Логотип «Мәйдан» журналы

Буранда

Яшь бала елый иде…

Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, лапас һәм морҗаларда җил әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде…
Ярты төн узган, эшле, эшсез йоклый, әмма бала һаман елый иде. Биш‑ун минутка туктап тора, тагын башлый… Бишеге янында юатыр өчен газапланган анасы бигрәк тә, ирем һәм кунак тынычлап йоклый алмый торганнардыр, дип борчыла иде.
Әлбәттә, кунак йокламый иде. Инде авылның төрле ягында әтәч тавышлары ишетелә, мөэзин, манарадан азан кычкырып, мөселманнарны йокыларыннан уята… Шул чагында гына бала йоклады…
Хөсәен кунагы белән иртәнге чәй янына утырган иде.
– Буран азрак басылган, ахры… – диде кунак.
Хөсәен аның сүзләрен шаяртуга юрап, сүзнең киресен аңлата торган тавыш белән:
– Әйе… басылган! – диде.
Һаваның начарлыгы чиктән тыш иде. Тыкрык һәм читән буйларында кар эскертләре, тау‑тау өелеп, өй һәм сарайлар белән тигезләнә, унбиш-егерме саженьнан читтә бернәрсә күренми, туктаусыз буран улый иде.
Алар бик тәкәллефсез кылана, чөнки ике ел солдатта бергә булганнар иде. Хөсәен үткән ел ук кайткан иде. Иптәшенең хәзерге кунаклыгы – солдаттан кайтышы иде.
Хөсәен бүген иптәшендә кызык кына бер алышыну күрә, каш астыннан гына карый һәм гаҗәпләнә иде. Чөнки иптәшенең хәрәкәт һәм кыланышында әллә нинди бер аптырау күрә иде.
Һәрнәрсәгә мыскыл күзе белән карый, бер сүзгә дә ышанмый, кеше сөйләгәнне тыңламый, үзе сөйләсә, кешедән көлә торган салкын һәм җан җылысыз бу кешенең аптырау һәм оялуы чыннан кызык иде.
Хөсәен чыдамады:
– Мостафа, син әллә нинди бүген?.. – диде.
– Иптәш, ат әзерләп куй. Миңа тизрәк китәргә кирәк.
– Китәргә? Мондый һавада? «Тизрәге» дә бар тагын!
– Әйе, мөмкин кадәр тиз.
– Мондый буранда, иптәш… Барыбер илтүче табып булмас… Бүген кунарсың! Иртәгә…
– Табылмаса, җәяү китәм!
Бу җавап бик катгый иде. Ике иптәш бераз эндәшми торды. Хөсәен әллә ни әйтмәкче иде, Мостафа тагын:
– Әйе, китәм, – диде.

2


Хөсәеннең хатыны Гайшә өстәл җыештырып маташа, Мостафа идән буенда йөри иде. Хөсәен чыгып китте.
Тышта буранның сызгыруы белән стенадагы сәгать тыкылдавыннан башка өй эчендәге тынлыкны бернәрсә дә бозмый, тик бишектә йоклаган баланың ара‑тирә көрсенеп ыңгырашуы гына ишетелгәли иде.
– Көн бик начар, – диде Гайшә. – Соравыбызны кабул итмисең инде… Бик туйдың, ахры; балабыз елаграк шул…
– Сез аналар… Һәммәгез дә шулаймы?
– Ничек?
– Бала өчен газапланасыз…
– Һәммәбез булмыймы соң? Йөрәктән төшкән булгач, бар дөнья шул бала инде…
– Әмма бала усал! – диде Мостафа һәм, бизгәкле кеше кебек, ашыга-ашыга киенә башлады.
Ике тәрәзә арасындагы көзге турысына килде; башлыгының очларын алдан әйләндереп, артка бәйләп маташты. Аның картузы кызыл тирәле булып, шинель погоннарына сары буяу белән Германия императорының вензеле төшерелгән иде.
Ул тагын: – Бала усал… – диде.
Ул Гайшәгә нәрсәдер сөйләргә теләгән иде, ишектән Хөсәен керде һәм: – Иптәш, ат әзер! – диде.
 

 

3


– Юлны яхшы беләсеңдер бит? – диде Мостафа.
– Белергә беләм дә бит…
Мостафаны авылына илтүче кеше алтмыш яшьлек бабай иде. Алай да җавапны кистереп әйтә алмады: чөнки кырда юлны югалтмый бару шактый читен иде.
Бабай, тынычсызланып, як‑якка карана. Читләрендә бернәрсә дә күренми, тик кар диңгезе генә кайный. Ара‑тирә күренгән сызыклар, чана эзләре – менә бабайның бар ышанычы һәм өмете иде…
– Менә шул коега бездән дүрт чакрым, – диде бабай, – егерме чакрымлап әле артыгы белән барырга…
– Әле дә ерак… – диде Мостафа.
Бераз эндәшми баргач:
– Хода сакласын! Адашмыйк кына, – диде карт. – Хода сакласын… Кайтмыйкмы, дим? Буран артык тилерә бит…
– Барыйк әкертен генә. Анам карчыкны бик күрәсем килә, барыйк. Әйдә, әкренләп…
Бу соңгы сүзләр гүя әллә нинди аһәң белән сөйләнде. Карт моңар сихерләнгән кебек бирелде… Каршысында җәһәннәм яисә кайнап котырып торган диңгез булса да кечерәк иде.
Алар сөйләшми бара.
Мостафа чикмәнгә чорналган, уйлый: ул – кечкенә бала… Төш күрә: әллә нинди канатлы һәм бик матур балалар белән уйный. Алар аны тарткалый… этә… уяна – анасы аны үбеп-үбеп елый:
– Күзем нурым! Атаң мине сөрә… Каласың, бәгырем! – ди.
Атасы читтәрәк көтеп тора:
– Күрештең, – кулы белән күрсәтеп, – юлыңны кара! – ди.
Ул вакытта Мостафа алты гына яшьтә булса да, шулвакыт күргәннәрен бик ваклап хәтерли иде.
Мәсәлән, ул вакытта, йокысыннан уянган чакта, битенә тамган күз яшьләренең кайнарлыгын һәм шул кайнар күз яшьләрен анасының чыланып беткән яулык белән сөртеп маташуын, хәтта яулыкның төсе зәңгәр булып, читләре ак икәнлеген хәзер дә ачык хәтерли. Узган төннән бирле гүя шул кайнар тамчылар тагын аның битенә тама һәм пешерә… Анасы, куркынган һәм аптыраган хәлдә, чыланган яулыгы белән аларны сөртә…
– Анаң безне сөймәде, икенче иргә китте…
Менә ул вакытларда – анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда – атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына ниндидер салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.
Ул анасыннан бизгәнмени инде? Әйе, ул үзен тудырган һәм бишеге янында басып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне «балам» дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!
Ул яшьрәк вакытында:
– Син минем анам түгел! – ди иде. Хәтта бервакыт йөзенә көл бәргән иде. Аны котырттылар: – Мокай килгән! Битенә көл бәр!. – Әйдә!..
Болар һәммәсе – яшь вакытында, әмма зур булгач? Менә хәзер аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да – үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш, атасы үлгәч тә, анасыннан гафу сорамавы, һаман аңар илтифатсызлыгы һәм салкын мөгамәләсе өчен иде…
Төш вакыты узган, буран һаман дулый… Карт бик дикъкатьле һәм җанлы күренә иде.
– Ярты юлны килгәнбездер? – диде Мостафа.
– Артык булыр… Ястү вакытларында җитәрбез, – диде карт һәм янә өстәде: – Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр… Сагынгандыр… Дүрт ел бит!
– Егерме ел… Ләкин бүген кайтасымны белми ул…
Карт бераз уйга калды.
– Аналар белә… Алар сизә… – диде.
Мостафа эндәшмәде. Ахшам вакыты. Әкрен генә караңгы төшә иде.
Мостафаның хыяллары күзенә күренгән кебек була. Гүя сөйли дә иделәр.
Ул чикмәнгә бөркәнгән, анасы, аның күзенә карап, әкрен генә сөйли:
– Мостафа! Күз нурым, анаң булам… Ник килмисең? Кил, үбим, бәгырем… Ачуланмыйм, битемә көл бәрүеңә дә ачуланмыйм… Кил, үбим дә, бер генә мәртәбә «анам» дип әйт!..
Мостафа анасының аягына ташланырга дип чикмәнне ача… Күз алдында – очсызкырыйсыз караңгылык кына… Бураннан каплана, тагын шул таныш чырай, таныш тавышлар…
Ул Мостафага чана яныннан җәяүләп килгән шикелле күренә… Куәтле һәм кискен җилдән аерылып та, Мостафаның колагы яныннан искән әллә нинди йомшак, шәфкатьле җил агымы, киңәшеп кенә:
– Әйт! Анам дип әйт… Егерме ел инде… Ишетәсеңме?!. – ди иде.
Алда, әллә кайларда, диңгез аркылы күренгән төсле тымызык һәм төмсә ут шәүләләре чагылып тора; Мостафаның колагына, ерактан, кичәнең караңгылыгына кушылып, үзалдына бер моң һәм зар белән көйли торган тавышлар ишетелә башлады… Этләр өрә иде…

 

 

 

 

4

 

 

 


Ахшам үтте. Буранның котыруына карамыйча, капкадан йөри иделәр… Хатыннар берсе килеп кергәндә, икенчесе бик кайгылы кыяфәттә чыгып бара һәм күңелсез генә берәр сүз катыша иде…
Тәрәзә алдына яткан сары эт, зур һәм кара күзләрен сөзеп, килгәнне каршы ала, киткәнне күзләре белән озата иде. Ул гүя кайгылы иде… Аның сөйгән тәрбиячесе хуҗа хатын бу кич инде үлемнең куркынычлы арасында сугыла иде…
…Аның яме киткән, төсе балавыз кебек саргайган, күзләре төпкә баткан, кул һәм аягы салкын, күкрәге, бер кабарып, бер төшеп, авыр‑авыр сулый. Бичара хатынның хәяттән өлеше бетеп килә иде…
Илле ел тәнен, уен идарә иткән җан үзенең иске тонык тәрәзә кебек күзләреннән кемгәдер актык мәртәбә карап, тынычланып китәсе килә иде. Бичара хатын, кызганыч ана, күзләре белән нидер эзли, нидер юксына, кемнедер күрмичә үләсе килми, торып-торып:
– Килмәдеме?.. – дип сорый иде.
Кызы Фатыйма бертуктамый елый.
Анасының бер тәүлектән бирле кабатлаган шушы «килмәдеме» соравы аның күңелендә әллә нинди тирән һәм иске җәрәхәтләрне яңадан ача иде…
Өч атнадан бирле авырып яткан анасы узган кич беренче мәртәбә төн уртасында:
– Фатыйма! Тор. Тизрәк чыгып кара… Килмәдеме? – дип аны куркыткан иде.
Менә шуннан бирле һаман көтә… Көн уртасында инде сабырсызлык күрсәтә һәм саташа башлады.
Икенде белән ахшам арасында тартышып-тартышып елады: гүя кайдадыр аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буе күрешә алмый, кемнәрдер күрештерми, имеш. Хәзер ул актык сулышында актык бурычын түләргә, анасы белән күздән мәхәббәт яшьләре түгешергә килгән, имеш, ләкин… бичараны кертмиләр, әллә кайларга кайтарып җибәрәләр, имеш…
Ахшам вакытында аның тавышы беткән иде инде. Шулай да һаман әлеге «килмәдеме» дигән сүзләрне күзләре, иреннәре белән аңлатырга тырыша иде…
Бичара ана! Биш‑ун сулыш, һәрберсе газап.
Шәфкатьле ана! Бу кадәр хәсрәт кичерергә тиеш түгел иде. Әй, мәрхәмәтле ана! Соңгы сәгатьләреңдә генә «аны» онытсаң иде…
Ананың инде кул-аяклары сизми, кузгалмый, алар салкын һәм авыр ташлар кебек… Ул диңгез төбенә төшеп бара… Ә диңгез һаман салкыная… Ләкин… аһ, ялгыз гына… «Ул» да янында булса иде…
Чү! Ишек катында кемнәр?
Ишек ачылды. Керделәр… Ике кеше…
Берсе катып калды… Тезләнде… Елаган тавыш белән:
– Анам!.. – дип кычкырып җибәрде дә карчыкның күкрәгенә йөзен куеп елый башлады…
Бу Мостафа иде.
– Килдем… Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара! Анам, җаным, күзем… Анам! – дип акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде… Ул гүя үпкәләгән иде. Аһ!.. Бер генә карасын!..
Ләкин ул инде карый алмый иде…
Тышта буран һаман дулый иде…
 

 

 

 

 

Шәриф КАМАЛ

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар