Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлҗиһан өянкесе

Кызы эштән кайтканда Гөлҗиһан әби тәрәзә янында уйланып утыра иде.

Уйлары  еракка, яшьлек елларына ук кайтып киткәнгәме, ул ишек ачылып-ябылганын да, кызының түргә узганын да ишетмәде. Кызы эндәшкәч кенә сискәнеп китте, дөньясын онытып, уйга батып утыруыннан уңайсызланып куйды. Болай да матур итеп, озынчалап бәйләгән ак яулыгын рәтләгәндәй итте.
— Исәнме, әни!
Гөлҗиһан әби,  яшьләрчә җиңел хәрәкәтләр белән, ялт итеп кызына борылды, матурлыгын югалтып бетермәгән сөйкемле йөзе яктырды. Кызының елмаюдан балкып торган нурлы йөзе аны тәмам тынычландырды. Ул җиңел генә торып, бер-ике адым кызына каршы атлады.
— Исән-имин генә эшләп кайттыңмы, кызым?
— Рәхмәт, әни, бар да яхшы.
— Аллага шөкер!
— Ниләр уйлап утырасың?
Гөлҗиһан әби күңелендәгесен яшерү өчен чәчләрен яулык астына керткән хәрәкәтләр ясады. Аның бераз гына чал кергән озын чәчләре үрелеп, аркасына ташланган, очлары озынчалап бәйләнгән яулык астыннан да күренеп тора иде.
— Әтиеңне уйлап утыра идем әле.
Үз сүзләре үзенә дә ят ишетелде, уңайсызланып кына көлемсерәп куйды. Әнисеннән мондый җавап көтмәгән кызы да бераз аптырап калды. Әтисенең үлгәненә ярты гасыр була бит инде. Йә, Алла!
— Әтине?
— Әйе, әтиеңне.
Кызының гаҗәпләнүдән кашлары маңгаена ук менде. Гаҗәпләнүен әнисенә сиздермәскә тырышты.
— Әйе, әтиеңне. Бүген әтиең төшемә керде, үзенә чакыра.
— Юкны сөйләмә инде, әни.
— Юк сүз түгел, кызым, вакыт инде.
— И, әни! Рәхәтләнеп яшә дә, яшә әле.
Кызы әнисе янына килеп аның иңнәреннән кочты, сабый баланы сөйгән кебек аркасыннан бәпләде. Әнисенә катырак эндәшкән кебек булды. Шунда ук йөрәген үкенү хисе биләп алды. Хатасын төзәтергә ашыкты. Тавышын тагын да йомшарта төшеп:
- Ашыкма әле, әни, бер киткәч, кайтып булмый бит аннан, рәхәткә чыккач кына, рәхәтләнеп яшә әле. - Ләйлә бу сүзләрне әнисенә караганда үзен тынычландыру өчен әйтте. Әнисенең төшен сөйләве аның күңелен кузгатты. Әнисенең төше рас килә аның. Ул төшләрне сирәк күрә. Шул берәр нәрсә буласы булганда гына күрә дә инде ул аларны.
Кызының тынычландырырга теләп әйткән йомшак сүзләреннән соң ананың йөзе тагын да яктыра төште. Төсен җуймаган кара күзләре нурланып китте.
- Анысы шулай инде, анда киткәннәрнең әле берсенең генә дә кайтканы юк.  Әйе, тормыш та рәхәт. Минеке бигрәк тә рәхәт. Ашыйсы да йоклыйсы гына. - Ул бераз гына икеләнеп торды да, тагын баягы сүзләрен кабатлады.  -  Шулай да әтиең янына барырга вакыт инде, кызым. Бик вакыт. Юкка гына мине чакырып йөрми инде ул. Вакыт җиткәнне сиздерә.
Ләйләнең тамак төбенә төен утырды. Әнисе әйтеп бетермәгән ул вакытның, ул көннең барыбер бер киләсен сиземләүдән Ләйләнең йөрәге кысылды. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен  бүлмәдән чыгып китте.
Кызы өс-башын алыштырып, кухняга  узды. Анда аның табак-савыт шалтыратканы, плитә өстендәге кәстрүлне ачып караганы ишетелде. Аннан зал ишегеннән башып тыгып, әнисенә сүз катты.
- Әни, бүген дә бер нәрсә дә ашамадыңмыни?
- Үземнең генә ашыйсы килми шул, кызым, сезне көтеп тордым. Менә кияү кайтыр да, бергә-бергә түгәрәкләнеп утырып ашарбыз.
