Логотип «Мәйдан» журналы

Йолдызлы күпер

Балыклы үреннән кара сумка тоткан күзлекле ир төшеп килә.

Кыска җиңле яшькелт күлмәген кабарткан җил күкчәчәкле басуга кереп китә дә арыш сабаклары төбенә сузылып тын кала.
Көн кояшлы. Юлчының баш очында кыр куяны хәтле генә бер болыт кисәге эленеп тора. Ирнең чаларган башына шул болыт кисәгеннән сәйлән-сәйлән тамчылар тама. Ә тамчылар коела да коела, аларның кояш нурларына эләгеп-эләгеп калганнары алмаз кебек җемелдәшә.
Асфальт юл буенда чайкалышып утырган үләннәр танымый ирне. Юан сабаклы, эре башаклы арышлар да, шулар арасында буй сикерткән күкчәчәкләр дә танымый аны. Иргә дә ят алар. Бу аның балачагындагы басулар түгел инде. Ул басулар бөтенләй башка иде. Ул чакларда күпереп пешкән ипине хәтерләткән басулардан әчкелтем тирес исе, көл исе аңкый иде. Әһ, ул чаклар... Тамаклары ачкач, авызларына уылган арыш, йә булмаса сусыл борчак тутырып, көннәр буе тузан туздырып чабарлар иде. Бер-ике уч арыш тамакны туйдырыр иде. Ә бүгенге ашламалы арышны шул рәвешле туйганчы чәйнәп була микән? Юктыр, тел әчетәдер...
Ир үрдән төшеп килә. Ул инде яланаяк атлый. Ботинкаларын кулына тоткан. Ботинкаларның көнбагыш мае сөртеп йомшартылган күне кояшта ялтырап-ялтырап китә.
Юлның уң ягыннан, гөлчәчәкле болынга ук терәлеп, ирнең балачак елгасы агып ята. Елга ярындагы карт тал таныйдыр әле аны. Шул тал тирәсендә какы да җыйды ул, җир бәрәңгесе дә казып ашады, тал чыбыгына эленгән балыкны учакта кыздырды. Йомраннар сызгырган тавышлар, тирә-якны матурлап, биредә яшәү дәвам итүен белгертеп, ямьләп тора иде.
Елга артында – болын. Кояш аллы-гөлле төсләрен чәчәкле тастымал итеп җир күкрәгенә җәйгән. Шул тастымалның бер читендә ап-ак бия колынын имезә, әнә.
Аһ, никадәр газиз син, туган җир!
Юлчы, мәктәп каеннарына сәлам биреп, элек сельпо урнашкан мәйданга күз салгалый-салгалый, өске урамга борылды. Аның малай чагында шул сельпо ишегалдындагы пекарняда ипи пешерәләр иде. Яңа гына пешеп чыккан ипи исе борыннарны төчкертеп кытыклый, авыздан сулар китерә иде. Хәзер авылда ипи салучылар бар микән? Ә бүгенге ипинең хуш исе бар микән соң аның? Капчык-капчык ашламаны үзенә сеңдергән ашлыктан пешерелгән ипи бит ул.
Ир уйга чумып атлады-атлады да, уңга борылып, кыска гына бер урамга килеп керде. Кара сумкасын әле бер, әле икенче кулына күчерә-күчерә, эскәмияле зәңгәрсу капка төбендә тукталып калды. Тавыш-тын юк, алты йортлы бу урамда күзгә кырып салырлык та ир заты калмавын ул инде белә иде. Балалар да буй җиткереп төрлесе-төрле якка очып киткән. Ирләрсез урам – ятим урам. Ишегалдында сыерлар да мөгрәми, әтәч-тавыклар да күләгәдә черем итә, ахры.
Ир капканы ачты. Майлы кабартма исе аны өй эченә тартып кертте. Тәрәзәләрдән саркыган кичке яктылыкта ак яулык бөркәнгән, аягына кәвеш кигән хатын газ плитәсендә чыжылдатып кабартма пешерә иде. Ул, ишек төбендә тамак кырган тавыш ишетеп, салмак кына артына борылды:
– Маннурым кайтты дип торам...
Исәнләштеләр.
Ир өстәлгә күчтәнәчләр тезде.
Балачагында аңа әдәбият дәресләре укыткан, шушы шау-шулы җирдә яшәү серләрен төшендерергә тырышкан ябык гәүдәле Фәйрүзә апасы ашыкмый-кабаланмый гына чәй ясады:
– Тамагың ачкандыр, эч, Рәфит. Кабартмадан авыз ит. Алтай оныннан пешердем. Тәме тәмле. – Касәдән чәй йотты. – Балалар таралышты. Нигездә берүзем калдым. Төшемдә үткәннәр белән саташа-саташа, Маннур белән сөйләшә-сөйләшә, нигез җылысын сакларга тырышып яту менә.
Дога кылдылар.
Хуҗа хатын ирнең алдына кытыршы калын битләре инде шактый саргайган яшькелт тышлы альбом китереп салды. Альбом битләреннән иргә таныш йөзләр, таныш күзләр карый иде.
НиҺаять, ул шаян кәҗә бәтие сыман сикергәк балачагы белән күреште...
Әле яңарак кына әнисенең җылы сөтен имгән сабый, тибенә-тибенә, биләвен таратып ташлады.
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде тузаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар!
 
Сабыен ап-ак чүпрәккә төргән яшь хатын ромашка чәчәкләре белән бизәлгән капка төбендәге эскәмиядән торып басты.
Дугасына да, ялларына да аллы-гөлле кулъяулыклар бәйләнгән ат йомшак иреннәрен хатынның беләгенә тидерде. Очлары чияләнеп төйнәлгән кулъяулыкларны муеннарына аскан, бер-берсенең билләреннән тотып, яңа чапкан хуш исле печәнгә тезләнеп кара-каршы тезелешкән егетләр арбадан коелышты.
Кап-кара чәченә шомырт чәчәге кунган Фәиз яшь хатынга:
– Минем адаш йоклап ята мәллә? – дип, сак кына ак биләүгә кагылды. Кояшта сабыйның кечкенә алсу тәпиләре ялтырап китте.
– Ими имеп, күзен генә йомды әле, – ди-ди, яшь хатын сабыеның битенә кунган чебенне куалап җибәрде дә: – Садыйк абыең районнан кайтып җитмәде шул, Фәиз. Райсобеска киткән иде, – дип, сабыен күтәрә төшеп, күкрәгенә кысты.
– Быел Садыйк абый комбайнда минсез генә тузан эчәр инде. Исән-сау яшәгез, Сания апа. Китәм. Минем чират. – Яшь егет сабыйның тәпиләрен сыйпады.
– Исән-сау йөреп кайтырга язсын, энем.
Сания сабыен йомшак беләкләрендә тирбәтте:
– Менә тагын бер солдат үсеп килә.
Егетләр тезелешеп арбага кунакларга да өлгермәде, урам очында мотоцикл тырылдаганы ишетелде.
Егетләрнең кайсыдыр:
– Әнә Дуамал да кайтып җитте, – дип авызын ачуга, янәшәдә Садыйк үзе дә пәйда булды. Чәчләренә кунган юл тузанын сыпырып кына төшерде дә, мотоциклны рәшәткәгә сөяп, баш бармагының тырнагы купкан уң кулын Фәизгә сузды:
– Син нәрсә, малай, чабуыңа ут капкандай кыланасың? Солдат дигәч тә... Дуңгыз мае ашарга өлгерерсең әле, брат. – Саниясенә дәште:
– Теге әйбер өстәлдәме?
Шулай диде дә Садыйк, тиз-тиз атлап, ишегалдына кереп китте. Бераздан чәйнек, кырлы стакан тотып янә капка төбендә пәйда булды.
– Махсус заказ. Өлгерде менә...
Садыйк Фәиз кулындагы стаканга ачы бал агызды.
Ачы бал тулы чәйнек, кырлы стакан егетләр кулына күчте.
– Тәки өлгердем. Дукамитларның очына чыга алмый кәҗә майларым чыкты чистый. Корсак сыйпап утыралар шунда. Мин аларга басуда көне буе... – Садыйк сүзен әйтеп бетермәде, тулы стаканны авызына каплады. – Быел пумущиксыз гына этләнермен инде.
– АллаҺы Тәгалә ярдәменнән ташламас, Садыйк абый.
– Шулай дисеңме...
Садыйк та атка ияреп китте. Бераз баргач, бушаган чәйнеген шалтыратып, кире әйләнеп килде дә, мотоциклына сөялеп, күзләрен йомды.
Җыр авазлары икенче урамга күчте.
Рәфит битен юып, чәй эчеп алгач, бакча артлап кына Югары очка сыпырды.
Бая Садыйк абыйсының капка төбенә барырга кыенсынды ул. Әнисе дә: – Олылар янында авызыңа су кап! – дип кабатлый бит гел. Җитмәсә, ул тирәдә малай-шалайлар да күренмәде. Аларның тыкрыкта качып торуын белмәде Рәфит. Ат кузгалып киткәч, биш-алты малайның, тыкрыктан атылып чыгып, озатучыларга ияреп йөгерүен дә күрмәде.
Бибикамал апасының капка төбендә аяк төртер урын да калмаган иде. Монда таякка таянган әбиләр дә, читтәрәк тәмәке пыскытучы ирләр дә, кайсы кәнфит, кайсы кәнфит кәгазе тоткан бәп-бәләкәй кызчыклар да, тәпиләре чебиләп канап чыккан малайлар да бар иде.
Барысы да урам әйләнеп кайтучыларны көтә иде.
Ерактан агып килгән җыр авазы, гармун тавышы төркемнең баш очында тибрәнде.
Ат капка төбендә туктады. Арбадан сикерешеп төшкән кызмача егетләр, үзләре бер төркем булып, каен ышыгына кереп басты.
Озак юанмадылар.
Төркем авыл очына кузгалды.
Фәиз:
– Сау бул, әни! – дип, ак яулыклы әнисен кочагына кысты. Ана баласы күкрәгенә тәмам сеңеп бетте. Аларны инде беркем дә, беркайчан да аера алмас төсле иде.
Аннары ул туганнары белән саубуллашты. Бер читтәрәк мышык-мышык борын тарткан Рәфитнең дә килеп чәчен сыйпады:
– Мин кайтканчы егет бул, яме. Садыйк абыеңа пумущиклар кирәк!
Шофер егет:
– Унда районда булырга диделәр. Кузовка үрмәләгез! – дип, полуторкасының кыршылып буяулары купкан ишегенә үрелде.
Озатучылар әрҗәгә тезелеште. Төркемдәгеләрнең һәрберсе белән хушлашып чыккан Фәизне өстәгеләр үз янына тартып алды.
Машина кузгалды.
Кемнәрдер сулкылдады, кемнәрдер кулъяулык белән күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алды.
Рәфитнең карашы Фәиз абыйсына ияреп китте.
Әнә ул...
Фәиз абыйсы әрҗәдә бер-берсенә тотынышып баскан егетләр кочагыннан авылга таба суырылып чыкты. Үрдә ап-ак кулъяулык җилфердәде, әйтерсең лә, ап-ак канатлы бер кош баласы Фәизнең кулыннан ычкынып китеп, ана иңенә килеп кунарга теләп талпына иде.
Әнә алар Балыклы үренә менделәр. Кош баласы һаман да очына иде әле.
Колак пәрдәләрен ертырдай әллә ниткән сәер тавышлар чыгарып, янәшәдә генә мотоцикл тырылдады. Халыкны тузан болытына күмеп, мотоциклында Садыйк чаба иде.
Садыйк абыйсының:
– Пумущикның кесәсенә акча тыгарга онытканмын, – дигән сүзләре Рәфитнең колагына килеп эленде.
Ул көннәрдән соң нәкъ бер ел узды. Садыйкның мотоциклы тагын бер елга картайды, комбайнчы әйтмешли, чәпчим тарала бара, хуҗасы кызмача чакларда шөрепләре берәм-берәм коелып эзсез-нисез югала тора.
Рәфит тә китапларын, дәфтәрләрен, кара савытын, май ягылган ипи телемен букчасына тыгып, өченче сыйныфта укып йөри әнә.
Фәиз абыйсыннан хатлар килеп тора. Бурятия якларында хезмәт итә ул. «Бар да бик шәп, Байкал күлендә су коенабыз», дип яза, – ди Рәфиткә Бибикамал апасы.
Малай:
– Ерак микән соң ул Байкал күле? – дип, Бибикамал апасының кулындагы кызыл билле перәннеккә сузыла.
Түр караватта сумкасын актарып маташкан Маннур абыйсы:
– Балыклы үреннән күренә ул Байкал, – дип елмая, – Мә, әни, районнан китергәннәр иде, – дип, кызгылт клеенка җәелгән өстәлгә күпереп пешкән ипи китереп куя.
– Үзем дә бүген ипи салырга җыена идем, улым. Рәхмәт!
Рәфит өйдәгеләргә сиздерми генә урамга чыга, зәңгәр буяулы капка төбендә бераз басып торгач, елгага таба китеп бара. Өенә кайтып кергәч, китаплары арасында актарына-актарына СССР картасын эзләп таба. Таулар, урманнарда шактый гизгәч, Байкал күленә чума. «Җир читендә икән бу Байкал дигәннәре. Диңгезгә ерак түгел моннан. Диңгез суы тозлы, диләр. Шул суда коенсаң икән ул. Кайтышлый берәр капчык тоз да алып кайтыр идең, ә. Кибеттә тоз бетте дип зарланалар, әнә».
Малай татлы хыялларга чумып утыра-утыра көтү кайтканын да сизми калган икән. Ишегалдында сарык кычкырган тавышны ишеткәч, ялт итеп тәрәзәдән үрелеп карады. Сарыкларның берсе ишегалдында күренми, урамда адашып калган иде. Тагын авыл буйлап тузан ерырга туры килә инде. «Бер ай яңгыр юк. Диңгездән яңгыр болытлары җибәр әле, дип, Фәиз абыйга хат язарга кирәк». Малай үз уеннан үзе көлде: «Монда хәтле килеп җитә алмас ул болытлар. Берәр тауга эләгеп калырлар шунда».
Авылда ике мотоцикл хәзер. Маннур абыйсы, да Кукмарадан өр-яңа мотоцикл алып кайтты. Бишеклесенә акчасы җитмәде.
– Ничава, без дә баербыз әле бер! – диде Маннур абыйсы мотоцикл маена ябышкан тузанны чип-чиста чүпрәк белән сөрткәли-сөрткәли. – Хәзер башлы-күзле булсаң да ярый инде, хатынны утыртып йөрергә транспорт бар, – дип тә өстәде әле.
Дуамал Садыйк та әнә:
– Маннурны өйләндерәбез озакламый. Казларны суеп, чормага какларга элик тә... – ди-ди, Рәфиткә күз кыса.
Садыйк абыйсы тотынса, куера инде ул токмач.
Һәм куерды да...
Маннур абыйсы каз өмәсен көтеп тормады, хәтта уракка төшкәнче дә түзмәде.
Рәфиткә әнисе көннәрдән беркөнне:
– Маннур абыең өйләнгән. Бер өйдә ике Фәйрүзә хәзер. Яшь киленне күреп төшәм әле, – дип, көзге алдына утырып, колак алкаларын кершән белән агартырга кереште.
Малай әнисен көтеп тормады. Болында чемченеп йөргән казларны өркетә-өркетә Югары очка элдерде.
Яр буена җитәрәк шып итеп тукталып калды. Алда... Фәйрүзә апасы белән таныш түгел бер егет басып тора иде. «Кем бу? Әллә Фәйрүзә апа кияүгә чыгамы?»
Малай аларны читләтеп кенә узмакчы иде, аны Фәйрүзә апасының тавышы куып тотты:
– Рәфит энем, нигә аксыйсың?
– Әй лә, бая ташка сөртендем. – Малай егеткә сынап карады. – Исәнмесез.
– Исәнмесез. – Егет тә елмаеп малайга кул бирде.
– Миндар абыең бу. Күрше авыл егете. Мәктәптә бергә укыган идек. Шәмәрдәннән төшеп килеше. – Фәйрүзә апасы малайның күлмәк изүеннән бер төймәне тартып алып:
– Төшеп кала бит. Мә, тагып куярсың! – дип елмайды.
– Син ни исемле буласың инде, егет? – Таныш түгел абый, костюм кесәсеннән алып, Рәфиткә әтәч кәнфит сузды: – Минем сеңелкәш үлә моның өчен. Син дә тәмләп кара.
– Мин Рәфит булам.
– Исемеңнең мәгънәсе ярдәм итүче икән. Минем булышчым булырсың, яме.
– Сеңлеңнең исеме ничек?
– Ул зур инде. Быел сигезенчене бетерә. Башлы кыз. – Фәйрүзәгә карап өстисе итте: – Миндар башында гына җил исә ул.
Аннары:
– Исемен әйтергә оныттым бит. Алсу аның исеме. Алсу, – дип, маңгаена төшкән чәчен артка сыпырды. Елмаеп өстәде:
– Татар бөтен матур исемнәрне үзенә җыеп бетергән. Менә син дә, Фәйрүзә, нур чәчеп торучы асылташ бит.
Малай үлән ера-ера яр астына төшеп китте.
Рәфит, әлбәттә, аларның бер-берсенә мәктәптән үк гашыйк икәнен дә, егетнең көзен армиягә китәсен дә белми иде әле.
Фәйрүзә апасының яшьләре күпме түгеләсен дә күз алдына китерә алмый иде.
Аста, елга буенда, таяк очына кызыл чүпрәк бәйләгән бер кыз казларны суга таба куа иде. Ком өстендә чуерташлар, бака кашыклары чәчелешеп ята.
Казлар, канатларын җилпи-җилпи, каңгылдаша-каңгылдаша, биек яр читеннән суга егылышып төшәләр. Шундук озын муеннарын суга тыгып, кызыл тәпиләрен өскә сузып, вак-вак дулкыннарда тирбәлешәләр.
Әйтерсең лә, бөтен елгасына ап-ак, чип-чиста болыт төргәкләре төшеп кунган.
Казлар куып йөрүче кыз малайга таныш түгел иде. Кыз да аны күреп белми иде бугай, шуңа күрә малайга сынап-сынап карагач, коңгырт күзле, почык борынлы какча кыз, минем синдә эшем юк, дигәндәй, кояш кыздырган таш өстенә барып утырды. Озак утырмады, кызыл чүпрәкле таягын комга ташлап, су читенә иелде.
Малай каршы як яр читендә яткан кармак сабын күргәч, аягын елганың ләмле төбенә батырды. Эчтәрәк ләм бөтенләй юк, елга төбе каты ком иде.
– Бака тешли бит үзеңне. Чык!
– Бу төштә бакалар юк. Алар камыш төбендә качып ята. Тешләргә тешләре юк аларның.
– Авызларын ачып карадыңмыни?
– Карамадым. Үзең кара.
Малай кармак сабын үрелеп алды. Кармак җебе тартылды, малай, суга тыгылып, кармак эләгеп калган агач төбен кармалап тапты.
Аннары шапыр-шопыр су ера-ера кызга таба юнәлде. Кинәт кенә чайкалып куйды, һавада эленеп калырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәйде. Малайның аягы ләмле чокырда таеп киткән иде. Рәфит тигезлекне саклап кала алмады, йөзе белән бака ефәге йөзгән болганчык суга капланды. Шундук сикереп тә торды. «Кыз көлеп үлә инде хәзер...» Су тамчылары чәченнән муенына агып төште. Керфекләреннән иягенә ябышкан бака ефәгенә тамды.
Малай, яр буена чыгып, әле бер, әле икенче аягында сикеренә-сикеренә, колагына тулган суны комга агызды.
– Үзең балык булдың син. Майкаң пычранган. Сал, чайкап бирәм.
– Мин үзем. – Майкасын боргычлап-боргычлап сыкмакчы иде, кыз барыбер үзенекен итте: майканы суда чайкап, малайның муенына урады: – Мә, булды. Киюен үзең дә киярсең.
Рәфит, таллыкка кереп, трусигын чүп-чардан чистартты. Баш очында үчекләгәндәй карга каркылдады, егет булсаң, җебеп йөрмә, янәсе.
Малай кыз янына әйләнеп килгәндә киемнәре бераз җилләгән иде инде.
– Кыю күренәсең. Исемең ничек?
– Рәфит. Синеке?
– Фәния. Шәмәрдәннән кунакка килдем.
– Кемнәргә?
– Мидхәтләргә.
– Әйдә, дус булабыз. Фәйрүзә апа белән Миндар абый кебек җитәкләшеп йөрибез.
Кыз йөзекле бармагы белән почык борынына кагылып алды.
Малай кызның иркә җил тибрәткән бөдрәләренә сокланып басып торды.
– Син кечкенә бит әле.
– Мин тиз үсәм.
– Ярар, дус булыйк алайса... – Кызның чыркылдап көлү авазы дулкын булып елгадан тәгәрәп китте. – Мин Шәмәрдәнгә очканчы...
– Акылың алтын икән.
– Минем бөтен җирем дә алтын.
Елганың кайсыдыр төшендә бака кычкырды.
– Ата бака, – диде малай. – Тавышы калын.
– Ана бака булса...
– Юк. Ана баканың тавышы чәрелдек була.
Бу сүзләрне әйткәндә малай кызарынган-бүртенгән Садыйк абыйсын күзаллады. Ачуы чыкканда Сания апаны чәрелдек бака дип үчекли ул. Сания апа кычкырып көлә генә.
Кыз кызыл чүпрәкле таягын болгый-болгый аска таба йөзгән казларына иярде. Малай чикерткәле үләнне тездән ера-ера яр өстенә менде.
Фәйрүзә апасы белән Миндар абый сөйләшеп басып торган урында тапталган үләннәр башларын кабат кояш нурларына терәгәннәр иде инде. Балтырларны кытыклый-кытыклый май җиле исеп киткәли. Йомшак җил искәндә тирә-юньдә яшь үләннәр тибрәнгәли.
Быел җәй бик иртә килде. Рәфит инде атна буе майкачан гына йөгерә менә. Күке кычкырганны да көтеп тормады, бая, әнә, суга да чумып чыкты.
Малайның күзе үләннәр арасында яткан көзгегә төште. Кояш нурлары дүртпочмаклы көзгедә чагылып-чагылып уйный. «Миндар абыйныкы. Кызлар көзгесе түгәрәк була.» Малай көзгене иелеп алды. Аннары аны кире ташлады. Көзге нәкъ урталай чатнаган иде.
«Юк. Бу көзге Миндар абыйныкы түгел. Көтүче кесәсеннән төшеп калгандыр...»
Ә болын үзенчә яшәп ята әнә. Бер-берсеннән кача-кача үлән арасында кырмыскалар йөгерешә, чәчәк сабагыннан камка үрмәләп-менеп килә.
Рәфитне капка төбендә мотоциклына бензин салып маташучы Маннур абыйсы каршылады.
– Миндар нишләп йөри анда су буенда? Бар, әйт, төшереп куярмын авылына.
Малай телен тешләде.
«Каян барысын да күреп, белеп тора бу Маннур абый?»
– Алар анда юк инде.
– Ничек юк? Фәйрүзә апаң кайтмады бит әле. Бар, әйләнеп мен!
Ялындырып булмый. Маннур абыйсының һәр сүзе – закон. Ачуын чыгарсаң, Садыйк абыйдан ким түгел ул. Бөтен урамны тузан болыты басачак.
Фәйрүзә апасы, басма уртасына басып, вак ташлар арасында уйнаган ташбашларга сокланып онытылган иде.
«Миндар абый киткән икән инде. Фәйрүзә апа ник өйгә кайтырга ашыкмый? Ачуланышканнар мәллә?»
Малайны күргәч, Фәйрүзә, чүәген салып, аягын суга тыкты. Бармакларын балык кытыклады бугай, тыныч кына аккан суны чупылдатып алды.
Малайны җитәкләгән яшь кыз, зәп-зәңгәр күлмәген җилфердәтеп, чигелгән чүәкләре белән чирәмнәргә йомшак кына басып, рәшәткәләрдән салынып төшкән шомырт яфракларын сыйпый-сыйпый, елмаеп, өенә кайтып килә.
Искиткеч гүзәллек, садә сафлык!Алар ишек ачканда килен күрергә килүчеләр чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәләр иде инде.
– Фәйрүзә килен шулпаны бик тәмле пешергән. Ите шундук авызымда эреп бетте.
– Токмачы да җеп нечкәлеге генә. Мин булсам, бармакны кисми калмас идем.
– Безнең буыннар каткан шул инде. Утырмыйча аякка да киеп булмый.
Чәчәкле тәлинкәдәге килен коймагы кимегәннән-кими. Авыл апаларының сүзе бетми дә бетми.
Фәйрүзә апасы (Фәйрүзә килен эре чәчәкләр белән чуарланган чаршау артына кереп югалган иде):
– Аша, аша, энем. Ашамасаң, беләкләрең тал чыбыгы сыман сыек булыр, – ди-ди, самавыр борынына үрелде. Малай алдындагы чәчәкле чынаякка кара чәй агызды.
Малай Фәйрүзә апасының коңгырт күзләренә кереп бата яза. Ул күзләр тирәнлегеннән әллә нинди үзгә бер җылы яктылык ташый. Шушы ягымлы апаның кочагына сыенасы, онытылып иркәләнәсе килә.
Килен чаршау артыннан чыкты. Ул тезләрен каплап торган яшел күлмәк кигән иде. Билен килешле генә итеп тар пута белән буган. Биле нечкәреп, буе тагын да зифаланып киткән. Чәч толымнарын баш артына урап өйгән. Салынып төшкән чәч бөдрәләре яшь киленнең колак алкаларын үз астына яшерә язган. Сул беләгендәге кечкенә түгәрәк сәгате шулхәтле килешеп тора, малай аның тыныч кына текелдәвен ишеткәндәй булды.
– Сез утырыгыз, сыйланыгыз. Мин мәктәптән урап килим әле.
Малай да аңа ияреп ишегалдына чыкты.
Капка ябылгач, бүрәнәдә тәмәке көйрәтеп утыручы Маннур абыйсы:
– Күрдеңме минекен! – дип, янына килеп баскан Рәфитнең артына шапылдатты.
– Авырттырасың...
– Мин йомшак кына... Яратып кына...
Ир тәмәке суырды:
– Фәйрүзә апаң бишлеләр генә куяр инде сиңа. Шигырьләрне шәп сөйлисең бит син, име. Йә, берәрсен сөйләп җибәр әле.
– Кайсын?
– Печән яратучы кәҗә турындагысын сөйлә. Тукай абыеңның шигырен әйбәт сиптерәсең.
Малай шартлатып сөйләп тә бирде. Әллә бакчада каракланып йөрүче кәҗә дә аңлады инде малайны, рәшәткә арасыннан ишегалдына карап торды. Әле бер, әле икенче мөгезен рәшәткәгә ышкыды.
Малай кинәт кенә:
– Син, абый, армиядә кайда булдың? – дип, чебен тешләгән аягын кашыды.
– Әһә! Фәиз абыең искә төштемени? Армиягә бармадым мин, энекәш. Күзләрең күрәкарау дип, кәҗә билеты тоттырдылар миңа. Җитмәсә, бер бармак та юк менә. Ярар, Фәиз абыең белән Миндар абыең минем өчен дә хезмәт итсеннәр инде.
– Бармагыңны нишләттең?
– Елгада чуртан тешләде.
Маннур абыйсы тәмәке төпчеген сулы чиләккә ташлады.
– Нәрсә соң ул кәҗә билеты?
– Армиягә яраксызларга бирәләр аны. Бракларга, ягъни. Армиягә бармаган егетләрне кызлар да яратмый.
– Сине Фәйрүзә апа яраткан бит.
– Яратты инде. Ярар, мин үзем менә дигән бер егет үстерермен. Юк, икене, өчне... Аларга кәҗә билеты бирмәсләр, энекәш...
Вакыт сизелми дә үткән икән. Фәйрүзә килен кайтып кергәндә, авыл өстенә эңгер-меңгер эленгән иде инде.
– Миндар кичләтеп тагын төшәчәк. – Маннур абыйсы мунчада югалды. «Мунчаның төннеген ачадыр. Ис тисә, Миндар абыйны мотоциклы белән озата алмый бит ул».
Рәфит клуб янында кайнаша иде. Фәйрүзә апасы белән Миндар абыйсы очрады. Миндар абыйларның авылында клуб юк икән. Кечкенә авыл бит. Шунлыктан Миндар абыйсы һәр кичне Рәфит авылына кино карарга килеп чыга.
«Кино ди сиңа. Фәйрүзә апа янына килә ул. Ике урамлы авылда нишләп ятсын ди».
Миндар абыйсы Рәфиткә дә билет алды. Рәфит эчкә кереп эскәмиядәге буш урынга кысылды.
Кино бетүгә, яшь-җилкенчәк, гармун уйный-уйный, чыркылдаша-көлешә, кичке болынга сибелде. Рәфит тә берничә малай белән бергә әлеге шау-шулы төркемгә килеп кушылган иде.
Көнозын кояш астында кызган болын кичке тынлыкта рәхәтләнеп оеп ята. Әкрен генә искән җил гөл яфракларын сыйпый, үлән араларыннан шуыша, тын гына, җай гына аккан елганың дымлы Һавасын болын өстенә китереп яба.
Кызлар көннәр буе аллы-гөлле чиләкләрдә су ташый-ташый такырайтып бетергән сукмаклардан ара-тирә соңлаган кырмыскалар чабышып үтә. Гармун моңы тынгы бирми бугай аларга, шул уята бугай аларны. Бу, бәлки, кырмыскаларның үзенчә биюедер? Рәфиткә шулай тоела, ул бу мәлләрдә шулай гына уйлый ала иде. Тау күкрәген ярып чыккан салкын су үлән тамырларына сеңә.
Кызлар чыркылдаша. Көлү авазлары, гармун моңына кушылып, шәрә тау өстенә тәгәрәп менеп китә.
Өйдәгеләр сөйләве буенча, элек бу тирәләрдә шүрәлеле кара урманнар шаулавын да, адым саен шифалы чишмәләр тибеп торуын да белә иде Рәфит.
«Шүрәлеләр калмаган шул. Калган булса, Садыйк абый аларны мотоциклга утыртып йөртер иде. Шүрәлеләр, рәхмәт әйтеп, Садыйк абыйны чикләвек белән сыйлар иде. Малайларга да өлеш чыгар иде. Их-х-х...» Шулай уйлана-уйлана малай кечкенә учларын улакка тыкты. Су чәчрәде, вак-вак тамчылар, баеп баручы кояш нурларында алсуланып, талгын җилдә сибелде.
Яшьләр түгәрәкләнеп бастылар. Яланбаш егет, түгәрәк буйлап әйләнеп, уенда катнашучыларның учларына йөзек салды-салды да, гармунчы шып итеп көйне туктатуга:
– Кемдә йөзек, сикереп чык! – дип, кичке болынны яңгыратты.
Озын йомшак толымнарын күкрәкләре өстенә таратып салган кыз атылып чыкмакчы иде, ике егет аны берьюлы эләктереп алды.
– Нинди җәза бирәбез?
– Җырласын!
– Биесен!
Кыз гармунчыга:
– Әйдә, Мидхәт, «Рәйхан»ны сиптер! – дип кычкырды да чирәмдә тыпырдап алды. Аннары сузып җибәрде:
 
