Логотип «Мәйдан» журналы

Җыр

Егет бу җырны беренче мәртәбә туган җиреннән читтә, ерак казах далаларында хезмәт иткән чагында ишетте, шуңа күрә җыр уяткан тойгыларның иң көчлесе сагыну тойгысы булды.

Радиодан яңгыраган яңа көй кайтавазы әллә ни гомер егетнең күңеленнән китми торды. Тик йокларга яткач, ул аны яңадан хәтерләргә теләсә дә, хәтерли алмады – җыр онытылган иде инде.
* * *
Кыз бу җырны беренче тапкыр өендә дәрес әзерләп утырган чагында ишетте. Радиодан «Яшьлекнең кыр почтасы» дигән тапшыру бара иде. Кыз математикадан мәсьәлә чишеп азапланган җиреннән, моңарчы таныш булмаган яңа җыр авазларын ишеткәч, радиоалгычын ача төште һәм, дәресен ташлап, күңелен җырга бирде. Аның ягымлы көен кыз шунда ук отып алды һәм байтак вакытлар эченнән генә шуны кабатлап йөрде. Әмма икенче көнне бу көй онытылган иде инде – кыз аны исенә төшерә алмады.
 
* * *
Егет ул җыр белән яңадан бик күп көннәр узгач кына очрашты. Армиядән кайтып килеше иде. Ниндидер бер шәһәр станциясендә, арлы-бирле йөренгән кешеләрне күзәтеп, вагон ишеге янында басып торганда, гаҗәеп таныш көй колагына чалынды. Бу җырны кайда тыңлаганы бар соң аның? Ничек кенә тырышмасын, егет моны исенә төшерә алмады. Якты һәм ягымлы көй аңа ниндидер бер шатлыклы вакыйга белән, ниндидер бәхетле очрашу белән бәйледер сыман тоелды.
Яз иде. Кечкенә шәһәрнең бөтен бакчалары шау чәчәккә күмелгән иде. Кечкенә шәһәрнең бөтен кызлары искиткеч матур иде.
 
* * *
Кызга да җыр яңадан һич көтмәгәндә килде. Җылы май кичләренең берсендә, гадәттәгечә, дуслары белән урамда йөрергә чыккан иде. Әллә нидән күңеленә тулган сәбәпсез шатлыгын җуюдан курыккандай, сүзгә катышмый үзалдына хыялланып бара иде, каяндыр таныш һәм, баксаң, инде сагынылган җыр мотивы ишетелде. Йөрәгендә ашкынулы хисләр белән әлеге көй шулкадәр тәңгәл килә ки, кыз, ирексездән туктап, җыр ишетелгән якка карады. Кызга язгы кич үзе җырлыйдыр сыман тоелды: матур һәм ягымлы көй күңелне тагын да алгысытып каядыр өнди, әллә ниләр вәгъдә итә иде. Гүя, зәңгәр күк сере – җыр – аңа иңгән дә: «Кыз бала, бир кулыңны, мин синең җырың, курыкма, кыюрак бул!» – дип пышылдый. Күңелнең шундый чаклары була бит: бар дөньясын онытып көй иркенә биреләсе, әйләнәсе, әйләнәсе һәм җыр белән бергә кушыласы, үзеңнең дә җырга әверелеп каядыр еракка-еракка, биеккә-биеккә ашасы, серле һәм моңсу итеп яшисе килә башлый.
Тын урамның ике катлы агач йортларыннан берсе кызның игътибарын үзенә җәлеп итте. Рәшәткә белән уратып алынган бу өйнең өске катындагы тәрәзәләр ачып куелган һәм серле авазлар шуннан ишетелә иде. Тәрәзәләр артында әллә инде шәмнәр яна – өй эче сүрән кызыллык белән тулган. Зәңгәрсу пәрдәләр аша бу яктылык кызыктыргыч матур тоела һәм ара-тирә күренеп киткән йомшак күләгәләр уены күңелдә сәер тойгы уята: бу тәрәзәләр артындагы кешеләр төшләрдә генә була торган ниндидер бүтән тормыш белән яшиләрдер, аларның кичләре искиткеч бәйрәм сыман узадыр күк тоелды.
Яз иде. Кечкенә шәһәр бакчалары сирень чәчәгенә күмелгән иде. Кечкенә шәһәрнең бөтен кызы искиткеч матур иде.
 