- Көн озынына безне көтеп ач утыралармы инде, әни...
- Юк, ач түгел мин.
- Һич югы чәй куеп эчәргә идең.
- Эчмәдем инде, плитәгезнең дә рәтен белмим. Ул электр чәйнигенең төймәсенә генә басасы булса да, суының  тәмен дә тапмыйм.
-  Авылдагы күмер самавыры юк инде, әни. Мин дә башта самавыр чәен нык сагындым, аннан күнектем.
- Адәм баласы бар нәрсәгә дә күнегә инде.
Ләйлә әнисенең авылны сагынганын, җирсегәнен бик яхшы аңлый. Сигез дистәне тутырган ананы ялгызы гына авылда да яшәтеп булмый. Аны авылдан алып килгәнгә дә ун ел. Ә ул һаман шәһәр тормышына күнегә, бу ыгы-зыгылы тормышны үз итә алмый. Әнисе җай чыккан саен авылны, үзенең яшьтәшләрен сөйли. “Кифая исән микән”, “Гөлсем ни хәлләрдә генә яши икән?” – дип, ахирәтләрен барлый. Көн саен диярлек күңеле белән балачагы, яшьлеге узган Ык буйларына кайта. Анда үсеп утырган талларны сагына. Яз саен ап-ак шомырт, балан чәчәгенә күмелгән, ә көзләрен кызыл карлыган, бөрлегән пешкән әрәмәләрен исеннән чыгара алмый.
Соңгы вакытларда әнисе еш кына әтисен искә ала башлады. Әнә бит: “Әтиеңне төшемдә күрдем, янына чакыра,” – ди. Әтисенең үлгәненә 45 ел. Әнисе утыз биш яшендә, Ләйләгә нибары дүрт ай чагында биш бала белән тол калган. Кырык яшен тутырган әтисе хатынын, берсеннән-берсе кечкенә балаларын калдырып дөньядан киткән. Күпме сулар аккан. Һаман төшенә керә яраткан ире, аны оныта, аны югалтуы белән килешә алмый.  Ире үлгәч, сылу хатынны биш баласы белән дә сорап килүчеләр булган. Риза булмаган, әтисен яратып, аны сагынып, аның рухына тугры калып яшәгән.
Кеше күңеле, ул хәтта синең газиз әниең булса да, кара урман. Аны аңлармын димә!
Вакыт дәва, диләр. Вакыт дәва булса да, дәвалап бетерә алмый торган  яралар да бар күрәсең. Әнисенең йөрәк ярасын 45 ел гомер дә дәвалап бетерә алмаган.
Көндез әнисе сүзен башлап кына куйган икән әле. Кичке аштан соң, кызы дәфтәрләр тикшереп утырганда, Гөлҗиһан әби йомшак кына басып аның янына килеп утырды. Дәфтәрләргә иелеп утырган кызына озак карап торды. Аның йөзеннән иренең чалымнарын эзләде. Кызының мөһим эшен бүлдерергә базмыйча, озак кына сүз башлый алмый торды. Кузгатыргамы йөрәк яраларын, әллә юкмы дигәндәй, бераз уйланып утырды.
Әнисе аның серле сандык кебек. Эчендәгесен тиз генә түгеп сала торганнардан түгел. Авызында кара кан булса да төкермәс, ятларга сер бирмәс. Нәкъ менә әнисе кебекләргә “эчендә җигүле ат ята”, диләр. Бүген исә әнисе белән нидер булган, ул сер тутырылган сандыгын аз гына ача төшкән. Чит кешегә түгел бит, төпчегенә бераз гына күңелендәгесен бушатасы килгәндер. Сагынуга дәва - эчең бушаганчы кемгәдер серләреңне сөйләү бит инде ул. Аның башкача дәвасы да, име дә юк.
Сагыну ул сары сагыш булып бөтен күңелеңне тутыра да, тын алырга да ирек бирми.
Сагынуга дәва юк ул.
Ләйлә әнисенең үзенә сүзе барлыгын аңлады. Дәфтәрләрен бер читкә өеп куйды. Әни, мин тулысы белән синең карамакта, дигәндәй, елмаеп әнисенә борылды. Гөлҗиһан әби кызының йомшак карашыннан эреп китте, батыраеп, көне буе чорналган уйлар йомгагын төпчегенә сүтә башлады.
- Кызым, безнең бакча башында, Ык буенда тал бар иде, хәтерлисеңме?
- Хәтерләмичә, бик яхшы хәтерлим.