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
 
Кыз шулхәтле моңлы итеп җырлый иде ки, Рәфитнең колаклары чишмә челтерәвен дә ишетмәс булды. Аның ике колагы тулы моң, үзәк өзгеч моң гына иде. Малай шүрәлеле кара урманда җиләк җыеп йөри, имеш. Күктән яңгыр тамчылары түгел, моң тама, имеш. Малай йотлыга-йотлыга моң сулый. Тәненең ташка бәрелгән, агачка сыдырылган урыннары да сызламый. Моң аны чәчәкле бишеккә салып тибрәтә, изрәтә, имеш.
– Йоклап киттең мәллә? Тот!
Рәфит сискәнеп сулга карады. Бәй, Миндар абыйсы лабаса. Яңа уен башланган икән. Рәфиткә кулъяулык тоттырды:
– Ач күзеңне, әйт сүзеңне! Йоклап торсаң, урлап китәрләр.
– Кемне?
– Кайдырманны.
Рәфит кулъяулыкны күршесендәге егеткә сузды, тегесе яшьлек җылысы сеңгән кулъяулыкны саргылт чәчле, кызыл күлмәкле кызга бирде.
Моң өзелде.
Кызыл күлмәкле кыз үзенә ошаган берәр егетне чупылдатып үбәргә тиеш булды. Кыз уңга каранды, сулга каранды. Күрәсең, җанга ятышлы егет табылмады, әллә чордашларыннан оялды, әллә тартынды, йөгереп килде дә, сары чәчләрен дулкынлатып, каршына чүгәләп, Рәфитнең бит очын пәп итте. Пәп итте дә үз урынына йөгереп китте.
– Кызлар күзе төшә башлаган сиңа.
– Нәрсә, абый.
– Ишетмәсәң ишет, безнең авыл Кишет. – Миндар шаркылдап көлде. – Фәйрүзә тәки төшеп җитми.
– Кайда соң ул?
– Бибикамал апаның йөрәге авыртып тора дигән иде. Дару эчерткәндер дә чыгып китә алмыйдыр.
Уен дәвам итте.
– Шигырь сөйләсен!
– Биесен!
– Эскәмиягә басып биесен!
Түбән оч егете чишмә бурасы янындагы эскәмиягә менеп басты. «Рәйхан»ны җырлаган озын толымлы кыз егетне эскәмиядән төртеп төшерде:
– Ботинкаңны салып мен. Пычратасың...
– Пычратты ди. Үлән генә ердым ич.
– Барыбер сал! – Үзсүзле кыз үзенекен итте. Егет ботинкасын салып таш өстенә куйгач:
– Инде биесәң дә була, – дип, шаяртып каш сикертте.
Караңгы төшкәч, кемдер читтәрәк учак кабызып җибәрде. Көндез үк кайсыдыр бер тынгысызы болынга утын төшереп куйган булган икән. Ялкын шәүләсе егетләрнең йөзендә, мыеклыларның мыегында, кызларның алкаларында, күлмәкләрендә, калку күкрәкләрендә биеште.
– Исәнме, энем! Керфекләрең авыраймадымы әле? – Фәйрүзә апасы шаяртып малайның борын очына басты. – Әтәчләр күптән төш күрә. Кайт бар!
Рәфитнең бу сер тулы болынны ташлап китәсе килми иде әле. Үзе генә түгел бит ул монда, бер урам малайлары шактый чуала әнә.
Мәйдан уртасы Миндар белән Фәйрүзәнең тәхетенә әйләнде. Баштарак бераз ялындырып маташтылар-маташуын, әмма кайсыдыр шаяны:
– Ну кыланып күрсәтәләр, адәм тәганәсе, без югында үбешеп үләләр ләбаса болар! – дип кычкыргач, Миндар сөйгәнен җитәкләп уртага узды. Күзләре тулы йолдыз иде егетнең. Ул бик горур иде. Горур булмаска соң! Янәшәсендә әкиятләрдәге шаһзадәләрдән дә өстен яры бар бит аның. Ишет, болын, ишет, галәм! Җир йөзендәге меңнәрчә, миллионнарча гашыйкларның йөрәк тибешенә Миндар белән Фәйрүзәнең дәртле һәм горур йөрәк тибеше дә, кайнар сулышы да кушыла...
Миндар – йолдызлы тәхетнең ханы, ә Фәйрүзә ханбикәсе иде.
 
Һаваларда очкан ике аккош
Аерылмыйча яшәр гел бергә.
Без очарбыз бәхет киңлегендә
Синең белән икәү гомергә.
 
Хан ханбикә толымнарындагы ай нурларын болынга сыпырып төшерде. Ике гашыйк бу мәлдә йолдызлар астында икәү генә калган иделәр. Аларның җылы сулышыннан бик биектә, кара галәм тирәнлегендә йолдызлар селкенешеп алды, аннары бөтен кыйтгаларда берьюлы йолдыз яңгыры яварга кереште. Кыз белән егетнең баш очында йолдызлы күпер хасил булды. Тылсым тулы аксыл-зәңгәр күпер ике гашыйкны үзенә дәште. «Яратам!» сүзе, шул күпергә эленеп, көмеш кыңгырау булып чыңлады. Җир йөзендәге бөтен нәрсә – җанлысы, җансызы: кешеләр, кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, йөзүчеләр һәм сөйрәлүчеләр, аларны үз кочагына сыендырган үсемлекләр дөньясы, суы, балчыгы, ташы – Һәммәсе йолдыз җиле исен тойды, үпкәләрен киереп сулады, хушланды, кул чапты.
Рәфитнең дә, аннан өлкәнрәк малайларның да керфекләренә эленгән ай нурлары тора-бара тәмам авырайды, күз кабакларына кемдер гер асып куйды.
Алар йоклар-йокламас хәлдә инде күптән утларын сүндереп, капкаларын бикләп йокыда изрәгән авылга таба атлады.
Суда юыла-юыла, шомарып беткән ташларга ышкыла-ышкыла, маймычлар кайнаша. Су челтери. Очлаеп киткән озын канатларына су тамчылары кундырып, керәшәләр бер-бер артлы текә ярдагы тирән ояларына чума. Аннары янә тышка шуып кына чыгалар да, кыйгачлап, төпсез күккә атылалар.
– Эләгәме балык?
Рәфит белән Кәлимулла колакларын яңгыраткан тавыштан кинәт кенә сискәнеп, кулларындагы кармакларын елгага төшереп җибәрә яздылар.
– Кояш нуры күзне кисә, бу яктыда балыкларның да күзе чагыла торгандыр?
– Зур балыклар тирәндә йөзә ул. – Кәлимулла буш чиләк тоткан тавыш иясенә күтәрелеп карады. – Син дә чабак тотарга килдең мәллә, Садыйк абый.
– Коенырга исәп иде, егетләр.
– Әнә теге төштә коен, Садыйк абый. Атлар йөзә анда, – Рәфит аскарак төртеп күрсәтте. – Без анда керергә куркабыз.
– Бик тирән шул анда. Бата башласаң, кем сөйрәп чыгарыр...
Малайлар үзләре дә гел саерак урыннарда коенганлыктан, артык сүз куертмадылар.
– Су анасы аяктан тотып алса. Берсендә эләктерде ул мине. Бәртәскә атланып кына исән калдым. – Садыйк абыйлары кулларын як-якка җәйде. – Бәртәснең сырты ат сырты хәтле иде. Калкып чыксам, су өстендә озын-озын чәчләр чайкала. Толымының озынлыгы безнең тыкрык буе, билләҺи. – Садыйк абыйлары чүгәләп кулларын суда чайкап алды. Бармакларын селкеде. Су тамчылары кояшта җемелдәшеп, ташларга, юеш комга чәчрәп кунды. – Су анасының бер чәче керәшә аягына уралган. Керәшә өскә күтәрелә. Ул күтәрелгән саен елга дугалана, чөнки төптән су анасы күтәрелә, егетләр. Су анасын очыртып алып китә бу, мәйтәм. Чәчне әкренләп-җайлап тарта-тарта, керәшәнең түшен суга тидердем тәки. Чәчне аягыннан чишеп алдым. Керәшә очып китте, су анасы шапылдап елгага төшеп калды.
Малайлар бер-берсенә карашты.
– Алдар таз син, Садыйк абый.
– Кем соң ул Алдар таз? Урамда да, кибеттә дә очратканым юк аны.
– Әкияттә ул, Садыйк абый. Шунда ашый, шунда йоклый.
– Ә мин менә алдыгызда басып торам. Кулымда яньчелгән чиләк менә.
Садыйк абыйлары чиләкне комга ташлады. Чиләк тәгәри-тәгәри су читенә килеп ятты.
– Су анасы яньчеде аны. Кичә кич чиләкне суга чумдырган идем, кысып тотты да, җибәрми генә Су анасы.
– Гел алдыйсың син.
– Кайчан алдадым, Кәлимулла, ә?
– Кичә әнә теге болын җиләк белән тулы дигән идең. Эзләп карадым, бер җиләк тә табалмадым.
– Әһә. Шулаймыни... Сыерлар ашап бетергән инде алайса. Сөттә җиләк тәме бар идеме? – Садыйк абыйлары иреннәрен ялады. Күзләрен челт-челт йомгалады. – Бар идеме, Кәлимулла?
– Бар иде.
– Ә син алдакчы дисең... Минем беркайчан да алдашканым юк, егетләр. Җир йотсын менә. Һәр сүзем дөрес, билләһи.
Рәфитнең калкавычы кинәт кенә төпкә батты. Малай тиз генә кармак җебен ярга тартты. Кармак буш иде.
– Менә кем ул алдакчы. Елгасы тулы алдакчы ташбаш хәзер. Кармакка эләкмиләр алар. Мин симертеп бетердем аларны. Әле бүген дә Сания апагыз бер чиләк чели тутырып җибәргән иде. Шуларны бая тирән җиргә салдым. – Садыйк абыйлары көлемсерәде. – Әнә теге төштән тотыгыз балыкны. Анда балыклар ач.
Малайлар башларын Садыйк абыйлары күрсәткән якка сузды. Керәшәләр, түшләре белән суга тиярдәй булып, канатларыннан тамчылар коеп, кичәге яшенле яңгыр юып киткән үтә күренмәле күктә тирбәлеп, әле таллар арасына кереп юк булалар, әле таллыктан пырхылдап чыгалар да, ярга ышкыла язып, болынга китеп югалалар.
– Озакламый бер зур балык бу сайлыкка да йөзеп килер. – Садыйк абыйлары колагын кашып алды. – Йөзеп килер дә вак ташларга эләгеп калыр. Аннары кул белән дә тотасыз инде сез аны.
– Шундый зур балыкнымы, Садыйк абый?
– Әйе. Минем чиләк юанлыгы.
– Андый балык юктыр монда.
– Вагы булгач, эресе дә була инде аның, егетләр.
Садыйк абыйлары ботинкаларын салды, чалбар балакларын сызганды. Елгага кереп басты. Бармакларын маймычлар кытыклады. Иелеп суны чупылдатты. Чиләген елгага батырды.
– Ярар, егетләр, эшем бар. Бозауның тамагы кипкәндер, мин киттем.
Садыйк абыйлары, сулы чиләген күтәреп, комлы ярдан болынга менеп китте.
Бозавына су эчерткәч, янә яланаяк көе генә малайлар янына килеп чүгәләячәк ул. Кәефе шәп чагында бала-чага яныннан тиз генә китә алмый ул. Йә бик куркыныч берәр әкият, йә җеннәр турында адәм ышанмаслык берәр маҗаралы хикәя сөйли. Үз әкиятенә үзе ышанган чаклары да булгалый. Шул рәвешле ерак балачагына кунакка кайтып килгәли ул. Авызларын ачып кош тоткан малайларга көнләшеп карый. Андый мәлләрдә ул кинәт кенә яшәреп китә. Чигәләрендәге иртәләгән чаллар да, йөзендәге эреле-ваклы җыерчыклар да кояш нурлары астында күмелеп кала.
 
