Логотип «Мәйдан» журналы

Җылыт мине

Төнге караңгылыкны ярып, бүлмәгә ай нуры сирпелде. Инде ничәнче төнне йокысыз уздырган Хәлим карт, кечкенә баладай куанып, бүлмәне яктыртучыга күз сирпер өчен тәрәзә янына килде. Кинәт ачылган пәрдәдә...

Төнге караңгылыкны ярып, бүлмәгә ай нуры сирпелде. Инде ничәнче төнне йокысыз уздырган Хәлим карт, кечкенә баладай куанып, бүлмәне яктыртучыга күз сирпер өчен тәрәзә янына килде. Кинәт ачылган пәрдәдән бүлмә яктырып киткәндәй булды. Янәшә караватта йоклап ятучы Габделәхәт, ризасызлык белдереп, икенче ягына борылып ятты һәм минут эчендә янәдән гырылдый башлады.
Төнлә йоклый алмау кыен шул. Ай-һай кыен... Бигрәкләр дә чит-ят җирдә. Көндезләрен читен булса да, башка карт-коры белән аралашып вакыт үза. Төннәрен син уйларың белән япа-ялгызы каласың...
«Өйдә булсам, тиз генә урамга чыгып кар көрәп керер идем. Салкын һавада эшләүдән арып йоклап киткәнеңне сизми дә каласың», – дип уйланды Хәлим тәрәзә аша талгын гына яуган кар бөртекләрен күзәтеп. Хәер, өендә чагында алай йокысызлыктан интекми дә иде ул. Карчыгы белән аркага арка терәп ятырлар иде дә, мыш-мыш йоклап китәрләр иде. Төнлә уянып китсә дә, карчыгын кочагына алып, янә эрер иде карт. Ялгыз башын ташлап китте шул Мөнәвәрәсе. Мәңгелеккә китте. Күкләрдә картының моңайганын күреп ул да кайгыра торгандыр инде.
Хатынының үлеменнән соң Хәлим карт үзе дә бетеренде. Аз гына эшләп алса да хәле китте. Хәтере дә начарланды. Төннәрен карчыгын төшендә күреп саташып уяна торган булды. Ә бер көнне... чәйнек кайнатырга куйган җиреннән йоклап киткән. Күрше хатыны Мөнирә кергәндә ут пәрдәләргә үрләгән булган инде. Әле ярый күршеләре караштырып торды. Кайнар ашын да, мунчасын да кызганмадылар. Тик бу хәлдән соң алар да куркуга калды. Көн бик озын дигәндәй, күршеләре аның артыннан карап бетерә алмый иде. Каладагы балаларына да алар хәбәр салган. Кызы Наилә: «Эш буенча командировкага китәм. Бераз бушагач кайтырмын», – дигән. Улы Газиз исә икенче көнне үк кайтып төште.
– Әткәй, безгә синең белән алдагы тормышың хакында сөйләшергә кирәк, – диде ул кочаклап күрешкәннән соң. – Син болай ялгызың гына яши алмыйсың. Сәламәтлегең дә бик шәптән түгел...
– Әкрен генә яшим әле, улым, – диде карт нидер сизенгәндәй сагаеп. – Менә, күршеләр булышкалап тора. Сез дә кайткалап ярдәм итәрсез.
– Юк, алай булмый, әткәй. Сине тәрбиләргә аерым кеше кирәк. Әгәр теге көнне күршеләр күрмичә калса, янгын чыгасы булган бит...
– Башым авыртып, мендәргә куеп кына торган идем... – дип акланды Хәлим. – Бәлки Ходай кушып авылга күченеп кайтырсыз, улым? Ни дисәң дә, көндек каның тамган нигез бит.
– И, әти, авылга кайтып ни эшлим ди  инде мин. Ни эше, ни уңайлыклары дигәндәй, дип елмайды Газиз. – Мин сине үзем белән калага алып китәм.
– Туган нигездән аерылып таш калага китәсе килми шул, улым. Аннан соң... Килен риза булырмы икән соң?
– Берәр җае табылыр.
Шул ук көнне җыенып шәһәргә кузгалды алар. Бер-ике көн улының кыр кадәрле фатирында кунак булганнан соң Хәлим картны тәрбияләүнең «җаен» таптылар, менә шушында – картлар йортына илттеләр.
– Син ачуланма, әти, – диде Газиз картны озатканда. – Монда махсус тәрбияләүче кешеләр дә, врачлар да бар. Без тиздән шәхси йорт сатып алабыз. Аннан сине үзебезгә алып кайтырбыз. Аз гына түз инде, әти.
– Ярар, улым, мин сине көтәрмен, – диде карт күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып.
Бу хәлләрдән соң инде елдан артык вакыт үтте. Улы һаман күренми. Бер бүлмәдә яшәүче Габделәхәткә эч серен сөйләгән иде, тегесе кычкырып көлде генә.
– Килеп аласы булса монда китермиләр кешене, Хәлим туган. Без кирәкмибез балаларга. Артык кашык без, шул гына. Биш бүлмәле фатирга сыймаганны, йорт алып кына дөнья үзгәрер дисеңме? Юк, туган. Үлгәнче монда яшәячәкбез. Күңелләре каты хәзерге балаларның. Мин үземнекеләр хакында күптән оныттым инде. Аларны уйлаудан ни файда. Йөрәк кенә әрни. Таш бәгырьләр бит алар. Бөтенләй караучысыз калучыларны, якын туганнары булмаганнарны аңларга була. Ә менә безне үз балаларыбыз илтеп тыкты шушы таш диварлар арасында үләргә...
– Юк, минекеләр андый түгел, – диде Хәлим ризасызлык белдереп. – Кызымны аңларга була. Кияү йортына ничек алып китсен ул мине. Ә улым... Ул мине килеп алачак. Кечкенәдән нечкә күңелле бала булып үсте ул. Үз тырышлыгы белән укырга кереп, зур кеше булды. Әллә ничә мактаулы исемнәр бирделәр үзенә.
– Шул мактаулы исемнән сиңа бер генә булса да файда тидеме соң, туган? – Габделәхәт һаман үз сүзен бирергә теләми иде. – Ул кеше булганчы абзарыңдагы байтак сыер-бозауларың шәһәргә кыяклагандыр, шулаймы?
– Булдыра алганда һәркем үз баласына ярдәм итә инде.
– Шул-шул. Без аларга үз аягыбызда йөри алганчы ярдәм итәбез. Ә эшли алмый башлагач алар безне урамга чыгарып ташлый. Монда илтеп ябуны шуның белән генә чагыштырырга була. Килмәячәк улың сине алырга, хыялланып вакытыңны да әрәм итмә. Безнең көннәр болай да санаулы.
... Карт хәтерендә үзенең яшь чагындагы бәхетле мизгелләрен яңартты. Менә ул күрше авылның чибәр кызы Мөнәвәрәгә гашыйк булды. Менә аларның туйлары. Аннан соң беренче балалары – кызлары Наилә дөньяга аваз салды. Ике елдан соң уллары Газиз... Балалар өчен үлеп китә иде Хәлим. Кирәк булса җанын ярып бирергә дә әзер иде.