Ләйлә әнисенең сүзен куәтләп, талны яхшы хәтерләвен белдереп, башын селкеде.
Бүлмәдә аз гына вакытка тынлык урнашты. Залда зур сәгатьнең “тек-тек” йөргәне ишетелде.
- Ул талга без әле көймә дә бәйләп куя идек, - дип, Ләйлә өзелгән әңгәмәне ялгап җибәрде..
- Әйе, көймәбез дә бар иде. Аны талга бәйләп куя идек шул.
- Ник әле кинәт кенә шул тал исеңә төште.
-  Кызым, - Гөлҗиһан әби тавышына тагын да серлелек өстәде, - ул тал берәү генә түгел, пар тал үсә иде анда. Аны өйләнешкән елны әтиең белән утырткан идек. Әтиең үләр елны язгы ташу аның берсен, әтиең утыртканын алып китте. Шул җәйне әтиең үлде. Ул хәлләрне белергә син әле бик кечкенә идең. Дүрт кенә айлык идең.
Әни кеше тынып калды.  Аның күңелен хисләр ташкыны биләгән иде.
Әнисенең уйларын  дулкынланудан битләре алсуланган кызы бүлде. Ул кайнарланып, ярымпышылдап сорау бирде:
- Әни, нишләп бу хакта моңа кадәр сөйләгәнең булмады?
-  Әйтәм бит, әтиең үлгәндә син сабый гына идең. Менә бит гомер ничек тиз уза. Әле кайчан гына нәни сабый идең.
-  Күпме еллар узгач, - диде дә, Ләйлә төртелеп калды. “Олы кешенең җирсүе шушы була торгандыр инде,” дип уйлады. Әнисенә бу хакта берни дә әйтмәде.
- Ә апаларың, абыйларың бу хакта белә. Сиңа никтер сөйләнелмәгән.
Гомер бит ул тормыш вак-төякләренә алдана-алдана тиз уза.
Гөлҗиһан әби кызына якынрак килеп утырды, аның үзенеке кебек үк кечкенә кулын учларына алды.
- Кызым, - гаепле кешедәй Гөлҗиһан әби бөтенләй пышылдауга күчте, - бер җәйне әтиең күршебездәге яшь хатынга гашыйк булды.
Ләйләнең мондый сүзләрдән сулышы тукталгандай булды. Мондый әйберләрне ул киноларда, романнарда, яки башка кешеләр белән генә була дип уйлый иде. Ул гаҗизләнеп әнисенә карап торды. Әнисенең учындагы кулын алып, ике кулы белән дә уттай янган битләрен кысты, башын иеп, күзләрен йомды. Бераз сүзсез торганнан соң әнисенең йөзенә күтәрелеп карады. Ул тыныч иде. Әнисе бу хәлләрне күңеленнән мең дә бер кат кичергәндер, хәзер исә шул күренешләрне кинокадрлар кебек кенә күз алдыннан уздыра булыр. Ләйләнең генә күңеле урынынан купты.
- Әтиеңне минем өстән йөрер дип уйламадым да. Бу хакта, бәлки, белми дә калыр идем, күземне күрше апа ачты. Беркөнне чакырып алды да: “Гөлҗиһан, син иреңә бераз күз-колак бул. Ул бит теге як күршегез белән чуала,” – ди. – Теге як күршедә баласыз, пешкән алма кебек яшь хатын бар.
- Ничек инде чуала? - дим, андый сүз башыма, акылыма барып та җитми.
- Ничек икәнен белмим, - анысын үзең кара, мин болай да ярамаганны эшләдем... , - ди. Шулай диде дә, мине янып торган утка салып, китеп тә барды.
Гөлҗиһан әби тамагын кырып куйды. Кипшенеп киткән иреннәрен ялап алды.
- Әни, эчәсең киләме? Ләйләнең үзенең дә тамак төбе чатнап ярылырдай булып кипшенде.
- Бер йотым су кабып куйсам әйбәт булыр иде.
- Хәзер әни, чак кына сабыр ит. Хәзер су алып киләм.
Ләйлә тиз генә кухнядан касә белән су алып килде. Әнисе чыннан да бер генә йотым су эчте дә сүзен дәвам итте:
- Әтиең йөрер дигән уй исемдә юк иде. Яратышып өйләнештек. Яратышып яшибез. Безгә сокланмаган кеше юк. Күргәне берсе: ”Шушы кадәр дә пар килерсез икән!”- дип соклана. Ышанасы килми генә бит теге апа сүзенә. Көнчелектән янган хатын-кыз гайбәте генәдер дип уйлыйм. Ләкин күрше апа юк-бар сүз сөйләп йөри торганнардан түгел. Төпле акыллы, сүзен үлчәп сөйли торган хатын. Аның әйткәнен истә тотып, әкрен генә җайлап кына әтиеңә күз-колак була башладым.