Миндар чәчәктән нектар эчүче бал корты сыман килеп кунды да, Рәфитләр авылыннан очып китәргә җыенмый әле. Хәер, кая китсен инде, сельпода товар белгече ул. Район үзәгеннән кайтарылган Һәр товарны энә күзеннән үткәрә, кием-салымны, азык-төлекне тирә-як авыл кибетләренә тарата. Сельпо ишегалдында атлар пошкыруы, тәгәрмәчләр шыгырдавы тынып торганы юк.
Рәфит тә вакыт-вакыт шул тирәгә килеп чыккалый. Арбага кап-кап тәм-том төяүче агайлар янында бөтерелә.
Менә бүген дә шул ук ыгы-зыгы. Көнчыгыштан офык каралып килә. Чиләкләп коя башлаганчы олы юлга чыгып өлгерергә кирәк. Арба өсләренә кара брезент җәймәләр капланды, аларның чит-читләре арба үрәчәләренә тарттырып бәйләнде.
Атлар пошкырды. Тәгәрмәчләр шыгырдады.
Сатучыларны капкадан чыгарып озатып калган Миндар абыйсы Рәфит янына килеп басты.
– Нәрсә, чыланырга уйлап торасыңмы?
– Чыланмыйм. Ява башласа, баскычка менәм дә басам. Яумый бит әле, абый.
– Яумасын да... Юлчылар чыланмый гына кайтып җитсен.
Миндар кесәсеннән кәнфит чыгарды:
– Суыр, Казанныкы.
Рәфитнең кәнфиткә исе китмәде, күпме суырырга мөмкин инде аны. Садыйк абыйсы гына кәнфитсез торалмый, әнә. Тәмәке тартканчы, кәнфит чәйним мин, ди. Ул шулай ди диюен. Әмма кичен капка төбендәге эскәмиягә килеп утыргач, оныта кәнфитен. Күлмәген күтәреп, черки тешләгән корсагын кашый да:
– Тамак тәки туймады, төтәтик берне, – ди-ди тәмәке кабыза. Бераздан: – Тел балланып беткән иде бүген. Чәй эчсәм дә, авызда кәнфит тәме генә чистый. Кикерсәм дә кәнфит кикерә идем. Менә хәзер телгә чит тәм дә йокты, – дип, төпчеген башмагы белән тузанда изә.
Шыттырырга ярата Садыйк абыйсы. «Ашарсың көн саен кәнфит. Аның өчен бер арба акча кирәк. Ә Сания апа акчаны кысып кына тота. «Учымны ачсам, оча да китә акчам», – дигән иде ул кибеткә бер кергәч. Сания апа шулай дип торгач,Садыйк абый төшендә күргән кәнфит турында сөйлидер инде ул».
Малай уйларыннан арынып елмаеп куйды. Баш түбәсенә беренче тамчы сикереп төште. Кинәт кенә җил купты, малайның битен тузан бөртекләре чеметтереп алды. Сельпо ишегалдында катыргы кисәкләре әйләнгәләп очты, төрле чүп-чар склад ишекләре төбенә килеп өелде. Яңагына нәрсәдер килеп сылангач, малай ашыгып йөзен сыпырды. Кулында тозлы селедка койрыгын күргәч көлеп җибәрде.
Йөгереп ышыкка керде. Миндар абыйсы яңа гына пешеп чыккан ипи исләре аңкыган пекарняга таба атлады.
Давыллап-җилләп килсә дә, яңгыр тамчылары тузанны гына басып китте. Күктән шаулап аккан суда коенырга әзерләнгән агачлар да, чайкалудан туктап, күк гөмбәзе астында тын гына оедылар. Яфракларга ябышып калган тузан кинәт кенә балкып чыккан кояш нурында тылсымлы бер төскә кереп җемелди иде.
Колак төбендә Миндар абыйсының тавышы ишетелде:
– Син әле кайтып китмәдеңмени?
Миндар абыйсының кулында ялтыравык калайлары тырпайган сап-сары әрҗә.
– Ике көннән Фәйрүзә апаң авыл кибетенә сатучы булып кайта. Да-а, вакыт дигәнең аккан су, егет. Ике атнадан сентябрь. – Миндар абыйсы әрҗәне склад ишегенә сөяде. – Дүртенчегә барасың, әйеме?
– Әйе. Китапларны алып куйдым инде.
– Фәйрүзә апаң кайткач күңелле булачак инде. Ярата бит ул сине. Матур энем, дип кенә тора. Син дә аны яратасың бит, әйеме?
– Әйе. Нигә кайта? Фабрикада эшли бит ул.
– Итек басу хатын-кыз эше түгел, энем. Әнә минекеләр төне буе мунчада. Үзем дә йон түшәштердем кайчак. Җитте. Кантурда сарык йоны исе аңкытып йөрү егетлек түгел. Товаровед бик культурный кеше ул.
Кулларын халат итәгенә сөртте.
Рәфит ике көн узганны көтә-көтә көтек булды.
Фәйрүзә апасының эреле-ваклы герләрне шапылдатып үлчәүгә тезүен күрәсе килә иде аның.
НиҺаять, килде ул көн. Рәфит, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, сандалилары белән тузан туздырып, кызгылт тавыклар җырлашкан урам буйлап атлады. Кесәсе буш түгел иде. Кесә төбен мең кеше кулы аша узган, инде шомарып беткән егерме тиенлек көмеш җылытып ята иде. Дүрт тапкыр кино карап була бит ул акчага.
Кибет ишегенә үрелде. Авыр ишек малайны бәреп ега язды. Эчтән Садыйк абыйсы чыгып килә икән. Садыйк абыйсы:
– Аласы әйберем юк, Фәйрүзәне генә күрергә кергән идем, – дип, баганага сөяп калдырган мотоциклының мөгезен борып, юл уртасына чыгарып бастырды. Урамны тузан болытына күмеп, тырылдап, күпергә таба чапты.
Күзлеген борын очына элгән Мөнҗия апа яшь кызга ниләрдер сөйли, ниләрдер күрсәтә-аңлата иде. Мөнҗия апа башка авылга күченеп китә икән, бу хәбәрне малай кичә кич көтү каршылаганда ишеткән иде.
– Син чәчәккә бөреләнгән гөл генә әле, сеңелем. Монда күксеп ятмассың, илләр гизәрсең. Ут борчасы белән бер бит син. Минем генә менә Казаннан ары юл йөргәнем юк.
– И-и, Мөнҗия апа, син шулай дисең дә ул... Кая инде ул илләр гизү?.. Шулай да азрак тыпырчынып алдым үзе. Сыерлар абзарына бәйләп куймакчы иде пред, булдыра алмады. Мин тоттым да Кукмарага китеп бардым. ФЗОда (фабрика-завод Һөнәрләренә өйрәнү) укыдым. Мастер булам, итек фабрикасында эшлим, имеш. Син китәсе булгач, Миндар юлын тапты. Авылга чакыртып кайтардылар менә...
– Алтын синең Миндарың...
Шунда гына прилавкада тотынып басып торучы малайны күреп алдылар. Малайның аларда гаме юк иде, ул шүрлектә күзләрне чагылдырып ялтыраучы савытка текәлеп онытылган иде. «Нәрсә бар микән ул савыт эчендә?»
Фәйрүзә апасы малайга: – Нәрсә кирәк иде, матур энем? – дип эндәшкәч, Рәфит кулын прилавка читеннән ычкындырды.
– Мин болай гына кергән идем.
– Рәхәтләнеп күзәт алайса. – Мөнҗия апасы үлчәү тәлинкәләрен юеш чүпрәк белән сөрткәләде. – Фәйрүзә апаңны да урлап качмаслар. Безнең авылда бурлар юк.
– И–и, Мөнҗия апа, паспортсыз басу капкасын да чыгып булмый шул.
Фәйрүзә апасы шүрлеккә исле сабын тезәргә тотынды.
Ишек киерелеп ачылды.
Авызы колагына хәтле ерылган Садыйк кибет эчендә янә пәйда булды. Аңа тузанлы кулына чыбыркы тоткан Гали дә ияргән иде.
Рәфит Галидән шүрли. Әллә нинди сәер егет ул. Бер сүзне йөз кат әйтсәң дә, аңлап җиткерми бугай ул аны. Башын бер якка кырын салып, теле белән борын очын ялый-ялый, ике күзен дә сәер генә кысып, тавыш-тынсыз тик елмаеп тора. Тел очын әле бер, әле икенче борын тишегенә кертеп җибәрә.
– Маңка ялый-ялый телең чыбыркы буе булган, Гали, – дип көләләр аннан малайлар.
Галинең исе дә китми, кутырланган колак артын кашый да чалбар кесәсеннән чиккән кулъяулык тартып чыгара:
– Сезнең мондый яулыгыгыз юк. Миңа Гөлфия бүләк итте. – Шул кулъяулыгы белән бик әйбәтләп борын астын сөртә, черт итеп төкерә. – Бик бай мин. Садыйк абый, әнә, кулак син, ди.
– Тагын бер кат исәнмесез, кызлар! – Садыйк елмайды. – Гали дус өстерәп килде мине. Кесәмдә акчам күп, Фәйрүзәгә өйләнәм, ди.
Гали Садыйк абыйсының учына тиен акча салды.
– Тимерче сандалына салып чүкегәннәрдер моны. – Садыйк биш тиенлекне учында сикерткәләде. – Коймак күк җәелгән.
– Мине биш тиенгә генә сатып алып булмый шул, Садыйк абый. – Фәйрүзә үлчәүгә гер куйды, үлчәүнең сул тәлинкәсе аска басып төште. – Бер капчык акчаңны әзерлә, Гали энем!
– Ярар, Фәйрүзә!
Гали тагын нидер әйтмәкче булып ымсынган иде, кибеткә яңагы шешкән карчык килеп керде.
– Уф! Төн буе улап чыктым. – Карчык кәкре таягын прилавкага сөяде, күлмәк җиңенә кыстырылган кулъяулыгын тартып алып, авыз читләрен сөрткәләде. – Тычкан кимергән берәр перәннек бирсәгезче. Теш сызлаганда шуның файдасы тия торган иде.
Гали, чыбыркысын өстерәп, урамга чыгып китте. Рәфит аның рәшәткә кырындагы мотоциклга килеп сөялүен, аннары күн утыргычка чыбыркы белән суккалап алгач, башын аска иеп, тыкрыкка кереп китүен кибет тәрәзәсеннән ап-ачык күреп торды.
 
