Логотип «Мәйдан» журналы

Әхмәт нигә елады?

Җәйге көннең сүрелүен-сүнүен Әхмәт сизми дә калды.

Башына өйгә кайту уе килгәндә, авыл өстендәге караңгылык көтүдән күтәрелгән тузан белән тоташкан иде инде.
Шулчак Әхмәтнең күз алдына эштән арып-талып кайткан әнисе Кадрия килеп басты. Әнисенең борчулы карашын күргәндәй сискәнеп куйды ул.
«Әй бала, бала, урам буйлап җил куып йөргәнче, йорт-җирне караштырып, утынын-суын хәстәрли торсаңчы!» – дигән шелтәле сүзләрне ишеткәндәй булды ул.
Әхмәт бүген дә үзен әнисе алдында гаепле тойды.
Ул үзе яшеренеп яткан әрекмән төбеннән күтәрелде дә, «качыш» уйнаучы иптәшләренә аны-моны әйтеп тормастан, арт урамга таба йөгереп китте. Соң булса да, өйгә бозаулары Акмуенсыз кайтырга ярамый иде.
Менә ул, рәшәткәләрдә таяк уйнатып, аргы очка таба йөгерә дә йөгерә. Ара-тирә искән кичке җил, рәшәткәләргә таяк бәргәләгән авазны кабатлап, ындыр табагы ягыннан дөпелдәгән движок тавышын алып килгәли. Димәк, әниләре һаман эшли әле. Әхмәтнең каралып, чуен төсен алган аяклары тагы да ешрак, җитезрәк атларга тотына. Бозауны табып, аңа әнисеннән алдарак кайтырга кирәк.
Әйе, Әхмәт, Акмуенны юырттырып, өйгә кайтып керер. Әнисе, эштән кайтып, сыер сауган арада, самавырга су сала торыр. Ә киләсе көннәрдә, мәктәп лагереннан кайткач та, учакка утын әзерләп куяр, үз вакытында көтүгә каршы барып, мал-туарны кайтарып куяр. Әйе, бүген дә ул мәктәп бакчасын утаганда җыелган бер күтәрәм үләнне сыер улагына кайтарып салган иде. Сыер да, Акмуен да өйгә теләбрәк кайтсыннар дип тырыша ул. Иртәгә дә шулай эшләр әле. Әхмәт, әтисе ташлап киткәннән соң, тормышларының әллә нишләп буталчыкланып бетүен күрә, әнисенең җәберләнеп калуын сизенә иде. Бу хәл исенә төшкәндә, Әхмәтнең үзенә дә күңелсез булып китә. Олыгаеп киткән сымак тоя үзен. Әнисен юатырлык һәм куандырырлык эшләр эшләп ташлау дәрте туа аңарда.
Әхмәт, шулай уйланып һәм хыялланып үз тыкрыклары башына җиткәндә, бала елаган тавышны ишетте һәм тагы да ашыга төште. Сарыга буялган яңа капка төбендә бүрәнәгә чүкәеп утырган Санияне һәм аңа елышкан Зәкине күреп туктап калды. Зәки дә елаудан шып туктады.
– Ни булды? Нигә елашасыз? – дип эндәште Әхмәт.
Үксүен тыя алмаган Сания:
– Ә…ниләр кайт…мады. Өйгә кер…рер…гә курк…кабыз,– дип, ялварулы күзләре белән Әхмәткә төбәлде.
Санияләрнең әти-әниләре эштән кайтырга соңлаган икән. Әхмәт инде, бик ашыкса да, аларны өйгә кертмичә, тынычландырмыйча китә алмый иде.
Нарат урманының хуш исен аңкытып торучы өйгә кергәч тә, алар асылмалы лампаны кабызып җибәрделәр. Өй эче яктырып китте. Аннан Әхмәт апасының күлмәк чабуына ябы-шып, шыңшып йөргән Зәкине үчекләп шыңшыган булып кыланды, малай елмайганчы шаяртты. Аннары тәрәзә төбеннән Саниянең икенче класста укырга тиешле китабын алып, өчәүләп шуны актаргалый башладылар.
Бераздан Әхмәт әнисен, алып кайтасы Акмуенын исенә төшерде.
– Хәзер инде еламыйча гына утырыгыз. Тиздән Нәзифә апалар да кайтыр,– дип, ул, балаларны юата-юмалый, ишеккә таба юнәлде. Ләкин ишек тоткасына тотынуына балалар тагын елаша башлады.
– Әхмәт абый! Безне ташлап китмә инде?! Әнә зур курчагымны бирермен,– дип ялварды Сания. Аның күз төпләре мөлдерәп яшькә тыгылды. Әхмәт тә хәзер үзенең бу балаларга бик кирәклеген аңлады. Аларны бу килеш ялгыз калдырып булмый иде.
Зурлар бик озак көттерделәр. Өйдәгеләр Саниянең әле ел буе укыячак китабын берничә кат актарып, карап чыктылар. Быел дүртенчегә күчкән Әхмәт үзе укып белгәннәрен сөйләде.
Әниләре һаман да күренми иде. Аптырагач, Әхмәт кәгазь, каләм сорап алды, куян, мәче, кош сурәтләрен, кеше борыннарын шакмаклы дәфтәр битенә төшерә башлады. Аларны ясарга ул күптән өйрәнгән иде. Сания исә, озак елаудан йомшаган борынын тарткалап, шул сурәтләрне үз кәгазенә күчереп утырды. Зәки инде сәке түрендә изрәп йоклап та киткән иде.
Ниһаять, зур капканың ачылуы, шыгырдаган арба тавышы ишетелеп калды. Тиздән ишектә җиңнәрен сызганган, чуар бизәкле алъяпкычына нидер салып биленә кыстырган Нәзифә күренде. Күренде дә, урман күгәрченедәй гөрелдәп сөйли дә башлады:
– Әй балакайларым! Җанкисәкләрем! Матур гына утырдыгызмы? Куркышып елашырлар инде дип, йөрәккәйләрем әрнеде.
Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, ул сәке йөзлегенә башын куеп, бөгәрләнеп йоклап киткән улын кулына алды, мендәр өстенә салды. Аннары алъяпкычын чишеп, буй-буй аксыл сызыклы ике зур алма алып, балаларга сузды:
– Менә сезгә куян күчтәнәче. Тыңлаулы булганыгыз өчен,– диде. Үзе, акланырга теләгәндәй, Әхмәт белән Саниягә карангалап, нишләп соңлауларын аңлатырга тырышты: – Колхоздан алынасы печәнебез алынып бетмәгән иде. Киңтугайга шуны алырга барган идек…
Алар кояш баеганчы ук кайтып өлгерергә ниятләгән булганнар икән дә, өстәмә мәшәкать килеп чыккан. Әмир тавын төшкәндә, арт көпчәкләре сынган. Бригаданың җәйге станы якында гына булса да, көпчәкне алмаштыру, йөкне бушатып-төяү күп вакытны алган.
Сыер саварга дип, чиләк эзләп кабаланучы Нәзифә апасы артыннан Әхмәт тә өйгә кайтырга дип чыкты.
– Бик зур рәхмәт сиңа, Әхмәт! Әниеңә ярдәмче булып үскәнсең икән. Вәт молодец! – дип, Саниянең әнисе аңа рәхмәт белдереп, үскәнсең дип мактап калды.
Авыл баласына сирәк эләгүчән мактау сүзе Әхмәтнең күңелен җилкеткән иде. Ул, ук кебек атылып, үз өйләренә таба чабып китте. Тыкрыкның аргы башына җиткәч кенә, аның күңелен кабат курку, шикләнүләр биләп алды. Ишек-тәрәзәләре аркылы-торкылы такталар белән кадакланган чаттагы ташландык йорт каршыннан йөгереп үткәч тә, әнисенең ачулануыннан курку хисе көчәя төште. Үз йортлары каршына җиткәч тә, ул, капканы ачып кермичә, ян читән аша гына сикерде дә мал-туар почмагына килде. «Маллары кайтканнармы икән? Акмуен да кайтканмы?» Сыерлары, утынлыкка карап, тыныч кына күшәп ята. Акмуен да үз урынында гадәтенчә читәнгә терәлеп үк ятып йокымсырый иде.
Әхмәт, бераз тынычланып, сак кына итеп, өй ишеген ачты. Әнисе әле йокламаган икән.
– Кай җәһәннәмеңдә чаптың?! Көтүне ник каршыламадың?.. Төн ката шар сугып йөреп, кемнең кеше булганы бар! –дип ачуланып каршы алды ул Әхмәтне. – Бозавыңны да, әле рәхмәт, Рәшит күрше китереп китте. Бәхетле хатынның баласы да булдыклы шул инде…
Әхмәт булган хәлне сөйли башлагач та, анасы аны бүлдерде:
– Ачу китереп сүз куертма. Аша да ят,– дип кырт кисте.
Әхмәтнең ашыйсы килми иде. Дөресрәге, бу хәлдә аның табын янына утырасы килмәде. Әнисен рәнҗетмәс өчен генә, ул сөткә манчылган ипи кисәген арлы-бирле капкалады да үз урынына барып ятты.
Озак вакыт тып-тын гына яттылар. Бераздан әнисе, әкрен генә торып, Әхмәт караваты янына килде. Карават кырыена утырып, урын-җир, юрган читләрен кыстыргалады. Аннары аның җылы, кытыршы, шулай булса да йомшак-ягымлы, сөт исе килеп торган кулы Әхмәтнең такыр башын сабыр гына сыйпарга кереште. Әхмәт исә назлау, иркәләүдән уңайсызланып, уяулыгын белдереп селкенеп куйды.
– Йокла, йокла, балам, юанычым. Орышып та ташлыйм үзеңне… Мин белмәдем бит улым синең кайларда йөргәнеңне. Кешегә ярдәмләшү, мәрхәмәтле булу – күркәм сыйфат. Һәрвакыт шулай булу кирәк. Күршегә ярдәм итү, булышу – зур, саваплы эш ул…
Шушы сүзләрдән соң Әхмәтнең күңеле кытыкланып куйды. Күз төпләреннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты. Ул, күз яшьләрен әнисе күрмәсен-сизмәсен, борчылмасын дип уйлап, тиз генә юрган астына чумды.
Бу кайнар тамчылар дөрес адым атлаганыңны аңлаудан туган шатлык яше дә, ана күңеле нечкәлеген сизенү, ана мәхәббәтен тою яше дә иде.
Кыскасы, бу ләззәтле елау иде.
 

Лирон ХӘМИДУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller

 

Комментарийлар