Күрше апа ялгышмаган булып чыкты. Ул инде бу хәлләрне күптән белгәндер, миңа әйтергә генә батырчылыгы җитми йөргәндер. Ничек соң мин әтиеңдәге үзгәрешләрне сизмәдем икән. Иренең читтәге хәлләрен иң соңыннан хатыны белә диләр. Хак икән. Ничек шулкадәр сукыр булганмын. Әтиең бөтенләй үзгәргән, икенче кешегә әйләнгән икән ләбаса, танырлык та түгел. Аны гүя алыштырып куйганнар, эче-тышы балкып тора. Егерме яшендәге кебек җитез, дәртле, аяк астыннан ут чыгарып йөри. Күзләре генә моңсу, мәхәббәт утын кешеләргә сиздермәс өчен эченә йотып, эчендәге уты күзенә моң булып саркып чыккан.
Гөлҗиһан әбинең  тавышы аз гына калтырап китте. Ләйлә янә әнисенә күтәрелеп карады. Аңа әнисе елыйдыр кебек тоелды. Юк, еламый икән, әнисенең йөзе һаман да шулай тыныч. Битенә алсулык йөгергән.
Әни белән кыз бераз тын утырдылар. Икесенең дә күңелләре урыныннан кузгалган иде. Хис ташкынын хәзер эчтә калдырып булмаячак, ул үзеннән-үзе бәреп чыгачак.
- Кырык яшькә җитәрәк ирләрнең янтыгына шайтан төртә диләрме әле. Әтиең белән дә нәкъ шул хәл. Ул яшь егетләр кебек үк гашыйк, ә мин көнчелек утында янам. Үзе газаплана, мескенем. Теге хатынны да ярата, безне дә ташлап китә алмый.
- Әни, - Ләйлә әнисенә ничек җайлап әйтим микән дип бераз уйлап торды да, - авыр булса сөйләмә. Күрәм, сиңа боларны искә төшерү бик авыр.
- Юк, кызым, авырлыгы аның теге елларда ук калды. Миңа хәзер авыр түгел.
- Беләм инде, авыр сиңа әни, - Ләйлә бераз икеләнеп торды да, кинәт башына килгән сорауны бирде. - Әйт әле, син ничек уйлыйсың? Бу әти белән теге хатын арасында мәхәббәт иде микән?
Гөлҗиһан әби гүя кызының сүзен ишетмәде. Ләйлә андый сорау биргәненә үкенә башлаган иде инде, әнисе ишетмәде бугай дип, сөенеп тә куйды.
- Әни, зинһар мине гафу ит. Тынычлан, болай дулкынланма. Бу соравым авыр булса, җавап бирмәсәң дә була.
- Дулкынланам, кызым, дулкынланмыйча гына булмый инде. Соравыңа да җавап бирәм. Менә бераз ничек дөрес итеп җавап бирим икән дип кенә уйлыйм да... Дулкынланам кызым. Бик дулкынланам.
- Аннан кан басымың күтәрелә.
- Кан басымының эше бер күтәрелеп, бер төшеп тору инде аның.
- Аннан төне буе йоклый алмый борсаланып чыгасың.
- Төнлә йокламасам, көндез йоклармын. Минем эшкә барасым, синең кебек көне буе кеше балалары белән эшләсем юк.
-  Бәлки бүгенгә җитеп торыр, калганын бүтән көнне сөйләрсең, - дип, Ләйлә бу авыр сөйләшүгә нокта куймакчы булды.
Аннан  үз уеннан үзе куркып куйды. Алай итсә, әнисе нәүмизләнеп калыр. Ул бит бу сөйләшүгә күптән әзерләнгән, җай чыкканын көтеп торган.
- Бүтән көнне әллә җай чыга, әллә юк. Минем бит хәзер вакытым һаман кими бара, ул вакытның кайчан бетәсен берәү дә белми.
- Кичләрен без бит гел бергә, көндез генә эштә булам.
- Әллә үземнең хикәятләрем белән ялыктырдыммы?
- Юк, ялыктырмадың ялыктыруын.
- Шулай булгач...