– Җиде саныгызны саулыктан аермасын! – Перәннек тоткан карчык таягына таянды. – Кемнәре генә юк бу Ходай бәндәләренең...
Келәттән чыгып килүче Галимулла абыйсының маңгаена пәрәвез сыланган иде. Маңгаен сыпырып алгач, ул ишегалдында ярылмый калган усак түмәренә килеп утырды.
Бу келәткә дөньяның бөтен тимер-томыры сыйгандыр. Идәндә дә, шүрлекләрдә дә төрле-төрле тимерчыбык, радиоалгыч лампалары, шөреп, бакыр пластинка тулы әрҗәләр тезелешеп тора. Галимулла абыйсы радиолар төзәтә. Шуңа да тегендә-монда очраган бөтен вак-төякне келәтенә ташыйдыр ул. Рәфит шулай уйлый.
– Кәлимуллаңны эзләп килдеңме? Сиңа сугылмадымыни ул бүген? Кармак тотып йөри иде иртән. Елгададыр...
Кулындагы радиолампаны кояшка куеп карады. Нәрсәсен шулай тикшерәдер инде ул аның? Ватылмаган бит, пыяласы ялтырап тора. Эчендәге тимерчыбыклары да исәндер...
Галимулла абыйсы, түмәрдән кузгалып, өйалдына керде. Иске бер радионы күтәреп чыгып, өйалды баскычына чүгәләде. Радионың артын ачты да озын бармакларын эчкә тыкты. Бераздан радио шытыр-шытыр итте, музыка тавышы ишетелгәләп китте. Ниһаять, диктор апаның ягымлы тавышы яңгырады:
– Бүген Татарстанда аяз һава көтелә. Температура...
Радио сүнде. Галимулла абыйсы: – Камал апаң Саттарова чәй эчәргә китте, – дип, сул күзен сыпырды. – Кирәксә, Американы сөйләтәм. Ну, алар безнеңчә сөйләми. Телләрен аңламассың.
Әче итеп мәче мияулаганы ишетелде. Галимулла абыйсы бакча артына таба атлады. Юан корсаклы кара мәче рәшәткә арасында кысылып калган икән.
«Ах, буаз шайтан. Йөрергә сукмак беткәнмени соң сиңа?!» Галимулла абыйсы рәшәткәнең берсен суырып алуга, кара мәче, артына борылып карый-карый ялкау гына атлап, кое бурасы кырыена барып ятты. Телен чыгарып, әкрен генә, тәмләп  кенә ал тәпиен яларга тотынды.
Галимулла абыйсы бөтен тирә-якның радиосын төзәтә. Әле Балыклыдан, әле Ядегәрдән килеп чыгалар аның ишегалдына. Кәләпүшле картлар да, эшләпәле Чура керәшеннәре дә, матайга атланган яшь-җилкенчәк тә бу капка төбендәге тузанның әсәрен дә калдырмый себереп тора.
Галимулла абыйсы рәшәткәдән сузылып кына алма өзеп алды. Малайга тоттырды:
– Мә, кимерә тор! Кәлимуллаң тиз генә кайтмас әле. Кортлык ягындадыр ул.
Тау итәгендәге болынны шулай дип атыйлар. Өстә чикләвек куаклары, имән, кыргый чия, гөмбә Һәм мәтрүшкәләр, тәлгәш-тәлгәш җиләк тулы урман таралып ята. Элек ул болында умарталар тезелешеп торгандыр. Авыл халкы бал ашап кына яшәгәндер...
Малайны уйларыннан:
– Ни хәлләр бар, дөньясы түгәрәкме, кордаш? – дип, шакмаклы зәңгәр күлмәген кызыл билбау белән буган кечкенәрәк буйлы бер карт бүлдерде.
– Галимулла кордаш, ни хәлләр? Килеп җитте дустың...
Култык астындагы радиоалгычны түмәргә куйды.
Күрештеләр.
Рәфит картны таныды, татарчаны су урынына эчүче мари карты иде бу. Бөтен авылдашларының радиосын ремонтлап бетерде бугай инде ул карт.
Абзый, капка төбенә кире чыгып, инде шактый таушалган арбадан атының алдына болын печәнен салды. Аркалыгы бушатылган, камыт бавы чишелгән ат чәчәкле печәнгә иелде.
– Камытны шәп кидерделәр сиңа, кордаш, һич салалганың юк.
– Игелек эшлә дә суга сал, диләр бит. Әйе...
– Син тыңлатасың инде аларга Мәскәүне... Озакламый Татарстанның Һәр өендә радио җырлап утырачак.
Җирән чәчле, кызыл чырайлы мари карты арбадагы печән астыннан яшькелт шешә алып калды, малай, олы урамнан бераз баргач, өянкеле тыкрыкка кереп югалды.
Колагында Галимулла абыйсының:
– Кичен безгә мен. Кәлимулла белән балык кыздыра-кыздыра Кеннедины тыңларсыз, – дигән сүзләре чыңлый. Кеннедие кемдер, нинди җыр җырлыйдыр, Рәфит өчен барыбер иде. Үсә-үсә барысын да белер әле. Нигә ашыгырга?
Галимулла абыйсы Американы тотып бирәм, ди әнә. Бирер, бар. Корсаклы мәче ди ул сиңа...
 
Миндар абыйсы да армиягә китеп барды. Авылдашлары егетне ничегрәк озаткандыр, малай моны белмәде, әлбәттә. Фәйрүзә апасы да тел яшерде. Әлбәттә, атларсыз, гармунсыз гына булмагандыр. Авылның һәр песие, һәр көчеге, капка астыннан башын тыгып, койрык болгый-болгый хушлашкандыр аның белән.
Фәйрүзә апасының кулъяулык чигеп матавыклануын күргән иде малай. Ул кулъяулыкка туган якның бөтен бизәкләре чигелгән иде. Кызның кул җылысы сеңеп калган иде. Ул җылы Миндарны хәтта котыпта да җылытып торырга тиеш иде.
Миндар китеп дүрт ай узуга, Фәйрүзә апасы да сельпога эшкә урнашты.
Ял көне иде. Бибикамал апасының хәлен белергә кергән малай самавыр янында чәй эчеп утырган мәлдә, кояш күк балкыган Фәйрүзә апасы өй эчен тагын да нурландырып җибәрде. Керә-керешли үк:
– Миндарымнан хат бар, – дип, кулларын җәеп биеп китте. Тәрәзә кырыена барды да, конвертны ачып, дүрткә бөкләнгән саргылт кәгазьне тартып алды. Хәрефләре чәчелеп китмәсен дигәндәй, ул аны бик сакланып кына күзләренә якын китерде. Әйтерсең лә, хат язып утыручы егетнең үзен күрергә тели иде.
– Әни, энем, һәммәгезгә чуктан-чук сәлам бар монда!
– Алланың рәхмәте яусын! Үзенә дә бездән күп итеп сәлам язарсың, балам!
Бибикамал, җитен сөлгегә кулын сөртеп, чынаякларга чәй агызды. Рәфитнең чынаягына да чәй өстәде: – Эч, эч. Көне буе чаба-чаба эчкәнең тиргә чыгып бетә.
Фәйрүзә дә табынга килеп утырды. Чынаяктагы чәйне авызына китерде: – Перьмнән ерак түгел икән, әни. Их, очып кына барып кайтсаң икән хәзер, ә.
– Паспортың кесәңдә бит инде, кызым. Күк тулы тимер кош әнә. Утыр да оч...
Рәфитне дә шатлык кочаклады ул көнне: хат ташучы апасы аңа да хат тоттырып китте. Конверт эчендә Фәиз абыйсының солдат киеменнән төшкән фотосы да бар иде. Фәиз абыйсы малайга ят ниндидер агач төбендә басып тора иде. Туп-туры Рәфиткә төбәлгән.
Бу фотоны Бибикамал апасында күргән иде инде Рәфит. Менә үзенеке дә булды.
Малай карточканы тотып урамга шылды. «Кемгә  күрсәтергә?» Солдат абыйсы белән мактанасы килә иде аның. Карточканы малайларга күрсәтә-күрсәтә борчак сиптерәсе  килә иде. «Кәлимулла өйдә микән? Өйдәдер. Этенең өргәне ишетелә бит. Кәлимулла өйдә булмаса, эт тә өйдә булмый инде». Малай шулай уйлый-уйлый, урам аша чыгып, усак киртәгә басып, каршыдагы бәрәңге бакчасына сикерде.
Кәлимулла бу юлы да өйдә юк иде. Акбай әллә адашып Кәлимулладан аерылып калган, әллә ашарга кайткан, ул ни өчендер мунча почмагында яткан мәчегә ачуланып өрә иде.
– Мә, шулпа эч. Сөяк тә кимер, мә! – дип, Галимулла абый эт алдына табак тулы аш куйды. Зур гына сөякне эт алдынарак этте.
– Фәиз абыйның карточкасын күрсәтимме, Галимулла абый?
– Йәле, йәле, күрик әле. Ябыкканмы егет?
– Симез түгел ул Фәиз абый.
– Хе... Сабантуйда батыр калгач, бер сарыкны берүзе ашап бетерә иде ул.
Малай дәшмәде. Чөнки Фәиз абыйсының сарык ашап утырганын күргәне юк иде.
– Алайса төштә күргәнмендер инде. Мин күргәндә Фәиз әнә теге мичкә юанлыгы иде. – Галимулла абыйсы йөз литр сыешлы мичкәгә төртеп күрсәтте. – Ә син юк дисең.
– Төштә күрдем дисең ич үзең.
– Нык чибәрләнеп киткән бу егет. Бурят кызлары сукырая инде моны күреп.
Әллә нигә күңеллеләнеп киткән әле Галимулла абыйсы. Теге мари карты иртән иртүк килеп чыкмагандыр бит?
– Галимулла абый, радиодан син әйткән кызлар сөйлиме?
– Бурят кызларын әйтәсеңме? Ник сөйләмәсеннәр, сөйлиләр. Ну урысча сөйли алар. Син аңламыйсың аларны. Бурят телен дә аңламыйсың син. Мин дә аңламыйм.
Рәфит Галимулла абыйсына аптырады. «Ничек аңламый? Көне буе радио сөйләтә үзе».
– Безнең авылдагы бөтен нәрсә: мәчеләр дә, тавыклар да, этләр дә, усал әтәчләр дә татарча гына аңлый. Алар татарча эндәшкәнне генә ишетә. Урысчалап әйтсәң, ашарга да килми алар.
Рәфит Галимулла абыйсының сүзләрен колак яныннан гына шудырып җибәрми. Һәрберсен хәтеренә салып куя.
– Бик еракта Фәиз абыең... Җир читендә үк. Самолетта очып кайтса гына инде...
 
Маннур абыйсының капка төбен мотоцикллар, «Москвич»лар сырып алган. Йорт хуҗасы туган-тумачасын, дус-ишләрен ашка җыйган иде. Көз буе диярлек тегендә-монда чапты, басуда иген урды, комбайны астыннан чыгалмады диярлек, тегесен борды, монысын суккалады. Урак бетеп, чистартасын чистартып, буясын буяп, комбайнын саклауга куйгач кына тирән итеп тын алды Маннур.
Туен да шау-шусыз гына уздырып җибәргән иде. Ул көнне Рәфит тә туйга килүчеләр янында чуалып йөрмәде. Гармун тавышын баскыч төбенә утырып та тыңлый ала иде ул. Югары оч белән Түбән очны елга гына аерып тора. Шунлыктан кичке гармун тавышы ачык тәрәзәдән кереп, Һәр өйдәге пәрдәләрне рәхәтләндереп җилфердәтә иде.
Ә бүген... Кунакларның кайсы чирәмгә чүгәләгән, кайсы бүрәнә өеменә артын төртеп тәмәке көйрәтә, кайсы мәзәк сөйли, кайсы рәшәткәләрдән салынып төшкән сирень яфракларын сыйпаштыра иде.
Рәфит Фәйрүзә килен янәшәсендә басып торучы ап-ак күлмәкле, чем-кара ботинкалы егеткә карап-карап ала. «Фәйрүзә апаның авылдашы менә нинди икән?» Егет елык-елык килгән чалбарын киң каеш белән буып куйган. Чалбары кояш нурларында әллә ниткән тылсымлы төсләргә керә – әле яшелләнә, әле алсулана. Егет йөзенә кунган пәрәвезне сыпырып төшерде дә:
– Көзе дә көзе. Эскәмиягә сузылып ятып кызынырлык көннәр! – дип, капкага сөялде.
Рәфит аның диңгездә йөзүен дә, кунакка кайтуын да белә иде инде. Диңгез балыгы да алып кайткандыр әле. Маннур абыйсының беләге буе ул балык чәчәкле ашъяулык ябылган өстәлдә кунакларны көтеп ятадыр.
Өске урамнан:
– Зират астына самолет төшкән! – дигән аваз, өйләргә бәрелә-сугыла, Маннурның капка төбенә дә килеп җитте. Малай-шалайда кунак кайгысы калмады: урам көтү кайткан чакка охшап, тыгызланып-кысылып китте. Малайларның табан астыннан күтәрелгән тузан коймаларга, бураларга, кое сиртмәләренә кунды.
Тавыш иясе алдашмаган икән, чыннан да, зират астындагы кечкенә мәйданчыкка искерәк бер самолет төшеп кунган иде.
– Озак очкан инде бу, канатларына ашлама катып беткән, – диде кайсыдыр бер малай.
– Кукурузник бу, малайлар. Басуга ашлама, агу сиптереп очып йөри ул, – диде икенчесе.
Кулларына озын кунычлы перчаткалар кигән, резин колакчынлы күзлеген маңгаена ябыштырган күн курткалы очучы, самолет канатыннан ашлама коеп, вак ташлар белән чуарланган мәйданчыкка сикерде.
Рәфитнең самолетны якыннан беренче күрүе иде әле. Сикереп менеп кенә кабинасына чумарга иде дә, әл-лү... болытлар артына кереп качарга иде. Кызык булыр иде, ә. Самолет үкерә, ә Рәфитне күрүче юк.
– Бу нинди авыл?
– Кукмара районы бу. Яңил. Кая очасыз?
– Малмыжга.
Иң озын малайдан да бер башка калку Шамил елга аръягындагы Казаклар авылына төртеп күрсәтте:
– Шул авыл өстеннән Вяткага таба оч, абый. Мәмәширне узгач, сул якта тауга менеп киткән таш юлны күрерсең. Шул юл Малмыжга илтә дә куя.
Очучы Шамилнең кулын кысты. Шамил ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. Озын буеннан уңайсызланган сыман, алгарак бөкрәйде. Кыш буе чаңгыда чаба-чаба, тау башында куян куа-куа шулай озынайган иде ул. Кайбер малайлар кушаматсыз интегә, ә моның берүзенә ике кушамат: Каланча, Колга.
Очучы абыйлары, тегесен-монысын караштырып, самолет тирәли әйләнеп чыкты. Перчаткалы кулларын угалап пропеллер астына килеп басты. Самолет артыннан китегез, дигәндәй, малайларга кул изәде. Малайлар самолет койрыгыннан аерылгач, аяк очларына басып, пропеллерны әйләндерергә кереште.
Аннары ул кабинага чумды. Иелә-бөгелә нәрсәләрнедер боргалап маташты бугай, ара-тирә күздән дә югалгалап торды.
Бераздан самолет кинәт кенә төчкереп җибәрде, туктады, тагын төчкерде. Төчкереп туйгач, тигез генә тырылдарга тотынды.
Артта кеше-фәлән юкмы дип, самолет койрыгына күз салып алгач, очучы малайларга кул болгады да, самолетны дырк-дырк сикертеп, болытлар янына күтәрелде.
Янәшәсендәге кызчык Рәфиткә килеп сыланды, самолет җиле аларның икесен дә аяктан екты.
Каланча Шамил:
– Кызларны төртеп екмыйлар бездә, егет, кочаклап үбәләр генә, – дип, Рәфиткә кул сузды. Кыз да Рәфитнең күлмәгенә ябышып торып басты Һәм күпереп пешкән ак ипигә охшаган болытлар арасыннан очып баручы самолетны күзәтеп, күзләрен челт-челт йомгалады.
 