* * *
Егет кичке аштан соң олы якка керде дә, вакытын ничек уздырырга белми аптырап, диванга сузылып ятты. Стенадагы репродуктордан Мәскәү концерты бара иде. Рухына ят булса да, колагына рәхәт көйләр аның әрнүен тагын да көчәйтеп җибәрделәр. Күңелендә яңадан ниндидер бүтән, ниндидер билгесез һәм мавыктыргыч тормышка кызыгу уянды. Аның авылдан бер генә дә китәсе килми иде. Әмма монда кирәге дә шулкадәр генә иде, ахрысы; армиядән кайткач, бер ай буена юньле эш табалмадылар аңа; ялына торгач, ниһаять, тузып беткән бер машинага утырттылар, бу машинаны утильгә генә ташлыйсы бар иде инде, югыйсә: хәзер ремонттан башы чыкмый. Түләгән акчаларын да ташка үлчим – өйгә алып кайтырга оят. Болары бер хәл. Авылда яшьләр юк. Сәрхүш агайлардан башка клубка чыгар кеше дә калмаган. Ничек күңелсез... Егет кинәт уйларыннан арынды: радиодан яңгырый башлаган көйнең беренче таныш авазларын ишеткәч тә, сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Җыр уяткан тойгыларның иң көчлесе сагыну тойгысы булды. Әмма егет кадерле җырын тыңлап бетерә алмады. Җыр өзелде – радиодан нәрәт бирә башладылар. Колхоз председателе эшкә чыкмыйча өйләрендә яткан апаларны әрләргә кереште.
 
* * *
Кыз, әлеге кичтән соң, ярын югалткан гашыйктай, тынычлыгын җуйды, өзелеп җырны сагынды, аны яңадан көтте. Әмма радиодан, телевизордан бертуктамый яңгырап торган музыкаль тапшыруларны калдырмый тыңлап-карап барырга тырышса да, җыр ишетелмәде.
Ул аңа яңадан «Көйләр» кибетендә юлыкты. Анда болай гына кергән иде ул. Көтмәгәндә матур һәм ягымлы көйнең беренче авазлары колагына чалынды. Кыз әллә нишләп китте, күңеле хисләр өермәсенә күмелде. Ул прилавкадагы уйнаткыч янына килеп басты һәм җыр тәмамланганчы урыныннан кузгала алмады.
Җыр язылган пластинканы күкрәгенә кысып өенә кайтканда, аннан да бәхетле кеше юк иде бу дөньяда. Кайтып керү белән кыз пластинканы электр уйнаткычына утыртты һәм берөзлексез әйләндерде дә әйләндерде. Аны тыңлаган саен күңеленең бер өлеше өзелеп җыр белән кушылуын һәм үзеннән китеп баруын белми иде әле ул. Үзенең назга, бәхеткә сусавын, кайнар хисләренең чыгар юл таба алмау сәбәпле, бәгырен телгәләвен дә аңламый иде әле.
 
* * *
Егет шәһәргә килеп урнашканның беренче көнендә үк үз җырын яңадан ишетү бәхетенә иреште. Тулай торак бүлмәсендә әйберләрен урнаштырып йөри иде. Каяндыр матур һәм якты көйнең назлы аһәңе яңгырый башлады. Гаҗәп кадерле очрашу хәйран калдырды диярсең, ул бер мәл ни эшләргә белмәде, канын очындырган сиземләүнең сәбәбен аңларга теләде – булдыра алмады. Көй каршыдагы биек өй ягыннан ишетелә иде. Егет киң итеп ачып куелган тәрәзә янына килде дә, үзе өчен яңа һәм әлегә ят шәһәрнең биналарына, урамнарына караган килеш, озак кына басып торды. Аңа җыр белән очрашуда ниндидер мәгънә ятадыр сыман тоелды. Ул бу хәлне яхшыга юрады һәм икенче көнне үк «Көйләр» кибетенә кереп яраткан җыры язылган пластинканы сорады. Әмма кибеттә андый пластинка юк иде инде. «Тагын кайтырга тиеш, кергәләп йөрегез!» – Мөлаем йөзле сатучы кыз аңа шулай диде.
 
* * *
Егет яшьләрнең бию кичәсенә очраклы рәвештә килеп эләкте. Туганнарыннан кайтып бара иде. Үзенә дәшеп торучы якты утларга күмелгән культура сарае яныннан узган чагында, рок-музыка тавышын ишетеп, шунда борылды. Әмма культура сараеның олы пыяла ишекләре бикле булып чыкты. Егет вестибюльнең мәрмәр идәне буйлап арлы-бирле йөренгән фырт киемле яшьләргә кызыгып бераз торды һәм китәргә ниятләп кузгалган гына иде, каяндыр бер төркем кызлар килеп чыкты да, чыр-чу килеп ишекне кагарга тотындылар. Эчке якта кулына кызыл бәйләгән хатын күренде һәм елмаеп ишекне ачты. Әминә апа (аңа шулай дип эндәштеләр) егетне дә әлеге шат күңелле кызлар белән килгән дип уйлады бугай, тоткарлап тормады, үз кешегә санап, эчкә уздырып җибәрде.
Кичә байтак вакыт дәвам иткәнгә охшый. Биюдән һәм татлы музыкадан кызларның күзләре очкынлана. Егетләр дә дулкынланган. Үзара кычкырып сөйләшүләреннән, бер туктамый әле монда, әле тегендә сугылып йөрүләреннән, кызлар ягына төбәлгән әрсез кыю күз карашларыннан шул сизелә.
Инструменталь ансамбль тыелгысыз ритмга корылган дәртле көй уйнарга керешкәч, зал түрендәге бер төркем яшьләр арасында куанычлы шау-шу йөгереп узды һәм алар, тылсымланган сыман, биюгә суырылып керделәр, мәҗүсиләрчә, дөньядан ваз кичеп, сикергәли башладылар. Боларга яңадан-яңа парлар килеп өстәлде һәм бераздан шактый иркен зал бөтенесе бер булып ләззәткә бирелгән биючеләр белән тулды.
Тирә-якны тутырган көчле тавыш тәэсиреннән дулкынланып егет үзе дә шушы бәйрәм шаукымына бирелде. Аның дәртләнеп биисе килде, тик авыл егетләренә хас тыйнаклык һәм әдәплелек үзен бәйсез итеп тотарга, туарылып җаны теләгәнне эшләргә ирек бирмәде. Күңеле алгысынса да, бер почмакта басып торуында булды.
Биниһая күп кеше арасында кыска итәкле, уттай кызыл күлмәк кигән йомры гәүдәле кыздан да килештереп биегәне булмаганга, егет аннан күзен ала алмады. Көй тибешенә буйсынган кыз бик тә килешле итеп аякларын күчереп-күчереп куя, билен уйната, аның кул хәрәкәтләре, баш тотышы, сикергән уңайга тузып-тузып киткән чәче – бөтенесе кабатланмас күренә: ул нәкъ менә шушы бию өчен генә яратылгандыр дип уйлыйсың. Ритм кысаларын вата алмый азапланган иләс көй белән кан кайнарлыгын, дәртен биюдә түгәргә теләп тә, алардан арына алмаган кыз – бер-берсе белән никадәр охшаш алар. Һәр икесе дә яндыра, һәр икесе дә куыра...
Әлеге биюдән соң ансамбльнең озын чәчле егетләре сабыр гына агылган талгын музыка уйнады. Егетләр, кызлар яңадан парландылар, яңадан уртага чыктылар. Тик аларны меланхолик музыка үзгәртеп куйды, диярсең. Һәммәсе тын, басынкы. Биюләре дә шыпырт бию: берәүләре акрын гына әйләнгән зал буйлап хәрәкәт итсә, икенчеләре баскан урынында гына таптана, өченчеләре исә бер-берсенә сыенган да чайкалып кына тора, ара-тирә генә аякларын шуытып куялар. Егет бу юлы озын буйлы, уйчан йөзле кызның биюен күзәтте. Кызның бөтен килеш-килбәтендә, хәрәкәтендә кыюсызлык сизелә. Шуның белән бергә аңарда ниндидер тын моңсулык һәм үзенә тартып торучы яшерен бер матурлык бар иде. Мондый кызлар, гадәттә, сабыр булучан, аларның күңел хисләре дә шушы музыка сыман һәрвакыт талгын, һәрвакыт тирән һәм серле – аларның агымына бирелдеңме, үзең дә тоймый төпкә-тирәнгә суырылуыңны көт тә тор. Ничек охшаган алар – уйчан йөзле кыз белән уйчан көйле тын музыка.
