә, га­зе­та­да чы­га­рыйм бе­рәр­сен?!
– Әйт­кә­ни­ем шул.
Урам­нан кый­гак-кый­гак кыр каз­ла­ры та­вы­шы ише­тел­де. Ха­ли­дә җи­тез ге­нә уры­нын­нан тор­ды да, тәэ­сир­лә­неп, тә­рә­зә­гә кап­лан­ды.
– Кыр каз­ла­ры кай­та­мы?! Шө­кер! – дип, мө­хәр­рир дә тә­рә­зә бу­е­на кил­де.
– Их, та­выш­ла­ры-ы! Яз – уя­ну, саф­ла­ну, дип бел­ми ге­нә әйт­ми­ләр ин­де! Ни­гә шу­шы кү­ре­неш җан­ны куз­га­та икән ул? Кай­бе­рәү­ләр «кош­лар кил­де» дип сөй­лә­шә. Ап­ты­рыйм шу­ңа. Ки­лү бе­лән кай­ту­ның аер­ма­сы – тау ка­дәр.
– Аң­лау җит­ми.
– Кош­лар­ның фит­ри иман­на­ры бо­зыл­ма­ган шул, олан­нар. Кай­та­лар!
Ха­ли­дә кар­чык­ка бо­ры­лып ка­ра­ды. Әбе­кәй­нең күз­лә­ре яшь­лән­гән. Фит­ри иман ди­ме? Ни ди­гән сүз соң әле бу?! Һа­ва­лар­дан әле дә «кый­гак-кый­гак» ди­гән та­выш­лар ише­те­лә. Ха­ли­дә, тә­рә­зә­дән тә­рә­зә­гә кү­чеп, кош­лар­ны күз ка­ра­шы бе­лән озат­ты. Та­мак тө­бе­нә тө­ер утыр­ды, ә кү­ңел­дә үзе са­гыш­лы, үзе тат­лы сө­е­нү хи­се ур­гый. Гөл­җи­һан әби кү­ңел­сез­лә­неп кит­кән сы­ман. Шу­лай бул­са да, кыз­ның ни­я­те үз­гәр­мә­де: аның уе әбе­кәй­не ре­дак­ци­я­дән кай­та­рып җи­бә­рү иде. Юк­са, Гөл­җи­һан әби аның яза баш­ла­ган фи­ке­рен чу­ал­та. Җит­мә­сә, якын көн­нәр­дә яр­ты ел­лык­ка язы­лу баш­ла­ну уңа­ен­нан күр­ше-ти­рә авыл­лар­га чык­мак­чы бул­ды­лар. Аңа да әзер­лә­нер­гә ки­рәк.
– Апа, җа­ны­ем, бү­ген ки­рәк иде! – Ха­ли­дә, ку­лын ку­шы­рып, күк­рә­ге­нә куй­ды. Үзен­дә го­му­мән бул­ма­ган куш­тан­лык бе­лән, ты­ры­ша-ты­ры­ша, кар­чык­ка ял­ва­рыр­га ке­реш­те: – Өе­ңә үзем ба­рып алам. Га­зе­та­га ма­те­ри­ал җит­ми бит. Эш ка­ты. Хә­биб­рах­ман абый­ның компь­ю­тер кар­шын­нан куп­ка­ны да, аша­га­ны да юк бү­ген.
Гөл­җи­һан әби­нең, ни ди­сәң дә, ре­дак­ци­я­гә бер кер­гәч чы­гуы үз җае бе­лән иде. Әм­ма бу юлы бә­хет­кә: «Һи, гә­җит дип ин­де, ул ка­дәр бе­те­неп утыр­ма­гыз! Эз­лим әле алай­са», – дип сөй­лә­неп, һич уй­ла­ма­ган­да чы­гып ук кит­те. Ха­ли­дә, бер­ни­ка­дәр ты­ныч­ла­нып, «уф» дип куй­ды.
– Ре­дак­ция зар тү­гәр урын тү­гел дип, ишек­кә таб­лич­ка язып ку­яр­га рөх­сәт ите­гез­че, Хәй­бе­рах­ман абый? – Исе­мен Гөл­җи­һан әби әйт­кән­чә ка­бат­лап, ша­яр­тыр­га ты­рыш­са да, жур­на­лист кыз­ның сү­зе җит­ди әй­тел­де.
– Зар дип ка­рар­га тү­гел, Ха­ли­дә­кәй! Җәм­гы­ять проб­ле­ма­ла­ры! Ә ре­дак­ция шу­лар­ны хәл итү юнә­ле­шен­дә эш­ли.
– Ярар, Хә­биб­рах­ман абый. Бе­ләм, әм­ма...
– Сез чәй эчә­сез­ме? 
Ике­се берь­ю­лы Зөл­хә­би­рә­гә бо­рыл­ды­лар. Ха­ли­дә та­вы­шын кү­тә­рә төш­те: 
– Зөл­хә­би­рә апа! Ну бә­хет­ле ке­ше син! Бер ки­рәк­мәс сүз ишет­ми­сең. Ә ки­рә­ген син үзең юл­лап ала­сың. Уф... Әй­дә, эчерт әле тәм­ле итеп. Зәй­тү­нә әби­ем әйт­меш­ли, нир­бым как­ша­ды. – Кыз, яр­ты көн мә­ка­лә язып йон­чы­са да, кө­ләр­гә ты­рыш­ты.
Зөл­хә­би­рә әү­вәл «әй­тер сү­зем бар» ди­гән сы­ман, күз­лә­рен кы­сып ка­рап тор­ды, ан­нан электр чәй­не­ген ут­ка то­таш­тыр­ды. Шун­нан соң гы­на:
– Ки­рәк­мә­сен ишет­мәс өчен си­нең мөм­кин­ле­гең бар. Ә мөм­кин­ле­гең бу­лу те­лә­гән нәр­сә­не бул­ды­ра ала­сың ди­гән сүз. Ә мөм­кин­лек чик­ле бул­ган­да, нәр­сә­не ге­нә ал­ма, го­му­мән мөм­кин дә тү­гел! 
Ха­ли­дә ти­рән уй­га кал­ды. Шу­шы өч җөм­лә­не кат-кат уен­нан ки­чер­де. 
– Ә бул­ган мөм­кин­лек­не дө­рес фай­да­ла­ну өчен зи­рәк­лек ки­рәк­тер, зи­рәк бу­лу өчен са­быр бу­лу мө­һим. Мин­дә са­быр­лык юк! 
– Бу­лыр. Ул яши-яши яу­ла­на тор­ган сый­фат, бор­чыл­ма.
– Үләмс­ки! Кар­тай­тып бе­те­рә­сез ин­де. Яса әле тәм­ле чә­ең­не, Зөл­хә­би­рә апам. Бо­лай да ту­ган­да ук кар­та­еп ту­ган ба­ла идем! – ди­де дә ап-ак, тип-ти­гез теш­лә­рен бал­кы­тып, га­дәт­тә­ге­чә, кет­кел­дәп көл­де.
Өчә­ве бер­гә чәй эчү гел Зөл­хә­би­рә­дән то­ра. Бер­гә­ләп эчү­нең ямен-тә­мен бе­лә ул. Эш уры­нын­нан то­рып, бер­гә уты­рып эчәр­гә кыс­тый. Ә кай­чак, шул­ка­дәр би­ре­леп яз­ган чак бу­ла, эчә­се ки­лә, лә­кин су­сау­дан биг­рәк, җан та­лә­бе бул­ган иҗат чиш­мә­се­нә ку­шы­лып агу­ын­нан ае­ры­рыр­га җөрь­әт ит­ми­чә, ире­нең нык иң­нә­ре­нә сал­кын­ча кул­ла­рын са­ла, ак­рын гы­на чә­бәк­ләп ала. Эш өс­тә­ле­нә тәм­ләп ясал­ган чәй йә каһ­вә ки­те­реп куя. Ха­ли­дә­нең Зөл­хә­би­рә апа­сы яз­ган ти­рән мәгъ­нә­ле кү­ләм­ле мә­ка­лә­лә­ре­нә шак­ка­тып: «Кай­чан гы­на яза соң ул алар­ны?» – дип уй­лан­га­ны еш бу­ла. Хә­биб­рах­ман, кә­е­фе нин­ди бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ха­ты­ны­на рәх­мәт бел­де­реп, ел­ма­еп баш ка­га. Фи­ке­ре югал­ма­сын дип, Зөл­хә­би­рә эн­дәш­ми, күз ка­ра­шыннан аң­лый. Ха­ли­дә­не хез­мәт­тә­ше бу­ла­рак кы­на тү­гел, мә­дә­ни­ят уча­гын­да бер­гә­ләп ян­ган яшь дус­ты бу­ла­рак та, яшь­лек дус­ты Ли­ли­я­нең кы­зы дип тә яра­та ул. Ел­ма­еп кы­на аңа да чәй ясап, өс­тә­ле­нә куя. Аны да ар­ка­сын­нан чә­бәк­ләп, яра­тып ала. Неч­кә бил­ле, озын буй­лы Ха­ли­дә­нең кеч­ке­нә­дән ут бор­ча­сы бу­луы та­ныш аңа. Фай­да­сы ти­мә­сен бел­сә дә, ки­рәк урын­да ки­ңәш­лә­ре бе­лән аны «сүн­де­рер­гә» ты­ры­ша. Бу чи­бәр кыз­да мак­си­ма­лизм, туг­ры­лык, ту­ры сүз­ле­лек хәт­тин аш­кан. Со­ңын­нан ул ки­ңәш­лә­рен ка­бат ват­сап­ка яки Вкон­так­те­га шәх­си хат итеп тә язып җи­бә­рә. Бе­лә: Ха­ли­дә алар­ны яр­су хис­ле бул­ган­да укы­мый. Эш үт­кәч, «ян­гын» уз­гач, ка­нат­ла­ры өтел­гәч укый да Зөл­хә­би­рә апа­сы­на яр­ты төн­дә җа­вап яза. Алар га­дәт­тә гел бер­төр­ле­рәк бу­ла: «Мин си­нең ке­бек бу­ла ал­мыйм!», «Рәх­мәт ин­де», «Син хак­лы, Зөл­хә­би­рә апа. Тик ниш­лим ин­де...» Бе­раз гы­на ба­сы­лып йө­ри дә, ка­бат яр­су хол­кы­на туг­ры ка­ла.
Ха­ли­дә чы­га­сы сан­ны соң­гы тап­кыр күз­дән ки­чер­де һәм, баш мө­хәр­рир­гә бел­де­рә­се кил­ми­чә, Зөл­хә­би­рә­гә ват­сап­тан хат юл­ла­ды. 

«Чы­га­ры­лыш сан. Бәй­лән­чек Ха­ли­дә кү­зә­тү­ен­дә! Бе­рен­че бит­тә аң­ны ача тор­ган мәгъ­лү­мат – ча­ма бе­лән 90 про­цент не­га­тив. То­таш гай­бәт­че ха­тын руб­ри­ка­сы ди­яр­сең, бил­лә­һи. Ачу­лан­ма­гыз! Ярат­мыйм бу бит­не». 
«Ха­ли­дә! Иле шун­дый, тор­мы­шы шун­дый. Га­зе­та ничек шун­дый бул­масын?» 
«Ә бәл­ки мин ил­не ярат­мыйм­дыр?:)»
«Ту­ган илең­не ярат­мас­ка ха­кың юк!» 
«Яра­тыр­га ти­еш, имеш... Кем­дер го­му­мән тор­мыш­ны сөй­ми. Мин тор­мыш­ны яра­там, тик ни­гә га­дел­сез соң ул шун­дый?» 
«Аны без ке­ше­ләр шун­дый хәл­гә тө­ше­рә­без. Га­мәл­лә­рең­дә ма­тур­лык­ны югалт­ма, үз кыйб­ла­ңа туг­ры кал! Кал­га­ны Ал­лаһ ку­лын­да. Иге­лек­ле эш­лә­ре­ңә ия­рә­ләр­ме, юк­мы, ки­ре түн­мә, кү­ңе­лең­не тө­шер­мә, яме. Та­ләп итәр­гә яра­та­сың. Ча­кыр гы­на. Бул­сын ул тел­дән, бул­сын ул яз­ма­ча – га­зе­та­да. Кыз­га­ныч, син Ал­лаһ­ка та­ян­мый­сың...»

Ха­ли­дә, сүз дин­гә ка­гы­лу бе­лән, гел сүз­не өзә. Га­зе­та­ны бе­рен­че тап­кыр ку­лы­на тот­кан ке­ше сы­ман һа­ман әй­лән­де­рә дә тул­ган­ды­ра:
– Шу­лар бул­ма­са, укыр­лык нәр­сә юк, ди­ләр ин­де, – дип авыз эчен­нән ге­нә мы­гыр­да­нып ал­ды.
Хә­биб­рах­ман абый­сы – баш мө­хәр­рир, ә Зөл­хә­би­рә апа­сы үзен­нән өл­кән­рәк бул­ган өчен ге­нә тү­гел, дөнь­я­ви уй­ла­ры, эш бу­ен­ча фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шыр­га, го­му­мән, ара­ла­шыр­га ярат­кан ачык йөз­ле кыз бул­ган­га, һәр нәр­сә­не ур­та­га са­лып сөй­лә­шер­гә яра­та ул.
– Ми­не бер нәр­сә бор­чый. – Кыз, үзе­нең кү­зә­тү­лә­рен бел­де­рер­гә җай чы­гу­ы­на ку­ан­ган­дай, сүз баш­ла­ды. – Җән­җал­лы ва­кый­га­ның ке­ше күз ал­дын­да бул­га­нын әйт­мим, әй­тик, «шун­дый-шун­дый хәл бул­ган» ди­гән сүз чы­гу бе­лән, ке­ше­нең кы­зык­сы­ну­чан­лы­гы ар­та, шу­ны бе­лә­се ки­леп, ты­ныч­сыз­ла­на. Би­та­раф бул­мау­ны күр­сә­тә ин­де үзе. Без – жур­на­лист­лар да мон­дый нәр­сә­не кул­дан ыч­кын­дыр­мас­ка ты­ры­ша­быз, сүз дә юк. Ва­кый­га­ны як­тырт­кан мә­ка­лә га­зе­та­да ба­сыл­мый кал­мый. Ни­чә тап­кыр кү­зәт­кә­нем бул­ды: чын­лык­та шул ва­кый­га­ны үз кү­зе бе­лән күр­гән ке­ше дә иң бе­рен­че шул яз­ма­ны укый. Ни өчен? Ни­гә «мин бу хәл­не үз кү­зем бе­лән күр­дем ин­де» дип, ка­ра­шын баш­ка яз­ма­га си­кер­теп үт­ми икән? Ае­ру­ча җә­леп итә тор­ган яз­ма­лар бе­рәү ге­нә бул­мый бит га­зе­та бит­лә­рен­дә. Ни­гә уку­чы иң бе­рен­че шу­ңа кап­ла­на? Әй­тик, рес­пуб­ли­ка­да та­ныл­ган га­җә­еп ос­та рәс­сам, авыл­да­шы­быз Бу­лат абый­ның иҗа­тын ма­тур итеп як­тыр­тып языл­ган мә­ка­лә­не, има­ным ка­мил, күп­ләр укы­мый. Укы­са да, иң со­ңын­нан укый­лар. Ила­һи ма­тур­лык ту­рын­да, бө­ек сән­гать ту­рын­да, го­рур­ла­ныр­лык үз ке­ше­лә­ре ту­рын­да­гы мә­ка­лә­ләр күп­че­лек­не кы­зык­сын­дыр­мый! Та­выш­лы, ямь­сез кү­ре­неш­ле, җи­мер­геч хәл бул­сын – укыр­га! Ә бит, мә­сә­лән, Бу­лат абый­ның шә­хе­се тор­мыш­та үзе бер җи­ңү, көч­ле үр­нәк! 
– Ха­ли­дә! Афә­рин! Шу­ны бел­гән хәл­дә, саф йө­рә­гең аша үт­кә­реп, үр­нәк ке­ше­ләр­не бә­я­ләп язу­дан тук­та­мый­сың икән – син ин­де кем­нең­дер пыч­рак үза­ра мө­нә­сә­бәт­лә­рен­дә, ыз­гыш-та­лаш­лар­да ка­зы­ну­чы тү­гел. Ә аз­чы­лык укуы си­нең проб­ле­ма тү­гел. Бу нис­бәт­тән, ке­ше­лек дөнь­я­сын агар­ту ту­рын­да уй­ла­мый­ча, ба­ры ти­раж ар­тын­нан гы­на ку­саң – ке­ше бу­ла­рак та, бел­геч бу­ла­рак та, кем бу­лу­ың ях­шы аң­ла­шы­лыр иде. Го­рур­лан үзең бе­лән! Син – ал­дын­гы ка­раш­лы кы­зы­быз. Бул­ды­ра ал­ган­ча ке­ше­лек дөнь­я­сын үз ар­тың­нан иярт! Аз бул­сын ия­рү­че, әм­ма дөнь­я­ны агар­ту­дан тук­та­ма.
– Иһи-һи, үсен­де­реп җи­бәр­дең әле, Хә­биб­рах­ман абый. Ба­лан­лы тау­га ба­рып, мә­тәл­чек ата­сы ки­леп кит­те. Тик ка­ла­ны таш­лап са­ла­га кай­ту­чы – бул­дык­лы бул­мас­тыр шул!
– Бик бул­дык­лы! Игъ­ти­бар итә­сең­дер, си­не күр­мә­гән бу­лып кы­ла­на­лар. Тор­мыш­та ин­де бу кү­ре­неш сы­нал­ган: хө­сет­ле дус­лар кү­рал­мый ин­тек­сә­ләр, син – чын­лап то­рып уңыш­ка иреш­кән ке­ше. Бо­рын чөя күр­мә түл­ке!
– Тәк туч­ны, ип­тәш пол­ков­ни­ик! Иһи-һи, Хә­биб­рах­ман абый! Син ачу­лан­мый­сың­дыр ин­де, ие­ме.
– Юк, Ха­ли­дә. Си­ңа ачу­ла­нып бул­мый бит ул! – Мө­хәр­рир ки­леш­ле мы­е­гы ас­тын­нан те­ләр-те­лә­мәс ел­май­са да, бар­лык сү­зе, кыз­ны мак­та­вы чын кү­ңел­дән иде.
Зөл­хә­би­рә апа­сы әң­гә­мә­ләр­не игъ­ти­бар бе­лән тың­лый. Сүз­гә ку­шыл­ма­са да, бе­рәр җөм­лә әй­теп куя. Бү­ген дә:
– За­ма­на­лар авыр. Хә­ер, бер­кай­чан җи­ңел бул­ма­ган. Ке­ше кү­ңе­ле­нә як­ты өмет са­лыр­дай, җа­ны­на ши­фа бу­лыр­дай яз­ма­лар­ны күб­рәк би­рер­гә ты­ры­шыйк әле без.
Мө­хәр­рир, ки­ле­шеп, баш как­ты.
– Ә шу­лай да, дус­лар күп бул­са, рә­хәт. Си­нең күп бул­ган­дыр ул, име, Хә­биб­рах­ман абый, урын­да­гы ке­ше­не яра­та­лар бит ул.
– Әйе. Эш­лә­гән­дә күп бу­ла алар... Әнә Зөл­хә­би­рә апаң ми­ңа Вкон­так­те­дан «бер Ал­лам бар» дип яза иде. Дис­тә ел­лар элек үк без­нең җан­нар бер дул­кын­да иде.
Зөл­хә­би­рә, чын кү­ңел­дән ел­ма­еп:
– Хә­биб­рах­ман дө­рес әй­тә, Хә­биб­рах­ман дө­рес сөй­ли! – дип шигъ­ри юл­га сал­ды.
– Тор­мыш ка­раң­гы чак­та гы­на як­ты кү­ңел­ле ке­ше­ләр шәй­лә­нә. Йол­дыз­лар да төн­лә ге­нә кү­ре­нә. Югый­сә алар бер­кая да ки­теп тор­мый, ба­ры­сы да үз уры­нын­да! Син алар­ны ка­раң­гы­да гы­на кү­рә­сең. – Хәр­би­ләр­чә ка­лын, ба­ри­тон та­выш­лы Хә­биб­рах­ман­ны, кө­но­зын сөй­ләп утыр­са да, ар­мый­ча тың­лар иде Ха­ли­дә. Сүз­не һич өзә­се кил­ми. Чөн­ки мө­хәр­рир бик си­рәк ачы­лып сөй­лә­шә.
Зөл­хә­би­рә кү­ңе­ле бе­лән үт­кән­нәр­гә кайт­ты бу­гай:
 – Әйе, шу­лай, Ха­ли­дә­кәй! Та­ба­дан төш­кән иҗат җи­меш­лә­ре­без бе­лән ур­так­ла­ша идек. Бик рә­хәт миз­гел­ләр!.. Кү­ңел хуш­ла­на иде. Ан­нан, иҗат­тан баш­ка, ми­нем ку­лым­да әни­ем яд­ка­ре – бер ку­шуч­ка сый­ган утыз өч гә­рә­бәм бар иде. Ка­раң­гы төн­нә­рем­дә дөнья киң­ле­ге ка­дәр як­ты­лык бир­де шу­лар. Шун­дый авыр чак­лар бул­ды. Хә­биб­рах­ман, бер нәр­сә сөй­лим­ме? Ха­ли­дә­дән бер­ни яшер­мим ин­де мин.
Баш мө­хәр­рир: «Сөй­лә, сөй­лә, бил­ге­ле!» ди­гән сы­ман, яра­тып ха­ты­ны­на тө­бәл­де.
– Ми­не иге­зә­гем Хә­бир бе­лән ха­ты­ны Ма­ша кия­ү­гә озат­мак­чы­лар иде бер­чак. – Ан­сат кы­на әй­тел­гән сүз­не дә­вам итү Зөл­хә­би­рә­гә җи­ңел тү­гел иде бу­гай, дул­кын­ла­нуы йө­зе­нә чык­ты, тук­та­лып кал­ды.
– Әл­лә нин­ди сер­лә­ре бар­дыр әле бу Зөл­хә­би­рә апаң­ның, – дип ел­май­ды ир.
Са­быр­сыз Ха­ли­дә сүз­сез то­ра ал­мый иде бу­гай:
– «Ник озай­ма­дың?» ди­яр иде ми­ңа эне­кәш, – ди­де дә кет­кел­дәп кө­леп җи­бәр­де.
Зөл­хә­би­рә­гә җи­ңел бу­лып кит­те.
– Ияр­теп алып кайт­ты­лар өй­гә бер ир-егет... Мин аны, «мин эм­пат» дип кур­кыт­мак­чы идем, ул ку­рык­ма­ды. Ә чын­лык­та мин эм­пат бу­лу­ның аръ­я­гын­да идем ул чак. 
– Нәр­сә иде?! Эм­пат?? – Ха­ли­дә, те­ле­фо­нын ка­бы­зып, ин­тер­нет­ка ке­реп кит­те.
– Аръ­я­гы! Алек­си­ти­мия!
– Гөл­су әйт­меш­ли, нин­ди блат­ной сүз­ләр ка­зып чы­га­ра­сың син?
Зөл­хә­би­рә­нең сөй­ләр­гә ти­еш бул­ма­ган сүз­не сөй­лим­дер ди­гән уңай­сыз­ла­нуы юк­ка чык­ты. Ул яшь­ләр­чә җи­ңел­лек бе­лән сөй­ләр­гә ке­реш­те:
– Иһи-һи, мин бит сер­ле су­гыш­чан штаб­лар­да бул­дым. – Зөл­хә­би­рә­нең сөй­лә­ме­нә кү­ңел­ле­лек өс­тәр­гә ты­ры­шу­ын ире бик ях­шы аң­ла­ды.
Ха­ли­дә те­ле­фон­нан укы­ды: 
– «Эм­па­тия (со­пе­ре­жи­ва­ни­е) – спо­соб­ность тон­ко чувст­во­вать эмо­ции дру­го­го как свои собст­вен­ные. Лю­ди, ко­то­рые мо­гут де­лать это, на­зы­ва­ют­ся эм­па­та­ми. Эм­пат – это тот, кто чувст­ву­ет эмо­ции и чувст­ва дру­гих» ди­гән мон­да. Кем ку­рык­сын ир көе көй­ләп яшә­гән ха­тын­нан? Ме­нә мин­нән кур­ка­лар­дыр ул!
Хә­биб­рах­ман рә­хәт­лә­неп көл­де. 
– Ну, Ха­ли­дә! Син опе­ра­тив! Сез­нең бе­лән кү­ңел­ле! Су­гыш­чан штаб? Кем бе­лән кө­рәш­тә ул, Зөл­хә­би­рә?
– Үз-үзем бе­лән кө­рәш­кән­дә.
Кы­зык­сы­ну­чан хо­лык­лы Ха­ли­дә, мо­ңар­чы үзе­нә та­ныш бул­ма­ган сүз дөнь­я­сы­на кер­сә, тө­бе­нә төш­ми тук­та­мый.
– И при­чем алек­си­ти­мия, Зөл­хә­би­рә апа? 
– Ми­нем хис­лә­рем үлә баш­ла­ды. Бер­ни­гә дә бор­чыл­мый, ке­ше хә­ле­нә кер­ми баш­ла­дым. Шул­ка­дәр ары­дым ул чак. Ни­ләр ки­чер­гә­нем­не сөй­лә­сәм, исе­гез ки­тәр.
– Ба­ры­сын да сөй­лә­мә­сәң дә, сөй­лә ин­де бе­раз.
– Бу ту­ры­да сөй­ли­сем кил­ми шул. Мо­ны­сын да әле, бе­лә­сез­ме ни өчен әйт­тем, га­зе­та­да шун­дый сә­хи­фә алып ба­рыр­га ни­я­тем бар – ке­ше­ләр­гә яр­дә­мем ти­яр, бәл­ки. Уч­та­гы утыз өч гә­рә­бә – ку­шуч­та­гы ила­һи як­ты­лык­ка бә­ра­бәр! Аның мәгъ­нә­се шун­дый ти­рән! «У­тыз өч гә­рә­бә» дип исем­лә­сәм, отыш­лы булыр­мы икән?
– Шәп бу­лыр! Тик нин­ди асыл ир алып ки­тә­се иде си­не?
Ха­ли­дә кыч­кы­рып көл­де. 
– Та­кыр баш­лы. Ме­нә си­не­ке ке­бек шун­дый тү­гә­рәк кор­са­гы да шәй­лә­нә иде.
– Мин­нән, мин­нән шәб­рәк иде­ме? Тиз­рәк әйт ин­де.
– Юк ин­де-е.
– Ты­ныч­ла­нам, алай­са. 
Кө­леп туя ал­ма­ган кыз:
– И яра­там да ин­де үзе­гез­не! Хә­биб­рах­ман абый! Ә мә­хәб­бәт­не ни­чек югалт­мас­ка? Бе­рәр ка­гый­дә­се бар­мы аның? – дип, кү­зен кы­сып, ша­яр­тып кы­на со­рау бир­де.
– Ка­гый­дә­се юк­тыр ин­де аның, Ха­ли­дә. Гел та­ләп итә тор­ган хис ин­де ул.
Кыз сүз­не үзен­чә аң­лап, күз­лә­рен уй­нат­ты. Әй­тә­се иде – оял­ды.
– Нәр­сә уй­ла­га­ның­ны аң­ла­дым, Ха­ли­дә­кәй. Саф мә­хәб­бәт өчен бе­рен­че чи­рат­та тән тар­ты­луы тү­гел, җан тар­ты­луы мө­һим. Га­и­лә­не сак­лау өчен өч ка­гый­дә үтәр­гә­дер ул: «Бир!», «Га­фу ит!», «Юл куй!»
– Ә? Оша­мый! Ә кай­да «ал!» ди­гән бо­е­рык?
– Алу­га гы­на ко­рыл­ган мә­хәб­бәт бу­ла ал­мый. Әнә шул өч ка­гый­дә­не үтә­сәң, ба­рын да ала­сың.
– Ай-яй! Әби әйт­меш­ли, ла­кей ясый икән бу мә­хәб­бәт, чис­тый. Ә мин аны җүн­ле нәр­сә дип то­рам та­гын.
Рә­хәт­лә­неп көл­де­ләр.
– Кыз­лар! Оч­ра­шу­га бар­гач, га­зе­та уку­чы­лар бе­лән шу­лай их­лас­тан ир­кен­ләп сөй­лә­шер­без, яме­гез. Ти­раж­ны арт­ты­рып, күп под­пис­чик­лар җы­еп кай­тыр­быз, ин­шал­лаһ. «Ә­мин­»е­гез­не әйт­те­гез­ме әле? – дип, Хә­биб­рах­ман компь­ю­тер ар­ты­на ба­рып утыр­ды.
– Уен­га бор­ды­гыз да әйт­те­реп бе­терт­мә­де­гез, – ди­де Зөл­хә­би­рә. – «У­тыз өч гә­рә­бә» сә­хи­фә­сен­дә һәр чы­га­ры­лыш­ка бе­рәр як­ты­лык чы­га­на­гы ясар­мын дип то­рам. Ки­ңәш­лә­шеп эш­ли­без­дер бит?! Шу­ңа әй­тәм. Мә­сә­лән, бе­рен­че төй­мә-гә­рә­бә – са­быр­лык. Яз­ма­ны шул сый­фат­ка ба­гыш­лыйм. Икен­че­се – шәф­кать­ле­лек... Шу­лай утыз өч сый­фат та­бар­мын дип бе­ләм.
– Ка­ян утыз өч­не җый­мак ки­рәк! Адәм­дә өч-дүрт уңай сый­фат бар­дыр бул­са?
– Алай ук са­ран­лан­ма әле, Ха­ли­дә­кәй! Күб­рәк­тер... Ал­ла­һы­ның тук­сан ту­гыз исе­ме бар. Ул Аның сый­фат­ла­ры да! Зөл­хә­би­рә, әй­бәт бу­лыр ул! Алар кү­ңел­не ба­е­та, як­тыр­та, агар­та тор­ган тәр­би­я­ви сый­фат­лар.
– Хә­биб­рах­ман абый, бу чы­га­ры­лыш­та «Без­нең тор­мыш» руб­ри­ка­сы­на ра­йон үзә­ген­дә бул­ган ва­кый­га­ны чы­га­ра­быз­дыр ич? – дип со­ра­ды Ха­ли­дә. Уңай җа­вап ише­тә­се­нә аз гы­на да ши­ге бул­ма­ган ха­ләт­тә тиз ге­нә өс­тә­ле ар­ты­на ба­рып утыр­ды.
– Бас­ты­ру ни ул?! Ә бас­кан­ны ки­ре алу мөм­кин тү­гел! Әйт­кән сүз – ат­кан ук бу­лу­ын бе­лә­сең. Ул ке­ше­нең яз­мы­шы­на авыр тәэ­сир итәр­гә мөм­кин, дип кү­рәм.
– Ни-чек? – Ха­ли­дә аң­ла­ма­ган кы­я­фәт­тә мө­хәр­рир­гә ка­рап тор­ды. – Мин ул ва­кый­га­ның үзә­ген­дә йөр­дем. Өс­те­мә пыч­рак сүз­ләр яу­дыр­тып кай­тып, җи­де кат ти­рем­не агы­зып, ар­гу­мент­лар­га ни­гез­лә­неп, көн буе шул фа­җи­га­ле бә­хет­сез­лек дул­кы­нын­да яз­ма әзер­лә­дем. Ва­кый­га бул­ды – факт! Усал адәм ко­точ­кыч адым яса­вы­на ба­ры үзе га­еп­ле. Ни­чек бул­ган, шу­лай сөй­ләп би­рү як­лы мин.
– Ана­лиз, ва­кый­га­ның сә­бәп­лә­рен ачык­лау, тән­кыйть ки­рәк, әм­ма са­лып тап­тар­га ук яра­мый. Ке­ше ял­гы­шыр­га һәм пуб­ли­ка­га чык­кан тән­кыйть­не пси­хо­ло­гик як­тан кү­тә­рә ал­мас­ка мөм­кин. Һич югын­да шу­ны бел: пәй­гам­бә­ре­без ке­ше­нең га­е­бен ур­та­га чы­га­рыр­га куш­ма­ган. Син су­рәт­ләп яз­ган­ча га­зе­та­га би­рү – хә­ер­ле­гә тү­гел. Мон­да – күп­ләр­нең ял­гы­шы, ачы яз­мы­шы. Сүз көч­ле ул! Ке­ше­нең го­ме­рен дә чик­ли ала. Эш ва­кы­ты тә­мам­лан­гач әй­тер­мен ди­гән идем, үзең сүз куз­гат­тың, рәх­мәт. Ты­ныч ха­ләт­тә яз­маң­ны ка­бат ка­рап чы­гар­га ки­ңәш итәм.
Ха­ли­дә, шо­мырт ка­ра күз­лә­рен идән­гә тө­бәп, озын кер­фек­лә­рен кү­бә­ләк ка­на­ты сы­ман ка­гын­дыр­ды да неч­кә ирен чит­лә­рен ас­ка тө­шер­де. Ак­тан-ка­ра­дан эн­дәш­мә­сә дә, үз фи­ке­рен­дә кал­га­ны си­зе­леп то­ра иде.
– Бик зур хез­мәт икә­нен аң­лыйм. Мә­ка­лә­дә тас­вир­лан­ган ва­кый­гаң­ның хө­кем­да­ры да, як­лау­чы­сы да үзең бул! Яз­ган­на­рың­ны, «мәр­хә­мәт­ле» күз­лек ки­еп, яңа­дан укып чык әле. Ка­ра­шың­ны ях­шы як­ка үз­гәрт­сәң, егыл­ган­ны тап­тап уз­мас­сың.
Түз­мә­де кыз, то­рып бас­ты. Җа­вап­ны да кис­кен бир­де:
– Мө­хәр­рир бо­лай эш­ләр­гә ти­еш тү­гел бит. Бу – га­еп­ле ке­ше­не тап­тап уз­мыйм, дип ке­нә аның га­мә­лен ак­лар­га ты­рыш­кан­дай язу бу­ла, ягъ­ни һө­нә­ре­ңә хы­я­нәт итү.
– Ха­ли­дә! Әйе, син жур­на­лист, дип­лом­лы бел­геч. Ә Хә­биб­рах­ман абы­ең «Тау ягы» га­зе­та­сы мө­хәр­ри­ре ге­нә тү­гел – отс­тав­ка­да­гы пол­ков­ник! Бу ва­кый­га бу­ен­ча жур­на­лист­ка ка­ра­ган­да күб­рәк аң­лыйм. Һич югы, дөнья күр­гән олы ке­ше җа­ва­бы дип аң­лар­га ты­рыш ми­не!
– Һмм, ярар алай­са. – Ха­ли­дә кү­ңел­сез ге­нә уры­ны­на утыр­ды.
Шул миз­гел­дә ре­дак­ци­я­гә Гөл­җи­һан ки­леп кер­де. Ха­ли­дә ачы­ла ал­ма­ды. Ти­рән итеп көр­сен­де дә мо­ни­тор эк­ра­ны­на те­кәл­де. Кар­чык­ка ни дип әйт­кә­нен оныт­кан да иде ин­де. «Ме­нә, җа­ны­ем, алып кил­дем», – дип, өс­тә­ле­нә тау­шал­ган, ис­ке бер дәф­тәр ку­ел­гач кы­на әбе­кәй­гә кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Гөл­җи­һан, ни сә­бәп­ле­дер, үзен оял­чан кыз­лар сы­ман то­та: ка­ра­шы идән­гә тө­бәл­гән, йө­зе дә дул­кын­лан­ган ке­ше­не­ке ке­бек. Ха­ли­дә, мо­ңар­чы кыю гы­на йөр­гән кар­чык­ның кы­ен­сын­га­ны­на ап­ты­рап, аның тә­бә­нәк ге­нә бу­е­на, нур­лы йө­зе­нең һәр җы­ер­чы­гы­на, бү­ген ге­нә күр­гән ке­бек, озак­лап ка­рап тор­ды. «Би­те­нә ал­су­лык йө­гер­гән. Ашы­гып кил­де ми­кән­ни?» Уңай­сыз­ла­нып кит­те. Ул бит аның  ки­ле­ре­нә ышан­ма­ган да иде.
– Гә­җит­кә, Ба­лан­лы тау­га бәй­ле бул­ган­на­рын гы­на бас­тыр, җә­ме, акыл­лым. Укы, уй­лан! Иҗат­ның, дөнь­я­ның ни икә­нен бел­гән бе­рәр акыл­лы, яшь кыз­га укы­та­сым ки­лә иде шу­шы дәп­тә­рем­не.
Ха­ли­дә әле сар­гай­ган бит­ле дәф­тәр­не ач­ка­ла­ды, әле кар­чык­ның кы­за­рып кит­кән йө­зе­нә күз сал­ды. Ши­гырь дә, бә­ет тә тү­гел иде языл­ган­нар. Ир­тән­ге як­та авыр сүз әй­теп кар­чык­ның кү­ңе­ле­нә ти­гә­нен дә оныт­ты. Рәх­мә­тен әй­теп, олы ке­ше ха­кын хак­лар­га ке­реш­те: 
– «Әй­тер сү­зем – яшь кыз­лар­га» дип­ме, «Гөл­җи­һан әби ки­ңәш­лә­ре» дип­ме, шу­шы көн­нәр­дә, һич­шик­сез, бе­рәр яз­ма әзер­ләр­гә ты­ры­шыр­мын, – дип, оза­тыр­га әзер бу­лып то­рып бас­ты.
Гөл­җи­һан:
– Озат әле ми­не! – дип, кыз­ны сә­ер­сен­де­реп, ку­лын­нан эләк­тер­де дә ишек­кә та­ба ат­ла­ды. Ха­ли­дә­нең озат­мый ча­ра­сы юк иде.
– Дәп­тәр­не нәкъ ме­нә син укыр­га ти­еш, олан. Хәй­бе­рах­ман­нан чы­гыш­лый, ки­бет­кә кер­дем. «Ри­дәк­се­дә­ге Мәу­ва оны­гы», – дип әйт­кән­мен си­не. Ки­бет­че ка­тын «жур­на­лист Ха­ли­дә ул», ди. Бе­ләм ин­де гә­җит­тә эш­лә­гә­нең­не. Укыйм ич! Кай­чак исем­нәр­дә бу­та­лам шул. Зәй­тү­нә апа оны­гы шул син!
Ха­ли­дә кы­зык­сы­нып кү­зә­тә. Әбе­кәй­нең тө­се җу­ел­ган күз­лә­рен­дә эн­җе бөр­те­ге сы­ман яшь­ләр кай ара­да бар­лык­ка кил­де соң әле? Һәм ни өчен? «Ә­би­ем­не са­гы­на­мы икән? Сә­ер бу өл­кән­нәр», – дип уй­лап кө­лем­се­рә­де кыз.
– Бә­ет­ләр дәп­тә­рем, ди­дем, го­ме­рем буе яше­реп йөрт­тем, кы­зым. – Әбе­кәй, ни­дер үтен­гән сы­ман, Ха­ли­дә­нең ка­бат кул­ла­рын кыс­ты. – Гөл­җи­һан әби­ең­нең сер­дә­ше бу! Яшь чак­тан язар­га, укыр­га ярат­тым, олан. Укы, баш­ка ке­ше ку­лы­на бир­мә, юк­са... мә­ет бу­лыр­сың. Ачу­лан­ма. Шу­лай ди­мә­сәм, тың­ла­мас­сың. Ми­нем ян­га ки­лер­сең әле син. Шу­лай дип бе­ләм.
Ха­ли­дә, күз­лә­рен зур итеп ачып, әби­гә ка­рап кат­ты. «Бә­ет, мә­ет...» Кур­ка бел­мә­сә дә, Ха­ли­дә­нең ба­шын­да шом­лы уй ка­лык­ты. Үзен нин­ди­дер ачыл­ма­ган сер көт­кә­нен аң­ла­ды. Ә мон­дый ха­ләт ошый аңар. Шу­ңа да, кар­чык­ны оза­ту­га, эш өс­тә­ле ар­ты­на ке­реп уты­ру бе­лән:
– Ярый, Хә­биб­рах­ман абый, мә­ка­лә­не син әйт­кән күз­лек­не ки­еп тик­ше­реп чы­гар­мын. Тө­зә­тә­сен тө­зә­тер­мен. Ан­нан чи­рат­та Гөл­җи­һан әби­нең яз­ма­сын «эш­кәр­тә­сем» бу­ла, – дип, бар зи­һе­нен би­лә­гән дәф­тәр­не тиз ге­нә сум­ка­сы­на сал­ды.

2

«Кош ба­ла­ла­ры ка­нат яр­гач...» Ли­лия, га­зе­та­да ба­сыл­ган бу яз­ма­ны баш­ка мә­ка­лә­ләр­не укы­ган ке­бек укып үт­те. Ахы­рын­да «ад­ре­сым ба­ры ре­дак­ция өчен ге­нә» дип күр­сә­тел­гән. Кем яз­ган икән мо­ны? Әйт­мә­сен бел­сә дә, ре­дак­ци­я­дә эш­ләү­че кы­зы Ха­ли­дә­­дән со­рар­га бу­лыр дип уй­ла­ды. ... Кем уй­ла­ган шул яз­ма ка­бат­тан яр­ты төн­дә исе­нә тө­шә­сен, уй­ла­рын пы­ран-за­ран туз­гы­тып таш­лый­сын?!
Кай­на­на­сы Зәй­тү­нә­нең: «Ба­ла­ла­рың үсеп җит­кәч, төн­нәр гел озын икән. Уй­ла­рың гел ул-кыз­ла­рың­да, кияү-ки­лен­нә­рең­дә, онык­ла­рың­да: кай­да, ниш­ләп йө­ри­ләр, кайт­ты­лар­мы, са­вык­ты­лар­мы икән, дия-дия ай як­ты­сын­да сә­гать­нең угы йөр­гә­нен кү­зә­тәм», – дип әйт­кә­не исе­нә төш­те. Шул яз­ма­ны укы­гач кы­на­мы­ни аның төн ка­та уй­ла­нып яту­ла­ры?! Кия­ү­гә чык­кан­нан бир­ле, ире­нең сө­яр­кә­се ко­ча­гын­да бу­лу­ын кү­зал­лап, гарь­лә­неп, йок­ла­мый­ча бор­са­ла­нып үт­кәр­гән чак­ла­ры да күп бул­ды шул. Ин­де ир ба­сыл­ды, дип ты­ныч­лан­ган­да, ул­ла­ры Ай­дар «төн ко­шы»­на әве­рел­де... Ха­ли­дә­се өчен кү­ңе­ле ты­ныч. Ке­че кы­зы өчен бор­чы­ла. Аны яшь­лек­тә­ге Ли­лия бе­лән ча­гыш­ты­ра. Егет­ләр ягы­на бо­ры­лып ка­рар­га кый­ма­ган кыз ба­ла тәр­ти­бе ча­ма­лы Ра­мил­гә пар кил­гән иде­ме соң?! Ә Ра­мил са­ми­ми һәм үзен­нән күп­кә яшь Ли­ли­я­не ла­чын­дай кү­зәт­те. Ан­нан ка­пылт кы­на эләк­те­реп тә ал­ды. Ли­ли­я­нең баш­ка ча­ра­сы юк иде – егет­нең «өй­лә­нәм» дию­е­нә чик­сез ку­ан­ды.
«Тау ягы» га­зе­та­сын­да­гы яз­ма­ны укы­гач, үт­кән­нәр­гә кай­та-кай­та, шу­лар­ны уен­нан ки­чер­де ул. Әйе, га­зе­та­да ба­сыл­ган һәр ти­рән эч­тә­лек­ле мә­ка­лә­гә ка­ра­та үз фи­ке­рен олы кы­зы­на бел­де­рә ки­лә Ли­лия. Бу юлы да: «Се­ңе­лең өчен бор­чы­лам», – ди­гәч, кы­рыс та­би­гать­ле Ха­ли­дә­се: «Юк-бар уй­лап, үзең­не бе­те­рә­сең», – дип орыш­ты.
Тор­мыш – кө­рәш! Шун­сыз яшәү дә юк! Га­и­лә­не бер­бө­тен итеп сак­лау җи­ңел ге­нә би­рел­мә­де Ли­ли­я­гә. Авыр­лы­гы­мы­ни җа­нын тал­кыт­ты?! Хур­лы­гы! Ха­ты­нын ты­яр­га ки­рәк­ле­ген әле­дән-әле Бу­ла­т­ның «и­се­нә тө­ше­реп» тор­ма­са, кө­рәш­тә җи­ңү яу­лан­мас иде. Хәй­ран сау­лы­гы югал­ды – ин­сульт ки­чер­де, чак үлем­нән кал­ды. Уй­лар­ның да гел кү­ңел­се­зе, шик­ле­се ге­нә туа шул баш шә­ри­фен­дә.
Ха­ли­дә жур­на­лист бу­лып рес­пуб­ли­ка­ның иң күп ти­раж­лы, дә­рә­җә­ле га­зе­та­сы­на эш­кә ур­наш­кач та, ту­ган йор­ты­на әй­лә­неп кай­тыр­га мәҗ­бүр бул­ды ме­нә. Һө­нә­рен ярат­кан кыз, бәл­ки, әни дип ке­нә кайт­ма­ган да бу­лыр иде, кем бе­лә? Әйе, кайт­кан­чы ук «Тау ягы» га­зе­та­сын­да ва­кан­сия ба­рын бе­лә иде. Һәм Хә­биб­рах­ман абый­сы, өмет бе­лән: «Кайт! «Тау ягы» ба­ры си­нең бе­лән ге­нә үсә­чәк!» – ди­гән иде. Кы­зы – го­рур­лы­гы! Ни­чек шул ка­дәр йө­рәк­кә үт­кә­рер­лек итеп яза­лар бу мә­ка­лә­ләр­не? Исе ки­тә Ли­ли­я­нең. Кы­зы: «Хат­лар­ны эш­кәр­тә­без без», – ди. Укы­ды шул, уни­вер­си­тет тә­мам­ла­ды Ха­ли­дә­се. Язар­га ос­та­лы­гы бар.
Үзе­не­ке ге­нә җит­мә­гән, төн ка­та бил­ге­сез ке­ше яз­мыш­ла­ры ту­рын­да уй­лап ята Ли­лия. Ай­да­ры, яшь­тә­ше Су­фи­я­ның кы­зы күз ал­дын­нан үт­те. Күп ел­лар­дан бир­ле сө­е­шеп йөр­де­ләр, ин­де ише­тел­гән­чә, кыз­ны авыр­лы, ди­ләр. Бу хак­та сүз баш­ла­ган са­ен, улы сөй­лә­шү­дән баш тар­та: йә чы­гып ки­тә, йә әйт­кә­лә­шә үк баш­лый. Ли­лия, авыр уй­ла­рын­да ча­ра­сыз­лык то­еп яши тор­гач, үзен кү­рер күз­гә бә­хет­ле кү­рен­гән яшь­тәш­лә­ре бе­лән ча­гыш­ты­ра баш­лый. Го­мер буе ире­нең яңа йорт җит­ке­рер­гә ке­ре­шү­ен көт­те. «Ба­ла­сы да, кай­гы­сы да юк!» – дип, Зөл­хә­би­рә тор­мы­шы­на кы­зык­ты. Зөл­хә­би­рә ике кат­лы кот­тедж­да яши. Җит­мә­сә, Хә­биб­рах­ма­ны бе­лән, егет бе­лән кыз сы­ман, рә­хәт итеп ара­ла­ша­лар. Авыл җи­ре өчен гай­ре та­би­гый кү­ре­нә. Күп­ләр бу кү­ре­неш­кә ел­мая. Ә Ли­ли­я­нең ни­гә­дер ачуы ки­лә. Спорт­чы­лар­ны­кы ке­бек төз, ма­тур гәү­дә­се­нә ки­леш­ле кос­тюм-чал­бар ки­гән Хә­биб­рах­ман­ның «MAZDA» ма­ши­на­сы­на уты­рып ра­йон­га йә ка­ла­га чы­гып кит­кә­не аңа тә­рә­зә­дән кү­ре­неп то­ра. Күр­ше­се­нең ул ма­ши­на­сын ял­гыш «Маз­га» дип әй­теп, көл­ке­гә дә кал­ды ин­де. Хә­биб­рах­ман­нар­ның ма­ши­на­сын Ра­ми­ле «Моз­га» дип атап йөр­тә хә­зер. Го­ме­ре буе тү­рә ише хез­мәт­тә бул­ган класс­та­шы­ның Зөл­хә­би­рә­сен ма­ши­на ише­ген ачып утыр­ту­ын кү­рә дә кү­ңе­ле­нә ким­се­нү­ле авыр той­гы ур­на­ша: «Моз­гаң бул­са, ба­ры­на да ире­шеп бу­ла икән шул!» – дип, кә­еф­сез­лә­неп оза­та. Ир ка­дер­ләп утырт­кан урын аның өчен хан тә­хе­те сы­ман би­ек һәм бө­ек урын ке­бек то­е­ла. Юк, көн­лә­шү тү­гел, гарь­лә­нү бу. Ниш­лә­гән әле Зөл­хә­би­рә ирен­нән ул ка­дәр ка­дер-хөр­мәт кү­рер­лек? Кай­на­на­сы әйт­кән­дәй, ба­вы­ры ба­ла бас­кан­мы, го­мер буе өс-ба­шын юып, кө­не­нә өч тап­кыр җы­лы ри­зык ашат­кан­мы, аз­гын­лы­гы­на, исе­рек­ле­ге­нә түз­гән­ме, кат­лау­лы хол­кы­на күн­гән­ме, эш­лә­гән ак­ча­сы кот­тед­жы­на кер­гән­ме?.. Әнә шун­дый со­рау­лар кал­ка кү­ңе­лен­дә. Ан­нан кан ба­сы­мы кү­тә­ре­лә. Дөнья аңа ка­ра­та ае­ра­та га­дел­сез бул­ды. Ин­де әнә Ай­да­ры адәм рис­вае итә – го­ме­ре буе дош­ман күр­гән Гөл­су ка­ве­ме бе­лән кан ка­тыш­ты­ра. Ин­де бер кат ка­тыш­кан да иде... 
Әнә шу­лай, га­зе­та­да ба­сыл­ган мә­ка­лә­ләр­дән дә гыйб­рәт чы­га­рып, бул­ган ва­кый­га­лар­ны уй­лап, кө­но­зын (го­ме­ре бу­е­на!) нә­ти­җә ясап, төн­нәр сү­тә Ли­лия. Кы­зы ре­дак­ци­я­дән алып кайт­кан га­зе­та­лар­ны укый-укый ят­лап бе­те­рә. Ә Зөл­хә­би­рә яз­ма­ла­рын укы­ган­да, ни­гә­дер ачуы кал­ка. Шу­ңа күп ва­кыт укы­мый да...
«Тор­мыш­та, кү­рер күз­гә кү­рен­гән бе­лән чын­бар­лык гел ае­ры­ла. Син үзең кү­рер­гә те­лә­гән­не ге­нә кү­рә­сең, баш­ка­лар да шу­лай – һәр­кем үзе кү­рә ал­ган­ны гы­на кү­рә...» Зөл­хә­би­рә­нең яз­ма­сын­да­гы әле­ге сүз­ләр­гә кул ас­тын­да бул­ган са­ры мар­кер бе­лән сыз­ды Ли­лия. Аң­ла­шыл­мый. Кы­зын­нан со­ра­мак­чы. Го­му­мән, Зөл­хә­би­рә мә­ка­лә­лә­ре аның өчен кы­зык­лы тү­гел…

* * *

«Кош ба­ла­ла­ры ка­нат яр­гач..» 
– Кем яз­ды икән бу яз­ма­ны? – Су­фия ин­де Мин­вә­ли­дән ике тап­кыр со­ра­ды. Уен­да шул гы­на бул­ды. Бик бе­лә­се кил­де. Ире бу яз­ма­ны тет­рә­неп укы­ды. Әни­се исе­нә төш­те, ти­рән уй­га бат­ты. Өй­лән­гән­нән үк хәт­та җәй­ге төн­нәр дә озын бул­ды аңар. Бү­ген Мин­вә­ли Су­фи­я­ның но­ты­гын тың­лап ары­ды. Озак кы­на ише­гал­дын­да йө­реп кер­де. Ни­я­тен тор­мыш­ка ашы­ра ал­ма­га­ны­на та­гын бер үр­тәл­де. Кат-кат бер үк нәр­сә­ләр­не сөй­лә­гәч, ире­нең ил­ти­фат­сыз бу­лу­ы­на рән­җеп, те­лә­сә ни әйт­кәч, йә янап, ка­һәр­ләп тук­та­гач, га­дәт­тә, кыз­ган­ды­рыр­га те­ләп елый һәм со­ңын­нан, бе­раз­га кы­на сөй­ләш­ми тор­ган иде ха­ты­ны. Шу­ңа да, ятар­га ашык­ма­ды, эчә­се кил­мә­сә дә, ка­бат чәй эчеп ал­ды. Ин­де эн­дәш­мәс дип, ак­рын гы­на ба­рып ят­ты.
– Әй, си­ңа әй­тәм! Ник дәш­ми­сең? – Су­фия ка­бат тер­сә­ге бе­лән төрт­те.
Ха­ты­ны­ның «с»­га ба­сым ясап пы­шыл­дап әй­түе ысыл­да­ган сы­ман ише­те­лә. Мин­вә­ли ар­ты бе­лән бо­ры­лып ят­ты.
– Ту­ган­чы хәл итәр­гә ки­рәк. Кор­са­гы бо­ры­ны­на җи­тә бит ин­де. Ир­тә­гә, ми­ңа ия­реп, син дә ба­ра­сың! Нәр­сә уй­лап ята алар? Ясый бел­гән – өй­лән­сен! Ту­а­сы ба­ла яз­мы­шы өчен Ра­мил бе­лән Ли­лия дә кай­гы­рыр­га ти­еш. Ма­лай­ла­ры да га­еп­ле, кыз гы­на тү­гел! И-и, йөз әйт­тем! Җүн­ле ке­ше­ләр тү­гел дип.
Мин­вә­ли сел­кен­мә­де дә.
– Си­ңа әй­тәм! – Су­фия ирен җил­те­рә­теп төрт­кә­ләр­гә ке­реш­те.
Ир гүя үле иде. «А­е­ры­лыр­га әзер идем бит!» Әти-әни­се исән чак­та ук төп ни­гез­гә кайт­ма­вы­на бу көн­нәр­дә ул та­гын да ныг­рак үке­нә, гел шул ту­ры­да уйлана.
– Чук­рак мәл­лә син, ә?
Ул мәң­ге ишет­мәс­кә дә ри­за иде.
– Әйт ин­де, әйт! Син дә шул бул­дың, үзе­ңә мәҗ­бүр итеп өй­лән­дер­дең ди­ген! – Су­фия шың­шып елар­га то­тын­ды. Мин­вә­ли дәш­мә­де...
«Кь­як-кь­як-кь­як...» Кү­ңел­не тел­гә­ләп, кис­кә­ләп, ка­ян­дыр күк­тән та­выш иңә ке­бек. Әл­лә нин­ди, кү­ңел ка­бул ит­ми тор­ган та­выш. Өз­гә­лә­нә кү­ңе­ле! Мин­вә­ли дә кыч­кы­ра: «Ки-и-ит, ки-и-ит!..»
Мин­вә­ли бас­ты­рыл­ды. Кү­зен ач­ты. Сар­гылт тү­шәм­гә ир­тән­ге таң ну­ры су­зыл­ган. Күр­гән тө­ше аер­ма­чык күз ал­ды­на кил­де. Имеш, ул шоң­кар икән. Ба­шы – үзе­не­ке. Ка­на­тын җә­еп, аяз зәң­гәр күк­кә кү­тә­ре­лүе ге­нә бу­ла, ба­ла­ла­ры­ның чы­ел­да­ша баш­ла­вын ише­тү бе­лән, җир­гә тө­шәр­гә мәҗ­бүр. Кы­зык ин­де бу төш ди­гән нәр­сә. Ни­гә Хә­бир-Зөл­хә­би­рә­ләр бак­ча­сы­на тө­шә соң ул җим­гә? Ка­бат күз­лә­рен йом­ды. Төш озын иде шул. Хә­тер­ләп ята­сы кил­мә­сә дә, тө­шен­нән тиз ге­нә ары­на ал­ма­ды. Мәгъ­нә­сен та­ба­сы кил­де. Аның тү­шен­дә­ге ак­сыл кау­ры­ен том­шы­гы­на эләк­тер­гән дә кар­чы­га очып ба­ра. Кө­рәш-бә­ре­леш бул­ма­ган ки­леш ка­ян эләк­тер­гән? Ту­ган йор­тын­да­гы күп­тән үл­гән Ту­зик ат­лы эт­лә­ре­нең оя­сы ник­тер хә­зер яшә­гән өй ар­тын­да­гы ти­рәк­кә элен­гән. Сә­ер, кы­зык! Лә­кин бер дә кө­лә­се кил­ми. Үзәк өз­геч та­выш ка­бат­лан­ган сы­ман то­ел­ды. Өнен­дә! Ул ти­рәк­не бу йорт­ка күч­кән­дә үк өнә­мә­де Мин­вә­ли. Ки­сәр­гә дә ку­лы бар­ма­ды. Ябыш­как, ял­ты­ра­вык яф­рак­ла­ры­ның аз гы­на җил­дә дә әй­лән­гән­ләп то­руы да хәт­та эчен по­шы­ра иде. Ти­рә-як­ка ма­мык очыр­ган ча­гын бө­тен­ләй ярат­ма­ды.
Мин­вә­ли­гә төш юрап ятар­га­мы соң? Ки­чә­ге сөй­лә­шү­ләр кү­ңе­лен тыр­мап то­ра. Бак­ча­га чы­гып кит­те. Шул ту­пыл­га бер­ке­тел­гән юын­гыч­та сал­кын су бе­лән юын­гач кы­на кү­ңе­ле ачы­лып кит­кән ке­бек бул­ды. Кол­хоз ба­лан­сын­да бул­ган шу­шы йорт­ка күч­кән­нән соң утырт­кан агач үсен­те­лә­ре үс­мә­де. Шу­ңа­дыр, бак­ча аның җа­ны­на якын бу­ла ал­ма­ды. Югый­сә, бак­ча ур­та­сы­на җәй­ге ала­чык «ко­еп», йорт­ны да яңар­тып үс­те­реп са­ла тор­гач, ку­лы ти­мә­гән урын кал­ма­ды да бу­гай. Ә ту­ган йорт, туз­ган бул­са да, ал­ма бак­ча­сы бе­лән күр­кәм иде. Карт бул­са­лар да, хә­зер дә шау чә­чәк­кә тө­ре­нә­ләр, ал­ма­ла­ры күп бу­ла. Мин­вә­ли­дә яшәү дәр­те куз­гал­ды: сөб­ха­нал­лаһ, ата сы­ер­чык көн­нең як­ты­ру­ын да көт­мә­гән – га­и­лә­сен ту­ен­ды­ру­га ке­реш­кән. Ха­ты­ны­ның «йө­ри­сең ин­де, ва­кы­тың­ны буш­ка уз­ды­рып» ди­гә­не­нә исе дә кит­мәс­тән, бү­ген тө­ше­нә кер­гән шул ти­рәк­кә үт­кән ел гы­на өч яңа оя ясап эл­гән иде ул.
Ир­тән­ге чәй­не эч­кән­дә, Су­фия Ра­мил­ләр­гә кай­чан ба­ра­сын, Ли­лия нәр­сә дип әйт­сә, ул ни дип җа­вап би­рә­сен әй­теп сөй­ли баш­ла­ган иде: «Җит­те! Әти, бар­ма! Әни! Бар­саң, бик үке­нә­чәк­сең, ка­ра аны! Мин кар­шы!» – ди­гән та­выш яң­гы­ра­ды.
Су­фия очы­нып ал­гы як­ка чык­ты.
– Оят­сыз! Син ки­чә дә тө­не буе йө­реп кайт­кан­да да йок­ла­ма­ган идем әле мин. Ка­ра син аны! Мон­да ир­сез ба­ла үс­те­реп ята­сы тү­гел! – дип чә­рел­дә­де.
Мин­вә­ли, ясал­ган чә­ен дә эч­ми­чә, чы­гып кит­те.
– Бу төн­тек та­гы чы­гып кит­те­ме­ни ин­де? Ярар, аша­ган җи­ре­нә сы­ер да кай­та, – дип сөй­лән­де ха­тын.
– Әни! Бул­ды. Ми­ңа Ай­дар ки­рәк­ми, Ха­ли­дә­ләр йор­ты­на аяк ба­сар­га җы­ен­мыйм. Та­бам! Өй­гә алып кайт­ма ди­сең икән, баш­ка ва­ри­ант ка­рар­мын. Ми­ңа ба­ры­бер! 
– Үһү-һүүү! Тәр­тип­сез! Атаң күк ки­ре­бет­кән! – Су­фи­я­нең баш­ка ча­ра­сы кал­ма­ды, үке­реп елар­га ке­реш­те.
– Су­фи­я­га ох­ша­ган, ди­ләр ми­ңа. Ба­лан­тау­ның бө­тен ке­ше­се шу­лай, ди.
 – Ми­ңа ох­ша­са­гыз, җүн­ле ке­ше­гә кия­ү­гә чы­га бе­лер иде­гез. Апаң да акыл­сыз, син дә. Нәр­сә дип үс­тер­дем?! Ке­ше көл­ке­лә­ре! 
«Си­нең ши­кел­ле!» – дип мы­гыр­дан­ды кыз юр­ган ас­тын­да. 
Су­фия кө­но­зын Са­фи­я­не би­тәр­ләп йөр­де. Кыз ко­ла­гын­нан науш­ни­гын ал­ма­ды. Ире­нең төш­ке аш­ка кайт­ма­га­нын аң­ла­ды ин­де ха­тын. Лә­кин кич тә җит­те, Мин­вә­ли һа­ман кү­рен­мә­де. Су­фи­я­ның, Ли­ли­я­ләр­гә ба­рып, әй­тә­сен әй­теп кай­та­сы ки­лә иде. Эче пош­ты. иренең ан­да бар­ма­сын аң­ла­ды. Са­фи­я­сын ил-көн кү­зе ал­дын­да ни­ках­лы итә­се ки­лә иде. Бо­лай ка­лу­ны зур җи­ңе­лү дип са­ный. Авыл има­мы Хис­мәт­нең мә­чет­кә ки­теп бар­га­нын кү­рү «кия­ү» йор­ты­на ба­рып ке­рер­гә бер этәр­геч бул­ды. Әйе, га­и­лә баш­лы­гы Ра­милнең эне­се Хис­мәт­тән баш­ка­лар ба­ры­сы да өй­дә иде. Ая­гү­рә кар­шы ал­ды­лар.
– Ишет­тер­де­ләр сү­зе­гез­не. Ни акыл­лы, ни тин­тәк ма­ла­е­гыз­га тиң­ме соң ми­нем кы­зым?! Ну ял­гыш­ты Са­фия. Әйт­тем, ни­чә тап­кыр әйт­тем, йөр­мә аның бе­лән, ди­дем. Ха­тын сан­лый тор­ган нә­сел­ме соң? – Су­фия Ра­мил кар­шы­на ба­сып, усал итеп кы­сыл­ган күз­лә­рен әле Ра­мил­гә, әле Ли­ли­я­гә йөр­тә-йөр­тә, вә­карь бе­лән дә­вам ит­те. – Ка­ли­ка­га кал­дыр­дың ич син ха­ты­ның­ны. Ке­ше ба­ла­сын мыс­кыл ит­те­гез. Үзе­гез­нең дә ике кы­зы­гыз Са­фия кө­не­нә төш­сә ие. Гө­наһ­сыз ба­ла рән­җе­ше тө­шә­чәк тә! Рә­хәт күр­мә­я­чәк­сез!
«Кар­гы­шың ка­зык ба­шы­на», – ди­яр­гә көч тап­ты Ли­лия. Су­фи­я­ны, ишек­тән кер­гән­дә ни­чек кар­шы ал­ган бул­са­лар, шул көе ая­гү­рә оза­тып кал­ды­лар. Ха­ли­дә әле әти­се­нә, әле әни­се­нә ка­рап га­җиз­лән­де. Ник бер сүз дә әйт­мә­де­ләр? Би­ле­нә та­ян­ган, мыс­кыл­лы ел­май­ган әти­се тың­лап ба­сып то­ра бир­де. Ә күз­лә­рен идән­гә тө­бә­гән әни­се, Су­фия та­вы­шын кү­тәр­гән са­ен, кур­кын­ган сы­ман, кү­тә­ре­леп ка­рап ал­ды. Бик җа­вап би­рә­се кил­де, әти­се бе­лән әни­сен­нән узар­га ба­тыр­чы­лык ит­мә­гән­гә тү­гел, ба­рын да бел­гән­гә Су­фи­я­ны да кы­зык­сы­нып кү­зәт­те Ха­ли­дә. «Үз-үзе­нә ышан­ган­га, һич тар­тын­мый, сү­зе – тө­зек, үзе – кы­зык», – дип уй­ла­ды. Бар җи­ре ки­леш­ле бу­лу­ы­на да игъ­ти­бар ит­те. Ба­ры күз­лә­ре нур­сыз. Су­фи­я­ның эне­се Га­дел­дән ише­теп, бу ва­кый­га­га аның бө­тен­ләй баш­ка ка­раш­та бу­лу­ын – Ай­дар­га кия­ү­гә би­рә­се ки­лү­ен бе­лә иде ул. Ә Га­дел, Зөл­хә­би­рә апа­сы ке­бек, ял­ган­лый бел­ми. Элек­ке мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Су­фи­я­ның һәр ва­кый­га­да «те­атр уй­на­вын» әти-әни­се бел­сә дә, бу хәл­гә чын мө­нә­сә­бә­тен бу өй­дә ба­ры Ха­ли­дә ге­нә бел­де. Шу­ны­сы аң­ла­шыл­мый: ни­чек ин­де әти­се дә, әни­се дә үз­лә­рен, ул­ла­рын як­ла­мый­лар? Кы­за­рын­ды Ха­ли­дә, ачуы бү­се­леп чык­ты:
– Их, сез! Ник үзе­гез­не тү­бән­се­тү­гә ри­за­ла­шып тор­ды­гыз? Хәт­та хак­лы бул­ма­са­гыз да, үз өең­дә, үз ба­лаң­ны як­лар­га ти­еш лә­ба­са!
– Әйе шул, авы­зын ер­ган да ба­сып то­ра, – дип, ри­за­сыз­лык бел­дер­де Ли­лия ире­нә ка­рап.
– Нәр­сә ди­я­се иде ул звирь­гә? Син әйт идең! Дус­лар иде­гез ич сез яшь чак­та, – дип, ел­мая тө­шеп төрт­тер­де ата.
– Ни­гә кө­лә­сең, ә? Нин­ди кы­зык бар мон­да? Син бит улың­ны, ми­не мыс­кыл ит­кән­дә, як­лап бер сүз әйт­мә­дең.
– Ә син нәр­сә дип авы­зың­ны ачып тор­дың?
Су­фия янын­да үзен чак то­тып тор­ган иде Ли­лия, яр­суы бе­лән:
– Чык әле бу як­ка! – дип кыч­кы­рып, улын дәш­те. 
Ай­дар бүл­мә­сен­нән чык­ма­ды. Әни­се, ише­ген ачып:
– Син өй­лә­нә­сең­ме Са­фи­я­га?
– Юк, ди­дем ич ин­де.
– Мин си­ңа ни­чә тап­кыр әйт­тем, ә, йөр­мә ул кыз бе­лән дип? Өй­лән! Йок­лап йө­ри бел­гән­сез бит!
– Юк, ди­дем. 
Ра­мил: 
– Нин­ди га­дәт ул? Өй­лән­мим дип то­ра. Һәр уй­наш­чы кор­сак­лы бул­ган са­ен өй­лә­нә баш­ла­саң...
«Ээ, се­бер­ке­нең ба­ла­сын үс­те­рү­че Бу­лат­лар юк, ди­ме?» – ди­я­се кил­гән иде Ли­ли­я­нең, ба­ла­ла­ры ал­дын­да әй­тер­гә кый­ма­ды. Әү­вәл ире­нә, ан­нан улы­на әр­нү­ле ка­раш таш­ла­ды да, аш-су ягы­на чык­ты. «Йә Ал­лам, бир са­быр­лык!» – дип куй­ды. 
Җен ачуы чык­ты Ха­ли­дә­нең:
– Бул­дык­сыз­лар­га ты­ныч­ла­ныр­га җай та­бы­ла икән. Нәр­сә­гә мон­да са­быр­лык? Кы­зу­лык ки­рәк мон­да! Их! – Кыз яр­сып чы­гып кит­те. 

* * *

Со­рар­га иде ул, ко­яш сә­гать ни­чә­дә ба­йый икән. Аны Хис­мәт бе­лә, Зөл­хә­би­рә бе­лә­дер, ә Мин­вә­ли­гә азан ва­кы­тын бе­лү ки­рәк бул­ма­ды. Исе­нә дә ал­ма­ды ул ко­яш ва­кы­тын. Әнә бү­ген икәү­дән-икәү бер-бер­се­нә ка­ра­шып уты­ра­лар. Ке­ше, кү­ңе­ле саф­лан­ган са­ен, ял­гыз­лык­ка ом­ты­ла икән. Мин­вә­ли соң­гы ва­кыт­та әнә шу­лай та­би­гать­кә сы­гы­на: кү­ңе­ле бе­лән ге­нә бул­са да, агым су­ын кү­зә­тә­се, та­вы­на ме­нә­се ки­лә. Ко­яш күр­де­ме икән аның уй­ла­рын­да ял­гы­зы янып го­мер итү­ен? Эч­тән дөр­лә­де! Тик бу яну­дан җы­лы юк иде шул. Ки­ре­сен­чә, кү­ңел өше­тер­лек сал­кын­на­ры күп бул­ды. Ай­дар, ба­ла ха­кын хак­лап, Са­фи­я­сын ха­тын итеп алыр­га те­лә­сә, сүз әй­тә ал­ма­са да, кү­ңе­ле бе­лән кар­шы ки­лер иде. Ярат­са, өй­лә­нер иде. Ди­мәк, җан те­лә­ген тү­гел, ба­ры тән та­лә­бен үтәп йөр­гән. Оят эш­тән яну­лар... Үт­те, үт­те ба­шын­нан! Ме­нә хә­зер дә сү­неп бар­ган ко­яш җы­лы­сы да йө­зен кы­зарт­кан сы­ман – би­те яну­ын тоя. Ко­яш ба­е­шы сы­ман гы­на­мы Са­фи­я­ның хо­лык-фи­гы­ле, га­мәл­лә­рен­нән кы­за­ру­лар?..
Мин­вә­ли, тау итә­ген­нән са­лын­ган таш бас­кыч буй­лап Яшь­лек ала­ны­на кү­тә­рел­де. Тук­тап, бер мәл та­ла­нып бет­кән «Мин Яшь­лек яра­там» арт-объ­ек­ты­на ка­рап тор­ды. Әйе, мо­ны ул, яшь­лек­тә­ге сөй­гә­не Зөл­хә­би­рә­нең иде­я­сен тор­мыш­ка ашы­рып, үз ку­лы бе­лән ти­мер­дән кой­ды. Ос­та­ха­нә­не эч­тән бик­ләп эш­лә­де. Ха­ты­ны Су­фия бел­сә, та­выш куп­та­ра­чак иде. Җән­җал­дан туй­ган иде ир. Аңа ба­ры ты­ныч­лык һәм хез­мәт ке­нә ки­рәк бул­ды. Хә­реф­ләр­дән тор­ган ста­туэт­ка ти­мер­дән ге­нә тү­гел бит – плас­тик бе­лән тыш­лый­сы. Ә ан­дый нәр­сә­ләр бе­лән эш ит­кән ке­ше тү­гел ул, җа­ен да бел­ми ке­бек. Класс­та­шы Хә­биб­рах­ман бе­лән икәү­ләп эш­лә­де­ләр. Хә­биб­рах­ман га­ять сер сак­лау­чан ке­ше бу­лып чык­ты. Ул чак­та бөр­кәү­ле ГА­Зель Ба­лан­тау­да юк та иде әле. Хә­биб­рах­ман ка­ла­дан ча­кырт­ты, һәм Мин­вә­ли­дән алын­ган әзер ста­туэт­ка­лы ма­ши­на кич­кы­рын Зөл­хә­би­рә­ләр кап­ка тө­бе­нә ки­леп тук­та­ды. Әйе, ба­ры да сөй­лә­шен­гән­чә: Зөл­хә­би­рә дә Мин­вә­ли эш­лә­гә­нен бел­мә­де. Шу­лай күп­кә ях­шы­рак иде. «Зөл­хә­би­рә үз ак­ча­сы­на ка­ла­да яса­тып кай­тар­ган», – ди­де­ләр... Мин­вә­ли­гә ак­ча­ны Хә­биб­рах­ман тү­лә­де. Ак­ча­ны Зөл­хә­би­рә бир­гә­нен әйт­мә­де. Сер­ле, кат­лы-кат­лы ал­дау­лы бул­ды ул. Ак­ча... Ак­ча да, хез­мәт тә кыз­га­ныч тү­гел иде бу объ­ект­ка. Тик йө­рәк сык­рый: ни­гә ке­ше­ләр шун­дый ма­тур нәр­сә­ләр­нең дә ка­де­рен бел­ми?! «Яшь­лек»­нең ба­ры бер хә­ре­фе – неч­кә­лек бил­ге­се ге­нә то­рып кал­ган, «йө­рә­ге» ка­е­рып алын­ган, аяк ас­ты­на са­лып тап­тал­ган. Ә «Мин» ди­гән сүз­дә­ге өч хә­реф­нең бер­се­нә дә кул ти­дер­мә­гән­нәр. Оч­рак­лы­лык­мы? Шә­рә объ­ект­та «мин» ди­гән кы­зыл сүз шун­дый буш, шун­дый шык­сыз кү­ре­нә. Исен­дә бит! «Мин яшь­лек­не яра­там» дип, ту­гыз хә­реф һәм бер йө­рәк яса­ды­лар. Яшь­лек­не рә­хим­сез­рәк то­ел­ган ел­лар ме­нә шу­лай бе­рәм-бе­рәм чүп­лә­гәч, карт­лык­та гы­на яра­тып ис­кә ала­лар, ах­ры­сы. Бул­ды­мы яшь­ле­ге Мин­вә­ли­нең? Өзеп ва­за­га куй­ган кың­гы­рау чә­чәк­ләр го­ме­ре ке­бек ке­нә бул­ды ши­кел­ле.
Бер ел гы­на ар­ми­я­дә хез­мәт итеп кай­тып, ку­лы­на Рим­ма­ны тот­кан­нан соң, яшь­лек, әле­ге дә ба­я­гы җе­те зәң­гәр­ле­ген җуй­ган кың­гы­рау чә­чәк сы­ман, төс­сез­лә­неп кал­ды. Шиң­де аның уй­ла­ры. Егет чак­та нин­ди мак­сат­лар бе­лән ян­ган иде бит ул! Ул хы­ял­лар Зөл­хә­би­рә­ле иде. Мин­вә­ли кың­гы­рау­лар үсә тор­ган урын­га ка­рап тор­ды. Кә­е­фе кы­рыл­ды. Юк, җәй со­ңын­да ин­де тау би­те зәң­гәр кың­гы­рау­лы тү­гел ул. Чә­чәк ат­кан ча­гы бул­са да, яшь­лек­тә­ге йө­рәк­кә ятыш­лы кү­ре­неш­ләр юк ин­де. Җил тау итә­ген­дә­ге чә­чәк­ләр­не, яшел үлән­нәр­не ял­ты­ра­вык­лы кап­лар һәм плас­тик ше­шә­ләр бе­лән бер­гә, бер­сен-бер­сен­нән аер­мый­ча, ти­гез мә­хәб­бәт бе­лән ир­кә­ли. Ке­ше кыр­гый­ла­на ба­ра сы­ман то­е­ла аңа. Зөл­хә­би­рә бе­лән кул­га-кул то­ты­нып чә­чәк­ләр ара­сын­да йө­рү­ләр ки­но­лар­да гы­на то­рып кал­ган кү­ре­неш сы­ман. Шу­шы хо­зур­лык­та, саф мә­хәб­бәт хи­сен­нән исе­реп, са­ми­ми­лек­тән әү­мәк­лә­неп, ша­я­рып, бер-бер­се­нә сы­е­нып, зәң­гәр күк­кә ка­рап ят­кан мәл­ләр хә­тер­нең бер поч­ма­гын­да як­ты­рып кү­ре­неп ал­ды­лар. Шун­дый тат­лы ха­ти­рә­ләр­гә би­рел­гән­дә, ка­ра са­ка­лың кая бар­саң да ия­рә ди­гән сы­ман, Са­фи­я­сы­ның бү­ген­ге ха­лә­те ка­бат исе­нә төш­те. Күз ка­ра­шы тау итә­ген иң­ли. Тау өс­тен­нән ка­ра­ган­да биг­рәк шык­сыз, чүп­ле икән! Элек кай­да бул­ган соң бу көн­кү­реш кал­ды­гы ди­гән­нә­ре? Бар дөнь­я­сы чүп бе­лән тул­ды!
...Кы­зы Рим­ма­ның яшь­ле­ге­нә сок­лан­ды ул. Җи­де ел, ин­саф­лы кыз бу­лып, бер ге­нә егет бе­лән йөр­де. Бик ка­дер­ле һәм бә­хет­ле бу­лыр­га ти­еш иде ке­бек. Һич аң­лар­лык тү­гел бу дөнья! Ә ме­нә Са­фи­я­ны­кы нәкъ алар­ны­кы ке­бек. Әнә Ай­дар­га ба­ла­сы гы­на тү­гел, Са­фи­я­ның да ки­рә­ге юк. Юк, Ай­дар­ның ба­ла­га ата бу­лу­ын та­ләп ит­мә­я­чәк ул, кы­зын як­ла­ма­я­чак!
Мин­вә­ли, үт­кән­нә­ре­нә кай­та-кай­та, Яшь­лек ала­нын­нан тау ба­шы­на үр­мә­лә­де. Элек­тән сер­ле иде бу алан, дул­кын­лан­ды­ра иде бу кы­зыл төс­ләр­гә бай Ба­лан­лы тау. «Үз ир­кең бе­лән йө­ри тор­ган тү­гел!» – ди­ләр иде шул өл­кән­нәр. Кү­ңе­ле куш­кан­ча ашык­мый гы­на үр­гә мен­де. Ко­яш ин­де офык чи­те­нә тә­гә­рә­гән. «Шул ук таш­лар, без ге­нә үз­гәр­гән­без икән», – дип уй­ла­ды класс­таш­ла­ры бе­лән таң кар­шы­ла­ган­да җы­е­лып утыр­ган таш­лар­ның бер­се­нә ка­бат утыр­гач. Үз го­ме­рен­дә икен­че тап­кыр гы­на мен­гән икән бит ул Ба­лан­лы тау тү­бә­се­нә – бер дә нә­ти­җә яса­га­ны бул­ма­ган мо­ңар­чы. Бе­рен­че­сен­дә – класс­таш­ла­ры, бе­рен­че мә­хәб­бә­те бе­лән кул­га-кул то­ты­нып. Һәм ме­нә... Бу юлы ни­гә мен­де? Ни­гә ял­гы­зы?! Ча­ра­сыз­лык ял­гыз­лык­ка ча­кы­ра бу­гай. Мон­да ба­ры ко­яш кы­на бар. Ул да, көн­не тә­мам­лап, юга­лып ба­ра...
Их, ко­яш ба­еш­ла­ры!.. Гү­зәл ман­за­ра!.. Ма­тур­лык – шат­лык ул! Тик ко­яш ба­е­шы­на гел моң­су­лык ка­ты­ша. Бер ун ми­нут­тан җир чи­тен­дә ко­яш­ның кы­зыл­лы­гы гы­на ка­ла­чак. «Сер­ле төн­нәр ләз­зә­те күр­мә­гән җан­га чалт ко­яш­лы көн­нәр дә ку­а­ныч ки­тер­ми икән...» Бер ат­на элек га­зе­та­да укы­ган мә­ка­лә һа­ман оны­тыл­ма­ды әле. Ах, бу сүз кө­че! Әле­ге сүз­ләр­нең мәгъ­нә­сен элег­рәк уй­ла­га­ны бул­ма­ды шул. «Тау ягы» га­зе­та­сын­да ба­сыл­ган ти­рән фәл­сә­фи яз­ма­ны, бер укып чык­кач, ка­бат укы­ды. Укыр­га ярат­ма­ган Су­фи­я­сы да укы­ган бу­лып чык­ты әле.
Бик озын то­ел­ган төн­нәр... Ярат­ма­ган ха­тын бе­лән бер тү­шәк­тә яту­ла­ры га­зап иде Мин­вә­ли­гә. То­таш бо­лыт­лы иде көн­нәр. Тән­не изәр­лек авыр хез­мәт­кә рәх­мәт! Үзе­нә сыр­па­лан­ган, яра­ту өмет ит­кән ха­ты­нын, сөй­мәү ге­нә тү­гел, кү­рәл­мау хи­се бе­лән кө­рә­шү, ай, йө­рәк­не тел­гә­ли иде. Йо­кым­сы­рау һәм тал­гын йо­кы – кот­ка­ру­чы­сы иде. Ә ир­тән ал­су­ла­нып таң ату бе­лән ярат­кан «Ка­мАЗ­»ы­на ашык­ты. Го­мер шу­лай­рак, гел тор­мыш мә­шә­кать­лә­ре бе­лән үт­кән икән шул. Эш­тән кай­ту бе­лән, кыз­ла­ры Рим­ма бе­лән Са­фия ике ягы­на ки­леп са­рыл­ды, тук­тау­сыз тә­тел­дә­де­ләр. Үз ба­ла­ла­рың­ны ярат­мас­ка мөм­кин­ме соң?! Чис­та өе, та­бын ту­лы ри­зы­гы бе­лән көт­кән, кил­де-кит­те сүз­лә­ре бе­лән те­ле тел­гә йок­ма­ган ачык йөз­ле Су­фи­я­га да их­ти­рам бе­лән ка­рар­га ты­рыш­ты ул. Үз тор­мы­шын­нан, әти-әни­се­нә яр­дәм итү­дән бу­ша­ган­да, Сә­лия әби­се­нә, ә соң­рак ка­е­не­се­нә яр­дәм­гә ашык­ты. Иге­лек­ле, чис­та кү­ңел­ле Га­дел­гә хә­зер дә бу­лы­ша. Хез­мәт аның бер юа­ны­чы иде бу­гай. Әйе, мә­ка­лә ав­то­ры ке­бек, төн­нәр­не ярат­мый иде ул да. Төн­нәр бит Су­фия бе­лән ку­шыл­дыр­ды. Үзен җи­ңә ал­ма­ган чак­ла­ры еш бу­ла иде шул. Яра­та ал­ма­ды, юк, ба­ры әдәп йө­зен­нән ты­рыш­ты гы­на Мин­вә­ли. Алар ике­се ике дөнья ке­ше­се иде. Га­и­лә ни­заг­ла­ры бе­лән әти-әни­сен бор­чый­сы кил­мә­де. Ике йорт ара­сын­да йө­реп мә­шә­кать­лән­де. Ике кыз үс­те, ата бу­ры­чым­ны үтә­дем дип, ту­ган йорт­ка кү­чәр­гә ге­нә уй­ла­ган­да, Су­фия хәй­лә­кәр, кар­шы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ба­ла ту­дыр­ды. Са­ла­ват үсәр, аң­лар. Бү­ген! Бү­ген ту­ган йор­ты­на ту­ры кай­та­чак ул!
Офык кы­зыл­лы­гы ки­ми ба­ра, уй­лар ку­е­ра. Мак­са­ты­на та­бан шул тик­лем ак­рын ба­ру­ы­на ри­за­сыз­лы­гы ка­бат кал­ка. Өз­лек­сез хак хак­лау­ның тал­чык­ты­ру­ын, тә­мам га­җиз итү­ен Мин­вә­ли­дән баш­ка та­гын кем аң­лый икән? Мин­вә­ли­нең әдәп-әх­лак бо­гау­ла­рын кү­ңе­лен­нән йол­кып таш­лый­сы ки­лә. Са­фия га­мәл­лә­ре яшь­лек­тә­ге хәл­ләр­не өс­кә кал­кыт­ты. Мин­вә­ли ата-ана­сы­на нин­ди тет­рә­нү­ләр, әр-хур ки­те­рү­ен хә­зер ге­нә аң­ла­ды. Юк, Ай­дар­га үп­кә­лә­ми. Ярат­ма­ган ха­тын бе­лән го­мер ки­че­рү­не дош­ма­ны­на да те­лә­ми. Ә кыз йө­гән­сез бу­лып чык­ты шул.
...Ут өзел­гән иде мон­да. Ике як­лы агач йорт­ның бер ге­нә бүл­мә­сен­дә дә ут ка­бын­ма­ды: бер­сен­дә лам­поч­ка ян­ган, икен­че­сен­дә бо­рып ук алын­ган – бө­тен­ләй юк иде. Мин­вә­ли ке­ләт­кә чык­ты. Күз­лә­рен йө­гер­теп, һәр поч­ма­гын кап­ша­ды. Җи­де­ле лам­па кү­реп ал­ды. Сел­ке­теп ка­ра­ды. Эчен­дә сы­ек­лык чай­па­лу­ын той­ды. Ан­нан-мон­нан сөрт­кә­лә­де дә өй­гә алып кер­де. Ни­ка­дәр шыр­пы сыз­ды: ка­бын­ды да сүн­де, аз гы­на үр­лә­гән ке­бек бул­ды да ка­бат сүн­де. Фил­тә­се яман ту­зу­ын абай­лап, кай­чы бе­лән ки­сеп таш­ла­ды – әй­бәт ке­нә янып кит­те. «Ка­ян гы­на ба­шы­ма кил­де!» – дип сө­е­неп куй­ды. Кү­ңе­ле­нә, шул са­ран гы­на ут ка­дәр бул­са да ку­а­ныч кер­де. Ха­ты­ны, улы шу­шы ту­зан­лы ку­нык аша төш­кән як­ты­лык сы­ман то­нык­ла­нып кал­ды. Өй­гә ят ис – ке­ро­син исе та­рал­ды. Йом­ры ку­ы­гы­на ка­гыл­ды. «Кыз­ган­чы сөр­теп бу­ла әле», – дип, күз уңын­да тор­ган әл­лә кай­чан­гы га­зе­та­ны йо­мар­лап чис­тарт­ты. Йорт эче ях­шы­рак шәй­лән­де. Уй­лар ка­бат га­и­лә­се яны­на кайт­ты. Эче пош­ты, әр­ле-бир­ле йө­рен­де. Мон­да ба­ры да та­ныш, шул ук ва­кыт­та чит тә иде. Әти­се­нең гел уты­ра тор­ган урын­ды­гы­на ба­рып утыр­ды. Уй­лар, уй­лар... Чи­ге юк­тыр алар­ның! Ка­раң­гы­га ия­лә­шен­де. Ин­де лам­па як­ты­сы да җи­тә сы­ман. Йорт­та бар да тәр­тип­тә бу­луы сок­лан­дыр­ды. «Кай­тып ки­тәр­гә ише­ге ачык бул­са, шун­нан гай­ре бер­ни ки­рәк­ми», – ди­де апа­ла­ры. «О­лан, син ка­ра­дың әти-бе­лән әни­не, син бер­дән­бер ир ба­ла – си­ңа ти­еш!» – дип әй­тә тор­ды­лар. Үзе­нә рәс­ми­ләш­те­рел­гәч, Су­фия «са­тыйк» дип ял­вар­са да, Мин­вә­ли­нең чит кул­лар­га би­рә­се кил­мә­де. Шул чак­та ук ни­гез­не улы­на  ни­ят­лә­де. Тик үч­ле Су­фия бу ады­мын га­фу ит­мә­я­чә­ген һәм улын үзен­нән биз­де­рә­чә­ген ча­ма­ла­са да, бү­ген­ге ады­мы нык­лы аның. Шеш тә тул­гач – ти­ше­лә! Тул­ды, тул­ды. Туй­ды, му­ен­нан туй­ды! Мәсь­ә­лә чи­шел­де: го­ме­рен ял­гы­зы яшәп тө­гәл­лә­я­чәк. Ир­нең кү­зе өс­тәл­дә ят­кан фил­тә­гә төш­те:
–  Ян­ды го­мер – ки­сек фил­тә!..
Ко­рым­ла­мый гы­на бер көе янар­лык карт­лык өмет итә ул. Ка­раң­гы өй дә як­ты­рып кит­кән сы­ман. Күз ия­лә­шә ул. Тик үз асы­лы­ңа кар­шы ки­лер­дәй нәр­сә­ләр­гә го­мер буе да ия­лә­шә ал­мый­сың икән. Ә кү­ңел әле­дән-әле «Тау ягы» га­зе­та­сын­да ба­сыл­ган мә­ка­лә ав­то­ры бе­лән гәп­лә­шә: «Ба­ры олы кыйм­мәт­ләр ха­кы­на са­быр итәр­гә бу­ла. Тү­зү­дән мәгъ­нә бул­ма­са – өзәр­гә!»
...Су­фия су­кыр лам­па ка­бы­зыл­ган, үзе кай­чан­дыр ки­лен бу­лып төш­кән йорт тә­рә­зә­сен кү­рер­лек ха­ләт­тә тү­гел иде. Җи­ңел адым­нар бе­лән җи­тез ат­лап өе­нә эл­дер­де. Кү­ңе­ле­нең тү­рен­дә тан­та­на урын ал­ды. Ул хәт­та кар­шы­сы­на оч­ра­ган Хис­мәт­кә дә өс­тән ка­рап пы­рыл­дап узып кит­те. Бу ни­гез әр­вах­ла­ры­на хә­ер-до­га кы­лып йөр­гән Хис­мәт, үтеп ба­рыш­лый күз са­лу бе­лән үк, тә­рә­зә­ләр­не кап­лап тар­тыл­ган пәр­дә­ләр ар­тын­да лам­па як­ты­сы күр­де. Са­га­еп ка­ра­ды, адым­на­рын сал­мак­лат­ты. Як­ты­га ке­ше шәү­лә­се тө­шүе кү­рен­де. Ди­мәк... «Хә­ер­ле бул­сын!» – дип үт­те ул, кап­ка чыл­бы­рын­да га­дәт­тә­ге йо­зак бул­ма­вын күреп.
Ай­дар­лар йор­тын­нан чык­кан­да «әй­тә­сен әйт­тем» дип ты­ныч­лан­ган Су­фия, ире­нең өй­дә бул­ма­вын кү­реп: «Мас­терс­кой­да ку­на ка­лып, ми­нем сүз­не аяк ас­ты­на са­лу­ың­мы?» – дип зә­һәр­лән­де. 
Га­и­лә тор­мы­шын­да­гы һәр ва­кый­га ке­ше­не үз ка­за­нын­да кай­на­та. Хис­мәт кай­тып кер­гән­че баш­лан­ган зур сөй­лә­шү Ра­мил бе­лән Ли­лия йор­тын­да төн­гә ка­дәр су­зыл­ды. Егет үз сү­зен­дә нык тор­ды һәм Са­фия бе­лән ара­ла­ры тә­мам өзе­лү­ен әйт­те. Хис­мәт кыч­кы­рыш­мас­ка, са­быр­лык бе­лән уй­лап хәл кы­лыр­га ки­ңәш ит­те. Ху­җа­ның га­дәт­тә­ге ка­ра биш­мәт­не иңе­нә са­лып, бер­ни­чә тап­кыр тә­мә­ке көй­рә­теп ке­рү­ен исәп­кә ал­ма­ган­да, ин­де кай­сы кая йок­лар­га ят­кан­нар иде. Ә урам як­та сыз­гыр­ган та­выш ише­тел­де.
– Йә, Ал­лам! Сә­ли­я­не­ке­ләр­гә без­нең нә­сел­дән баш­ка ке­ше юк­мы әл­лә ул, ә-ә-ә? – дип суз­ды ху­җа­би­кә. Ча­кы­ру­чы Сә­ли­я­нең төп­чек улы Га­дел икә­нен өй­дә­ге­ләр бе­лә иде. Ике тап­кыр сыз­гы­рып та чык­ма­са, өчен­че­гә ул сыз­гыр­мый. Чык­мый дип, кай­тып кы­на ки­тә. Өй­дә­ге ки­е­рен­ке­лек­не бел­гән хәл­дә Ха­ли­дә бер сыз­гы­ру бе­лән җи­тез ге­нә урам­га чык­ты. «Ма­ши­наң бе­лән кил­мә!» – ди­гән иде ул аңа. Ис­ке ма­ши­на­сы­на уты­рыр­га оя­ла. Җәя­ү­ләп ке­нә урам әй­лә­неп кил­де­ләр. Кы­зып-кы­зып Ай­дар бе­лән Са­фи­я­ның тет­мә­сен тет­те­ләр. Га­дел­нең Са­фия бе­лән дус­лы­гы бө­тен­ләй юк иде. Апа­сы­ның кы­зы бул­са да, ул аны хөр­мәт ит­ми, го­му­мән ярат­мый иде. Га­дел ба­ры җиз­нә­лә­ре Мин­вә­ли, Бу­лат бе­лән ях­шы мө­га­мә­лә­дә. Апа­ла­ры бе­лән ни өчен ту­ган­лык бул­ма­вын аң­ла­ды кыз: алар­ның тор­мыш­ка ка­ра­шы җир бе­лән күк аер­ма­сы иде. Га­дел­нең хо­лык-фи­гы­ле оша­ган­га гы­на дус итеп йө­ри Ха­ли­дә. Ара­ла­рын­да көч­ле мә­хәб­бәт бул­ма­са да, бер як­тан да тел-теш ти­де­рер­лек тү­гел егет­кә. Дө­рес, алар­ның  яшь аер­ма­сы ун ел. Лә­кин бу си­зел­ми. Га­дел йөз­гә дә, тән­гә дә, ки­е­нү рә­ве­ше бе­лән дә, ша­ян­лы­гы бе­лән дә яшь егет­ләр сы­ман.
– Җиз­ни­нең мас­терс­ко­ен үз­гәр­тер­гә ке­реш­тем, Ха­ли­дәү! Ни­ят – ав­то­сер­вис! Күп­тән­нән ки­ңәш итә иде ин­де.
– Та­гын ни ки­ңәш итә акыл­лы җиз­нәң?
– Өй­лән, да­вай, ди. Шәп кыз ди си­не.
– Иһи-һи. Ха­ты­ны ке­бек явыз икә­нем­не бел­ми бул­са ки­рәк, әйе­ме?
Егет ки­рәк­ле сүз­не ге­нә кү­тә­реп алу­чан.
– Без­нең ни­гез­дә бул­ган эшен шу­ңа бе­те­рә­се ки­лә бит. Сер бу! Гә­җит­кә язып чы­га күр­мә! – Га­дел­нең, шу­лай ша­ярт­кан бу­лып, сөй­гән кы­зы­ның та­ныл­ган жур­на­лист бу­луы ту­рын­да оныт­ма­вын бел­де­рә­се ки­леп то­ра. Аның өчен Ха­ли­дә – зур көч! Га­зе­та­да мә­ка­лә­се ба­сыл­ган са­ен хөр­мә­те ар­та, язу­ы­на сок­ла­на, усал, төрт­мә тел­ле кыз­ны чын кү­ңе­лен­нән яра­та.
– Нин­ди сер­не яз­ма ди­сең? Өй­лә­нү­ең­не­ме? – дип уен­га бор­ды Ха­ли­дә. Шул кү­ңел­ле миз­гел­дә Су­фи­я­ның пыч­рак сүз­ләр әй­теп ки­түе кылт итеп исе­нә төш­те. – Өй­лә­нү ди­гән­нән, «аж­да­һа» кил­де бү­ген. Утын өр­де дә чы­гып сыз­ды. Хет ниш­лә! Кы­зы әү­лия бу­лып, як­лау ки­рәк бул­са да, ке­ше йор­ты­на ки­леп гау­га яса­мый­лар бит ин­де.
Аж­да­һа. Га­дел сү­зе бу! Ха­тын-кыз­дан аер­ма­лы тәр­тип­тә яшә­вен ошат­мый­ча, ту­ган йор­тым дип, үз тәр­ти­бен ур­наш­ты­рып, шу­ны та­ләп ит­кән чак­лар­да, апа­сы­на шу­лай дип әй­тер­гә мәҗ­бүр бу­лу­ын әйт­кән иде ул бер­чак.
– Шу­лай да аң­лар­га ты­ры­шам мин аны. Җи­ңе­лү аның хол­кы­на ту­ры кил­ми бул­са ки­рәк. Кө­рә­ше ге­нә чис­та тү­гел. Ту­мыш­тан­мы шун­дый? Ә бәл­ки элек­ке һө­нә­ре­нә туг­ры­лы­гы­дыр, ә? – Ха­ли­дә мо­ны­сын ярым ша­яр­тып, шул ук ва­кыт­та ки­ная бе­лән әйт­те. Тик бер дә ша­яр­та­сы да, га­мә­лен ак­лый­сы да кил­ми икән. – Ышан­ды­рып, ос­та итеп уй­ный, – ди­де ул, әле кич­тән ге­нә Су­фи­я­ның әйт­кән сүз­лә­ре­нә әр­неп. – Тик мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре­нең акы­лы­на шәф­кать, мәр­хә­мәт­ле­лек урал­са гы­на нә­фис, тат­лы сүз­ләр сөй­ли, як­ты га­мәл­ләр кы­ла икән, ә хәй­лә, мә­кер бе­лән кай­ма­лан­ган акыл – пыч­рак сүз­ләр яу­ды­ра икән шул. Бо­лар ба­ры­сы да без­нең кө­не­без­не би­зәү­че яки ямь­сез­ләү­че ми­ни спек­такль­ләр икән лә­ба­са. Ме­нә шу­ны аң­ла­дым бү­ген «ми­фик» зат­тан.
– Га­фу итә кү­ре­гез! Аны үз­гәр­теп бул­мый шул. Кыз­ла­ры ан­дый тү­гел. Са­фи­я­ны да алай на­чар ди­мәс идем мин. Ке­ше­чә тү­гел – үзен­чә яши ул! «Ай­дар­га кия­ү­гә чык­мыйм», – ди­де бит ин­де. Та­гы ни аң­ла­шыл­мый икән аңар?!
Егет бе­лән кыз­ның сүз­лә­ре ки­ле­шә. Ха­ли­дә ка­ла­да ча­гын­да яшь егет­ләр­не үзе­нә якын да ки­тер­мә­де. Өл­кән­рәк егет­ләр бе­лән төр­ле те­ма­лар­га ир­кен­ләп сөй­лә­шү кү­ңе­ле­нә хуш ки­лә иде. Сөй­лә­шер сүз­лә­ре бет­мә­сә дә, бү­ген: «Ки­лә­се сан­га мә­ка­лә өл­гер­тә­сем бар», – дип, ке­реп ки­тү җа­ен ка­ра­ды.
Ха­ли­дә­не Гөл­җи­һан әби­нең сар­га­еп бет­кән дәф­тә­ре кө­тә. Бу сер­ле дәф­тәр­нең күз тө­ше­рер­гә ге­нә өл­гер­гән бит­лә­рен­дә ба­ба­сы­ның исе­ме кү­ре­неп ки­тү шул­ка­дәр ым­сын­ды­ра­мы соң әл­лә? Ун­си­гез бит­ле дәф­тәр­нең һәр би­тен­дә, әй­тер­сең, зәң­гәр җеп бе­лән нә­кыш­лы чи­гү­ләр. Их, һәр ми­нут исәп­тә бит! Гад­жет­лар­дан яңа­лык­лар­ны кү­рер­гә өл­гер­мәү дә жур­на­лист өчен зы­ян­га бу­лу­ын кем аң­лый икән? Өс­тә­лен­дә оке­ан ар­ты про­за­сы – бест­сел­лер да кай­чан­нан бир­ле кө­тә. Ә мон­да авыл­даш әбе­кәй «дәп­тәр­»е үз ха­кын дау­лый. Ни­гә ике көн­гә бер төн бул­ма­ган? Ел­лар дә­ва­мын­да дым тарт­кан­га, «дәп­тәр»­дә ка­ләм ка­ра­сы җәй­рә­гән. Һич тә зы­ян­лы тү­гел үзе, ки­ре­сен­чә, ма­тур­рак та әле. Әй­тер­сең чи­гү җе­бе­нең ка­лын­ра­гын сай­ла­ган. Гөл­җи­һан кар­чык­ның язу рә­ве­ше ма­тур бу­луы сок­лан­ды­рып кы­на тү­гел, көн­ләш­те­реп тә куй­ды. Ха­ли­дә­нең ка­ләм то­тып яз­га­ны юк ди­яр­лек. Әбе­кәй гап-га­ди кол­хоз­чы бул­ган югый­сә. Моң­су ка­раш­лы, сөй­кем­ле кар­чык­ның йө­зе, буй-сы­ны да бик ма­тур. Ба­лан­тау­да егер­ме җи­де ел яшәп, аның кар­тын гы­на күр­гә­не бул­ма­ды...
Яр­ты төн Ба­лан­лы тау, Чиш­мә­су ти­рә­лә­ре, «Чиш­мә» кол­хо­зы та­ри­хы, авыл ке­ше­лә­ре ту­рын­да, иң кы­зы­гы, Гөл­җи­һан кар­чык бе­лән ба­ба­сы ти­мер­че Шәй­хет­дин мә­хәб­бә­те ту­рын­да укып үт­те. «Е­гет-кыз чак­та кем кем бе­лән йөр­мә­гән?!» – дип уй­лап ел­ма­еп кы­на укы­ган иде югый­сә, ах, ба­бай, өй­лән­гән ки­леш Гөл­җи­һан әби бе­лән чу­ал­ган икән. Уку те­лә­ген га­дел­сез ис­тә­лек­ләр «җи­мер­де». «Чә­чә­гем­не кой­ды!» – ди­гән­ме? «Ун­җи­де яшем­дә», – ди­гән­ме? Бу урын­нар­ны ка­бат кай­та-кай­та укы­ды Ха­ли­дә. Бер­мәл ба­рын да кү­зал­лап тет­рә­неп куй­са да, «нә­кыш­лы чи­гү­ләр»­дә «чә­чә­гем­не кой­ды» ди­гән ис­кит­кеч ос­та ча­гыш­ты­ру­га игъ­ти­бар ит­те. Яшь кыз яз­мы­шы­ның бар неч­кә­ле­ге кү­ңе­ле­нә ба­рып иреш­те. Чү! Әти, ата­сы ке­бек үк, яшь гөл са­ба­гын­да­гы чә­чәк­кә кул суз­ган тү­гел­ме?! Ха­ти­рә­ләр... Гөл­җи­һан әби, Гөл­су һәм Са­фия. Юк, баш­ка укый ал­ма­ды, дәф­тәр­не яше­реп куй­ды. Әбе­кәй баш­ка­лар ку­лы­на ке­рү­ен те­лә­мә­де бит. Ки­сә­тү сү­зе дә га­дә­ти ге­нә тү­гел. Ме­нә шул сүз­дән нин­ди­дер мәгъ­нә эз­лә­де ул. Га­зе­та­га Ба­лан­тау ту­рын­да яз­ма әзер­ләр­гә ту­ры кил­сә дип, «Гөл­җи­һан әби ха­ти­рә­лә­ре» дип би­рер­лек урын­нар­ны ка­ран­даш бе­лән бил­ге­ләп үт­кән иде. Дәф­тәр тыш­лы­гы­ның ар­тын­да, эч­ке ягын­да, ак кә­газь­гә игъ­ти­бар ит­те. Ях­шы­лаб­рак ка­ра­са, скотч бе­лән өр-яңа кон­верт ябыш­ты­рыл­ган. Ашы­гып куп­та­ра баш­ла­ган иде дә, язу­ы­на игъ­ти­бар итеп тук­та­лып кал­ды. «У­кып бе­тер­гәч ке­нә ачар­га!!!» Ә те­ге, үзе­нә әйт­кән сү­зе – «Бә­ет тү­гел! Мә­ет!..» – уй­лан­ды­ра, шом­лан­ды­ра!

3

Ха­ли­дә, эш­кә ки­лү бе­лән, тө­зә­тел­гән мә­ка­лә­не баш мө­хәр­рир өс­тә­ле­нә ки­те­реп сал­ды.
– Уку­чы­ны әл­лә ни кы­зык­сын­дыр­мас. Ту­ный тор­гач, җан тәс­лим кыл­ды бә­гырь­кә­ем! – Ха­ли­дә эч­ке ха­лә­тен яше­рер­гә те­ли – неч­кә ирен­нә­ре кы­сыл­ды, ка­ра­шын идән­гә тө­бә­де. Әм­ма те­лен­дә ки­ная тан­та­на ит­те. – «Бү­ре дә тук, са­рык та исән» ди­ләр ин­де мон­дый оч­рак­та. Ә юк! «Са­рык шат» ди­я­се. Эмо­ци­я­ләр­гә ба­ет­мый, ди­мәк ки, тәр­би­я­ви ягы да ак­сый. Поч­ти үл­де ул. Хә­бәр! И всё! Ә бит бу ва­кый­га ту­рын­да ха­лык чын дө­ре­сен укыр­га, ти­рән­тен уй­ла­ныр­га ти­еш иде. Һәм, бу юл бе­лән бар­ган­да, ти­раж юга­ла, хөр­мәт­ле вә гыйз­зәт­ле Хә­биб­рах­ман абый. – Ха­ли­дә, го­рур гы­на ат­лап, уры­ны­на ба­рып утыр­ды. – Ярак­ла­шып дө­рес эш­ли­сез­дер аны­сы.
– Ә син, Ха­ли­дә ту­таш, ха­гын бел­дем дип уй­ла­дың, әйе­ме? Үзең ни­чек аң­ла­ган­сың, шул фи­кер­не өс­тен ку­еп яз­га­ның үзе­ңә кү­рен­ми шул ул. Бул­ган ва­кый­га­ны һәр­кем үз ка­лан­ча­сын­нан то­рып кү­рә, шу­ңа үзен­чә аң­лый. Бар­лык фи­кер дө­рес бу­ла ал­мый. Ха­кый­кать бер ге­нә төр­дә, ял­ган­нар гы­на төр­ле-төр­ле.
– Усал­ла­нып йә мес­кен­лә­неп үзен як­лый бел­гән пыч­рак җан­нар­ны бик ях­шы та­ныйм. Әм­ма шул­ка­дәр сы­гы­лып елап, кем ял­ган сөй­лә­сен, га­еп эшен кем дө­рес­лә­сен ин­де, йә? Ке­рә­шен­не­кен дә, хрис­ти­ан­ны­кын да, та­тар­ны­кын да – ба­рын да кү­реп то­ру­чы бер Ал­лаһ.
– Ке­ше­ләр Ал­лаһ­тан ку­рык­са, җир йө­зен­дә бер ге­нә ка­ба­хәт­лек тә эш­лән­мәс иде. Ме­нә уй­лап ка­ра. Бу ва­кый­га без­нең авыл­да бул­ды, ди. Бер як­та – Су­фия бе­лән Гөл­су, икен­че як­та, әй­тик, Бу­лат бе­лән Зөл­хә­би­рә, ди. Кил­гән жур­на­лист­ка бе­рен­че­ләр­дән бу­лып кем сөй­ли ва­кый­га­ны? Ки­леп тө­шү­ең­не алар дүрт күз бе­лән кө­теп үк то­ра, шу­лай­мы? Эз­ләп тә йө­ри­сең юк. Кар­шың­да, әл­бәт­тә, так­мак­лап сөй­ләп бө­ге­лә-сы­гы­ла елый, кар­шы як­ны сү­гә, кар­гый. Бе­рен­чел ин­фор­ма­ци­я­нең ке­ше аңы­на үтем­ле ке­реп ур­наш­ка­ны фән­ни ни­гез­дә рас­лан­ган ин­де. Жур­на­лист­ка ис­кәр­мә­се юк. Ке­ше ыша­на, кыз­га­на. Син үт­кән ел Бу­лат­ның «кү­ке» улы бе­лән бул­ган ва­кый­га­да Су­фия апаң­ның ро­лен оныт­тың­мы­ни? Ха­лык­ның Су­фия ягын­да бу­лу­ы­на га­җиз­лә­неп, ниш­ләр­гә бел­мә­дең бит! Әле­ге дә ба­я­гы, шул ми­сал­да аң­лат­сам, Бу­лат­ка ка­ра­та хак­сыз нәф­рәт­лән­дең. Зы­ян кү­рү­че ке­ше бул­са да, ул үзен як­ла­ма­ды бит. Чөн­ки мон­дый ва­кый­га ты­ныч хо­лык­лы ке­ше­ләр­нең җа­нын тет­рә­тә. Эч­ке ки­че­реш­ләр­гә би­рел­гән ке­ше ял­гыз ка­лыр­га ом­ты­ла. Аны тел­гә алу­ым ми­сал өчен ге­нә. Син ачык­лар­га ты­рыш­кан ва­кый­га­да да со­рау­ла­ры­ңа әдәп йө­зен­нән ге­нә җа­вап би­рел­гән бу­лыр­га бик мөм­кин. Зы­ян яса­ган кар­шы як­ка бер на­чар сүз әй­тел­мә­гән. Бу хәл­не күр­гән­нәр фи­ке­рен бе­леш­кән­сең, әйе­ме? Мә­сә­лән, Су­фи­я­га кар­шы кем­нең сүз сөй­лә­гә­нен ишет­кә­нең бар? Гай­бәт те­гер­мә­не тарт­ты­ру­чы әш­нә­ләр как­ша­мас бер төр­кем бу­лып яши бе­лә­ләр. Су­фия га­еп­ле бул­ган оч­рак­та да, Бу­лат­ны хак­сыз дип, бер­кат­лы бән­дә­ләр­не ышан­ды­ру алар­га авыр дип уй­лый­сың­мы? Ха­лык шун­дый ул: хак­лык­ны кү­зе бе­лән кү­реп, йө­рә­ге бе­лән то­еп та, бер сүз эн­дәш­ми­чә өй­лә­ре­нә та­ра­ла, ә кайт­кач, га­и­лә­сен­дә­ге­ләр бе­лән фи­ке­рен ур­так­ла­ша. Ме­нә си­ңа бер ва­кый­га ми­са­лы. Аң­ла дип сөй­лә­дем.
Ха­ли­дә­нең яр­суы та­вы­шын кө­чәй­тә:
– Өн­сез­лә­неп тор­ма­сын Бу­лат абый ише­ләр! Үзен үзе як­ла­сын, хак­лы бул­гач. 
– Ме­нә мо­ны­сы бә­хәс­сез. Әм­ма, ни кыз­га­ныч, ке­ше акыл җый­ган са­ен конф­ликт­ка кер­ми, хак­лы­лы­гын чәч­рәп рас­ла­мый.
– Ярар. Аң­ла­дым.
Ха­ли­дә өс­тә­лен­дә ят­кан, әле һа­ман укыр­га җи­те­шә ал­ма­ган га­зе­та­ны тар­тып чы­гар­ды. Куш би­тен ике як­лап то­тып укып чык­кач, ти­рән итеп көр­сен­де дә: «И Ал­ла­ка­ем, Зөл­хә­би­рә апа әйт­меш­ли», – дип куй­ды.
– Нәр­сә оша­мый, Ха­ли­дә ту­таш? Кай­сы яз­ма эчең­не по­шы­ра?
Кыз­ның йө­зен­дә әл­лә ап­ты­рау ча­лым­на­ры, әл­лә ка­нә­гать­сез­лек – аң­ла­мас­сың. Ул га­зе­та­ны ур­та­лай бөк­ләп, чит­кә­рәк – ел дә­ва­мын­да үт­кән зур ва­кый­га­лар бу­ен­ча языл­ган мә­ка­лә­ләр пап­ка­сы өс­те­нә җил­лә­де.
– Ну аң­лыйм ин­де, һәр ана үзе­нең ба­ла­сын бә­хет­ле бул­сын, тор­мыш­та уң­сын дип үс­те­рә. «Кош ба­ла­ла­ры ка­нат яр­гач...» мә­ка­лә­сен та­гын бер кат укып чы­гу­ым шун­нан иде: әни­нең бар сөй­ләш­кән сү­зе, бар уе шул мә­ка­лә­дә бул­ды бу көн­нәр­дә. «Кем яз­ган аны, кы­зым, әйт әле?» – дип тә шыл­ты­рат­ты. Кем язуы ми­ңа бө­тен­ләй кы­зык­лы тү­гел. Әй­тер­сез ин­де, син ана тү­гел, ба­ла гы­на әле, дип. Әни­нең кем яз­га­нын бе­ләр­гә те­лә­ве дә тү­гел, тө­не буе йок­ла­мый­ча шу­ны уй­лап ят­тым, диюе ты­ныч­сыз­ла­ды. Ә ки­бет­тә шул яз­ма ха­кын­да зур­лап сөй­лә­шеп тор­ган­на­рын ишет­кәч, ачу­ым да кил­де. Чит ке­ше яз­мыш­ла­рын­да ка­зы­нып ят­кан­га, без­нең җәм­гы­ять шу­шы көн­дә­дер ин­де ул.
– Пуб­ли­цис­ти­ка­да гы­на тү­гел бит, әдә­би­ят­та да шун­дый кү­ре­неш: сю­же­ты, эч­тә­ле­ге га­и­лә кы­са­сын­нан чык­ма­ган ки­тап­лар иң күп укы­лыш­лы са­на­ла.
– Ки­рәк­ми ке­ше­гә җәм­гы­ять мәсь­ә­лә­се! Со­вет за­ма­ны клас­сик­ла­ры ва­тан­пәр­вәр­лек тәр­би­я­лә­гән, әйе­ме? Ә Ва­тан­га мә­хәб­бәт икен­че-өчен­че бу­ын­да юк­ка чык­кан ди­яр­лек! Кем га­еп­ле? Та­гын тү­рә­ләр­гә сыл­тый­сы­мы ин­де бу га­еп­не? – Кыз­ның ри­за­сыз­лык­тан ачу­ла­нып әй­тел­гән сү­зе көч­ле­рәк яң­гы­ра­ды.
Бас­кыч буй­лап икен­че кат­тан җи­тез ге­нә чи­бәр егет төш­те.
– Хә­ер­ле ир­тә!
Ха­ли­дә­нең аны ерак­тан күр­гә­не бар. Та­вы­шын ки­рә­ген­нән ар­тык кү­тә­реп сөй­лә­шү­е­нә уңай­сыз­ла­нып куй­ды. Элек тә әти­се­нә ку­нак­ка кайт­ка­лый иде ул. Ә бу җәй­дә бө­тен­ләй­гә кайт­ты. Мә­дә­ни­ят йор­тын­да Рим­ма бе­лән еш ара­ла­шу­ын кү­рә ул аның. Хә­биб­рах­ман спорт мас­те­ры исе­мен яу­ла­ган улын ни­чек авыл мәк­тә­бе­нә укы­тыр­га кай­тыр­га ри­за­лаш­тыр­ды икән? Ха­ли­дә­нең шу­ны бик-бик бе­лә­се ки­лә. Кай­нар бә­хәс бө­тен­ләй сү­рел­де. Да­мир­ның спорт бе­лән чы­нык­кан егет бу­луы күз­гә таш­ла­на. Күп­ме ге­нә яз­ма өс­тен­дә эш­ләр­гә ты­рыш­са да, Ха­ли­дә әле­дән-әле тә­рә­зә­гә күз тө­ше­рер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Мө­хәр­рир улы тә­рә­зә ту­ры­сын­да тү­тәл­ләр­гә су си­бә иде. Зөл­хә­би­рә үс­тер­гән чә­чәк­ләр ма­тур. Егет тә чи­бәр шул. Егет ке­ше чә­чәк ара­сын­да тү­гел, әй­тик, Га­дел ке­бек, ма­зут­ка бу­я­лып тех­ни­ка ти­рә­сен­дә кай­на­шыр­га ти­еш ке­бек то­е­ла аңа. Мә­ка­лә­лә­ре­нең ка­һар­ман­на­ры да шә­һәр еге­те тү­гел шул аның. Ә ба­ры­бер күз­лә­рен бак­ча­дан ала ал­мый. Чү! Рим­ма­ның йо­мы­шы ни? Рим­ма­ны күр­гәч, бе­рен­че тап­кыр кә­е­фе кит­те. Ре­дак­ци­я­гә­ме ул? Әл­лә?.. Мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры­ның чел­тәр­ле ти­мер кап­ка­дан үтеп, сук­мак буй­лап кил­гә­нен күр­де.
Рим­ма­ның йо­мы­шы ре­дак­ци­я­гә ге­нә тү­гел. Аның кү­ңе­ле бү­ген ае­ру­ча неч­кә. Кү­ңе­лен­дә­ге хөр­мә­тен бел­де­реп, рәх­мәт әй­теп кай­та­сы кил­де. Әни­се­нә әй­тә ал­ма­ган­ны Зөл­хә­би­рә апа­сы­на йә ват­сап мес­сенд­же­ры­на, йә инс­таг­рам со­ци­аль чел­тә­ре­нең ди­рек­ты­на яза, авыр миз­гел­лә­рен­дә ки­ңәш ала. Шу­ның бе­лән эч­ке кө­че ны­гый. «Кү­ңе­лең­дә гөл­ләр үс­сә, бак­чаң­да да чә­чәк­ләр ге­нә үсә ин­де ул», – дип уй­ла­ды ул кап­ка­дан ке­рү­гә. Шу­ны­сы­на игъ­ти­бар ит­те: чә­чәк­ләр ба­ры­сы да га­ди­ләр. Ал­лы-гөл­ле каш­ка­рый­лар, сар­гылт цин­ни­я­ләр, зәң­гәр кың­гы­рау­лар, кос­ме­я­лар – буй-буй са­ла­ват кү­пе­ре бу бак­ча­га төш­кән дә чә­чел­гән ди­яр­сең. Га­ди­лек кү­ңел­не ир­ке­нәй­тә – ул үзен җи­ңел­рәк хис итеп, йорт­ның «ре­дак­ци­я» дип языл­ган ише­ге­нә юнәл­де.
– Рим­ма Мин­вә­ли­ев­на, исән­ме­сез!
Та­выш кил­гән як­ка бо­рыл­ды. Абау! Чә­чәк­ләр хо­зу­рын­да сук­мак­ка ка­рап ат­лап, ике метр­лы Да­мир­ны күр­ми үт­кән! Әйе шул, соң­гы ва­кыт­та ти­рә-як­ка игъ­ти­ба­ры ки­мү­е­нә үзе дә еш кы­на ка­нә­гать­сез ка­ла. Бер миз­гел­гә, таш сук­мак­ка ка­дак­лан­ган сы­ман, ат­лап ки­тә ал­мый тор­ды. Жас­мин ку­а­гы янын­да ае­рып алып та бул­мый икән шул аны: кө­ләч ак­сыл йөз, ак фут­бол­ка, ак­сыл чал­бар. Ә ул хуш ис­ле ку­ак ар­тын­да.
– Хә­ер­ле көн, Да­мир! Ми­ңа исем бе­лән ге­нә эн­дә­ше­гез, яме.
– Ях­шы. Те­атр тү­гә­рә­ге­нә бит әле бү­ген. Оч­раш­кан­га ка­дәр, – дип ел­май­ды егет.
Рим­ма­ның кү­ңе­ле хуш­лан­ды, йө­зе бал­кы­ды. Шул ук ва­кыт­та кау­шап та кит­те. Бу егет­нең күз ка­ра­шы әл­лә нин­ди – әсир­лә­геч. Оны­ты­лып тор­ган сы­ман, тиз ге­нә ке­реп ки­тә ал­мый тор­ды. Ә егет, сук­мак­ка чы­гып, Рим­ма­ны кул­ла­рын­нан тот­ты: 
– Әй­дә оза­там сез­не! – дип, җи­тәк­ләп ре­дак­ция ише­ген­нән алып кер­де. Егет­тән жас­мин исе ки­лә иде. Ул үзен­нән күп­кә озын буй­лы егет­нең нур­лы йө­зе­нә кү­тә­ре­леп ка­ра­ды. Йө­рә­ге­нең нин­ди­дер кы­лы тар­тыл­ды сы­ман.
Ул җит­ди сүз бе­лән кил­гән иде:
– Ха­ли­дә! Те­атр би­на­сы кар­шын­да­гы ти­мер кың­гы­рау­ны ау­дар­ган­на­рын га­зе­та­га чы­гар­ган­сыз икән. Ти­рә-як­ка бел­де­рә­се кил­мә­гән иде. Кай­да ди­гән­дә, Ба­лан­тау авы­лы клуб кар­шы­сын­да бит.
– Га­зе­та чын тор­мыш­ны, бар бул­ган хәл­ләр­не ча­гыл­ды­ра. Шу­ның өчен га­зе­та ул. Йә шун­нан ни?
– Әти шул көн­не үк та­гын да ны­гы­тып бас­ты­рып куй­ды бит. Бел­ми кал­са­лар да ях­шы иде. 
– Ау­дар­ган­нар – тәр­тип­сез­лек­не як­тырт­тык. Бас­тыр­ган­нар икән – иге­лек­не дә язып чы­гар­быз.
– Рәх­мәт ин­де. Ярат­мыйм не­га­тив нәр­сә­ләр­не ха­лык ара­сы­на чы­гар­ган­ны.
– СССР за­ма­нын­да гы­на шу­лай бул­ган. Без­нең җәм­гы­ять баш­ка бит ин­де, һәр нәр­сә­не ял­ты­ра­тып, шо­мар­тып уты­рыр­га тү­гел. Га­зе­та дө­ре­сен язар­га ти­еш.
«Ти­еш нәр­сә күп ул!» – ди­я­се кил­гән иде, сүз озайт­мас­ка бул­ды Римма.
Зөл­хә­би­рә апа­сы бе­лән көн дә ват­сап­тан язы­шып, хә­бәр­лә­шеп тор­гач, сөй­лә­шер сүз­лә­ре юк та алар­ның. Тик кү­ре­шү шат­лы­гы үз­гә ул!
– Са­гын­ган идем, – ди­де Рим­ма, нин­ди­дер бер рә­хәт­лек бе­лән күч­тә­нә­чен ку­лы­на тот­тыр­ды. Зөл­хә­би­рә Рим­ма­ны «ха­ки­ми­ят» өс­тә­ле­нә мәҗ­бү­ри­ләп утырт­ты. Әле су­ы­ныр­га өл­гер­мә­гән чәй­нек­тән ши­фа­лы үлән­ле чәй агыз­ды, тәм­ле кай­нат­ма­ны ал­ды­на­рак этә төш­те. Хә­биб­рах­ман да ки­леп утыр­ды. Аның ха­ты­ны­на да ае­рым хөр­мәт бе­лән урын тәкъ­дим ит­кә­нен күр­гән Рим­ма:
– Ай-яй сез! Һа­ман егет бе­лән кыз сы­ман, – дип сок­лан­ды.
– Зөл­хә­би­рә апаң си­не бик яра­та, Рим­ма. Ни эш­ләр бе­те­рә­сең? – дип сүз куш­ты баш мө­хәр­рир.
– Эш, эш, та­гын бер кат эш, – дип ел­май­ды Рим­ма.
– Юк, үзең­не, га­и­ләң­не дә оны­тыр­га яра­мый!
Рим­ма җа­вап бир­мә­де, ба­шын ия төш­те.
– Ни­хәл соң ирең? Тер­нәк­лә­нү­гә, та­гын ба­рыр­га җы­ен­мый­сыз­мы?
– Те­лә­мә­гән ке­ше­не бер ниш­лә­теп бул­мый. Өмет, ом­ты­лыш, ты­рыш­лык го­му­мән юк аңар­да, Хә­биб­рах­ман абый.
– Әле күп ва­кыт үт­мә­де бит.
– Өч ел! Эчәр­гә те­лә­ге бар, са­вы­гыр­га ом­ты­лы­шы юк.
– Шу­лай ин­де, бик җи­ңел бит. Ләз­зә­те дә күп, дә­вам­лы да.
Ясал­ган чәй­ләр эчел­мә­де. Сөй­лә­шү гел Рим­ма­ның ире ту­рын­да бар­ды. Юл фа­җи­га­сен­нән соң Фа­ик­ның аяк­ла­ры хә­рә­кәт­сез кал­са да, усал­лы­гы ки­ме­мә­гә­нен бел­гән­гә, Зөл­хә­би­рә бу яшь га­и­лә яз­мы­шын йө­рә­ге­нә якын ала, шу­ңа да Рим­ма­га гел яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша иде. Хә­биб­рах­ман да бу ту­ры­да бе­лә. Ту­ры­дан-ту­ры сөй­ләш­мә­сә­ләр дә, ирен эч­ке­че­лек­тән дә­ва­лау, яр­дәм итү ту­рын­да сөй­лә­шеп ал­ды­лар. Ха­ли­дә, компь­ю­те­рын­нан ае­рыл­мый­ча, эшен дә­вам ит­кән бу­лып утыр­ды. Сөй­лә­шә­се кил­ми иде аның. Ә Рим­ма әни­се­нең гау­га­лы га­мәл­лә­рен­нән ге­нә тү­гел, әти­се­нең хә­лит­кеч адым яса­вын­нан да би­хә­бәр иде әле. Үзе­нә ил­ти­фат­сыз­лык­ны то­еп: «Ха­ли­дә­нең эше күп, ах­ры», – дип юра­ды. 
Мө­хәр­рир ки­е­рен­ке­лек­не бе­те­рер­гә те­ләп:
– Ха­ли­дә­без көн­ озын дөр­ләп-янып яши. Ял­кы­ны ба­ры төн­лә сү­ре­лә бу­гай. – Йө­зен бал­кы­тып, ха­ты­ны бе­лән Рим­ма­га ел­ма­еп ка­ра­ды да Ха­ли­дә­гә ка­рап күз кыс­ты.
– «Җил­лән­мә­гез, тәр­тип бе­лән ге­нә йө­ре­гез, уты пе­шер­мә­сен!» ди­сең­ме, Хә­биб­рах­ман абый. – Ша­ярт­кан бу­лып, Ха­ли­дә дә сүз­гә ку­шы­лыр­га ки­рәк тап­ты. Хол­кы­ның ко­тыл­гы­сыз ха­лә­те – чә­неч­ке­ле яки ас­тыр­тын кө­лү бе­лән сөй­ләш­ми ка­ла ал­мый шул ул. Әнә шу­лай яра­тып кы­на үз-үзен­нән кө­ләр­гә дә җай та­ба. Бү­ген дә ба­ш-аягы белән эше­нә би­рел­гән. Компь­ю­тер­дан кү­зен дә ал­мый фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­ла­ша, йә иде­я­лә­рен, тор­мыш­ка аша­мы-юк­мы, әйт­ми­чә кал­мый:
– Без­нең дан­лык­лы Ба­лан­лы тау­ны фо­то­га тө­ше­реп, бе­рәү ин­тер­нет­ка эл­гән. «И­сем ас­ты та­бы­гыз әле!» ди­гән. Ил­ле биш ком­мен­та­рий мон­да. Укы­гач, хур­ла­нып үләр­сең. Рим­ма, син укып өл­гер­мә­гән­сең­дер әле мо­ны? Те­атр­ның исе­ме­нә бәй­лән­гән­нәр. Ярар, ни өчен «Зәң­гәр кың­гы­рау­лар» дип ата­лу­ын чит­ләр бел­ми бит ин­де. «Зәң­гәр кың­гы­рау­лар үс­ми тау­да – плас­тик ше­шә үсә!» ди­гән бе­рәү. Смай­лик, күз яше бе­лән, ун да­нә. Ме­нә мин ил­ле биш ком­мен­та­рий­дан мо­ны­сы­на игъ­ти­бар ит­тем: «Со­вет за­ма­нын­да ба­га­на агар­та идек, тү­рә ки­лә дип. Ич­ма­са элек­ке ке­бек зур тү­рә­ләр кил­ми Ба­лан­тау­га. Чү­бен җы­еп чы­гар идек», – ди­гән. Уй­ла­гыз әле, шәп идея бит бу! Нәр­сә­гә без­гә тү­рә?! Үзе­без­нең җир­дә – без үзе­без тү­рә!
– Ай, Ха­ли­дә! Рәх­мәт, шәп әйт­тең! – ди­де баш мө­хәр­рир чын кү­ңел­дән. – Идея син­нән – оеш­ты­ру без­дән!
– Әй­дә­гез, җы­еп чы­гыйк әле шул чүп­не.
Зөл­хә­би­рә ап­ты­рап ка­рап тор­ды да: 
– Әй­те­гез әле, ка­ян ки­лә ул чүп ди­гән нәр­сә тау би­те­нә? Элек алай тү­гел иде бит! – дип куй­ды.
– Ка­ян­мы? Элек сез көн­ба­гыш­ны та­ба­да кыз­дыр­ган­сыз да, ке­сә­ләр­гә бү­леп са­лып, си­меч­ке ярып, рә­хәт­лән­гән­сез. Ә хә­зер ки­бет­тән ал­ган ял­ты­ра­вык кап­ны ярып җи­бә­рә­ләр дә-ә-ә, бу­ша­гач, тау би­те­нә бү­ләк итә­ләр. Ку­лы, аяк ки­е­ме пыч­ран­са, ке­сә­дә, сум­ка­да юеш сал­фет­ка бе­лән сөр­тә дә, җил­ләр ир­ке­нә җил­фер­дә­тә. Ә сез­нең чи­гү­ле кулъя­у-­ лык­лар ял­гыш та тө­шеп кал­ма­ган шул ке­сә­дән, Зөл­хә­би­рә апа. Элек чиш­мә су­ын өй­дән бер чү­меч ту­ты­рып чө­ме­реп чык­кан, йә кайт­кач эч­кән, ә хә­зер ки­бет­тән газ­лы су яки «кыз­ды­ра» тор­га­нын алып ме­нү мо­да­да. Өй­дә әни­лә­ре сөт ту­ты­рыр­га плас­тик ше­шә эз­ләп ин­тек­сә дә, өй­гә кайт­мый – ятып ка­ла шун­да.
– Үте­рә­сең син, Ха­ли­дә.
– Кыс­ка­сы, ха­лык ба­е­ды, әдә­бе ки­ме­де. Мал ки­рәк­сез­гә ятып ка­ла, йә җил­гә оча.
– Авыл кө­не дә үт­кә­рә­се­без бар. Чис­тарт­сак, бик ях­шы бу­лыр иде, – ди­де Рим­ма.
Шул көн­не үк хәл ител­де. Мәк­тәп кол­лек­ти­вы, мә­дә­ни­ят һәм со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр Ба­лан­лы тау­га, Чиш­мә­су яр­ла­рын­да чә­че­леп ят­кан чүп­не кап­чык­лар­га җы­еп өй­де­ләр. Бу җы­ел­ган чүп­нең ка­бат шу­шы ук җир­ләр­гә та­ра­ла­ча­гы көн ке­бек ачык иде. Ки­ңәш-та­быш ит­кәч, Хә­биб­рах­ман, ха­лык исе­мен­нән ра­йон ха­ки­я­ми­я­те­нә хат язып, га­зе­та­да бас­ты­рыр­га бул­ды. Җы­ел­ган чүп-чар­ны ур­наш­ты­ру­ны хәл итәр­гә ки­рәк иде. Бу көн­ге­сен Яшь­лек ала­ны янә­шә­сен­дә­ге чо­кыр­га са­лып тап­та­ды­лар. Хә­биб­рах­ман ан­да чүп­не са­лыр­га баз­ма­ды. Үт­кән­дә кал­ган ма­тур яшь­лек ел­ла­ры чүп­лә­нә, тап­та­ла ке­бек то­ел­ды.
– «Их, дөнь­я­лар, го­мер­ләр!» дип уф­та­на иде әти мәр­хүм. Бу чо­кыр ди­гә­не­без за­ма­нын­да «без­нең штаб» дип ата­ла иде бит. Ә ул ин­де чүп по­ли­го­ны­на әве­рел­гән.
– Чо­кыр, ер­мак, ти­шек, ке­сә – чүп са­ла тор­ган җир ин­де ул, – ди­де дә Гөл­су үз сү­зен­нән үзе кыч­кы­рып көл­де.
Хә­биб­рах­ман­нан баш­ка­лар бу кү­ре­неш­кә ап­ты­ра­ма­ды­лар. Тау итә­ген­дә то­рып тау­га кү­тә­ре­леп ка­ра­ган­да, та­би­гать­нең ис­кит­кеч бер ман­за­ра­сы, әй­тер­сең, рәх­мәт әй­теп кал­ды. Җан­га якын яшел­лек. Ба­лан тәл­гәш­лә­ре кы­зыл төс­кә ки­нән­гән. Ак таш­лар чал баш­лы тау­га хөр­мәт бе­лән ка­рар­га ки­рәк­ле­ген ис­кәр­тә төс­ле. Рим­ма Авыл кө­нен үт­кә­рү пла­ны бе­лән та­ныш­тыр­ды.
Кай­тыр ал­дын­нан гы­на Гөл­су аңа пы­шыл­дап:
– Апа, ко­ты­ры­нып, ир­тә­дән без­гә кил­де бү­ген. Җиз­ни төп ни­гез­гә яшәр­гә күч­кән икән. Син бе­лә идең­ме соң әле? – дип со­ра­ды. Бик сөй­ли­се кил­сә дә, ке­ше күп бул­гач, Ра­мил­ләр­гә ба­рып та­выш­ла­ну­ын әйт­ми кал­дыр­ды.
Рим­ма әни­се­нең әти­се­нә шал­ты­рат­ка­нын исе­нә тө­шер­де. Ул тәм­сез сүз­ләр­не  тың­лап то­ра ал­мый­ча, те­ле­фон та­вы­шын өз­гән­гә, әти­се­нең хә­лит­кеч бу ады­мы ту­рын­да бел­ми иде шул. Ап­ты­рап кит­те. Ни әй­тер­гә дә бел­мә­де. Та­ту­ла­ныр­лар әле, дип, ар­тык әһә­ми­ят бир­мә­де. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, үзе­нең дә ка­я­дыр ки­тә­се кил­гән көн­нә­ре күп аның. Әгәр мә­дә­ни­ят бе­лән шау­кым­ла­нып яшә­мә­сә, Фа­ик­тан ае­ры­лыр иде сы­ман. Мә­дә­ни дөнья аны шул­ка­дәр бө­те­реп ала – баш­ка бар­лык тор­мыш мәсь­ә­лә­лә­ре чүп бу­лып то­е­ла. Әйе, әнә шу­лай кап­чык­ка җыя да ул алар­ны, әр­дә­нә­ләп өя – ки­рәк­сез алар, шу­ңа тиз оны­ты­ла.
Го­мер ит­кән әти­се бе­лән әни­се­нең ае­ры­луы – зур мәсь­ә­лә. Баш­та әти­се яны­на бар­ды. Исән­лә­шеп, бу­са­га­га бас­кан ки­леш төр­те­леп кал­ды. Күз ка­ра­шы бе­лән со­рау бир­де Рим­ма.
– Кы­зым! Рәх­мәт, акыл­лы бу­лу­ың өчен! Ми­нем иң ярат­ма­га­ным, ха­тын-кыз­ның йө­гән­сез­ле­ге. Са­фи­я­ның бу мәсь­ә­лә­дә тәр­ти­бе бул­ма­га­нын ча­ма­лый идем. То­тыл­ма­ган – ка­рак тү­гел, ди­ләр бит. Ин­де күз­гә кү­рен­гән кор­сак­лы җил­бә­зәк кы­зың­ны йөр­гән еге­те дә кия­ү­гә ал­ма­вы бик нык хур­лан­ды­ра. Ты­ныч кы­на ка­рый ал­мыйм. Әй­тәм ич, бу ир-ат өчен бик авыр. Ән­кәң ул җи­ңел уй­лау­чы ке­ше. Ан­нан, кы­зым, бу хәл­ләр ми­нем яшь­лек­тә­ге гө­наһ­лар­ны ку­бар­ды. Ми­нем алар­ның ике­сен дә кү­рә­сем кил­ми. Са­ла­ват ми­не үс­кәч аң­лар. Баш­та сез­не таш­лау ях­шы эш бул­мас, дип яшә­дем. Ән­кәң мут, Са­ла­ват­ны шу­ңа тап­ты ул. Мин чы­гып кит­мә­сен дип. Эш­лим ди­гән ке­ше­гә эш бет­мәс. Үз ба­лам­ны үзем үс­те­рәм. Бор­чыл­ма, кы­зым! – дип, әти­се аны ко­чып ал­ды.
Ник­тер елый­сы ки­лә шул. Яшен тыя тө­шеп, бер җүн­ле сүз әй­тә ал­мый­ча чы­гып кит­те ул. Әни­се яны­на ка­гы­ла­сы бул­ды. Аның ни­ләр әй­тә­сен ях­шы ча­ма­лый иде. Дым­лан­ган күз­лә­рен сөр­теп, кап­ка­дан үт­те. Ә бу ва­кыт­та Су­фия күр­ше­лә­рен­дә ире­нең тет­мә­сен те­тү бе­лән җа­ны­на ты­ныч­лык ала иде. Әни­се­нең өй­дә бул­ма­вы Са­фия бе­лән сөй­лә­шү өчен әй­бәт мөм­кин­лек, әл­бәт­тә. Ба­ла­ча­гы бер-бер­се­нә ка­ра­та үр­нәк мө­нә­сә­бәт­ләр­дә бул­ган әби-ба­ба­сы янын­да үт­кән­гә, Рим­ма га­и­лә­дә ае­ры­лып то­ра иде. Соң­гы ва­кыт­та ки­леп чык­кан хәл­ләр­дән аңа оят иде. Бер­ни үз­гәр­тә ал­ма­вын аң­ла­са да, сең­ле­се бе­лән уты­рып бер сөй­лә­шә­се ки­лә. Бер ге­нә мәсь­ә­лә­не уңай чи­шеп бу­ла иде ке­бек. Са­фи­я­ның Ай­дар­га кия­ү­гә чы­гу­ын те­лә­де, шу­ның бе­лән гарь­лек ки­мер ке­бек то­ел­ды. Клуб­та үзе бе­лән гел ара­ла­шып тор­ган­га­мы, сүз­гә ос­та, яр­дәм­чел Ай­дар аңа бик ошый иде.
– Ни­гә Ай­дар бе­лән араң­ны өз­дең?
– Күп­ме әй­тер­гә бу­ла: я-рат-мы-ыыйм!
– Бә­тәч! Ник йөр­дең соң биш ел буе?
– Үзе йөр­де. Йөз ку­ып җи­бәр­дем.
– Ярар, сер бир­мә­гән бу­лып кы­лан­ма!
– Ва­кыт­ны кү­ңел­ле үт­кә­рә­се кил­де. Баш­ка кру­той егет юк ич авыл­да. Ба­ла те­лә­мә­гән идем, шу­лай ки­леп чык­ты. Син ми­нем өчен кай­гыр­ма! Үз тор­мы­шың­ны җай­ла! – Са­фия, си­нең бе­лән сүз бет­те ди­гән сы­ман, ала­га­ем зур кор­са­гын сы­пы­ра тө­шеп, утыр­ган җи­рен­нән то­рып кит­те.
– Син кая? Сөй­ләш­мә­дек тә ич әле. Утыр!
– Си­нең үз га­и­ләң ту­рын­да уты­рып сөй­лә­шер­гә ки­рәк! Ник то­ра­сың син ул ал­каш бе­лән?
Са­фи­я­ның ту­ры­дан бә­реп сөй­лә­шү­ен күп тап­кыр­лар ишет­кә­не бул­са да, әл­лә ниш­ләп кит­те.
– Жәл­лим.
– Ә ул си­не кыз­га­на­мы?
– Ну, эчә ич ин­де ул. Эч­кән ке­ше­нең акы­лы бу­ла­мы­ни?
– Эч­мә­гән ча­гын­да ник акыл­га утыр­мый?
– Ким­се­нә! Эчеп оны­ты­ла­сы ки­лә­дер. Йө­ри ал­мый ич.
– Ә син аның бе­лән яшәр­гә бер дә ким­сен­ми­сең­ме?
– Ай-яй Са­фия, ка­ты бә­гырь­ле син! Ин­ва­лид кө­ен­чә ни­чек таш­лап ки­тим?
– Ә си­нең аны кур­кыт­ка­ның бар­мы соң? Ки­тәм дип?
– Әйт­мә­гән кая ин­де?!
– Ба­лаң бул­ган­чы ыч­кын син! Әнә Да­мир! Кү­ре­неп то­ра. Си­ңа га­шыйк ул. Си­не хөр­мәт итә. Җү­ләр син, апа. Әй­лән­дер шу­ның ба­шын! Ба­шың эш­лә­ми си­нең, бил­лә­һи!
– Си­нең эш­лә­де. Ме­нә ниш­ли­сең ин­де хә­зер? – Ул сең­ле­се­нең кор­са­гы­на иша­ра­лә­де.
– Ниш­лим?! Бер кер­гән – бер чы­га. Ту­ды­рам! – Са­фия бүл­тә­еп тор­ган кор­са­гын яра­тып сы­пы­рып, ике ку­лы бе­лән тот­ты.
Рим­ма аның шун­дый го­рур, ты­ныч сөй­лә­ве­нә шак­ка­тып утыр­ды. Ни­гә­дер аның буй-сы­нын­да бул­ган үз­гә­реш­тән оя­ла ул. Әби­се: «Кия­ү­гә чык­мый­ча ир за­ты бе­лән йок­лау гө­наһ, оят эш са­на­ла», – дип, кат-кат әй­тә иде.
– Ни­гә чык­мый­сың син аңар кия­ү­гә? – дип ка­бат со­ра­ды Рим­ма.
– Ра­мил ма­лае Ай­дар, Ра­мил­дән ким дә, ар­тык та бул­мас. Ма­ши­на­сы да юк. Оныт­тым да ин­де мин аны. Ки­рәк­ме ул ми­ңа? Юк! Ми­ңа ти­лем­сә му­жик­лар ки­рәк­ми. Җү­ләр­лек­не үзем дә бул­ды­рам. До чер­та аң­ла­дым мин бу тор­мыш­та. Әти бе­лән әни­не ге­нә ал! Дө­рес эш­лә­де әти. Үзең­не яра­тыр­га ки­рәк! Үзен ярат­ма­ган ке­ше­не кем ярат­сын? Нәр­сә ака­еп ка­рап то­ра­сың? Аң­гы­ра бул­ма! Изе­мек икә­нең­не күр­сә­ләр, та­гын да изә­ләр, көч­сез­ле­гең­нән фай­да­ла­на­лар гы­на.
Рим­ма үзе­нең җы­е­ры­лып, ке­че­рә­еп ба­ру­ын тоя.
– Мин си­нең ирең­не өч көн­дә ке­ше итәм. Лю­бой му­жик – ба­ла. Уй­нар­га ки­рәк алар бе­лән! Әни мо­ло­дец ул без­нең. Әти бе­лән яши бел­де. Гөл­су апа­ны ка­ра! Ин­ва­лид ич ире. Пол­ный ход та­ныл­ган рәс­сам ит­те шул чу­лак Бу­лат җиз­ни­не.
Рим­ма, әй­тә­се сүз­лә­рен дә әй­тә ал­мый­ча, исе ки­теп тың­лап уты­ра. Әйе, сең­ле­се кеч­ке­нә­дән их­лас тү­гел иде аның. Әйе, ул яра­та да бел­ми. Са­фия, ора­тор сы­ман һа­ман сөй­лә­вен бе­лә:
– Син... син ир ха­ты­ны тү­гел ич! Мә­дә­ни­ят ка­ты­ны! Те­атр­ны клуб­та тү­гел, өй­дә уй­на! Үлеп бе­теп эш­ләп йө­ри­сең. Ки­рә­гең бе­тү бе­лән оны­та си­не ха­лык.
Рим­ма­ның ачуы кил­де. Нәр­сә нәр­сә, әм­ма эшен тү­бән­сет­мә­сен­нәр! Та­вы­шы га­ять көч­ле чык­ты:
– Ях­шы­лык оны­тыл­мый ул!
– И-и на­ив­ный да ин­де син! Таш­ла ул ал­ка­шың­ны! Тик ят­сын эчеп. Тиз­рәк дө­ме­гер. Да­мир­га бер күз сир­пеп ка­ра­вың җи­тә. Чи­бәр ха­тын ич син. Ка­зан­га ки­тәр­сез.
– Кы­зый! Мин си­нең мәсь­ә­лә­не хәл итәр­гә кил­дем. Кая ба­ра­сың син ба­лаң бе­лән?
– Аны­сын уй­ла­саң – син ал! Ни­чә ел тор­ды­гыз, ба­ла­гыз юк. Ә мин кия­ү­гә чык­мый кал­мыйм. Тик Ай­дар­га тү­гел! Мин бит әни кы­зы! Ка­зан­да да егет­лә­рем ме­нә мон­нан. – Са­фия му­е­нын бар­ма­гы бе­лән сы­зып күр­сәт­те.
– Сең­лем бул­ма­саң, мин си­нең ян­да бер ми­нут та тор­мас идем.
– И апа, яра­та­лар ми­не-е! Яра­ту­га яра­ту бе­лән җа­вап би­рәм бит мин. Әти кай­та­чак ул! Ме­нә әйт­кән иде ди­яр­сең. Бер­ва­кыт... Син ул көн­не Чиш­мә­су яры бу­ен­да кы­зыл бал­чык­ка ба­шың­ны бә­рә-бә­рә им­ти­хан­га­мы, за­чет­ка­мы әзер­лә­нә идең. Мин дә кайт­кан идем. Әни бе­лән кө­ле­шә-кө­ле­шә уты­рып, дөнь­я­быз­ны оныт­кан­быз. Пил­мән ясый­сы идек, кая-а-а, пил­мә-ә-ән? Ит тә чы­га­рыл­ма­ган. Әй­тәм ич, оны­ты­лып кит­кән­без. Тә­рә­зә­гә күз сал­сам, әти чү­гә­лә­гән дә тү­тәл­дән чүп утый. «Ме­нә ник утый ин­де ул аны?» – дип әни җен­лә­нә-җен­лә­нә тә­рә­зә­гә төя. Ва­кы­ты җит­кәч ута­ла бит ин­де ул. Әни, өл­гәш­мә­без дип, ки­бет­тән пил­мән алып кай­тыр­га куш­ты. Мин ишек­тән чы­гып кит­кәч, яшер­гән ак­ча­га ки­ре ке­реп, шы­пырт кы­на шу­ны эз­ләп то­ра идем, әти өй­гә кер­гән бу­лып чы­га ин­де, әни­нең та­вы­шын ише­тәм: «Са­гын­ды-ы-ым, Мин­вә-ә-әли...». Мин кыл да кый­мыл­дат­мый тор­дым. Бо­лар чо­лан­га ке­реп кит­те­ләр. Ишек­тән чы­гар­га ях­шы­сын­ма­дым, ки­бет­кә тә­рә­зә­дән чы­гып кит­тем.
Са­фия шун­дый кү­ңел­ле итеп кө­леп сөй­лә­сә дә, Рим­ма шак­тый кы­за­рып чык­ты, әй­тер­сең, үзе оят эш­тә то­тыл­ды. Ә Са­фия, апа­сы­ның ха­лә­тен күр­ми­ме, кү­реп­ме – кө­лә-кө­лә сөй­лә­вен дә­вам ит­те:
– Кайт­са-а-ам, әти ит­тарт­кыч­ны көй­ләп куй­ган да ит чы­гар­та. Әни ка­мыр ба­са. Мин, тың­лау­лы ба­ла, ки­бет пил­мә­нен өс­тәл­гә куй­дым. Әни бө­ге­лә-сы­гы­ла көл­де: «Ю­ри ге­нә әйт­кән идем, алып кайт дип, Мин­вә­ли. Иһи-һи.. Ну-у, Са­фия, ышан­мас­сың дип бел­гән идем», – ди­де дә, пил­мән­ле па­кет­лар­ны туң­дыр­гыч­ка җил­лә­де. Мин әни­не сат­ма­дым. «И-и, ата­гыз­га кат­кан ки­бет пил­мә­не аша­там­мы соң ми-и-ин, Ал­лам сак­ла­сын», – дип сай­ра­ды. Ә әти шун­дый бә­хет­ле – ел­ма­еп ит­тарт­кыч­ны әй­лән­де­рә. Көч­ле бе­ләк­лә­ре уй­нап, күз­лә­ре шат­лык чә­чеп то­ра. – Са­фия, әй­тим­ме-әйт­мим­ме ди­гән сы­ман тук­та­лып тор­ды да ки­нәт­тән ге­нә көч­ле­рәк та­выш бе­лән төк­се итеп әй­теп таш­ла­ды: – Ми­нем ир дә тор­мыш тот­ка­сын шу­лай ел­ма­еп кы­на әй­лән­де­рә­чәк, апа бәгъ­рем. Ай­дар да, җиз­ни­не әй­теп тә то­ра­сы юк – туң пил­мән­нәр алар! Ә син... үзең тот­кан тот­ка­ны – ирең­не тот!..
Рим­ма бур­лат­тай кы­за­рын­ды да бер сүз әйт­ми­чә чы­гып кит­те. Ты­е­лыр­га ты­рыш­са да, юл буе елап кайт­ты. Са­фи­я­га ник үп­кә­лә­сен, аз гы­на хә­те­ре кал­сын икән?! Гарь­лек, хур­лык! Га­мәл­лә­ре дө­рес бул­ма­ган сең­ле­се­нең сүз­лә­ре дө­рес­лек­кә чы­гуы хур­лан­дыр­ды аны. Ачуы ки­лә. Бу ачу ире­нә дә, бә­хет­сез­ле­ге­нә дә тү­гел – га­дел­сез дөнь­я­га юнә­лә! Ник шун­дый соң бу дөнья?
Таш сы­ман җан­сыз гәү­дә­се бу­са­га­дан үт­те. Сал­мыш ир ел­ма­еп, ар­ба­сы­ның көп­чәк­лә­рен әй­лән­де­реп, ха­ты­ны кар­шы­на кил­де.
– Әл­лә ми­нем ке­бек син дә эч­тең­ме? Кып-кы­зыл бул­ган­сың? – ди­де ир кы­ю­сыз гы­на һәм эч­кер­сез ел­ма­еп җи­бәр­де.
Ха­тын­ның бу сүз­гә ачуы кил­мә­де. Ул ка­бат яшь­ле күз­лә­рен ту­ты­рып ире­нә ка­ра­ды. Як­лау­чы­сыз күз ка­ра­шы ар­тын­да са­ми­ми уе шәй­лә­нә. Ни ди Са­фия? Ир­ләр – ба­ла, ди­ме? Сең­ле­се бит ир бе­лән то­рып ка­ра­ма­ган! Ир­ләр пси­хо­ло­ги­я­сен ка­ян өй­рән­гән?! Үзең­нең бер­кат­лы­лы­гы­на гарь­лә­нү һай кө­е­неч­ле соң! Ире­нең, ха­ты­ны бер там­чы хә­мер эч­мә­вен бе­лә то­рып, сүз бул­сын­га гы­на әй­тү­ен бе­лә ул. Шу­ңа да сү­зе­нә үр­тәл­ми. Ул, тор­мы­шын­да­гы көй­сез­лек­кә ту­ган ачу-үп­кә­не кая юнәл­де­рер­гә бел­ми­чә, кы­за­рып бүр­тен­сә дә, яман сүз әйт­мәс­кә көч тап­ты. Әр­нү­гә тү­зә ал­мый­ча, ша­шы­нып елар­дай чак­та, кү­ңе­лен һәр­чак шу­лай әдәп, са­быр­лык хи­се бас­ты­ра то­ра.
– Син... Бе­ләм ин­де. Ну, үл­мә­дем бит! Их! – Ир көч­ле та­выш бе­лән иң­рәп ки­нәт бо­ры­лыш ал­ды да ку­әт бе­лән тә­гәр­мә­чен әй­лән­де­реп җи­бәр­де. Тиз­лек­кә са­лын­ган ар­ба өй тү­рен­дә­ге ата-ана­дан кал­ган бо­рын­гы шкаф­ка ки­леп бә­рел­де. Өс­те­нә әдә­би ки­тап­лар ише­леп төш­те. Ир гарь­лә­нү­дән­ме, ким­се­нү­ле хис­лә­рен йө­гән­ли ал­мау­дан­мы шың­шып елап җи­бәр­де.
«И ба­ла! Чын ба­ла! Як­лау­чы ки­рәк шул. Их, Са­фия!..» Рим­ма ирен ко­чып юа­тыр­га ке­реш­те:
– Йә, ела­ма! Мин ела­мыйм бит. Әл­лә ми­ңа җи­ңел­ме? Нык бул! Син бө­тен­ләй эчәр­гә ти­еш тү­гел!
– Ниш­лим соң?
– Мес­кен­лән­мә! Бу­лат абый кар­ти­на­лар ясый.
– Мин рә­сем ясый бел­мим.
– Баш­ка шө­гыль эз­ләр­гә ки­рәк!
– Мин бер­ни дә эш­ли бел­мим.
– Ике ку­лың бар.
Бу сүз­ләр гел шу­лай ка­бат­ла­на. Рим­ма күп шө­гыль тәкъ­дим итеп ка­ра­ды, әм­ма иренең бер­сен дә үз­ләш­те­рә­се кил­мә­де.
– Ниш­ләп бу­ла? Ке­ше­нең үзе­нә би­рел­мә­сә, бер­ни эш­ләп бул­мый! Шу­лай ук таш­лап та бул­мый, Са­фия! Мин бит син тү­гел!
– Бер­ни эш­ли ал­мый­сың икән, ба­шы­ңа ише­леп төш­кән ки­тап­лар­ны укы! Аңың­ны ка­мил­ләш­тер!
– Ир ба­шым бе­лән ки­тап укыр­га әл­лә син та­гын?..
Кыз­га­ну хи­се ки­нәт сү­рел­де. Са­фия янын­нан күз­лә­ре хәй­ран ачы­лып кайт­ты. Һәм, үзен ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­ры­шып, ват­сап­тан Зөл­хә­би­рә апа­сы­на хат язып җи­бәр­де. Эч сер­лә­рен ба­ры аның бе­лән ур­так­ла­ша ул.
«Зөл­хә­би­рә апа! Са­фи­я­ның сүз­лә­рен­нән хур­лан­дым. Фа­икъ­та, факт­та, мес­кен­лек чи­ре икән бит. Үзем га­еп­ле икән! Мин ир­не ир­кә ба­ла­га әй­лән­де­рү­че, ә Са­фия көч­ле ир­гә әве­рел­де­рү­че икән. Тик баш­тан ук ир­не сай­лый гы­на бе­лер­гә! Ә мин сай­лыйбел­мә­гән­мен икән. Үзем­нән үзем кө­ләр­гә кал­ды.»
«Ким­се­нү хи­се шу­лай ин­де, Рим­ма. Син бит аны таш­лый ал­мый­сың. Яра­ту­ың да хак, кыз­га­ну­ың да бар. Ә ул, бер­нин­ди ты­рыш­лык куй­мый­ча, җи­ңел хәл итә тор­ган юл тап­кан: исерт­кеч бе­лән кә­е­фен кү­тә­рә. Кү­тә­рел­мә­сә, һич югын­да бор­чу­ла­ры оны­ты­ла. Ин­ва­лид­лар­ның ха­лә­те – ста­ди­я­ләп. Бик күп хат­лар алам бит ре­дак­ци­я­дә «У­тыз өч гә­рә­бә» сә­хи­фә­се бу­ен­ча. Га­зе­та­ны укып бар! Аңа да укыт!»
«Үт­кән юлы тәкъ­дим ит­кән ки­тап­ны да укы­ма­ды. Бул­ды­ра ал­сам, көн­ләш­те­реп, ир­ләр уе кер­тер­гә ни­ят­ләп то­рам әле.»
«Үзе­ңә ка­ра, мин хуп­ла­мыйм. Га­дәт­тә, мес­кен­лә­нер­гә һә­вәс­ләр кыз­ган­ды­рыр­га, шу­ның бе­лән үч алыр­га яра­та. Бер-бер хәл ясап, си­не кур­кы­ту бе­лән мә­шә­кать­лә­нер­гә дә бик мөм­кин.Ал­лам сак­ла­сын!»

ДӘВАМЫ АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ.

Гү­зәл ГАЛЛӘМОВА

Фото: 

«Мәйдан» № 2, 2023 ел
 

Комментарийлар