- Сөйлә, сөйлә, әни!
- Тыңлый беләсең син, кызым, рәхмәт!
-  Мин сине төн буе тыңларга да әзер, әни.
Гөлҗиһан әби кызының баягы соравын ишетте. Ләкин ул аңа тиз генә җавап таба алмады. Мондый сорауны бит ул үз-үзенә дә әллә ничә мәртәбә биреп карады.  Җавабын да тапкан кебек иде. Ә менә кызы сорагач, янә югалып калды.
Бер генә мизгелгә ул үткән көннәргә кайтты. Мең дә бер мәртәбә уйлаган, ничәмә-ничә тапкыр бизмәннәргә салып үлчәгән уйларын исенә төшерде.
Иренең яшь күрше хатыны өчен болай янып-көюе мәхәббәт идеме икән соң? Юк, ул, бәлки, олы мәхәббәт тә булмагандыр. Булганның кадерен белмәү адәм баласына хас сыйфат. Безне һәрвакыт кулдагы чыпчык кына канәгатьләндерми, безгә күктәге торна кирәк. Иренең бу эшләрен йомшак кына ничек атарга соң? Аңа ир булса, әтисен бер генә тапкыр да күрмәгән кызы өчен изге җанга тиң, фәрештә кебек әти бит ул. Уйлап-уйлап та, уйларының очына чыга алмаганда, нинди нәтиҗәгә килгән иде әле ул? Әйе, әйе, андый вакытта ул бу халәткә исем тапкан иде. Мәхәббәт ул бер генә була. Икенчесе аның мәхәббәт уены.
Мәхәббәт уены.
...Әйе, әйе, Гөлҗиһан аны уен дип атар иде. Әгәр әйберне үз исеме белән әйтсәң, чыннан да бу аның ире белән күрше хатын арасындагы мәхәббәт уены гына иде. Шулай булмаганда, андый уеннардан туган балаларны “уйнаштан туган”, дип әйтмәсләр иде. Ире белән икесе арасында чын мәхәббәт булды бит инде. Мәхәббәттән биш балалары туды. Ә бу мәхәббәт уены гына. Дөрес, андый “уеннар”, үз вакытында уттан да кызу була. Кайда чын мәхәббәт, кайда вакытлы мавыгу икәнен аерып та булмый. Үтә кызыл тиз уңа дигән кебек, андый кызу мәхәббәт тә тиз сүрелә. Кемнәрдер бу уенда озак яналар. Кемнәрдер ничек тиз кабынып китсәләр, шундый ук тизлектә сүреләләр дә. Вакыт уза. Мәхәббәт уены белән томаланган күз ачыла. Шул вакытта “тәртә” җимергәннәр бик үкенәләр. Чөнки якын кешеңә, бу урында хатыныңа, төзәлмәслек яра ясалган, гаилә таркалган, балалар әтиле килеш ятимлек ачысын татыган булалар. Мәхәббәт дигән татлы йокыдан уяналар, ләкин соң була.
Хыянәт әчесен кичергән горур җаннар гафу итә алмыйлар. Кайберәүләр гафу итә, берни булмагандай тагын бергә яши башлыйлар.
Күрше хатыны белән аның ире арасында да мәхәббәт уены гына иде. Әнә шул  мәхәббәт уеныннан чыккан ут Гөлҗиһанны аз яндырмады. Яндыру гынамы соң, йөрәген кара күмергә әйләндерде. Ул түзде. Уенның ахырын көтте. Утның иртәме-соңмы сүреләчәгенә өмет итте.  Уйнар, уйнар да туяр, ирем гаиләгә тәне белән генә түгел, җаны белән дә кайтыр дип яшәде. Мәхәббәт уты яндырып аны көл иттеме. Балалары, хатыны, яшь мәхәббәте арасында икегә телгәләнгән йөрәге түзмәдеме, ул үлеп китте. Кырык яшьлек ирнең эштән кайтып, балаларын сөеп, ашап-чеп, ял итәргә яткач, йөрәге туктады.
Әлеге, ничә еллар күңелендә йөргән уйлар, Гөлҗиһанның башыннан сызылып кына уздылар. Үзенең бу уйларын ул беркемгә дә әйтмәячәк. Боларны ул үз-үзеннән дә куркып кына уйлый. Кеше хисләрен шулай бәяләп, аны кем беләндер, хәтта төпчеге белән дә, тикшермәячәк. Алла сакласын.
Борчулы уйлары аның ак йөзендә аз гына күләгә ясап алдылар да, кызы сизеп өлгергәнче юкка да чыктылар. Кызы исә әнисенең күңелендәге хислзәр давылын әллә сизмәде, әллә сизеп тә сиздермәде.
Гөлҗиһан янә төпчеге белән булган сөйләшүгә кайтты.
- Тыңла алайса, кызым, тыңла!
- Тик син, әни, борчылма!
- Борчылмыйча гына сөйләп булмый инде, бу бит минем язмышым, тормышым, кызым.
- Әни, ул мәхәббәт тарихы ни белән бетте соң?
- “Мәхәббәт тарихы” дип дөрес әйттең син. Менә шушы тарихны дөрес итеп сөйли алсам гына ярар иде.
Гөлҗиһан әби  караңгы тәрәзәгә төбәлде, аннан нәрсәдер күрергә теләгәндәй озак кына карап торды.
Теге күрше хатын да әтиеңне яраткандыр инде. Юк-юк, мавыгу, азгынлык кына түгел, үзенчә чын-чынлап ярату булгандыр. Ул да ике ут эчендә янгандыр. Ул миңа караганда яшь. Арада киртә булып торырлык балалары да юк. Нәрсәдер хәл итү әтиеңнән генә тора. Тик әтиең утта янса да үлчәү тәлинкәсенә мәхәббәт белән балаларын сала алмый. Мин бит беләм, әтиең мине дә ярата. Теге хатынны әйтәм, башка урамдагы, башка җирдәге кеше булса да ул кадәр авыр булмас иде. Күршеләр генә бит. Бергә гомер иткән кешеләр. Мин аның әти-әнисен, туганнарын беләм. Аштан-судан калдырышкан юк иде. Күршеләр белән гомер бакый, күрше хакы – алла хакы дип, күршелек хакын хаклап, яхшы, тату яшәдек.
Никадәрле качып йөрергә тырышсаң да күрше белән күрешми-очрашмый мөмкин түгел. Ара-тирә очрашканда ул миңа күтәрелеп тә карамый. Мин дә очраганда аңа бер сүз дә әйтмим. Шулай үтеп китәбез. Бергә була алмасларын уйлаптырмы, минем алда гаебен сизепме, белмим, тагын ниләр уйлагандыр, бер төндә, хәтта туганнарына да бер сүз әйтмичә, адресын-мазарын калдырмыйча, авылдан чыгып китте бахыр. Аның шулай юкка чыгуын әтиең авыр кичерде. Озак тынычлана алмады. Ябыкты. Төнлә йоклый алмый, көрсенеп чыга. Миңа да авыр. Әтиеңнең һаман аны уйлавын, ул дип януын карап тору икеләтә авыр.
Шул язда Ыкка су күп төште. Язгы ташкын әтиең утырткан талны алып китте. Җәйдә әтиеңнең йөрәге тибүдән туктады. Бәлки ул мәхәббәтен сагынгандыр. Аны сагынып, уйлап йөреп саргайгандыр. Бәлки аңа яшәүнең яме беткәндер. Ике арада талпынган йөрәге арыгандыр. Соңарып килгән мәхәббәт бигрәк көчле, бигрәк газаплы була диләр бит.
Ләйлә әнисен юатырга да, юатмаска да белмәде. Ул ишеткәннәрен күңеленә сеңдереп, тын гына утырды. Әнисенә сыена төшеп, аның кулларын учына алды.
- И, әнием, күрмәгәннәрең калмаган икән. “Ир бирмәк – җан бирмәк”, - димәсләр иде аны, җаннарың телгәләнгән икән.
- И кызым, телгәләнү генәме... Мин аны ике тапкыр югалттым. Беренчесе күрше хатынга гашыйк булгач, икенчесендә мине ташлап бакый дөньяга күчкәч.
Ләйләнең әнисен кызганудан йөрәге кысылды. Ятим килеш биш баланы аякка бастыру җиңел генә булмагандыр. Әнисенең ул вакытта киңәшләшергә, сыенырга әнисе дә, әтисе дә булмаган бит. Ялгыз башы биш бала белән тормыш итеп кара әле. Йә, Аллам!
Ул бәхетле. Әтисен күрмәсә, белмәсә дә, ул ятимлекне тоймады. Әни белән үсте. Аның абыйлары, апалары бар иде. Менә үзенең дә ике баласы бар, үзе дә әни кеше. Казанда улы институт тәмамлый, ә кызы югары уку йортына керде генә әле. Зур терәге – алтын багана кебек ире бар. Менә шушы бөтен бәхет янына да әни кирәк.
Ниләр генә булса да, әни кирәк. Ничә яшьтә булсаң да әни кирәк. Әниләр булганда гына, адәм баласы һәрчак бала булып кала. Әни булмаса син ятим.
Ләйлә үзен сабый баладай хис итте. Әнисенең йомшак тавышына оеп, дөньясын онытып утырды. Кияү кеше аларның сөйләшүенә комачауламас өчен аяк очларына гына басып йөрде дә, шыпырт кына йокларга ятты. Зал ягындагы зур сәгать башта унны, аннан унберне, уникене сукты.
Ләйлә әледән-әле әнисенең кулларын сыйпады. Чәчләренә, аркасына кагылып алды. Үзенең аның яратканын, аның белән горурлануын белдерәсе килде.
Әллә соң әнисе аның белән бәхилләшәме? Ничә еллар эчендә йөрткән хисләрен нигә әле бүген генә түгеп салырга булды. Аның әнисен бүлдерергә батырчылыгы җитмәде. Сөйләсен, күңелен бушатсын.
Гөлҗиһан әби сөйләде дә сөйләде.
Әтисе күрше хатын белән йөргәндә ничек көнчелек утында янганын да, алар артыннан Ык буйлап көймәдә барганын, аларны куып тоткач кына кире борылып, ишкәкләрне каерып-каерып, Ык суына каршы ишкәнен, хәлдән таеп яр буена чыгып авып, ярсып-ярсып елаганын, аннары балалары хакына сабыр итәргә булганын да сөйләде.
- И, әни, авыр булгандыр.
- Авыр булгандыр инде, кызым. Үзең дә бит яңа гына: “Ир бирмәк-җан бирмәк”, -  дидең. Мин дә бит әтиеңне бик ярата идем. Йөрешеп, яратышып өйләнешкән идек. Кая аны кемгәдер бирү! Кем беләндер аны бүлешү!
- Ничекләр түздең, әни!
- Сезнең хакка түздем.
- Әти белән бу хакта сөйләшкәнегез булдымы соң?
- Юк. Ул бит ут эчендә яна. Аның янган йөрәгенә тагын ничек итеп ялкын өстисең.
Гөлҗиһан һәр әйбергә озак-озак тукталып, бүлмәне күзеннән кичерде. Тик аның күзләре бүлмә эчендәге шкафны да, өстәлне дә күрмәде. Аның уйлары  еракта калган яшьлек елларында гизә иде.
Ләйлә тамагын кырган булды. Гөлҗиһан  әби кызының бу гонаһсыз хәйләсен сизде, елмаеп куйды. Ул ашыга-ашыга сүзен дәвам итте.
- Әтиең миннән биш яшькә зур иде. Мин бит аңа унҗиде яшемдә үк чыктым. Бик яратып чыктым, яратып яшәдем. Һаман да яратам. Аны алыштырырдай, аңа бераз гына охшаган бер генә кешене дә очратмадым.
Залдагы сәгать “даң” итеп бер тапкыр сукты да, тынып калды. Димәк, төн икенче яртысына авышты.
- Кызым, - әби сүзен дәвам итәргә батырчылык итмичә тынып калды. Өстәлдәге кәсаны алып, тагын бер йотым су эчте.
-   Сез мине кияү белән бик яхшы тәрбияләдегез.
- Без бит синең балаларың, әни. Сиңа булган бурычыбыз биреп бетергесез. Бала әнисенә уч төбендә тәбә пешереп бирсә дә бурычын түләп бетерә алмый, ди. Ә уч төбендә тәбәне ничек пешермәк кирәк.
- Бүлдермә кызым, сезгә булган ихлас рәхмәтемне әйтеп каласым килә. Моны минем бәхиллегем дип кабул ит.
Кияү дә үз балам кебек булды. Сездә ун ел тордым. Ун елга бер генә тапкыр да караңгы йөзен күрмәдем. Эштән елмаеп кайтып кереп, иң элек минем бүлмәгә уза. Иң элек минем хәл-әхвәлемне сораша. Аның минем хәлемне белүе – алтын-көмештән дә кадерле. Рәхмәт аңа. Мин сезгә мең-мең бәхил. Үзегезнең балаларыгыз сезне шулай куандырсын.
- Рәхмәт, әни, яхшы теләкләреңә.
- Соңгы амәнәтемне дә үтәрсез инде.
- Нәрсә ул, әни?
-  Бик авыр булса да мине авылга алып кайтып күмегез.
- Әни, - Ләйлә әнисен үлем турында сөйләмәскә кушып, туктатмакчы булды, - әни, андый сүзләр сөйләмә әле син.
- Кызым, бүлдермә. Тыңла.
- Гафу ит, әнием.
- Дөрес, шәһәрдә дә зиратта урын табылыр анысы. Кайда ятсаң да җир куены бердер инде. Шулай да шәһәрдә үлеп, шәһәрдә күмсәгез, җеназамны күтәреп баргада очраган кешеләр: “Кем үлде икән?” – дип сорарлар. “Бер әби үлгән” – диярләр дә, онытырлар. Ә авылда җирләсәгез, җеназамны зиратка алып барганда авылдашлар: “И – и, Гөлҗиһан әби дә китеп барган икән,” – дип сөйләрләр. Кемдер яхшылыкларымны искә алыр. Дога кылыр. Сезнең, авылдашларымның күңелендә булу, мине салкын гүрдә җылытыр. Ә шәһәрдә? Шәһәрдә нәрсә инде ул? Күрше белән күрше бер-берсен белешми. Кемнең ничек яшәгәнен, кемнең үлеп киткәнен дә белмиләр.
Гөлҗиһан әби тынып калды. Ләйләнең дә бу тынлыкны бозасы килмәде. Ул кечкенә чагындагы кебек әнисенә елышып утырды. Әнисенең тән җылысы аңа да күчте. Тәне генә түгел, җаны да җылынды. Әниле-кызлы алар бергә елышып, бер-берсенең җылысын тоеп, үз уйларын уйладылар.
“Җигүле ат ирләр күкрәгенә генә түгел, менә шушындый күбәләк кебек җыйнак гәүдәләргә, изге җаннарга да сыя”
“Төпчегем дә ике бала анасы булды. Киявем яхшы егет. Кызым өчен олы терәк, ышанычлы кеше. Балаларым өчен җаным тыныч. Хәзер инде әтиләре янына китсәм дә була.”
Быелгы яз да иртә килде. Урман-кырлардагы кар язгы кояшның рәхимле кайнар нурлары астында тиз арада эреп, кечкенә елгалар булып Ыкка төште. Ык ярларыннан чыгып ташыды. Язгы ташу Ләйләләрнең бакча башындагы ялгыз талны алып китте. Шул җәйдә әнисе фани дөньяны ташлап, бакыйга күчте. Әбинең васыятен истә тотып, аны авылга алып кайтып күмделәр. Мәрхүмәне озатырга бөтен авыл җыелды. Изге җанның үлеме дә мәктәптә эшләүче  кызы белән киявенең ялына туры килде.  Гомерен балаларына багышлаган, кеше өчен яшәгән Гөлҗиһан әби соңгы юлына да балаларына авырлык китермичә генә китте.
Әнисен күмеп кайткач, күңеле тулган Ләйлә Ык буена төште. Ятим калган беренче сәгатьләр авыр иде. Эчендә, нәкъ йөрәк тирәсендә генә салкын бушлык барлыкка килде. Шул салкын бушлык бөтен күңелен туңдырып, өшетеп торды. Ул әлеге яңа халәтенә ияләшә алмады. Күзләрен әледән-әле яшь пәрдәсе каплады. Елга буендагы аулакта күңелен бушатасы килде. Бакча башлары буш. Анда талның эзе дә калмаган. Ләйлә куллары белән битен каплады. Кайнар күз яшьләре битен өтеп яңагы буйлап тәгәрәде.
Якында гына чыркылдашып көлешкән тавыш ишетелде. Кемнәр булыр бу. Су буенда кеше-мазар күренми иде бит.
Аларның бакчаларыннан бераз гына читтәрәк яшь кыз белән егет, яңа өйләнгән парлар ахрысы, яр буена агач утырталар. Алар бу киң дөньяда үзләрен икесе генә хис итәләр кебек, як-якларына да карамыйча, нәни үсентеләр белән мәш киләләр. Үзләре нидер сөйлиләр, үз сүзләреннән үзләре кызык табып, Ык буен яңгыратып көләләр.
Тормыш дәвам итә.
Пар өянкегез гомерле булсын, ныклы агачлар булып үссеннәр, яшьләр!
Ләйлә еларга да онытып, яшьләргә тигез озын гомер теләде.
Тигез яшәгез. Бәхетле булыгыз.
 

Илүсә НӘБИУЛЛИНА

 

 

 

Комментарийлар