Ә инде бик тә шаян һәм күңелле көй яңгыраганда егетнең күз уңында нечкә билле, озын чәчле башка бер кыз булды. Чөнки әлеге көйдә ташып торган шатлык рухын шушы кыз гына тойды, диярсең, биючеләр арасында аңардан башка ихлас куанганы күренмәде. Аның биюе, әлеге көй сыман, фәкать шаярудан, уйнаудан һәм балаларча сокланудан гыйбарәт иде. Шаян сылу белән шаян көй егетне кызыктырып уенга чакырдылар.
Ә аннары...
...Матур һәм назлы җырның беренче авазлары ишетелгәч, егет бер мәлгә югалып калды, көтелмәгән очрашудан йөрәген дулкынлану биләде, анда туган шатлыклы һәм иләс хисләр ургылып күңеленә тулды. Ул яңадан ниндидер бер бәйрәмне исенә төшерергә, җанын очындырган ниндидер сәер сиземләүнең асылын аңларга теләде – булдыра алмады һәм, шуларның сәбәбен эзләгәндәй, күңелен җырга бирде. Ул берәүгә дә карамады, берәүне дә күзәтмәде. Тик бераздан, әллә нидән, ул тәрәзә янындагы төркемгә табан борылды. Төркемнән читтәрәк ак күлмәкле кыз да башын борып егет ягына карады: бер үк вакытта һәр икесен каушау һәм гаҗәпләнү биләп алды: ят булсалар да бер-берсенең йөзе икесенә дә гаҗәп таныш булып күренде, гүя алар бер-берсен әллә кайчан беләләр иде инде, очрашканнары гына юк иде.
Җыр тәмамлангач, зал уртасы бушап калды. Шунда гына егет үзенең кызны биергә чакырмавына үкенеп куйды. Бу үкенү шундый көчле иде, гомерендә бер генә килә торган бәхетле форсатны кулыннан ычкындырган диярсең.
Әмма уенчылар яңадан уйнарга керешкәч, егетнең әлеге теләге юкка чыкты. Чөнки ниндидер буш һәм төссез көй аңа ят, уңайсыз тоелды. Юк, аңа әлеге кызны фәкать үз җыры яңгыраганда гына чакырырга кирәк. Моның шулай булырга тиешлеген егет акылы белән түгел, ә ниндидер эчке бер тоем белән аңлады. Берничә мәртәбә кыз янына барырга талпынып караса да, бармады, дөресрәге, бара алмады, һаман шулай читтән генә сокланып кызны күзәтте, җырын көтте. Кыз да нәкъ шул ук уйлар, шул ук хисләр белән яна иде – егеткә шулай күренде.
Тик җыр ишетелмәде. Чираттагы бию башланган саен, егет кызны чакырмавына үкенде, икенчесендә һичшиксез янына килермен дип үз-үзен юатты, тик икенчесе башлангач та урыныннан кузгалмады. Кыз да егеткә карап-карап ала иде. Күз карашлары кисешкән саен, ул тиз генә башын икенче якка бора, аннары сиздерми генә яңадан егеткә күз ташлый һәм яңадан карашлары очраша. Мондый чакларда кызның да өметләнеп әлеге җырны көтүендә егеттә бернинди шик калмый иде.
Кичәне алып барган җор телле егет микрофон янына килеп басты да, уйланып торгандай, башын иде һәм кинәт әйтеп куйды:
– Соңгы бию. Бүгенгә, билгеле. Безнең тараласыбыз килми. Әмма, ни хәл итәсең, төн бию өчен генә бирелмәгән. Иртәгә сезнең һәммәгезне биредә көтәбез. Шулай итеп, иртәгә кадәр. Ә хәзер – соңгы бию!
Матур һәм назлы көйнең авазлары ишетелгәч, егет тә, кыз да әллә нишләп киттеләр, гаҗәп очрашу хәйран калдырган диярсең, бер мәлгә каушап, югалып калдылар, йөрәкләрен дулкынлану биләп алды, анда туган шатлыклы һәм иләс хисләр ургылып күңелләренә тулды. Егет борылып кызга карады һәм, ниндидер агым бөтереп алды диярсең, үзеннән-үзе аяклары аңа табан атлады. Егетнең килүен күргәч, кыз да чарасыз рәвештә каршы юнәлде һәм ни булды алар белән, ничек биеделәр – берсен дә хәтерләмәделәр. Хәтта җырны да ишетмәделәр шикелле. Чөнки аларның икесен дә сәер рәвештә бер үк тойгы урап алган иде: гүя алар җыр эченә кереп киттеләр дә, аның белән бергә каяды сер иленә иңделәр, үзләре дә көйгә әйләнделәр – икесе бер көйгә.
 