Гадәттә күбрәк балалар янында әниләре кайнаша. Әти кеше акча табу, йорт-җирнең төзек булуын кайгырту белән мәшгуль. Хәлим исә эшеннән төнлә генә кайтса да, балаларына көндез үзе уйлап чыгарган әкиятне сөйләмичә йокларга ятмас иде. Тегеләре дә әтисе кайтмыйча ник берсе күзен йомсын. Мыштым гына тәрәзәдән күз алмыйча әтиләрен көтәләр. Аз гына ял булдымы, үзе белән балыкка яки урманга алып бара иде ул аларны. Гөмбә танырга да, такыя үрергә дә үзе өйрәтте. Кышларын исә Хәлим үзе ясаган чаңгыда җилдерделәр алар. Әниләре азрак орышып алса да, әтиләреннән яклау эзли иде юеш борыннар. Чөнки беләләр: әтиләре аларны шелтәләргә кызгана. «Ярар инде әнисе, бу юлы кичерик. Башка алай эшләмәсләр», – ди дә, эшне зурга җибәрми. Әниләре моңа бер дә ачуланмый. Үзләре генә калганда: «Бездә әни ролен син үтисең бугай. Балаларның теле дә «әттә» дип ачылды. Шулар белән уйнап ашарга да онытасың кайчак», – дип көлә. «Сез бит минем иң-иң кадерлеләрем. Мин алар белән уйнаганда син азрак ял итәсең, бәгырем. Иң мөһиме сез барыгыз да бәхетле булыгыз. Сез бәхетле булсагыз, мин дә бәхетле», – дип Мөнәвәрәсен кочагына ала Хәлим.
Ә бер юлы кышын улы Газиз белән урманга чаңгы шуарга китте алар. Наилә йөткеребрәк торганга баллы чәй эчеп өйдә калды. Ялтырап кояш балкып торган матур көн инде. Нәкъ урманның уртасына җиткәч, көчле буран чыкты. Аталы-уллы кайтыр юлга борылдылар. Килгән эзләрен мизгел эчендә кар томалап китте. Шактый вакыт барганнан соң гына үзләренең адашканлыгын аңлады Хәлим. Малай инде тәмам арыган, башкача алга барырга аның көче юк иде. Туктап ял итәргә булдылар. Куркудан һәм өшүдән Газиз тәмам өнсез калган иде.
– Җылыт мине, әтием. Минем аякларым өши, – дип елады ул.
– Хәзер, улым, хәзер, – Хәлим оекбашларын салып улына кигезде. Бер кат нәзек оектан калган аяклары өшесә дә, сер бирмәде. – Аз гына түз, улым. Хәзер буран басылыр да, без тиз генә өйгә кайтып җитәрбез.
Тик буран басылырга теләмәде. Үч иткәндәй котырганнан котыра гына барды. Мөнәвәрәнең эче пошып, ат җигеп авылдашлары белән эзләргә чыкмаган булса, белмим, ничек тәмамланган булыр иде бу вакыйга. Аларны агач төбендә бөгәрләнеп утырган килеш табып алдылар. Хәлим, толыбын салып, улын төргән, үзе шашар дәрәҗәгә җитеп калтырана иде...
Әтисенең җылысы ярдәм иткән бугай, Газизгә хәтта салкын да тимәгән иде. Ә Хәлимнең хәле шактый мөшкел булып чыкты. Ул озак кына хастаханәдә дәваланды. Үпкәсенә салкын тигән һәм уң аягындагы өч бармагы өшегән булып чыкты аның. Ул вакытта яшьлеге белән әлеге хәлләр хакында тиз онытты Хәлим. Хәзер менә атлаган саен булмаган бармаклар сызлап интектерә...
– Хәлим туган, карап-карап торам да, тагын бер кат уйланып куям, – диде иртән уянып киткәч Габделәхәт. – Малаем килә дип тәки акылдан шаштың бугай син.
– Нишләп алай дисең, кардәш?
– Соң... һәр көнне таң атканчы ук торып, кәчтүм киясең дә, тәрәзә янына килеп утырасың. Алай-болай могҗиза булып, улыңның күңеле йомшарып китсә, килгәч тә киенергә өлгерер идең әле.
– Газиземнең мине мескен кыяфәттә күрүен теләмим. Күңелем сизә: тиздән киләчәк ул. Киләчәк...
– Теләмисеңдер дә бит... уянып китүгә сине кара кәчтүм-чалбардан күргәч, минем арттан Газраил килгән дип шыр җибәрәм, малай. Синең улың килгәнче мин «тегендә» китеп барам бугай инде, – карт бармагы белән түшәмгә төртте.
– Киләчәк Газиз. Тиздән килә. Менә күрерсең... – Хәлим карт акылдан язган кешедәй һаман бер үк сүзләрне кабатлый иде.
 
***
– Әтием, мин төшемдә бер бабайны күрдем. Кап-карадан киенгән, мине үзе янына чакыра... – биш яшьлек Ләйлә хәлсез куллары белән әтисенең йөзен сыйпады.
Газизнең күзләренә яшь тулды. Аларны кызына күрсәтмәс өчен, читкә борылып, йодрыгы белән сөртеп алды.
– Мин сине бернинди бабайларга да бирмим, кызым. Син курыкма, яме? Тиздән терелерсең...
– Мин курыкмыйм, әтием. Ул әйбәт бабай. Гел елмаеп кына тора.
– Син ул бабай турында уйламаска тырыш, кызым. Менә кара, мин сиңа нинди матур курчак алып килдем, – ир зур гына ал күлмәкле курчакны кызы янәшәсенә яткырды.
Шулчак бүлмәгә шәфкать туташы керде.
– Сезгә чыгып торырга кирәк булыр, – диде ул елмаерга тырышып. – Могҗизалы уколлар ясаганнан соң мин сезне чакырырмын.
Газиз сүзсез генә башын иеп палатадан чыгып китте. Кызын мондый хәлдә күреп йөрәге әрни иде аның. Элек прививка ясаганда да бар дөньяны җыеп кычкырган кызчык көненә әллә ничә тапкыр ясагын уколларга да ияләште инде. Елау түгел, шыңшымый да ул хәзер. Тик файдасы гына тими.
Ә бит әле бер ай элек кенә сау-сәламәт бала иде ул. Салкын тиеп тә сирәк авырды ул. Ә бер көнне бакчадан кайткач арыдым диде дә, урынына ятты. Гадәттә йокларга яткыза алмыйча интеккән ата-ана башта әллә ни борчылмадылар. Арыгандыр, көне буе бертуктамый йөгереп йөри бит дип уйладылар. Тик шул ятудан башка элеккеге шук кызлары йөгереп чыкмады алар янына.
Төнлә Ләйлә саташып уянды. Аның тәне ут кебек яна иде. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән шунда ук хастаханәгә илттеләр. «Зарар юк, салкын гына тигән», – дип тынычландырды табиблар. Тик Ләйләнең хәле көннән-көн начарлана барды. Кыйммәтле дарулар да, авырттыра торган уколлар да ярдәм итмәде аңа. Иң куркынычы исә – табиблар диагноз куя алмый. Инде әллә никадәр акча түгеп Мәскәүдән дә табиб чакыртты Газиз. Кулларын гына җәйде профессор. «Анализлары әйбәт. Мондый авыруны беренче тапкыр күрәм», – диде. Бүген кызы сөйләгән «карадан киенгән бабай» исә Газизне тәмам аяктан екты. Әгәр аның бердәнбер сабые ... терелә алмаса... алга таба ничек яшәячәген ул күз алдына да китерә алмый иде...
– Әтием, мин ул бабай белән төшемдә сөйләштем, – дип тагын Газизне куркуга салды кызчык икенче көнне. – Ул безнең белән яшәргә тели. Син аны өйгә алып кайтырга сүз биргәнсең. Чынлапмы, әтием?
Газизнең күз аллары караңгыланып китте. Карадан киенеп кызын төшләрендә сагалаучы аның үз әтисе түгелме соң! Ләйлә белән соңгы тапкыр авылга кайтканда сабыйга яшь ярым гына иде әле. Ул аны хәтерләми. Бу төш.. Әллә...
...Әтисенә шәхси йорт алгач та килеп алырмын дип юатыр өчен генә әйтте Газиз. Акча артыннан куып, әтисен карарга түгел, хәтта туйганчы йокларга да вакыты юк иде аның. Хатынының да моңа артык сөенмәячәге көн кебек ачык иде. Карт кешене тәрбияләү түгел, Ләйләне дә күп вакыт бала караучы белән калдыра иде алар. Ике катлы йорт алганга инде ярты елдан артык вакыт узды. Газизнең сүзләре әманәт булып калган, димәк. Көтеп-көтеп тә улы алырга килмәгәч, рәнҗегәндер инде әтисе. Ә Газиз аны өенә алып кайту түгел, хәлен белергә дә бармады. Дөрес, бер тапкыр картлар йортының директорына шалтыратып әтисенең сәламәтлеге хакында сорашты. «Бар да әйбәт», – дигәч тынычланды. «Үзе белән сөйләшергә телисезме?» – дигән сорауга исә, «Әйе» дип җавап бирә алмады. Курка иде ул сөйләшүдән Газиз. Әтисе каршында оят иде аңа. Тик җайлы гына тәгәрәгән тормышына артык мәшәкать өстәргә теләми иде ул. «Урыны җылыда, ашарына әзерләп, тәрбияләп торалар. Карт кешегә тагын ни кирәк» – әнә шулай фикер йөртте Газиз. Вакыт үтә торган саен бу күңелсез уйлар ерагая барды, әтисенә биргән сүз дә онытылды... Менә хәзер... кызы авызыннан әйтелгән сүзләр аны кабат әлеге әтисен картлар йортында калдырган көнгә алып кайтты.
– И, Ходаем, сүземдә тормаганым өчен кичер мине! Кичер мине, әткәй, – дип гомерендә беренче тапкыр өендә тезләнеп кечкенә чагында әтисе өйрәткән догаларны кабатлады ир. – Әманәтемне үтәргә ант итәм! Әтиемне кадерләп кенә яшәтер идем. Баламны гына терелт! И, Ходаем!..
Икенче көнне исә Ләйлә әтисен үз аякларында каршылады. Кичен исә инде аны өенә җибәрделәр. «Могҗиза! – диде моны ничек аңлатырга белмәгән табиблар. – Кызчык сау-сәламәт».
Бала терелү куанычыннан әманәтне үтәү тагын берничә көнгә кичектерелде. Тик бер көнне Ләйлә тагын куркып уянды. «Әтием, бабайга салкын. Ул өши», – диде ул әтисенең муенына сарылып. Газиз шунда ук хатынына иң зур бүлмәләрнең берсен әзерләргә кушып, урамга атылды. «Хәзер мин сине җылы өемә алып кайтам, әти. Озак көттергәнем өчен кичер...» – дип үз-үзенә сөйләнде ул газ педаленә көчлерәк басып...
***
... Иртән уянып киткәч, көн дә тәрәзә төбендә таң каршылаучы Хәлимне караватында яткан килеш күргәч «ниһаять акылына килгән» дип уйланды Габделәхәт. Тавышланмаска тырышып акрын гына киенде. Шулчак бүлмә ишеген кемдер каерып ачты һәм алар янына ниндидер ир атылып керде.
– Әти кайда? – дип төбәлде ул картка, исәнләшергә дә онытып.
– Йоклый, – дип Хәлимнең караватына төртеп күрсәтте карт һәм комачауламаска теләп, коридорга атлады. Тик ирнең ачыргаланып кычкырган тавышы аны кире борылырга мәҗбүр итте.
– Әти! Әткәй, – Газиз ни өчендер караватны селкетә иде. – Син мине ишетәсеңме?
Габделәхәт алар янына килде. Хәлим карт тәрәзәгә төбәлгән килеш тынып калган иде. Габделәхәт аның беләзеген капшады.
– Суынган... – диде ул үзалдына сөйләнгәндәй. – Ул сине көтте, улым... Көн дә кәчтүм-чалбар киеп, тәрәзә каршысына утырып көтте... – карт кулы белән буш урындыкка төртеп күрсәтте. – Соңардың шул, соңардың... Күңел җылылыгы кирәк иде аңа... Бер тамчы күңел җылылыгы...
Ләйләнең төшенә кереп йөдәткән чем кара кәчтүм исә, хуҗасына күңелле мизгелләр бүләк итә алмаганга борчылгандай, күңелгә шом өстәп, урындык аркасында эленеп тора иде.
 

Лилия ЗАКИРОВА

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар