Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхетле килен (сатирик бәянның ахыры)

Сатирик бәян.

Апуш дигәч тә, сүз кечкенә Тукай турында бара, дип уйлый күрмәгез тагын! Юк, бу бөтенләй икенче Апуш, олы Апуш, режиссер Апуш, ул халык театрларында тамаша-спектакльләр куеп йөри. Болай ул бик начар кеше дә түгел, тик әзрәк эчү кебек начар гадәт боза иде үзен. Юк, спектакль куйганда ул бер тамчы да эчми, бары тик премьера көнне генә эчеп юкка чыга. Шуннан соң инде аны эшеннән куалар, ә ул башка районга барып төпләнә. Аннан да куылгач, бер-ике айга калада яшәп ала. Анда таныш дус-ишләренең башларын катырып бетергәч, вокзал тирәсендә бөтерелә башлый, шунда яшәп, шунда үзенә икмәк таба. Ә быел аңа чын бәхет елмайды. Дәүләт Думасына сайлаулар узарга тора. Ташурин исемле бер адәм (депутатлыкка кандидат) аны үзенә ярдәмче итеп алды. Ул әлеге шәхеснең төсле сурәте төшерелгән листовкаларны подъезддагы почта яшекләренә таратып йөрде. Көненә – йөз тәңкә. Билгеле, бу Апуш өчен начар түгел: яртысы ашарга, яртысы эчүгә китә иде.
Көннәрдән бер көнне ул, листовкаларын күтәреп, Мәйсәрә яши торган йортка да килеп керде. Шул макулатураны (бер кирәкмәгәнгә күпме кәгазь әрәм итәләр!) почта яшекләренә бүлгәләп тараткач, аның күзе ачык калган бер фатир ишегенә төште. Апуш ике уйлап тормады, шунда кереп китте. Кулы бер дә тик тормый иде егетнең, урлашудан баш тартканы юк!
Апуш кергән җир – Мәйсәрәләр фатиры иде. Өй алдында беркем дә күренми. Аның күзе көзге каршында торган затлы радиотелефонга төште. Бер-ике, өч меңгә сатып җибәрергә булыр иде моны. Ләкин ул аны сыпырта алмый калды: күрше бүлмәдән Мәйсәрә килеп чыкты...
Ташуринга тавыш бирегез,
Ул – лаеклы кандидат.
Аны депутат итеп
Күрергә һәркем рад! – дип сайрарга тотынды ул, үзенең керү максатын яшерергә теләп.
– Абау! Кем син?! – Чынлап та, кем соң бу? Каралып беткән «шуртый-муртый», җиңнәре ашалган вельвет күлмәк кигән, башына фетр эшләпә элгән бу сәер кунак, беренче карауга, шактый каршылыклы уйлар тудыра иде. Аны күргәч, ничектер уңайсыз булып китә, хәтта тәннәр чымырдап куя...
Агитатор хуҗабикәне күреп шаклар катты! Бу аның өчен шактый якын кеше, сөекле җан җанашы Мәйсәрә иде. Ул Бәбидә бер ел эшләп китте, «Зәңгәр шәл»не куйды. Мәйсәрә Мәйсәрәне, ә Апуш Булатны (рольләргә егетләр табуы кыен, шуңар күрә үзенә уйнарга туры килде!) уйнады. Спектакль барып чыкмады, Булат качты. Тик Бәбиләргә бурычлы булып калмады: мәхәббәт уены уйнап, Мәйсәрәгә бәби ясап калдырды...
– Мәйсәрә!!! – Бу илаһи сүз, илаһи исем тормышында күпме газап күргән бәхетсез Апушның йөрәк түреннән атылып чыкты. Курчак кебек киенгән, рәхәтлеккә, мул тормышка тиенгән яшь, таныш хатынны күрү үзе бер чын бәхет түгелме соң?!
– Син мине каян беләсең?!
– Мәйсәрәм! Җанкисәгем! – дип өзгәләнде Апуш. – Булатың кайтты, бүләк алып кайтты! – Ул куен кесәсеннән тапланып беткән ниндидер бер кулъяулык тартып чыгарды һәм шуның белән имитация ясап, аны Мәйсәрәгә ыргытты. Хуҗа хатын, чырылдап, кырыйга сикерде. Апуш, эшләпәсен салып, Мәйсәрә алдында тезләнде.
– Апуш! Габдул! Синме бу?!
– Сәлам бирдек сиңа, Сәхипҗамал, – диде җор телле егет, – янә минем сәламемне ал!
Кемне кемне, ләкин Апушны көтмәгән иде ул!
– Син нишләп йөрисең монда?
– Синең йөзкәеңне күрергә зар-интизар,
Синең өчен утка кердем, суга баттым,
Газап кичтем, яндым-көйдем Фәрхад кеби...
– Артист!
– Синең буең, җаныкаем, зифа үсә,
Минем йөрәк-бәгъремне шулар кисә.
Һич исемнән чыкмыйсың көндез-кичә,
О, Мәйсәрә!
Апуш, шуышып барып, Мәйсәрәнең кулларыннан үпте. Күкрәгеннән дә үбәргә теләгән иде, тик Мәйсәрә анысына ирек бирмәде. Апушны монда күрергә теләми иде ул. Шул сәбәпле, шау-шулы премьерадан соң, бер төрле киеренкелек килеп чыкты, хуҗа хатын элеккеге сөяркәсенә битараф булуын сиздертте. Аның бу тәкәббер кыяфәтендә: «Нишләп йөрисең монда, бар, тизрәк табаның ялтырат!» – дигән аермачык мәгънә ярылып ята иде.
– Теге бала тугандыр бит? – диде Апуш, нәрсә дип әйтергә дә белмәгәч.
– Нинди бала?
– Теге туасы бала!
– Туасы бала туды, атасы гына качты.
– Нишлисең, тормыш бит! – дип акланды кунак егет.
– Шуннан ни?
– Программа Пи. Ул, чынлап та, минекедер бит инде?
– Юк, синеке түгел.
– Ә кемнеке?
– Беркемнеке дә! Ул – космостагы бала!
– Шулай укмы?!
– Шулай... Бала, бала! – дип үртәнде Мәйсәрә. – Ә нишләп сорамыйсың?
– Нәрсә?
– Ни өчен мин монда яшим? Ирем бармы минем, юкмы?
– Ә, әйе... Ишан кая соң?
– Нинди ишан?
– Ирең, туес?!
– Эшсез калды әле ул, эш эзли.
– Аңлыйм... Кризис... кыскартулар...
– Тиздән кайтып җитәр! Арт сабагыңны укытыр! Ул, беләсеңме, нинди усал, нинди явыз! Збир! – дип куркытты Мәйсәрә. Ялганлады, билгеле. Апуштан котылу өчен генә шулай диде ул.
– Карале, – дип дәште Апуш, – әллә мин монда калыйммы?
– Ничек монда?
– Монда, синең янда. – Ул аны кочмакчы булды, ләкин Мәйсәрә артка чигеп өлгерде. – Пущай, синең ике ирең булсын: берсе закунный, ә берсе мондый... ә?!
Мәйсәрә уйга калды. Апушның уйнак тәкъдиме көлкеле дә, нигезле дә түгел иде. Кинәт фантазиягә бай киленнең башына бөтенләй икенче уй бәреп керде. Каенанасына каршы көрәшер өчен читтән көч, ярдәм эзләгән иде түгелме соң ул?! Менә бит Ходай бирде ул көчне, бирде, ал гына!
– Ә хәзер мине тыңла, – диде ул Апушка. – Беренчедән, син мине онытырга тиеш, мин синең өчен юк. Мин сине яратмыйм, күралмыйм, ир кеше буларак син минем өчен нуль...
– Әйе, мин – тупикка барып туктаган поезд...
– Мәзәккә борма, – дип кырт кисте Мәйсәрә, – синең белән киләчәгемне бәйләргә уйламыйм, бала турында уйлама. Икенчедән...
– Сыпырт моннан Апуш дисеңме!
– Юк, алай димим. Син монда каласың!
– Монда...
– Әйе, монда. Нәрсә, курыктыңмы?
– Юк. Ә ничә көнгә?
– Бер атнага.
– Кем булып?
– Өйдәгеләргә мин сине төрмәдән качып кайткан абыем дип аңлатырмын. Шулай булгач, син өйдәгеләрнең барсын да куркытып, өркетеп, котларын алып торырга тиешсең. Синең ярдәмең белән без каенананы фатирдан куарбыз. Фатир безнеке булачак!
– Аны кугач, мин синең ирең булып каламмы?
– Хайван да инде бу ирләр, ә?! – дип баш чайкады хуҗабикә. – Артыңнан елап калганда, борылып та карамадың. Хәзер комың коела башлагач, Мәйсәрәң кирәк булдымыни?! Ир булып яшәү турындагы хыялыңны башыңнан чыгарып ук ат! Мин сиңа акча түләрмен! Һәм шактый зур күләмдә...
– Күпме?
Мәйсәрә акчаның күләмен кычкырып әйтмәде, Апушның колагына гына пышылдады. Кунак егет канәгать калды булса кирәк, ул чуп итеп Мәйсәрәнең битеннән үбеп алды. Аннан иреннәреннән суырып үпте...
– Үбешә беләсең инде, кабахәт! – диде күптән шундый үбешүне көткән Мәйсәрә. Әйе, теге уҗым бозавы түгел шул инде бу!
Ишек ачык калган иде бит. Менә шуннан, алпан-тилпән атлап, сырхау Мәрьям килеп керде. Күрәсең, яраткан күршесе янында булган, ишекне дә ул ачык калдырган. Мәйсәрә, корт чаккандай, читкә атылды. Апуш исә, берни дә булмагандай, кул биреп, хуҗа хатынның кулын кысты.
– Ходаем! Бу кем инде тагын? – дип сорады каенана һәм чит кешегә текәлеп туктап калды.
– Минме?
– Син инде, син, кем булсын тагын?!
– Апуш. Кечкенә Апуш. Олы Апушның карендәше. Олысы күптән вафат, ә менә кечесе һаман да исән әле.
Мәрьям берни дә аңламады. Каян килеп чыккан бу кеше? Кем бу?
– Әй, килен, килен, – диде ул үпкәләп, – көпә-көндез изге йортымда чит ир белән үбешеп тормасаң, ярамас идемени?! – Аннан ул чалт иттереп төкереп куйды. Шул төкерү Мәйсәрәгә җитә калды.
– Әнкәй, әкрен! – дип тынычландырды ул аны. – Бу чит кеше түгел, ул минем абыем. Без очрашу хөрмәтенә үбештек...
– Абыең?! – Мәрьям ышанмады, билгеле.
– Әйе, бертуган абыем.
– Ничек?
– Безгә авылдан кунакка килде.
– Әйе, виләсәпидкә утырып, – дип такылдады Апуш.
– Бәбидәнме? – дип сорады каенана.
– Бәбидән дә, әбидән дә, – дип өстәде Апуш.
Кунакның шулай кыланып сөйләшүе хуҗа хатында шик тудырды булса кирәк, ул Апушка сөздереп, усал гына карап куйды. Аннан Мәйсәрә ягына борылып:
– Ә нишләп суң әлегә кадәр абыеңның барлыгы турында безгә бернәрсә дә билгеле булмады? – диде. – Сезнең гаиләдә кызлар гына түгелме суң? Әтиең, ир бала тумасмы дип, җиденче кызга хәтле тырышып караса да, нәтиҗәсе булмады дип, үзең үк безгә сөйләгән идең бит?
Ах! Мәйсәрә монысын ук уйлап бетермәгән иде шул. Нәрсә дип әйтергә, ни дип җавап бирергә инде хәзер? Ләкин андый кискен хәлдә калганда баш шөрепләре тагын да яхшырак эшли башлый икән шул, шуңар да җавапны бик тиз тапты килен...
– Абыем минем беренче атадан туган...
– Әйе, әйе, нәкъ шулай. Мин шул беренче әтигә охшаган да инде! – дип өстәде Апуш. Кеше алдарга аңа гына куш икән!
– Төрмәдә утырып кайткан абыйсы турында кемнең сөйлисе килсен дә, аны туганнарына күрсәтәсе килсен, – диде Мәйсәрә. – Абыем биш ел төрмәдә утырып чыкты.
– Да! От звонка до звонка! – Апуш кабат рольгә керә башлады.
– Нәрсә өчен? – дип кызыксынды Мәрьям.
– Э... э... нәрсә өчен әле? – дип сузды Мәйсәрә.
– Каз урлаган өчен, – диде Апуш, «сеңлесе»нә бик тиз ярдәмгә килеп.
– Каз урлаган өчен дә утырталармыни?
– Ну да... 207 нче статья!.. – Бетте! Апуш тәмам рольгә кереп бетте! Ул дөньяда яшәгәнен дә, чит кеше фатирында басып торганын да онытты. Сәнгать, бөек сәнгать тормыш белән хыялый дөнья арасын бер мизгелдә тигезләде дә куйды. Ул күңеле белән хәзер инде монда түгел, ә сәхнәдә, әйтик, шул Бәби авылының тар сәхнәсендә тоткын ролен башкара иде. Йөрәге ялкын кебек яна, күзләре ут булып балкый иде. – Кулыма повестка килеп керүгә үк, йөрәгем әллә нишләп китте. Беттем, мәйтәм, капут! Ну, нишлим, җыендым да киттем төрмәгә. Көн барам, төн барам. Артымнан надзиратель килә... келт-келт атлап... Кылычы үзе хәтле... ялтырап-ялтырап ала... төнге кояш нурларында... – Апуш әзрәк ялгышты. Әйе, бер тапкыр да төрмәдә утырып карамаган кешегә төрмә турында сөйләве җиңел түгел иде шул. – Каршыма... ни... авылдашым Нәби килә. Шундый да шат бу, шундый да шат! Әллә мин утырганга, әллә үзе төрмәдән чыкканга. Нәби, мәйтәм, мин төрмәдә беренче тапкыр гына, монда үзеңне ничек тотарга кирәк дип сорыйм. Беренче көннән үзеңне ничек куйсаң, шулай дәлше китәрсең, ди бу. Аңладым, мәйтәм, Нәби, рәхмәт сиңа, чын авылдаш икән син, әтәч икәнсең, дим... Кердем камерага. Утырганнар, мин сиңа әйтим, ата төрмәчеләр...сәндерәгә тезелешеп... Арт төртергә дә урын юк. Ләкин берсеннән дә курыкмадым! «А  ну-ка, встать!» – дип кычкырдым мин боларга. – Апушның хикмәтләрен тыңлый-тыңлый, акрын гына арт ягына, ягъни урындыкка чүгә барган Мәрьям куркуыннан сикереп үк торды, хәтта моның чи ялган икәнлеген аңлаган Мәйсәрә дә, ирексездән, сагая калды. – Күрәм...барсы да торып басты! Арада берсе генә утырып калды. Ник басмыйсың, дип сорадым аңардан? Миңа, брат, ярамый, мин петух, ди бу. Шуннан әйттем дә салдым, малай! Отныне, мәйтәм, я здис буду петухом...
Кирәгеннән артык хисләнгән Апуш, сөйли-сөйли, өстәлгә үк менеп басты. Бу яктан алар Озын Бәдри белән шактый охшашлар иде.
– Ә... ә... ә... – Апушның дәртле вә куәтле чыгышы Мәрьямгә җитә калды, күрәсең, ул буыла һәм тотлыга ук башлады.
– Әнкәй!
– Ә...
– Абый безгә торырга дип килгән.
– Ә... кай... чанга... кадәр? – дип сорады коты очкан каенана.
– Загранпаспорт алганчы.
– Кая китә?
– Монголиягә...
– Ие... оорр... оорр... оорр... ор... – Апуш шул як халыкларына гына хас булган тамак җыруына күчте. Гаҗәп! Бирсә дә бирә икән Ходай кешегә талантны!
– Нигә... анда?
– Жириновский җибәрә.
– Ә... аны... хәзер үк... алып булмыймы?
– Юк. Аның эше бик күп. Берәр айга сузылыр, мөгаен. Син каршы түгелдер ич?
Каршы, билгеле, ничек каршы булмасын ди! Ләкин мондый куркыныч тип алдында үз сүзеңне кычкырып әйтү үлем белән бер тоелды. Шуңар күрә Мәрьям бер сүз дә дәшмәде. Кәҗә мамыгыннан тегелгән дәү башмакларын шыштырдатып, ул тагын өйдән чыгып китте. Көн кебек ачык: ул кабат күршесе янына чапты.
Мәйсәрә Апушка мактау сүзләре яудырды. Маладис! Үзенә бирелгән рольне яхшы итеп, җиренә җиткереп уйнады! Артист дисәң дә артист инде! Ләкин озак мактанышып торырга рәт чыкмады: күрше бүлмәдә кабат бала еларга тотынды. Килен бала янына чапты, Апуш исә, авыз эченнән бишек көен көйләп, аның артыннан иярде...
 
* * *
Фирганә... атылып керде!
Шулай итеп бары тик бөек полководецлар яисә явыз каенаналар гына бәреп керә алалар. Фирганә дә шулар исемлегеннән иде.
– Кая ул бандит?! – дип акырды яранын (Мәрьямне!) артыннан иярткән Бәдри. – Жәлке! Мылтыгым юк! Атар идем, билләһи!
– Ашыкма инде! – дип сөйләнде Мәрьям.
– Кая дошманнар?!
– Әле генә монда калдылар. – Йокы бүлмәсеннән пышылдашкан тавышлар килде. – Теге бүлмәдә, ахрысы...
– Иманым камил, ул аның абыйсы түгел...
– Кеме?
– Сөяркәсе!
– Ә?!
– Баланың атасы!
Бу сүзләр Мәрьямгә көчле тәэсир итте булса кирәк, ул, дулкынланып, өстәл өстендә торган су савытына ябышты. Әлеге савытны, белгәнегезчә, бәхетле килен инде күптән агулап вә сихерләп өлгергән иде.
– Ни бу?! – Фирганә су савытына ябышты.
– Савыт.
– Савыт икәнен үзем дә күрәм. Эчендә нәрсә аның?
– Судыр...
– Сидр?!
– Су дим, су.
– Сихерләнгән суга охшаган. Агу-мазар булмасын. Тикшертеп карарга кирәк... лабораториядә...
– Кит аннан! – Мәрьям савытны тиз генә өстәл өстенә шудырды.
– Китәсе юк! Ышан хәзерге киленнәргә!
– Мин моңардан эчтем инде...берничә йотым...
– Да-а?! Башың әйләнәме?
– Әйләнә. Башымның әйләнмәгән чагы юк.
– Тамагың кибәме?
– Кибә. Кипмәгән чагы юк.
– Колагың ишетәме?
– Ә?!
– Колагың ишетәме, дим, саңгырау?
– Ишетә... яртылаш...
– Әһә! Бу беренче симптомнар...
– Ә нәрсә?
– Ике көннән тәгәрәп үләсең.
– Алла! Нишләргә суң инде?
– Киленеңне һәм аның сөяркәсен фаш итәр өчен стратегик план төзергә кирәк.
– Нинди план ул?
– Мине тыңла!
– Тыңлыйм...
– Хәзер үк урыныңа барып ят.
– Ятам...
– Как будты... сиңа агу эчергәннәр, как будты син үлеп ятасың...
– Ә мин, чынлап та, үлеп ятаммы?
– Мин әйтмичә, үлмисең. Мөмкин хәтле катырак ыңгыраш, саташ... йәле, ыңгырашып карале!
– Ә ничек? Мин... булдыра алмыйм...
– Минем кебек җиде ай буе реанимациядә ятсаң, ыңгыраша белер идең син! – Бәдри бер каты итеп сүгенеп алды да Мәрьямнең аяк артына китереп типте. Күршесеннән мондый ук этлекне көтмәгән Мәрьям, ыңгырашып, сыгылып төште. Бәхетсез хатынның күзләреннән зәңгәр очкыннар атылып чыкты.
– Үтерәсең ич! – дип күз яшьләре белән елады ул.
– Менә миңа именны шул кирәк тә инде!
– Збир!
– Бар! – дип әмер бирде Бәдри. – Тиз генә урныңа ят, кирәгең чыккач, торгызырмын, терелтермен мин сине!
– Кайчан? Ике көннәнме? – дип ыңгырашты Мәрьям.
– Юк, ике сәгатьтән!
Мәрьям көч-хәл белән урынына барып ятуга, Фирганә, кулын-кулга атландырып, хәрби позага басты. Кашлар кысылган, чырай – кырыс! Кирәгеннән артык. Ул йокы бүлмәсеннән яшьләрнең чыкканын көтте. Ләкин аның бу хәрби планын чак кына икенче бер кеше, кан дошманының назлы кияве Вилдан бозмыйча калды. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул вакыт «уҗым бозау»ы кайтып керде. Өйдә нинди давыл, нинди гарасат купканын аңламаган һәм аңларга да теләмәгән Вилдан, Бәдрине күргәч, башта чыгып таярга да уйлады. Ләкин Фирганә аны шундук туктатты. Полководец солдатсыз сугыша алмый бит инде!
– Вилдан, кил әле минем яныма!
– Тыңлыйм! – Вилдан аңа чак кына честь бирмәде.
– Син хатыныңны яратасыңмы?
– Хатынны кем яратмый инде, яратам, билгеле.
– Яратам, яратам! – дип үртәп алды аны Бәдри. – Әнә яраткан хатының, бикләнеп, йокы бүлмәңдә сөяркәсен кабул итеп ята...
Шундый кызык шәхесләр була: алар хәтта үлем хәбәрен дә (әйтерсең, ашарга чакыралар!) сабыр һәм тыныч кабул итә беләләр. Мондый аяныч хәбәрдән соң да Вилданның бәхетле түгәрәк чыраенда әллә ни зур үзгәреш сизелмәде: бары тик аның сул күзе генә тартышып куйды. Ансын да әле сизгән кеше сизде, сизмәгәне сизмәде.
– Нигә чыраең сытмыйсың? – Вилдан, моңсу гына чыраен сытып, яшьләр шыбырдашкан бүлмә тарафына карап катты.
– Бул-у-улмас! – Бозау мө-ө-грәде.
– Буласы юк, булган инде! Безгә һөҗүмгә күчәргә кирәк!
– Миңа... нишләргә?
– «Әйт, дускаем, әйт...» – дип көйләде Бәдри. – Чыраеңны бик каты сытып, бөтен булган явызлыгыңны йөзеңә чыгарып, һө-ө-җүмгә ташланырга!
– Нишлим, күрше апа?!
– Бүлмәдән сөяркәсен куып чыгар да тукмаклап ат!
– Ә ничек? Мин бит... – диде Вилдан. Ул бик нык кыенсына иде. Аның гомердә дә кеше кыйнаганы булмады.
– Сөекле хатыныңнан колак кагасың килмәсә, дошманыңны тукмарга туры килер! – дип котыртты аны полководец.
– Ә анда... чынлап та сөяркәме соң?
– Юк, аю утыра анда.
– Аю? Аю белән килгәнмени?
– Ахмак! Кем инде өйгә аю ияртеп килсен! Аюга охшаган явыз бәндә утыра хатының янында!
– Шул тиклем... дәүмени?! – Вилданның куркудан ияк аслары калтыранды.
– Бар! Егасың син аны! Бар, курыкмыйча өсләренә бар!
– Барам да... бит... тик... каян алырга ул кыюлыкны?..
Яшь «солдат»ның, йодрык төйнәп, белмәгән, күрмәгән дошманына каршы кискен һөҗүмгә баруы ниндидер курчак уенын хәтерләтә иде. Фирганә дә артист, сәхнәдә түгел, билгеле, тормышта! Ул өстәл өстендә аунап яткан гламур журналны тиз генә төреп алды да шуңардан быргы ясап, «тыры-ту-ту-тыры-ту-ту» дип кычкырта да башлады. Рядовой Вилданны марш бастырып, аны һөҗүмгә өндәве иде бу. Кыю сугышчы борыны белән калын ишеккә, ягъни дошманнар бастионына килеп терәлде. Ә бу бастионны җимерер өчен пушка да, яисә атом бомбасы да кирәкми, моның өчен фәкать кыюлык һәм бары тик кыюлык кына кирәк иде. Вилдан ишеккә типкәндәй итте. Ни хикмәт, ишек бик тиз ачылды, һәм ул, абынып, бусага төбендә ауды. Мәйсәрә аның өстеннән атлап, зал ягына атылды. Ул Фирганә белән чак кына борынга-борын бәрелешмәде.
– Ә!!! – Мәйсәрә дә кирәксә сугышчан позага да баса белә иде. – Менә кем котырта икән минем газиз иремне! Сез әле һаман да кеше тормышына тыкшынып йөрүдән туймадыгызмы?!
Бәдри эндәшмәде. Дәшмәү – стратегик һөҗүмнең аерым бер төре, ягъни уңышлы ысулы иде. Ул таш йоткан каз сыман, бүртенеп-китеп, өстәлдәге агулы савытка ябышты һәм аны, ачык рәвештә, «үзәк мәйдан»га күчерде. Тормышта ул хуҗабикә, «сугышта» исә Чапай, өстәл өсте аның өчен хәрби карта, ә йомарланган журнал сугышчан быргы иде.
– Бу савытны күрәсеңме? – дип сорады ул Мәйсәрәдән.
– Күрәм...
– Нинди савыт ул?
– Нинди савыт... касә...
– Юк, җанкай, бу агуланган савыт. Син шушы нәстәдән каенанаңа агу эчертеп, аны аяныч үлемгә дучар иттең. Анаң хәзер урында ята – соңгы сулышларын сулый...
– Әни! – Үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Бусы Вилдан иде. – Үлмә! Әгәр син үлсәң, мине дә үтерәчәкләр... – Бу урында, пьеса җанры буенча, герой йөгереп торып китәргә тиеш! Әнисе янына! Һәм ул шулай эшләде дә, ләкин хәйләкәр Мәйсәрә иренә аяк чалып өлгерде, герой борыны белән диван чатына барып кадалды, ул шулай итеп дзот тишеген капларга өлгерде.
Ләкин шул чакны окоптан икенче бер дошман, ягъни Апуш дус атылып чыкты. Ул озак уйлап тормады, савыттагы агулы сыекчаны тотты да эчте: голт-голт-голт...
– Апуш! Абый! – дип кычкырды котлары очкан Мәйсәрә.
– Шушымы инде синең абыең? – дип көлде Бәдри. – Төрмәдән качкан бертуган сөяркәң!
– Ух! – дип шатланды Апуш. – Башкайларым җиңеләеп китте! Спирт, ахрысы, бу!
– Спирт түгел, агу ул, җаным, а-агу! – диде Фирганә.
Апуш чак кына эчкәнен кире чыгармады, буыла-буыла укшыды.
– Ике-өч сәгатьтән тучны ычкынасың, – дип дәвам итте Фирганә, эшнең шулай барганына бик нык сөенеп. – Чыраең ак кәгазь кебек агарды, вупшым, не важный чыраең!
– Ты че, мать, охамила?! – Апуш каты итеп өстәлгә китереп сукты, Бәдринең ияк астына йодрыгын терәде.
– Син нәрсә, миңа кул күтәреп маташасыңмы?! – дип чәрелдәде хатын. – Вилдан, тор әле, тор, чәпә шуңа берне, чәпә!!!
Баядан бирле идәндә мәтәлеп яткан Вилдан көч-хәл белән урныннан күтәрелде. Үз гомерендә чебен дә үтермәгән сабыр ир-егет (чебенне нишләп үтермисең, дип сорагач, алар да бит җан ияләре – яшәсеннәр, дип җавап биргән!) тик торганнан гына кешегә сугарга теләмәде. Ләкин ул солдат, ә Фирганә – командир, ә солдат командирның әмеренә буйсынырга тиеш. Вилдан Апуш каршына килеп, аңа ничектер кулы белән селтәнгән булды...
– Бирәм берне, чөнки бирергә куштылар! – Тик бу селтәнү дә әлеге дә баягы шул чебен кууны гына хәтерләтте. Апуш, иелеп калып, аның иягенә ямады. Вилдан мәтәлеп китте...
– Ты че в натуре! – дип үкерде Апуш. – Да я пять годков сидел, от звонка до звонка, 30 км топтал. Я срок матал, пайку хавал. А ты че в натуре в жизни видел?! Ты, братуха-кентуха, на кого бочку катишь?! Ты че на меня наезжать стал, да?! Ты, давай, фильтруй свой базар! – Вилданның чырае качты. Апуш тантана итте. Үз гомерендә күпне күргән Фирганә дә аптырап калды, каушап төште. Әйе, болай гына җиңәм димә, икән бу төрмә кошын! Вилданга ышаныч юк: коты ботына төште мескеннең. Әйе, эшләр начар. Ләкин бөек полководец бер нәрсәне яхшы белә: һөҗүмгә каршы һөҗүм итәргә кирәк. Шулчак аның башына яңа бер уй килде, һәм шул уен тормышка ашырыр өчен, ул фатирына чыгып чапты. Эш шунда ки, аның улы Дамир хокук саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итә иде. Кызганычка каршы, ул өйдә юк, көн-төн эшли, җинаять эшләрен ача. Ләкин аның пистолеты бар (ул өйдә, шүрлектә генә ята!), чын түгел, билгеле, газ пистолеты. Карап торышка, ул чынга охшаган, аның белән теләсә нинди явыз җинаятьчене дә урнына утыртырга була. Вилданга төрмә вәгазе укып торган Апуш, пистолет тотып кергән Бәдрине күргәч, башта кая кереп качарга да белмәде. Моны ук көтмәгән иде инде ул, бу кадәре ул уйнаган пьеса текстына да кермәгән иде. Хәтта баядан бирле шырык-шырык көлеп торган чая килен дә, каушап, тынып калды.
– Кулың күтәр, контра!
– Аңламадым... апа...
– Хенде хох!
Апуш, әсирлеккә төшкән немец фашисты сыман, җәһәт кенә кулларын күтәрде. Бу хәтәр хатын белән шаярырга ярамаганын бик тиз аңлап алды ул. Бернигә дә карамый – ата!
– Кем җибәрде монда сине? Кайсы төрмәдән качтың? – Фирганә (җирбит!) тоткыннан сорау ала башлады. – Атам! Кая документларың?
– Да! Кая синең документларың? – Куркуыннан үлә язган Вилданга да, ниһаять, җан керде. Ул тикшерү эшләрен ачып җибәргән күрше апасына ярдәмгә ашыкты. Кешеләр судта шаһит булудан, явыз җинаятьченең үч алуыннан куркалар, ә менә Вилдан хәзер курыкмый, ул кыю, ул батыр!
– Менә монда! – Апуш кулы белән ыштан төбенә күрсәтте. Үзешчән артистлардан аермалы буларак, ул импровизация дигән ысулга да бик маһир иде. Ул шуңар башкаларны да өйрәтеп карады. Ләкин андый сәләт, билгели ки, табигатьтән килә, ул хәтта профессиональ театр артистларында да сирәк була. Акырып-бакырып уйнарга өйрәнгәннәр! Ә нинди артист акыра? Уйный белмәгән, уен ирке табалмаган артист! Ә Апуш акырмады, тыныч кына әйтте. Фирганә каушады. Ләкин корал төбәлгән. Пистолет атарга да мөмкин: куллар кабат өскә күтәрелде...
– Акча бирсәң... барсын да сүләп бирәм...
– Бирәм! Сүлә генә! – диде Фирганә.
– Абый! – Мәйсәрә ярсыды. Ул эшнең кая таба барганын аңлый башлады. Тикшерү дәвам итте. Тикшерүче Мәйсәрәгә төртеп күрсәтте...
– Бу сиңа кем? Сеңлеңме?
– Юк. Беренче мәхәббәтем...
– Сөяркәң, значит!
– Пачти...
– Ах! – Бусы Вилдан. Бер көн эчендә күпме газап, күпме тетрәнү...
 
Мәрьям барсын да тыңлап ятты.
Аңлады ул шул чагында, үзенең ялгышын аңлады, бу киленнән бүтән яхшылык көтмәячәген яхшы аңлады. Гомер буе шулай беркатлы кеше булды, кешеләргә ышанды. Кешеләргә гел яхшылык эшләргә тырышты, ә ул яхшылык ни өчендер үзенә яманлык булып кайтты. Хәзер инде ул ныклы бер фикергә килде: килен белән юлны өзәргә кирәк.
– Күңелем сизенгән иде аны, – диде ул, яткан урыныннан чыгып, – мондагы гамәлләрнең чиста түгеллеген...
– Әнкәй, син ничек тора алдың соң әле, паралич суккан кеше шулай аяклап йөри ала димени! – дигән сүзләр белән каршы алды аны килен. Әйе, бу сүзләрдә ниндидер мәкер, ниндидер астыртын киная ята иде! Моны фәкать каенанасын нык сөймәгән явыз килен генә әйтә ала.
– Гаделсезлек, килен, кешене гүрдән дә торгыза ул...
Ул арада тикшерү эшләре дәвам итте. Тикшерүче гаепләнүчегә хәтәр сорауларын яудырды:
– Кем котыртты сине бу гамәлгә?
– Мәйсәрә, – диде Апуш, – ул миңа шуның өчен акча вәгъдә итте. Ул каенанасын өеннән куарга җыена.
– Юк инде! – дип акырды Фирганә. – Без аны хәзер үзебез моннан куабыз, шулай бит, Мәрьям?!
Тегесе, дәшмичә, ым гына какты. Мәйсәрә, моңаеп, каенанасына карап куйды. Аның каршында аңа хәзер мөмкин хәтле кызганыч булып күренергә кирәк иде. Шулвакыт бала еларга тотынды. Апуш түзмәде, соңгы серне дә чиште:
– Бала да минеке бугай инде...
– Баста! – дип акырды Фирганә, пистолетын читкә атып. – Җинаять эшенә нокта куелды. Хәзер хөкем карары гына чыгарасы калды.
– Хөкем карары бер генә, – диде каенана, – килен хәзер үк өемнән чыгып китсен!
– Бала беләнме? – дип сорады килен.
– Әйе, балаң белән! – диде Мәрьям.
– Юк! – дип каршы төште Мәйсәрә. – Мине куарга сезнең хакыгыз юк!
– Әй, килен, килен, – дип өзгәләнде Мәрьям, – алдадың син безне, алдадың. Вакытында дөресен әйткән булсаң, мин сине, бәлкем, кичергән дә булыр идем. Ә мондый алдашуны, зур ялганны мин кичерә алмыйм. Бар, балаңны ал да анаң янына кит!
Бетте! Мәйсәрә өчен барысы да бетте! Ул өметләнеп иренә, Вилданга карап куйды, ләкин Вилдан да, соңгы өметен өзеп, аңа арты белән борылды.
– Ауфедерзейн! – дип эндәште Апуш һәм, өйдәгеләр нидер уйлап өлгергәнче, фатирдан чыгып тайды. Ничек тиз керсә, ул шулай тиз генә чыгып югалды да. Дөресен әйтик: теге савыттагы агулы суны авыз иткәннән соң, аның бик каты итеп эче бора башлаган иде...
– Ә сез шул аферистка ышандыгызмы? – дип телгә килде Мәйсәрә, Апуш ишектән чыгып югалгач. – Ант итеп әйтәм, бала Вилданныкы!
Беркатлы Мәрьям шикләнә калды. Фирганә калтыранып куйды. Әйе, бу афәт тагын кабатланырга тора. Мәйсәрә кабат алдарга җыена. Бәхеткә, шулчакны Мәрьямнең кызы Венера кайтып керде. Ул шулай соңга калып эшли иде. Соңгы вакытта ул әнисе белән килен янында тормый, акча түләп кеше фатирында тора иде. Венера мондагы хәлне бик тиз аңлап алды.
– Әни, бу хәшәрәт агуларга җыенганмыни инде сине?! – диде аңа кызы. Мәрьям елады. Мәйсәрә барысын да инкяр итте, Вилданга килеп елышты. Шулчак Венера, түземлеген җуеп, өстәлдә торган агулы кәсәне эләктереп алды да Мәйсәрәнең кулына тоттырды:
– Эч!!!
Килен җирәнеп йөзен чытты. Венера кәсәне киленнең авызына төрткәч, Мәйсәрә түзмәде, суны Венераның йөзенә сипте. Тегесе, шуны гына көткәндәй, чәрелдәп, киленнең чәченә ябышты. Аңа Фирганә дә кушылды: ул Мәйсәрәнең кулыннан каерып алды. Өйдә мәхшәр купты. Вилдан исә аларны көч-хәл белән генә аера алды.
– Син мине әнисез калдыра яздың, – диде Вилдан, хатынын чак-чак кына тыеп.
– Минем гаебем юк, кагылмагыз!
– Әйт, син салдыңмы әнигә агу, синме?! Әйт, дөресме шул, юкса, иманың киям! – дип җикеренде Вилдан. Аның шулай зурдан кубып гомерендә беренче мәртәбә тузынуы иде. Өйдәгеләрнең барчасы да аңа шаклар катып карап торды. – Салдыңмы?
Мәйсәрә дәшмәде, башын түбән иде.
– Их, Мәйсәрә, мин бит сине күпме яклап килдем, әни дә сиңа бер сүз әйтмәде. Бар, балаңны ал да кире авылыңа сыпырт!
– Авылга?!
– Әйе, анаң янына!
Иртәгесен киленне баласы, әйберләре белән бергә «КамАЗ» машинасына төяп, туган авылына озаттылар, ә Мәрьямне җиңел машинага утыртып, якындагы бер урыс авылына мунча чабындырырга алып киттеләр. Күршесен озатырга Озын Бәдри, ягъни Фирганә үзе китте, ник дисәгез, бу бәладән коткаруда аның ярдәме зур булды.
 
Р.S. Бу урында әлеге вакыйгага нокта да куярга булыр иде. Ләкин ул тагын чак кына кабатланмыйча калды. Романнар, повестьлар тәмамлана, ә тормыш туктамый, дәвам итә. Беркөнне шулай күрәзәчеләргә йөри-йөри тәмам аякка баскан Мәрьям күршесе Фирганә белән чөкердәшеп чәй эчәргә генә утырганнар иде – ишектә кыңгырау чылтырады. Мәрьямнең кулындагы чәйнеге чайпалып китте, капкачы шалтырап идәнгә барып төште. Бәдри тиз генә ишекне барып ачты. Ишек каршында әлеге дә баягы шул Бәби Файзәсе, ә аның артында, бүксәсен киереп, балага узган кызы басып тора иде. Мәйсәрә түгел, билгеле, башкасы, сеңлесе, күрәсең!
– Карале, кызым, бу фатирда мин бер булган да кебек! – дип сөйләнде анасы...
Фирганә Файзәне (бер мәртәбә генә күреп калса да!) бик тиз таныды. Ул аңа усал итеп карап куйды. Тегесе дә кимен куймады, шундук авызын кыегайтты.
– Йә, нәрсә, Ленин буржуазиягә караган кебек карап торасың?! – диде аңа Бәдри. – Кем кирәк сиңа?
Ул арада өйалдына Мәрьям дә йөгереп чыкты, аның да кем килгәнен беләсе килде.
– Ай! Кодагый! – дип каударланды Бәби Файзәсе, Мәрьямне шәйләп алгач. – Әйтәм бит, бу йортка кергән бар дип! Кодагый! Әйткән идем бит, бер күрешү – үзе бер гомер дип! Исән-саулармы, кодагый?!
– Исән... әлегә...
– Нәрсә, кызыңны эзләп килдеңме?! – дип төрттерде Фирганә. – Кызыңны баласы белән авылына кайтарып җибәрдек. Кем әле исеме...
– Мәйсәрәме?! – Алтын тешләр кабат ялтырады. – Аның өчен кайгырган юк ла, ул үз юлын тапты инде. Күрше авылда кияүдә ул хәзер. Бер мокытка бирдек шунда... Менә монда икенче кызымның, Җәмиләмнең эшләре харап бит әле. Яле, кызым, алга чык әле, бер күрен әле, күрен!
Буйга узган Җәмилә, иреннәрен турсайтып, хуҗабикә каршына чыгып басты. Тагын, тагын шул афәт кабатлана түгелме соң?! Мәрьям тәмам телсез калды...
– Борчылма, күрше, – дип тынычландырды аны Бәдри, – берсен җиңгәч, икенчесен ничек тә җиңәрбез!
– Ә ващы-ты, кызым белән без монда ялгыш килеп кердек, – дип бытылдады Файзә. – Без күрше фатирга килдек...
– Ничәнчегә? – дип сорады Бәдри.
– Туксан җидегә!
– Туксан җидегә?!
– Ие... шында... шакып карадык, тик ачучы гына булмады. Күршеләре белмиме икән дип, сезгә шылтыраттык... Ә нәстә?
– Кәбестә! – диде Фирганә. – Ул бит минем фатир.
– Туксан җидеме?
– Әйе, туксан җиде.
– Ә! – Файзә күкрәген киереп басты. – Сез Шамилнең анасы буласызмы?
– Әйе, мин аның әнисе булам. Шуннан?!
– Тәк! – Күкрәк тагын да киңрәк киерелде. – Улыгыз Шамил безнең районда командировкада булдымы?
– Булса ни?
– Авылда ат урладылар, ул шуны тикшерергә дип килде, әйеме?
– Килсә ни?
– Килсә шул, апаем, менә бу аның эше! – Файзә кызының инде үсеп җиткән корсагына төртеп күрсәтте. – Ат эзләп кенә йөрмәгән улың, кызлар да карап йөргән. Шулаймы, кызым? – Кыз, шулай булды шул, дигәндәй, еламсырап, акрын гына башын чайкады...
– Ә... ә... сругы? – Фирганәнең тавышы калтыранып чыкты. Нәрсә, нәрсә, әмма да мондый ук этлек көтмәгән иде ул дөньядан!
– Ае да, сругы да туры килә, – дип тәтелдәде Файзә. – Кая ул синең зина кылган малаең? Әгәр дә ул минем кызыма өйләнми икән, палициядә эшли дип тормам, управасын табармын!
Фирганәнең йөрәге тотты. Ул чайкалып китте һәм чак кына ишек яңагына тотынып калды...
– Ух!!!
– Күрше! – дип өзгәләнде Мәрьям. – Ни булды сиңа?
– Кеше бәласе берни дә түгел , – дип сыкранды Бәдри, – үзеңә килсә, кыен икән...
– Борчылма, күрше, – дип тынычландырды аны якын күршесе, – булышырмын сиңа бу афәттән котылырга!
– Әйе, күрше әйтсә, хак әйтә, диләр шул.
 

Хәбир Ибраһим

 

 

 

Комментарийлар