* * *
Ир белән хатын суд бинасыннан чыктылар да (аларны аердылар, ниһаять), бер-берсенә булган үпкәләрен эчләренә йотып, икесе ике якка китеп бардылар. Язмыш шаяруы шулдыр инде: каяндыр заманында аларны кавыштырган җыр авазлары ишетелә иде. Кайчандыр бик популяр бу җыр онытылып беткән иде инде. Шуңа күрә аны ишеткәч, һәр икесе сәерсенеп калды. Ир яшьлегендә үзе мөкиббән киткән көйнең гаҗәп примитив һәм ясалма булуына шаккатты. Җырның төче мотивы сагынудан битәр аңарда алдану һәм ачу хисе уятты. Җыр һәр икесеннән дә көләдер сыман тоелды. Ир артына борылып карады. Элекке хатыны елап тора иде.

 

 

 

 

 

Альберт САФИН

 

 

 

 

 

 


Альберт Нургали улы Сафин 1948 елның 8 апрелендә Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Колбай Мораса авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә урта белем ала. Казан Дәүләт университетының филология факультетында укый. Аны тәмамлагач, Кукмара районы мәктәпләрендә укытучы, Чирмешән районы газетасында журналист булып эшли. 1978 елны Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, Камгэсэнергострой, КАМАЗ оешмаларында, «Идел-Чулман» газетасында, «Аргамак» журналында, Чаллы язучылар оешмасында эшли.
1990 елны СССР язучылар берлегенә кабул ителә.
1986 елны «Күз карашы», 1994 елны «Ак сыерчык» китаплары дөнья күрә.
1991 елның 18 декабрендә вафат була.
 

 

 

 

 

 

Фото: vk.com

 

 

«Мәйдан» №5, 2021 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар