Логотип «Мәйдан» журналы

Фатирда

Кышкы кыр – тирә-җирне кочып яткан зур ерткыч хайван.

Матур көннәрдә башын алгы аяклары эченә тыга да тын ята.
Тик зәһәр күзләре генә, чана табаннарын сызгыртып чапкан юлчыларның борыннарын чеметеп, ертык чикмәннәре аркылы кабыргаларын кашый. Юлчы чыдамый. Чанасыннан төшә дә кулын кулга бәреп, сикерә-сикерә йөгерә. Тән җылынган, бүксәләр дә йомшарган кебек була. Зәһәр күзләр тагы ертык эзли башлыйлар. Мондый көннәрдә җылы өй, пич башына менеп яткан мәче турында да уйламыйсың, аларны күз алдына да китермисең, янган авызның тынга чумган кырны ертырга теләп җырлыйсы гына килә.

“Минем сөеп җиккән атым кара белән тимер күк.

Сагынганда айга карыйм, ай да ялгыз минем күк.”

 Урам буйлап җырлап йөргән көйләрне хәтерлисең. Тавышың матур, моңлы тоела. Кайвакытларда үзең дә сокланасың. Күңел күтәрелеп, иркенләп китә. Тик саңгырау кырның җавапсыз тын ятуы гына ачуны кабарта.
–  Әй-й, алаш-ша, ни бар-рмый тагын-н!
Ялкау барган атның сырт буена менеп төшәсең дә койрыгын селки-селки чаба башлый. Ләкин кырның карындыгын ертырлык кычкырасы килү һаман басылмый.
–  Әй-й-й!..
Тагы җавап юк. Тагы чана табаны гына озын көйгә сузып сызгыра.
Ерткыч хайван котырса, аяклары  белән җирне кочаклый да үкерә. Урманнан урманга, таудан тауга, улап, буран куа, баганаланып дулаган өермәләргә чыдап булмый. Үрәчә башларынарак киләсең дә ... төргәләнеп арка бирәсең, ләкин файдасы юк. Әйләнәдә выжлап йөргән буран, итәк асларыннан, җиң очларыннан үрмәләп, салкын карны өстерәп керә. Туңдыра. Күз алдыннан маяклар да югала. Буран барысын да каплый: маякны да, юлны да, хәтта абына-сөртенә барган алашаны да. Җилле буранга урын биргән чикмән итәкләрен җыясың да җылы өйне хәтерлисең. Тараканлы пич башына менеп йоклаган карт мәчене күз алдына китерәсең. Аз гына булса да көнләшү туа.
Ләкин буран һаман-һаман туктамый. Ерткычланган кыр тагы да катырак, тагы да явызрак үкерә. Башка шомлы уйлар килә башлый. “Әгәр адашсаң, буран шулай көн дә, төн дә уйнаса, туктамаса ...”
Куркынычлы шәүләне куарга тырышасың.
–  Әй-й, алаш-ша, ни барр-ммый та-гын-н!
Кара алаша бердәнбер якын дус, күңел юанычы була. Шуның өчен генә тагы бер мәртәбә сыртына менеп төшәсең.
–  Әй-й, рәхмәт яугыр-ры. Кайткач, солы бирер-р-рмен-н!
Ләкин буран һаман-һаман туктамый.
Узган ел, советка кап ташыганда, бик көчле буранга туры килдек. Көн эңгер-меңгерләгәнче, Зөягә барып җитәргә уйлаган идек, ләкин булмады. Буран бөтенләй үзәккә үтте. Юлын да, маякны да, хәтта атларны да каплады. Әле ярый, хайваннар юлны белә. Берсе артыннан берсе калмый, пошкыра-пошкыра баралар. Әйтерсең адәмнәр! Бу кадәрле зиһеннәренә исең дә, акылың да китәр.
Хуҗаш авылында кунып чыкмакчы булдык. Без кергән фатирга Норлат авылының Шәрәфи ямщик тә туктаган икән.
–  Буранмы, җегетләр? – ди.
–  Бөтенләй харап, Шәрәфи абзый, актык тәрәшлеләрне эрли башлады. Әгәр тагын ун чакрым барсак, тончыгырсың да үләрсең, –  дибез.
–  Әле сезнең аю борыннан бал ашап караганыгыз юк. Әгәр минем кебек иллегә кадәр ямщик булып йөрсәгез, “юл газабы – гүр газабы” икәнен белер идегез, –  ди.
Безне, балаларны шаярткан кебек, үчекли-үчекли көлә. Ләкин аңа үпкәләмисең. Кешеләр янында, җылы өйдә икәнеңне искә төшерәсең дә шатланасың гына. Үзең дә үткенрәк сүзләр белән кадаштыргалап алырга телисең.
Борынны ертып, җылы икмәк исе керә. Рәхәт!
Ә тышта буран һаман туктамый, улый. Тәрәзә капкачларын шыгырдатып җылата. Мондый вакыт өйдә, кешеләр янында тагын да җылырак, тагын да күңеллерәк тоела.
...Чәйдән соң идәнгә тезелеп яттык. Бишле лампаның яктысын баскач, тыштагы буран тагы да куәтләнгән кебек ишетелә башлады.
–  Их, буран, –  диде Шәрәфи абзый, тиктомалдан гына.
Пич башына менеп яткан хуҗа да авыр гына сулап куйды.
–  Ийе, буран.
Мин дә эндәшүсез калырга теләмәдем.
–  Ийе, әгәр юлда булсаң ...
Һәрвакыт бураннан, өермәләрдән чикләнә торган Ярһәм озак кына күзләрен йоммый ятты да:
–  Моның кебек буранда җеннәр, шайтаннар кая яшеренеп торалар икән? – диде.
Берсе пырхылдап көлеп җибәрде.
–  Курыкма, Ярһәм, бернәрсә дә булмас. Бисмиллаңны әйт тә, төргәлән дә ят! Тия башласалар, миңа әйтерсең, ирек бирмәм, – дидем мин.
Ярһәмгә бу ошап җитмәде булса кирәк. Ул, аз гына үпкәли төшеп, җавап кайтарды:
–  Синеңчә, инде уйларга да ярамый. Уйлагач, курку була. Абыеңны бик тиз куркыта алмассың. Мин – берүзем җиде төн уртасында кара мунчага кергән кеше.
–  Күзгә йокы да килми. Әллә нәрсә сөйләп җибәрикме, җегетләр, – диде Шәрәфи абзый.
Хуҗа да тавышын чыгарды.
–  Белмим, әллә буранга, әллә иртәрәк ятканга, минем дә күзгә йокы килми.
Без Шәрәфи абзыйны нәрсә булса да сөйләргә кыстый башладык.
–  Әле җеннәр, шайтаннар, дигәч, искә төшеп китте, –  диде ул, сүзен башлап. – Бу замандагы яшьләр аның кебек һабур-чабурларга ышанмаска әйтәләр дә бит, белмим шул, бик дөрес булып бетәрме икән ул, җегетләр. Хәер инде, яшь чагыңда, шүрләсәң дә, курыкмаган булып маташасың. Муллалар да бит җеннәрнең барлыгын Коръәнгә язылган, диләр. Анысы да бар инде аның, безнең муллалар, сәдака дисәң, әллә нәрсәңне дә бар диярләр. Шулай да җеннәр, сихерчеләр турында чынын белсәң, бик чибәр булыр иде. Безнең авыл Мөхәммәтша Тәкәрлекнең Мәскәүдә укый торган малае кайтса-нитсә, энәсеннән җебенә кадәр сорашырмын дип торам әле. Ул моннан ике ел элек үк безнең муллаларның арт сабагын укыткан иде. Бик зәһәр нәрсә! Моның кебек кеше дөньяда булмас. Сөйли башласа, теле телгә йокмый, әйтерсең шайтан төкергән.
Менә шуны әйтәм әле, элек тә җенгә, убырга, сихергә ышанмаган кеше авылда да булмагындыр. Һәр айны йә бу урамда, йә теге мунчада, йә иске мәчет янында җен, сихерче күрәләр иде. Берәр урынга барып утырсаң яисә мунчага җыенсаң, хәзер шул турыда сүз башлыйлар. Кайвакытларда, мин сиңа әйтим, төннәрен шүрли-шүрли,  өйгә кайтасың. Иске мунча яннарыннан үткәндә, йөрәгең уч табанына керә дә утыра. Шабаш! Сез белми торгансыз әле безнең авылның Галиакбәр Чумараны. Авыр туфрагы салмаклы булсын, бик иртә гүр иясе булды, мескен ... Хатыны Зиһни мәрхүмәне сихерче дип йөртәләр иде бездә. Төрле кеше төрлечә сөйли. Кайсылары җиде төн уртасында морҗаларыннан тубал буе ут чыкканын күргәннәр. Имеш, ул ут булып чыга икән дә урыс авылындагы Убашкага бара икән! Аннан, икәүләшеп, башка сихерчеләр янына китәләр икән. Ә кайберләре төн урталарында каберләргә барганын да күргәннәр. Арты белән барып, арты белән кайта икән. Әгәр дә мәгәр, юлда-фәләндә кешеләр очраса, хәзер дуңгызга, эткә әйләнә икән. Менә аның шундый вакытта ботын, аягын сындырсаң, кешегә әйләнгәч тә, шулай зәгыйфь булып кала икән ...
–  Кара син аны, зәхмәтне, –  диде хуҗа.
–  Их, төртендерәсең, –  дип куйды Ярһәм.
–  Аның турында бик күп сөйлиләр иде. Аларны барысын да әйтеп бетерә алмассың инде. Без яшь-җилкенчәк чагында, аның сихерче икәнлегенә ышанмаган кеше дә булмагандыр. Шулай да үзенә әйтергә куркалар иде. Үзара аның турында сөйләшә башласалар, тыңлап-фәлән итеп тормасын дип, хәзер як-юньгә караштыргалый башлыйлар иде. Бервакыт шулай Мотик Бибинуры дигән хатын белән тагын берәү “тегеләй дә болай, колдун да сихерче” дип сөйләп утыралар икән, артларына әйләнеп карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр, шомырт кебек кап-кара мәче күзләрен җемелдәтеп карап утыра, ди. Болар шикләнгәннәр дә сүзләрен туктатканнар, мәче дә китеп югалган. Бер ай, ике ай үткән, бернәрсә дә булмаган. Боларның шикләре бетә башлаган инде. Менә өч ай үткәч, Мотик Бибинурына Хисамый көтүче кайта да: “Уба сазлыгында сыерыгыз бетте!” – ди. Бибинур, ашыга торгач, егылып кулын сындыра. Сазлыкка барсалар, ни күрсеннәр, сыер муенын борган да үлгән. Авызыннан күбекләр генә чыккан.
Ярһәм авыр гына сулап куйды. Буран тагы да көчәя төшкән шикелле иде. Самовар куя торган кече морҗаны ныклап ябып җиткермәгәннәр, ахры. Җил буран көенә сузып-сузып кына сызгыра иде.
–  Шуннан соң, диде Шәрәфи абзый, –  Бибинур Зиһни хакында ник ләм-мим, дип әйтсен.
Очрашкан вакытларда, ерактан ук, остазбикәне очраткан кебек, исәнлек-саулык сораша башлый. Менә шуннан бирле – ал да гөл торалар. Әле сугыш елны гына кара-каршылап, тимер башлап, урыс капкалап, йорт салдырып ташладылар. Кем белә, бәлки, шулай булгандыр да ...
Аннары тагын бер вакыйга булды.
Хәтерем ялгышмаса, герман сугышы башланган елны иде ул. Юк, икенче елында икән. Бүгенге шикелле иде. Нәкъ бу елны безнең күрше Рәхимулла ике аягын да өздереп кайтты.
...Шулай көннәрдән бер көнне Шәфикъ Әвен җәмәгате мәрхүмә Хәдичә авырый башлый. Авыруы болай була, бер көнне тетелеп беткән киемле хәерче карчыгы сәдака сорарга керә: “Акыллым, кашык башы буе гына булса да, маең булмасмы икән. Бердәнбер кызым авырый, үлә инде”, –  ди. Хәдичә бисмилла әйтә дә нәүрәптән май алып чыгып бирә. Карчык, май алгач, йомырка да сорый: “Синең төс итеп, күрше тавыгыннан бастырып чыгарыр идем!” – ди. Хәдичә монысын да бисмилла әйтеп бирә. Карчык берен алгач: “Тагы берне бирмәссеңме икән, ике күземә ике йомырка булыр иде”, - ди. Бик күп сорый торгач, синең дә, минем дә ачу килер бит, менә мин сиңа әйтим, Хәдичәнең дә ачуы кабара кала. “Мә, чукынган карчык, тамагына пычак булып кадалсын”, –  ди, бер йомырканы бисмилла әйтми-нитми бирә. Карчык: “Минем тамакка кадалганчы, синең тамакка кадалыр әле”, - ди дә чыгып китә. Капкадан чыккач ук, суга чумган кебек юк була. Менә шуннан Хәдичәнең күңеле шүрләп кала. Кем күрсен, бер атна үтми, Хәдичә авырый башлый, ашаганы тормый, ашый да коса, ашый да коса. Хәдичә ябыга, саргая башлый, им-том итәләр, файдасы юк. Солтан ишанга да барып карыйлар, файда юк та юк. Тик бик күп йөргәннең соңында гына ул киңәш итә: “Монда сихер-фәлән катнашкан булырга кирәк, күңелем шулай сизә, –  ди. – Сез шуның кебек нәрсәләр белән им-том итеп карагыз”, –  ди. Менә Хәдичә бер көнне Зиһни янына бара да ялынырга-ялварырга тотына. Нәрсә әйтсәң дә, хатын кеше шул, турыдан туры сукалый: “Сине сихер эшләре белән маташа дип әйтәләр, зинһар, мине терелтә күр, теләсәң, әдрәс тышлы тунымны бирермен, –  ди. – Тик Алла хакы өчен генә терелт!” – ди.
Зиһни сихер дигән сүзне ишеткәч үк күгәренә, бүртенә. Табагачын ала да Шәфикъ Хәдичәсен кыздырып чыгара. Кем белә, әгәр им-том итә алмассыңмы дип, йомшак кына, җай белән генә әйткән булса, терелткән дә булыр иде. Шуннан соң Хәдичә тагын да катырак авырый башлый. Күзенә төрле нәрсәләр күренә: атлар, мәчеләр, дуңгызлар, төрле-төрле
хәшәрәтләр ...
Үләсе көннәрне мәрхүмәгә Зиһни шәүләсе дә күренә башлый. Шулай итеп, ул үлә дә китә ...
Хуҗа пич башыннан төште дә туктаусыз сызгырып торган самовар морҗасын, бисмилла әйтеп, кысыбрак япты.
–  Күңелгә шик төшеп китте ләбаса, менә син аны. Алла үзе сакласын, –  диде ул.
Ярһәм минем янгарак килеп сыенды:
–  Чыннан да дөресме икән, Габдрахман, ә?
Мин, Шәрәфи абзыйның сүзен бүләргә теләмәгәнгә, кыска гына җавап бирдем:
–  Тукта әле, иртәгә сөйләшербез.
Тышта, җиде төн уртасында, җен-пәридән курыкмаган буран урам буйлап дулый, тәрәзә капкачларын шыгырдатып җылата. Ә монда, кабыргадан кереп баткан салам башлы йортка, әлә нинди шомлы уйлар тармакланып, тамыр буйлап сузылалар. Тыңлавы күңелле булган, тормышта һичбер вакыт очрамаган, очрарга мөмкин булмаган әкиятнең серле җепләре белән уралалар. Менә мин аның шәүләләрен күз алдына бастырам да гасырлардан гасырларга сузылган күп, бик күп ата-бабаларны шомландырган нәрсәләр турында уйлыйм. “Болар бар да, бар да тыңлавы күңелле булган әкиятләр генә, чөнки дөньяда сәбәпсез һичбер-һичбер нәрсә дә булмый. Булырга да мөмкин түгел!” – дим. Ә Шәрәфи абзый карлыккан тавыш белән салмак кына сөйләвен дәвам итә.
–  Көзге төннәрнең берендә аргы башның Закир Саесканнардан кайтып киләм. Сәгать уникеләр чамасы булгандыр, аяк өсте пычрак булганга, урамда яшьләр йөрми. Җырламыйлар да. Этләр дә өрми. Ә төн, мин сиңа әйтим, караңгы – күзгә төртсәң күренми. Шулай һичнәрсә уйламый аларның бакча артларыннан үтеп барам. Ни күзем белән күрим, Зиһниләр морҗасыннан, башлап, кечкенә генә ут чыкты. Аннары тагы бер, тагы, барысы бергә җыелдылар да, бүрек кебек түгәрәкләнеп, каберләргә таба киттеләр. Гомеремдә курыкканым юк иде, аптырап калдым, аяк буыннарым калтырарга тотынды. Ни бисмилла әйтергә, ни сүгенә белмим. Йөрәгем үч табанына керде дә утырды. Шабаш! Шуннан соң, бераз хәл алып, кирегә киттем. Беркемгә әйтмәдем. Зарарын-фәләнен салмасын, дидем. Алай бернәрсә дә булмады.
Сугышның өченче еллары иде бугай. “Канлы күл” буенда җирем Зиһни белән янәшә туры килгән икән. Мин шул, ялгыш саный торгач, аның җиренә бер таяк кергәнмен дә чәчкәнмен. Менә бер көнне Зиһни үзе килгән. “Шәрәфи туган, –  ди, –  минем җиргә чәчкәнчең икән, –  ди, –  синең көчең кергән булса, җир минеке, ашлыгы уртак булып!” – ди. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул көнне кәҗә бакчага кереп, менә дигән алмагачларны кимереп чыккан иде. Ачуымны кая куярга белми йөри идем. Бу иш янына куш кына булды. Мәйтәм: “Ачуны китереп йөрмә әле”, –  дим. “Тукта, Шәрәфи, минем үз хакым. Мин фәкыйрь  карчык икәнен беләсең ич!” – ди. Мин дә юләр шул: “Беләм, синең кебек сихерле карчыкларны да белмәгәч!” – дип әйттем дә салдым.
Соңыннан үземнең дә башка килде, ну эш узган иде инде. “Әй, әй, Шәрәфи, сине беренче кеше дип йөридер идем, син дә оялмыйча шуны сөйлисең бит!” – диде дә җылап үк җибәрде. Шуннан чыгып китте. Икенче килгәндә, ашлыгын да сорамады, минем дә бирәсем килмәде. Нәфес – шайтан бит! Тик шул елны Бөти тавыннан арыш көлтәсе төяп, гомеремдә сынмаган күчәр шартлап сынды да куйды бит. Нинди текә таулардан төшкәндә дә чапмый торган атым арбаны кендегеннән чыгарып кина бәрде. Бер-ике сажин тәгәрәгәндер. Беркемгә бернәрсә әйтмәдем. Эчтән генә тындым. Шулай да күчәр ачуы һаман бетмәде.
Бер көнне шулай, май айларында урыслардан кайтырга соңга калдым. Бераз кызмача да идем. Җиде төн урталары булганга, эт-кош очраса-нитсә дип, чукмарлы таяк та алдым. Җәяү булганга, каберләр янындагы сукмак белән турыдан гына кайтырга уйладым. Кырда эт тә юк. Тыныч. Тик җил белән уҗымнар гына шаулый. Күңел күтәрелсен өчен, җырлап та җибәрдем. Курку дигән нәрсә искә дә керми. Менә каберләр янынарак җиткәч, ни күзем белән күрим, сукмак буйлап әллә нәрсә генә килә. Этме икән, әллә бүреме икән, дип уйладым. Ә үзем һаман барам. Курыкмыйм. Җәйге төнне беләсез инде. Әйберне якынлаша башлагач ук таныйсың. Ни күзем белән күрим, теге нәрсәм зур дуңгыз булды да хыркылдап килә дә башлады. Башыма, шылт итеп, Зиһни белән кычкырышкан искә килеп төште. Чукмарлы таягымны кысып тоттым: “Беткән баш беткән, мәйтәм, аны да бетерим!” – дим. Каерылып суктым. Дуңгызым бот арамнан чыгып та китте, чүт егылмадым. Үтерә алмасам да, аягын-фәләнен сындырырга кирәк, дип уйлыйм үзем. Тагы каерылып суктым. Дуңгызым чыелдый, менә мин сиңа әйтим, чыелдый, әйтерсең кырның асты өскә килә. Ул чыелдаган саен гайрәтем арта, Мәйтәм: “Тончык! Синең кебек сихерле карчыклар шулай дуңгыз булып чыелдап үләләр аны ...” – дим. Кыйнадым, кыйнадым да дуңгызымның тыны чыкмый башлады. Үзем дә әлсерәп төштем. Аннары алны-артны карамадым, арышлар өстеннән генә авылга сыздырдым. Кыр капкасы төбенә яшьләр җыелганнар, мине күргәч, чолгап кына алдылар. “Каберләр янында әллә нәрсә чыелдый, Шәрәфи абзый, бер тыңласаң, дуңгыз тавышына, ә бер тыңласаң, кешенекенә охшый!” – диләр. Мин дә шул юләр, яшьләрне күргәч, шатлыгымнан нәрсә эшләргә дә белмәдем. Алны-артны уйламадым, мәйтәм: “Җегетләр, харап буладыр идем, әле яхшы чукмарлы таяк булды”, - дим. “Нәрсә булды да, нәрсә булды?” – диләр. “Зиһни сихерче дуңгыз булып каршыма чыккан иде, шуны кыйнап үтердем!” – дим. Җегетләрнең күзләре шар булды. “Әйтәм әлсерәгәнсең, чыраең да калмаган!” – диләр. Мине озатып калдылар. Ул төнне урам буйлап җырлаучы да, тавыш чыгаручы да булмады. Шүрләделәр, минем дә күземә йокы кермәде.
Шәрәфи абзый, урыныннан торып, кисмәк янына барды да су алып ашыкмый гына эчә башлады. Мин чыдамадым.
–  Аннары нәрсә булды? – дидем.
– Кайда булмаган ул. Әле хәзер дә йөрәктән китми лә ...
Ярһәм дә сүзсез калмады:
–  Аның кебек сихерче карчыкларның үлемнәре дә дуңгызларча була бит! – диде.
–  Иртәгесен Кумыл Күҗмәсенә егерме биш тәңкә түләп чүт кенә котылдым, –  диде Шәрәфи абзый. - Әле яхшы, сатырлык сыер бар иде. Әгәр ул булмаса, баш-аягым Себердән кайтмаган булыр иде.
–  Нәрсә, әллә ул урядник булып торадыр идеме?
–  Юк, аның нәселле дуңгызы көтүдән аерылып калган да шунда – каберләр буенда йөргән икән. Ә мин, җүләр, аны сихерче дип уйлаганмын. Менә бит ул бәла каян килеп чыга ...
Мин пырхылдап көлеп җибәрдем.
–  Алла үзе сакласа, саклый бит! – диде хуҗа шатланып.
–  Егерме биш тәңкәңне түләгәч! – диде Шәрәфи абзый.
Ярһәм,  күкрәген тутырып, иркен итеп сулап куйды. Шәрәфи абзый, безгә тыныч йокы теләп, толыбын башыннан ук бөркәнеп ятты. Бераздан соң ул озын-озын сулый башлады.
Ә тышта буран һаман-һаман улый иде әле.
 

 

 

Афзал ШАМОВ

 

 

Фото: Николай Туганов 

 

Комментарийлар