Фәйрүзә килен мәктәптән соң гына кайтты. Укытучының эше үзенә ияргән: дәфтәр тикшер, дәрес планнарын төзе, китаплар актар.
Маннур карап тора-тора да:
– Тавык чүпләсә дә бетәрлек эш түгел икән бу, – дип, идәндә күңелле генә җырлап маташкан самавырны өстәлгә алып утырта. – Ашказаның кибеп бетә бит, карчык, кил, чәйләп алыйк. – Касәләргә чәй агызып, коймак тулы тәлинкәне уртагарак этә.
Рәфит ишек төбендәге караватта «Татар халык әкиятләре»н актара. Рәсемнәре күз явын алырлык матур. Малай аны, һичшиксез, култык астына кыстырып китәчәк.
Фәйрүзә апасы, савыт-сабаны суда чайкап, шүрлеккә тезәргә кереште.
Маннур абыйсы:
– Чистый профессорга охшый барасың син, энекәш, бер зур портфель генә алып бирәсе калды сиңа, – дип, караватка Габдрахман Әпсәләмовның тышы таушалып-тузып беткән, кайбер битләренә чәй чүпләре, ипи валчыклары ябышып каткан «Алтын йолдыз» китабын китереп салды: – Укы! Ярты елга җитә бу сиңа!
Маннур кызыл кара белән чуарлый-чуарлый дәфтәр тикшереп утырган хатынына күз генә сирпеп алды да ишек тоткасына үрелде. Ишек үзеннән-үзе ачылып китте. Бибикамал апа кереп килә икән.
– Мин, әни, малларга печән салмакчы идем.
– Ие шул, ие шул, салырга вакыт. Бисмиллаңны әйтергә онытма. Тамакларына ятмас.
Ишек ябылды.
– Фәйрүзә килен, эшеңнән бүләмдер инде, име?
– Нәрсә, әни?
– Диңгезче туганың бигрәк сөйкемле сөяк күренә. Мәҗлестә карашы Фәйрүзә кызыма ябышып калды гел. Кызым бер кашык су белән кабып йотарлык шул минем. Нәкъ синең кебек инде менә.
Килен идәнгә тәгәрәгән ручкасын иелеп алды.
– Чит җирләрдә ялгыз башына бик кыендыр...
– Үзе беләдер инде, әни. Өйләнми бит. Авыл тулы кыз үзе.
– Насыйбы юктыр. Әнә, минем Фәйрүзәм, Миндар ди-ди, авыз суларын корыта.
– Һәркемнең үз былбыл кошы инде, әни.
Тәрәзә шакыдылар. Маннур абыйсы малайны ишегалдына дәшә икән.
Маннур абыйсы мунча ишеген ачты. Идәндәге ящиктә актарынды. Кадаклар, чүкеч тотып:
– Әйдә! – дип, җиләк-җимеш бакчасына юнәлде.
 
Фәйрүзә апасы тагын өч айдан Пермь тарафларына юл тотты.
– Миндарым янәшәсендә булырмын, әни. Янына да барып чыгармын. Әле ике ел хезмәт итәсе бар бит, – диде кыз, әнисен кочагыннан чыгармыйча, яшьле күзләрен бияләе белән сөртә-сөртә.
– Абыең, киленем янәшәмдә. Күзләрем күрә, колакларым ишетә. – Ана кызның пәлтә якасындагы карны сыпырып төшерде, буранда мамыкланып күпереп киткән шәл читләрен кызының йөзенәрәк тартты. – Буран чыгарга маташа. Шәмәрдәндә поездга бер утырсаң...
Сап-сары салам җәелгән чанада җылы толыпка төренгән егет атка чөңгерде:
– На-а-а, малкай!
Чана уңга-сулга чалулап кузгалып китте. Фәйрүзә йөгереп барып салам өстенә тәгәрәде. Егет, җылы толыбын салып, кызның өстенә япты. Кыз бер мәлгә толып астында югалып торды, аннары толыпны иңеннән саламга этеп төшерде дә, киез итекләрен киеп, мамык шәлгә уранып капка төбендә басып калган әнисенә кул болгады. Күзләренә яшь тыгылды. Үз-үзен юатырга тырышты: «Эшкә урнашкач, Алла бирсә, барысы да үз җаена агар. Отпускага да кайтырмын. Хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын, Ходаем!»
Әнисенең дә шул ук теләкләрне теләп, күзләрен карлы юлдан алмыйча, капка төбендә басып торуын күрә кыз, ул китә, ә йөрәге әнисенең җылы куенында кала ич аның.
...Борыннарны салкын чеметтергән көннәрнең берсендә Фәйрүзәдән хат килде. Хат ташучы аны капка ярыгына кыстырып киткән иде. Кичләтеп Югары очка менгән малай, конверттагы кар бөртекләрен селеккәләп, борыныннан тамган тамчыларны сарык йоныннан бәйләнгән бияләенә сөрткәләп, веранда ишеген ачты. Ишек төбендә кайсы ауган, кайсы стенага сөялгән киез итекләр тезелешеп киткән. Кайсыларының әле билләре дә сынмаган, мал абзарында йөри-йөри киңәеп-җәелеп киткәннәренә калын олтаннар салынган.
– Әби, мә! Фәйрүзә ападан хат килгән бугай! Язуы аныкына охшаган! – Рәфит табакта савыт-савыт юып маташкан Бибикамал апасына хат сузды. Бибикамал апасы күрше өстәлгә ымлады:
– Куй әнә эскәтергә!
Чынаяклар табактагы су эчендә калды, Бибикамал апасы, кулларын сөлгегә тиз-тиз генә сөртеп, конвертны тотып, тәрәзә кырыена килеп басты.
– Күреп бетермим. Электр төймәсенә бас әле, улым!
Малай караватка менеп утны кабызды. Ут шулкадәр якты иде ки, тәрәзә төбендә яткан ручканың каләме очына катып калган кара төере дә ап-ачык күренә иде.
«Ручка эшсез яткан. Менә хәзер Фәйрүзә апага хат язар инде...»
Рәфит әбисенең хат укуын тыңларга әзерләнде. Башта ул авылның һәр өенә диярлек юлланган сәламнәрне санап чыгар, аннары тәмләп кенә хаттагы яңалыкларга кереп чумар.
Юк, бу юлы алай итмәде әбисе.
– Шулай икән... Шулай икән... Артыннан Себер китмәссең бит инде, – дип, хатны поднос астына кыстырды.
Ишектән салкын бөркелде, Фәйрүзә килен, тунын салып, мич астындагы чөйгә сузылды.
– Фәйрүзәдән хат алдым, килен. Исән-сау Кизелга барып урнашкан. Заводта эшлим, дигән. Общежитиеда урын бирделәр, бүлмәдәш кызларым бик әйбәтләр, ашау-эчү бергә, дигән.
– Әйттем бит, әни, Фәйрүзә бәхетле йолдыз астында туган, дип. Кая барса да юлы уңа аның.
– Миндарын гына күрә алмаган. Аны Себергә күчергәннәр икән.
– Кайгырма, әни. Исән кеше күрешә дә, кавыша да ул.
– Һәммәгезгә күп итеп сәламнәр юллаган балакаем.
– Рәхмәт, әни. Исән-сау гына була күрсен берүк! Ул болай да бик чая иде, үзенә җил-яңгыр тидермәс...
Самавырны яңарттылар. Җылы пар тәрәзә пәрдәләрен тибрәлдерде. Урам як тәрәзәсе парланып чыкты.
Ана, ашъяулык ачып, өчпочмаклар салынган савытны килене алдынарак этте. Чынаякларга сөтләп чәй агызды. Рәфит тә кыяр-кыймас кына кечкенәрәк бер өчпочмакны иреннәренә тидерде.
Фәйрүзә килен исә, тунын, әле карлары да эреп бетмәгән итекләрен киеп, башына мамык шәлен бөркәнеп, йомыш белән күршеләргә кереп китте. Маннур да өйдә бер балкып кына алды, самавыр борыныннан җылы су агызып эчте дә ашыгып чыгып китте.
Ул китүгә, ишек шакыдылар.
Тагын кунак килде.
Бераздан ике хатын чынаяк чылтырата-чылтырата чөкердәшә иде инде. Аннары Фәйрүзәнең хаты тагын бер кат укылды.
– И, кодагый... Бигрәкләр еракта шул улым. Үпкәләренә салкын тидермәсә ярый инде.
– Имәндәй нык ул Миндар.
– Шулаен шулай да... Кечкенә чагында бик нәзберек иде балакай. Суык тидерә дә егыла, суык тидерә дә егыла иде. Омск тирәсендәге урманда аю симертеп ятам әле, дип язган менәтерәк.
– Хаты кичә генә килде. Миндар шаяртырга оста ул. Авызы гел ябылып тормый иде.
– Ие шул, ие шул. И әйтергә дә онытып торам икән. Син дә сорамыйсың, нишләп йөрисең дип кичләтеп. Ядегәр бүлнисенә менгән идем. Бүсерең бар, апа, диделәр. Бүлнистә ятып чыгарга кирәк икән.
– И-и, кодагый. Сеңерләр өзелмәсә ярый инде шул хәтле эшләүгә... Минут та тик торганыбыз юк лабаса.
– Син миңа кодагый да кодагый дисең. Миндар улым кызыңны килен итеп төшермәде бит әле.
– Төшерер, кодагый, төшерер. Исән генә булсыннар!
Бибикамал апа көзге астындагы кадакта эленеп торган дисбесен үрелеп алды. Кунак хатын да камзулы кесәсеннән дисбе тартып чыгарды. Ике хатын дисбе тарта-тарта тәсбих тартырга керештеләр.
Тавыш-тынсыз гына фотоальбом актарган малай караваттан шуып төште дә, ике хатынны Һәм урындык аягына сырпаланган кара мәчене тынычта калдырып, мич арасына керде. Бишмәтенең төймәләрен төймәли-төймәли, оекбашлы аягы белән ишеккә төртте.
 
Көннәр җәйгә авышты. Яшел эскәтер бөркәнгән авыл өстенә вакытын белеп кенә яңгыр болытлары килеп кунгалый. Вак-вак тамчылар, кояш нурларында җемелдәшә-җемелдәшә, рәшәткәләргә ышкыла-ышкыла үсеп маташучы яшь кычытканнарга, сап-сары чәчәкләргә (кемдер яфраклар арасына күкәй сарысы сылап йөргән диярсең) сибелә. Һәр бакчадан, һәр төштән дымлы яфрак исе, яшь үлән исе аңкый.
Җәйгә ныклап аяк басарга әзерләнгән көннәрнең берсендә Миндар отпускага кайтып төште.
Маннур капка төбендәге бүрәнәлек наратларны тирләп-пешеп каезлап мәш килә иде, шулчак:
– Исәнме, Маннур абый! – дигән тавыштан сискәнеп китте. Тирләгән күзлек пыяласын баш бармагы белән сөртеп алгач, каршында басып торучы солдатка гаҗәпләнеп карады:
– Тавышың калынаеп киткән. Ни хәлләр, Миндар? – дип, кочак җәеп, каеш аелында якты нурлар биешкән егеткә каршы атлады.
Кочаклаштылар. Маннур солдатның аркасына шапылдатты:
– Солдат боткасы килешкән сиңа, кияү!
– Кияү түгел лә әле, Маннур абый...
– Булмасаң булдырырбыз! Әйдә, өйгә керик!
– Ай рәхмәт, Маннур абый. Бәлеш белән сыйланган идем иртүк. Ашказаным һаман сөйләшә әле.
– Аштан олы булмыйлар. Кайчан борынладың?
– Өч көн булды инде.
– Хе! Өч көн буе бүксә үстерә икән берәү. Ә без монда агач тәгәрәтәбез. Хәл белүче дә юк.
– Менә килеп чыктым бит, Маннур абый. Кайчан килсәм, син агач арасында.
– Шунсыз булмый, кияү. Каралты-кураны яңартып тормасаң... йорттан кот кача. Килүең шәп булды. Агач каезларсың. Мунчаның аскы ниргәләре череде, шуларны алыштырасы бар.
Ишегалдыннан Бибикамал апаның: – Маннур улым, чәйләп чык! – дигәне ишетелде. Ул да булмады, капка шыгырдап ачылды: – Син мондамы?
– Монда, монда, мине кызлар урлап качмас.
– Исән-саумы, Бибикамал апа! – Миндар, ике кулын сузып, ак яулыклы ана каршына килде. – Мә, апа, эсседә тирләп-пешеп эшләгәннән соң хәл алырсың! – Анага каплы чәй һәм лимон тоттырды.
– Синең хәер-догада, улым. Күчтәнәчеңә рәхмәт. Аяк-кулларың сызлаусыз булсын!
– Кияү диген, әни. Үзең Миндарның әнисе белән... – Миндарга күз кысты. – Кодагый да кодагый...
– Вакыт җиткәч анысын да әйтербез, улым. Мотоциклыңнан алда чапма әле син, яме.
Тамак астын капшады. Яулык төенен әллә бушатыбрак, әллә кысыбрак куйды шунда.
– Керегез, үз күчтәнәчеңне авыз ит, балам! Мин бакчада казына идем әле. Күз бәйләнгәнче эшләп бетерим.
Сөйләшеп утыра-утыра тәрәзә пыялаларында кояш сүнде.
Сулы чиләк күтәргән Фәйрүзә дә кайтып керде. Маннур аны күрүгә, тиз генә урыныннан торып, хатыны кулындагы сулы чиләкне чайкалдырмый гына алып, мич каршындагы калайга утыртты.
– Йөз әйттем бит авыр күтәрмә, дип.
– Чишмәне сагынган идем. Борчылма, авыр түгел ул. – Ике куллап солдат белән күреште: – Хезмәтең авыр түгелме? Ярар, гомер бик тиз уза ул. Кайтып та җитәрсең бөтенләйгә. Өйдәгеләрең ничек? Фәйрүзәдән хатлар еш килеп торамы?
Солдат яшь хатынга елмая-елмая рәхәтләнеп җавап бирде.
Маннур хатынына:
– Сыерыгыз сөт бирәме дип сорыйсың гына калды инде – дип, кырыс караш ташлады. – Ну бу хатын-кызны... Теле бер чишелсә...
Килен чәчүлек суган тулы кечкенә чиләкне күтәреп чыгып китте.
– Суган утыртмакчылар. Көзгә бәбәй көтәбез.
– Җиде саны сәламәт тусын, Маннур абый.
– Авызыңа бал да май. Әйдә, тагын бер генә чынаяк...
Миндар да ике нарат бүрәнәне каезларга өлгерде. Инде караңгылык пәрдәсе өй түбәсеннән шуып төшеп, зәңгәргә буялган капкага кунгач, Миндар аркасы юешләнгән гимнастеркасын каеш белән кысып буды, чәчләрен сыпыргалады, ялтырап торган күнитекләрен рәхәт шыгырдатып, Маннурның кулын кыскач: – Иртәгедән гражданскийга киенәм, Маннур абый, – дип, китәргә җыенды.
– Сеңелкәшне күрми калгансың шул. Ярар, Себергә китешли, бәлки, Кизелга сугылырсың әле. – Маннур бүрәнә башына киертеп куйган кепкасын башына чәпәде. – Вакыт тапсаң иртәгә дә килеп чык. Монда эш үзең күрәсең...
 
– Солдат кайткан!
Табаны кубып чыккан сандалиен нишләтергә белми киртә буенда мышык-мышык килгән Рәфит Кәлимулланың гаҗәпләнү тулы тавышын ишеткәч сискәнеп китте. «Нинди солдат кайткан? Кемгә кайткан?»
Кулына кабартма тоткан Кәлимулла киртә ярыгыннан гына урам якка суырылып чыкты. Тирләгән борынын сөртә-сөртә аскы урамга төртеп күрсәтте:
– Әнә ул!
Яшел гимнастеркалы кешене күргәч, Рәфит кулындагы сандалиларын кычыткан арасына атты:
– Әйдә, тизрәк!
Яланаяклы ике малай чокыр-чакырларда абына-сөртенә кибеткә таба чапты. Клуб почмагыннан йөгереп чыгуга, солдатка килеп бәрелә яздылар. Солдат кибетнең тимер ишекләрендәге ике зур йозакка күз генә төшереп алды да:
– Кич булдымыни инде? Кибет тә ябылган, – дип, Рәфиткә көчле кулын сузды: – Исәнме, дус кеше!
Рәфитнең күзләре әлҗе-мелҗе килде: каршында аңа терәлеп үк диярлек Миндар абыйсы басып тора иде.
Солдат уйчан гына әйтеп куйды: – Өстәге йозакны Фәйрүзә элеп киткән иде ишеккә. – Кибет ишегендәге йозакны әйләндергәләп карады. – Алыштырмаганнар икән...
– Син кай арада үстең әле? Рәшәткә буе булгансың лабаса!
Миндар абыйсы, гимнастеркасының погоны астына кыстырылган йолдызлы пилотканы суырып алып, малайның такыр башына чәпәде.
Рәфит әле һаман да урам уртасында Миндар абыйсы басып торуына ышана алмый иде бугай. «Төш кенә түгелме бу?» Малай, такыр баштан шуып төшеп, күзләрне тәмам каплаган пилотканы ашыгып арткарак этте. Пилотка тузанлы кычытканга төшеп кунды. Янәшәсендә басып торучы Кәлимулла аны үз башына киеп куйды. Баш бармагы белән калку йолдызны сыйпады. Кытыршы йолдыз кычыткан чаккан бармакны рәхәт кытыклады.
– Бу егетне кем дип белик?
– Кәлимулла. Минем дус.
– Борын очларыгыз каралган, серләрегез туры киләдер, – дип, солдат ике малайны берьюлы кочагына йомды. – Кичке уеннарга чыгасызмы? Кызлар озатасызмы?
Кәлимулла ишетелер-ишетелмәс кенә итеп пышылдады:
– Зур кызлар гына чыга, абый.
– Алай булгач миңа да бер кыз табып бирәсез инде, егетләр.
– Синең кызың бар инде. Фәйрүзә апа. – Кәлимулла мышкылдатып борынын тартты. – Рәфит шулай диде.
– Рәфит әйтер ул. – Миндар абыйлары тыенкы гына елмайды. – Урам буйлап төштем, егетләр. Очрамады бит Фәйрүзә апагыз.
– Читтә бит ул. Хат яз. Син хат язсаң, кайта ул Фәйрүзә апа.
Пилотка инде Рәфит башында иде. Солдат билендәге йолдызлы каеш та күзен кыздыра иде аның. «Их, билне кысып бусаң икән бер. Галимулла абый Кәлимуллага тар гына, кыска гына каеш алып бирде. Мин дә әнидән сорыйм әле».
Солдат чүгәләде. Кичке нурларда ялык-йолык килгән күн итекләре үзгә бер матур көй чыгарып шыгырдашты.
Солдат кесәсенә тыгылды:
– Мәгез, егетләр, сезгә дип алып кайткан идем.
Малайларның учына гильзалар салды:
– Сызгыртып уйнарсыз. Сызгыра беләсезме? – Гильзаны ирен читенә терәп, кичке урамны яңгыратып сызгыртып җибәрде.
Койрыгына ак тасма бәйләнгән песие белән капка төбендәге таш янында кайнашкан кечкенә бер кыз тиз генә келәгә үрелде. Песи капка астына чумды. Ак тасмалы койрык, уңга-сулга бераз селкенеп торгач, юкка чыкты.
– Йә, хушыгыз, егетләр! – Солдат абый малайларның башыннан сыйпады:
– Иртәгә очрашканчы!
Һәм күпергә таба атлады. Ике малай, гильза сызгырта-сызгырта, кунакны күздән югалганчы озатып калды.
Койрыгына ак тасма бәйләнгән песиен иярткән кыз янә урамда күренде.
 
– Бәләкәй егетне какы җыярга җибәргән идем.
Маннур белән Миндар каезлап өелгән, юан тимерчыбык белән тарттырып бәйләнгән бүрәнәләр өстендә утыралар.
Юлның теге ягында каз бәбкәләре чүгә-чүгә үлән чемченә. Ана каз ара-тирә тыпырдап биеп алгалый, бәбкәләрем күп быел, дип сөенәдер инде. Ата каз, аның тыпырдавына сокланып, ара-тирә тирән күккә күз салгалап, бәбкәләр тирәсендә йөренә. Канатларын каккалап ала.
– Соңгарак калып чыктылар.
– Әй, момент үсәләр алар.
– Бер казны сиңа атап махсус каклыйм әле быел. Фәйрүзә сеңелкәшкә дә салам берсен. Кызларына авыз иттерер.
– Фәйрүзә янына очып кына барып кайтсаң икән, ә, Маннур абый. Җырдагы ике аккошның берсе булып...
– Гимнастеркаңны салып аткансың икән...
– Ике ел киясе бар әле аны. Тән ял итеп калсын. Үзебезнең һаваны суласын...
– Әйе. Дөрес сукалыйсың.
– Дөрес сукалыйсыз икән шул. – Икәүләшеп башларын күтәрделәр. Алларында терсәкләре таушалган көрән куртка кигән, кулына тимерчыбык төргәге тоткан Галимулла абзыйлары басып тора лабаса.
– Утыр, Галимулла абзый. Көйрәтеп җибәр!
– Көйрәтергә өйрәнмәдем шул. Менә сез дә авыз пычратмый гына чөкердәшәсез бит әле.
– Баланы тумас борын төтен белән агулап булмас.
– Утырып торыр вакытым юк, егетләр. Ашыгам. Өч көннән авылга радио кертә башлыйбыз. Өйләргә чыбык сузар өчен трактор урам буйлап канау казырга тотыначак. Бу бүрәнәләреңне башка урынга күчереп өй, Маннур. Монда мишәйтлиләр алар.
– Солдат белән момент эш итәбез аны, Галимулла абзый.
Сусыл какы сабакларын кочагына кыскан Рәфит болыннан әйләнеп кайтты.
– Уф, арыдым. – Малай какыларны эскәмиягә куйды. – Кузгалак та бар анда.
Какы чистарта башлаган Маннур абыйсы малайның иягеннән тотты. – Йәле, йәле, ач әле авызыңны!
– Бернәрсә дә юк анда.
– Телеңә кузгалак ябышып калган. Безгә җыярга иренгәнсең.
– Кузгалак үзеңнең бакчада үсә бит. Кер дә аша, абый.
– Аны мин туачак бәбәйгә саклап торам.
Ирләрнең көлешүе тупыл очларындагы каргаларны ояларыннан куптарды.
Галимулла абзый:
– Фәиз абыең Байкал суын эчеп бетергәнме әле? – ди-ди, какы чәйнәүдән туктап, кесәсеннән сөяк саплы кечкенә пәке чыгарды. Малайның какысы иягеннән асылынып калды. Мондый матур пәкене күргәне юк иде әле аның. Галимулла абзыйсы Кукмара юлына тузан кундырмый. Кукмарадан гына алып кайта инде ул мондый матур әйберләрне. Кәлимулланың сандыгында әллә ниләр бар.
Малай өчен Маннур абыйсы җавап бирде:
– Учениегә китәбез, дип язган иде әле. Бу арада гына хәбәре юк Фәизнең.
– Мә, бу сиңа. – Галимулла абзый ялтыравык пәкене Рәфиткә сузды. – Болында туфракка кадап уйнарсыз. Кәлимулла белән.
– Кәлимулланыкы да бармы?
– Аңа да алып кайттым. – Ул тагын бер какыны чистарта-чистарта: – Ярар, егетләр, юл кешесенең юлда булуы яхшы, – дип, урам буйлап елгага төшеп китте.
Маннур:
– Син барында хәл итик алайса, Миндар! – дип, ишегалдыннан лом күтәреп чыгып, аны тимерчыбык бәйләме астына тыкты. Тегеләй-болай боргычлый торгач, калын тимерчыбык шартлап өзелде. Маннур ломын тотып өемнең икенче очына атлады:
– Хатын-кызлар ботка пешерсен, ир-атлар тау күчерсен...
 
Сабантуйга кунаклар күп җыелды. Әле теге, әле бу шәһәрдән кайтып төшкән кунакларның исәбен-санын Рәфит тә, Садыйк абыйсы да белми иде. Хәтта клубта кино күрсәтүче дә белми иде кунак санын.
Әле теге, әле бу капка төбендә җыелып көнбагыш чиртүче, бер-берсенә иң яшерен серләрен ышанып сөйләүче кызлар, шул кызларга читтән генә күз төшергәләп узучы кара мыеклы, чәчләрен бәйрәм хөрмәтенә кыска гына итеп алдырган егетләр күбәйде авылда.
Кизелда булырга тиешле Фәйрүзә апасы кинәт кенә урамда очрагач, Рәфитнең күзләре маңгаена менде. Фәйрүзә апасына чит як ипие нык килешкән иде, ул тазарып, матураеп киткән. Бит очлары алсуланып янып тора. Колагындагы алкалар кояшта җем-җем килә, уң кулындагы урта бармакта кашлы йөзек. Яшел күлмәге зифа буена шулхәтле килешеп тора, әйтерсең лә, Фәйрүзә апасы туганда ук болын төсендәге шул күлмәкне киеп туган.
– Исәнме, энем, гафу ит, яме. Сиңа дигән күчтәнәчем чемоданда. Безгә мен, кайчан менсәң дә күчтәнәчең сине көтеп торыр, – дип, яшел күлмәгенең итәген килешле җилфердәтә-җилфердәтә, почтага кереп китте. Шунысына игътибар итте Рәфит: Фәйрүзә апасы нигәдер бик моңсу иде. Күзләре дә яшьле иде аның. Рәфитнең керпе чәчен сыйпаганда кулы да калтыранып алды бугай хәтта.
Малайның кочакка сыймас шатлыгы бар иде һәм ул малайдан алдарак йөгереп китте: Фәйрүзә апасы кайткан. Ләкин малай тагын бер көннән үзен тирән сагыш кочаклап аласын тоймый-сизми иде әле.
Сельпо ягыннан тырылдап төшеп килүче мотоцикл да почта янында туктады. Мотоциклдагы егет Рәфиткә таныш иде, ул Сахалиннан кайткан теге диңгезче егет иде. Ул бу юлы ялтыравык чалбардан түгел иде, спортчылар киеменә киенгән иде. Егет Фәйрүзәне күреп калгандыр, йә булмаса, почтада берәр йомышы бардыр, мотоциклны багана янына бастырып куйгач, почтаның такта ишегенә үрелде.
Көтү кайтып, сарыкларны абзарга япкач, әнисе:
– Бибикамал апаңнарга менеп төшәм әле, йомгакларымны да бирәсем бар иде, – дип, өстәлдә тәгәрәшеп яткан йомгакларны сумкасына салып, мич кырыендагы чүәкләренә иелде.
Урамнан кызлар чыркылдашып узып китте. Авылда сабантуй җиле исә. Тиздән... бик тиздән сабантуйга дип махсус тектерелгән Һәм сандыклар төбендә үз көнен көтеп яткан күлмәкләр кызларның зифа буена кунар. Күлмәкләрдәге нафталин исен искән җил селкеп төшерер.
 
Әнисе озаклагач, Рәфит үзе дә Югары очка җыенды. Фәйрүзә апасы да:
– Күчтәнәчем чемоданда, – дигән иде бит.
Әллә нинди хәерсез көн булды бүген. Малай таң тишегеннән, ташлы юлга егылып, тез башын сыдырткан иде. Төшкә кадәр аксап йөрде. Аксавы бетүгә, йөзеннән нур качкан Фәйрүзә апасы очрады. Инде менә... Маннур абыйсы: – Танавына төкерим! – дип, ишегалдында яткан тактаны җенләнеп мунча ягына томырды. Мунча өйалдында әче итеп мәче мияулады, чөнки такта ярымачык ишеккә очып килеп сыланган иде. Кара мәче мунча баскычыннан сикереп төшеп, йоннары тырпайган койрыгын бот арасына кысып, карлыганлы бакчага кереп посты.
Маннур абыйсы малайга күз дә салмады, тәмәкесе белән иренен пешерә-пешерә, капканы шапылдатып япты.
Малай бер мәлгә аптырап-югалып калды. Фәйрүзә апасын нинди черки тешләгән дә, Маннур абыйсын нинди салкын җил калтырата?
Өйгә керде. Бибикамал апасы, беләзекле кулы белән тәрәзә яңагына таянып, батып баручы кояшка текәлгән. Агач караватка кырын ятып, калын толымнарын чәчәкле мендәргә таратып салган Фәйрүзә апасы: – Миндарны мәңге күрмәсәм иде, җир читендә аякларымны салындырып утырсам иде, – дип сулкылдый, чигүле кулъяулыгы белән яшь ташыган күзләрен ышкый.
Рәфит өйгә ничек тын гына кергән булса, шулай тавыш-тынсыз гына чыгып та китте.
Иртән әнисе аңа коточкыч хәбәр әйтте: – Фәйрүзә апаңны урлап киткәннәр. Маннур абыең белән Садыйк абыең куып караганнар, тота гына алмаганнар...
Аякларын салындырып караватта утырган малай кинәт кенә яшьләнгән күзләренә эре-эре кызыл чәчәкләр төшкән чаршауны япты.
«Фәйрүзә апаның миңа дигән күчтәнәчен дә урладылар микән?»
Малай бәрәңге бакчасында тибенгән тавыкларга карап торды-торды да, сарык абзарына кереп чыккач, утын түмәренә утырды. «Әни абзар почмагына сөяп калдырган кармакны кая куйды икән? Балыкка төшсәм, Шәмәрдән кызы Фәния очрамас микән? Сабантуйга килгәндер ул, килми калмас. Иртәгә мин дә көрәшәм. Фәния карап торганда көрәшәм...»
Малай үзенең ниндидер яңа, маҗаралар тулы серле дөньяга кереп баруын тоемлый иде. Тирә-ягындагы һәр тибрәнешне, һәр күренешне күз алмаларына сеңдереп калырга тырыша иде.
Ул үсә иде.
Төрле холыклы кешеләр арасында яшәргә өйрәнә иде.
Баскыч төбендәге галуш эчендә яткан, әле кичә генә күзләре ачылган песи баласы алгы тәпиенең тырнакларын тырпайтып, киерелеп, вак-вак ап-ак тешләрен күрсәтеп иснәп алды.
Малай песи баласы алдына кечкенә савыт белән сөт чыгарып куйды.
Песи баласының да теләсә нинди тычканны тотарлык хәйләкәр мәче булып үсеп җитәсе бар иде.
 
...Тау биленнән шаулап суы агып яткан чишмә бурасы янына җиңел машина килеп туктады. Машинадан дүрт кеше чыкты: ике хатын, ике ир.
Хатыннарның берсе, кулына ак сумка тотканы, буш кулын юкә улак эчендәге суга тыкты. Чәчри-чәчри учына тулган суны иреннәренә тидерде.
Муенына алсу өрфия яулык салган хатын да аның янәшәсенә килеп басты.
– Һәр нәрсә мәңгелек үзгәрештә, таулар да кечерәеп калган, – диде ак сумкалы хатын. – Ә су яшьлектәгечә ага да ага... Ага да ага...
– Болын да элекке түгел шул инде, элек бу тирәләр билдән печән  иде. – Өрфия яулыклы хатын чишмә суын тәмләгәч, читкәрәк китеп баскан ирләргә кычкырды: – Дуадак казлар түгелсез лә... Килегез монда!
Тау итәгендәге яшел чирәмгә одеял җәйделәр. Ике хатын җәһәт кенә табын әзерләде: җәймәдәге тавык ите, помидор, кыяр, җимеш сулары күзләрне кыздырды. Көне буе юньле-башлы ризык капмаган юлчылар табын тирәсен түгәрәкләде. Бокалларга җимеш суы салынды.
Ак сумкасын аяк очына куйган хатын кыска җиңле күлмәк кигән, уң кулына кыздырылган тавык боты тоткан иргә яратып карады:
– Син мине шушы болыннан урлап качкан идең, Фаил, име.
– Шулай булды шул. Әйе, – диде ир. – Кесәләр буш булса да, җаныбыз бай иде безнең. Матурлыкка соклана белә идек без. Рухи гарипләр түгел идек. Күңелләребез чиста иде.
Ирләрнең икенчесе – киң кысалы күзлек кигәне – кыяр чәйнәвеннән туктап:
– Ул вакытта мин һични аңламый калдым. Кечкенә идем, – ди-ди, өрфия яулыклы хатынына җимеш суы сузды:
– Уразада түгелсең, эч, карчык!
– Шулай булды шул... Токарь идем. Станогымны сүндереп кайтып керсәм, бүлмәдәш кызларымның авызлары колакта. Берәр бәйрәм мәллә, дим. Соңыннан белдем: болар мин югында Миндарның хатын ачып укыганнар икән. Почта әрҗәсеннән табып алганнар. Мин дә укыдым инде. Их, укымаган булсам шунда... Укыдым да караватка аудым. Үкереп елыйм. Кызларның берсе, якташым Мамадыш кызы юата мине, күз яшьләреңне юкка исраф итмә, андый хәлләр минем баштан да кичте дип, дерелдәгән аркамнан сыйпый. Елыйм, туктап булмый. Менә туктыйм, менә туктыйм, ди-ди, мендәр читен чәйнәп өзгәнмен.
Миндарны әйтер идем, отпускага кайткач, бер чибәрне капка төбенә хәтле озаткан, имеш. Озатса соң, аннан гына дөнья кителми ич, име. Әйтерләр, мин ишетер дип шүрләгәндер инде. Белеп торсын дип, алдан хәбәр салырга уйлагандыр. Кызлар атна буе чыш-пыш килде. Гарьләнеп үлә яздым.
Хатны ерткалап унитазга аттым да, хезмәт кенәгәмне алып, бер атнадан Кизел белән саубуллаштым. Фәиз абый, армиядән кайтып, шахтада күмер чаба иде инде ул чакта. Нишләсен, поездга утыртып озатты инде мине.
Фәйрүзә:
– Кая, Фаил, кулыңны суз әле, – дип, иренең аска салынып төшкән җиңен сызгандырды. – Кулың майлы, пычратырсың...
Өрфия яулыклы хатын оеган аягын үләнгә сузды. Күзлекле ир хикәятнең дәвамын көтте.
– Киттем кайтып. Өйне нык сагынган идем инде. Әй, белмисез лә сез... Кизелга килгән мәлләрдә кичләрен урамга чыгып утырам шулай. Күз алдымда – авыл. Колакта гел көтү кайткан тавыш кына.
Өй, әни, туганнар, чишмә буйлары, ерганаклар белән чуарланган карт таулар – һәммәсе хәтеремне яктыртып-яктыртып ала. Иртәләрен чишмә челтерәгән тавышка сискәнеп уянып китә идем. Ниткән чишмәләр ди ул бу якта. Тирә-юньдә күмер таулары гына өелеп тора лабаса.
– Күңелең матур синең, Фәйрүзәм. Беренче күрешүдә үк күзләреңнән шуны укыдым мин. – Фаил хатынының ак сумкасына орынды, әйтерсең лә, шул сумка бик яшерен серләрне кадерләп-җылытып саклый иде. – Син кинәт кенә дөнья беткәндәй кайтып төшкәч, мин дә алдын-артын уйлап тормадым инде, урладым да качтым. Безнең нәсел тимерне кызуында сугарга гадәтләнгән. Җебеп торыш юк. Капканы без каты ябабыз. – Фаил ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. Күз кабаклары астында вак-вак җыерчыклар хасил булды. – Үкенерлек итмәдем, матурым. Май эчендәге бөердәй яшәдең.
– Маннур абый да тоталмады сине. Балыктай шома егет булып чыктың.
Фаил кычкырып көлеп җибәрде: – Койрык астыма борыч сипкәннәр иде минем ул көнне.. Әле, ярый Садыйк абый...
– Ай, ул Садыйк абыйның яхшылыклары, һич онытасым юк.
– Әйе, матурым. Сәрдек янында безне куып җиткәч, Маннурга эләксәгез, талкан ясый, дулый, сеңелкәшне Миндардан башкага бирдем юк, дип дөнья җимерә. Котырган үгез күк ул. Мин сезне күрмәдем, Маннур олы юлдан чапты, мине моннан җибәрде, сау булыгыз, бәхетле яшәгез, диде дә, мотоциклына атланып, тәмәкесеннән очкыннар очырып, сыек кына янган фара яктысында авылына таба тырылдады.
Фәйрүзә:
– Әле ярый, абый Мәчкәрәгә туры юлдан киткән, – дип, үләнгә таянып, урыныннан торды да яланаяк көе генә чишмәгә таба атлады. – Табаннарыма туган җир җылысы сеңеп калсын әле. Ел әйләнәсенә җитәрлек булсын!
Фаил:
– Сабантуй кайгысы калмады. Өч көн печәнлек белән өй арасында йөрдек тә Кукмарага тайдык. Капка төбенә чыгып тормадык, бакча артлап кына сыздык. Урамда Маннурның егетләре мотоциклда тыз-быз чабыша. Бензин исе башка капты хәтта. Җайлап кына ычкындык. Өйдәгеләр, Кукмара загсына кереп язылышыгыз, дип калдылар, ярый. Кызган табада борчаклар күк сикерешкән чакта баш эшлимени ул. Дөресен әйтим, Маннур кайнагадан шүрли идем мин. Кызган баштан имгәкле итсә. Урлаган кызыңны коча да алмыйча ятарсың аннан такта ятакта... Соңыннан хатта яздылар, Маннур кайнага өй эченә давыллап килеп кергән. Бөтен җирнең астын өскә китергән. Ботаклы күсәге белән чүт кенә аяклы көзгене харап итмәгән.
Фәйрүзә көмештәй су тулы стаканны табын уртасына утыртты:
– Ничә еллар эчмәдем мин бу зәмзәм суын. Сусаганмын. Сахалиннан өйдәгеләргә хат яздым. Сельпода эшләгән чагымда, туачак бәбәемә дип, кием-салым алып куйган идем. Җиңгигә шуны да әйтеп яздым: сандыкта яталар, бездән бәбәй бүләге булыр, сабыеңа кигерт, дип. Абый бик озак кара көеп йөрде әле. Соңыннан Фаил белән ахири дусларга әйләнделәр.
Менә шулай, Рәфит энем. Ничә еллар буе җир читендә аяк салындырып утырдым мин. Гомер узган да киткән димме... Ике кыз, бер малай үстердек. Йөзгә кызыллык китермәделәр, Аллага шөкер. Инде оныклар буй җиткерде. Ходаем һәммәбезне бәла-казалардан сакласын берүк! Әйдәгез, дога кылыйк.
Дога кылдылар.
Фаил стакан тотып чишмәгә китте.
Әкрен генә, бик тә моңсу итеп әйтеп куйды шунда Фәйрүзә:
– Очратсам, Миндарның алдына тезләнеп гафу үтенер идем.
– Кай илләрдә яшәп ята соң ул, Фәйрүзә апа?
– Бик еракта ул, Лүзия сеңлем. Казахстанда. Мин кайтканда, ул авылда туры килми. Ул монда чакта мин диңгез һавасын сулыйм. Ниндирәк икән ул хәзер? Яшьлегемдәге шаян Миндар микән? Әллә замана аны да кырысландырды микән? – Сизелер-сизелмәслек кенә кара төс йоккан офыкка текәлеп торгач: – Хатыны ниндирәк микән? – дип куйды.
Баш очыннан гына кыр казлары очып узды. Аларның канат җиле Лүзиянең өрфия яулыгын кабартты.
– Әнә теге төштә Миндар белән парлашып җырлаган идек без. Йолдызлы күпердән Миндар белән янәшә җитәкләшеп бардык-бардык та егылышып төштек. Кайсыбыз ныграк гаепледер? Терсәк якын да үзе, тешләп кенә булмый.
Тиздән караңгы төшәр. Төннең кара шәлен ябынган биек тауга, һичкайчан җырлап туймаячак улаклы чишмәгә, бик күп адәм баласының аяк эзләрен саклаучы карт болынга йолдыз яңгыры явар.
Җирдәге һәммә нәрсә йолдыз яңгырында коеныр. Йолдызлы чатыр эчләрендә хыял күкләрендә тирбәлер.
Әйе, буыннар алышына. Ә сөю, соклану, гаҗәпләнү мәңгелек.
Хыянәт тә, саксыз сүз дә, рәнҗү, әрнүләр дә мәңгелек.
Күз яшьләре дә мәңгелек.
 

Рәшит БӘШӘР

 

Фото: https://pixabay.com

 

 

 

Комментарийлар