Логотип «Мәйдан» журналы

Боз өстендә ялгыз малай

Безнең өй каршында ук буа бар.

Дөресрәге, бар иде. Элегрәк, язын ташкыннар ташып үткәннән соң, урманнан төшкән кар сулары челтер-челтер йөгереп узгач, авыл халкы бердәй күтәрелеп, ат-арбалар белән кәс ташып, читән-чыбык катнаштырып күпер алдына җыйнак кына бер буа буып куяр иде. Без үскән йортның капкасы терәлеп диярлек ачылгангадыр инде, тора-бара «Гыймран буасы» дип аталган бу сулык, көз кердисә, авылның каз-үрдәктән ишлерәк эрелеваклы бала-чагасы өчен чын мәгънәсендә «халык шугалагына» әверелә иде. Бу элегрәк шулай иде.
Мин хәзер атам-анам йортында кунак кына. Менә бүген дә, газета эшләре белән тирә-юнь авылларда йөреп арыганнан соң, туган нигезгә сугылып чыгарга булган идем: хәл-әхвәлләр хакында сөйләшеп, чәйләр эчеп хушлашкач, өйдә берәрсе юлга чыгар алдыннан гына була торган тынлык урнашты.
— Ничек инде, кунып та китмисеңмени? — дип, бер яктан икенче якка әнкәй чыгып йөри. — Ниләр генә җибәрим соң күчтәнәчкә, берниләр дә юк, ичмасам. Бигрәк тизгә икән! Һәм аннан тезеп китә: — Аягың бигрәк юка икән, юлга шулай чыгалармыни? Кая гына куйдым соң, сиңа дип атап бәйләп куйган чөлкәм бар иде бит югыйсә. Йон бияләй кирәк түгелме?
— Юк, юк, әнкәй, — дим мин, ничек тә аны тынычландырырга тырышып. — Берни кирәк түгел... Барысы да бар...
— Ал, ал, ни бирсәләр — шуны ал син, — дип сүзгә кушыла әткәй, ишегалдына караган тәрәзә яктысына күтәргән «Авыл утлары»ннан аерылмыйча гына уенын-чынын бергә кушып. — Сандык ачылганда алып кал.
Үзем картларны тыңлыйм, үзем урам як тәрәзә аша буаны күзәтәм. Буа дисәң, хәтерең калыр — аның бер исеме генә инде. Аны быел буып та тормаганнар. Ләм, сырганаклар басып бетергән төбендә, аның да урта бер төшендә аяк чылатырлык уентык су боз булып каткан. Шул боз уртасында бер малай басып тора. Безнең күрше егете Ильяс ул.
Егет булмый ни. Ильяс өченчеме, дүртенчеме класста укый ич инде: Индус белән Фәниянең икенче малайлары, зурысы хәрби хезмәттә. Менә ботинкалы конькие белән талпынып китә дә колач киңлеге шугалагының икенче башына барып төртелә. Тагын икенче якка борылып талпынып китә. Бер-ике адым атлау белән аргы башка барып җиткәч, «бетте дәмени әле» дигәндәй аптырап, күзлеген борыны өстенә күтәреп куя. Күтәреп куя да беркавым яр буендагы корып ауган өянкеләргә, ялан-кырлар ягына карап уйланып тора. Ни уйлый ул? Икеләнми әйтә алам: «менә шушы ярлар боз белән тулып торсын иде» дип күз алдына китерәдер бу минутларда Ильяс. Аның да телевизор-кинолардан күргән үз тиңнәре кебек очынып-очынып шуып китәсе, хоккей уйныйсы киләдер бу минутларда.
Мин түзмәдем, киртләч-киртләч катканаклы урамны бер-ике генә сикереп үттем дә, чалбар балакларына сырганаклар ябышмасын диебрәк, тар гына сукмак кебек җирдән күрше егете янына төшеп киттем.
— Нихәл, Ильяс, шуып буламы соң? — дим булдырган хәтле дустанә тавыш белән.
— Өйрәнеп кенә киләм әле. Күнекмәгәч, аяклар арый.
— Ничава, болай булса, күнегер.
— Бозы бәләкәйрәк шул.
Бөтенләй үк «юк» дими Ильяс, күрәсең, ул моннан да зуррагын өмет тә итми.
— Иптәшләрең дә күренми нишләптер?
— ...абый килермен дигән иде дә, күренми шул әле.
Ильяс кем турында әйтергә теләгәндер, исемен ишетми калдым. Шулай да сорап куйдым:
— Зурмы соң әле ул?
— Сигезенчедә укый инде. Башка кеше юк ич.
Аннары Ильясның күзләре нурланып китте.
— Ну, килсә, уйнар идек инде... — Соңгы сүзен ул сузып әйтте: — Кә-шә-кә-ле. Былтыр килгән иде югыйсә.
Бу сүзләре белән ул мине тетрәндереп җибәрде. «Их, сабый күңеле, — дип уйлап куйдым мин шулчак үзалдыма. — Никадәрле беркатлы һәм ышанучан әле син. Синең өмет йолдызың нинди якты әле. Синең бик тә, бик тә бәхетле булуың өчен конькида шуарлык уч төбе хәтле боз кисәге һәм бер иптәш тә җитә ләбаса. Сиңа шунысы да җитә, сиңа артыгы кирәк түгел. Әмма ялгызлык, тәгәрәшеп уйнарлык җан дустың булмау синең күңелеңә авыр таш булып ятмас микән? Ятмасын иде».
Һәм мин үзебезнең балачакны искә төшердем. Беләсеңме син, Ильяс, без менә шушы буа бозында егерме-утыз бала-чага, гөж килеп, агач тамырыннан үзебез юнып эшләгән шарны үзебез урманнан алып кайткан кәшәкәләр белән куып уйный идек. Аягыбызда олтанлы киез итек иде, синеке кебек конькилар төшкә дә кермәле түгел иде. Әмма без синнән бәхетлерәк булганбыз икән. Чөнки без егерме-утыз идек, күп идек. Кызык иде безгә. Ә син юк бозыңда килмәгән (?) абыеңны көтеп йөрисең. Оят булса да синең белән кәшәкәле уйнар идем мин, бәләкәч күршем. Тик икебез сыярлык шугалак бозы да юк икән шул син яшәгән туган авылда. Ильяс, олы кайгыңны дөньяга чәчүем өчен гафу ит, син аңларсың мине. Бу минем дә олы кайгым иде. Ышан, нәни дустым!
 
2000

Наис ГАМБӘР

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

 

 

 

Комментарийлар