Логотип «Мәйдан» журналы

Бытбылдык сагышы

Без – унике үсмер, кызгылт-сары яфраклар түшәлгәч, искиткеч матур келәмне хәтерләткән авыл урамына шаулашып-гөрләшеп килеп кердек.

Район үзәге Кайбулга йөреп укыйбыз, тугызынчы сыйныфта энә белән кое казыган чагыбыз. Атна буе интернатта торганга, туган авыл сагындырган. Тәмле мич ашлары пешереп, зарыгып көтеп торучы мәрхәмәтле дәү әниемне, газиз әнкәемне һәм шаян-шук сеңелкәшләремне кочагыма алачагымны күзаллап, куанычтан йөрәгем җилкенә. Дәресләр беткәч, резин итек киеп, көзге пычрак ерып, җиде чакрымны җәяү тәпиләвемә карамастан, өйгә якынаюга, аруым эреп юкка чыкты кебек, адымнарымны тагын да кызулата төштем. Исәбем – ихатабызга бакча артлап кына кайтып керү иде.
Чү! Бу ни бу? Безгә каршы якта яшәүче Расих абыйларның ырыс капкасы төбенә чаклы каерып ачып куелган. Баштан шомлы уй йөгереп узды: алай-болай үлем-китем юктыр бит? Җигүле ат арбасында колаша... Әллә Мөхлисә әби вафатмы? Әле үткән атнада гына, француз яулыгын җилфердәтеп, ап-ак йон оекбашлары өстеннән ялтыр галушларын киеп, җил-җил атлап тыкрыктан казлар куып менеп килә иде бит. Алар безгә дәү әти ягыннан кардәшләр. Хәлләрен белеп чыкмый булмас. Аякларым җиргә тими, сулуым кабып, күрше йортка килеп кердем. Бусагадан узуга, өстемә салкын су койдылар мени. Барысы да аңлашылды... Түр яктагы караватны уртага тартып чыгарганнар. Анда йорт тоткасы Расих абыйның бастырыктай озын үле гәүдәсе сузаеп ята. Йөзе агартылган киндер төсле. Муены марля белән кат-кат уралган, аның аша саркып чыккан каны укмашып каткан. Дивар тирәли куелган эскәмияләргә куначадагы тавыклардай тезелешеп утырган моңсу күзле әбекәйләр, тешсез авызларын серле мимылдата-кыймылдата, тәһлил чыгалар, эчтән генә салават әйтеп, агач тамырларына охшап каткан бармаклары белән акрын гына тәсбих төймәләрен шудыралар. Мәрхүмнең хәләл җефете – Чибәр җиңгәбез Нурия карават кырыена сыгылып төшкән. Эреле-ваклы балалары күренми, күршеләргә кертеп җибәргәннәрдер, күрәсең. Көтмәгәндә өрлектәй ирен югалтканга, иңрәп елаудан йөзе шешенгән, канаты каерылган ялгыз кыр казын хәтерләткән тол хатынны күргәч, түзалмыйча, мин дә елап җибәрдем. «Нишләттегез Тәти абыйны?» – дип, аның җиңенә барып ябыштым. Җиңгәбез телен әйләндереп сүз катырлык хәлдә түгел иде. Какча иңнәренә  кинәт ишелеп төшкән авыр югалтудан  бер төн эчендә тагын да бөкшәеп калган Мөхлисә әби, төсе уңган чепи күзләрен яулык чите белән сөртеп алды да:
– Улым төнәген чалгы пычакка кадалып үлде шул, – дип колагыма пышылдады. Ә аннан соң, йөрәгенә чыдаша алмыйча, кызып китте:
– Үзләре гаепле. Нурия килен бытбылдык балаларын тураклаган теге каһәр төшкән чалгыны ихатада тотмагыз, зиратка илтеп күмегез дип, ничаклы ялындым-ялвардым. Тыңламадылар. Тәти абыең аннан мал суярга ипле генә пычак ясаганые. Җаны шуннан кыелды..., – дип, аянычлы хәлгә беркадәр ачыклык кертте.
Кара кайгысына буылган Чибәр җиңги түзмәде:
– Берни түгел, ана бытбылдык кына каргады безне, әнкәй! Безнең дә биш балабыз ятим калды. Сиңа гына түгел, миңа да утыз биш яшемнән сары сагышта көяргә, толлык ачысы тоеп, хәсрәттә газап чигәргә язган икән, – дип, өзек-өзек итеп сулкылдады...
***
Аның бу сүзләрен ишеткәч,  үткән җәйдә Изгеләр зираты өстендәге басуда булып узган, авылдашларны тетрәндергән бер вакыйга келт итеп исемә төште. Уттай кызу урак өстендә булды ул күңелсез хәл. Яше-карты кырда иде. Челләдән качып, ышыкта ята алмый шул авыл халкы. Көзен көньякка юл тоткан торналардай тезелешеп, тирләп-пешеп борчак чабабыз, уңыш мулдан, кузаклар тулышкан. Тәүге кабат кулына алган бишле чалгысының очы түмгәкләргә төртелеп изаланган кыз-кыркынның, үсмер малайларның үкчәсенә бастырып диярлек, гөрнәдирдәй ирләр басу иңләп килә. Аларның аллары киң, пакуслары саллы, хәрәкәтләре ипле, үзләре дәрт-дәрманлы, берүк күз генә тимәсен! Туктап чалгы янауларына тиклем музыкага тиң: «Чең-чең, чең-чең!». Минем алда Чибәр җиңги бара, әйтерсең, ул борчак чапмый, ә көнчыгыш биюен башкара: көчәнми-азапланмый, аның матур гәүдәсе, калку күкрәкләре, йомры иңнәре, чамасын белеп кенә тулышкан билләре, нәфис хәрәкәтләр ясап, уйнаклап кына тора. Ә мин – беләге чыныкмаган унбиш яшьлек үсмер кыз бала, аннан калышып, адәм көлкесенә калмас өчен, җиде кат тир түгәм. Тозлы тамчылар күзгә кереп ачыттыра. Кара төрткеле, кызыл аркалы камкалар ачык муенымны тешләп, чеметтереп ала. Башта бер генә уй: ничек тә сынатмаска, биткә кызыллык китермәскә, булдыксыз дигән яманат күтәрмәскә! Йөзгә якын олы кеше белән бер рәткә басып, ил-көнгә файдалы эш башкаруыма эчтән генә горурланып, хозурланып елмаям. Мондагы хезмәт дәртенә кушылып, серле музыка агыла. Яшел күлмәкле, зур күзле чикерткәләр, үлән асларына тезелешеп утырып, «чер-чер» килеп, скрипкада уйный, эшчән умарта кортлары безелдәшә, чалгылар «выжыйк-выжыйк» килеп, усал еланнардай шуыша, сыерныкы сыман кытыршы телен «чаж-чож» китереп, янавычлар чалгының шома битен ялап-үткенләп уза. Ну хәтәр дә инде ул чалгы дигәнең! Кайракны ныклап тотмасаң, бармагыңны йә уч табаныңны умырып алырга да күп сорамый, Аллам сакласын! Ә шулай да, басуда бик рәхәт: күмәк хезмәт дәрте кайный, күңелне җилкетә, йөрәккә көч бирә, үз-үзеңә хөрмәт уята.
Һич көтмәгәндә, колакны ярып, Чибәр җиңги ачыргаланып кычкырып җибәрде. Ул, чабылган борчак сабагы сыман, пакуска авып төште дә иңрәп, еларга кереште:
– Уй-уй-уй! Бет-те баш-кай-ларым! Ила-һым, нин-ди гөнаһ-ларым өчен, шушы бәла-га та-ры-дым!
Чалгыларыбызны ташлап, уктай атылып, аның янына чабышып килдек.
– Киселдеңмени, бахыр? Чалгың кай җиреңне эләктерде?
– Кайсыгызда бәйләвеч бар, тизрәк китерегез! Канын туктатырга кирәк!
– Кая, яраң зурмы?
– Нәрсә терәлешеп каттыгыз!Ат җигегез, авылга духтыр Җәүһәрия катына алып кайтырга кирәк ! – дип шаулашты халык.
Гаҗәпләнүебезгә каршы, җиргә ятып, тәгәрәп елаучы хатынның бер төше дә җәрәхәтләнмәгән булып чыкты. Ә канга буялган чалгы эзендә, камыл арасына, борчак саламы өстенә сибелешкән, башы, канаты, аягы өзелгән бытбылдык балалары, тыпырчынып җан биреп азаплана иде. Аларны кызганудан, тамак төбемне ачыттырып, нидер менде дә, күземә яшь бәреп чыкты. Бичара нарасыйлар бишәү икән, нәкъ Расих абый белән Нурия апаның балалары санынча. Ана бытбылдык, үзәк өзгеч тавыш белән әрнеп кычкыра-кычкыра, нарасыйлары тирәсендә бөтерелә. Әле берсенә килеп каплана, әле икенчесен томшыгы белән этеп аякка бастырмакчы була, канатларын җәеп җилпенә, сабыйларын капшап-капшап карый. Хәсрәтеннән акылын җуйган ана кош, үзен әйләндереп алган бәндәләрдән куркырга кирәклеген дә оныткан, бәгырькәем. Сабыйларын югалту кайгысы аны утка салган, зиһенен чуалткан.
– Күрми калдым бит ояңны, бичаракаем! Нигә балаларыңны ияртеп, чалгы юлыннан качмадың соң! – дип такмаклый Чибәр җиңги. – Йөрәгем сизенә, каргарсың инде мине. Каргышың башыма бәла булып төшми калмас!
Алыптай гәүдәле Расих абый түзмәде, хатынын җиңел генә пакустан күтәреп торгызды да, җитәкләп, Изгеләр чишмәсенә таба алып төшеп китте. Олы яшьтәге хатыннар аңа төрле киңәшләр бирде:
– Бисмилла әйтеп, өч мәртәбә салкын су белән битен юдыр!
– Белгәннәреңне укып өшкер!
– Кайткач, Нурсафа абыстайдан куркылык койдырыгыз!
Бытбылдык балаларын җыеп алып, яр буена төшереп күмдек. Ана кошның сагышлы авазы, бәгырьләрне телгәләп, кичкә кадәр ишетелеп торды. Кулдан эш төште. Хатын-кызлар, яулык читләре белән күзләрен сөртте:
– Илаһым, гөнаһларыбызны кичерә күр! Берүк бала хәсрәте күрергә язмасын дип, – кыйблага карап, күмәкләп дога кылдылар.
Икенче көнне Чибәр җиңги эшкә чыкмады, баш өянәге белән урын өстенә егылган, диделәр...
***
Расих абыйны гүргә өйлә намазыннан соң гына иңдерделәр. Читтән кайтасы Матур апасын Колаңгы станциясенә барып каршыласалар да, поезд соңарып килү сәбәпле, хәсрәтле туган нигезенә ул энесен җирләгәч кенә кайтып төште. Мәет чыккан йорт эче юылган, өй керләре ишегалды, албакча буйлап сузылган бауларда сагышлы әләмнәрдәй җилфердәшә иде.
– Күршедәге шул аксак пәри генә сәбәпче аның үлеменә, Матур апа. Гомер буе безнең көйле тормыштан көнләшеп яшәде, – дип, Нурия өйдәге шомлы тынлыкны бозды. – Өченче көн Расих эштән кайткан мәлдә, чатан Кәлим капка төбенә чыгып утырган булган. Ат караучы Әхтәри абзый әйтә: «Ул Расихны юкка рәнҗетте, канына учлап тоз салды. Эшең шәп синең. Берүзеңә бер көтү сыер. Пләмәнни үгезне тикмәгә иткә җибәрттермәгәнсең икән, хәзер иләсләнгән сыерларның күңелен Мишка урынына үзең генә күрәсеңмени? – дип, бөтен кеше алдында мыскыллап көлде», – ди. Ә хәләлемнең хезмәт хакы алып кайтып килеше булган. Җитмәсә, фермада дуслары белән бераз кәгеп алган чагына туры килгән. Ул сирәк эчә иде. Ну, авызына шайтан суы керсә, буена сеңдерми, тик торганнан дуамаллана, җене котыра иде шул, мәрхүмкәемнең. Кәлим абыйның тозсыз сүзләрен колак яныннан гына уздырып җибәрсә ни булган инде, җә?... Ә аның ачуы чыккан, каны кызган. Әйткәләшеп киткәннәр...
***
– Нәрсә, ассеменатор булып эшләвемнән көләсеңмени, хәшәрәт? – дип, Расих, аксак картны изүеннән бөтереп алды да, пычрак җиргә сузып салды...
– Абзаң – Гитлерны җиңгән сугыш ветераны! Кул күтәрүең өчен җавапка тарттырам, – дип шыңшыды озын тел Кәлим.
– Син ветеран булсаң, мин фронтовик улы. Әткәем яу кырында ятып калган. Син монда, күкрәк кага-кага, ничәмә-ничә ел үзеңә ташлама теләнәсең. Шуннан файдаланып, бушка йорт салдың. Оныгың хөкүмәт биргән «Ока»да җилдерә. Пенсияң минем өч айлык эш хакым тиклем. Утка кергәннәрнең әткәй кебек куркусызлары сугыш кырында башын салган. Синең ише окоп төбендә посып ятучы куркак куяннар, сугыш беткәч, әллә кем булып, күкрәк киереп трибунада утыра, урам буйлап масаеп йөри, – дип, Расих җавапның зәһәрен бирде.
Кәлимгә шул җитә калды. Айнымасның янган кирпечтәй бите бурлаттай кызарынды. Ачуыннан тотлыга ук башлады. Гарьлегенә чыдаша алмыйча, күзләре калайланып, атылып чыгарлык булып зурайды, күз кабаклары яшел баканыкыдай кабарынды. Шулай бермәл тынсыз торгач, черек тешле авызын ямьшәйтеп, бөтен кеше алдында иң яман сүзләрне ярып салды:
– С-си-ңа тагын фрон-то-вик малае булырга! Ха-ха-ха! Әйтсәм, дөресен әйтим инде, үкенечкә калмасын! Салих кордаш фронтта окоп төбендә бет симерткәндә, анаң – бригадир Мөхлисә, силсәвит Батырша белән оят җирен сикерткән. Нәкъ фронттагыча, әвен базындагы «зимләнке»дә әтмәлләгәннәрдер сине, болай булгач. Йә салам эскерте төбендә әүмәкләшкәннәрдер. Әнә, шуңа күрә, чәчләрең – сап-сары арыш саламы, каш-керфегең тук башак төсендә. Битең ай кебек түгәрәк. Мәгъшуклар яратышканны күктән ай кызыгып карап торгандыр, пажалый...
Бу чаклы мәсхәрәләүгә түзә алмыйча, Расих бермәл өнсез калды. Ачуыннан яралы арыслан кебек үкереп җибәрде:
– Үтерәм, бәдбәхет! Бет урынына сытам үзеңне! – дип, картны сөйрәп торгызды, – Хәзер үк гафу үтен, юкса...
– Әйттем – бетте. Туры әйткән туганына ярамаган, ди. Әйдә, Мөхлисә кортка янына икәүләп керәбез. Телисеңме, бу сүзләрне анаң алдында кабатлыйм!
Расих, бу көтелмәгән сүзләрдән айнып киткәндәй булды. Кылт итеп үзенең балачагы, чигүле ак алъяпкыч белән нечкә билен кысып буган көяз әнисенең, кершәндәй ак яулыгын арттан бәйләп, кичкырын тарантаска утырып чыгып киткәне исенә төште. Дилбегәне көчле кулларына ныклап урап, силсәвит Батырша абый тоткан иде бит ул чакта.  Атка утырып, басу
әйләнергә өметләнгән нәни Расихны үзләре белән алмадылар. Яланаяклы сабый, җигүле  арба артыннан җан-фәрманга чапты да, егылып, юл тузанына капланып елап калды...
***
...Күзен кан баскан, әрнүеннән җаны өтәләнгән Расих, ашыгыч эше булган кеше сыман, тиз-тиз атлап мал абзарына керде. Мүкледә яшереп куелган бер «урыс малае» бар иде аның. Кармаланып, шуны тапты. Бөкесен кабак орлыгыдай эре, ап-ак тешләре белән генә каерып ачты да, кабымлыксыз-нисез, голдыратып төбенә кадәр эчеп җибәрде. Аңа көч-гайрәт кергәндәй булды. Күңелен вәсвәсәле уйлар өермәсе айкап ташлады. Шул чакта, гөнаһ шомлыгына, мал өе бүрәнәсе мүгенә кадап куелган мал чала торган пычагына күзе төште. Аракыдан иләсләнгән аңын айкап, яман уй миен көйдереп узды:
– Суям... аксак бәдбәхетне! Йөрмәсен дөнья сасытып, – дип мыгырданды ир. – Әнкәй уйнашчы түгел... Ә мин... мин фронтовик Салих малае! Аның нәсел дәвамчысы!
Пычагын алып, кыеш-мыеш атлап, абзардан чыгарга өлгермәде. Караңгыда нәрсәгәдер сөртенеп, гөпелдәп аралыкка барып төште. Муенын нидер көйдереп узганны тойды. Чалгыдан ясалган үткен пычак ирнең бугазына кереп кадалган иде...
 
***
Бала хәсрәтеннән көйгән Мөхлисә әби улын җирләгәннән соң озак яшәмәде. Күпне күргән кортканың яралы йөрәге кырык яше дә тулмаган өрлектәй улының вакытсыз  җир куенына кереп ятуын күтәрә алмады.
Еллар узгач, Нурия җиңгинең буй җиткән балалары кайсы кая таралышты. Төп йортта, балаларын җуйган сагышлы ана бытбылдык хәлендә, вакытыннан алда төсен салган Чибәр җиңги берүзе торып калды. Авыл башына чыккан саен, аның йөрәген ачы сагыш хисе кысып ала иде. Елап чепиләнгән күзләреннән саркып чыккан тозлы яшьләре, иртә сулган җыерчыклы бите буенча аска тәгәрәште.
– Бу хәлләргә үзем генә гаепле! Бытбылдык каргышы йортыма хәсрәт китерде, керсез җанымны сары сагышка салды, – дип үзалдына сөйләнә иде ул – Бытбылдык та сагышлы, мин дә шуңа тиң...
Расихы күмелгән зират ягына карап, “Фатиха”сүрәсен укып багышлый. Сабый бытбылдыкларның җаны кыелган Изгеләр чишмәсе ягына борылып баса да, кипшенгән, хәлсез, зәңгәрләнгән иреннәрен көчкә кыймылдатып, «Колһуаллаһ»ны кабатлый. Ходай үзе кабул итсен! Йа, Раббым, дөньялыкта кылган гөнаһларыбыз өчен, ахирәттә җавап бирергә язмасын...
 

Хәмидә ГАРИПОВА

 

Яшел Үзән. Карауҗа, 1984

 

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар